banner banner banner
Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар
Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

скачать книгу бесплатно

Шуннан соң Сәгать яңача йөрергә тотынган. Тик барыбер барасы җиренә җитешми, ди. Аннары инде кушаяклап чабарга керешкән. Чаба икән, чаба икән бу – бер Йолдыз бу якта кала, икенче Йолдыз теге якта кала. Бераздан Күк йөзе пыран-заран килеп беткән.

И ул тузан купкан, ди, җил кузгалган, буза чыккан, ди. Буталыш, аптыраш, саташу, куркыныч – тагын әллә ниләр килеп беткән. Кыскасы, бөтен Күк җисемнәре карурманга эләккән шикелле адашып-саташып беткән.

Ә Сәгать, үзенең телләрен этнеке шикелле салындырып, һаман йөгерә дә йөгерә, чаба да чаба икән. Җир шарының әйләнүенә иярәм дә, куып җитеп, узып китәм дип. Тотарсың аны, бар! Җир шарының эше бик күп ич ул: аның иртән иртүк әтәчләрне эшкә җибәрәсе бар. Ул синең Сәгатеңә карап торамыни! Җир шары керфек какканчы, күз ачып йомганчы утыз өч чакрым юл үтеп әйләнә. Аңа Айны чыгарырга, аннары батырырга, Кояшны күтәрергә, Таңны аттырырга, чәчәкләрнең күзен ачтырырга, җиләкләрне, алмаларны, миләшләрне, гөмбәләрне өлгертергә кирәк. Эше муеннан. Җир шары синең Сәгатеңнең үзе артыннан куарга чыкканын көтеп ятсынмыни? Җыен ялкау, иренчәк, хөрәсән шикелле йокы симертеп, ие!

Ә бу вакытта кушаяклап чабып арып беткәч, әле Тургайга, әле Тәкәрлеккә, әле Тилгәнгә атланып очкан, Җир шарын узам да китәм дип, үз телләрен уңнан сулга әйләндерергә керешкән Сәгать нишләгән?

Бернишләмәгән: арыган да туктап калган. Бүтән кая барсын инде. Бераз хәл алып торган да әүвәлгечә сулдан уңга таба атлап киткән. Ипләп кенә, сабыр гына итеп, ашыкмыйча, үз көенчә генә.

– Минем әле бишекләр тирбәтәсем, кичке сигезләрдәме, тугызлардамы бала-чаганы йокларга яткырасым, аларның әти-әниләренә, әби-бабайларына, абый-энеләренә, апа-сеңелләренә ял бирәсем бар бит, – дип.

Менә шулай. Вакытны уздырып китәм, бар нәрсәне туздырып атам, бөтенесен тетәм дә салам дип артык кылану, ашкыну, түземсезләнү, сабырсызлану кемгә хаҗәт ул? Кире бару, киреләнү җүнлегә илтми.

Сәгать шикелле белеп йөрсәң генә әйбәт була.

Ат белән Арба

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Ат. Аның кушаматы Баһбай булган, ди. Шундый да тәрбияле, күндәм, йомшак, тыңлаучан булган, ди, инде бу. Кайчан эндәшсәләр дә, дәшмәсәләр дә, һич карышмастан арба тәртәсе, чана үрәчәсе арасына чигенә-чигенә керә дә баса икән. Муенына камыт кидерсәләр дә килешкән, йөзен йөгәнләсәләр дә бирешкән, авызлык каптырсалар да азмаган, дуга кайтарсалар да каелган, ыңгырчак салсалар да ыңгырашмаган, аркалыкларында да арыкмаган, түшлекләгәндә дә өшәнмәгән, эшләя сузылганда да бөрешкән, дилбегә элгәндә дә бил бөккән, чыбыркы күрсәтмәгәндә дә чыгымчыламаган, тибәрсәләр дә типмәгән, сызгырсалар да сыздырып узган, кыздырсалар да кызган, арбасына ни төясәләр дә төянгән, чанасына ни салсалар да басылган.

Шулай итеп, нишләтсәләр дә эшләгән дә эшләгән.

Яхшы. Бер дә бер көнне сызылып-сызылып алсу Таң аткан, ди. Баһбай яшел үлән күшәгән дә алдындагы агач тәпәннән уртлап-гортлап су эчкән, телен өстән аска, уңнан сулга айкый-чайкый, тоз түмгәген ялаган, тәпәндәге суда үз йөзенең чагылышына карап алгач, дагалы тоягы белән ут ялкыннарына да тиңсез озын ялын ян-якка тарап салган, берәм-берәм һәр тоягын карап чыккан, су шарламасыдай ташып, күз керфекләредәй күккә ашып торган койрыгын барлаган да: