banner banner banner
Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар
Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

скачать книгу бесплатно

Бу Хыял шулай диңгезләр кичә-кичә, дөньялар гизә-гизә арыган, талчыккан да, бер дә бер көнне:

– Мин булмаган җир, су, һава да, мин кермәгән бер тишек тә, какмаган ишек тә, ирешмәгән Күк капусы да калмады ич инде. Ә берегез-бер мине чынга әйләндерә алмыйсыз, – дип, бик-бик үпкәләгән, ди.

Аңа һәммәсе беравыздан:

– Беләбез-беләбез, күрәбез-күрәбез. Ә нишләсәк тә, сине тотып булмый ич, – дигәннәр.

Шуннан соң Хыял әллә ничек күңелсезләнеп калган да, ди, аллы-гөлле әллә ничәмә-ничә канатын җилпеп-җилпеп куйгач:

– Алайса, мин сезне ташлап китәм инде, – дигән, ди.

Аңа көмеш күзле чишмәләр дә, боҗралы алсу суалчаннар, көрән әкәм-төкәмнәр, яшел үләннәр, кызыл җиләкләр, зәңгәр болытлар, җем-җем иткән авырдан авыр соры болытлар – тагын әллә нәрсәләр – бөтенесе-бөтенесе:

– Безне ташлап китә күрмә инде, Хыял. Синсез калсак, без нишләрбез соң? – дигәннәр.

– Бернишләмәссез, – дигән Хыял. – Яңгыр яуса үсәрсез, күк күкрәсә куркырсыз, ташлар мамык булып очар, таулар ком бөртекләренә әйләнер, әттә-әннәләр нәни-нәни бәбиләрен мунчада чәп-чәп итәр, кызлар өй-өй уйнар, малайлар сугыш-сугыш уйнар, ә ул балалар үсеп җиткәч, аларны әти-әниләре, әби-бабайлары әллә кайларга, әллә кайларга озатып җибәрерләр, аннары әйләнеп кайтуларын көтәрләр дә көтәрләр.

Ул шулай дип әйткәч, барчасы:

– Хыял, ә, Хыял! Алай булгач, син безне нигә ташлап китәсең соң әле? – дип сораганнар.

Хыял шунда, төнге Күктәге Ай шикелле моңаеп, көндезге Кояш шикелле елмаеп, кара Болыт шикелле кашын җыерып, җиде төсле Салават күпере шикелле рәхәтләнеп, кызарып пешкән Җиләк шикелле күзен кыскалап, судагы Балык шикелле канатларын, койрыгын боргалап, Мәче шикелле мут кыланып, тагын әллә нәрсәләр эшләп:

– Шул шул менә! Чынга әйләндерсәгез, мин булмыйм, мин бетәм, мин үләм бит инде. Ә минем һаман-һаман, гел-гел буласым килә, – дигән дә, ди, әллә кая киткән дә барган, ди.

Шуннан соң аны и эзләгәннәр, и эзләгәннәр инде. Кайда икәнлеген белсәләр дә, күрсәләр дә, әле һаман таба алмыйлар икән, ди.

Төксез Тура

Яшәгән, ди, булган, ди, бер төклетура малае. Исеме Төкле Тура икән. Аны аяз көннәрдә Төклетур атлы әтисе төрледән төрле чәчәкләрнең бик күп, бик күп төсләрен күзеңне йомган килеш тә танырга, гадәтләрен белергә, кара төннәрдә анда-монда очынып йөрмичә, үз өендә тып-тыныч кына утырырга, көндезләрен килделе-киттеле җирләргә кермәскә өйрәткән. Ә Төклерату исемле әнкәсе бу Төкле Турага әлеге төрледән төрле чәчәкләрнең борыныңны томаласаң да тоярлык әллә нинди исле булуларын, иртәнге чыклар кибеп, Кояш батканга чаклы чәчәк чынаягында тәмледән тәмле нинди сулар җыелып торганлыгын, аларны кайчан, ничек итеп эчәргә кирәклеген өйрәткән.

