banner banner banner
Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Оценить:
Рейтинг: 2

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6

скачать книгу бесплатно


– Картларның бал ведомосте әзерме?

– Хәдичә төзи, бетереп җитмәгән әле.

– Тиз генә төгәлләгез дә миңа кертегез. Абыстаегыз урынга калган ди әнә, сырхаулап китсә, авыру балаларыгызны кем өшкерер…

Гариф аптырап председательгә карады. Талип әлеге карттан риялап көлә иде. Нигә ул чаклы яман итеп олы кешене мыскылларга? Карт, чын-чынлап карчыгы турында кайгыртып, өлешенә тиясе балын алырга килгән, шул хәлдән көләргә ярыймыни? Бөкресе дә әллә кайда чыкмагандыр, мөгаен, шул ук колхозда эшләп чыгаргандыр, хәтта битендәге ярасын да шунда алгандыр әле. Ә бәлкем, сугыш инвалидыдыр, җитмәсә…

Бухгалтер Кәримулласы да чыга-чыгышлый карт ягына өнәми генә карап алгач, сәлам дә бирмәгәч, Гариф түзмәде, төрттерә төшеп, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигәндәй:

– Бухгалтерыгыз олылар белән исәнләшергә дә теләми… – дип куйды.

Талип, кесәсеннән ачкыч чыгарып, кабинетын ачарга тотынды.

– Аның әтисе ул, Гариф Әюпович. Заманында өч яшьлек улы белән хатынын ташлап, Рәхимбай кызы Таҗылбанатка өйләнгән адәм. Гайзулла мулла дигәннәре шул кеше инде. Сез аңа ул хәтле шаккатмагыз, ул болай карар күзгә генә мескен күренә. Сез әтиегезнең, һич югы, күмелгән урынын эзлисез бит. Ул хәлләрне белсә шул кеше белә инде.

Әтисе турындагы фикерләрен очын очка ялгый алмый җәфаланганда, әйтергә кирәк, көтмәгәндә бу картны күрүе, председательнең шундый сүзләр әйтүе Гарифны сәер бер хәлгә салды. Ләкин аның бирегә килүенең максаты башка – вакыт үтә, Әдилә белән әнисен каршы алырга соңга калуы бар иде. Шул турыда әйткәч, председательнең хәтта йөзе ачылып китте, ул шунда ук үзәк диспетчерлыкка шалтыратты.

– Каюм, «Москвич» ка Фәритне утыртып идарәгә җибәр әле, – Талип аппарат төймәсеннән бармагын алды да Гарифка карады. – Сезнең белән бер иркенләп сөйләшәсе бар әле, Гариф Әюпович. Һаман вакыт табып булмый. Дөнья куабыз да дөнья куабыз. Басуларны күзәтә-күзәтә йөрдегез, тикшердегез, нинди булса тәкъдимнәрегез бардыр дигәндәй.

– Әйе, картограммаларны төзеп, һәммә нәрсәне төгәлләгәч, рекомендация яза башларбыз дип торабыз. Тагын бер агроном, экономист кирәк сезгә, Талип Кәрамович. Колхозыгыз зур, сөрү мәйданнарыгыз шактый, кырларыгызда югары уңыш алырга потенциал мөмкинлеге булган кара туфрак. Комплекс янына тирес һәм аның суларын җыю, саклау амбарлары төзи башлавыгыз миңа ошады. Туфракның банитеты сездә шактый югары: 100 баллы система белән алганда, 75 балл тирәсе. Безнең республикада гына түгел, бөтен дөнья туфрагы белән чагыштырганда да, бу – югары күрсәткеч.

– Менә ашлама белән дә әйбәт тәэмин ителсә иде ул туфрак, Гариф Әюпович.

– Уңышны бер ашлама гына хәл итми. Туфракны эшкәртү, иң мөһиме, аның составындагы бөртекле культуралар өчен иң хаҗәт булган матдәләрне, бактерияләрне саклап калуга игътибар итәргә кирәк. Тирес суларын җыю, торфны ваклау, аларны басуларга чыгару… Минемчә, хәтта моның өчен махсус цех оештырырга кирәктер.

Кабинетка, җилләнеп, райком инструкторы Алиев килеп керде. Ул бүлмәдәгеләр белән кул биреп күрешеп чыкты да кепкасын салып өстәлгә ташлады.

