banner banner banner
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3

скачать книгу бесплатно


Кузгалып, чакрым ярым ара киткәннәр генә иде, чапкыны куып җитте.

– Ягъкуб тархан, Ягъкуб тархан!

Ягъкуб тархан атын туктатты, чапкынын көтеп алды.

– Ни булды, Хәлил?

– Безне ниндидер азатлар куа килә.

– Багучылар, белеп килегез, кемнәр булыр?! – дип боердытархан.

Алты азат, аерылып, килеп яткан азатларга каршы чаптылар. Тегеләр каршына туктап, бераз сөйләшеп тордылар, аннары җан-фәрманга тархан янына әйләнеп кайттылар.

– Ягъкуб тархан, әмир Хаҗи меңбашы сине эзли!

Ягъкуб тархан чакырылмаган кунакларны көтеп алырга булды. Тегеләр озак көттермәделәр, килеп тә җиттеләр. Меңбашны Ягъкуб ат өстендә каршылады, юлчыларның сәламен алды.

– Сәламең алдык, инде йомышың әйт, – диде ул үзенә якынрак торган азаттан.

– Аксакал, үзегезгә генә әйтер сүз иде.

– Атың ничек, бәең кемдә?

– Атым – Артык, бәем әмир Хаҗида, аксакал.

– Хуш-хуш, инде йомышың җиткер. Ә сез китебрәк торыгыз, – диде ул үзен уратып алган сакчыларына.

– Аксакал, сезгә Җик Мәргән баһадир сәлам юллады.

– Ишеттем, Җик Мәргән әмир Хаҗида баһадир икән. Хуш.

– Аксакал, сезгә әмир Хаҗиның да, Җик Мәргән баһадирның да хөрмәте зурдыр, алар исеменнән зур йомыш белән килгән идем.

– Йә-йә, сузма, йомышың әйт.

– Аксакал, Болгарны камауда тотканда әмир Хаҗи үзе җитәкләгән гаскәр белән урыс кенәзенең корабларын яндырды, сакчы азатларын әсир итте.

– Минем кирмәнемне яуларга килүең түгелдер бит, Артык меңбаш?

– Аллам сакласын, аксакал. Әмир әйтте, Ягъкуб тархан олы вә хөрмәткә ия кеше, диде. Оста Дәүран сезнең кулда икән…

– Ә-ә, әнә нәмәстә, юкәдә икән чикләвек. Йә-йә, шуннан?

– Миңа оста Дәүранны алып кайтырга кушылды. Аны алып кайтырга тиешлемен, аксакал.

– Тәвәккәлсең, мактыйм. Ләкин мин дә бит каршыңда буш кул белән басып тормыйм. Орышып алырга исәбеңме?

– Туганнар канын кою миңа ят нәрсә, аксакал. Иллә чарасыз итсәгез…

– Яныйсың! Һә!.. Ярый, нишләмәк кирәк. Туганнар канын кою чынлап та гөнаһтыр. Олылар белән дорфа вә һавалы сөйләшкәнең өчен сыртыңа камчы белән салсаң ярыйсы булыр иде. Ярый, кем әйтмешли, кәкре агачны ут турайта. Хәзер инде мине тыңла. Син минем каршыма «әмир Хаҗи боерды» дип килеп бастың. Ә миңа, меңбаш азат, хан үзе оста Дәүранны калдырып китте. Шулай булгач, кайсыбыз хаклы инде безнең?

– Аксакал, яман сөйләшкән булсам кичерә күреңез. Тик мин әмир Хаҗи алдына Дәүран остадан башка кайта алмыйм. Бирмәсәңез, көч алышырбыз.

– Усалсың, азат. Ярый, дөнья үзе өйрәтер әле сине. Мин риза. Бирегез кәгазь-кара, – диде Ягъкуб тархан. Ул, тиз генә язып, мөһерен сукты да Артыкка сузды. – Оста Дәүран зинданда булыр. Шушы битекне күрсәтегез дә алып китегез. Тик, меңбаш, янымда ике азатыңны калдырырсың. Бу минем шартым. Шулай кирәк.

Артык ризалыгын белдереп баш иде. Ягъкуб тархан кулыннан рөхсәт кәгазен алды, түшенә яшерде дә, саубуллашып, атын камчылый-камчылый, калага таба чабып китте.

– Бер оста артыннан мең азат, – диде тархан янында басып торган сакчыларына. – Үзе кыю егет, тәвәккәл. Ә тәвәккәл таш ярыр, дигәннәр.

