banner banner banner
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3

скачать книгу бесплатно


– Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми.

Җария кыз борылып чыгып китте. Дәүран кечкенә өстәлдә көмеш кыңгырау күрде, кызыксынудан чарасыз калып, шуны зеңләтте. Янә әлеге кыз килеп керде, янә баягыча тез чүккәндәй итте, янә чеметеп кенә бала итәкле күлмәгенә тотынып алды.

– Су кертсәңче, сылукай.

Түр яктагы икенче бер өстәлдә өч-дүрт кувшин тора иде, кыз шул тарафка үтте, бер савыттан таш йомрыга салкын су салды да Дәүранга китереп бирде. Дәүран суны эчеп куйды да савытны кызга бирде. Кыйгач кара кашлы, бер-берсеннән качып китәргә җыенган кебек чатын күзле, тулы вә түгәрәк йөзле иде кыз. Дәүран аның атын сорамады, рәхмәт әйтеп елмайды гына. Кыз бүлмәдән чыгып киткәч тә, ул уйга калды, шундук мәрхүмә әнисе күз алдына килеп басты. Мәрхүмә аңа әйтер иде: «Улым, дөньяда иң-иң йомшак ни була?» – дип. «Мамык мендәр», – дияр иде Дәүран. «Юк, улым, – дияр иде анасы, – дөньяда иң-иң йомшак нәрсә – үз кулың», – дияр иде. Моңа ул ышанмады, соңыннан нинди йомшак мендәргә башын куйган хәлдә дә кулын баш астына куюын абайлап, анасының хак булуына төшенгән иде. Аннары ул: «Дөньяда иң-иң татлы ризык нәрсә?» – дияр иде. Дәүран анасына барлык белгән тәмле вә татлы ризык-нигъмәтләрне тезеп чыгар иде, әмма анасы барыбер: «Юк, улым, дөньяда иң-иң татлы ризык – су», – дияр иде. Һәм Дәүран соңыннан янә моңа инанды. Нинди генә ризыклар ашасаң да, иң тәмлесе су булыр. Янә тагын сорар иде анасы: «Бәхет ни ул?» Дәүран аңа: «Хан сараенда яшәү, мәхәббәт», – дияр иде, ә анасы уфтанып куяр иде дә: «Юк, балакай, дөньяда иң-иң зур бәхет – ирек!» – дияр иде. Шуннан күз яше белән мөлдерәп тулган күзләрен бер ноктага текәп: «Атаң әнә шул ирекне даулый алмый дөньядан да китте», – дигән иде. Шулчак Дәүран, әтәчләнә төшеп: «Мин аны даулап алырмын, анам бәгърем!» – дигән иде.

Даулый алдымы ул ирекне? Коллыктан азатмы? Дөрес, әмир Хаҗи аңа ирек бирде. Әмма барыбер бит ул хан колы иде. Хәзер әнә көтмәгәндә хан кияве булмакчы. Тик була алырмы? Назлыгөлне алып кайтып, аңардан аерып куймаслармы?

Әйе, аңа бүген Назлыгөле бик тә кирәк. Хәзергә исә бер канаты сынган очар кош кебек. Очып кына китәр иде – канаты сынган. Аның сөйгәне кай тарафларда икән соң? Ярый ла Җик Мәргән баһадир азатлары кулында булса. Әгәр дә Назлыгөл кенәз тиуны кулына эләксә? Моны хәтта күз алдына китерүе дә кыен иде.

Дәүран сикереп торды, ишеккә юнәлде, ләкин аны, айбалталарын чалыштырып, ишек артында торган азатлар туктатты.