– Председательләргә рәхәт тә соң, билләһи. Уттай эш өсте, кырда бәрәңге утырталар, механизаторлар юл сала, транспорт җитми, ә хөрмәтле иптәш Бикмуллин кабинетында утыра. Юл төзүгә «Берек» тән машиналар бик аз чыга бит, Талип Кәрамович, – дип, кинәт сөйләү тонын үзгәртте Алиев. – Экскаватор тик тора. Инженерыгызның транспорт турында тыңлыйсы да килми. Дүрт үзбушаткычыгызның икесен генә юл төзүгә куйсагыз да, эшләр җайлаша төшәр иде.

– Үзбушаткычлар басуларга торф чыгара, – диде председатель, нигәдер башын түбән иеп торды.

– Ул чакта тракторлар бирегез, арбалылары да ярый.

– Ярармы соң?

– Иш янына куш дигәндәй, нигә ярамасын!

– Юллар өчен борчылып, минем үземнең дә йөрәк әрни, Алиев иптәш. Сез чыбыркыламасагыз да, әйбәт билгеле ул хәл миңа. Кулымнан килсә, кырык эшем кырык җирдә кырылып ятмаса, бөтен техникамны шул эшкә җигәр идем. Тик, булган-булган, асфальт юл булсын иде. Зрә дә машиналарны өзәбез бит. Яңа машина алуыбыз була, ике-өч елда гамәлдән сызабыз.

Ул арада ишек төбендә «Москвич» сигналы ишетелде.

– Әйдәгез, Гариф Әюпович, – диде Талип, кузгалып, торып ишеккә китте.

Гариф, машинага утырганда, Кафиянең идарәгә таба килүен күрде һәм баш иеп аңа сәлам бирде.

Бу хатынны күргән саен, аны сәер бер тойгы биләп ала: бик таныш, бик якын кешесен күргән кебек була. Дөрес, бу тойгы озакка бармый, иртәнге томан кебек, хатын күздән язу белән таралып та бетә, әмма шунысы да йөрәккә әллә ниткән сагыш салып куя – хәтеренә Саниясен төшерә. Кай ягы беләндер Саниясенә охшаган икән бит бу табиб хатын.

Гариф үз-үзенә ачыш ясагандай алга карады. Грейдер үткән юлдан чапкан «Москвич» Чәчәганак тавын менеп бара иде инде.

17

Бал язуын алды алуын Гайзулла, әмма өенә таба аягы тартмады. Идарәдә күргән ят кеше аның бөтен уй-зиһенен чуалтып ташлаган иде: эч пошу гына түгел иде бу, күңеле нидер сизеп шомлана иде. «Ни калган бу Казан кешеләренә Карамалыда?.. Илла дөнья!» – дип көрсенеп куйды Гайзулла һәм алдында сәер шәүлә күреп туктап калды. Каршында, калтыраган кулларын сузып, эчкече шадра Инсаф басып тора иде.

– Мулла абзый, бер генә сум… Зинһар өчен… Үләм бит инде…

Гайзулла Инсафның күп-күмгәк булып беткән кулларына, аннары шешенеп агарынган йөзенә, чөгендергә охшап калган борынына күз ташлап алды.

– Шул шайтан суын эчми түзеп булмыймыни соң, Инсафетдин?

– Мулла абзыкаем, нибарысы бер генә сум…

Гайзулла кесәсен капшап карады, анда кичә җыйган өч-дүрт көмеш сәдака бар иде – чылтырап куйдылар. Инсафның йөзе чытылды. Ул калтыраган куллары белән Гайзулланың бәрхеттән теккән пиджак чабуына ябышты.

– Зинаһарлап сорыйм… Мулла абзыкаем!..

Инсаф җиргә үк тезләнде.

– Тор! – диде аңа Гайзулла ачу белән. – Шайтан суы эчеп, иманыңны сатма, иблис коткысына бирелмә. Адәмгә кол булсаң да, хәмергә кол булма!.. «Бу Инсафетдин казанлыларның ни өчен авылга килүләрен белә дә белә инде, әллә берәр сумны төртеп сорыйсымы үзеннән?» – дигән уй килде картның башына.

– Син, Инсафетдин, гел шул тирәдә ураласың, акмаса да тама үзеңә, Казан кешеләре нишләп йөриләр безнең Карамалыда? Ни булса тикшерергә килүләреме, әллә лекция-мазар сөйләүчеләр генәме?

