banner banner banner
Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)
Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


– Плагиат диләр аны, дөрес булса, шигырьләрен үзеннән чыгарып язмый икән.

– Кит аннан! Гайбәт сөйләмә!

– Шулай, туган. Үзеннән чыгармый икән шигырьләрне. Колагына пышылдаганны гына язып бара икән. Кем дип… Пәйгамбәрләр пышылдаганны…

Гәп

(Әхәт Гаффар белән әңгәмә)

– Туктале, тукта! Әгәр тау Мөхәммәд янына килмәсә, Мөхәммәд тау янына килә, дисеңме? Уйлап карыйк әле. Тау килми дә килми инде Мөхәммәд янына, бу һәркемгә билгеле. Тау килмәгәч, әлбәттә, Мөхәммәд үзе аның янына бара. Монда нинди хикмәт бар инде, җә?!

– Нигә, әйбәт әйтелгән бит.

– Сүз ике зурлык турында бара: берсе – тау, икенчесе – Мөхәммәд.

– Чагыштыру аша җиңел аңлашыла ул. Әйтик, Сибгат Хәким Чыңгыз Айтматов янына бармаса, Чыңгыз Айтматов Сибгат ага янына үзе килә.

– Алар бит икесе дә глыба! Таулар!.. Мисалың уңышлы түгел.

– Алай булгач… Әгәр Зөлфәт Мөдәррис Әгъләмов янына килмәсә, Мөдәррис Әгъләмов Зөлфәт янына килә.

– Алар бит икесе дә изге. Пәйгамбәрләр! Чагыштыру объектының берсе тау булсын.

– Мөхәммәд пәйгамбәр гел Рөстәм Мингалимгә охшагандыр кебек тоела миңа.

– Мөхәммәд тәмәке тартмаган.

– Филтерлене дәме?

– Күңеле йомшак кеше, гадәттә, каты тәмәке тарта. Шушы Мәскәүдә укымаган язучы белән сөйләшүдән дә авыр нәрсә юк.

– Суң, Мөхәммәд пәйгамбәр башы белән тау янына бара бит. Менә шуны аңлата инде канатлы сүз. Син үзең!..

– Аңла… тау бит Мөхәммәдтән биегрәк. Ә бу әйтемдә нәрсә?! Әгәр Туфан Миңнуллин Камил Кәримов кабинетына кермәсә, Камил Кәримов үзе Туфан Миңнуллин кабинетына керә. Шулай, әлбәттә. Кая барасың! Күз алдына китер әле: председатель өстәл почмагындагы кнопкага имән бармагы белән басуга, чалбарлы секретарь кыз ыспай корпусын боргалап килеп керә һәм шунда ук Камил Кәримовны чакырырга чыгып та китә. Камил Кәримовның үзеннән бер карышка озынрак шагыйрә белән сөйләшеп утырган чагы була, ул, аңардан гафу үтенеп (4 ел культура институтында уку нәтиҗәсе), өстәл артыннан дәррәү куба да председатель кабинетының катлы-катлы ишекләрен бәреп ача-яба (Шәле кайнарлыгы) килеп тә керә. Менә шулай. Мөхәммәднең тау каршына баруы кебек үк инде ул Камилнең председатель кабинетына килеп керүе. Моның нәрсәсенә шаккатасың? Шик тә юк, эш белән кергән уңайдан Камил Кәримов фатир һәм башка гозерләрен дә әйтеп өлгерергә, Никарагуа вакыйгаларына да кагылып алырга мөмкин. Шәле суы күп сөйләшү куәсенә тозны шактый җибәргән. Беләсең микән, Шәле авылы мең дә биш йөз хуҗалыктан тора бит. Хикмәтле як! Бүтән авылларда өй түбәсен гадәттә акка, яшелгә, сарыга буйыйлар. Ә Шәледә… бөтен өй түбәләре дә җете кызылга манылган. Ишеткәнең бардыр: Испаниядә тореадорлар, үгезне котырту өчен, кызыл материя тотып чыгалар. Кызылга күркә дә кабарына һәм «ачкыч бәйләме» шалтырата башлый. Фикерем шул: Шәле кайнарлыгы әнә шул кызыл түбәләрдән килә Камил Кәримовка. Анысы дөрес… Туфан Миңнуллин артык җәелеп китәргә ирек бирмәс аңа (стиль башка…). Димәк, әлеге әйтем халык арасына бөтенләй ялгыш мәгънәдә кереп киткән.

