banner banner banner
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3

скачать книгу бесплатно


Сәлим хан вәзире Камайга булган хәлне аңлатып бирергә кушты. Вәзир Ульдәмир кенәзенең Болгар иленә яу чыгуы турында хәбәр итте дә, бу хакта фикер әйтер өчен, аксакалларга, баһадирларга һәм башкаларга сүз бирде. Сәлимхан аларның һәммәсен дә дикъкать белән тыңлап утырды. Ханның янәшәсендә үк ханбикә утыра. Хан аңа яу хакында да, Назлыгөл турында да сөйләгән иде инде. Шунлыктан бик тә борчулы күренде ханбикә Зөбәрҗәт, нотык сөйләүчеләрне тыңлап утырды-утырды да кисәк кенә:

– Ханиям, илеңә яу килү белән мавыгып, кызың турында онытып җибәрмә, – диде.

Мондый сүзләрне ханбикәсеннән гомер буена ишетмәгән Сәлим хан, гаҗәпләнүен яшермичә, кемнәндер ярдәм эзләгәндәй тирә-ягына каранды, тәмам каушый калды. Зөбәрҗәт ханбикәнең монда кереп утыруы, ир-затларның киңәш-сабагына кысылуы мәҗлестәге күпләрнең эчен пошырса да, моңа кадәр бу хакта сүз әйтүче юк иде әле. Чөнки ханбикә әлегәчә тузга язмаган мондый киңәшләр бирми иде. Бүген исә бөтен табынны шаккатырып әнә нәрсә ди. Бу ни хәл бу?! Сәлим хан аксакалларга күз төшереп алды, аксакаллар үзара пышын-пышын ни турындадыр сөйләшәләр, башкалар исә, авызларына су капкандай, тын гына утыралар. Әйе, ханбикә әйткән сүзгә аптырап калганнар иде алар. Илгә яу килгәндә, ничек инде үз кызың турында кайгырту ди ул? Дөрес, күрше ил кенәзе килер дә, орышыр-талар да китәр, бәлки. Ил-кала имин калыр. Ә шуннан файдаланып энесе Мөхәммәтгалим бәк каланы алса, Сәлим ханга яңадан Болгар тәхетен күрү насыйп булмаячак. Моңа аксакаллар да тиз килешерләр, чөнки Мөхәммәтгалим бәк тә Ибраһим хан угланы, тәхеткә хакы бар. Әйе, Мөхәммәтгалим бәкне яклаучылар, бүген үк кулларына күтәреп йөрергә әзер торучы куштаннар бар. Ә син, ханбикә, кызың турында кайгыртасың. Килешми, килешми. Тик кенә, ирләр эшенә кысылмый гына утырсаң икән. Әнә берничә аксакал, Янтак хан ыстанына илче җибәрергә кирәк, ди. Акыллы киңәш. Тик кемне җибәрергә? Киявен Бөек Болгар тәхетенә утыртырга дип тәвәккәлләп йөргән ханга кем хаталануын аңлата алыр? Баш вәзире Камаймы? Юк, вәзиргә Хода акылны чамалабрак биргән, гәрчә кеше белән сөйләшә белсә дә, аңа зыялылык җитенкерәми. Төс-йөзгә ыспай, баһадир гәүдәле Янтак хан капкорсак Камайны күрү белән көлә башлар. Әйе, вәзир Камайның гәүдә-сыны, бит-йөзе ташка үлчим, әмма кай ягы беләндер кешеләргә ярый ала бит… Әллә соң Тубыкбайнымы? Юк, Тубыкбай ярамас. Икесе дә дала ханнары – берләшеп куюлары бар. Кемне соң? Кәтибе Хафизны җибәрсә? Янтак хан үз ыстанында укымышлыларны, шагыйрьләрне тота, диләр. Кәтибе Хафиз, сандугач булып ук сайрамаса да, кеше белән әңгәмәдә сандугачтан ким куймыйдыр.