– Тимерче Әюп малае Гариф ул, мулла абзый. Карамалы җирләреннән икеләтә уңыш алдырырга килгән. Безне өйрәтергә исәбе, ди. Безне, җир ашап үскән агайларны! Мин бит, мулла абзыкаем, үзем менә дигән чәчүче идем. Сөрдем дә мин бу колхозга, ашлыгын да чәчтем, көтүен дә көттем. Хәзер менә кирәкмәс булдым, тигән акчамны да явыз хатынга бирәләр. Талип шулай кушкан, эт нәстә. Мулла абзыкаем, зинаһар дим…

Гайзулла кесә төбендәге чылтырашкан көмешләрен Инсафның калтыраган учына төртте дә китеп барды.

– Карале, мулла абзыкаем, җаным, урының оҗмахта булсын, юлыңа алтын яусын!

«Алтын яусын, – дип пышылдады Гайзулла, янә үзенә текәлеп карап торган Әюп малаен исенә төшерде. – Әйе, Әюпнекеләр үз тәкъдирем белән гүргә кертмәсләр, ахры, мине. Кан саркып торган ярага тоз сибәргә генә торалар».

Сизде бит күңеле, күрү белән атасына охшатты. Борылып чыгып китәргә булган да бит.

Гайзулланың аркасы кымырҗып китте, зиһене томаланды. Былтырларны, Гөлзифасын күргәннән соң, җан тынычлыгын югалткан иде, быел әнә инде малаена тап булды.

«Нигә эзәрлекли мине болар? Билгеле инде, Әюпне кем үтерүен беләселәре килә. Алар гына белерлек хәлме ул! Егерме генә түгел, илле ел үтеп китте бит инде, илле!»

Тәмам пошаманга бирелгән Гайзулла, үзе дә сизмәстән, тимерче алачыгы тыкрыгына юнәлде. Нигәдер бүген кеше-кара күзенә чалынып йөрүдән курка иде ул. Тимерче алачыгын узгач, Гайзулла, кырт борылып, куе таллар арасына кереп китте. Биткә сыдырылган тал ябалдашларын читкә этә-этә атлаганда да, үз бакчасы башына җиткәч тә, аның зиһенен һаман шул сорау борчыды: «Әллә тагын мине эзләвеме бу Әюп малаеның? Булмастыр».

Таллыкка керүгә, Гайзулла дымлы һава агымын тоеп туктап калды. Әллә нинди яман бер хәтирә чабуыннан тарткан кебек булды аны. Кайчандыр Гайзулланың салмак кына аккан гомерен, тормышын кинәт айкап-актарып ташлаган урын иде бу, язмышында кискен борылыш ясарга мәҗбүр иткән «тылсымлы» урын иде. Шул җир аны гомер буена бирегә тартты. Әүвәл Таҗылбанат, аннары… Юк инде, юк, анысы турында Гайзулла һичкемгә әйтмәде, әйтмәс тә. Биредәге хәзинә аныкы, аныкы гына!

Гайзулла тезләнде, черегән тал яфракларын актарып, дымсу җиргә учын куйды. Куе агач ботаклары арасыннан кояш нурлары үтмәгәнгәме, авырсу ис килә, баз исе килә.

Гайзулла башын күтәреп өскә карады. Тал ябалдашлары кушылган төштә кояш нурлары уйный, якында гына каты тавыш белән ала карга кычкыра иде.

Гомер, гомер… Ул чакта бу тирәкләр дә болай колач җитмәслек түгел иде әле, кер чайкарга төшкән яшь киленнәрдәй бөгелеп-сыгылып торалар иде. Шул чайкалып торган таллар арасында ул Таҗылбанатны күрде. Тал чыбыгыдай зифа буйлы бай кызы аның каршында пәйда булгач, Гайзулла бөтен тәнендә кайнар кан уйный башлаганын тоеп каушап калды. Әйе, андый хәл дә булды. Бай кызы, имеш, Гайзуллага тиң кешеме! Өйләнгән һәм инде баласы булган Гайзуллага? Бактың исә, ул да шул ук камырдан әвәләнгән икән. Гайзулла кочагына эләккәч, аваз да салмады, чәбәләнмәде дә. Инде Гайзулла, кулына күтәреп, куе таллыкка алып кергәч, Таҗылбанатның кайнар сулышы аны тәмам акылдан шаштыра язды. Җанын бирергә әзер иде Таҗылбанатка Гайзулла. Һәм шулай булды да. Җанын да, канын да бирде – гомерен аның белән үткәрде…

Гайзулла күтәрелде дә, аркасын кәүсәгә терәп, тал төбенә утырды. Былтыр гына кисте ул тирәкне. Хәер, күп кисте инде ул аларны, әмма бер тирәккә кул тидермәде, саклады. «Нигә бусын да кисмисең?» – дип йөдәткән Таҗылбанатка: «Калсын, бабай төсе ул», – дигән булды. Бер уйлаганда, гел онытылган хәлләр дә бит, юк шул, картайган, көч-гайрәте сыегайган саен, Гайзулланың вөҗданын һаман нидер эзәрлекли, нидер кимерә. Сабира да үз гүрендә ята бирә, бабасы да борчымый иде, иллә хәзер әнә көн аралаш төшенә кереп җәфалыйлар, кайсыбер төнне шабыр тиргә батып уянып китә Гайзулла. Уяна һәм шуннан бөтенләй йоклый алмас була.

Гайзулла күзен җиргә текәде. Биредә җиләс, рәхәт булгангамы, күзләр черемгә йомыла. Әмма Гайзулланың күңеле еракта-еракта – үткәндәге уй-хәтирәләргә чумган иде. Әллә шулардан арынырга теләп, әллә черем итеп китүдән куркып, Гайзулла тәмәке тартмасын чыгарды һәм, ике бармагы белән чеметеп, тел астына он кебек вак тәмәке салды. Моңа ул үзбәкләрдән өйрәнеп кайткан иде, басмачылар белән йөргәндә…

Их, заманнар диген син аны! Әле кайчан гына Карамалыда Совет оешып киләдер иде. Бүген әнә көч-гайрәт оруларыннан котың алыныр, билләһи. Кем белгән бит аның шулай буласын. Тәүге никахын бозып, Таҗылбанатка өйләнмәгән дә булыр иде. Ә бит хатыны Сабира актив булып йөрде, зур кеше буласы иде. Малае, Кәримулласы, кем булды диген – бухгалтер, түрәләр рәтендәге кеше. Ничек уралып китте диген Таҗылбанат белән?..

Сабый чакта Гайзулла Таҗылбанатларның ишегалдына да керергә курка иде. Бер тапкыр кызга ияреп кергәч, яшь абыстай кычыткан белән пешекләп чыгарган иде аны. Таҗылбанатны Гайзулла оҗмахтагы хур кызы итеп күрде. Матурлыгы күз камашырлык иде. Бай кызы урамга чыкканда, бөтен авыл халкы капка-читән аша сокланып, көнләшеп калыр иде. Киенә дә белә иде үзе: өстендә атлас күлмәк, зифа сынына сыланып торган камзул, муенында гәрәбә, кулларында зөбәрҗәт кашлы беләзек, бармакларында берсеннән-берсе матур кашлы энҗе-алтын йөзек…

Ә Гайзулла?

Атасы бик үк ярлылар рәтенә кермәсә дә, артык җитешле дә яшәмәде: яз җитүгә, әҗәткә керә иде, хуҗалыгы бер аттан узмады. Хәер, яшьләр арасында Гайзулланың абруе бар иде барын. Сабантуйлары җитсә, авыл саен көрәшкә йөри, Карамалы егетләренең төшенә дә кермәгән бүләкләр алып кайта торган иде. Әюпкә бирешсә дә, якын-тирә авылларда икенче урынны Гайзулла тота килде. Гәүдәгә ул юкарак, тимерче Әюп кебек төптән юан-таза түгел, ләкин көрәшә башласа, билен һичкемгә бирмәс иде. Буй-сын матур булгач, кигән киеме дә килешеп торыр иде. Авыл кызлары арасыннан аңа кияүгә чыгарга теләүчеләрне санасаң, бер олау булыр иде.

