banner banner banner
Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар
Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

скачать книгу бесплатно

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар
Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров

Әкият телендә сөйләшә торган Әхәт Гаффарның Сызламык тешле, Төкле Туралы, Туңгак балыклы әкиятләре, Нәфрәт белән Мәкерне җиңгән Шагыйрьле, Сөембикәле пьесасы, Бәхтизар атлы бабасы кочагында иркәләнеп үскән Каюм атлы малай турында хикәяләр шәлкеме дисеңме – барысы да әлеге китапка тупланган. Китапны кайсы битеннән башлап укысаң да ярый: йөрәк тибешен ишетеп, әнисен тапкан Колын турындагы әкияттән дә, бер алмалы алмагач төбенә җиде алма китереп салган Азамат белән Илһам турындагы хикәядән дә, дустын ташлап качкан Юныс турындагысыннан да. Аннары дусларга, энекәш-сеңелкәшләргә дә сөйләргә ярый.

Әхәт Гаффар

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Гаффаров Г. Г., 2016

* * *

Казан

Татарстан китап нәшрияты

2016

УДК 821.512.145-3-93

ББК 84(2Рос=Тат)-4

Г26

Гаффар, Г. Г.

Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар / Әхәт Гаффар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 127 б.

ISBN 978-5-298-03161-5

УДК 821.512.145-3-93

ББК 84(2Рос=Тат)-4

ISBN 978-5-298-03161-5

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Гаффаров Г. Г., 2016

Әни йөрәге

(Әкиятләр)

Төш

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Төш. Моның беркая да, беркемгә дә кермәгән төше юк икән. Бу ишек шакылдатмыйча, тәрәзә пыяласын чиртмичә, морҗадан төшмичә, юрган читен ачмыйча, мендәр астына шуышмыйча гына керә дә, кергән урындагылар йоклап туйгач, моның хакында бөтенесе, чыр-чу килеп:

– Керде дә, тик алай түгел, болай ул, – дип, әйбәт кергәнен – начарга, ә ялган кергәнен дөрескә юрыйлар да баралар икән.

Төш моңа бик аптырап, бик йөдәп, бик үпкәләп, бик ачуланып беткән. Уйлаган-уйлаган да, уйлый торгач, ул «Бүтән беркемнең дә төшенә кермим!» дигән уйга килгән.

И-и, менә шуннан соң әллә нәрсәләр булырга тотынган, ди, инде. Төш бишектәге бәбинең әнисеннән сөт соравы булып кермәгән; чыпчыкка үз оясындагы күкәйдә «чык-чык» дип кычкырып торган баласы булып кермәгән; иртәгә мунча ягам әле дип ниятләгән бер әбигә морҗага кар тулганы, бөтен мунчаны төтен басасы булып кермәгән; космонавтка, күктән төшкәч, Җиргә аяк басасы чирәм булып кермәгән; умырзая чәчәгенә язгы кар астындагы тәмле су булып кермәгән; тәрәзә пыяласына канат каккан күбәләк булып кермәгән; җәнлек-кошлар бакчасында чыр-чу килеп уйнаган маймыл малай-кызларына банан булып кермәгән. И-и, саный китсәң, бик күп инде.

Төш беркая кермәгән – бетте-китте. Юк.

Шулай итә-итә, Төш беркемгә дә, бернәрсәгә дә кермәгән. Төннәр кап-караңгыга әйләнгән, бар дөнья тып-тын калган. Һичкем һичнәрсәне күрмәгән, һичкем һичкемне ишетмәгән.

Малайлар кулын ян-якка җәйгән көйгә текә ярдан суга чуммый, кызлар салават күперенең теге ягындагы җиләкле тау итәгенә тырыс тотып бармый, әбиләр көрән чикләвек җыярга беркемне ияртми, бәп-бәләкәй бер колын иртәнге томан баскан болында әнкәсенең үзенә чакырып кешнәвен ишетми, поездлар үзләре барасы чуен юлларыннан адаша – тагын әллә нәрсәләр бернишләмәскә тотынган, ди, инде менә.

Ә тып-тыныч кына йоклап яткан Төшнең төшенә менә шушыларның һәммәсе керә дә тора. Ул төнлә кинәт, капылт, тиз генә уянып киткән дә, авыз-тешен чистарткач, кулын-битен әйбәтләп югач, йоп-йомшак сөлгесенә сөртенгәч, барча үпкә-сапкаларын, ачу килгәннәрен оныткан да, тиз тотып, үз эшенә керешкән, ди.

