banner banner banner
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3

скачать книгу бесплатно


– Өләшегез булган коралны. Алар – үз малларын, без калабызны саклыйбыз.

* * *

Яңа туган көн саен Сәлим хан манарага менде, дошман ягын күзәтте. Ул өстән кирмән диварындагы ташаткычларга, сәрпи ук ыстаннарына, бихисап азатларга күз төшереп ала. Берничә көн инде дошман ягында иртә таңнан хәрәкәт кузгала. Өченче көнне һөҗүм башланды. Урыслар кирмән тирәли казылган сулы чокырларга бүрәнә тутырырга тотындылар. Читән ышыкламалар артыннан аларны сакларга тырышып ук яудыра тордылар. Бүрәнәләр тутырылган күперчек аша дивар ягына якынлашкан кыюлар да табылды. Әмма, һөҗүм көнозын барса да, диварга менәргә баскычлар тоткан дошман гаскәре максатына ирешә алмады, чигенергә мәҗбүр булды. Очлап утыртылган имән баганалар арасында, чокыр буйларында меңләгән мәет ятып калды. Урыс кенәзенең һөҗүм дулкыны сүрелергә өлгермәде, Саксин капкасы яклап Янтак хан гаскәре ташланды. Сәлим хан, угланы Илһамны ияртеп, Саксин капкасына чапты. Күзәтү манарасына менүгә, коты алынды. Янтак хан азатлары су чокырын узып, диварга якынлашып килә, кулларында баскычлар, ыргаклы баулар. Сәлим хан манарадан төште, йөгереп диварга менде һәм, азатларына куәт өстәп, сәрпи ук атучыларга боерык биреп торды. Ул да түгел, кыпчаклар сөялгән баскычлар аша диварга күтәрелә башладылар, хан сугышчылары алар өстенә кайнар сумала агыздылар, утлы кисәү ташладылар, таш аттылар. Артык кыюланып киткән дошман сугышчыларын болгар мәргәннәре, укка алып, берәм-берәм чүпли тордылар. Мәгәр Янтак хан ягында да мәргәннәр күп иде, дивар өстендә йөзләрчә болгар азатлары һәлак булды. Сәлим хан сугышучылар арасыннан Мөхәммәтгалим бәкне эзләде. Ләкин ни караса да күрә алмады.

Янтак хан гаскәре кояш баегач кына ыстанына таба чигенде. Төнлә белән мәетләрне җыясы, туганнар каберлегенә күмәсе бар иде. Кирмән эчендә дә шундый берничә туганнар кабере калкып чыкты.

Шактый югалтуларга дучар булса да, Янтак хан иртәгә тагы һөҗүм итәр дип, Сәлим хан ике йөз мәргәнне, Идел капкасыннан алып, Саксин капкасы ягына күчерергә боерык бирде.

Яңа туган көннең кояшы бик акрын күтәрелде. Илбашы, кояш чыга башлауга, Хан капкасы янына юнәлде. Багучылары ханга җиткерделәр: Всеволод кенәз төн эчендә бөтен көчен шул тарафка туплаган икән.

Кояш күтәрелүгә, урыслар һөҗүм башладылар. Бер төркем кыю сугышчылар Хан капкасы янына ук килеп җитте, капкага менә башладылар. Мәргәннәр кыюларны чүпли барсалар да, дошман дулкын-дулкын агыла торды. Капка тирәсе мәет белән тулды, болгар да, урыс та күп кырылды. Бары тик кичкә таба гына һөҗүм басыла төште. Шунда гына Сәлим хан, җаны көюен тоеп, аска төшеп, кем кулыннандыр алып, бер чүмеч су эчте.

Шулчак хан янына Таймас баһадирдан чапкын килде.

– Олуг хан, капка янында яшь кенәз Изяславны каты яралаганбыз. Илче килгән, капканы ачуны сорый, кертикме?

– Бау белән тартып алыгыз! – дип боерды Сәлим хан.

Күп тә үтми, кенәз илчесен хан янына китереп тә җиткерделәр.

Сәлим хан илченең затлы киеменә игътибар итте.

– Тылмач?! – диде Сәлим хан. – Тылмач кая?

– Миңа тылмач кирәкми, – диде илче.

– Яхшы, илче. Йомышың җиткер!