Гайзулла ярым йомык күзләре белән җиргә текәлгән дә уйга чумган. Кеше каргышыннан качсаң да, үз вөҗданыңнан качып булмый шул. Булган-күргән хәлләрне аңа кемгәдер сөйләп бирергә кирәк булачак, шулай итмәгәндә, үлеме дә үлем булмаячак. Тик кемгә? Аннары нигә? Илле ел белмәгәннәр икән, нигә хәзер белергә тиешләр соң әле? Әюпкә дә, Сабирасына да бер ул гына кул салмады ич! Ләкин аның кулыннан да бик күп кеше үтте шул. Бик күп. Әйтерсең язмыш аңа үзе корбан артыннан корбан китереп торды: теләсә-теләмәсә дә, Гайзулла кеше җанына кул салды. Нишләмәк кирәк, заманы шул иде: йә алар безне, йә без аларны. Әмма күпме кан койса да Гайзулла, барыбер алар өстен чыктылар. Ә бит Гайзулла башта бик дөрес башлаган иде. Авылның иң бай кешесе булган Рәхимулла бай кызына өйләнде. Әлбәттә, революция давылы авыл өстеннән җилләнеп узмаса, күрәсе түгел иде Гайзулла Рәхим бай кызын. Заманында ниндәен егетләр генә Таҗылбанатка башкода җибәрмәделәр. Бай якын да килмәде. Зурдан иде, күрәсең, өмете байның. Ә нигә? Кулында малы бар, үз авылы гына түгел, күрше-тирә авыллар да баш иеп, бил бөгеп киләләр. Нужа китерә иде. Әйе, нужа. Шул нужа Гайзулланың да якасыннан умырып тоткан иде. Әнә шуңа ул, бер балалы хатынын – Сабирасын ташлап, бай кызы Таҗылбанатка өйләнде, әйләндереп әйтсәк, йортка керде. Бай һавалы кеше иде, чынлап та бай иде. Май заводы салдырды, Ык суын будырып, немец осталарыннан ике катлы крупчатка тегермән куйдырды, җиде авылда җиде кибет тотты. Ул да аз тоелды байга, Мәкәрҗәнең үзендә менә дигән кибет ачты.

Авылда Совет власте урнашкач, Рәхим байның төлкенекедәй йомшак койрыгына бастылар. Мәкәрҗәдәге кибет тә, Ык суындагы тегермән дә, авыллардагы кибетләре дә, көтү-көтү мал-туары да очты, тик йорт-каралты тирәсенә җыйган малына гына әлегә тимәделәр. Әнә шул калган өлешне саклау өчен, байга Гайзулла кирәк булды.

Инде яшисен яшәгән Рәхим бай, соңгы ун елда өч хатынның башына җитеп, дүртенчесенә өйләнде. Әмма тегесе бер кибетчесе белән Урта Азия ягына чыгып шылганнан соң, бай яңадан өйләнмәде, малае һәм кызы белән торып калды. Балаларын тәрбияләгән, укыткан иде, әмма революциядән соң Хәсән улының генерал Колчакта хезмәт итүен ишеткәч, Рәхим бай, айнып киткәндәй, әйләнә-тирәсенә карады. Карады да таң калды: дәүләтен тартып алдылар, сусыз кабып йотардай сылу кызы саза калды – бай егетләрендә кызлар кайгысы калмаган, кайсы Себер, кайсы Урта Азиягә качты, кайсы Колчакка ияреп тайды. Ә ул, бай, ни эшләп ята? Рәхим байның эчендә өермәдәй нәфрәт уты дөрләде. Мал-мөлкәтен мир халкына таратучы Әюп кебекләрнең көпә-көндез бугазларына ябышасы килде. Элек аның алдында җидегә бөгелеп, сакаллары белән җир себереп йөргән адәмнәр баш иеп сәлам дә бирми башладылар. Тамаша, бөтен ярлы-ябага Совет яклы иде. Совет яклымы? Бәлкем, Рәхим яклы булганы да бардыр әле? Нигә ул гына, кул кушырып, алма пеш, авызыма төш, дип нидер көтеп ята? Хәрәкәт итәргә кирәк, хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр бабайлар.

Иң әүвәл ул кызын чакырып сөйләште. Исәбе авылда абруе булган, егет чакта кыяр-кыймас кына Таҗылбанат артыннан йөргән Гайзулланы кулга төшерү иде. Кызы ризалык белдергәч, Рәхим бай чынлап торып ниятен хәл итү турында хыяллана башлады. Ул ишеткән-белгән җирләргә улы Хәсәнне эзләргә атчабарлар җибәрде. Малны кызганмады, чөнки искене кайтару теләгеннән аң-зиһене тәмам чуалган иде.

Атнага якын ил гизеп кайткач, атчабарлар байны куандырдылар: Хәсән улы Уфада подполковник Солодовников кул астында хезмәт итә, җилкәсендә – алтын погон. Авылдашларына әйткән, тиздән кызылларны җиңеп кайтачакбыз, дигән.

Бу хәбәрне ишеткәч, Рәхим бай йокыдан калды, төннәрен ишекле-түрле йөреп үткәрде. Менә кайтсын гына әле ул, Советлары кая керергә урын тапмас. Килер, килер ул көн, Аллаһы боерса. Кайтсын гына яңадан иске дәүләт, картайдым, беләгемдә җегәрем бетте, дип тормас, авызы тулы алтын тешләре белән бугазларын чәйнәр, таралган малын икеләтә, өчләтә кайтарыр.