* * *

Ул тагын әсир иде, тик бу юлы инде җир зинданда түгел, җәннәт кебек затлы бүлмәдә ята. Ләкин зиндан барыбер зиндан инде. Җәннәттә яши, ни теләсә, шуны ашый, ятар урыны – кеш тиресе, басар урыны – җем-җем иткән келәм, ә менә күңеле богауда. Күңеле генә түгел, җаны-тәне, ирке вә мәхәббәте дә…

Көн шулай изаланып үтте. Йомшак түшәк, мамык мендәр, хуш ис килеп торган җиләс һава тиздән йокыга тартты. Бу төндә ул кабат төшендә Назлыгөлне күрде. Ике яшьлек бала җитәкләгән Назлыгөл ниндидер елганың аръягына баскан да аны чакыра. Кычкырып түгел, кул изәп кенә, имеш. Яныма чык, янәсе. Ә Дәүран елга янына килүгә, имеш, суга дөрләп ут каба. Бу ни хәл бу: су һәм ут. Кем моңа ышаныр… Ә аргы яктан Назлыгөл һаман кул изи, янәшәсендә бала атлый…

– Кияү, кияү-балакай, – дигән тавышка уянып китсә, янында ханбикә басып тора. Дәүран күзләрен уарга да онытып торып утырды, сикереп идәнгә төште.

– Ятып кына торыйм дигән идем, йокыга киткәнмен, кичерә күрегез, анам.

Ишек янындагы кечкенә өстәл янына узды, җиз комганнан җиз таска кул-битен юып, сөлгегә сөртенде һәм янә ханбикәдән кичерүен сорады.

– Сине хан көтә, – диде ханбикә һәм, җавап та алмастан, алдан китте. Ишек янына җиткәч кенә әйләнеп карады, гәүдә-кыяфәтен күздән кичерде. Коңгырт-кара чәч, җай утырган борын, кара йомры сакал, кыска мыек. «Сакалын буяганмы, үзе карамы», – дип уйлады ханбикә. Кияүнең кыяфәте аңа ошады һәм: «Барысын да анасыннан алган бу бала, суеп каплаган Туйбикә», – дия-дия авыз эченнән сөйләнгәндәй итте. Әмма ул мәрхүмә хатынга карата элеккеге ачуы юк иде инде. Хәер, теге вакытта да ул аңардан чын-чынлап көнләшмәде. Ара-тирә Сәлим хан аның исемен телгә алганда гына, ул теш арасыннан: «Җитәр, булмаса, ул хатының турында», – дип әйтеп куяр иде. Аннан соң күп сулар акты, кем бар да кем юк, горур вә зифа сынлы Туйбикә дә әнә гүр иясе булды. Әнә шул хатынның угланы хәзер аның кияве буласы. Бу хәлгә шаккатмалы иде, әмма эшнең шуңа баруы иде. Ә бит Туйбикә: «Углым хан кызына өйләнәчәк», – дип, кендек әбисенә әйтеп җибәргәч, шартлый язган иде. Хәтта Сәлим ханнан ул тәкәббер хатынны зинданга яптырырга кушасы иткән иде, соңыннан күңеле сүрелде тагын. Ярый әле, Ходай саклаган, язмыш әнә ничек хәл итте: көндәшенең углы аның кияве. Әйе, дөнья дигәнең әллә ниләр эшләтә адәм баласын, турыны бөгә, бөкрене турайтып куя. Сәлим хан да әнә ошбу якты дөньяга гомер бакыйга килгән кебек йөрер иде, хәзер йә биле катып, йөри алмас булып урында ята, йә башка хезмәттән зарланып көннәр буена ыңгыраша. Табибы да һични эшли алмый. Шулай шул ул гомер дигәнең, бер безгә генә түгел, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләренә дә гомер дигәнеңне үлчәп-чамалап кына биргән. Димәк, һәммәбезгә дә шулай язган, ә язмыштан узмыш юк, диелә. Сәлим ханга да тәхет варисы турында уйлар вакыт җитә. Югыйсә шулай бөкшәеп, ыңгырашып ята-ята телдән калуың бар. Зиһенең саф, тәнең таралмаган чакта васыятеңне – тәхетеңне – кайсы угланыңа яисә кайсы оныгыңа калдырырга исәбең? Ярый, элек вәгъдә иткән Гали оныгыңа тәхетең бирә алмадың, ди. Ә нигә, әйтик, Хаҗи угланның кечесенә – Җаббарга атап васыять әйтмәскә? Абасына вәгъдә иттең, энесенә бирдең! Халык та канәгать, үз күңелең дә тыныч булачак. Җаббар оныгыңа бирмәгән хәлдә каладыр ике угланың: йә Хаҗи, йә Илһам. Аллага шөкер, икесе дә үз акылларында, тәүфыйклылар, әдәплеләр, уңга-сулга карап дога кылмыйлар, кыйблаларын беләләр. Икесе дә башкалар кебек өчәр хатынга өйләнмәде, бер белән берәгәйле итеп яшәделәр. Акбикә киленең өлкән угланыңнан киткән икән— анысына үзең гаепле, ханиям.