Киресен әйтеп карыйк әле, бөтенләй башка яктан ачылып китәчәк. Тыңла син, Мәскәүдә укымаганың күренеп тора, тыңлый белү культурасына өйрәнергә кирәк. Гариф Ахуновтан үрнәк ал әнә, кешене ул тирәңдә уңлы-суллы йөреп-йөреп тә тыңлый белә… Әйтеп карыйк әле киресен: «Әгәр Мөхәммәд тау янына килмәсә, тау үзе Мөхәммәд янына килә». Сизәсеңме, мәгънә ничек тирәнәя: Мөхәммәд каршына тау үзе килә!

– Кызык. Димәк, тормышта болай: әгәр берәр студенты Мөхәммәт Мәһдиев янына килмәсә, Мөхәммәт Мәһдиев үзе студент янына бара.

– Тагын аңламадың! Чагыштыру объектларың төгәл түгел. Язуыңда да сизелә ул синең. Пляжда кызынып ятучы хатын-кызны яңа күннән тегелгән камыт белән чагыштырасың. Беренчедән, Мөхәммәт Мәһдиевне тау дип уйлыйсың икән, бездә һәр язучының үзен тау белән чагыштыру хокукы чикләнмәгән, ә студентны инде… кем-кем, пәйгамбәр белән…

– Димәк, киресе болай: әгәр Камил Кәримов председатель кабинетына кермәсә, председатель үзе Камил Кәримов кабинетына керә булып чыга.

– Бу очракта инде чагыштыру объектлары икенче күренеш ала: беренче объект бөтенләй төшеп кала, икенче объект, Мәскәүчә әйтсәк, превращается в величину. «Дедукция» дигән терминны беләсеңме? Логикадан Зәет Мәҗитовта укыдыңмы әле син? Э-һе… Шулай итеп, Мөхәммәд шундый көчкә ия ки, хәтта тау булып тау үзе аның каршына килә. Моннан соң шулай язарга кирәк халыкның бу хикмәтле сүзен.

– Кызык…

– Әйбәт кеше син үзең. Соңгы елларда әйбәт кешеләр Союзга күпләп керделәр. Кешеләргә әйбәт булып күренә белү – бер талант ул. Әмма күп көч, түземлек сорый. Галимнәр исәпләп чыгарганнар: бик кәефсез чагыңда да, үзеңне көчләп һәм табигый хәлгә җиткереп, начальник каршында бер елмаюың 17 бит проза язарга киткән илһамны ала, диләр.

Әйбәт кешеләр талантсыз була, дип әйтергә җыенмыйм мин. Гәрәй Рәхимне рәнҗетәсем килми. Бервакыт шулай, әйбәтлек турында сөйләшкәндә, Гәрәй үзе дә: «Әллә миңа әзрәк усаллашырга микән?» – дигән иде. «Булмый, Гәрәй, – диделәр аңа, – никадәр усаллансаң да, шутка дип караячаклар, барыбер ышандыра алмаячаксың», – диделәр аңа. Шуннан соң Гәрәй Рәхим, авыр сулап: «Ярый инде, алай булгач, элеккечә калырга туры килер», – дигән иде. Әйбәтлек кирәк анысы… Мин бу очракта Мирсәй ага Әмир әйткән «мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык» турында әйтәм. Тыйнак кешегә тәнкыйть тә, җитәкчеләр дә сүз әйтә алмый бит. Хәтта трамвайда билетсыз эләксә, контролёрлар да тыйнак кешегә штраф сала алмый. Ә ул һаман тыйнак кына яза бирә, тыйнак кына китап чыгара һәм «әйе» дип кенә йөрергә хөкем ителә… Ә «юк» дигән каршы фикерләре эчендә җыела барып, җыела барып… Тартырга бармы синең? «Дымок» мыни, рәхмәт, андыйны тартмыйм.