Сәлим хан каш астыннан гына кәтибе Хафиз ягына күз төшереп алды. Кәтибе, гадәттәгечә, яза да яза. Ул язган хикмәтләрне Сәлим ханның укып барырга да вакыты җитми башлады. Элек, Ходайның хикмәте, һәр көн диярлек күз салыр иде. Инде аларны укымавына да күп вакыт булды. Әмма Сәлим хан кәтибенә ышана, ил тарихына ул юк-барны язмас, чөнки булмаганны булды дип яза торган кеше түгел. Тик менә Янтакның аны кире җибәрмәве бар. Ә Сәлим ханның кәтибен бер дә югалтасы килми. Димәк ки, эшне вәзиренә йөклисе кала. Йа Ходай, ни язганы булыр, Аллага тапшырыйк. Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде:

– Аксакаллар, кардәшләр, нә кыламыз, калаларыбызгабикләнәбезме, дошманга каршы чыгып орышабызмы? Илһам углан, син дә үз фикереңне әйт!

– Мин калаларда бикләнеп орышу ягында, атам.

– Мин дә, мин дә, – диештеләр аксакаллар.

Шул ук вакытта бер якка да дәшми-тынмый утыручылар да бар иде. Әмма Сәлим хан аларны күрмәмешкә салышты. Әмир Хаҗи әнә мәҗлескә бөтенләй килмәгән. Шуны гына көткән кебек, бер аксакал:

– Өлкән угланың кайда соң, хан? – дип сорады.

– Хөрмәткә ия Таштургай аксакал, Хаҗи угланым миңа буйсынмас булды, – диде Сәлим хан һәм үз сүзләреннән үзе үк куркып китте.

– Барысы да Хода кулындадыр, хан, буйсыныр угланың, буйсынмый чарасы юктыр. Чапкын җибәр өлкән угланыңа, ятып калганчы атып кал.

– Хуш, аксакал Таштургай, сән дигәнчә итәрбез. Инде боерыгым тыңлагыз, аксакаллар. Мин болай итәрем. Бөек Каланы саклауны Илһам угланыма тапшырам. Баһадирларымның барысы да аңа буйсынырлар. Инде фатиха бирегез, аксакаллар.

Аксакаллар сакалларын сыпырып куйдылар, авыз эченнән генә дога кылдылар, Алладан ярдәм сорадылар. Ахыр килеп, халык тарала башлады. Сәлим хан вәзиренә янында калырга кушты.

– Сиңа, вәзирем, Янтак хан ыстанына барырга туры килер, – диде.

– Баш өсте, ханым, – диде вәзир. «Нигә мине?» – дип тә сорамады.

– Хәтерем ялгышмаса, Камай, син энем Мөхәммәтгалим бәкбелән бер мәдрәсәдә укыган идең?

– Хәтереңез ялгышмый, хан, Мөхәммәтгалим бәк белән без бергә укыдык. Кызлар тавына да бергә чыгар идек.

– Кызлар дигәннән, вәзир Камай, өйләнергә ниятең юкмы соң? Мин сиңа Яңа Казаннан бер кыз алып кайттым. Өйләнәм дисәң, никахны шәех бүген үк укыр.

Вәзир кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды. Көлми иде кәтиб. Димәк, хан шаяртмый. Мәгәр, ханбикә Зөбәрҗәткә карап алу белән, Камайның күз кабагы тартыша башлады. Ә ханбикә ирен чите белән генә көлемсерәп утыра бирде.

– Ханиям, коткар мине ошбу мәшәкатьтән. Чыкмас ул миңа кияүгә, күрү белән гайрәте чигәр, йөрәккә йөгән салып булмый, йөрәк ат түгел.

– Син аңардан курыкмасаң, ул синнән курыкмас, иншалла, вәзир Камай, – диде ханбикә Зөбәрҗәт, җитдиләнә төшеп.

– Хан, килешерме соң? Борын төбендә яу, ә син вәзиреңне өйләндереп ятасың? – диде Камай.