Атасы да, анасы да шулай уңлы-суллы өйрәтә торгач, төклетура малае үзен бөтен нәрсәне беләм дип уйлаган. Тора-бара шул белгәннәре белән мактанып-мактанып алырга да күнегеп беткән. Купшыланып, көязләнеп киткәнен үзе дә сизмичә калган чаклары да күбәйгән. Төрледән төрле чәчәкләрнең бик күп, бик күп төсләрен күз йомган килеш тә, борыныңны томаласаң да әллә күпме исле булуларын белгәч, купшыланырсың да, көязләнерсең дә анысы. Тик менә андый чакларда анда-монда очынып йөрмәскә, килделе-киттеле җирләргә кермәскә дигәнне төклетура малае онытып та киткәләгән шул.

Бер дә бер көнне сызылып таңнар атып, иртәнге чыклар кипкәч, чәчәктән чәчәккә куна-куна ашап эчкән Төкле Тура әллә кайдан бик-бик тәмле әллә нинди исләр килгәнен тоеп, сиземләп алган. Шул якка очкан да киткән инде. Барып җитсә, ни күрсен: ул җир чәч китәрә, төк кыра, хушбуй сибенә торган бер-бер урын икән. Ягъни чәчтарашханә инде.

Төклетура малае шунда кергән, каранган: үз чираты җиткәч, ипләп кенә күрсәтелгән урындыкка очып килеп кунган.

Чәч алучы апа төклетура малаеннан:

– Чәчеңне аласымы, төгеңне кырасымы? – дип сораган.

Төклетура бик купшыланып, көязләнеп, бөтен дөньяның шәп-шәрә, тап-такыр калганлыгын күз алдына китереп, шуңа иярәсе килеп:

– И-иһ! Мин чәч йөртә торган андый-мондый гына малай түгел, мин – Төкле Тура! Бар төгемне чип-чиста итеп кырыгыз. Бер бөртеге дә калмасын. Мин төксез-нисез ише бүтәннәрдән ким мәллә? – дигән.

– Күз керфегеңне дәме?

– Аларының да бер бөртеге калмасын. Елаганда күз яше эленеп тормас өчен бик әйбәт була ул.

Чәч алучы апа аның кушканына нишләсен ди инде – Төкле Тураның баш түбәсеннән алып, һәр алты аягының чәнти бармагына хәтле китәреп, күпме төге булса, һәр бөртеген бөртеккә тиклем кырган да чыккан. Аннары соң мул итеп хушбуй сиптергән. Ә бер бөртек соңгы керфеген, кирәге чыгар дип, яшереп кисми калдырган, ди.

– Әйбә-әт! Һәммә җирем җип-җиңел булып китте әле, – дигән Төкле Тура.

Шулай дип әйтүе булган, моңа җанының кыл уртасыннан, әллә нинди бетмәс-төкәнмәс иксез-чиксезлектән бер аваз килеп иңгән:

– Ә! Җиңеләеп калдыңмыни әле?

Төклетура малае ике канатын җәеп торып салган да:

– Җиңеләеп, – дигән.

Шуннан соң, чәчтараш апа аңа әйтмичә, яшертен генә кисми калдырган сыңар керфектән гайре бөтен җире шәп-шәрә калган төклетура малае үз өйләренә таба йөгерә-йөгерә очып киткән дә кайтыр юлында очраган барча иптәш, дус-иш Төктулера кызларына, Тулератөк малайларына, Көтарелут бабайларга, Өктеларту әбиләргә:

– Сәлам миннән, сәлам! – дип бара икән.

Тик аңа берсе-бер җавап кайтармаган, сәлам иңдермәгән.

Ул, аптырап:

– Мин бит төклетура малае! – дип кычкыра икән.

Шунда аңа барысы да:

– Син нинди төклетура? Тура бар, ә төге кайда соң? – дигәннәр дә и көлгәннәр, и көлгәннәр, ди.

Төклетура малае, елыйсылары килеп:

– Мин – Төкле Тура! – дигән.

