banner banner banner
Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)
Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


Ә аннары – рухын гарипләткән сугыш. Үҗәтләнеп-үҗәтләнеп үч алу…

«Нишләп болай соң әле бу, хәерсез? Ник дип үткәннәр болай йөдәтә икән бүген, кадалгыры? Шәт, шул юеш борынның Советка жалу белән барганы өчендер әле. Кемгә зыян салганым бар инде, ә?…»

Кыскасы, Бәкер картның күңеле рәнҗегән, шул күңелнең иң түрендә сәер бер зилзилә кузгалмакчы.

– Әйдә әле, Бәкер абзый, Чүнник күленә барып, бер-ике кыр үрдәге бәреп кайтыйк әле.

Алдагы көндә генә Марьям карчыкның кунакка кайткан Зөфәр атлы студент оныгы шулай аптыратудан башланды инде җыенысы.

– Җә, җә, естудин, тилчәләнми генә тор. Каныкма юкка. Аннары соң җәдрәнең булган хәдәрәсе былтыр чебешләрне ашаган мәчегә тотылды, – дип тә карады… Зөфәр бер чәйнек әче бал күтәреп кермәсә, күнәсе түгел иде.

Киттеләр. Акбар, күрше-күләннең каз-үрдәген пыр туздырып, алдан чабулады.

– Җә, Зөфәр энекәш, ошады дисең инде каланы? Ату гел естудинга охшамагансың, һаман шул шыпана килеш калгансың. Тик менә өйдә ятасы, егыла-тора җир сукалыйсы урында… – дип сүз башлады карт, юлда барганда. Тегесе дәшмәде. Көзгә кырын әйләнәсен ишеткән иде, шуңа күңелсездер бу дип, карт борчымаска булды аны.

…Кич. Аяк астыннан бытбылдыклар да пырхылдап чыкмады, күктә, биектә-биектә, тургайлар да сөенешмәде. Шулай да үле тынлык тәнен рәхәтлектә коендырды Бәкернең. Зөфәр бытылдады да бытылдады. «Абау килештерә, Алла колы! Үтереп исеңә төшәр әле авылыңның йолдызлы күге! Нинди түгәрәк ай да урам фонаре гына кебек ич анда, калада», – дип уйлады ул, галошы белән тырпаеп торган тары камылын кыштырдатып.

Күл тирәли ике кат әйләнеп, камыш утрауларын ничә кат айкадылар. Тик үрдәк түгел, чыпчык та күренмәде. Үч итте диярсең. «Бигрәк шәп! Кипкән кәлшәгә ятып бер ял итүләре ни тора ичмасам!» – дип сөенде карт. Зөфәрнең генә менә уңышсыз аудан күңеле кырылды.

Кинәт якында гына гөрселдәтеп мылтык аттылар. «Чү, кай ара китеп барган икән, мөртәт, әле генә янымда иде ләбаса?»

– Шаярма әле, малай актыгы! Син икәнсең, сискәнеп киттем тагын. Ташла берәр яры шул шайтан коралын, – дип кычкырып җибәрде ул, муртайган карама төбендә бөгәрләнеп яткан Зөфәргә карап. Шуны гына көткән диярсең, малай, аягүрә торып, бер якка томырылды. «Хәерсез, ни генә майтарды икән тагын?» – дип шөбһәләнде Бәкер, нидер барын сизеп.

Инде төтәгән кәгазе-ние белән очкан зәп-зәңгәр төтен дә таралды, текә елга яры да кайтаваз белән җавап бирде. Тынлык. Бәкер, гаҗәпсенеп Зөфәр ягына текәлеп торганнан соң, әкрен генә шунда таба атлады. Аяк астындагы үләнле түмгәккә сөрлегеп китте, җыелып торган суга басып, галош эчен чылатты.

– Менә, Бәкер абзый, бер ашлык нәрсә бар монда! Бүген үк йолкытып – казанга! Әбинең как раз мич башында бал да әчеп ята, – дип, җиңүле кыяфәт белән каршы алды аны Зөфәр. Үзе, күзен метмелдәтеп, мактау сүзләре көтте.