– Тархан, бүген иртән Дәүранны чыгарып җибәрәселәр иде бит инде, – диде бер сакчысы.

– Беләм. Әйткән булсам, күңеле төшәр дип курыктым. Алар аны барыбер табарлар.

– Сезне калдырдылармы? – дип сорады Ягъкуб тархан, ике азатны камчы сабы белән үзенә табарак чакырып. – Менә нәрсә, азатлар. Синең атың ничек?

– Сәлим, – диде алдарак килгән азат.

– Ә синең?

– Лачын.

– Сәлим, Лачын. Бик әйбәт. Хәзер калага кайтыгыз даәмир Хаҗига әйтегез: Ягъкуб тархан сәнең остаңны җибәрде, диеңез. Ак юл сезгә. – Аксакал Ягъкуб тархан аннары озак итеп шул азатларга карап торды һәм кисәк кенә: – Минем дә шулай өздереп атта йөргән чакларым бар иде, – диде. – Ә менә хәзер картаелды, буыннар катты. Яшь чакта йөреп калыгыз, азатлар. Инде кузгалыйк, юкса теге тәвәккәл баш кирмәннең астын өскә китерер.

10

Аның исәбенчә, әмир Хаҗи Шайтан каласында булырга тиеш иде. Назлыгөлне урлаучылар Җик Мәргән кешеләре булса, алары да Шайтан каласындадыр, мөгаен. Чөнки кеше-кара күзеннән хан кызын яшереп тоту өчен, шуннан да кулай урын табуы читен иде. Шунлыктан Назлыгөлне эзләүне ул Шайтан каласыннан башларга булды, иреккә чыгу белән шул тарафка юнәлде. Иң мөһиме: ул иректә. Димәк, Назлыгөлен дә табар.

Дәүран ике аты белән йөзмә күпергә җитте, күпер тотучыларга акча түләп, аръякка чыкты. Көнозын юлда булды, бары тик кич якынлашканда гына атларын утлатырга дип туктады. Кече инеш буена борылырга теләгән генә иде, олы юл башында хан азатлары күренде. Алар да аны күреп калганнар икән, чаптырып килә башладылар. Дәүран атын куаларга ниятләсә дә, һични кыла алмады, азатларның күп булуын күреп туктап калды.

– Юлчы кай тарафка юнәлә? – дип сорады алдагы унбаш.

– Шайтан каласына.

– Кая-кая?! – дип сорады алар артыннан килгән йөзбаш. Йөзбашның өстендә кызыл төстәге сырма, очлымында дүрт каурый, кулында камчы. Садагы да, җәясе дә юк, нәкышләп бизәлгән кылыч кынысы сулъяк янында. Кара кашлы, тут йөзле, калын иренле, юан борынлы. Тавышы көр, тамак төбе белән сөйләшә. – Җайдак атын алырга! – дип боерды ул азатларына. – Күрмисезмени, тутый кош үзе кулыбызга килеп керде. Укбашлар, безнең алда хан кияве!

– Хан кияве?! – дип гаҗәпләнде азатлар һәм, өзәңгеләренә баса төшеп, үрелеп карадылар.

Ике ат тезгенен тоткан, биленә кылыч аскан, ыспай киенгән йомры сакаллы кешене хан кияве итеп күрү сәеррәк иде. Шулай да, йөзбашлары хан кияве дигәч, һәммәсе дә:

– Алай икән, – диештеләр. – Без атна буена эзләгән бәндәме, йөзбаш?

– Ходай безгә аны үзе чыгарып бирде, азатлар. Ошбу кешене сарайга исән-имин алып кайтсак, хан алтын бирмәсә дә, берәр көмештән мәхрүм итмәс… Йә, атлат атыңны, хан кияве. Без сине Болгарга алып кайтабыз.

– Әүвәл мине оста Бәкер янына алып барыгыз.

– Ә нигә, Шайтан каласы янәшәдә, Кашан бер чакрым, рәхим ит. Чапкын, бар, каравылбашка җиткер, күперне төшереп, капкаларны ачып торсын – хан кияве килә, диген.