Рәхим байның да бер теләге кабул булды: көннәрдән бер көнне кичкырын, авыл өстенә эңгер караңгысы иңгәч, ат корсагы астыннан түбәтәй-түбәтәй күбек тамыза-тамыза, ишегалдына Хәсән килеп керде. Гайзулла аларда тора иде, әмма бай бу турыда малаена әйтмәде. Таҗылбанат та дәшми-тынмый гына йөрде. Хәсән абзар-кура тирәсендә атлар карап уралган адәмгә атын бирде, хезмәтче дип белде, күрәсең, Гайзулланы, сәлам-шәриф тә бирмичә, капчык-әйберләрен алып өйгә кереп китте…

Гайзулла кече өйдә төнозын күз йоммый Таҗылбанатын көтеп ятса да, хатыны аның янына килмәде. Тик сызылып таң ата башлагач кына, бай үзе килеп керде дә иң шәп туры айгырны эчереп иярләргә кушты. Гайзулла төпченмәде, аннан-моннан гына киенде дә, таланганнан калган дүрт ат арасыннан туры айгырны алып чыкты, эчерде, аннары әйбәтләп иярләп куйды. Күп тә үтмәде, өйдән Хәсән чыкты, ул әтисе, сеңлесе белән саубуллашты да ишек төбенә Гайзулла китереп куйган туры айгырга сикереп менде. Ат башыннан тотып торган Гайзулла Хәсәнгә тезгенне сузды да капка ачарга йөгерде. Җайдакка Рәхим бай нидер бирде, шулчакта Хәсәннең ай яктысында алтын погоны ялтырап китте.

Хәсән киткәч, кече өйгә Гайзулла кочагына кереп яткан Таҗылбанат аңа абыйсы турында сөйләде. Абыйсы Уфа шәһәрендәге аклар штабының танылган контрразведчигы подполковник Солодовников янында хезмәт итә икән. Күптән түгел үзенә подпоручик дәрәҗәсе биргәннәр. Абыйсы Колчак солдатлары арасында, кызыллар ягына күчәргә димләп, агитация алып баручы большевикларны тотуда катнашкан. Шул вакыйгадан соң подполковник Солодовников Хәсәнне үз штабына алган. Солодовниковның солдатлары ниндидер «алтын эшелон» ны саклыйлар икән.

Тик казакларга ияреп киткәч кенә белде Гайзулла: Колчак Уфада чагында подполковник Солодовников дәүләт алтынын уңга да, сулга да сибә. Аның кул астында эшләүче подпоручик Хәсән Бикмуллин да өлештән калмый – бер потка якын алтын җайлый һәм дөньялар буталып торудан файдаланып калырга уйлый. Яшерен рәвештә алтынны әтисенә кайтара. Туган авылына кайтып җиткәнче, өч ат яндыра ул, мәгәр үз дигәненә ирешә. Тик гомере генә кыска булды подпоручикның. Иртә таңнан юлга чыгуы һәм, Ык суын үтеп, Рә тавына менүе була, Хәсәнне кемнеңдер пулясы куып җитә.

Җайдаксыз ат ишегалдына кайтып кергәч, Хәсәнне эзли чыктылар. Мәетне Гайзулла тапты. Подпоручикка ау мылтыгыннан атканнар, ул юл өстенә аркылы төшкән, кулларын як-якка җибәреп, чалкан ята иде. Гәүдәгә кагылучы булмаган, якын-тирәдә эзләр тапмадылар. Тик икенче көнне генә Рәхим байга җиткерделәр: имеш, шул көнне таң беленер-беленмәс мылтык тотып, кичүдән чыгып килүче Әюпне күргәннәр. Бу сүзне ишеткәч, Рәхим бай Гайзулла киявенә: «Бер дә бүтән түгел, шул Әюп кенә малайның башына җитүче», – диде.

Ләкин ни галәмәттер, Рәхим бай үч алырга ашыкмады. Ул нидер көтә кебек иде. Гайзуллага да эч серен сөйләмәде, чишелеп китмәде. Киявенә ышанып җитмәве идеме, әллә башка берәр сәбәп бар идеме? Шул хәлне сизүгә, Гайзулла да йомыла төште. Аның күңеленә шом иңә башлады: иске тәртипләр кайтып, Рәхим бай аны куып чыгарса?