– Риза, димәк, – диде Сәлим хан һәм бусагабашына: – Бусагабаш Субай, шәехне китер! Ә син, ханбикә, Зәмзәмбикәне… Бар, бар, ханбикәм, шулай кирәк…

Сәер хәл: Сәлим хан, Зәмзәмбикәне күргәч тә: «Менә вәзирем Камайга кәләш», – дип уйлаган иде. Шул исәп белән аны Назлыгөлгә ияртеп тә җибәргән иде. Назлыгөл юлда юкка чыкты, ә Зәмзәмбикәне урлаучылар табылмаган. Бернинди гаебе булмаса да, Назлыгөл югалганнан соң, шуның елап утыруын күрү ханда кызгану хисе уяткан иде. Инде шул кызны вәзиренә димләү уе килде. Әйдә, кинәнсеннәр – иләгенә күрә чиләге дигәндәй. Аның каравы Сәлим хан ике куянны да тотачак: Зәмзәмбикә дә кияүле булачак, ширбәтле аен ташлап киткән вәзир Камай да Янтак хан ыстанында калмаячак. Дөрес, Зөбәрҗәт ханбикә ханның бу чарасын килештереп бетермәде. Әмма хатын-кызгамы олуг ханның ни теләвен аңларга. Зәмзәмбикә, беренче карашка котсызрак тоелса да, тәнгә йомшак, телгә юмарт шикелле. Вәзир Камай яратыр. Кыз— тәнсез, бал тәмсез булмый.

Ул арада сарайга шәех килде, аның артыннан ук тәхет ягына Зәмзәмбикәне алып керделәр.

Вәзир Камай кызны бер күрүдә үк ошатты. Ул аңа бик тә сөйкемле тоелды. Үзе кебек үк юан гәүдәле, симерүе җиткән үрдәк кебек ауман-тәүмән йөри, тулы чырайлы, бите алсу, йөзе мөлаем иде. Һәрхәлдә, кияү егет Камайга шулай күренде ул. Ханбикә кызга вәзир Камайга димләнүе хакында әле әйтмәгән булып чыкты. Әллә бу хәлгә ышанып та җитмәде. Ә инде сарайда шәехне дә күргәч, хан янына килеп:

– Мин аңа вәзиреңә димләвең турында әйтмәдем, – диде.

– Зәмзәмбикә, – диде хан, – Ибраһим каласыннан Назлыгөлне урлаган чакта, син аның белән бер бүлмәдә булгансың. Сине белми-күрми калдылармы, әллә булмаса?..

– Күрделәр, олуг хан, күрделәр… тик әйтергә оялам, – диде кыз.

– Ни ояты бар аның, әйт!

– Моны нинди ат күтәрсен, калдырыйк, диделәр.

Сәлим хан Зәмзәмбикәнең гәүдә-сынына кабат күз төшереп алды да карашын вәзир Камайга күчерде. Хан артыннан Зәмзәмбикә дә шул якка карады һәм: «Бу нинди күзле бүкән тагын», – дип уйлап куйды. Әмма икенче мәлдә инде: «Затлы нәселдәндер, өс-башы ару», – дип уйлады.

– Зәмзәмбикә балакай, каршыңда сиңа күзе төшкән вәзирем басып тора. Ул сиңа өйләнергә тели, балакай… Аты Камайдыр, минем кадерле вәзиремдер.

Вәзир Камай, сирәк тешләрен күрсәтеп, ихтыярсыздан елмаеп куйды. Гаҗәп, Зәмзәмбикәгә кияү буласы адәм бу юлы алай ук шыксыз күренмәде. Кайберәүләр аңа әйтә торганнар иде: «Ир-ат аюга тартым булса да ярый, явыз гына булмасын», – дип. «Язмышымдыр, килешим, җитмәсә, үзе вәзир дә икән», – дип уйлады кыз.

Зәмзәмбикәнең йөзенә гүя комач җәйделәр, колакларына кадәр кызарынып чыкты.

– Йә, балакай? – диде Сәлим хан. – Фатиха биримме? Риза буласың икән, никахын да укытып алырбыз, шәех монда.

– Мин ризамындыр…

– Шәех Ишкул, Аллага тапшырып, никахны укы. Йә, балалар, янәшә басыгыз, – диде Сәлим хан.