Ниндидер тарлыклардан үтә-үтә, ниһаять, тәхет бүлмәсе каршына килеп туктадылар.

– Хан әйткәндә сүз катма, тыйнак кына тыңла, авызыңа су кабып та утырма, – диде Зөбәрҗәт ханбикә киявенә кырыс кына. Аннары ишеккә таба атлыйсы иткән иде дә, нидер исенә төшеп, янә Дәүранга әйтте: – Хан авыртынып тора, кычкырып сөйләшмә. Ил хакименең игелеген алыйм дисәң, ир түренә баш иеп кер, дигәннәр.

– Ярый, анам, сез дигәнчә итәрмен.

Ханбикә аның сүзләрендә киная кебегрәк агыш күреп туктагандай итте, әмма һични әйтмәде, алга атлады.

Сәлим хан зур вә киң сәкедә ястыкта ята иде, аның янында кәтиб Хафиз, вәзир Камай. Хан аларга нәрсәдер сөйли иде, ишектә ханбикә белән кияве күренүгә торгандай итте, баш игән Дәүранга ияк каккандай булды.

– Ханбикә, – диде хан. – Ишкул шәех урында ята икән, хәле мөшкел, ди, табибымны шунда җибәрдем әле.

– Хак хәбәр, ханбикә, шулай шәех телдән язып алгалый, – дип өстәде вәзир.

– Әйе, Ишкул да урынга калган, безгә дә әнә нәүбәт килә,– диде хан һәм түшәгенә сузылып ятты: – Тәкъдирдән берәүнеңдә котыла алганы юк шул.

Ризык-нигъмәтләр керттеләр, көмеш табак белән хан алдына куйдылар. Сәлим хан торып утырды, савытлардагы ризыкларга күз йөртеп чыкты.

– Күз тели, күңел алмый, – диде ул, кире урынына ятып, зәгыйфь кенә итеп кул селтәде. Янәсе, алып китегез ризыкларыгызны.

– Азрак булса да капкалар идең, ханиям, – диде ханбикә.

– Хәл юк, ризык кабарга түгел, сөйләшергә дә хәл юк, – диде Сәлим хан һәм, вәзиренә карап: – Инде балалар белән нишләргә миңа, вәзирем? – диде.

* * *

Ташчыларны озаткач, хәле авыраеп киткән Сәлим хан тәмам урынга калды. Ахырда тәхет ягына бөтенләй чыгалмас булды. Вәзирен вә якыннарын ятак бүлмәсендә кабул итте. Ун көннәр шулай яткач, хәле һаман яманлана баруын сизеп, ятак ягына кәтибе Хафизны чакыртып алды һәм аңа шагыйрь Әбделгаләүне дәштерергә кушты. Моңа кадәр дә сарайга китерергә рөхсәт бирелгән булса да, шагыйрь, гадәттә, шәкертләр вә хатын-кызлар ягында югалыр иде. Чөнки хан элек аның белән артык кызыксынмады. Бүген исә уянуына әллә нигә шул шагыйрьне күрәсе, аның язганнарын тыңлыйсы килеп китте. Көдрә чәчле, көдрә җирән сакаллы, чандыр гәүдәле, кылыч борынлы шагыйрь Әбделгаләү йокы бүлмәсенә килеп кергәч тә, Сәлим хан яткан урыныннан торып утырды, шагыйрьдән сәлам алгач, берара дәшми-тынмый гына ил чәчәненә карап торды. Шагыйрьнең йөз-чыраенда һични күрмәде Сәлим хан, ә менә яшел күзләрендә ниндидер яну, кызыксынуы бар иде. Ханны беренче тапкыр күрүеме, дәшеп алуга аптыравымы? Сәлим хан сүлпән генә кул изәде, якындагы түмәргә утырырга урын күрсәтте.

