banner banner banner
Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)
Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

– Ацу китереп, ыцкыр төшереп торма, апаңның хален төшенеп кать!..

Ул арада Баязит чәй китереп өлгерә. Чатнап ярылган тавыш чыгарып, борынын тартып куя. Бусы – хәзергә соңгы аккорд… Әтисе яза башлап, тынлык урнашкач, ул бу ләззәттән мәхрүм булып торачак.

Менә өйдә тынлык урнаша. Ркаил Зәйдулла кәгазьне алдына шудыруга, саллы бармаклары арасында тыпырчынган каләм сулышсыз-күндәм хәлгә кала. Ркаил, дөньяны сөзәргә җыенган шикелле, үҗәт маңгай астыннан төбәлеп, стенадагы мөһим ноктаны табып ала.

Тәшвишле мизгел бу!

Тын кал, дөнья! Ркаил Зәйдулла язу яза!

Зөлфәт

Күңеленә илһам килеп, менә хәзер язарга икәнен сизенгән Зөлфәт, кулына кәгазь-каләм алуны сузар өчен, ни генә уйлап чыгармый: чүп савытын түгеп керә, турникта баштүбән асылынып тора, савыт-саба юып ала, яңа киемне өнәмәгәнгә күрә, өр-яңа костюмын, салып таптап, киярлек хәлгә китерә, форточкадан очып кергән чебенне ярты сәгать куып йөри, китап шкафыннан тузан эзли башлый һәм шул чакта… көтеп-көтеп тә тәкате калмаган Шигырь аның башына ишелеп төшә.

Лепкәсен чокып…

Фәүзия Бәйрәмова башта намаз укып ала. Коръән аятенең бер-берсенә моңлы үрелеп барган сүзләреннән давыллы җанына тынычлык иңдергәннән соң, ана телебезгә күчеп, Ходайдан түземлек, илһам чыганагы иңдерүен сорап, үзе генә белгән доганы укый. Нефертити, Клеопатра, Сөембикәләрдән килгән хакими дәртне – хикмәтле җенне – койрыгыннан эләктереп ала.

Ул, беркемгә охшамаганча, идәнгә тезләнеп, аяклары өстенә утырып яза. Шаһәдәт бармагының үткен тырнагы белән лепкәсен чокып яза. Вакыт-вакыт, онытылып китеп, баш миенә дә кереп чыккалый. Лепкә туры канап, кутырлап беткәндә, әсәре инде төгәлләнгән була.

Кайчан бәреләчәк?

Бер төркем язучы кавеме Ркаил Зәйдулланың тәмәке тартканына төтендәш булып гәпләшеп тора.

– Ишеттегезме әле: безнең галактика, коточкыч зур тизлек белән очып барып, Андромеда галактикасына килеп бәреләчәк икән? – ди Рамил Ханна- нов.

Моны ишеткәч, Ркаил Зәйдулла иреннәре арасыннан ялкау гына чыгып килгән төтен боҗрасын селтәп төшерә дә тел очыннан сүгенеп куя:

– Блин… Мин йорт төзергә тотынгач кына!

Аннары, бөтен гаеп синдә дигән сыман, Рамилгә өнәмичә генә карап:

– Синеңчә, кайчан килеп бәреләчәк инде?

– Минемчә түгел, галимнәр әйтүенчә – дүрт миллиард елдан соң.

Ркаил Зәйдулла шаркылдамыйча гына көлеп куя:

– Алай булгач, төзеп өлгертәм икән әле…

* * *

– Мин яшьтән үк астрономия белән кызыксына идем, – дип, Рамил Ханнанов тагын ниндидер шөбһәле хәбәр әйтергә җыена. Шулчак Ләбиб Лерон:

– Без яшьлектә астрономия белән түгел, күбрәк гастрономия белән кызыксына идек шул. Кайчан ачыла, кайчан сатыла башлый…

Гимн авторлары

(Сергей Михалковтан)

Советлар Союзы Гимны сүзләрен һәм музыкасын язарга бәйге игълан ителгәч, дистәләрчә шагыйрьләр арасыннан нәкъ менә шушы ике шагыйрь – Сергей Михалков белән Эль-Регистан (Уреклян) бергә язган сүзләр Политбюро әгъзаларының күңеленә хуш килә. Баштагы нөсхәсендә аның «Нас вырастил Сталин – избранник народа» дигән юллар да була. Шагыйрьләрне Кремльгә чакырталар. Менә шул текстның кайбер юлларын үзгәртергә, өстәмә бер куплет язарга тәкъдим итәләр.

Бервакыт Сергей Михалковны фронтта чакта командующийга чакырталар. Бик ашыгыч рәвештә Ворошиловка шалтыратырга кирәк икән. Тоташтыралар. «Иптәш Сталин белергә кушты: икенче куплетның икенче юлында тыныш билгесен алыштырырга мөмкинме?» – ди К. Ворошилов.

