скачать книгу бесплатно
– Нигә бик кәефсез күренәсең? Чыраең да агарып киткән, гомер булмаганны, – дип каршы ала аны Шиһапов.
– Өченчекөн… Өрәңге яфрагы калынлыгындагы китабыңны бүләк иткән идең бит…
– Әллә укып та чыктыңмы?!
– Өлгереп булмады шул… Фатирны басканнар…
– Китчәле! Әйбер-караңа тимәгәннәрме?
– Шул инде… Синең китабың аркасында… Тәрәзәне ватып кергәннәр дә… Өстәлдә генә тора иде китабың…
– Бер минем китапны гына алганнармыни?! Тиражы аз шул аның, кибетләрдән табып булмый, – дип, Шиһапов канәгать елмая. – Бүтән нәрсәләреңә кагылмаганнардыр бит, алай булгач?..
– Вак-төякләрдән… магнитофон да телевизор кебек нәрсәләрне эләктереп чыкканнар инде, синең китапка ияртеп…
Тәмле ис
Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшләгәндә, Гарәф ага Шәрәфетдинов каршында һәммә язучы – Туфан Миңнуллиннан алып Камил Кәримовка кадәр – гел елмаеп кына, «әйе» дип, баш селкеп, тетрәп торалар иде. Каршы әйтеп кара – чыгасы китабың планнан төшә дә кала.
Бервакыт директор нәшрият коридорында Мөдәррис Әгъләмне күреп ала… Мөдәррис моның белән кыю гына килеп күрешә. Кәефе шәп, әзрәк шәраб та төшереп алган.
– Синнән, егет, тәмле ис килә бит… – ди аңа Гарәф ага, Пиночет кыяфәте чыгарып, шелтәле тавыш белән.
– Сездән гомер буе килә бит әле, мин бер сүз дә әйтмим! – дип, Мөдәррис горур гына китеп бара.
Нейтрон бомбасы
Егерменче гасырның сиксәненче елларында Американың нейтрон бомба ясавы турында күп сөйләнелә иде. Бу хәтәр бомбаның бернәрсәне дә җимермәве, тереклекне генә юк итүе хакында шомлы итеп сөйлиләр иде.
Бер әңгәмә вакытында Мөдәррис Әгъләм башын, гадәттәгечә, фәлсәфи кыегайтты да:
– Бездә нейтрон бомбасы күптән ясала бит инде, – дип, бөтен кешене аптыраулы хафага салды. Чыраена Эйнштейн чалымнары чыгарып сөйләп тә китте: – Бездә бик гади ясыйлар ул бомбаны. Җәйге июнь челләсендә, утыз биш градуслы эссе көннәрдә, бөтен илдә тупланган йөз меңнәрчә тонна итне бер җиргә китереп аударалар да таптый-таптый өяләр. Гаҗәп биек пирамида барлыкка килә. Эсседә ит пирамидасы сасый, бозыла башлый. Мыжлаган корт чыга. Бервакыт теге миллиардлаган кортлар итен-сөяген кимереп бетерәләр. Аннары кортлар, татар кебек, бер-берсен ашарга тотыналар. Соңыннан биниһая олы корт берьялгызы утырып кала. Менә шуны дәүләт комиссиясе вәкилләре, академиклар ак перчаткалы куллары белән тотып алалар да бомбаның очына шул кортны урнаштыралар. Менә шул була инде нейтрон бомбасы!
Мөдәррис Әгъләмнең бу «ачыш» ын юк-юкта искә төшереп, рәхәтләнеп бер көлеп ала торган идек…
Шундый бер көлү өянәге вакытында Мөдәррис үз ачышының асылын аңлатып бирергә мәҗбүр булды:
– Безнең ил планетаның иң күп җирен биләп торамы? Иң күп болыннар бездәме? Иң күп мал асраучы ил безме? Поездларга төяп, эшелон-эшелон ит җибәреп торабызмы Мәскәүгә? Ә нигә соң, алай булгач, кибет киштәләре буш. Шулкадәр итне бары тик мин әйткәнчә, нейтрон бомбасы ясап кына юк итәргә була. Башыгызны эшләтегез әзрәк, наданнар!