Дәүран төрлечә уйлап карады. Качып китә аламы ул болардан? Әлегә юк, әлбәттә. Димәк, буйсынырга туры киләчәк. Ләкин Шайтан каласында җае табылып куюы бар. Каланы үзе төзетте, һәр сукмакны, һәр юлны күзен йомып табачак. Бәлкем әле, Җик Мәргән егетләре дә андадыр. Йә булмаса, әмир Хаҗи үзе. Әмир Хаҗи аны хан кулына бирдермәс, йолып алып калыр.

Ул арада Шайтан каласы күренде. Дәһшәтле манара. Дәүран анда эләксә, һичкем аны таба алмаячак. Ләкин ничек манарага эләгергә? Бәлкем, оста Бәкер ярдәм итәр. Бергәләп манарага керерләр, ә чыгу юлын ул белә.

Калага Дәүран әнә шундый өмет белән килде. Каравылбаш йөзбашның боерыгын үтәгән, күперне төшереп, капкаларны ачып куйган иде. Дәүран, кирмәнгә керүгә, йөзбашка:

– Мин оста Бәкер янына! – дип китеп бармакчы иде, теге аңа аркылы төште.

– Сабыр ит, хан кияве. Оста Бәкерне минем дә күрәсем бар.

Йөзбаш алдан кузгалды, тар тыкрыклар, алачыкларяныннан үтә-үтә, ниһаять, оста Бәкер торган ике катлы өйгә җиттеләр. Дәүранның килүен белгәндәй, оста аларны болдырга чыгып каршы алды һәм әмир Хаҗи остасын колачын җәеп кабул кылды.

– Өнемме-төшемме?! Нинди җилләр белән, кордаш?! – диде һәм Дәүранның колагына: – Әмир Хаҗи Кашанда, – дип пышылдарга өлгерде.

* * *

Дәүран киткән көннең икенче яртысында Ибраһим каласы кирмәне капусы каршына азатлары белән Артык килеп җитте. Меңбаш Артык, Ягъкуб тарханнан алган фәрманны селкә-селкә, капкабашка оста Дәүранны алырга килүе хакында кычкырды. Капканы ачтылар, эчкә керттеләр. Меңбаш фәрманны каравылбашка күрсәтте дә сарайга таба чапты, сарай каравылбашы Ташкари болдырда аны көтеп тора иде инде.

– Сарай каравылбашы, миңа оста Дәүранны биреп җибәрерсең, менә Ягъкуб тархан фәрманы!

Каравылбаш фәрманны алды, әйләндереп-тулгандырып карады, укыган итте:

– Меңбаш Артык, синең хакта ишеткәнем бар, хөрмәтем зурдыр, иллә дә соңга калдың. Качты оста Дәүран.

– Ничек качты?!

– Менә анысын инде үзен тапкач сорашырсың, меңбаш Артык. Зинданның тәрәзәсен алган да качкан, ышанмасаң кереп кара.

– Син курыкма, каравылбаш Ташкари, фәрман дөрес, тархан мөһере дә сиңа таныштыр.

– Тарханның имзасын да, мөһерен дә күз йомып та таныйм, меңбаш. Иллә игелек кылыр чарам юктыр. Хан кияве чынлап та качты.

– Качырдыгызмы, качтымы?

– Анысын тикшерү синең эш түгел инде, меңбаш, анысын Ягъкуб тархан тикшерер. Ә фәрманы дөрес, ышанам, иманым камил.

– Мин останы җир астыннан булса да эзләп табармын, каравылбаш Ташкари. Ә инде хан киявен миннән яшереп калдырам дип өмет итсәң – ялгышасың. Артыктан берәүнең дә качып котыла алганы юк әле, мин сине теге дөньяда булса да эзләп табармын.

– Ходавәндә, меңбаш, баскан җиремдә җир упсын, качты ул хан кияве дигән адәм. Әйтәм бит, тәрәзәне алган да…

– Кай тарафка китте дип уйлыйсың инде?

– Менә анысын әйтергә өлгермәде, меңбаш, чөнки берәүнең дә күзенә чалынмады.

* * *

Табын янында алар иркенләп сөйләштеләр. Йөзбаш, әле сылтау табып, һавага чыгып керде, әле чуен коючы останың хатыны белән сөйләшкәләп алды. Кыскасы, бу ике кеше арасындагы әңгәмә гүя аны бөтенләй кызыксындырмый кебек кыланды. Әмма колагына ирешкәне дә аның өчен бик җиткән иде. Ике останың әңгәмәсеннән ул шуны аңлады: әмир Хаҗи биредә булып киткән, яшь хатыны белән килгән икән. Хатыны белекле, тыйнак, гүзәл икән.