– Кызык…

– Мәскәүдә укымаган кешегә һәммә нәрсә дә кызык инде.

– Анда укымаганлыгым каян сизелә соң минем?

– Разил Вәлиев әйтмешли, «Татмебель» дә эшләнгән ботинкаңнан.

– Шул гынамы?

– Гына түгел шул. Дедукцияне әйттем бит, логиканы Хатип Госманда укыдыңмы әле син? Э-һе… Акыл физзарядкасы ясап ал әле. Әйтик, син көн дә, иелеп, кримләнгән тупас башлы ботинкаңның шнурын бәйлисең, шулай бит?! Көн дә. Ә информация баш миенә күзләр аша керә. Баш һәм аяк икесе дә бәйләнештә. Чөнки алар икесе дә гәүдәнең соңгы нокталарын тәшкил итәләр. Аерма тик шунда гына: аякның башы бар, әмма башның аягы юк…

– Кызык…

– «Литературная газета» ның соңгы битен укыштыргалаштыргалыйсыңмы? Анда әлеге дә баягы әйтемне бөтенләй яңача яздылар бит.

– Ничек итеп?

– «Әгәр тау Мөхәммәд янына килмәсә, Мөхәммәд аны җир белән тигезли» дип.

– Бусы… Бусы, туган, у-пас-ныы!..

– Курыкма, мин сиңа тимәм…

– Син үзең дә тыйнак кеше бит. Кыланасың гына.

– Талантсыз димәкче буласыңмы?

– Гафу ит, әйбәт димәкче идем.

– Мементо мори!

Исемдә икән чикләвек

Яшь шагыйрь чагында Хәйдәр Гайнетдинов «Ялкын» журналында, куш бит тутырып, шигырьләр бәйләме чыгара. Сөенечен уртаклашырга дип, туганы Илһам Шакиров янына китә. Журналны ачып карый Илһам Шакиров, укыган сыман итә, көрсенеп куя, күзләрен челт-челт йомгалый да өстәлгә ташлый.

– Тукай булган. Такташ булган. Туфан, Хәким… Ә монда… Гай-нет-ди-нов! Кит-кит, кит, күземә күрсәтмә, энекәш. Гай-нет-ди-нов дигән шагыйрь була димени?!

Хәйдәр бу вакыйганы Язучылар берлегенең пропаганда бюросында бик уфтанып сөйләп утырды. Эльс Гаделев, аның хәленә керергә теләп, бәрхет тавыш белән, дикторларча сабыр гына:

– Чынлап та, фамилияң бик үк уңышлы түгел икән шул, егетем, – диде. – Бәлки, әтиеңнең исемен алырсың фамилия итеп… Шагыйрь кешегә килешә ул. Әтиеңнең исеме ничек әле?

Хәйдәр Гайнетдинов, теше сызлаган сыман, чыраен сытыбрак:

– Гайфетдин, – диде.

– Озынрак икән шул… Атаңның исеме дә бармый. Исемнең хикмәте бар аның… Менә син Тукай урынына Хуҗиәхмәтов дигән фамилияне куй – тарала да төшә… Менә мин үзем дә… Өч Сибгат Хәкимлек шигырьләрем бар югыйсә, чыгармый торам… Ник дисәң, фамилиям «гад» дигән тамырдан ясалган. – Тәмәкесен тартып бетергәндә, Эльс Гаделевнең йөзе яктырды: – Башка килми тора икән! Коткарып була сине, егетем! Туган авылының исемен псевдоним итеп алган шагыйрьләр дә әдәбият тарихында байтак бит. Әйтик: Укмасый, Чокрый, Утыз Имәни… Синең авылыңның исеме ничек?

Хәйдәр өметсез кыяфәт белән башын аска иде дә:

– Дүртмунча шул… – диде.

Бу исемне ишеткәч, Эльс Гаделевнең мул авызы ачылып, көләргә дә, еларга да белмичә чарасыз калды. Аның инде юатыр сүзе калмаган иде бугай.

– И-и, бу яктан да бәхетең юк икән, егетем… Авыл кырыегызда берәр тау юкмы?

– Бар, Чабак тау бар…

– Хәйдәр Чабаклы… Бу да бармый. Бигрәкләр дә бәхетсез икәнсең шул.