Аңа һәрьяклап беравыздан:

– Юк! – диешкәннәр.

Төклетура малае:

– Алай булгач, мин кем соң инде? – дип сораган.

Аңа киң, иркен, саф, ирекле, азат болындагы барча төклетура күче болай дигән:

– Син хәзер Тура гына инде. Ичмаса, бер генә тамчы да төгең калмаган ич. Ә синең һәрбер төгең мең-мең чәчәктән уртаклашып утларлык саф су, нигъмәт җыярлык иде, синең һәрбер төгең безнең ялкынлы таңнарыбыз аткан саен үзебез татыйсы татлы суга, хыялга сизгер торырга тиеш иде. Хушбуй сиптереп, мәгънәңне бетереп, сизгерлегеңне җуеп чыккансың. Син хәзер Тура гына инде – Төксез Тура.

Әлеге – инде Төксез Турага әйләнеп калган әүвәлге матур, йонлач төклетура малае йөз, мең-мең, миллион-миллион чәчәктән йөгерә-йөгерә, очына-талпына бихисап ис-ас, тәм-том эзләп күпме генә интексә дә, ашар-эчәр ризыгын тапмаган. Чөнки дә ки аның шәп-шәрә калган тәненә сызылыплар аткан таңнарның ни алтын балы ябышмаган, кояш батышларының ни серкәсе йокмаган, ди.

Төклетур атлы әтисе аңа:

– Мин сиңа чәчәкләрне күзеңне йомган килеш тә танырга, гадәтләрен белергә, кара төндә анда-санда очынып йөрмәскә, үз өеңдә тыныч кына утырырга, көндезләрен килделе-киттеле җирләргә кермәскә өйрәтмәдеммени, улым? – дигән.

Әнкәсе Төклерату, моңа өстәп:

– Иртәнге чыклар кибеп, кояш батканчыга хәтле төрледән төрле чәчәкләрнең, борыныңны томаласаң да әллә нинди хуш исле булуларын, кайсы чәчәк чынаягында нинди татлы, нинди баллы су чишмәсе тулып торганын, аны ничек-ничек итеп эчәргә кирәген мин сиңа әйтмәдеммени? – дигән.

Төклетура малае – аның йөздән йөз төсләрдәге чәчәкле, мең-мең хуш исле илендәге бөтен туган Күче әйткәнчә, инде Төксез Тура булып калган малай:

– Төкле идем – бәхетле идем, Тура идем – Туган дәүләтле идем. Инде менә мин – Төкле Тура атлы малай – төксез (ә «төкле» дию – бәхетле булу дигән сүз ул!), әйе, мин – Төкле Тура исемле малай – төксез-бәхетсез Турага әйләнеп калдым. Мин хәзер – турамга гына, тураклап ташлауга гына яраклы шәп-шәрә Тура. Ә газиздән дә газизрәк минем Туран дигән туган илем дә шәп-шәрә, – дигән дә, ди, теге чәчтараш апа аның иң соңгы төге итеп кисмичә калдырган әлеге дә баягы бердәнбер исән-имин калган күз керфеген, елый-елый, үзенең уң канатына салган да киткән…

Шуннан соң ул Төксез Тура гына түгел, ә бәлки Очмас та Тура гына булып калган, ди.

Шәп-шәрә.

Сызламык Теш

Яшәгән, ди, булган, ди, Теш атлы бер малай. Үзе матур, көчле, үткер, күренеп китсә дә, таң калдырырлык, һушыңнан яздырырлык, ди, инде менә. Шикәрдәй ап-ак, сөттәй пакь, ди, бу. Җем-җем елтырап, ахактай агарып кына, ашаганда керт тә керт итеп, чәй эчкәндә тып-тын гына үз казнасында утыра да утыра, ди, инде. Ул теш бер-бер күзгә күренеп китсәме? Дөньялар яктырып, моны абайлаганнарның күңелләре ачылып, күтәрелеп, киңәеп, кинәнеп китә икән. И-и, шулай яшәп торулары моңа шундый рәхәт икән. Таза-сау, тырыш, өлгер, эш сөючән булгач нишләсен инде. Әйбәт, тәти икәнсең, шундый булмыйча хәлең юк. Көне-төне чәйнәү, кимерү, вату, сындыру, өзгәләү дә тарткалау, тетмәңне тетү, тагын кушылган бөтен эшне җиренә җиткереп, карышусыз эшләү җиңел эш түгел ул, әйе. Әле берүзең генә булганда бер хәер. Ә яныңда синнән кала үзең шикелле тагын утыз бер теш бар бит. Аларны кая куймак кирәк. Алар да төшеп калганнардан түгел, менә дигән эшлекле, тырыш, әйбәт тешләр. Аларча булмыйча кая барасың?

