скачать книгу бесплатно
Ә котлар өчен бүләк кирәк. Йолдызкай, әнкәсен туган көне белән котларга нинди бүләк алып кайтыйм икән дип, и уйлаган да уйлаган, ди.
Озак кына уйлана торгач, ул: «Чәчәктән дә яхшысы булмас», – дигән.
Йолдызкайның әнкәсе Чуаралма бигрәк тә шәмәхә төсендәге кыңгырау чәчәкләрен ярата икән. Муенындагы җиз кыңгыравы да, яңгырларда шәмәхәләнеп, шул чәчәккә охшап тора, ди. Ул аны матурлык өчен генә түгел, ә бәлки колынкае адашканда шул кыңгырау тавышына килсен дип асып йөрткән.
Шулай итеп, Йолдызкай үз әнкәсенең туган көненә бүләккә атап, кыңгырау чәчәкләре җыярга чыгып киткән.
Кыңгырау чәчәкләре болында үскән. Ә болын елганың аргы ягында, ди. Йолдызкай әллә кайдагы күперне эзләп йөрмәгән. Елганы йөзеп кенә чыккан да бик күп итеп фирүзә, шәмәхә кыңгырау чәчәкләрен җыйган. Җыйган чәчкәләре колынның кочагына көчкә-көчкә сыйган инде менә.
Йолдызкай үз өенә кайтырга чыккан. Кочагындагы кыңгырау чәчәкләре аның атлаган көенә чең дә чең, зең дә зең, челтер дә челтер килеп барган. Колынкай түзмәгән, ул чәчәкләр көенә кушылып, үзе дә җырлап җибәргән:
Иһа-һа, миһа-һа!
Бүген әни туган көн.
Әниләрнең туган көне –
Чәчәкләр күп булган көн, –
дип.
Кайта торгач, ул әлеге дә баягы елга янына килеп җиткән. Йолдызкайның үзе җыйган чәчәкләрне әнисенә тизрәк-тизрәк бүләк итәсе килгән. Шуңа күрә ул күперне эзләп йөрмәгән, елганы туп-туры йөзеп чыгарга уйлаган. Чәчәкләрне башына куеп, суга кергән дә йөзеп киткән. Йөзә икән, йөзә икән, йөзә икән бу… Йөзә торгач, арый башлаган. Арый башлагач, бата башлаган. Бата башлагач, кычкыра башлаган.
Тик аны беркем ишетмәгән. Чөнки су буенда беркем булмаган. Җыйган чәчәкләрен ташласа, ул батмас, җиңелрәк йөзәр дә китәр иде анысы. Ә ул: «Әниемнең туган көненә кыңгырау чәчәкләремне алып кайта алмасам, бик күңелсез булыр инде», – дип уйлаган.
Шул чакны әлеге су буена зәңгәр канатлы бер Күбәләк килеп чыккан. Ул, гадәтенчә, елганың аргы ягында үскән кыңгырау чәчәкләргә кунып, баллы су эчәргә теләгән булган. Караса, суда бер кочак кыңгырау чәчәкләре бәйләме йөзеп бара икән. Күбәләк озын-озак уйлап тормаган, канатларын ки-и-иң иттереп җәеп җибәргән дә, әлеге чәчәкләрне күтәреп алып, югарыга күтәрелгән. Шулай итеп, зәңгәр канатлы Күбәләк шәмәхә кыңгырау чәчәкләрен яр буена чыгарып куйган. Ә Йолдызкай шул чәчәкләргә ябышып тотынган булган икән. Күбәләк кыңгырау чәчәкләре белән бергә нәни колынны да елгадан йолып җиргә чыгарып бастырган.
– Рәхмәт яусын сиңа, зәңгәр канатлы Күбәләк! Син коткарып калмасаң, бүген минем әнием Чуаралма туган көнсез кала иде бит, – дигән колынкай. Ул бер чәчәкне Күбәләкнең чәченә кыстырган да, кушаяклап чабып, өйләренә кайтып киткән.
Аның әнкәсенең туган көненә, зәп-зәңгәр канатлы кызын ияртеп, теге Күбәләк тә килгән.
Туң Күчән
Яшәгән, ди, бер Күчән. Ул бик туңгак булган. Яз көне орлыктан борнап җир өстенә чыгуга, туңа башлаган. Моның борыны да күренми. Борыны күренмәсә дә, төренә дә төренә, ди, яфракларны катлап-катлап өстенә яба да яба икән.
Өсте-өстенә ябына, төренә торгач, туң Күчән Кәбестәгә әйләнгән, ди.
Суалчан кунакка бара
Яшәгән, ди, бер Суалчан.