Әбделгаләү ике-өч адым читтәрәк басып торган кәтиб Хафизга күз ташлап алды һәм хан күрсәткән түмәргә утырды, дога кылды, янә сәламен кабатлады.

Сәлим хан урынына ятты һәм сабыр гына:

– Шигырьләрең укыр идең, Әбделгаләү, – диде.

– Ни турында укыйм, хан, мәхәббәт турындамы, табигатькә багышланганнарынмы, дөньяви хәлләргә караганнарынмы?

– Мәхәббәтен күрдем, беләм, үтүчән вә сагышлы икән, биргән бәхетне суга салган балдай эретә дә юкка чыгара икән. Табигатен гиздем, күреп вә сокланып туя алмадым: язын көтеп алдым, усал кышын теләп уздырдым, кояшлы яз килгәнне күргәч, илаһи бәхетем шулдыр дип куандым. Хәят күгемне, тургай сайравын яңадан ишетә алуыма шикләнәм, алдагысын бер Алла белә, хыялым ирексез яши, җәннәткә дәшә торган догаларымны укыйм, караңгы каберем күз алдыма килеп баса. Әмма, шагыйрь, дөньяви хәлләрдән шушы хәлемдә дә аерыла алмый изаланам. Шөкер итәм, рухым яшь, йөрәгем тибә, димәк, шигырь тыңлар гына хәлем бар әле. Гомерне Аллаһы Тәгалә адәм баласына ниһаясез бирмәгән, барыбыз да беләбез, әмма әллә нигә караңгы гүргә керәсе генә килми. Хәятымның киләчәге сүнгән, кара гүр мине көтә һәм мин анда барырга мәҗбүрмен. Нинди шигырең укыр идең шундый адәм баласына, шагыйрь?

– Олуг хан, минем кулыма оныгыгыз Кол Гали язган шигырьләр килеп керде. Укыдым да мин аларны, таң калдым. Олуг шагыйрь икән сезнең оныгыгыз. Тик аны…

Сәлим хан кулын күтәрде, Әбделгаләүгә туктарга кушты.

– Шагыйрь, ары таба сөйләмәсәң дә була. Оныгымның Үргәнечтә икәнен бер синең авызыңнан гына ишетүем түгел. Ил— гайбәттән, җир айдан кача алмас, диләр. Иншалла, шигырь язса-язмаса да, туган туфрагына кайтыр ул. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зурдыр, йа Раббым, кичерә күр колыңны. Күрәсең булса, күркә булырсың, ди. Күрәсе булгандыр…

Сәлим хан кинәт эчен тотып, куырылып китте, йөзенә тимгел-тимгел кызыл таплар кунды. Әбделгаләү, бу хәлне күреп, торып китәргә ниятләгән иде, Сәлим хан, кулын күтәреп, аңа сабыр итәргә кушты.

– Үтә ул, үтә, шагыйрь. Әллә ни шунда, дулкын-дулкын булып килә дә, бөтерә дә ала.

Чынлап та, ул арада ханның йөзе алсуланып китте, тимгелләре югалды, чыраена табигый төс керде.

– Укы, укы, Әбделгаләү, – диде моңа кадәр дәшми торган кәтиб Хафиз.

– Мин басып укырмын, ханиям.

– Ихтыярың, ихтыярың…

Илаһи, мин сорыйм синнән,
Шул дүрт чараны бүләк ит:
Берсе – җәннәт, берсе – хөрмәт,
Берсе – нигъмәт, берсе – иман.
Телимен синнән, и бар итүче!
Шул дүрт чараны юлдаш ит:
Берсе – гыйлем, берсе – гамәл,
Берсе – иминлек, берсе – иман[1 - Шигырьләр Габдрахман Утыз Имәнидән.].

