скачать книгу бесплатно
Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)
Ренат Гаффар
Бу китапта авторның хикәяләре, татар эстрадасы өчен язылган миниатюралары, шигырьләре тупланды.
Ренат Гаффар
Яшен ташы. Хикәяләр, миниатюралар, шигырьләр
Ошбу китап әниебез
Бибигайшә Хөснетдин кызы
һәм әтиебез Габдрахман
Гаффар улы Гаффаровларның
якты истәлегенә багышлана.
Гаффар Ренат
(Гаффаров Ренат Абдурахманович)
© Татарстан китап нәшрияты, 2018
© Гаффар Р. Г., 2018
Сагышлы балачакка кайту
Мәрәкә
Авыл янә чабатасына кайтып килә торган теге шөкәтсез еллар иде. Җәйләр җиткәч, ял алу белән үк, кайсыдыр ки якка чыгып, ялланып эшләү – шабашка дигән бер хикмәт бар иде ул чакта. Иптәшләр белән Гөлүзән дигән авылга килеп төштек тә, бишебезне дә колхоз комбайннарын ремонтларга, ашлык киптергеч КЗС агрегатын монтажларга куйдылар. Эшләгән бар, нәрсә аны. Бишкуллап ризалык бирүләрен күргәч, күңелләр үсеп китте. Уракка төшәргә күп калмаган. Ашыгырга куштылар. Нәкъ бер атнадан Сабан туйлары икәне дә онытылды.
Ире сугышта калган бер әбигә фатир төштек. Саламы-печәне, утыны булыр шунда, дигәч, әбкәебез яшәрепләр китте. Чабып кына йөри. Урын-җиребез чиста. Тамак тук. Көтү куганда уята. Бер айдан кесәләребез акчадан бүселеп чыгасын исәпләгәч, мин абзагыз – «бугор» ның баш күктә. Хуҗабикә Сәгадәтбану апа, минем шабашниклар башы булуымны танып, гел сөйләштерә, янымда сырпалана, кай як кешесе икәнемне беләсе килә. Ә мин әйтмим. Тел яшерәм. Урындагы кешенең безләр сыман гаиләсен калдырып, акча ягын кайгыртып йөргәне ул чакта җүнле әйбер саналмый иде шул. Үземнең туган авыл без эшләгән Гөлүзәннән биш чакрымда гына булса да, танымаулары хәерле…
…Ул төндә мин яман төш күрдем дә куркынып уянып киттем. Идәндә тәгәрәшкән иптәшләрем – бригадам ишетмәдеме, сизмәдеме икән инде дип, оялып кына ята торгач, тагын изрәп кителгән. Арткы ызбада әбиләрнең медер-медер итеп нидер сөйләшкәненнән күзләр ачылды. Яктырган иде инде.
– Сәгадәтбану апа, ник уятмадың инде, җә? – дигәнем сизми дә калынган. – Нәрәткә соңарткансың бит.
– Нинди нәрәт инде ул, бала? – диде хуҗабикә. – Бүген кәнсәләрдә эт тә юк бит.
– Ник?
– Чү! Сабан туе ич, канәтем. Безнең авыл, нәни генә булса да, Сабан туенда ялтырап ала шулай. Ата-бабадан калган…
Иптәшләрем дә уянды. Көтәләр сабыр гына яткан көе. Беләм инде, шундый көнне дә тимер-томыр арасында майга катырып йөртсә, Бугорны һич кичерәселәр түгел.
– Ярый, ярый, зимагурлар, – дидем. – Разгрузка көне игълан ителә. Әшнәк татарлары әйтмешли, «Сәйпулла праҗнигы!»
Ятам шулай илле ягына авышкан ирне елаткан баягы яман төшне анализлап. Арткы ызбада өч әби рәхәтләнеп чәй эчә. Өреген-йөземен, затлы кәнфитен район үзәгеннән Сәгадәтбану апага күчтәнәч итеп үзем алып кайткан идем. Менә ятам хәзер иркәләнеп, үз шәемә үзем куанып.