Көннәрдән бер көнне Яңгыр аны үзенә кунакка дәшкән. Суалчан бик озаклап җыенгач, Яңгыр янына кунакка киткән. Бик, би-и-ик, би-и-и-и-ик озак барган, ди, бу. Барган да барган. Һич тә ашыкмаган. Тамчы да ашыкмаган. Барып җитсә, ни күрсен: Яңгыр моны көтә-көтә Карга әйләнгән.
– Кунакка кем янына барсаң да ярый. Кар, син мине кунак ит, – дигән Суалчан.
Ләкин Кар аңа ишеген ачмаган.
Суалчан, ач килеш, сузыла-сузыла кайтып киткән.
Кунакка тиз барырга кирәк шул. Югыйсә көтә-көтә хуҗаның шулпасы куерып бетә.
Баскыч белән Ачкыч
Яшәгән, ди, бер Баскыч. Аның Ачкыч буласы килгән. Ачкыч булгач, ул барлык ишекләрне ачып бетергән. Ачык ишекләргә җилләр кереп тулган. Җилләр кереп тулгач, бүлмәләр шар шикелле кабарганнар да очып киткәннәр. Алар белән бергә кешеләр дә очып беткәннәр. Берзаманны кешеләрнең җиргә төшәсе килгән. Ә җиргә төшәр өчен баскыч кирәк бит инде.
Ачкыч яңадан Баскычка әйләнгән. Шуннан соң кешеләр җиргә төшкән. Бүлмәләр дә җиргә кайткан. Аларның ишекләре ябылган. Ябык ишекләргә җилләр керә алмаган.
Баскычка ачкыч булырга ярамый. Шулаймы?
Яшел Юл
Яшәгән, ди, бер Юл. Ул яшел икән. Яшел булгач, үлән дип, анда сыерлар ашап-күшәп йөргән. Сыерлар ашарлык булгач, анда үлән үскән дигән сүз инде. Үлән үскән җир юл түгел бит инде, шулаймы?
Ә Юл кая киткән?
Аның барасы юлы булган. Ул шунда киткән. Сыерлар ашап туйгач, Юл әйләнеп кайтыр. Ә ул Юлдан сыерлар өйләргә сөт алып кайтыр.
Ничәү?
Яшәгән, ди, бер Йорт. Фатирлары кү-ү-ү-үп булган, ди. Фатир саен берәр, икешәр, өчәр, дүртәр бүлмәсе бар, ди. Фатир саен берәр бәби, берәр әти, берәр әни, берәр әби, берәр бабай тора икән.
Ә һәр фатирда икешәр бәби торса, монда ничә әти, ничә әни, ничә әби, ничә бабай яшәр икән?
Бөтенесе.
Мунча яратучы Бака
Яшәгән, ди, бер Бака. Ул Бака мунча керергә бик ярата икән. Мунча керергә шулхәтле ярата, ди, инде менә, мунчадан бер дә чыкмыйча, ләүкә астында гына торырга ияләшеп киткән.
Шуннан соң бу Бака мунча бакасына әйләнгән. Хәзер ул, беркая да чыкмыйча, гел мунчада гына тора, ди.
Каклаган каз
Яшәгән, ди, бер Чыпчык. Аның бәләкәй генә, чеметем генә, бер генә чукырлык булса да каклаган каз ашыйсы килгән. Ә каклаган каз шундый тәмле бит ул – бармагыңны да ялап туймастай.
Ишегалдында да, су буенда да ап-ак, көрән-ак, бүз-ак казлар күптин-күп икән күплеккә.
Чыпчык:
– Менә болар тәмле каклангандыр! – дигән дә, казларның сыртларына кунып, чукып-чукып караган. Ул аларны каклаган каз дип белгән, янәмәсе. Какланмыйча, көне буена кояшта йөриләр ич!
Әлеге Чыпчык бу казларны туйдырып бетергән. Казлар аның үзен куып та караганнар, ә Чыпчык һаман килә дә килә икән. Аптырагач, ата каз Чыпчыкның бармагын тешләп алган. Чыпчыкның бармагы авырткан да, ул аны шундук авызына капкан.
Чыпчык, менә шулай итеп, үз бармагын ялаган, ди.
Ничек адашмаганнар?
Яшәгән, ди, ике күрше Йорт. Болар зу-у-ур булганнар, ди. Эчләре тулы фатир, фатир тулы тәрәзә, тәрәзә саен ут янып тора, ди.
Төн җитеп, утлар сүнгәч, әтиләр, әниләр, бәбиләр, әбиләр, бабайлар, абыйлар, энеләр, апалар, сеңелләр, мәчеләр, этләр, телевизорлар, балыклар, кошлар, курчаклар, әкиятләр йоклап беткәч, бу ике Йорт бер-берсенә кунакка йөрешәләр икән. Икәүләшеп әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр, җырлыйлар, ди.
