banner banner banner
Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)
Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Малайның ябык иңбашлары сикереп куйды. Күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ул дәшмәде.

Малайлар җыйналды.

– Йөзә белми ич ул, – диде берсе.

– Куркак!

– Ха-ха-ха!

Гаделнең әбисе камыр басып ята иде. Тәрәзәгә күзе төшүгә, камырлы кулларын да юып тормастан, каударланып су буена таба теркелдәде.

Әби берәүне дә тиргәмәде. Малайлар таралыша башлагач кына, кәҗәсенә кычыткан ташый торган кечкенә кул арбасын тартып, янә оныгы янына төште.

Сак кына күтәреп, Гаделне кипкән печән түшәлгән арбага утыртты. Янына кармагын, суалчан савытын куйды.

Баягы юан апа: «И Ходаем, белмәдем бит таянып кына йөргәнен. Ни булган соң аңа?» – диде.

– Әби, – диде Гадел, – тияктәге балыкларны суга җибәр әле.

Әбисе күз яшьләрен сөртеп алды.

Яр буендагылар алар артыннан карап калды.

* * *

Һавада керәшәләр чырылдый. Әллә кайдан ялгыз акчарлак пәйда булды. Читән казыгына кунып, ала карга карылдый.

– Әби, әби, дим, кара әле… Мин яз көне оясына менгезеп куйган теге нәни сыерчык баласы очарга өйрәнгәндер инде, име?

– Шулайдыр, балам. Шулай булмый хәле юк. Синең сыерчыгың бөтенесеннән тиз очадыр әле.

«Ниемә кирәк булды икән Гадел оныгына шул йоны да чыкмаган сыерчык баласы? Үзең шул чагында агачтан егылып төшмәгән булсаң, шул кошны оясына менгезеп йөрмәсәң, болай арба тартып йөрер идемме соң? – дип уйлый әби, сыкранып. – Кош очар ул. Менә үзеңнең генә канатларың юк. Врачлар тагын бер операция ясап карыйбыз дигән булалар да… Терелсәң генә ярар иде инде. И бала, бала…»

Иске тегермәнгә җиткәндә, арбаны сипкелле малай куып җитте. Үзе белән бүтән малайлар да бар иде.

– Әби, – диде алар, – син кайта тор. Без Гаделне үзебез апкайтырбыз.

– Бергәләшеп кайтырбыз, – дип төзәтте малайларны Яшен ташы.

Учак

Кай ягы беләндер күңелгә кереп калган кешеләр була. Балыкчы Иван дәдәй – шундыйларның берсе. Ул минем күрше авылдан, якташ, Берлинны алган әткәй белән бергә ярты Европаны иңләп кайткан кеше. Холык-фигыле белән ошый ул миңа. Аннары юктан-бардан да мәзәк тапканы, әңгәмәдәшләрен тәгәрәтә-тәгәрәтә көлдерә белүе белән ошый.

Кама буенда аны көтеш. Көн кичке якка авышса да, эссегә түзәр әмәл юк.

– Балык шулпасы пешерербез, сугылыгыз, оланнар, – дигән иде кичтән.

Озак көттермәде. Өр-яңа моторлы көймә Кызыл Яр турысында комга килеп төртелде.

Һәрвакыт шулай: балык шулпасы пешергәндә, ул гел әмер биреп торырга гына ярата. Үзе гел безне, яшьләрне, читтән күзәтә. Сынавымы, үз яшьлеген искә төшерүеме? Сугышта старшина булган диләр. Шуның шаукымы, күрәсең, әмер бирүе.

– Бәрәңгене чистарткач, кем юып тора инде, бала? Аш түгел, балык шулпасы бит ул сиңа! Тәмен җибәрәсең. Чистарткан балыкны да юа күрмә! Бәрәкәте китә шулпасының. Шулпага орды-бәрде кагылганны җенем сөйми…

Көлешә-көлешә, ул әйткәнчә эшлибез. Учакка да ут ул өйрәткәнчә, сүрән генә янардай итеп тергезелә. Бу максат өчен карга миләше агачын хуп күрә карт. Төтене юк. Аннары озак яна.

– Җен икәнсең, пәрәми!

Ни булды икән дип, аның ягына күз салабыз. Кигәвен тешләп теңкәсенә тигән икән. Үзенең кыршылып беткән эшләпәсе белән шул кигәвеннең башына җиткән бу.

Хәзер бер-бер мәзәк чыгасын көт тә тор. Һәммәбез мыек астыннан гына көләбез. Ә ул ачулы, бездә эше юк.

…Учакта чыбык-чабык шартлый. Рәхәт. Җиләс. Учак тирәли тезелешеп, Иван дәдәй мәзәкләрен тыңлыйбыз. Аның шулпасыннан да тәмлерәк аш-су дөньяларында юктыр, билләһи! Төн җиткәне сизелми дә калган.

Якындагы тугайда атлар утлый. Нәни тай кешнәп җибәрә. Куркуыннан түгел, болай гына, риясыз, иркәләнеп. Янәшәсендә сакчысы – таянычы, әнисе бар ич.

Ни өчендер үземне шул тайдай хис итәм. Янәшәдә сакчым – михнәтле заман кешесе, безнең буынның, Җирнең бәхетен яклап калган, явызлыкка – явыз, яхшылыкка үтә йомшак табигатьле Иван карт.

– Карагыз әле, оланнар, – диде ул. – Учаклар бер-берсенә охшамас икән. Бик күп яктык учакларны. Мәскәү янында да, Кавказ тауларында да, Берлин паркларында да. Тик алар ничектер шомлы, сагышлы, күңелгә тия торган. Ә менә учакның бусы, үз тугаеңдагысы, дим, бөтенләй үзгә икән ич, ә? Нурлы, сөенечле. Хәвефле түгел, һәммә якташларны, сездәй әле дөнья күреп өлгермәгән яшьләрне теге учаклар, хәтердә уелып калган окоп учаклары үз янына берүк җыя күрмәсен инде…

Иван карт сүзләреннән соң әллә ничек булып китте. Көлке капчыгының шулай тирән мәгънәгә урап әйткән сүзләре үзе үк шомландырып җибәрде.

– Ива-а-ан!

Авыл ягыннан ягымлы гына хатын-кыз авазы ишетелде.

– Карчык бу, егетләр. Үзе генә интегеп беткәндер шул, бичара. Ярап торыр, кайтыйм мин, булмаса, яме.

Көчле матор тавышы, Кызыл Ярга бәрелеп, еракларга таралды. Бер мәлдән шәфәкъ җетелеге тымызык томаннарга уралган алсу таң белән кавышыр. Иван карт шикелле игелекле, тормышның үзедәй гади кешеләр хыялланган сөенечләр белән тулы аяз таң атар.

Урталыкта

Безнең бәрәңге бакчасының нәкъ урта бер җирендә – ызанда борын-борыннан калган иске мунча урыны бар. Мунча үзе ни сәбәптәндер янган. Һәр язда, бакчаны сукалаткан саен, шул урыннан бихисап таш, өзәңге, тырма теше кебек тимер-томыр, төрледән-төрле чүлмәк китекләре чыга тора. Сабан төрәне астыннан чыккан шул чүп-чарны чүпләп, якындагы ерганакка ташлый барабыз. Әмма мунча урынындагы әйбер бетәргә уйламый да!

Быел әни: «Бакчаның әллә нигә көе китте әле, бөтен тиресле туфрак аста кала бара. Әллә ат белән генә сукалатып ташлыйкмы икән бу юлы?» – диде.

Күрше абзый колхозда ат җигеп йөргәнгә, ахры, бакчасын трактор-мазардан «боздырмый» – гел ат белән сукалый. Ул әни йомышына каршы килмәде.