Менә шулай ипле, җайлы, шат килеш кенә торып торганда, Теш атлы малайга чәйнәр дисәң чәйнәп, ватар дисәң ватып, тетәм дисәң тетеп булмастай дәп-дәү Кайгы-хәсрәт килеп төшкән, ди. Эш болай булган. Бу Теш атлы малайның Хуҗасы берзаманны ашау-эчү дигәндә гуҗ, тамагы туймас, әрсез, талымсыз кешегә әйләнгән дә куйган. Авызына ни керсә, шуны ашый икән, әле сап-салкын сөт чөмерә, шуның соңында ук әле кап-кайнар чәй, каһвә эчә икән. Шушы Теш малае турысына китереп, каты-коты ипи ашый, чикләвек вата, җеп өзә, тимерчыбык, кадак бөгә, кока-кола шешәләренең бөкеләрен каерып ача, сөяк кимерә, урам этләренә, мәчеләргә ыржая, тиктормастан кешеләрдән көлә, бала-чаганы куркыта башлаган. Теш атлы малай оятыннан кая кереп качарга белмәгән. Үз өең шикелле авыздан кая чыгып качмак кирәк инде. Сабыр иткән, түзгән. Ә Хуҗасы бер кап-каты чикләвек ватканда үзенең бер читен кыйган да аткан. Аннары әкрен-әкрен сызланырга ук керешкән. Сызламассың, бар! Чикләвек ватканда сызлау гына түгел, үрле-кырлы сикерерсең, әйе.

Бу Теш атлы малай башта юри генә сызларга тотынган булган. Хуҗасы җыен-җыентык каты-токы әйберләр ашамасын дип.

Хәзер Хуҗасы ауный-түнә йөри, идәндә әвәләнә-әвәләнә, егылыплар, елаплар ята икән.

Теш атлы малай:

– Мине җәфалаганың өчен күрмәгәнеңне күрсәтимме? – дип, бии-бии, җырлый-җырлый и сөенә, и сөенә, и бер көенеп тә куя икән.

Ә моның Хуҗасы нишләгән? Сызлый торган бу Теш исемле малайны укол кадаттырып алдырып аттырган да моның урынына алтын Теш куйдырып кайткан. Ә Теш малаен алдырткан җирендә төшереп калдырганнар.

Шуннан соң Хуҗасы нишләгән?

Каты-токы әйбер ашаудан туктаган. Алтын тешкә кыстырып, чикләвек ватып булмый ич инде. Алтын бик кыйммәт тора. Ә чын тешкә җитми инде. Алтын – иң какшаучан, җансыз әйбер. Кинәнеп, рәхәтләнеп сызлый белмәгәч, тешнең нигә кирәге бар?

Ә теге Теш һаман сызлый да сызлый, ди, имеш.

Тагын бер Теш

Яшәгән, ди, булган, ди тагын бер Теш. Ул тип-тигез, ап-ак, чынаяк шикелле ялтырап, Кояш кебек елмаеп, Салават күпере сыман нур чәчеп тора, ди, инде менә.