Ашап эчкәч, алар китәргә җыендылар, оста Бәкер капкага кадәр озата барды. Йөзбаш алардан бер тотам да калмады. Бу хәлдә манарага кереп качу турында уйларга да ярамый иде. Дәүран шул хакта оста Бәкергә әйтергә дип авызын гына ачкан иде, артларыннан килүче йөзбаш:

– Оста Дәүран, манарага керү булмас, мин сине бүген үк хан каршына алып кайтырга тиеш, – диде, аннары, оста Бәкергә баш иеп: – Ә син, оста, кичер безне, кичерә күр. Кунак итүең өчен рәхмәт.

Ике оста күзгә-күз карашып алдылар, ләкин икесе тиң авыз ачып сүз катмады. Дәүран дустының кулын кысты.

– Язганы булыр, Бәкер, – диде һәм, сикереп, атына атланды.

Кирмәннән чыккач та, атларын юырттырып киттеләр, йөзбаш Дәүран белән янәшә барды. Ярты юлны үткәч, кояш баеды, караңгы төшә башлады. Йөзбаш азатларына туктарга боерды, шунда кунабыз, диде.

– Син мине ханга кайтарып тапшырырга җыенган идең түгелме? – дип сорады Дәүран.

– Хан йоклыйдыр инде, оста. Ашыкмыйк, ашыгып куян куалар. Атлар да ял итәр, су буенда кунуга ни җитә. Хәзер менә казан асарбыз, кымызлап утырырбыз.

Хәер, Дәүранга барыбер иде. Әмма аның күп нәрсәне беләсе бар иде әле. Йөзбаш бар нәрсәдән дә хәбәрдар кебек тоелды аңа. Хан кызының хәзер кайдалыгын беләме ул? Ул да атасы Сәлим хан кулында микәнни?.. Назлыгөл авырлы иде, бу хәлне белеп, хан аны табарга боердымы? Менә аны хан каршына алып кайталар. Назлыгөле каршынадамы? Юк, булмастыр. Назлыгөле Сәлим ата кулында булса, нигә ханга кияү? Ул аны табарга һәм шундук юк итәргә боерыр иде. Кызын урлаган колчураны ничек кичерсен ул. Оста Бәкер ымнарыннан чамаланганча, Назлыгөл Зәйтүнә белән булырга тиеш. Ләкин тәгаен шулайдырмы, ышанулары кыен, Назлыгөл кебек үк Зәйтүнә дә авырлы, бала көтә иде бит. Димәк, Зәйтүнә, орыш-көрәшләрдә элек ир-егетләрдән калышмаса да, хәзер атта йөри алмый. Әллә соң Назлыгөл атасы кулындамы?

Ияргә башын куеп уйланып ята-ята йокымсырап киткән иде, нилектәндер уянып китсә, йөзбаш аңа күтәрәме белән ит сузып тора.

– Башта ашап ал, оста, аннары йокларсың. Тоз-суган табында.

Табын янында Дәүран йөзбаш ягына карап-карап алды. Ул аның исем-атын да белми иде. Тик хикмәт андамы? Йөзбаш, таш яуса да, әсирен хан каршына кайтарып тезләндерер һәм, үзенә тигән бүләген алгач та, аның турында онытыр.

– Әйт әле, йөзбаш, хезмәтең өчен хан күпме түли?

– Түләгәне җиткән, оста. Бал-майда йөзмәсәм дә, Аллага шөкер итәрлек.

– Йөзбаш, мин нигә кирәк дип беләсең ханга?

– Анысын үзеннән сорарсың инде, оста. Таймас баһадир миңа табарга кушты, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән сине таптым, калганын карга кайгыртсын.

– Хатының, балаларың да бармы, йөзбаш? – дип сорады Дәүран, аңа күтәрелеп карамыйча гына.

– Хатыным да, балаларым да бар, оста. Бүреге булгач, чөе була да була инде аның. Өлкән улым хан мәдрәсәсендә укый. Боерган итсә, мулла булганчы укытам үзен. – Йөзбаш тирә-ягына каранып алды: – Беләсең килсә, оста, Болгарга Гали олан кайткан, ди. Исән икән, хикмәт. Изге зат булган икән, диләр. Имеш, Аллаһы Тәгалә аны үз янына алып торган да менә хәзер илгә иңдергән, белекле иткән. Әллә ниткән бәетләр яза, диләр. Олы мәчеткә кереп, намаз укыган, диләр. Имеш, ул әлегә кадәр Харәземдә яшәгән, Болгар сәүдәгәре карамагында.