Никах укылып, яшьләрне үз якларына чыгарып җибәргәч, Сәлим хан казнабашы әрмән Варданны чакырды һәм шәех Ишкулга өч алтын бирергә кушты. Шәех Ишкул чыгып киткәч, тәхет ягында икәүдән-икәү генә калгач, ханбикә Зөбәрҗәт иренең күзләренә карады.

– Нигә кирәк булды сиңа бу тамаша, ханиям? – дип сорады.

– Иртәгә вәзир Камай Янтак хан ыстанына китә. Ханны килештереп карасын. Янтак гомер-гомергә ялланып орышты.

– Уең барып чыкса, бу хәйран хәйләдер, ханым. Әйе, күрше кенәзләр белән орышу язык түгел, телебез, динебез башкадыр. Ә телебез вә динебез бер булган Янтак ханны ул яудан туктатасы иде шул.

– Камай шуның өчен бара, аңа игелек телик, ханбикә. Морадына ирешеп кайтуын телик, Аллаһы боерган булса…

Атыла-кабалана, тәхет янына бусагабаш килеп җитте:

– Хан, кыпчак ханы Янтак Саксин каласын алган. Бачман әмирнең азатларын далага сибеп, Бөек Калага юнәлгән. Азатларның беришесе Нугай капкасына килеп туктады.

– Ачыгыз капкаларны, кертегез азатларны! Таймас баһадир кая?

– Таймас баһадир?! Ульдәмирдә, ханиям, кайтып җитмәде.

– Илчене тотып япкан булсалар? Димәк, кенәз Всеволодның Болгарга яу килүе хак, бусагабаш!

– Таймас баһадир Күчтем сәүдәгәр кул астында, Күчтем безгә хыянәт итмәс, иншалла. Бөек Калада кибетләре, энесе Апанай ислам динен кабул итте, Болгарда яши.

– Шул Апанай дигәнне минем яныма китер әле, бусагабаш!

Бусагабаш чыгып киткәч, Сәлим хан хәрби киемнәрен соратып алды, түр якка кереп, киенеп чыкты. Ул арада сарайга Апанайны китереп җиткерделәр. Хан каршына килеп басуга, Апанай баш орды һәм, торып:

– Аллаһы Тәгалә куәт бирсен, олуг хан! – диде. Килмешәкнең куәт теләве урынлы иде. Сәлим хан, Апанайга текәлеп, бераз дәшми торды. Бу кешене белми иде, ә шулай да яу турындагы хәбәрне җиткерүче шул кеше булды.

– Утыр, кем дип белик инде үзеңне, Алла бәндәсе?

– Сәүдәгәр мин, олуг хан, һөнәрче дә, илче дә…

– Яу турында каян белдең?

– Яуга кенәз бик үк теләп килми, хан. Мәгълүмдер, Михаил кенәз үлгәннән соң, тәхеткә Всеволод утырды. Байлар Долгорук нәселенә үчле. Всеволод алар көен көйли, байлар кубызына бии. Байлар котыртуы белән башта Рәзан кенәзләренә яу чапты. Тегеләрне буйсындырды. Рәзанга үз угланын – Ярукны утыртты. Андрей кенәзнең башына җиткән тиуннар әкренләп Всеволод кенәз ягына күчә бара. Кенәзнең Болгарга яу чыгуына байлар гына түгел, тиуннары да, руханилары да гаепле, хан.

– Ул турыда без хәбәрдар. Урыс явы Сүрә елгасына якынлашып килә икән инде, көч-куәте күпме?

– Бу яуга Всеволод кенәз бөтен көч-куәтен җыйды. Аңа Кияүкала кенәзе Святослав, кенәз Изяслав, кенәз Мстислав катнаша. Мондый яуга урысның чыкканы юк иде әле, хан. Всеволод кенәзнең максатын да чамалыйм. Урыс сәүдәгәрләренең Үргәнечкә, Табгачларга үзбаш чыгасы килә. Ә юл өстендә, бугазга төртелгән сөяк кебек, Болгар сәүдәгәрләре утыра.