Әмма ничек кенә булса да шагыйрьне коткарырга кирәк иде. Уйлаша торгач, юлы табылды. Фамилияне бөтенләй кыркып ташларга дигән фикергә килделәр. Ә нигә, бер дә гөнаһ түгел, Зөлфәт яза бит әле, Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә фамилиясен искә төшергән кеше юк.

Шулай итеп… Хәйдәр фамилиясен ташлады һәм… шигырь язмый башлады.

Ни бит…

Илдар Юзеев белән җырчы Рафаэль Сәхәбиев урамнан баралар икән. Каршыларына композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп чыккан. Күрешкәч, ул, Сәхәбиевнең җиңеннән тотып:

– Ниме?.. Ни бит син, чукынчык! Бик нитеп тордылар әле сине радиода. Мин дә ниттем. Минем теге нине нитәрсең инде. Нитмә, яме! Нитеп бетергәч, миңа нитәрсең дә… Нитеп нитәрбез. Тизрәк нитәргә иде бит! – дигән.

– Ярар. Ниткәчтеннән нитәрмен, Зиннур абый, – дигән Рафаэль Сәхәбиев.

Икесе генә калгач, Илдар Юзеев:

– Ни хакында сөйләштегез сез, Рафаэль, берни аңламадым? – дигән.

– Бик гади ул, Илдар абый. Аңа бераз күнегергә генә кирәк. Зиннур Гыйбадуллин: «Хәлләрең әйбәтме? Шәп җырчы бит син, чукынчык! Бик мактап тордылар әле сине радиода. Мин дә макташтым. Минем теге җырны өйрәнерсең инде. Сузма, яме! Өйрәнеп бетергәч, миңа шалтыратырсың да… очрашып алырбыз. Радиога тизрәк яздырырга иде бит!» – диде. Ә мин: «Ярар, өйрәнгәч хәбәр итәрмен, Зиннур абый», – дип җавап бирдем, – дип шәрехләп чыккан Рафаэль Сәхәбиев.

– Кызык бу, – дип, баш чайкап куйган Илдар Юзеев, – өч сүз белән никадәр мәгънә… Хәер, егерме биш сүз белән калын роман язучылар бар безнең язучылар арасында да…

* * *

Бер тарафтарак яшәгәнлектән, Илдар Юзеев белән композитор Зиннур Гыйбадуллин күпер төбендәге азык-төлек кибетендә очрашкалыйлар икән. Бу кибеттә йөк ташучы булып телсезләр эшли. Берсеннән-берсе таза, чибәр егетләр. Алар, Зиннур Гыйбадуллинны күрүгә, елмая-елмая килеп, аны уратып алалар. Ә тегесе, егетләрнең җилкәсеннән кага-кага, нидер сөйли башлый. Авызын очлайта, башын селкеп куя, кашын сикертә, бот чаба, аягын күтәреп ала, йодрыгы белән маңгаена суга, күзен кыса, бармакларын көзән җыергандагы кебек селкетә – егетләр исә бөгелеп-бөгелеп көләләр, рәхәтләнәләр генә.

Беркөнне Илдар Юзеев ярты сәгать буе кәнфиткә чират тора. Зиннур Гыйбадуллин исә ярты сәгать буе теге егетләр белән бер читтә тавышсыз гына сөйләшә. Әлеге дә баягы бөтен әгъзаларын хәрәкәттә тота.

Соңыннан Илдар Юзеев аңардан:

– Шулкадәр озак ни сөйләдең, син аларның телен беләсеңмени? – дип сораган.

– Ни бит, – дигән Зиннур Гыйбадуллин. – Ниткән бит инде… Нитәм дә… Нитәләр… Нигә нитмәсеннәр, мин бит ни!..

Берни аңламаган Илдар Юзеев:

– Зиннур, миңа да шул кул-аякларың белән телсезләр телендә генә сөйлә әле, – дигән.

Каз

Моннан күп еллар элек Илдар Юзеевның «Ялкын» журналында эшләгән чагы. Язучы Габделхәй Сабитов белән алар бер бүлмәдә утыралар. Яңа ел алдыннан Габделхәйгә туган ягы Минзәләдән каз китерергә тиешләр икән. Көнгә чыкса, гел каз турында сөйләп, тәмам алҗытып бетерә бу.