Бер дә берзаманны аның янында тезелешеп утырган утыз да бер теш халкы дәррәү уянышып китсәләр, әлеге игезәк тешләр бер дә бер туганнарының әллә кая киткәнен сизеп, белеп, күреп алганнар. Күреп, сизеп, белеп алганнар да:

– И син, игезәк туганыбыз, аскы рәттәге түбәнтеннән сул якта балкып торган энекәшебез, син кая китеп югалдың? – дип сорашканнар, пошынышканнар, кайгырышканнар, елашканнар, ди.

Ә теге Теш бөтен туганнары йоклап яткан чагында үзе яшәгән урт өендә, гадәтенчә, өйрәнгәненчә конфет кимерә-кимерә, шоколад умыра-умыра, шырык-шырык көлә икән:

– Әнә сез кишер кимерегез, кәбестә ашы чөмерегез, көнбагыш чиертегез, бәрәңге, карабодай, тары, кукуруз, солы боткасы, коймак, каймак, эремчек ашагыз, сөтле чәй эчегез, – дигән дә, ди, урт белән ирен астына качып поскан җирендә яшертен генә конфет кимереп, шоколад умырып утыра, ди. Карендәшләре әле бу якка, әле теге якка карасалар, әлеге дә баягы Теш юкка чыккан, имеш.

Ул кая киткән?

Аны үзе ашый торган конфетлар кимергән, шоколадлар умырган да кишерсез, кәбестәсез, көнбагышсыз, бәрәңге, карабодай, тары, кукуруз, солы боткасыз, коймаксыз, каймаксыз, эремчексез, сөтле чәйсез җиргә алып киткәннәр.

Шуннан соң теге Теш тешсез калган, ди.

Күп итеп конфет кимерсәң, шоколад умырсаң, менә шулай була ул.

Мылтык

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Мылтык. Аны бик-бик матур итеп, кулга тотарга җайлы, төбәп атарга ипле булсын дип ясаганнар. Ул түтәсе дисеңме, ул тәтесе, ул көпшәсе, ул төбәгече, ул очына утыртылган дүрт кырлы, очлы кадагычы – боларның һәммәсе әйтеп, сөйләп бетергесез, карап туймаслык, хәйран да тамаша шоп-шома, әйбәт, матур, ди, инде менәтерә.

Шуңа күрә ул уңлы-суллы, аллы-артлы, өскә-аска шарт та шорт ата-ата кәпрәеп, үрә катып бик күп йөргән: әллә күпме илләр гизгән, әллә ничә диңгез, дәрья кичкән. Ул хәтле йөргән дигәч тә – үзен күтәреп йөрткән кеше җилкәсендә инде. Мылтык шунсыз кая китсен дә кая барсын, ди?

– Мин – Мылтык, мин – Винтовка, мең дә сигез йөз туксан өченче елгы үрнәк, мине Мосин атлы урыс уйлап тапкан, мин үземә корылган ядрәне ике чакрымнан теләсә нәрсәне, теләсә кемне үтерерлек итеп тидерәм, миннән узганнар юк әле! – дип мактанырга, шапырынырга, лаф орырга яраткан, ди, имеш.

Бер дә берзаман моның шулай йөрүеннән туеп бетеп, гарык булып, моны өй чормасындагы җыен ташландык, иске-москы әйберләр арасына – кеше-кара күзеннән ераккарак яшереп куйганнар.

Бу Мылтык шуннан бирле тып-тын гына, тик кенә ята да ята, ята да ята, ди, инде. Шулай кача-поса, эшсез, шөгыльсез ятуы моны бөтенләй ардырып, талчыктырып, хәлдән тайдырып, әлсерәтеп, тинтерәтеп, зарыктырып бетергән, ди.

Көннәрдән бер көнне, төннәрдән бер төнне ул үзен төреп куйган майлы чүпрәк-чапракны шатыр-шотыр ерткалап ташлаган да, йокысы ачылыр-ачылмас күзен уа-уа аулак урыныннан шуышып чыккач, түтәсен идәнгә терәп торып баскан, ди. Баскан да, ди, пыяласы чатнаган борынгы иске бер көзге каршысына чат-чат, шак-шок атлап, дөп-дөп килеп, үзенең түтәсе нык икәнен аңлаган, тәтесен барлаган, көпшәсендәге тузанны өреп туздырган, төбәгечен җайлаган, теге көзгедә үзенең елык-елык ялтыравына сөенгән, куанган, шатланган.