– Сезгә кенәз Всеволод мөрәҗәгать итә. Бүгенге һөҗүмдә яшь кенәз Изяслав каты яраланды. Кенәз сездән табиб сорый.

– Табиб кирәкме кенәзгә? Менә бит син аны, яу килә, җитмәсә, табибымны сорый, – диде, ачуын яшерергә теләп, Сәлим хан.

Хан, чынлап та, ачулы иде, азатларының кырылуын күрүе бик кыен иде аңа, кирмәндә камауда тору җиңел түгел, ә шул кирмәнне камап торучы кенәз аңардан ярдәм сорый. Шаккатмалы хәл иде. Әмма уйлана торгач, Сәлим хан сабырлана төште.

– Кенәзнең хәле авыр, – диде илче.

– Минем хәлем җиңелме? – диде хан, әмма шунда ук: – Табиб Антоний кайда?! – дип сорады.

Ул арада хан янына табибы килеп басты.

– Мин монда, олуг хан.

– Әйтче, табибым, Болгарга кенәзне мин чакырып китердемме, үзе килдеме? Әйе, хак әйтәсең, үзе килде. Шул хәлдә мин аңа игелек кылырга тиешме?!

– Изгелек җирдә ятмый, хан, – диде илче.

– Изгелек, әйе, әмма игелек кылган кешегә яманлык кылынса… – Сәлим хан әмир Илһамга таба борылды: – Хәл ит, углан. Ил-җирем сиңа каласы. Тик әүвәл әйтер сүзем тыңла: кенәзгә ышанмыйм, табиб Антонийны кире җибәрмәс. Яшь кенәз яралангандыр, орыш корбансыз булмый. Әйе, үзең хәл ит.

– Яхшы, атам. Табиб Антоний, җый әйберләрең! – дип боерды әмир Илһам.

Сәлим хан акрын гына атына атланды, сараена таба юнәлде. Ул тәмам арыган иде, тизрәк кайтып ханбикәсен күрәсе итте, аны күрсә, аз гына булса да, җаны тынычланыр сыман иде.

6

Всеволод кенәз рухи атасы Савваны тыңлады да, тыңламады да. Әмма ара-тирә колагына эленеп киткән атаның сүзләре йөрәгенә шырпы сыман кадалгандай булды. Руханилар кирмәнгә һөҗүм итүне көн-төн таләп итәләр иде. Кирмән дивары янында ятып калган сугышчыларының саны һаман ишәя бара, ә рухи атакайлар өчен алар гүя адәм балалары да, туганнар да түгел иде. Кенәз баштан ук Болгарга теләп яу чыкмаган иде, берничә кече кирмәнне алсалар да, болгар-татарлар монда нык тора, бер дә бирешергә теләмиләр иде.

Хан капкасына һөҗүм иткәндә, каты яраланган бертуган агасының угланы яшь кенәз Изяславның үлем белән тартышып, ыңгырашып ятуы, үзе белән алып килгән табибның яралы белән һични кыла алмавы кенәзне чарасыз итте. Ул белә иде: ханда даны-аты Ульдәмиргә җиткән табиб бар. Кенәз Сәлим ханга, табибын бирүен үтенеп, илче җибәрергә булды. Хан әллә бирә табибын, әллә юк, ә энесе җан тартыша, үлем белән көрәшә. Рухи атакайлар исә моны гүя күрмиләр дә, кенәзне һаман һөҗүмгә өндиләр иде.

– Илгә буш кул белән кайтсак, халык сине дә, безне дә кичермәс. Андрей кенәз көненә каласың киләме әллә?!

– Кичерер, – диде Всеволод кенәз. – Мин сугышчыларымны саклап калырга тырышам. Миңа һәр сугышчы кадерле.

– Сугышчы орышыр, даны сиңа калыр. Кенәзләргә дан тәхеттә утырып килми, орышларда килә, балакай. Һөҗүмең туктатырга ниятләгәнсең икән, ханга шарт куй: тынычлыкны алтынга сатып алсын!