Мин, яланаяк калып, – ат башыннан, күрше Сәмигулла абзый сука төбен тотты. Тәвәккәлләдек.

Беренче кат трактор шикелле уртадан түгел, ә ызан буйлап киттек. Әкренләп иске мунча турысына да җитеп киләбез. Сука төрәненә бәрелеп, таш чытырдый, парлап җигелгән атлар туктап-туктап тын ала. Урталыкны инде узып киттек дигәндә, алар, нидәндер өркеп, ызанга килеп чыкты. Мин атларны кире буразнага керттем, тик сука нәрсәгәдер бик нык терәлгән, һич ары җибәрерлек түгел иде.

– Кендеге булдымы әллә шайтанның?! – дип кычкырып җибәрде Сәмигулла абзый. – На-а!

Сәмигулла абзый – коры кеше. Атлар сыртына чыжылдап камчы килеп төште. Атларның бер талпынып алуы булды – шартлап камыт бавы өзелде.

– Хәзинә сандыгы булды, ахры, бу, олан, – диде ул һәм, күпкә тукталуыбызны уйлап, ачу белән атларына кизәнде.

Бөтен бәланең башы борынгы сука тимере булып чыкты.

Ул ачу белән әлеге тимерне ерганакка ыргытам дип кизәнгән иде, яланаягына кигән галошы белән нәрсәгәдер абынып китеп, аягын канатты.

Сәмигулла абзый ачулы иде.

– Әйтәм аны карчык-корчык мунча урынын җенле дип йөртә, хактыр, ахрысы. Булмады, бөтен эшнең тәме китте болай булгач. Әгәренки бер булмаса булмас икән…

Табылдыкның бусы дүрт кырлы штык булып чыкты.

«Бабайныкы!» дигән уй мигә йөгерде. Бер як кырында дүрт-биш киртегенә хәтле сакланган.

«Үтерелгән дошман саныдыр, шәт… Менә бит син, урталык, бакчаны гына кыл уртага түгел, ә бәлки үткән белән киләчәкне дә урталай бүлеп торасың икән… Сука тимере белән штык… Тыныч тормыш белән сугышны да очраштыргансың, – дип уйладым мин. – Штык… Яуда күпме дошман карынын ерткансыңдыр, ертмасаң, монда ятмас идең.

Ә менә, сука тимере, син дә үз бурычыңны үтәгәнсең. Синең эшне амбар хәтле тракторлар тартып алган…»

– Нәрсә медер-медер сөйләнәсең син анда, олан? Тотып ыргыт шул тимерләрне чокырга. Тинтәк кеше күк уйга калдың…

Сәмигулла абзый аксый-туксый килде дә атларны тугарырга кереште.

– Юк, Сәмигулла абзый. Боларны ташлап булмый…

Бәрәңге төпләре өяр вакыт җиткәч, тимерче алачыгына барып, табылдык сука тимеренә иш икенче бер әйбер эшләттем дә шулардан буразна төпләренә балчык өйдерә торган сука ясап куйдым. Беравыктан, күрше-күлән кулына күчә-йөри, сука тимере ялт итте.

«Ә синең, штык, кирәгең чыкмады. Ерганакка ыргытып бәрер идем мин сине – оныкларга да күрсәтәсе бар. Бернишләр хәл юк, күгәр син. Сиңа шулай язгандыр», – дидем дә, болдыр түбәсенә кыстырып куйдым үзен. – Тик менә күңелдәгесе генә тутыга күрмәсен берүк…»

Шул штыкка, сука тимеренә күзем төшкән саен, кемдер (бабайлар хәтере түгелме икән?) сорау биреп тинтерәтә: «Урталыкта менә синнән нәрсә калыр икән?..»

Кул тегермәне

Ул бер бөртек карабодай орлыгын еллар карасын, кайгысын үзенә сеңдергән кул тегермәненә салды. Сыңар куллы ул. Аның да исән калган ике бармагы белән тегермәнне әкрен генә әйләндерә башлады.