Сәлим хан кулын күтәрде, бер мизгел шагыйрьгә карап утырды.

– Сөбханалла, Әбделгаләү, сиңа гакылны Аллаһы Тәгалә үзе биргәндер. Йә, хәзер золым-җәбер кылган кешеләр турында берәр нәрсәне укы.

Каза килсә берәүгә, димә: килсен,
Берәүгә килсә сырхау, димә: үлсен.
Бу сүзләрең аңа һични кылмас,
Зарар килер үзеңә, файда булмас…

Тагын бер-ике юл шигырь укылгач, Сәлим хан кисәк кенә түшәккә ятты, сизелер-сизелмәс кенә Әбделгаләүгә кул селтәде. Кәтиб Хафиз шагыйрьне ятак ягыннан алып чыгып китте. Әмма алар сарай бусагасы аша үтәргә дә өлгермәделәр, артларыннан бусагабаш йөгереп чыкты.

– Хафиз, Хафиз, сезне ханиям дәшә!

Ятак ягына әйләнеп керделәр, Сәлим хан сүзсез генә икесенә дә якынрак килеп утырырга кушты.

– Кәтибем, язып бар. Миннән соң Болгар тәхетенә утырган углан-ханнарга васыятем шушы булыр. Онытмасыннар иде: Ходай Тәгалә адәм баласына да, хайван вә җанварларга да көч-гайрәтне мул итеп биргәндер. Ат хайваны адәм баласыннан күп тапкыр көчлерәктер, үгез вә арыслан турында әйтеп тә торасы юк. Мәгәр Ходай Тәгалә адәм баласындагы гакылны бер генә хайван вә җанварга да бирмәгәндер. Адәм баласының көч вә гайрәте аның гакылындадыр. Бүген мин бер чарага инандым: агачка сандугач җитмәгән кебек, хан сараена шагыйрь җитмәгән икән. Кәтиб Хафиз, минем васыятьне язып ал һәм углан-оныкларыма җиткер. Сарайда һәрчак ике-өч шагыйрь булсын. Мин үз акылым белән генә яшәргә тырыштым, шуңа күрә шактый гөнаһлар кылдым: акыллыларны кудым, ялагайларга ышандым. Бик ихтимал, Болгарга яман хәлләр шулар аша да килгәндер.

Сәлим хан ыңгыраша-тартыша кырын ятты. Авыз эченнән генә «китегез» диде.

Кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүнең терсәгеннән алды һәм ишеккә әйдәде. Хан ятагы ягыннан чыгуга, аларга ханбикә очрады.

– Ханның хәле ничек, кәтиб?

– Ханның хәле авыр, ханбикә. Миңа калса, угланнарны дәшәргә кирәктер.

– Хәзер табиб килә. Ишкул шәех вафат, – диде ханбикәһәм хан ятагы ягына кереп китте.

Алар янына вәзир Камай килде.

– Кәтиб Хафиз, калага шәех Игәнәй кайткан, ханны күрәсе килә. Ни кылыйм?

– Күрәсе килсә, күрсен, вәзир. Бәлкем, әйтер сүзе бардыр.

– Бардыр, анысы. Ишеттеңме, Ишкул шәех вафат. Бәлкем, мин әйтәм, Игәнәйне…

– Хан ни әйтер, шул булыр, вәзир. Мин тәгаен каршы түгел.

– Ә ханбикә?

– Менә анысын әйтә алмыйм, вәзир.

– Син аның белән сөйләшеп кара әле, кәтиб. Синең ханбикәгә телең үтә. Дөресен генә әйткәндә, Ишкул шәех түгел иде, кәтиб Хафиз, шәех түгел иде. Игәнәй – белекле, гакыллы, ил имамы булырдай адәм, – диде вәзир Камай һәм ханбикә артыннан хан ятагына кереп китте.