– Димәк, Гали олан гөнаһсыз бала булган, йөзбаш. Ә без синең белән языклы халык, – диде Дәүран.

– Син языклыдыр, оста, әмма үземне языклы кешегә санамыйм. Ил вә ханга тугры хезмәт итәм, күзем төшкән кызга өйләндем, юлга чыкмаганда намазым калдырмыйм. Әйе, уразасын да тоттым, хатыныма да хыянәт итмәдем. Әнә кайберәүләр икешәр, өчәр хатынга өйләнәләр. Мөхәммәд пәйгамбәр, дүрт хатынга кадәр өйләнергә ярый, дигән, дип әйтәләр. Ихтимал, әйткәндер дә, иллә чарасыздан әйткәндер. Чөнки гарәп халкы гомер буена сугышып яшәгән. Орышта кем башта үлә? Ир-ат. Илдә хатын-кыз өелеп кала. Ә яңа орыш-сугыш өчен ир заты кирәк. Шуннан Мөхәммәд пәйгамбәр әйткәндер, өйләнегез өчәр-дүртәр хатынга, миңа азатлар кирәк, сугышчылар. Һәм тегеләр өйләнгәннәр. Әмма пәйгамбәрнең бер шарты булган: ул хатыннарны ашатып-эчертеп, киендереп тота алсаң гына өйлән, юкса кагылма. Әнә ничек булган гарәп дөньясында, оста. Гарәпләргә карап, безнең болгар-татар ир-атлары да күпләп хатын алмакчы. Тик кайберәүләрнең чабулары кыска булып чыкты. Менә минем дә чабу тезгә җитәр-җитмәс, кая ул хатын оятын каплау, үз хикмәтеңне капларга да җитәр-җитмәс. Әмир Хаҗины әнә тагын өйләнгән, диләр. Нигә, өйләнер дә әмир. Кашанда – бер сарае, Казанда – икенчесе. Ә шулай да Акбикәсе качкан икән. Бачман баһадирга тагылып качкан, дип әйтәләр.

– Әмир Хаҗиның Акбикәсе Бачман баһадирга тагылып китмәде, йөзбаш. Ул Харәзем каласына углын эзләп китте.

– Һә, углына ничә яшь тә, үзенә ничә дигәндәй, тузга язмаганны. Бачман баһадир белән бер-берсен яшьтән үк яратышып килгәннәр алар, оста. Бигрәк беркатлы әле син, бахыр. Ничек сине хан кызы ярата алды?.. Хәер, хатын-кызны белмәссең, пәри заты бит ул, изге кешене шундук күрә. Аннары— ыспайны. Синдә әнә гәүдә-сын Аллага шөкер, йөз-кыяфәт тә Гайсә пәйгамбәрнекеннән бер дә ким түгел. Күрдем мин ул Гайсә пәйгамбәрнең сурәтен. Мөрем каласын алгач, чиркәүгә кергәч күрдем. Идәннән түшәмгә җитәрлек итеп ясаганнар. Күз камашырлык буяулар. Менә торыр да кузгалып китәр яисә сиңа бер-бер сүз әйтер кебек, хикмәти. Урыслар шуңа карап тәгәрәп-тәгәрәп чукыналар. Имеш, шул сурәт аша Аллага мөрәҗәгать итәләр. Сурәт Алла буламы?!

– Йокларга ятыйк, йөзбаш.

– Әйе, ятыйк, оста. Тик, кичерә күр, мин сине үземә бәйләрмен. Җан тынычлыгы өчен. Син качсаң, оста, минем өлкән углым хан мәдрәсәсен күрмәячәк. Үземне дә сарай меңбашы Таймас баһадир кул астында әллә калдыралар, әллә юк. Гафуит.

Йөзбаш аның кулын үз кулына нык итеп бәйләде дә кырын төште һәм шундук гырлап йокыга да китте.

* * *

Болгарга җитәрәк, аларга каршы чыктылар. Иң алдан Таймас баһадир килә иде, Дәүран аны ерактан ук таныды.

– Ә-ә, – диде ул, җитәр-җитмәс үк. – Сине күрер көн дә булыр икән, хан кияве. Исәнлекме, саулыкмы, оста Дәүран?!