– И-и! – дигән ул. – Миңа атасы да атасы, үтерәсе дә үтерәсе икән бит әле!

Айлы булса да, төн дөм караңгы икән, ди. Әлеге дә баягы бу Мылтык, урамга чыгып, юан гына бер имән агачына барып сыенган да:

– Нәрсәне генә, кемне генә күрсәм дә атам да үтерәм! Миңа шулай кушылган, миңа шулай боерылган, – дигән.

Ул түтәсен ипләгән, чакмасын тарткан; көпшәсен турайтып, төзәгечен төп-төз төбәп, хәтәр үткер кадагычын ялт-йолт ялтыратып, колагын хәтәр торгызган килеш, үткән-киткәнне көтеп, сагалап тора да инде менә.

Шулай сагалый, көтә торгач, моның каршысына күзе тары бөртеге хәтле генә булган бер бәп-бәләкәй Сукыр Тычкан малае килеп чыккан. Шуннан соң бу Мылтык бөтен тәнен киереп китергән дә бар куәтенә теге Сукыр Тычкан малаена төбәп аткан да җибәргән, ди.

Тик әлеге мылтыкның төнге күктәге Айны да куркытырлык, Йолдызларны да сискәндерерлек, теге Сукыр Тычкан малаен да өркетерлек, һәммә нәрсәнең дә котын алырлык дөбер-шатыр ату тавышы чыкмаган, ди.

Чөнки Мылтык үзенең ядрә белән корылмаган икәнлеген оныткан икән.

Шуннан соң ул әлеге Сукыр Тычкан малае белән әйлән-бәйлән, бишташ, өй-өй, йөзек салыш, пәке кадаш, кузна чиртеш уеннары уйнаган, биегән, җырлаган, тагын әллә нишләп беткән.

Ә корылган булсамы? Нәрсәне, кемне генә күрсә дә, атасы да үтерәсе иде ич инде бу, әйеме?

Шуннан соң ул Мылтык нишләгән? Нишләсен ди инде тагын: әкертен-әкертен генә, ялт та йолт карана-карана чардагына менеп китеп, теге иске-москы чүпрәк-чапрагына төренгән дә бик тәмләп, бик тынычлап йокыга талган.

Ә үзенең төшендә ул бернәрсәгә дә, беркемгә дә атмаганын, бернәрсәне дә, беркемне дә үтермәгәнен күргән, ди.

Тәмле йокы, татлы төш.

Сәгать

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Сәгать. Бу сулдан уңга таба бертуктаусыз, өзлексез килеш йөри дә йөри икән. Моның кече теле, озын теле булса да, дәшми-нитми генә тек тә тек килеп, гел-гел бара да бара икән. Шым гына, шыпырт кына итеп. Көне-төне, йокламыйча, ашамыйча-эчмичә сулдан уңга таба.

Бер дә бервакытны, әйеме, бу Сәгать капылт туктаган да калган, ди дә тирән уйга талган, ди. Шул чагында анда-монда әйләнгәләп караса, ул үзенең моңарчы фәкать кире якка гына йөргәнен аңлап алган. Аңлап алган да уй уйларга керешкән. Болай дип:

– Безнең матурдан матур, гүзәлдән гүзәл Җир шары үзенең күчәрендә уңнан сулга таба әйләнә-әйләнә йөри. Ә мине нигә дип ул Җир шарына капма-каршы йөрергә ясаганнар? Монда кешеләрнең мәкере ята бит.

Бу шулай дип уйлаган да Җир шарының үз күчәре тирәли уңнан сулга таба әйләнгәненә ияргән дә киткән, ди. Үзенең моңарчы шым гына, шыпыртын гына, сиздермичә генә йөргән гадәте белән атлап китсә, ни күрсен: Җир шарының ыжгырып әйләнгәненә өлгерми генә икән бит, ди!