Ә караңгыда алар ничек адашмыйлар икән?
Караңгыдан курыкмаганга күрә.
Хыялый Муйнак
Яшәгән, ди, бер эт. Аның исеме Муйнак булган. Менә шул Муйнак бервакытны үз хуҗасына кып-кызыл кикрикле, аллы-гөлле койрыклы, аяклары бик гайрәтле әтәч алып кайткан.
Хуҗасы Муйнакны:
– Аһ, җүнсезләрнең җүнсезе! Бу әтәчне каян табып алдың? Бар, моны алган урыныңа илтеп куй. Сорамыйча алу караклык була. Караклык өчен җәзалыйлар. Менә мин дә сине сөяк бирмичә җәзалармын! – дип әрләгән.
– Юк, хуҗам, бу минем үз әтәчем. Мин аны сиңа бүләк итәм.
Шуннан Муйнак үз хуҗасына әлеге әтәчне каян алганын сөйләп биргән.
Мин Муйнакның хуҗасына кунакка килгән идем, ни сөйләгәнен үзем дә ишетеп тордым.
Муйнак, әтәчне кочаклаган килеш, болай дигән:
– Минем сөягем бар иде. Мин шуны кимерергә утырдым. Сөяк кимерә-кимерә агарып бетте, бер тамчы ите калмады. Тик мин барыбер кимерүемнән туктамадым. Ә сөяк кимергәндә мин уйланырга яратам. Уйланган чагымда миңа әллә нинди хыяллар килә. Ә минем хыялларым бик-бик матур. Әйбәт булсын дип теләсәм, алар чынга аша да куя.
Менә бүген дә шулай булды. И кимерәм теге сөякне, и кимерәм. Кимергән саен кимерәсем, ашыйсым килү көчәйгәннән-көчәя бара. Аһ, мәйтәм, менә бу сөяккә әзрәк ит кунган булсын иде. Ит кунгач, ул минем хуҗам ашаган әтәч ботына әйләнер иде. Әтәч сыңар ботлы түгел бит. Әх, мәйтәм, шул бот янына тагын берсе булса икән! Ул чагында ике канат та килеп ялганыр иде. Ике канатка бер муен да тиеш. Муен булгач, баш кына табылыр, мәйтәм. Ә баш үз гәүдәсеннән башка нишләсен?! Баш барында бөтен нәрсә була! Минем хыялым кызганнан-кыза бара. Кызган хыял бер кызыл кикрик кенә тапмыймы соң? Кып-кызыл кикрикнең нурлары, хыялымдагы әтәчемнең каурыйларына төшеп, аларны аллы-гөлле төсләргә манчыды. Аллы-гөлле төсләр уйнаткан әтәч җансыз булмый инде ул. Ә моның өчен йөрәк кирәк. Шулай итеп, хыялымдагы әтәч күкрәгендә йөрәк тә тибә башлады.
Күз алдымдагы әтәчне яхшырак күрим дип тырышсам, авызымдагы ак сөяк җиргә төште дә әтәчкә әйләнеп йөгерде дә китте. Көчкә куып тоттым. Менә шул әтәч инде бу, хуҗам. Хәзер мин сиңа көн саен бер хыялый әтәч алып кайтып бирермен, яме? Би-ик хыяллансам, мин сыер да алып кайта аламдыр. Үземдә ат табарлык хыял да бардыр дип уйлыйм әле. Хәтта фил дә!..
Шулвакыт күрше кызы Сөмбел килеп керде.
– Безнең югалган әтәчебез! Менә кайда икән, – дип, Муйнак алдындагы әтәчне алып чыгып китте.
Муйнакның авызында ап-ак сөяк кенә калды.
Муйнак әкрен генә шыңшып куйды. Шатлыклы күзләре тоныкланды. Ул борылды да, нәүмизләнеп, оясына кереп китте.
Әтәче нинди матур иде, ә? Әтәч кенәме соң – хыял!
Әни йөрәге
Яшәгән, ди, бер Колын. Көннәрдән бер көнне бөтен җирне томан сарган. Көтүче абый томан дип тормаган, һәммә атларны аратадан болынга куып чыгарган. Аларга әле атна-ун көн генә элек дөньяга килгән Колын да ияргән. Хәтфәдәй яшел үләнле йомшак тугайга аның әле генә аяк басуы булган.
Аңа Күгәрчен исемле әнкәсе:
– Синең әле тешләрең дә сөт тешләре генә, тоягың да сөт тояклары гына. Син бик бәләкәй әле, балам. Миннән читкә китмә, югыйсә сине томан йотар, – дигән.