Шулай ни кылырга, нидән башларга аптырап йөргәндә, көннәрдән бер көнне авылга аклар отряды килеп керде.

Сентябрь ае булса да, көннәр җылы, бакчаларда пәрәвез оча, язгы көннәрне хәтерләтеп, үләннәр яшәреп үсеп утыра иде.

Аклар килүен ишетү белән, Рәхим бай капканы ачарга әмер бирде, үзе, атлас чапанын киеп, аларны каршы алырга чыкты, гәүдәсен икегә сындырып, казаклар белән исәнләште, ипи-тоз чыгарттырды, күз алдында, яткыртып, ике сарык суйдыртты, ишегалдына казан астырды.

– Рәхим итегез, әфәнделәр, ирек алып килүчеләргә мал да, бал да, җан да жәл түгел…

Мул итеп табын әзерләнде, әрҗә-әрҗә Мәкәрҗә аракысы чыгарылды. Алгы өйгә казаклар тулды, идән-сәкегә тезелеп, стаканлап аракы эчәргә, түтәрәме белән тотып ит ашарга керештеләр.

Ак өйдә Рәхим бай белән офицер гәп тотып утырды.

– Беләсезме, Рәхим князь, ни өчен килдек без сезгә? – диде офицер, бераз кызып, кәефләнеп алгач, сүзне озынга сузарга теләмичә.

Офицер шулай диюгә, Рәхим бай сагая калды, итәк-чабуларын җыебрак утырды. Янәсе, баш өсте, ваше благородие, мин сезне тыңлыйм.

– Безгә җиткерделәр, князь, сезнең улыгыз подпоручик Бикмуллин биредә һәлак булган дип. Беләсезме, князь, ул бит дәүләтнең бер пот алтынын алып киткән иде. Ул алтын, хөрмәтлебез Рәхим князь, дәүләт кулына кайтарылырга тиеш. Менә бу – дәүләт даирәләре тарафыннан бирелгән әмер. Мин ул алтынны алырга килдем, князь, – дип, офицер Рәхим байга кәгазь күрсәтте.

Рәхим бай яшел-сары кәгазьгә машинка белән төшерелгән юлларны, кәгазьгә сугылган ике башлы сәмруг кош сурәтендәге мөһерне, бит тутырып куйган имзаларны күрде дә коелды да төште: йөзе киндер төсле агарып китте, чалара башлаган сакалы селкенеп-калтырап куйды. Ләкин шунда ук исенә килде. Карале, ул бит боларны кызылларны куарга килгәннәр дип уйлаган иде, Советларны куып, иске тәртипләрне урнаштырып йөрүчеләр дип өметләнгән иде. Ә аларга алтын кирәк. Шулай ук ялгышты микәнни? Болай булгач, юк инде, энем, Рәхим байны җиңел генә төп башына утырта алмассың. Ул алтын өчен минем улым җанын бирде, җанын!

– Булмас, ваше благородие, юк сүздер ул. Минем улым бернинди дә алтын алып кайтмады. Аннары аңарда хәзер алтын кайгысы калмады инде, гүр иясе булды малаем. Советлар атты.

Рәхим бай күзен читкә алды, чапан чабуы белән йөзен каплады. Офицер аның бу кыланышына ышанмады, байның чандыр кулына ябышты.

– Ялганлама, карт шайтан, Хәсән тиз генә гүргә керәсе кешетүгел, ул үзе егермеләп большевикның башына җитте. Хәсән кызыллар яклы була алмый, без моны беләбез. Кайда ул, кемгә хезмәт итә?

Офицер башын күтәрә төшеп торып басты. Бу – минем сүзем бетте, инде чарасын күрә башлыйк, дигән кебегрәк килеп чыкты.

– Берни дә белмим мин, улым миңа берни дә алып кайтмады. Гүр иясе булуына ышанмасагыз, әнә киемнәрен карагыз.

– Киемнәрен калдырып китүе дә бар аның!

Офицер Хәсәннең киемнәре эленеп торган якка борылып та карамады.

– Ярый, – диде Рәхим бай, аягүрә басып. – Каберен күрегез, инде анда да ышанмасагыз, күрше-тирәдән сорагыз. Аннары менә, – Рәхим бай улының хәрби киемендәге кан каткан төшләрне, ядрәләр кергән тишекләрне күрсәтте. Моңа кадәр ваемсыз гына кыланган офицерның камчы тоткан кулы җиңелчә калтырап китте.