Кенәз Всеволод, яңак итен чәйни-чәйни, чатыр ишегеннән болгар-татарлар кирмәненә карап торды, анда һөҗүмгә ташланган сугышчылар дулкын-дулкын булып кире чигенәләр иде, ә рухи атакайлар һаман корбан таләп итә. Әтәчләнеп, хан энесен Болгар тәхетенә утыртам дип килгән Янтак хан да әллә ни кыра алмый иде, күрәсең. Чапкыннары бу хәлне хәбәр итеп торалар иде. Мондый очракта мәрхүм абасы Андрей кенәз нишләр иде икән? Юк, ул тыңламас иде рухи аталарны, кысылмагыз минем эшемә, дияр иде. Хәер, шул башбаштаклыгы, байлар белән рухи атакайларны тыңламавы аркасында башынаҗиттеләр түгелме?.. Әмма Всеволод кенәз абасы Андрейның язмышын кабатламас, чөнки Владимир-Суздаль тәхете аңа артык кыйммәткә төште. Андрейның кенәзбикәсе Рокыя да, Всеволод кенәзнең Мариясе дә Болгар кызлары иде. Болар икесе ике анадан тусалар да, Андрей абасы белән яшь кенәз баҗайлар булып яшәделәр. Гомере буенча Рокыя-Екатерина Андрейның Болгарга яу баруын теләмәде, каршы булды. Ә кенәзнең байлары, тиуннары, рухи атакайлар көн-төн «яу-яу» дип тәкрарладылар.

Всеволод кенәз үткән хәлләр турында бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде. Ата ягыннан туган булган Андрей кенәзне кемнәр, кайда үтерәчәкләрен ул алдан белде. Белде, әмма ярдәмгә ташланмады, киресенчә, рухи атакайларга Андрей турында зарланды. Кыскасы, кенәз Всеволод рухи атакайларның теләген үтәде. Кайтарак хәлләрне искә төшерсәң – Всеволод туганы Андрейга үчле иде. Анасы Еленага Андрей көн күрсәтмәде. Ахыр килеп, Чехия короленең кызы кенәзбикә Елена, ике угланын алып, туган иленә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Анасы кенәз Андрейга карата һәрчак нәфрәт тотты, Всеволод бала чагы узган туган ягын оныта алмады, анасыннан яшереп, абасы Андрейга: «Минем туган илемә кайтасым килә», – дип, хат язды. Кенәз Андрей аңа: «Ростов тәхетенә утырырсың, кайт», – дип җавап бирде. Кайткач, ул аңа чынлап та Ростовны бирде һәм үз хатынының бертуганы Зөһрәгә өйләндерде. Зөһрәне чукындыргач, аңа Мария дип исем тактылар. Егерме яшендә Всеволод Ростов каласы кенәзе булган иде. Күп тә үтмәде, олуг кенәз дәрәҗәсенә иреште. Шушы еллар арасында Всеволод халык алдында шактый абруй казанды. Аны халык кына түгел, тиуннар, куштаннар, дружина җитәкчеләре дә, хәтта руханилар да хөрмәт итә башлады. Фәкать рухи атакай Савва гына аннан һаман да канәгать түгел иде. Рухи атакайларның күбесе Дунай буеннан килгән болгарлар иде. Шуның өчендер, ихтимал, Всеволод кенәз рухи атакайларны яратып бетермәде. Әмма бу хакта кыеп кына сүз әйтергә дә базмады. Аларны тыңлап, үзенчә эшләгән чаклары булса да, ахыр чиктә барыбер руханилар киңәшен тотты. Бүген менә, кардәше Изяслав җан тартышып ятканда, рухи атакайның үзенә басым ясавын бөтенләй дә ошатмады.

– Епископ Савва, безгә әлегә яхшы табиб кирәк, – диде ул коры гына.

– Сәлим ханда грек Антоний табиблык итә, сорат, бәлки, бирер!

– Сәлим хан моңа килешер дип уйлыйсызмы, атакай?

– Ханның табибын бирми хәле юк. Кирмән камауда, кеше түгел, кош та очып чыкмаслык.

– Ләкин Сәлим хан бер дә бирешергә җыенмый. Кичә әнә Хаҗи атлы угланы, корабчылар янына килеп, каравыл сугышчыларымны кырып киткән. Тубыкбай атлы баһадир һәр көн борчып тора. Өермәдәй килеп чыга да йөзләгән сугышчыны чәнчеп-чабып китеп бара. Куып җитеп орышыйм димә, гүя җил ала үзен. Сугышчылар сукрана, кырылып беткәнче китик, кенәз, диләр, атакай.