Аптырагач, Илдар Юзеев күрше кабинетка керә дә, хәйләсен сөйләп, машинистка кызны котырта. Тегесе, урамга чыгып, Сабитовка шалтырата. Самими авыл кызы булып сөйләшә.

– Әлү, Габделхәй абыймы? Исәнмесез… Минзәләдән сезгә каз җибәргәннәр иде. И-и, анда кереп тормыйм инде, язучы абыйлардан оялам. Үзегез генә чыгып алыгыз, мин хәзер нәшрият янына килеп җитәм…

Габделхәй Сабитов тизрәк атыла-бәрелә чыгып йөгерә. Ишектән аның «каз» дигән сүзе генә яңгырап кала.

Кырык градуслы салкында, нәшрият каршында арлы-бирле йөреп, Габделхәй Сабитов каз көтә, бичара. Каз да юк, авылдан кыз да юк…

Ә Илдар Юзеев коридордан килгән бер язучыны тәрәзә буена алып килә, хәлне аңлата, каз көтеп туңудан бөрешкән Габделхәй Сабитовны күзәтеп, егылып-егылып көлешәләр.

Кырык градуслы салкында юка борынын өшетеп, ниһаять, Габделхәй Сабитов редакциягә казсыз гына кереп килә.

Шушы хәлдән соң атна-ун көн үтә микән, Илдар Юзеевны телефонга чакыралар.

– Әлү, Илдар абый, исәнмесез, анда язучы абыйлар янына кереп тормыйм инде, оялам. Яңавылдан мин, бик симез каз алып килгән идем…

– Кызыгыз да, казыгыз да кадалып китегез! Берни дә кирәкми! – дип, Илдар Юзеев телефон трубкасын атып бәрә.

Бераздан бүлмәгә Габделхәй Сабитов кайтып керә. «Әһә, мине шаяртырга җыенганыеңмы, булмас, туган, Илдар Юзеевны алай тиз генә алдый алмассың, Башкортстанда туып үскән без…» – дип, эчтән генә елмаеп, бүлмәдәшенә вәкарь белән генә карап йөри ул.

Шул елны Илдар Юзеев туган ягы Яңавылга Сабан туена кайта.

Мәйданда аңа бик чибәр бер кыз килә дә:

– И-и Илдар абый, бик рәнҗедем әле сезгә. Кыш көне сезгә, күчтәнәч булсын дип, шундый симез каз алып барган идем Казанга, ә сез телефоннан да сөйләшергә теләмәдегез, – ди.

Илдар Юзеев кызга карап, казны күз алдына китереп өнсез кала. Шуннан бирле ул кыз, әй… каз мәсьәләсендә җитди уйлана һәм, күпмедер ел үткәч, «Кыр казлары артыннан» исемле пьеса яза.

Кызыклы очрашу

Илдар Юзеев Язучылар берлегеннән «Казан утлары» журналына телефоннан шалтырата. Телефонны Тәүфыйк Әйди ала.

– Тәүфыйк, коллективыгызга әйт: иртәгә чит ил язучылары белән очрашу була. Сәгать уникегә килсеннәр, җыелышып.

– Нинди язучылар, кайсы илдән? – ди Тәүфыйк, сулышына кабып. Ул елларда чит илдән язучылар килеп төшү кибеттә кара уылдык сату кебек гайре табигый хәл иде.

– Язып ал, – ди Юзеев. – Бирма дигән илдән. Шагыйрь Шатаг Фидәр, икенчесе – прозаик Ташар Имазин.

Бөтен дөнья язучыларын белеп бетерергә кызыккан Әйди:

– Минем китапханәмдә Шатаг Фидәрнең дә, Ташар Имазинның да китаплары юк шикелле, кызганыч, – ди.

– Менә хәзер булыр.

Бераздан «Казан утлары» ннан берәм-берәм шалтырата башлыйлар.

– Очрашуны соңгаракка күчереп булмыймы, төшке аш вакыты бит, – ди Рәдиф Гаташ.