Дөм караңгы төн яктырып киткән, бөтен дөнья матурдан да матуррак төсләр, әйбәттән дә әйбәтрәк эшләр, моңлыдан да моңлырак авазлар, татлыдан да татлырак исләр, яхшыдан да яхшырак сүзләр, гамәлләр белән мөлдерәмә тулган да куйган, ди.

Йокыга кергән Төш әнә шундый бик әйбәт була ул.

Шырпы

Яшәгән, ди, бер Шырпы. Дәртле, эчке ялкын белән тулы, ди, бу. Бүтәннәрдә очкын кабызырга омтылып торган. Ул башка шырпыларны салкынлыкта, тик торуда гаепләгән, аларда очкын уятырга теләгән.

Һәм үз теләгенә ирешкән бит: шырпы тартмасыннан бер чеметем көл генә калган.

Яшел кар, шәмәхә үлән, зәңгәр сыер, ак сөт

Яшәгән, ди, яшел кар. Ул кызыл җиргә яуган. Кызыл җир агарган.

Яшел кар явып беткәч, сары болыт килеп чыккан. Сары болыттан көрән яңгыр яуган. Көрән яңгыр ак җирне каралткан. Кара җирне шәмәхә үлән каплаган. Шәмәхә үләнгә зәңгәр сыер килгән. Зәңгәр сыер шәмәхә үләнне ашаган да ак сөт җыйган.

Кызыл җирдә көрән яңгыр үстергән шәмәхә үләнне ашаган зәңгәр сыер ак сөтне каян җыйган?

Ә, тагын ак кар да яшәгән бит әле. Ул кара җиргә яуган. Җир агарган. Зәңгәр болыт килгән. Ул көмеш яңгыр сипкән. Көмеш яңгыр яшел үлән үстергән. Яшел үләнне кара сыер ашаган. Кара сыер ак сөт җыйган.

Менә шул.

Кое суы

Яшәгән, ди, бер коеда чип-чиста Су. Тирәндә генә, төптә генә җыелып яту аны туйдырган. Берзаманны аның өскә менәсе, тузан белән уйныйсы килгән. Тырыша торгач, Кое суы мөлдерәмә килеш өскә менеп җиткән. Менеп җиткән дә, ди, җиргә түгелгән дә, ди. Шуннан соң чип-чиста Кое суы былчыракка, пычракка әйләнгән.

Шуңа күрә кирәк-кирәкмәскә аннан-моннан сикереп төшмәскә, үз урыныңны белебрәк торырга кирәк.

Кырмыскалар өе

Яшәгән, ди, бер урман халкы. Чутсыз-сансыз, бихисап күп икән болар. Саный белсәң дә, исәбенә-хисабына чыгарлык түгел, ди. Ә укый алмасаң, исемнәрен белмисең дә белмисең инде. Ә сез укый беләсез бит. Шулай булгач, исемнәрен сезгә дә әйтәм. Аларны кырмыскалар дип йөрткәннәр.

Берзаманны аларның өйләре тузган, ди. Түбәсеннән яңгыр үтә башлаган. Тәрәзә, ишек ярыкларыннан ыжгырып суык җилләр керә икән.

Шулай булгач, яңа өй салырга кирәк бит инде, әйеме?

Җәй җитеп, күбәләкләр оча башлагач, күкеләр кычкыргач, кырмыскалар, ниһаять, өй салырга керешкән. Идәненә туфрак ташып җәйгәннәр, бүлмә стеналарын ылыс энәләреннән, үлән сабакларыннан өйгәннәр, түшәмгә агач кайрылары тезгәннәр, түбәгә яфрак япканнар. Җәй буена бик тырышып эшләгәннәр, ди, болар.

Менә бервакыт өй салынып беткән. Би-ик зур булган ул. Ун катлы, ди! Лифтлары йөзгә җиткән. Ишекләре – мең, тәрәзәләре миллион икән.

Бу йортның бер фатирын Кыркамыс исемле кырмыска малаеның әти-әнисенә биргәннәр. Бер бүлмәдә аның Мыскырка исемле әнкәсе белән Мыскакыр исемле әтисе торган. Икенчесендә Мыксырка исемле әбисе белән Ыркысмак исемле бабасы яшәгән. Өченчесен Камыскыр исемле сеңлесе белән Кымаскыр исемле апасына биргәннәр. Дүртенчесенә Кармыска исемле абыйсы һәм Кымыскар исемле энесе белән Кыркамыс үзе урнашкан.