– Баягынак, кәҗә арканлап менешли, инеш буендагы тирәклектә Мәрәкә очрады, – диде табында дымык кына утырган, мин белмәгән әби.
– И-и-и, Сылу апа, җанашым… Бу юлы да кузгаласы иткәнмени? Менә авышкан диген син аны, име? – Боларын мин белмәгән өченче әби әйтте.
– Сабан туе икәнен каян чамалый икән соң ул бичаракай, бәбкәм? – дигәнен хуҗабикәбез Сәгадәтбану әйтте. – Бу юлы да авылның дүрт тарафындагы дүрт юлга чыгып яшь коярмы икән инде, и Ходаем?
«Мәрәкә» дигән сүз ишетелүгә имәнеп киттем. Чәйләгән әбиләр гәбенә тыкшынып, кайтарып сорасаң, безнең әшнәкләр әйтмешли, «Газиз Шакиры булып, хатын-кыз сүзенә колагыңны шомартмасана!» дип әйтерләр сыман иде.
Әбкәйләр әппәр әйтеп табыннан купкач, юынып-ясанып, Сәгадәтбану апа пешереп куйган бер табак бәрәңгегә ябырылдык. Шәп бара, чукынмыш, алда сөт, катык, атланмай да торгач.
– Нәрсә, зимагурлар, Сабан туе шашлыгына әчегән, аның каруы җылынуы таман сырасына урын калдырмыйбызмыни? – дип шаяртты ашлык киптергеч агрегат монтажлаган чактагы җитезлеге аркасында «үрмәкүч» кушаматы алган иптәшебез Ришат. Бу аның «Сабан туенда типтерик әле, Бугор» дигәнгә ишарәләве иде.
– Эш качмас… – дидем.
Тавык йомыркасы тулы иләк күтәреп кергән хуҗабикәгә, түзмәдем, сүз каттым:
– Апа, авыр булса да, әйтче. Кем ул Мәрәкә?
– Улмы? Әй, бар инде бездә бер әйбәт әби. Тилемсә. Сиксәндә. Ялгызы. Өеннән чыкмый ята. Ашарына медсестрабыз илтеп бирә. Үзе исәрләнгән булса да, өе, өсте-башы чип-чиста.
– Ул кешенең исеме…
– Исеме бар инде дә бит барын…
– Марья түгелме?
– Мәрьям шул.
– Сабан туе җитсә, тәмам кояш баеганчы, авылга кайта торган юлларда, нидер көтеп җылый-җылый, җыру җырлап йөрмидер ич?
– Йөри шул. Интегеп бетә. Син, олан, ул дивананы каян беләсең? Бер-бер туганы-фәләне түгелсеңдер ич?
– Түгел, апа. Мәрәкәнең бер генә чыбык очы да юк. Булмаган да. Фазылыннан башка…
Сәгадәтбану апа өнсез калды.
– Сабан туе көнне өемә килеп, эчен бушатып, чәй эчеп китә торган иде. Ел саен. Бу юлы нишләр менә? Бик беткән, өшәнгән, дигәннәр иде, – диде ул, игә килгәчрәк. – Юлда елап йөрүе шуның өчен – ирен сугыштан көтә-көтә, башына бәргән…
– Беләм, – дип бүлдердем мин апаны, – иртәгә Сабан туе дигән көнне никахлары булган да, иртәгесен Рыбныйдан парахут белән ирен сугышка апкиткәннәр. Киткән дә…
– Тукта! Син, олан, бер-бер калдун-мазармы әллә?
– Тимер телен беләсең, диләр диюен. Тик, апа бәбкәм, ул Мәрьям Мәрәкә бит безнең авылныкы.
– Юк. Саташма. Үзебезнеке – Гөлүзәннән лә.
– Эре сөякле, озын торыклы әби ул безнең.