Ә инде гимн, кабул ителеп, Зур театрда башкарылганнан соң, партия һәм дәүләт җитәкчеләрен кунак бүлмәсенә чакыралар. Өстәл башында Сталин бер ягына Михалковны, икенче ягына Эль-Регистанны утырта.

– Нинди милләттән Сез? – дип сорый Сталин Эль-Регистаннан.

– Әрмән.

– Ә нигә Эль-Регистан? Кемгә буйсынасыз: мөфтигәме, католикоскамы?

– Католикоска, иптәш Сталин.

– Ә мин мөфтигә дип уйлаган идем.

Шуннан соң Эль-Регистан, рөхсәт сорап, тост әйтергә баса:

– Мин безнең белән гимн сүзләрен камилләштерүдә ярдәм иткән кешеләр – иптәш Ворошилов, иптәш Молотов һәм тагын иптәш Сталин хөрмәтенә тост күтәрергә тәкъдим итәм, – ди.

Щербаков кырыс кына әйтеп куя:

– Менә кемнән башларга иде сүзне…

Акланырга тотынган Эль-Регистанны бүлдереп, Сталин шаһәдәт бармагын күтәрә:

– Реплика мөмкинме? – ди. – Чеховның бер купец турында хикәясе бар. Храм төзелешенә иң күп акчаны ул бирә, ә газетада аны исемлекнең иң азагына куеп чыгаралар. Купец үпкәли. Мин купец түгел… дәвам итегез, иптәш Регистан.

Тост арты тост әйтелә, бокаллар күтәрелә тора. Сталин тагын, Михалков ягына борылып:

– Һәр тосттан соң төбенә кадәр эчү мәҗбүри түгел, алайса, Сезнең белән сөйләшү кызыксыз булачак. Кыенсынмагыз. Без нахалларны яратмыйбыз, кыюсызларны да өнәмибез.

Бераздан Сталин янә, Михалковка борылып:

– Сез тотлыгып сөйләшәсез икән. Молотов та шулай иде, мин әйткәч тотлыкмый башлады, – ди.

Тау Мөхәммәд янына килмәсә…

(Аршак Тер-Маркарьяннан)

Никита Хрущёв АКШка визиты вакытында үзе белән бер төркем журналистларны һәм язучылардан бердәнбер Михаил Шолоховны ала. Мактанасы килеп, Кеннедига болай ди:

– Без синең белән ике бөек держава башлыклары. Менә безнең арада атаклы язучы Михаил Шолохов бар. Сезнең Хемингуэй белән безнең Шолоховны якыннан таныштырырга иде бит, – ди.

– Бик шәп булыр иде дә… гафу итәсез, минем хакимлек иҗат кешеләренә кагылмый шул, – ди Кеннеди. Үз илендә чикләнмәгән хакимлеккә күнеккән Хрущёв аптырап кала, әмма барыбер үз сүзен итә:

– Үткен күзле егетләреңнән таптырып китерт үзен, – ди.

Күпмедер вакыттан соң Ак йорттан шундый хәбәр алына: Кубада яшәп яткан Хемингуэй болай дигән, имеш: «АКШ Президентыннан башка да, рәхәтләнеп, урыс язучысы белән виски эчә алам. Тик хәзергә вакытым тыгыз чак, өстәл янында язып утырам…»

Америкадан әйләнеп кайтканнан соң, бу сәфәрдә катнашкан ун журналист һәм дә Шолоховка Ленин премиясе бирелә. Шолохов: «Мондый футбол командасында катнаша алмыйм», – дип, Мәскәү Кремлендә бүләк бирү тантанасына бармый кала.

Атаклы Дон казагы яшәгән Вёшенская станицасына Илбашының үзенә барырга туры килә.

Димәк…

Партия өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев гаҗәеп оста оратор иде. («Оратор» сүзе, Батулла әйтүенчә, «өрә тор» сүзеннән чыккан.) Бигрәк тә ул, язучы-әдипләр каршында чыгыш ясаганда, җәелеп китеп, әдәбият теориясенә кереп батып, соңында исә җиңеп чыккан сыман, үз-үзен ышандыра ала иде. Мәһабәт гәүдәсе белән трибуна артыннан калкынып, бармагын түшәмгә пистолет итеп төбәп, «Почему?!» дигән сүзеннән туктап калган чакта… «У» авазы, бармак очыннан атылып чыгып, түшәмгә бәрелә дә… дәһшәтле пауза урнаша. Шул мәлдә кайбер мүкләк язучыларның, Гамил Афзал әйтмешли, «җаны үкчәсенә китә».

Табеев гадәтенчә Нурихан Фәттах исемен телгә алмыйча калмый иде. Моның күптәнге сәбәбе бар. Кайчандыр ул, Нурихан Фәттахны кабинетына китертергә ниятләп, машинасын җибәрткән. Казан читендәге Чыңгыз посёлогында үз кулы белән төзегән йортта яшәгән Нурихан ага: «Йомышы булса, Табеев үзе килсен!» – дип, «Волга» ны капка төбеннән борып җибәргән. Республиканың хан дәрәҗәсендәге хуҗасы моны бик авыр кичергән, күрәсең.