– Ханга илче җибәр! Табибын сорат! Соңыннан күз күрер, – диде атакай Савва һәм сүзе бетүен аңлатып кузгала башлады. – Безгә су юлларын уртак итәргә кирәк. Бөтен Рәсәй белән яу килеп, буш кул белән әйләнеп кайтырсыңмы? Һич югы, ханнан һәр һәлак булган сугышчың өчен бер алтын сора.

7

Сарайга кайтып кергәндә, Сәлим ханның башына янә бер уй килде. Әмир Илһам угланын илче итеп Всеволод кенәз янына чыгарса? Әйе, табиб Антоний белән үк?..

Зиһенен телеп үткән бу уеннан ул ханбикә янына кайтып кергәч тә арына алмады. Ахырдан барысын да ханбикәгә сөйләп бирде.

– Чыгар угланың, ханиям. Белеп кайтсын, ни тели кенәз?..

Сәлим хан бусагабашны чакырып алды, Илһам угланын дәштерде.

Икенче көнне таң беленер-беленмәс, Илһам углан белән табиб Антоний, кенәз Всеволод илчесенә ияреп, дошман ягына чыктылар. Чатыр ишеге янында олуг кенәз аларны үзе каршы алды.

Чатырга керү белән, табиб Антоний үз вазифасын үтәргә кереште. Кенәз Всеволод илче Илһам угланны икенче чатырга алып чыкты. Епископ Савва энәгә таккан җептәй аларга иярде.

– Урысча сүләшәсеңме? – дип сорады Всеволод, ниһаять.

– Сүләшәм, кенәз, – диде Илһам. – Хатыным Мария кенәз токымыннан, бераз өйрәтте.

– Илченең шартлары бардыр, кенәз, – диде атакай Савва.

– Бардыр, сорарым, – диде кенәз кырт кына.

Әмир Илһам сизеп алды: кенәз атакай Савваны өнәп бетерми, мәгәр, күрәсең, ансыз да яши алмыйдыр, юкса ияртеп йөрмәс иде. «Бер караганда, без якыннар ич. Син, кенәз, Болгар кияве, мин – Ульдәмир кияве. Ә менә орышабыз», – дип уйлады әмир Илһам, каш астыннан гына епископ Савваны күзәтеп.

– Йә, – диде кенәз, түмәренә җәелеп утыргач. – Ни тели Сәлим хан миннән? Мин беләм, ул китүемне телидер? Ләкин буш кул белән генә китәргә исәп тотмыйм, әмир Илһам. Минем батыр сугышчыларым күп тапкыр кирмәнгә һөҗүм итте, өч меңнән артык сугышчыны югалттым, Изяслав кенәз үлем белән тартышып ята. Димәк, иртәме-соңмы, мин барыбер кирмәнне алырмын, әмир Илһам.

– Ханның шарты бер, олуг кенәз, китүегезне үтенә. Болгарга яу килгән өчен генә түгел, эрзя-мукшы җирләрен талаган өчен дә хан сезгә рәнҗүледер.

– Юкка рәнҗемәсен хан, эрзя-мукшы җирләрен мин барыбер буйсындырырмын. Мөстәкыйль тормыш булмас аларга. Пуреш инде минем кул астымда, тиздән Пургасы да аягыма килеп егылыр. Кыскасы, әмир Илһам, һәлак булган һәр сугышчыма бер алтын биргәндә генә Всеволод кенәз Болгарны ташлап китәр.

– Мин олуг хан белән киңәшеп карармын, кенәз.

– Илче табиб Антонийны миндә калдыр, – диде Всеволод кенәз.

– Табиб ирекле адәмдер, кенәз. Тели икән, кала бирсен. Әмир буларак мин моңа үзем дә җавап бирә аламдыр. Инде безнең шартны тыңла, кенәз. Сиңа мәгълүм булса кирәк, ханның энесе, ягъни минем агам Мөхәммәтгалим бәк, Янтак хан даласына китеп, аның кызына өйләнә. Мөхәммәтгалим агам – элекке вакытта Болгар тәхетенә дәгъва тоткан адәмдер. Олуг хан бер шарт куйды: барлык гаскәрләрне алып киткәндә генә кенәзнең шарты үтәлер.