– Ялгышма. Чыпчык хәтле генә дип йөртәбез. Солдатка. Әйдә соң, үзен күрсәтәм…
– Юк-юк, апа. Яман төш күрдем. Куркам… Мәрәкә кыйссасын бер сөйләрмен. Тик бүген түгел. Бүген түгел…
Сәгадәтбану апа, бу бала үзе дә ычкынган түгелме икән дигәндәй, йөзен читкә борды, күзләрен яшерде. Берни аңышмый калган, коточкыч бәхетле, шат бригадам, әлеге дә баягы шул җылынып беткән сыра вә шашлык белән көрәшергә дип, мәйданга чыгып китте. Хуҗабикә тынды. Мин дәшмәдем. Гөлүзән Мәрәкәсе безнең авыл килене Мәрәкә түгел иде инде…
* * *
Баягы яман төш менә нигә елаткан икән…
– Теге чакта, ыруыңны кулак итеп талагач, читкә сөреп ничек бетермәделәр, Мәрәкә әби?
– Каенатам болобол НКВД этенә дәү ахак кашлы алтын беләзекләр ташлагач кына котылдык без, олан. Хәллеләрне кан елатып рәхәт алган бу көнче олы юлга чыгып Фазылымны каршылаганны ник өнәми икән ул? Мин бит кеше әйберсенә тимим. Таламыйм. Фазылым менә бүген кайтып картайгансың дип яратмаса нишләрмен? Теге чактагы бала итәкле күлмәгемнән танып алыр әле, име бит?..
Һәр авылның бер үк язмышлы үз Мәрәкәсе булмаса, галактикалар отыры орбитасыннан ычкына, күрәмсең. Кырыклап Сабан туе берәм-берәм хәтердән сызылган. Аннан элгәреләре – Мәрәкәлеләре – күңелне әле һаман моңландыра.
Гляжу я вдаль. Нету сил,
Тускнеет око.
Ах! Кто меня любил и знал —
Да-а-лёко-о! —
дип, авыл урамыннан атлаган сәер әбине шыр дивана санап гөнаһ җыйган безнең авыл нинди бизмәннәр белән эш йөртте икән ул чакта?..
– Илең солтаны булырга киредән үз тупрагыңа гына кайтып киткән булсаң соң, әби җанашым…
– Фазылсызмы? И-и-и, җүләр, исәр баш. Сабан туена чыгасыбыз калды бит әле. Үпкәләр, пәрәми.
Әби тагын үзенең могҗизалы шигырен дога итеп көйли. Аның инде күптән күкләргә иңгән хәсрәт тулы моңы кырык ел үтеп киткәч тә җанны кыйный:
Как посмел ты уйти,
И меня здесь одну кинуть?
Для меня мир – пустыня!
Когда тебя нету рядом…
– Урысчаң яхшы булгач, син, Мәрәкә әби, кем соң? Марҗамы? Керәшенме? Әллә Морокко кешесеме? Чын исемең?
– Төрекмән дигән җирдәниек без, олан, һай, ерактан! Мәрәкә – «морока» дан чыккан ул. Сезнеңчә – мәшәкать, артык җан, бәла. Тегендә дә артыгыек. Монда да кактылар, суктылар. Сөймиләр. Ник?
…Яман төшем белән өнем аралыгында мин бүген Мәрәкә белән әнә шулай саташтым.
* * *
И без малай чакларда! Сабан туе җиткән саен, тирә-юненә бер оста тегүче булгач, әнкәй биш улына да өр-яңа өс-баш җиткезеп бирә. Иң бәләкәчләргә – матрос киеме, калкуракларыбызга – күркәм кәчтүм-чалбар. Кыңгырау-шөлдер таккан, сөлгеле атларга ияреп, өер-өер булып агылган халыкка тагылабыз да китәбез чыгып үзебезнең Тегермән очы белән болынга – мәйданга. Өер саен – гармунчы. Мескен тальянканы гыж да гыж шыңшыта-шыңшыта интектереш китә. Моң өйләрнең җыештырылмаган табыннарында адашып калган. Безнең очта оста гармунчы булмаганга, ул чакта миңа гел шулай тоела иде. Бераздан дирижёрсыз оркестр тын кала. Депутат Шандыбин чырайлы, Церетели монументы сыман шыксыз, салмыш Кызрач Сапый абзый оран сала:
– Эһе. Теге килә…
– Кем? – дип сорый арадан бер килмешәк кунак.