– И-их! Тупыйк борын, тупыйк борын… Каз атып үтергәнсең ич!

– Ник, Бәкер абзый, кешенеке түгел бит – кырныкы. Аны гына аера беләбез инде.

Берни дә аңламый торган Зөфәр шыр-р иттереп көлеп җибәрде.

Киек, яраланып җиргә килеп төшүгә, канатларын киң җәеп талпынган да, соңгы сулыш алганда ачык калган томшыгын җиргә төрткән. Сары тукранбашлар куе кан тамчылары белән чуарланган.

– Әнә баш очында тагын берсе, төзә дә чукындыр! Анысы тоже кешенеке түгел, – диде карт, каш астыннан сөзеп. – Булмый икән, мылтыгыңны ал да аттыр моннан! Ату икеләнә торган адәм түгел. Каз жәлке түгел миңа, син жәлке…

– Нәрсә сөйлисең син, картлач? Аңларлык түгел!

Егет киреләнеп маташуның файдасыз булуын аңлады булса кирәк, карышмады. Авылга таба борылып кайтып та китте. Ялпылык таулары артына кереп югалганчы, карашы белән озатып калды аны карт. Ачыргаланып каңгырган каз үзе кебек гомер буе ялгыз булып күренде аңа. «Яраны канаттың бит, малай актыгы! Их, бала, бала…»

…Хәтерли. Сугыш беткән көннәр. Ул әле өйләнмәгән егерме биш яшьлек солдат иде. Радист кыз Җәмиләне үлеп яратты. Бәкернең туган авылына да бергә кайтып китәргә вәгъдәләштеләр. Тик иң әүвәл Молдавиядә эшелон көтәргә туры килде. Бу бәхетле минутлар гүргәчә Бәкернең хәтереннән җуелмас…

Шундый көннәрнең берсендә кыр казы атып алып кайтты Бәкер. Дөрес, киек, җылы илләрдән яңа килеп җиткәнгә, арык иде. Алабута боткасы булмас әле, һәрхәлдә, әнә бит хуҗа хатынының ачлыктан төсләре калмаган, өй тулы бала-чагасы… Тик күршедәге Палага түти генә, кечкенә башыннан каны саркып торган казга ымлап, ипләп:

– Их, егет, егет! Ялгышасың, ай, нык ялгышасың. Гомерең буе ялгыз булырсың, – дип сөйләнгәч, егет кул гына селекте.

– Әкият! Бүген үк кереп чык безгә, хет ит шулпасыннан авыз итәрсең.

Әби, инде искереп беткән кара яулыгын төзәткәләп алгач, башын чайкый-чайкый, күмерләнгән читән буйлап китеп барган иде.

…Состав чәчәк аткан ташландык бакчаларны артта калдырып чапты да чапты. Әле кайчан гына үлем төяп каядыр ашыккан вагоннар шатлык белән туп-тулы. Ничектер Смоленск тирәләрендәге бер станциядә төшеп, әнисе карчыкка яулык сайладылар. Шунда Җәмилә җилкәләрендә шпал ташыган кешеләргә игътибар итте. Әсир немецлар икән. Яннарында автомат аскан конвой егет тә бар. «Бер генә кыерчык ипи биримче шуларга. Бездән булсын игелек. Әнә теге кеше бигрәк жәл шикелле», – дип, Бәкердән рөхсәт алып, кыз шунда чапты. Нечкә күңелле иде ул. Күп тә үтмәгәндер, станциядәге барлык хәрбиләр, өерелешеп, бер якка чабыштылар. Чуклы ефәк яулыгына акча түләргә дә оныткан Бәкер дә аларга иярде. Ике шпал өеме арасында конвоир егетнең үле гәүдәсен шәйләп алгач, барысын да аңлады. Егетнең касыгында чалгы пәке тырпаеп тора. Чү… Җәмилә түгелме? Йөзтүбән ятканы чыннан да ул – Җәмиләсе булып чыкты. Әнә бит янында тузанга манчылган ипи кыерчыгы да бар…

Бәкер як-ягына каранды. Бүтән әсирләрне җиргә ятарга мәҗбүр иткәннәр, ә икесе качкан булып чыкты.