Кенәз Всеволод епископ Савва белән үзара киңәшеп алды. Ахры, әмир Илһамның шарты аларны шактый кыен хәлгә куйган иде, кенәз илчегә чатырдан чыгып торырга кушты, һәм гаҗәбе шул булды: бары тик кичке якта гына илчене чатырга чакырып алдылар.

– Әмир Илһам, – диде Всеволод кенәз, илче чатырга кереп, күрсәтелгән түмәргә утыруга. – Ханга да, сиңа да минем хөрмәтем зурдыр. Киңәшең тотып, бүген төнлә гаскәрем алып китәргә булдым. Хан табибы Антоний минем белән китәр. Алтынны хан казнабашы елга буена китерер. Без киңәштек-киңәштек тә, аталарыбыз кебек, төрки Болгары белән солых төзергә булдык. Инде җавабың көтәм, әмир Илһам. Ошбу солых битеген олуг ханга бирерсең.

– Ходай Тәгалә ярлыкый күрсен, мин ризамындыр, кенәз, – диде әмир Илһам һәм үзенә ияргән җансакчылары белән кирмәнгә юнәлде.

Шул ук төндә кәтиб Хафиз кенәз Всеволод битекчесе белән ике телдә дә солых шартларын яздылар. Солых битекләренә әүвәл Сәлим хан кул куйды, аннары шул ук төндә аны кенәзгә илттеләр. Бер нөсхәсен аңарда калдырып, ул кул куйган икенче нөсхәсен хан сараена алып кайттылар. Олуг кенәз белән олуг хан атаулы имзаларын салган солых битеген күрде дә ханбикә Зөбәрҗәт ире күкрәгенә капланып елап җибәрде. Сәлим ханның да күзләре яшь белән мөлдерәп тулган иде.

Әнә шулай урыс кенәзе Всеволод белән төрки Болгары ханы Сәлим тату яшәү һәм тыныч сәүдә итүгә солых төзеделәр.

Кенәз Всеволод үз сүзендә торды: шул төндә шау-шусыз гына калган гаскәре белән елгага таба кузгалды һәм иртәгесе көндә корабларына төялеп китеп барды. Әмир Илһам аңа өч мең тәңкә алтынны үзе илтеп бирде. Таң алдыннан гына кирмәнгә әйләнеп кайтты һәм атасы Сәлим ханга:

– Атам, сөенче, кенәз Всеволод гаскәрен корабларга төйи, – дигән хәбәрне җиткерде.

Сәлим хан башта Чирмешән буйларында яшеренеп йөргән Тубыкбай баһадирга чапкын җибәрде, урысларның камауны ташлап китүләре турында хәбәр итте, кирмән янында гаскәре белән Янтак ханның гына калуын искәртте һәм баһадирга ул хан ыстанын камарга кушты. Үзе исә, таң атып килгәндә, Саксин капкасы аша бар булган гаскәре белән чыгып, көтмәгәндә дала ханының ыстанын камап алды.

Бу яман хәлне соңгарак калып сизеп алган Янтак хан орышка ташлана, әмма көтелмәгән югалтуларга дучар була. Хәлнең асылын аңлап алган азатлары кайсы кай тарафка тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Әмма болгар-татарлар аларны тулганага алалар, чакырылмаган яуны турау, укка алу кичкә кадәр бара.

Сәлим хан сөрәнчеләре бертуктаусыз кычкырып торалар: «Болгар ханы бары тик энесе Мөхәммәтгалим бәк белән генә орышырга тели. Бәкне ташлап киткән азатмы, унбашмы, йөзбашмы – аңа ирек биреләчәк!» Шулай кычкыра торгач, Янтак ханның азатлары, ук-коралларын ташлап, әсир төшә башлыйлар. Янтак хан исә иң батыр азатлары белән камауны ерып качып китә. Тубыкбай баһадир азатлары аларны куа бара. Янтак хан киткәч, ике йөз азаты белән генә калган Мөхәммәтгалим бәк тә тулгананы ерып качарга омтыла. Әмма өлгерә алмый. Хан сөрәнчеләренең: «Бөек Болгар ханы Сәлим энесе белән орышырга тели. Кем җиңә, шул тәхеткә утырыр!» – дип кычкыруы, ниһаять, Мөхәммәтгалимгә дә барып ирешә. Азатларның күбесе, сөекле бәкләрен ташлап, хан ягына күчәләр. Бу хәлгә җан ачуы чыккан Мөхәммәтгалим бәк агасы ягына күчә башлаган азатларын укка ала. Әмма шунда ук аның ягына да уклар ява башлый. Мөхәммәтгалим бәк абасы белән орышырга ризалык бирергә мәҗбүр була. Көчле ягына авышырга өйрәнгән далаазатлары өер-өер Сәлим хан ягынакүченәләр. Мөхәммәтгалим янында җансакчылары гына кала. Мөхәммәтгалим бәк, ниһаять, нинди корал белән орышабыз, дип оран сала.