– Дивана. Кулак калдыгы. Кем булсын тагын? Авыл гәләе. Мәрәкә…
Карашлар бәрелешә. Сәламләшеп торыш юк. Ак яулыгын урысчалатып япкан кара чутыр Мәрәкә әбине мин үскәчрәк горур Карменга охшаттым. Төп-төз гәүдә, зәп-зәңгәр күз. Кыз чагында ак гвардия моны тачанкаларда затлы экспонат рәвешендә генә утыртып йөрткәндер. Төз әбинең һәр адымы үлчәнгән. Болеро биеп арыгач та, зыялы кавалерыннан аерылып, бай, үтә затлы дәргаһ залыннан, балга дип килгән берсеннән-берсе дәртлерәк, гаярьрәк барча кенәзне аяктан еккан кыяфәт ясап, ары табан узып китә Мәрәкә әбиебез. Урталай аерылган томана чирү як-якка сибелешеп, шыңшып калса да, ни гаҗәп, ошбу затка ник бер эт өреп карасын! Еллар үткәч, мин бу инсанны череп беткән буралы газиз чишмәнең болганчык суына ялгыш кына китереп ташланган аквариум балыгына тиңләдем. Чишмә – Алтын балык стихиясе түгел, юк. Хрущёвның бичара, гыйбат авылы пейзажына мондый илаһи фактура ни көндезен, ни төнен төс түгел иде.
Әби үтеп киткәч, чирү янә җанлана. Кызыл чырайлы, күбенгән Кызрач Сапый, муен тамырын бүрттереп, кәҗә тавышы белән җыру башлый:
Җиз комган борыннары,
Рәхмәт инде, Гатаулла
Кунак итеп чакырган.
Усал малайлар һәр елдагыча чәрелдәп кала:
Марья-Мәрәкә —
Җарык чәркә.
Чырый чәүкә,
Дивана-а-ау…
Ә әби – Кармен дәшми. Үз бәясен үзе белгәнгә. Бермәл вакыт үткәч, тыкрыкны узып, сәер әби безнең өй турына килеп җитәр. Гадәтенчә, якын итеп, үзенең күңелен тыңлый белә торган әнкәбез янына килеп керер дә:
– Мир дому, – дияр. Ә аннары: – Күңелем моңлана, Бибигайшә, – дип өстәр.
Бергә-бергә сәйлүн чәе эчә-эчә елашып алгач, теге әби олы юлга илтә торган үргә менеп китәр дә, нәни учларын каш өстенә куеп, астан – кул сузымындагы Чулмансу өстеннән – тез чүгеп, ак парахут күзли башлар. Чулмансу гына менә кысыр калган карт мүкләк сыер сыман өнсез, шөкәтсез, үпкәле күренер дә, ак парахут урынына тутыгып беткән, ком, таш төягән ямьсез баржалар гына ухылдый-ухылдый ары узып китәр.
– Алдагы Сабан туена килми калма, ак парахут! – дияр солдатка әби. Аның:
Ах! Кто меня любил и знал —
Да-а-лёко-о! —
дип, үзе генә белгән җыру сузганын сәйләнләп чигүле матур түбәтәй рәвешле Сабан туе мәйданында эт тә ишетмәс.
Әбәткә – кыр казы
Җирән байталын йөгәненнән арба үрәчәсенә бәйләп, Бәкер карт тәмәкесенә ут элде. Ишегалдында ятып мүкләнеп беткән карама түмәренә җайлап кына чүмәшкәннән ары, беләүләнеп, тәмам төсен җуйган түбәтәен баш түбәсенә чөңкәйтеп куйды. Аннары очсызлы тәмәкесе төтененә уралды.
«Бәрәкәт, әле Зөһрә йолдыз да сүрелмәгән икән ич. Шулай иртә торылдымы икәнни бүген?» – дип гаҗәпсенде ул, күккә багып.