– Табиб Хәсән дә кайтты микән? – дип сорады кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүдән.

– Менә анысы миңа караңгыдыр, кәтиб Хафиз. Кичә мин ханбикәгә шигырьләр укыдым, шул вакытта безнең янга баһадир Таймас килеп керде һәм ханбикәгә: «Табиб Хәсән юк», – диде. Бу хәлдән шуны аңладым, табиб Хәсән илгә кайтмаган. Ә менә шәех Игәнәй, хан оныгы Кол Гали Болгардадыр.

– Анысын анык беләсеңме?

– Кешедән ишеттем, кәтиб Хафиз.

* * *

– Су бир, ханбикәм, су, – диде Сәлим хан, ятагына ханбикә килеп керүгә.

Ханбикә тышы тирләп торган чүлмәктән ханга чишмә суы салып бирде. Сәлим хан акрын гына күтәрелде, калтыранган куллары белән җиз чүмечне алды.

– Көмеш чүмечемне кая куйдылар? – дип сорады ул, су эчеп туйгач. – Асрау кызларны да кертми башладың.

– Асрау кызларны үзең кертмәскә куштың ич, ханиям. Имеш, яхшысынмыйм кыз балалар алдында ыңгырашырга.

– Һич югы, бусагабаш янымда торсын.

– Хәзер табиб кайта. Ишкул шәех вафат булды, ханиям.

– Ишкул вафат?! – диде Сәлим хан. – Миңа да нәүбәт җитте. Кияү киттеме? Ә бит ул миңа без бер көндә…

– Сөйләмә тузга язмаганны, ханиям. Ул аны болай гына сөйләп йөргән булгандыр, исән калу өчен.

– Һә, бу хакта аңа Чәчкә Ана әйтте диделәр түгелме соң?

– Чәчкә Ана үзе дә гүр иясе инде.

– Кем әйтте?

– Таймас баһадир.

– Ә бит ул, мәрхүмә, мәңге яшәр кебек иде. Мин үскәндә үк карчык иде ул Чәчкә Ана. Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр. Дәштер угланнарны, ханбикә, чапкыннар җибәр.

– Бүген үк җибәрермен, ханиям, – диде Зөбәрҗәт ханбикә, авыруның кулыннан алды. – Калага шәех Игәнәй кайткан. Сине күрергә тели. Сабырланган, үкенеп бетә алмый, диделәр.

– Үкенү белән генә кылган языгын юа алса икән ул. Шушы чиркәү аркасында күпме зыян-зәүрәт күрде Болгар. Йә, хуш, кабул итәрмен.

– Син аны…

– Мин аны кичерермен, ханбикә, кичерермен. Аллаһы Тәгалә алдында барыбыз да бертигездер.

Ханбикә бусагабашны дәшеп алды, шәех Игәнәйне чакырырга кушты.

– Әйт, хан иртәгә кабул итә дип.

– Баш өсте, ханбикә.

* * *

Көтмәгәндә урынга калган һәм ике-өч көн эчендә вакыт-вакыт кешеләрне танымый башлаган Сәлим хан янына гарәп табибы белән ханбикә берәүне дә кертмәскә булдылар. Ханның хәле авырая төшкәч үк, дәвалый башлаган гарәп табибы ханбикәгә әйтте: «Хан озак яшәмәс». Шул хәлдән соң табибы кулыннан килгәнен барысын да эшләде кебек. Дарулар эчерде, сөлек салды, әмма бер дә алга китү булмады. Ахыр мәрхүм Ишкул мәчетеннән шәехнең бер мөриден китерделәр, ул ханга ясин чыга гына башлаган иде, кинәт исенә килгән вә зиһене ачылып киткән Сәлим хан аны ятак ягыннан куып җибәрде.