Кырмыскаларның яңа йорты менә нинди иркен булган, ди, имеш. Андый зур йортта авызыңны ачып йөрсәң, шундук адашасың, белдеңме? Ышанмасаң, кырмыска балаларыннан үзең барып сора. Алар үз бүлмәләрен көчкә-көчкә эзләп табалар икән. Чөнки малайлар караңгы төшкәнче урамда туп типкән, ә кызлар өйле уйнаган. Ун катлы, йөз лифтлы, мең ишекле, миллион тәрәзәле өйдә үз фатирыңны табуы җиңел түгел шул. Кайвакытларда кырмыска балалары адашып беткәннәр. Ә адашкач сине тапсыннар өчен еларга кирәк. Елагач, күз яше чыга. Кырмыска балалары елый-елый үз йортларын юешләп бетергәннәр. Елагач, тавыш та чыга бит әле. Ә тавыш чыккач, җил куба. Кырмыскаларның яңа өйләре дымланган, түбәсеннән яңгыр үткән, ярыкларыннан суык кергән, бүлмәләрендә җил уйнап йөргән. Шулай итеп, боларның йортлары тәмам эштән чыгып беткән.

Шуңа күрә, бүтән адашып еламас өчен, кырмыска балалары, көз җиткәч, тезелешеп мәктәпкә укырга киткәннәр. Ә укыган кеше ун катлы, йөз лифтлы, мең ишекле, миллион тәрәзәле өйдә генә түгел, урманда да адашмый инде ул.

Койрык

Яшәгән, ди, бер тычкан малае. Моның исеме Пи-пи икән. Әлеге тычкан малае Пи-пи көннәрдән бер көнне бакчада шалкан табып алган. Теге шалканның койрыгы бар икән. Ул койрык бик озын, матур, сыгылмалы булган.

Пи-пи:

– Менә ичмаса бу койрык дисәң дә койрык! Мондый койрыгым булса, мин бөтен тычкан малайларыннан уздырыр идем. Минеке шикелле койрык бүтән беркемдә дә булмас иде! – дигән.

Тычкан малае үз койрыгын ташлаган да, аның урынына шалкан койрыгын тагып, урамга чыккан. И-и, бу яңа койрыгы белән мактана, ди, инде! Койрыгын чыбыркы шикелле шарт та шорт китереп уңга да селки, сулга да селки икән.

Башка тычкан малайлары аннан:

– Мондый тәмле исле койрыкны каян алдың? – дип сораганнар.

– Бу тәмле исле койрык түгел, бу – иң яхшы койрык! – дип, Пи-пи өйләренә кайтып киткән дә кояш чыкканда йокларга яткан.

Тагын бер төн җиткәч, Пи-пи уянып киткән. Уянгач ашыйсы килгән. Шунда борынына шалкан исе килеп кергән. Караса, янында гына бик тәмле шалкан койрыгы ятканын күреп алган. Түзмәгән, шул койрыкны бик рәхәтләнеп тамагы туйганчы ашаган да ашаган.

Бервакыт караса! Шалкан койрыгы да юкка чыккан, үз койрыгы да калмаган, ди.

Баллы Кузгалак

Яшәгән, ди, бер Кузгалак. Ул бик әче икән. Аны ашаганда, бала-чаганың йөзләре чытыла, күзләре кысыла, телләре әчетә, ди.

Ә Кузгалак балаларның йөзләре чытылуын, күзләре кысылуын, телләре әчетүен бер дә теләмәгән.

Шуннан соң Кузгалак баллыга әйләнгән. Баллы Кузгалакны балалар бик яраткан. Аны ашаганда, аларның йөзләре елмайган, күзләре елтыраган, телләре тәмлеләнгән.

Хәзер баллы Кузгалакны чәйгә дә салып эчәләр икән, ди, аны бик яраталар, тансыклыйлар, үз итәләр икән, ди.

Тәмле телле, баллы телле, сөйкемле холык-фигыльле булсаң, сине дә шулай яратырлар әле.

Юынмый торган Балык

Яшәгән, ди, бер Балык. Ул бер дә юынырга яратмаган. Юынмагач, бите дә каралган, колагы да каралган, муены да каралган, койрыгы да каралган. Әнисе юындыра башласа, кычкырып-кычкырып, акырып-бакырып елый икән бу. Имеш, әле күзенә сабын керә, әле борынына су керә! Шулай итеп, бер дә юынмыйча йөри, ди. Ашар алдыннан канатларын юмаган, йоклар алдыннан койрыгын юмаган. Юынмагач, аның танырлыгы да калмаган. Танырлыгы да калмагач, әлеге Балык адашкан. Ә адашкач, кем, нәрсә икәне дә билгесез, ди. Балыкның ни-нәрсә икәнен беркем белмәгән.