– Сәер. Чынлап та һәлак булдың микәнни, подпоручик? – диде офицер, үзалдына сөйләнгәндәй.

– Ышаныгыз! – диде Рәхим бай, йөзе буйлап аккан күз яшен сөртмичә, малаеның киемнәрен янә бер тапкыр караштыра башлады.

– Кызыллар биредән еракмы?

– Ике сәгатьлек юл булыр. Нигә алар сезгә?

– Ничек уйлыйсың, князь, без авылга кергәнне кызылларга хәбәр иттеләр микән?

– Булмас. Халык биредә томана, аңа беркемнең дә башы җитмәс.

Рәхим бай офицерның җил кискән чыраеннан күзен ала алмыйча мөкиббән китеп карап торды. «Шулай ук сез безне коткарырга килмәдегез микәнни?» – дип уйлады ул, офицерның йөзендә курку күләгәсе чагылгач. Аның ирен тирәләренә җыелган җыерчыклары җәелә барып, бөтен битенә, күз тирәсенә күчте, ияге очлаеп калды. Әйе, шомлана иде офицер, Рәхим байның моңа шиге калмады.

– Менә нәрсә, князь, без авылдагы сине талаган бар активны җыеп китәбез, син безгә Хәсән алып кайкан алтынны бирәсең!..

Офицер ат тире исе килеп торган кулын Рәхим байның җилкәсенә салды, картның күзләренә текәлде, җавап көтте.

Рәхим бай уйга калды. Түр яктагы түшәмнән идәнгә хәтле җиткән сәгатькә карап торды. Авыл өстендә төн, ай да калкып өлгермәгән. Акларны күреп, волостька атчабар җибәргән булсалар да, аннан ике-өч штыктан башка килмәс. Биредәгеләрнең берсендә дә рәтле корал юк. Ул тәвәккәлләде. Үч алырга хакы бармы аның, әллә юкмы? Кул кушырып утырудан ни файда! Мондый җай яңадан әллә килә, әллә юк. Җиңү китермәделәр, һич югы, халык күңеленә курку салып китәрләр.

– Ярый, әфәндем, вәгъдә – иман, алайса. Инде улым алып кайткан хәзинәне көч белән алырга телисез икән – булмас ул. Мин яшисен яшәгән инде, ашыйсын ашаган дигәндәй, тәкъдир-үлемнән курыкмыйм. Малаем әнә япь-яшь көенә дә башын салды.

– Исемнәрен язып бирегез, белгән кеше кирәк булыр, – диде офицер, гадәти бер эш эшләргә җыенган кебек. Күрәсең, бу эшне аның беренче тапкыр гына башкаруы түгел иде.

– Киявемне алырсыз. Һәммәсен белә, – диде Рәхим бай, җитдиләнеп. – Күп түгелләр алар. Нибарысы дүрт-биш кеше. Тәмам узындылар. Җиде кибетемне, тегермәнемне тартып алдылар. Бер май заводым утырып калды. Анысын да договор белән эшләтәләр. Үз малыма үзем хуҗа түгел…

Рәхим бай торган саен зәһәрләнә барды, яшьле күзләреннән чаткылар сибелгәндәй булды. Әйе, менә аның көне килде, ниһаять, ул алардан, йорт-мөлкәтен талаучылардан үч алачак. Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса икән ул. Рәхим бай кәгазь-каләм алды да авыл активларының исем-фамилияләрен тезеп чыкты.

Һәр активның капка каршында өч-дүрт казакны калдырып, Гайзулла Әюпләргә ашыкты. Үзе белән ул дүрт казакны алды. Шомлы төн иде бу. Ярлылар комитеты председателе тимерче Әюп йортына килеп җиттеләр. «Барлык активларны судсыз-нисез атарга!» – дип боерылган иде аларга. Яңа калкып чыккан ай яктысында биш җайдакның шәүләсе урам аркылы сузылып ятты. Әюпнең җил капкасын ат күкрәге белән бәреп йортка керделәр. Казакларның өчесе, ат өстеннән төшеп, өйне камап алды.

Гайзулла, бер казакны ияртеп, өйгә ташланды, аннан имчәк баласын күтәргән Әюпнең хатыны Гөлзифаны гына табып алып чыкты. Гөлзифаның коты алынган, ул дер-дер калтырый. Көмеш төсле ай яктысы, хатынның арык гәүдәсен яктыртып, күкрәгенә кыскан бала битенә төшкән иде.