Бөртектән он чыкмады.

– Без дә шулай идек, – диде Абдулла карт үзалдына.

– Язмыш тегермәне шулай тартты, иләде.

Ике бармаклы кул тегермәнгә бер уч ярма салды. Шактый әйләндерә торгач, Япониядә эшләнгән тәлинкәсенә берән-сәрән генә көрпә коелды.

– Без дә шулай идек, – дип кабатлады Абдулла карт.

– Югалсак та, кайттык бит тәки, ә!

Гармун күреге сыман сырланып беткән маңгайга бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты.

– Абдулла ага, килдек без тагын. Йөкләмә үтәлде. Әзерлә коймагыңны…

– Беләм үтәлгәнен. Шуңа чыктым тегермән янына. Үзе белән сөйләшеп тора идем әле менә. Килмәсәгез, ярып ата идем үзен утынга, билләһи! Үтәми генә карагыз, ярып, мичкә ягам бит тәки!

Ишегалдына кереп тулган комбайнчы егетләрнең һәммәсе ап-ак күлмәктән, кара чалбардан. Чисталар, пөхтәләр. Урак бетүгә, мунчада чабынып чыкканнар. Йөзләре якты. Тик менә кулларындагы караны гына ни белән юып бетерәсе?

Ел саен шулай: урак беткән көнне Абдулла карт егетләрне кул тегермәненнән чыгартылган карабодайдан пешергән коймагы белән сыйлый.

Егетләр тәмәке пыскыта. Чаяраклары, картка әйтми-нитми генә, янәшәдәге кыргый чиялеккә сугылып чыга. Карт сизә нишләгәннәрен, дәшми генә. Әйдә, күпме тузан ашап, дөньясында бер «төчкереп» алудан ни зыян?..

Комбайнчыларның өлкәнрәкләре ишегалды уртасында – әкрен генә ярма ярдырган тегермән тирәсендә. Картның һәр хәрәкәтен күзәтәләр. Хәтерлиләр: сугыш елларында аларның бәләкәй куллары шактый әйләндерде мондый тегермәнне. Ачлыктан хәл җитмәгәч, ачудан күзләре элпәләнә иде.

– Бетсәң, дөмексәң иде, Гитлер! – ди иде каны качкан иреннәр. Сүзнең әчерәкләрен ишеткән әниләр ишетмәмешкә салыша иде. «Гитлер» дигән сүздән дә хәвефлерәк нәрсә юк иде шул ул заманда…

Абдулла карт, бер кулын, тагын өч бармагын, биш якташын югалтып авылына кайтып егылган бер мәлдә, әнә шул нәниләрне үз ишегалдына җыеп алды. Колхоз председателе биргән өч кадак ярым карабодайны кул тегермәнендә тарттырды да, алабута орлыгы, черек бәрәңге кушып, коймак пешерде. И тәмле иде дә соң коймак! Менә шушы кара куллы әзмәвер ир-ат ул чакта бик бәләкәй иде шул…

Картның коймагы тәмсез иде. Шулай тора-бара никтер тәмсезләнә барды ул коймак. Әмма аны һәр елны мактый-мактый ашадылар.

Соңарып килгәннәргә коймак җитми калды.

– Мин хәзер, – диде Абдулла карт һәм ишегалдына чыгып китте. Никтер озаклады. Комбайнчылар чыкканда, кул тегермәне хуҗасын тыңламый иде инде. Карабодай ярмасын кысып тоткан ике бармаклы кулдан япон тәлинкәсенә бөртек коела иде.

Ишегалдында тынлык. Су буенда сугыш-сугыш уйнап йөргән нәниләр чыр-чуына авыл өстенә әллә кайдан гына килеп чыккан кыр казлары тавышы өстәлде. Европаны иңләп-буйлап кайткан игенчегә соңгы сәламнәре.