Шулай итеп, юынырга яратмаган Балык бөтенләй югалган, әллә кая йөзгән дә киткән.

Кая дисеңме? Мунчага. Юынып чыгарга. Аннан соң ятып йокларга кирәк инде. Ә-ә-әй…

Мүкләк Сыер

Яшәгән, ди, бер Сыер. Аның мөгезе булмаган. Мөгезсез килеш ул сарыкка охшаган. Сарыкка охшагач, юаш булган. Юаш булгач, ул куян булган. Куян булгач, куркак дигән сүз. Куркак булгач, ул качкан. Качкач, аны таба алмаганнар. Таба алмагач, ул югалган. Әйтерсең аны җир йоткан.

Сыер кая киткән?

Сыер югалган. Югалгач, аны таба алмаганнар. Таба алмагач, ул качкан. Качкач, куркак булган. Куркак булгач, ул куян икән. Куян булгач, ул юаш, ди. Юаш булгач, ул сарыкка охшаган. Сарыкка охшагач, ул мөгезсез икән. Ә мөгезсез булгач, Сыер нишләсен соң?

Базарга мөгез сатып алырга китсен. Шулай бит, әйеме?

Туңгак Балык

Яшәгән, ди, тагын бер Балык. Җәй көне аңа бик рәхәт булган. Җылы көнне тирән суда йөзгән, суык көннәрдә сай суда йөзгән. Кыш җиткәч кенә хәлләре мөшкелләнгән. Балык туңа башлаган. Ә җылынып була торган сай суны боз каплап бетергән!

Бу Балык: «Мин туңам бит, инде ничек җылыныйм икән?» – дип уйлаган. Бик озак уйлап йөзә торгач, ничек җылынырга икәнен барыбер уйлап тапкан бит.

Ничек итеп дисеңме? Уйла әле, уйла, Балык ничек итеп җылынды икән?

Белмисеңмени? Ярый инде, үзем әйтәм. Ул калын боз юрганын ябына икән дә рәхәтләнеп йокыга китә икән. Ә калын юрган ябынып йоклаганда туңмыйлар бит, әйеме?

Түшәм белән Идән

Яшәгән, ди, ап-ак, чип-чиста Түшәм. Берзаманны ул болай дип уйлаган: «Идәнгә рәхәт. Ята да ята, бер эше юк. Идән урынына төшеп карыйм әле, эленеп торуы авыр ул».

Ап-ак, чип-чиста Түшәм үзенең дусты Идәнгә:

– Әйдә урыннарыбызны алмашабыз. Син өстән аска карап ятарсың, ә мин астан өскә карап ятармын, – дигән.

Идән аңа:

– Әйдә, – дигән.

Идән белән Түшәм урыннарын алмашканнар. Идән Түшәм урынына менгән, Түшәм Идән урынына төшкән. Берзаманны өстәге Идән астагы Түшәмгә караса, Түшәм тапталып, кап-кара булып беткән, ди.

Таган

Яшәгән, ди, бер Таган. Сәгатьләр буена, көннәр буена, атналар буена, айлар буена, еллар буена балаларны атындыра-атындыра ул бик арып-талып беткән, ди.

Таган:

– Сәгатьләр буена, көннәр буена, атналар буена, айлар буена, еллар буена балаларны атындыра-атындыра мин бик йончыдым, минем дә ял итәсем килә, – дигән.

Шуннан соң ул балаларны атындырудан туктаган. Сәгатьләр буена, көннәр буена, атналар буена, айлар буена, еллар буена тик кенә тора да тора икән. Шулай тора торгач, ул күгәргән. Хәзер җил искән саен, Таган, балаларны сагынып, чыгыр-чыгыр, чыгыр-чыгыр килә-килә елый да елый, ди.

Кыңгырау чәчәкләре

Яшәгән, ди, бер колын. Ул Йолдызкай атлы икән. Ә әнкәсенең исеме Чуаралма булган.

Көннәрдән бер көнне Йолдызкайның әнисе Чуаралманың туган көне килеп җиткән. Туган көн җиткәч, котларга кирәк бит инде.