Сәлим хан сөңге сайлый.

Ул арада хан мәргәннәре Мөхәммәтгалимнең җансакчыларын аерып алалар. Ук очар арада, күзгә-күз каранып дияргә була, абасы белән энесе генә кала.

Сәлим хан үлемнән курыкмады. Белә иде, энесе Мөхәммәтгалим җиңгән хәлдә дә барыбер тәхеткә утыра алмас, аңа угланы әмир Илһам каршы төшәр, чөнки гаскәр аның кулында. Угланына ул хакта сөйләргә теләсә дә, Сәлим хан әйтми торырга ниятләде, чөнки ахыры шулай буласына иманы камил иде. Аннары батырга батыр чыкканда, сөңге сайлавының да хикмәте бар. Сәлим хан яшьтән үк сөңгене төз атты, шул ук вакытта кылычта да оста алышты. Ахыр чиктә барысы да Алла кулында иде. Әмма ханга бер нәрсә ачык: ул исән чакта Мөхәммәтгалим Болгар тәхетенә утырмаячак.

Мөхәммәтгалим бәкнең аты, җансакчыларын бүлеп алгач, ямансулап кешнәде. Бер көтүдә үскән, бер болында утлаган ишләреннән аерылуын сизүе идеме хайванның, бер Хода белә. Атының ямансулап кешнәвеннән Мөхәммәтгалимнең ачуы гына кайнады. Ул атына каты итеп сукты да абасына таба кузгалды.

Бер анадан тумасалар да, алар бертуганнар иде. Туган туганга кул күтәрү зур гөнаһтыр, әмма мөселман дөньясында да тәхет өчен булган бәхәсләрдә туган туганга каршы чыгу гадәткә әверелеп бара иде инде. Хәер, моның яман мисалын әүвәл башта мөселман хәлифәләре үзләре үк күрсәтте. Мөхәммәтгалим бәкнең абасына каршы чыгуы шул яман үрнәкләрнең дәвамы гына иде булса кирәк.

Ханның да, бәкнең дә башларында тимер очлым, терсәк-тезләренә каплагычлар куелган, өсләрендә исә кыска җиңле челтәрле тимер күлмәк. Шулай бердәй киенергә вә коралланырга сөйләшкәннәр диярсең.

Ярты юлга җитүгә, Мөхәммәтгалим атны туктатты, ук садагын салып ташлады, кылычын ычкындырып бер читкә ыргытты, кулына озын саплы сөңгесен алды. Абасы Сәлим ханның сөңгедә оста орышканын белә иде ул. Әмма төрки дөньяда борын-борын заманнан бирле, батырга батыр чыкканда, сөңге белән орышканнар. Мөхәммәтгалим бәк үз көченә үзе ышана һәм абасын җиңәсенә иманы камил иде.

Батырга батыр килә, кулларында сөңге. Юк, батырга батыр түгел, туганга – туган, ханга каршы бәк килә.

Азатларның барысы да тын алырга куркып туктап калган. Чөнки мондый хәлгә шаһит булганнар бик сирәк бит, ике батыр гына көрәшми ич.

Чаптырып килгән җайдан Мөхәммәтгалим бәк ни сәбәпледер атын кисәк кенә бора һәм берара бер урында таптана.

– Атның канын кыздыра, күр әле моны, – диләр күзәтүче азатлар бәкнең бу хәленә.

Сәлим хан атын куаламый, бер чама гына юырттырып, энесенә якынлаша. Энесен күптән күргәне юк, егерме еллар булыр. Гаҗәп, ул энесендә тәүге таныш чалымнар күрмәде, аңа таба гүя ят бер кеше килә иде. Яшь чагында Мөхәммәтгалим уктан оста атар, мәргән атын йөртер иде.