Тере даһи булсаң
Язучылар берлеге коридорына бер төркем әдип җыелган (1975 ел). Башын аксакалларча кыңгыр салып, бер җилкәсен фәлсәфи кыегайта төшеп, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сөйли:
– Да-а-а, җәмәгать! Үз күзләрем белән күрмәсәм ышанмаган булыр идем. Чынлап та, хәйран тамаша икән ул КамАЗ дигәнең. Бер цехында гына да тугыз мең кеше эшли бит. Андагы төгәллек! Төшке ашка звонок булуга, өч мең эшче уң якка, өч меңе сул якка чыга. Ике якта да зур-зур ашханәләр. Шулай итеп, тугыз мең эшче унбиш минут эчендә ашап та өлгерә.
«Кых!» итеп куйды борын эченнән Хәсән Сарьян һәм чүкелгән җиз тавыш белән Мөдәррисне бүлдерде:
– Өч меңе сул якка, өч меңе уң якка, дисеңме әле?
– Кирәк бит, җәмәгать. Тугыз мең эшчене берьюлы тиз генә ашатып чыгарырга нинди өлгерлек кирәк. Хәйран-тамаша икән анда! Звонок булуга… Өч меңе сул якка, өч меңе уң якка…
Хәсән Сарьянның өч тармаклы маңгай җыерчыгына тагын берәү килеп кушылды. Кырыс тавыш янә кабатланды:
– Калган өч меңе кая китә соң?!
– Үз күзең белән күрмичә, болай гына аңлатып булмый аны, егетләр! – дип, Мөдәррис тәмәке төтенен һәммәсенә дә тигез өрде. – Тугыз мең кешене сәгать механизмы кебек төгәллектә ашатып кара әле син! Өч меңе уң якка, өч меңе сул якка…
Мөдәррис Әгъләмовның бик ышанычлы әйтүенә карап, сул якка чыккан өч мең эшчегә уң якка чыккан өч мең эшчене кушкач, һичшиксез, тугыз мең була икәненә ышана язган иде инде башка әдипләр. Тик менә…
Тагын «кых!» итеп куйды бит әле Хәсән Сарьян. Маңгае белән борыны кушылган турыга күзлек ырмавын сыңар бармагы белән батырды да Мөдәрриснең җиңеннән ачу белән тартты:
– Калган өч мең эшче кая китә соң? – дим.
Мөдәрриснең фәрештәдәй җиңел гәүдәсе чайкалып куйды, һәм ул, яңа гына күргәндәй, Сарьянга аптырап карады:
– Бәй, син Сократның моннан өч мең ел элек туганын белми идеңмени? Үзең, китапханәм бар, дип мактанасың. «Сократ» дип, урыслар гына яза аны. Дөресе – Сукыр Ат. Моны белергә кирәк, җәмәгать! Мин аның дачасында ял иткән чакта…
– Юк, мин синнән теге өч мең эшче турында сорыйм! – диде Сарьян, өзгәләнеп.
Шулвакыт коридорда Белинский йөреше белән Мансур Вәлиев күренде. Иелеп, ул белдерү ябыштыра башлады. Игъланга «Бездә әдәбият бармы?» дип язылган иде.
КамАЗны барып күрмәгән мокытлар белән гәпләшүнең кызыксыз икәнен аңлап алган Мөдәррис дәррәү кузгалды.
– Югары очка кем бара, җәмәгать?
– Анда нәрсә бар соң? – диде Зөлфәт.
– «Дуслык» та бер сум егерме биш тиенлек әсәр саталар. Проза жанрыннан.
– Киттек! – диде Зөлфәт.