Шуннан соң ханбикә, вәзир Камай белән киңәшеп, ничек тә Шайтан каласында яшәүче Болгар картны китерергә дигән карарга килде. Икенче көнне килеп җиткән угланнары Хаҗи белән Илһам, аналарының бу эшен ошатмыйча, ниндидер сихерче картны чакыруга каршы төштеләр, әмма ханбикә аларны тыңламады, Болгар карт артыннан ышанычлы җансакчысын җибәрде. Шуннан угланнар аталары янына керергә иттеләр, мәгәр монда да ханбикә Зөбәрҗәт угланнарга аркылы төште.

– Хәле арулангач үзе дәштерер, сабыр итегез! – диде.

Агалы-энеле Хаҗи белән Илһам кояш өйләгә җиткәнче көттеләр дә, сабырлыклары төкәнеп, вәзирне чакырып алдылар. Әмма вәзир дә ханбикә яклы булды.

– Сабыр итегез, сабыр. Берәүне дә кертергә кушмады, – диде вәзир Камай, уйчан-җитди рәвештә.

Угланнарның үзара сөйләшер уртак сүзләре юк иде. Аталарының ни өчен чакыруларын белсәләр дә, икесенең берсе шултурыда башлап сүз катмады, әмма икесе дә тәгаенлиләр, аталары аларга тәхетне кемгә калдырырга кирәклеген әйтер. Шуның өчен угланнарның үзара сүзләре булмавына бер дә шаккатасы түгел иде. Шәех Игәнәй дә килгән, ул да бер читтә йөренә, угланнар янына килми, чөнки, дөнья күргән кеше буларак, ике углан арасына керәсе килми иде. Кайсы угланның тәхеткә утырасы хакында белү хәтта аңа да караңгы иде. Шуның өчен шәех угланнардан ераграк торуны мәслихәтрәк күрде. Вәзир аңа әйтте: «Хан ясин чыгучы мөридне куып чыгарды», – диде. Димәк, өмете бар әле шәехнең, ханның кинәт кенә аны ясин чыгарга чакыруы ихтимал иде. Шунда ул хан колагына киңәшен салыр, тәхетне кемгә калдыру кирәклеген әйтер. Шул ук вакытта бу хәлнең яман бетүе дә бар иде: ханның ул әйткән кешене тәхетенә утыртырга теләмәве шәехнең киләчәген чикләячәк иде. Шуның өчен, уйлана торгач, ул ханга да, угланнарга да бер сүз дә әйтмәскә булды. Ахыр чиктә аның үз хәле дә әле хәл ителмәгән ләбаса. Авыру вә гакылы камил үк булып җитмәгән ханның аны илдән кудыруы, йә булмаса зинданга утыртуы да бар иде. Әйе, авырып урынга ятса да, хаким кулыннан барысы да килә, ул әйткәнне, һич югы, ханбикә Зөбәрҗәт тормышка ашырыр. Сәлим хан – горур һәм тәкәббер, тәвәккәл, шул ук вакытта үзсүзле кеше. Әйе, шәех Игәнәй аның холкын яхшы белә. Дөрес, ханга ул рәнҗеми. Хәер, хан да әнә аны кабул итәргә булган. Ераккарак китеп карасаң, шәех Игәнәй Сәлим ханга бер дә алай яманлык кылмады шикелле. Ил халкына коткы тараткан ярым шымчы, ярым төрки-болгар булган епископ (ул Дунай болгарларыннан иде) бервакыт Игәнәй тарафыннан үлемгә дучар ителде. Шул вакыйгадан соң үзе дә илдән китәргә мәҗбүр булды. Чөнки кияү санында йөргән Андрей кенәзгә ярарга тырышкан Сәлим ханның аны зинданга яптыруы бар иде. Ул гынамы, хәтта әле башын да кистерер иде, мөгаен. Инде Аллага шөкер кыла шәех Игәнәй, Ходай саклады, вакытында качып котылды. Хак анысы, үкенечсез дә булмады: яшь хатыны бер җилбәзәккә ябышып китеп барган иде. Инде шәех сабырланды, ул вакыттагыча бик уфтанмый иде: хатын мал түгел, таш алтын түгел дигәндәй, киткәне урынына янә хатын табыла.