Карт, иртәнге салкынга әле генә илтифат итеп, бөтен гәүдәсе белән калтыранып, дерт итеп куйды.
Авыл Советына дәштергән иделәр. Бәкер ашыкмаска булды әле бүген. Күрше Гайфи малае Зөфәр белән әчелешле булдылар. Шул мәлгунь Зөфәр, Бәкер картлач хурлады, хисләремнән көлде, яңак төбенә менеп төште, дип, судка бирергә йөри, имеш, хәерсез…
«Шул ара өлгергән, жалу сырларга да җитешкән, эт ашагыры. Минем башка төшкән михнәтне урап узсын бу бала дип кенә кылган хилафлыгым иде кана…»
Ындыр артыннан салмак кына таң сызылды. Бәкернең абзар почмагындагы яңа гына бәрәнләгән сарыгына дип әтмәлләнгән утлыгына менеп кунаклаган яшь әтәче бугаз киереп кычкырып җибәрде. Карт сискәнепләр китте. Шулхәтле көчәнгәнгә яшь әтәченең бүксәсе ничек ертылмыйдыр – чуртым белсен. Агай эчтән генә сүгенеп тә куясы итте әле. «Әнәтерә бит, карт әтәче иртәләрен ничекләр итеп кенә аваз сала торган иде. Күрше Гайфи эте буып харап итмәгән булса… Карт әтәченең төнлә, вакытлы-вакытсыз кузгалгалап алган чаклары да күп булды. Их, ма-а! Үткәннәрне янә искә төшереп, әллә кайлардан, борынгы көй сыман, тирәннән килә иде аның тавышлары. Бусы исә, кичләрен авыл бетереп ярык гитара чирттереп йөргән ни бала, ни җитлеккән егетләр күк, үз чамасын үзе белми шапырына. Әүвәлгесе Бәкер карт заманы яшьләре кебек саллы, горур, үзенә бәяне зурдан куяр, әллә ничә нигез аша торган тавык халкын да тәмам әлсерәтеп, эштән чыгарып, имгәтә-имгәтә куып йөрергә бә-ә-әк мачтыр иде шул, оятсыз…»
Беравыктан татлы йокылары бүленгән камыт аяклы Акбар өйалды астыннан һау-һаулап чыгып чапты. Келәт артындагы кычытканлыкта, моңлы да, кызганыч та иттереп, мәче мияуларга кереште. Ә аннан ары шабра күрше солдатка Мәрьям карчыкның безелдәтеп кенә сыерын саварга керешкәне ишетелде.
Менә шуларның барчасын рәхәт чигә-чигә тыңлап, дөньялар бөтенлегенә куанып утырган Бәкер әле елмаеп, әле боегып алырга өлгерде. «Йа Раббы хикмәтләре! Гомер бакый менә шулай.
Шундый көнне юлдан ат арбасына утырып барганыгыз бармы сезнең? Нәкъ менә шушы юл, кысырланып калган басулар инде онытылган хатирәләрне, үзең теләсәң-теләмәсәң дә, янә сиңа китереп ташлый. Бәкер белән дә шулай булды. Әнә тагын егет чакларында кызлар куган бәбкәләрне үгезгә төяп әвенгә ташыган кыр ягы. Тугайда ул әвеннең кычытканлы чокырлары бүген дә исән әле. Ул чакта үзәккә үткән кебек тоелса да, сагындыра икән шул. Бигрәк тә бала итәкле күлмәк кигән, чигүле алъяпкыч япкан ялан беләкле кызлары…
– Яле, уңгыры, күтәрә төш сыйракларыңны. Син бигрәк тагын!
Карт, «зерт» иттереп кенә, байталның арык сыртына мунчаладан үргән чыбыркысы белән тамызып алды. Тегесе адымнарын җәһәтли төште. Теләми генә фырылдап куйды. Ат башын чайкаган саен, кай җирендәдер нидер шапылдый. Бу тавыш нидер үлчәп барадыр сыман тоелды картка. Раббысы язган гомере түгелме икән?..