Коридордан, эре бөдрәләрен югары чөеп, драматургларча бәхетле елмаеп килүче Туфан Миңнуллин, читкә тайпылып, аларга чак юл сабып өлгерде.
– Да-а, малай, тере даһи булу кыен икән, – диде Мөдәррис. – Кая барсаң да таныйлар. Трамвайга килеп керәсең – пышылдау китә.
– Мин ни өчен җәяү йөри дип беләсең… – диде Зөлфәт.
– Да, малай, соңгарак калдык бугай без, – диде Мөдәррис.
– Нишләп, «Дуслык» кафесы әбәтсез эшли ич, – диде Зөлфәт.
Мөдәррис олпат карашын еракка төбәгән иде:
– Соңгардык… Тукай яшендә китәсе калган бу дөньядан, – дип, ул юка күкрәген тотып ютәлләп алды.
– Ә… аны әйтәсеңмени?! Мин үзем Пушкин яшен көтәм әле, – диде Зөлфәт.
Егерменче гасырның ике гиганты, шулай сөйләшә-сөйләшә, үзәк урамнан югары очка производство романы эчәргә дип менеп киттеләр.
Ә бу вакытта Хәсән Сарьян коридор буйлап әрле-бирле йөренә һәм КамАЗдагы өч мең эшченең ашарга чыккан арада кая китеп югалуы хакында баш вата иде.
Аңлашу
(И-и, ул чаклар)
Гәрәй Рәхим белән Мөдәррис Әгъләм урам чатында очрашалар. «О-оо, сине күрмәгәнгә…», «О-оо, туган, бер ел узгандыр…» – дип, бер-берсен күрми торуларына эчтән сөенеп, тыштан сагынган булып кыланышалар – шагыйрьләр гадәте…
– Кайларда йөрисең югалып? – ди Гәрәй Рәхим.
– «Шәһри Казан» га эшкә кердем бит, малай, – ди Мөдәррис.
– Бәрәч, мин дә шунда эшлим бит, – ди Гәрәй.
– Шулаймыни, ишетмәгән идем әле, кайчаннан эшли башладың? – ди Мөдәррис.
– Бер ел була инде эшли башлаганга, – ди Гәрәй Рәхим.
– Менә кызык, минем дә эшкә кергәнгә байтак булды инде, – ди Мөдәррис, – нишләп бер дә күренмисең соң син?
– Өйләнеп йөрдем әле соңгы арада, яшь хатынга, – ди Гәрәй.
– Мин дә яңа гына өйләндем бит, вакытлыча, – ди Мөдәррис Әгъләм.
– Син кайсы бүлектә эшлисең? – ди Гәрәй.
– Әдәбият-сәнгать бүлегендә, – ди Мөдәррис.
– Бәрәч, мин шул бүлекнең мөдире бит! Нишләп сине бер дә очратканым юк икән?..
– Син төшкә кадәр генә киләсең мәллә? Шулайдыр. Мин бит кичке якта эшлим. Шимбә, якшәмбедән кала, дүшәмбе белән сишәмбене санамаганда, җомга көнне ял итәм.
– Нишләп алай? – ди Гәрәй.
– Синең бер дә гарәп илләрендә булганың юкмыни? Хәзер теләсә нинди урам этен хаҗга алып баралар. Анда мөселманнар кинәнеп ял итәләр, – ди Мөдәррис.
Шулчак, битенә кунган черкине куарга дип, Гәрәй кулын күтәрә. «Чукынырга, ахры, моның исәбе», – дип уйлап өлгергән Мөдәррис:
– Онытып торам икән, мөселман түгел бит әле син, безнең янда гына – Гәрәй, Казанны чыгып китүгә, Гөргөригә әйләнәсең бит… Христианнарга эшләргә дә эшләргә, туган, – дип, ул башын Мәккә ягына кыйшайтып китеп бара.