Колынкай әнкәсеннән:
– Нәрсә соң ул то-ман? – дип сораган.
– Томан ул – җирне эчерергә, аның битен юарга төшкән сөт, – дигән әнкәсе.
– Мине нигә дип йота соң ул?
– Читтән караганда сине томаннан аерып булмый: сез икегез дә бертөсле. Икегез дә бертөсле булгач, сине томан йоткан шикелле була.
Болынга беренче тапкыр чыкканга күрә, Колынның өзелеп-өзелеп Кояшны күрәсе килгән. Югыйсә аның Кояшны абзарның тузанлы тәрәзәсеннән генә күргәне булган, тышка чыгып карарга теләгәч, аны арата җибәрмәгән. Ул аратаны тешләп тә, кимереп тә караган – тешләре генә авырткан.
– Синең тешләрең сөт тешләре генә, – дигән аңа Күгәрчен исемле әнкәсе. – Сиңа арата кимерергә ярамый әле.
Колын аратага тибеп тә караган.
Әнкәсе тагын:
– Синең тоякларың сөт тояклары гына әле, – дигән.
Менә хәзер, ниһаять, Колын үзенең теләгенә ирешкән.
Колын, томанлы болынга йөрергә чыккач: «Җирнең дә томан дигән сөте бар икән», – дип уйлаган. Сусыл, яшел үлән очларын керт-керт тешләп ашап туйгач, сөт эчәргә теләгән. Тик әнисен күшәвеннән бүлдерәсе килмәгән.
«Җир сөтен генә эчсәм ничек булыр икән?» – дип уйлап алгач, ул әнкәсенең зур шәмәхә күзенә карап алган да үзенең йоп-йомшак тарагы белән чәчен тарап җибәргән.
– Томан мине йотканчы, мин аны йотыйм әле, – дип, Колын, күгелҗем төстәге иренен бүлтәйтеп, томан сөтен эчәргә керешкән. Ул: «Сөт эчәсе килүем дә басылыр, томан да бетәр, ә ул югалгач, Кояш та чыгар», – дип уйлаган. Колынкай томанны тырыша-тырыша эчә дә эчә икән. Эчә торгач, ул үзенең томан эченә кереп киткәнен сизми дә калган. Берзаманны туктап калып, як-ягына каранса – әнкәсе дә юк, бүтән атлар да юк, ди.
Ә томан кимеми дә кимеми икән.
«Тукта әле: бу томанны кимерсәм, ни булыр икән? Минем тешләрем сөт теше ләбаса. Томан да сөт!» – дип уйлаган Колын һәм томанны тешләргә, кимерергә ябышкан.
Юк, томан һич таралмаган да таралмаган.
Колынның башына тагын бер уй килгән: «Тукта әле, сөт тоякларым белән тибеп куркытып карыйм әле, шуннан соң ул нишләр икән?»
И, шуннан соң Колын томанга тибәргә тотынган, ди, инде. Алгы аякларына баса икән дә томанга арт аяклары белән тибеп торып җибәрә икән. Колынның тирә-ягында җилләр купкан, иртәнге чык бөртекләре чәчрәп-чәчрәп торган.
Ә томан таралырга уйламаган да, ди!
Аптырагач-йөдәгәч, Колын капылт туктаган. Болын тып-тын икән. Колынкай колакларын сагайтып, тырпайтып куйган. Шунда дөп-дөп иткән тавыш ишеткән. Башта ул аны әнкәсенең тояк тавышына охшаткан. Әнием мине эзли, миңа таба килә, хәзер табып алыр дип көткән. Әмма әнисе юк та юк, ди.
Шунда ул дөп-дөп иткән тавышның тояк тавышы түгеллеген аңлап алган. Дөп-дөп иткән әлеге аваз әнкәсенең йөрәк кагуы икән.
Колынкай шул тавышка таба киткән дә тиздән әнисе янына килеп тә җиткән.
Колын:
– Адашканда синең йөрәгең типкәнне тыңларга кирәк икән, әнием, әйеме? – дигән.
Әйе, адашканда да, адашмаганда да әнкәңнең йөрәге ничек тибүен онытмаска, әнкәң йөрәге типкән якка таба барырга кирәк. Шулай бит?
Хыял
Яшәгән, ди, булган, ди, бер Хыял. Ул үзенең булганын, бар икәнен, буласын һавада очып та, тауларга менеп тә, җирдә йөреп, суда йөзеп, су төбенә төшеп тә күрсәткән. Моны бөтен-бөтен нәрсә: каз, үрдәк бәбкәләре, чебешләр дә, бала-чага, әти-әниләр, әби-бабайлар да белеп, күреп торган инде. Тик ул Хыялны һичкайсы чынга ашыра белмәгән, ди.