– Хуш, Апанай, хәбәрең өчен рәхмәт. Инде әйт, агаң белән элемтәдә торасыңмы?

– Бөек Калада агамның да кибетләре бардыр, хан.

– Хуш, Апанай, игелекле юлда бул. Инде бар, кирәк булсаң, дәштерермен.

Апанай, баш ия-ия, ишеккә юнәлде. Ул чыгып китүгә, бусагабаш килеп керде:

– Хан, җибәргән чапкынымыз Булатка фәрманны җиткергән, яшь баһадир азатлары белән илтабар Пургас иленә юнәлгән.

– Чапкынны ашатыгыз-эчерегез дә миңа килтереңез.

Түр яктан вәзир Камай чыкты, ул тыенкы гына елмайган Зәмзәмбикәне җитәкләгән иде.

– Йа Алла, килештеңезме? Бусагабаш, казнабаш Варданны дәш, – диде хан, урыныннан күтәрелми генә.

Казнабаш килеп кергәч тә, Сәлим хан аның колагына нидер әйтте. Казнабаш чыгып китте һәм бераздан әйләнеп керде дә хан кулына затлы балдак салды.

– Менә бу балдакны, вәзирем Камай, энем Мөхәммәтгалим бәккә бүләк итәрсең. Исеңдә тот, балдак бары тик энем Мөхәммәтгалим бәк кулына керергә тиеш.

– Балдакның сере нидән гыйбарәт соң, ханым?

– Анысы сиңа кирәкми. Син миннән качып киттең. Уй-ниятең вә теләгең – сабакташың Мөхәммәтгалим бәкне Болгар тәхетенә утырту.

– Ниятең аңладым, ханым. Барысын да син дигәнчә итәрмен.

– Юлдашың Хода фатихасы булсын, вәзир Камай.

Вәзир Камай белән Зәмзәмбикә чыгып киттеләр. Сәлим хан кабат бусагабашны чакырып алды, болдыр янына атын китерергә кушты.

Сәлим хан өчен авыр сынау көннәре башланды.

5

Вәзир Камай китеп өч көн үтүгә, кала кирмәнен урыс-кыпчак гаскәре камап алды. Камау ике көнгә сузылды, ике яктан да атыш та, сөйләшүләр дә алып барылмады. Һәр як үз эше белән мәшгуль иде. Кирмәндәгеләр диварларга сәрпи ук җайланмаларын урнаштырдылар, азамат сугышчылар белән атакайлар, меңбашлар үз урыннарын алдылар. Сәлим хан угланы Илһам белән бергә кирмән ныгытмаларын карап чыкты. Иравыл азатларын Нугай капкасы янында күреп, хан шунда туктады. Илһам углан атасына аңлатты, җай чыкса, иравыл гаскәриләр кирмәннән чыгып, дошманны борчып, кире борылып керергә тиешләр. Сәлим хан килеште.

Камауның икенче көнендә баһадир Тубыкбайдан чапкын килде. Авырлык белән булса да, кирмәнгә үтеп кергән чапкын Сәлим ханга «Тубыкбай баһадир гаскәрләре белән Чирмешән елгасы артындагы урманда яшеренеп тора» дигән хәбәр китерде. Сәлим хан, шатлыгын сиздермәсә дә, Тубыкбайның ярдәмгә килүенә шат иде. Ләкин ул тагын бер кешедән – угланы әмир Хаҗидан да чапкын көтә иде. Әмма ул яктан хәбәр килмәде дә килмәде.

Өченче көн дигәндә, дошман беренче тапкыр кирмәнгә һөҗүм итте, ләкин, су башына да җитә алмыйча, йөзләрчә мәет калдырып, чигенергә мәҗбүр булды. Камаучылар һичнинди сөйләшүләр алып бармыйлар, димәк, максатларына ирешмичә китәргә исәпләре юк иде. Бу көннәрдә Сәлим хан һаман да күзәтү манарасында булды.

Үзе янында җансакчыларын һәм табибын тотты. Әмма табибы еш кына китеп югалгалады. Сәлим ханга бу ошамады. Бер тапкыр табиб манарага менеп басуга ук:

– Кирмән камауда чакта син кая булырга тиешсең, табиб? – дип сорады.

– Хан янында, шөһрәтлем.

– Хан янында булырга тиеш булгач, хан янында бул, табиб! – диде хан, ачулана төшеп.

– Баш өсте, хан!

– Әйт әле, табиб Антоний, кенәз Всеволод ни сәбәпле Идел Болгарына яу килде?

– Мине хан белән кенәз арасындагы сәяси хәлләр кызыксындырмый, олуг хан. Мин – табиб, сезнең сәламәтлекне саклаучымын.

– Бәлкемдер, бәлкемдер, табиб. Ә шулай да ни өмет итеп килде кенәз? Һәм күрәмез, берүзе генә түгел, бөтен урыс кенәзләре белән?! Белмисең?.. Ә мин беләм, табиб. Син бит христиан, кяфер, шуңа белеп торсаң иде: бүген дин белән дин орыша, болгар белән урыс түгел. Ульдәмир кенәзенең шулхәтле гаскәр белән сәүдә итеп яшәгән күрше Болгар халкына беркайчан да яу килгәне юк иде. Бүген әнә кенәзләр җыелып мөселманнарга каршы килгәннәр, табиб Антоний. Дин белән дин орышыр бүген.

– Олуг хан, миңа калса, кенәз кирмәнне озак камап тора алмас, ташаткычлары юк, утчагырлары да, туплары да күренми.

– Утчагыр! – диде Сәлим хан, кисәк табибына таба борылып. – Утчагырлары булса, кирмәнне алырлар идеме?

– Утчагыр – яңа корал, олуг хан. Урысларда ул юк. Димәк, торыр-торыр да кенәз Всеволод, китеп барыр.

– Буш кул беләнме? Буш кул белән китсә, аны кенәз Әндрий көне көтә. Байлар вә дин әһелләре кенәзгә моны кичермәсләр. Шуның өчен кенәз Всеволод соңгы сулышына кадәр орышыр, табиб Антоний. Иллә кирмәнне ала алмас. Тиздән аңа Тубыкбай баһадирның үткен кылычын татып карарга туры килер, иравыл азатларым моннан да чыгарлар. Юк, кирмәнне мин кенәзгә бирмәм, табиб Антоний. Мине кенәз бүген борчымый, табибым Антоний, минем энем Мөхәммәтгалим бәкне алып килгән Янтак хан борчый. Кыпчак ханы Янтак – бик күп кирмәннәрнең башына җиткән кеше. Төлке дә төлке, ул да төлке. Оста орыша.

– Угланың әмир Хаҗи аны тиз куып җибәрер.

– Әмир Хаҗи углан ярдәмгә килер дип уйлыйсыңмы, табибым? Мин аның белән яңарак кына бозылыштым. Хәзер әнә тәмам чарасыз калдым.

– Килер ул углан, олуг хан, түзмәс. Ил саклау кыз саклау түгел, хан.

– Безнеңчә ару гына сөйләшә башладың әле син, табиб Антоний.

– Олуг хан, сезне ханбикә көтә, иртән авызына ризык салмый чыгып киткән иде дип борчыла.

– Табиб Антоний, ханбикә миңа кенәз янына чыгып баш ияргә куша. Килеш, солых төзе, ди. Ә минем яу белән килгән күршемә баш иясем килми. Дәүләт саклауны хатын-кыз кулына калдырсаң, аны бөтенләй югалтып куюың бар.

Хан күзәткән манарага, йөгереп, гаскәре белән килеп җиткән әмир Илһам менде.

– Атам, кенәз һаман китми, әллә чыгып орышыйкмы?

– Ашыкма, углан. Кем белә, бәлкем, кенәз белән Баян баһадир сөйләшүләр алып барадыр. Янтак хан ыстанында вәзир Камай. Ходай кушып, алар да килешеп куйсалар, Янтак хан кире борылса, йә булмаса урысларга ташланса?..

– Атам, кирмәндәге чит ил сәүдәгәрләре дә коралланырга телиләр, нә кылыйк?