Биш юкә

Колхоз персие Ясәви, иртәнге наряд бетүгә, шофёр Гарифулланы чакыртты. Соңгы арада кырын эшләре белән кеше теленнән төшми башлады шофёр. Гел зыян-зәүрәт салган көне. Әле колхоз тактасын чәлдереп кайта, әле төзелештән кирпеч эләктерә, төннәрен урман юлын таптый. Мунча саласы, имеш, диделәр. Вәгазь укып алмый, йөгәнләми ярамастыр, шәт.

– Урманнан биш төп юкә үсентесе алып кайт. Кара аны, хәлле булсыннар, үзем карыйм, – диде ул.

– Машина су тотмыйдырые шул. Ремонтка куясы бар, – дип карады шүрли калган Гарифулла.

Перси, аны ишетмәмешкә салышкандай:

– Тишелсә, ат ал, атныкы тишелми. Тамыры нык булсын, – диде.

Гарифулланың бүген иртә таңнан мунча бурый башлыйм дигән нияте челпәрәмә килде. «Ниемә хаҗәт булды икән тагын ул юкә?» – дип, эчтән генә зәһәрләнеп алды.

Иртәгә 9 май дигән көнне өч сугыш ветераны Бәдри карт сораткан иде ул юкәләрне. Сугышта ятып калган дүрт брат истәлеге булсын дип, авыл очындагы Ялпы тауга утыртмакчы икән. Бишенчесе үземә булыр, соңгы араларда әллә нишләп күңел болганып тора, ди карт.

– Соң, эшләрбез аны, – дигән иде аңа перси. – Орлыгы Бохарада түгел ич. Күңелең изгелектә булгачтын…

Бәдри картның ике кулына – дүрт бармак. Хәлле чагы булса, үзе дә сайлап алып кайтыр иде дә юкәләрне. Йөрәк шаяргалагач, ерак юлга чыгар мәле юк. Шикләндерә. «Шайтан вәсвәсәсе, ахры. Алдагы елларда ник уйланылмагандыр», – диде ул Ясәвигә.

…Төшкә таба Гарифулла кайтып та җитте. Кеше буе юкәләр кычыткан капчыгына салынган, пөхтәләп бәйләнгән. Бөреләре менә ачылам, менә шартлыйм дип тора.

Бәдри карт, алты яшьлек оныгы Гаделне ияртеп, Ялпы тауга китте. Шунда гына – су сибәргә чишмәсе. Көрәк кайралган. Картның кәефе шәп иде. Исән калган дүрт бармак, гомер булмаганны, бүген җәһәт кыймылдый. Туфракның әрлән балчыгы шәпләп йомшартылды. Нәни Гадел үзеннән дәүрәк чиләк белән чишмәдән су ташый.

– Менә бусы сиңа, Габдулла брат, – дип сөйләнә Бәдри, юкәнең берсен утыртып, шуны казыкка киндерә белән бәйли-бәйли. – Иртәгә, шулай итеп, бәйрәм… Юкә чәчәге исе син калган Белоруссия сазлыкларына хәтле барып җитәсе.

– Ә бусы кемгә, бабай?

– Бусы, бәбкәем, Миңнегәрәй абзаңныкы булыр. Янәшәдәге Идел-суыбыз Сталинградка, ул яткан Туганнар каберлегенә бәләкәй генә бер малайның сәламен ирештерсен…

Бәдри карт, «Беломор» ына ут элеп, түмгәккә утырды. Чират балачакта һәммәсеннән дә кырысрак, катырак куллы булган Нәбиулла абыйсына җитте. Сугышка киткәнче, яшьләр арасында чыккалап торган кыйнашта Нәбиулла булмаса, кеше бермәл югалып кала, гаҗәпсенә иде. Герман җиренә бәреп кергәндә, разведка взводы командиры иттеләр, «Берлинга барыш» дип язган соңгы хатыннан башка авылга бүтән хәбәре кайтмады…