Кемдер:

– Сәлим хан җиңә, Сәлим хан җиңә! – дип кычкырды.

Әмма Сәлим хан берәүне дә ишетмәде, туганыннан башка берәүне дә күрмәде. Ара якынаюга, Мөхәммәтгалим бәк акыра-бакыра башлады, әйтерсең дию пәриенә каршы килә иде. Аның акыруыннан Сәлим хан курыкмады, ләкин сискәнеп куйгандай итте. Үз сөңгесенең энесе күкрәгенә кадалуын күз алдына китерде. Юк, ул аны үтерә алмый. Алар бертуганнар.

Сәлим хан бар көченә тезгенен уң якка тартты, атын борды да елгага таба китте. Ул ашыкмады. «Кусын, җитсен, кадасын», – дип уйлады. Абасының борылып кача башлавын күреп, Мөхәммәтгалим тагын да батырая төште, атын куалый-куалый, Сәлим хан артыннан чапты. Елгага җитәрәк кенә Сәлим хан атын энесенә таба борды һәм, сөңгесен күтәрә төшеп, аңа таба килә башлады. Ике ара күзгә күренеп якынайды. Мөхәммәтгалим бәк сөңгесен ыргытырга дип кизәнде. Шунда янә көтелмәгән бер хәл булды. Сәлим хан атын туктатты һәм сөңгесен җиргә кадады. Батырга батыр чыкканда гына түгел, гомумән, орыш кырында бу хәлне күрмәгән азатлар өзәңгеләренә баса төшеп үрелделәр. Азатлар тезмәсе буйлап: «Сәлим хан сөңгесен ташлады. Сәлим хан орышырга теләми», – дигән аһ-уһ узды.

Мөхәммәтгалим бәк туктамады, сөңгесен ташламады, ярсынган вә нәфрәтләнгән кыяфәттә ханга якынайды.

Абасының сөңгесен ташлавы, атын туктатып, үлемен көтүе аның ачуын гына чыгарды. Менә ул сөңгесен күтәрде, чак кына артка каерылды… Нәкъ шулчак зәһәр ук сызгырганы ишетелде һәм кан төсенә буялган каурыйлы ук Мөхәммәтгалим бәкнең аркасына килеп кадалды. Бәк, кинәт аркан ташлангандай, артка чайкалды, ул да түгел, сөңгесе-ние белән аттан ишелеп төште. Иясе егылуга, ат шып туктады, каерылып хуҗасына карады да рәнҗүле рәвештә кешнәп куйды.

Бу хәл Сәлим ханның төшендә түгел иде, ул барысын да үз күзе белән күрде, энесе Мөхәммәтгалимне, дала канунын бозып, җансакчыларының берсе укка алды.

– Кем? Кем укка алды бәкне?! – дип сорады Сәлим хан.

Ул инде үз хәленә кайткан, карашы белән туганын укка алучыны эзли иде. Берәү дә дәшмәде. Атасы янына әмир Илһам чаптырып килде.

– Атам, юкса ул сине сөңгегә алган булыр иде, – диде.

– Синме? – диде Сәлим хан. – Син алдыңмы укка?

– Мин түгел, атам. Мөхәммәтгалим бәкнең үз азатлары.

– Ук тамгалымы?

– Анысын тикшерербез, атам.

– Укка алучыны сарайга килтерерсең! – диде Сәлим хан һәм, атын куалый-куалый, кирмәнгә таба чапты.

Сараена кайтып кергәндә, хан башкача уйлый иде инде. Энесе Мөхәммәтгалим бәкне укка алмасалар, аның урынына орыш кырында ул ятып калган булыр иде. Хан хәтта күкрәгенә кадалган сөңгене күз алдына китерде һәм аңа янә курку килде. Ул тәхет бүлмәсенә узды, анда вәзире Камайны күреп, туктап калды.

– Син исәнме? – диде ул, тәмам аптырый калып.

– Исән, ханиям, мин аңа синең балдакны бирдем.

– Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды, вәзир, – диде Сәлим һәм, хәлсезләнеп, тәхетенә утырды. – Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды. Ә Янтак хан качып китте.