Гәрәй аны кычкырып туктатырга тели:
– Мин – бүлек мөдире. Син миңа буйсынырга тиеш! Бүген үк эштә бул!
Мөдәррис, борылып карамыйча, сүзен җилкә аша гына тәмәке төтене белән бергә бөрки:
– Мин буйсынырдай бәндә җирдә тумаган әле!
Чын хан табылса
Мөсәгыйт Хәбибуллинның татар ханнары династиясе турындагы язмасы «Мирас» журналында басылып чыга. Һәр ханның яшәгән елы, туган-үлгән көне минутына чаклы шулкадәр төгәллек белән бирелгән ки, исең-акылың китәрлек.
Бу язманы укыганнан соң, шагыйрь Ркаил Зәйдулла башын чайкап торган да:
– Алла, төгәл дә язган бит Мөсәгыйт ага, архивлардан чын хан документлары табылса, арага кыстырырлык та урын калмаган, – дип куя.
Шәп чакларың бар иде
Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Мансур Шиһаповка шагыйрь Рөстәм Мингалим кергән дә, карлыкканрак тавыш белән:
– Синең, Мансур әфәнде, театр директоры булып эшләгән шәп чакларың бар иде. Кабинетыңа кергәч, кайсын салыйм дип, өстәлгә коньяк, ак аракы утыртыр идең дә, күпме салыйм дип, күзгә генә карап торыр идең, – дигән.
Мансур Шиһапов болай дип җавап биргән:
– Ул чакта син дә бит, Рөстәм дус, Мәскәүдә укып йөри идең. «Министр-мазар булып кайтмагае бу», – дип уйлаганмындыр инде. Кем белгән аны, язучы булып кына каласыңны…
Сагынган
Җырчы Рафаэль Сәхәбиев белән Язучылар берлегендә төш вакытында очраштык. Ул бер айдан артык ил буенча гастрольләрдә йөреп кайтты. Сагындырган. Бильярд уйнаштырган булып, Разил Вәлиевнең эш сәгате беткәнен көтеп тордык та кичке бишләрдә Бауман урамындагы кафега җыелышып кердек. Сөйләшәбез. Көлешәбез. Рафаэль гадәтенчә без ишетмәгән анекдотларны сибеп кенә тора.
Сәгать сигезләр тулганда, Рафаэлебез кинәт моңсуланып калды. Кайтырга иде бит, дип кыбырсый башлады.
– Син нәрсә, хатының танымас, болай иртә кайтып керсәң, – дип, без аны битәрләргә тотындык.
Ул, кыенсынып кына, «ашыгуының» сәбәбен аңлатып бирде:
– Кече малайны ишегалдында уйный тор дип калдырган идем… Садикка илтмә, әти, диде дә… Бер ай күрмәгән бит… Малай сагынган… – диде.
Мин яздым
Язучылар белән Яшел үзән районында чыгышлар ясап йөрибез. Бер авылга килеп төшкәч, безне бер әбигә фатирга урнаштырдылар. Җил капканы шыгырдатып ачып керүгә, чирәмле ишегалдында безне хуҗабикә:
– Сез, улларым, артистлармы, әллә язучылармы? – дип каршы алды. Безнең белән бердәнбер артист Рафаэль Сәхәбиев иде, ул алгарак чыкты да:
– Җазучылар, апа, – диде. – Гариф Ахуновның «Хәзинә» романын укыганыгыз бардыр бит?
– Әйе-әйе, укыдым, үскәнем.
– Менә шул романны мин яздым бит инде, апа җаным.
– И-и, шулаймыни, бик рәхмәт инде үзеңә.
– «Война и мир» романын укыганыгыз бармы, апа?
– Ишеткәнем бар, әйе.
– Толстойның ул романын да мин яздым бит, апа җаным.
– Булыр-булыр, малаҗис, – дип, хуҗабикә Рафаэльнең иңеннән сөеп куйды.