Ул, аны-моны уйлап тормастан, конвоир егетнең муеныннан автоматын йолкып алды да якындагы шомырт куаклары арасына ташланды. Артыннан ап-ак шомырт чәчәкләре генә талпынып калды. Кешеләр ни булганын да абайларга өлгермәделәр.

«Шушында гынадыр, этләр, ул ара әллә кая китеп өлгермәсләрдер», – дип кабатлады ул, гыж-гыж тын алган саен. Өстендәге болай да иске гимнастёркасы ботакларга эләгеп ертылды, кулы, йөзе сыдырылды. Тик егет, алны-артны карамый, кабалана-кабалана чапты да чапты.

Кечкенә генә таш будка янында куып җитте ул аларны. Тегеләр дә, тырналып беткән Бәкернең кыяфәте калмаган йөзен күреп алгач, чабасы урында тораташтай катып калдылар.

– Инде бар газап беткәчме? Ник, этләр?..

Шул минутта ук терәп диярлек берсенә атып та җибәрде. Ул сыгылып төшкән арада, калтырана-калтырана, икенчесенә автоматын төбәп куйды. Җәмилә әйткән яшь немец иде бу. Аның озын керфекле күзе картның әле дә исендә. Тик боларның ни белән беткәнен анык хәтерләми ул. Измәсе җебеп аккан иске кирпечләрдә калган кан гына исендә. Ул кан никтер балан тәлгәше булып хәтеренә уелды аның…

Бермәлне күмерләнгән читән буйлап кара шәлен бөркәнгән Палага түти тагын килеп чыккандай булды: «Ялгышкансың, ай, нык ялгышкансың син, улым…» Үзе якын килергә курка… Бәкер, капылт егәре китеп, янәшәдәге ялангач таш өстенә утырды. Таш нәкъ кешенең баш сөяге күк шоп-шома, шыксыз…

…Бәкер, җилкәсенә төялгән кара уйларын селкеп ташларга тырышып, беркавым таптанып торды. Карт мескен кыяфәтле, ләкин горур иде.

«Мин үлгәнче мүкләнерме икән ул таш, һай, мүкләнерме икән? Әле дә булса ята булыр шунда…»

…Авыл Советында Зөфәрдән ары берәү дә юк иде. Ул, башын түбән игән килеш:

– Ишеттем, Бәкер абзый, әби сөйләде хәлләреңне, ачуланма инде берүк. Әйдә кайтып китик. Мин җайладым монда.

– Шул шул менә. Беләдер ием мин аның шулай буласын. Шуңа соң гына кузгаласы иттем. Йөрисең шунда вакыт уздырып, мөртәт!

Әтисез малай

1. Яшәгән, ди, бер кәҗә…

Озын сүзнең кыскасы, ун яшьлек Гаделләрнең җен шикелле кап-кара бер кәҗәсе бар. Шайтан атлы. Ул мутлыклары дисеңме? Теге дөньяда, гарше-көрси каршында җавап тоткан чакта, һәммә гөнаһысын ничек кенә ярлыкап бетерер инде, бичара? Поши хәтле бардыр үзе, ачуым да бер килмәгәе. Андагы мөгез дисеңме! Як-якка тырпаешкан, һәркайсы бер метрлап булыр, валлаһи газыйм менә! Тау кәҗәләреңне эләктереп алып, әнә шул иләмсез мөгезләре белән кабырга буйлый алагаем бер сыласа, мин сиңа әйтим, име, тегеләрне сытасы, тешләп өзәсе һәм, алай гынамы соң әле, моны күреп алуга ук, көтүләре белән бөтенләй бәлтерәп төшәчәк, меркелдек бер пүчтәккә әйләнеп калачак ул көтү.

Болай танавы, кыяфәте белән җенгә охшаган булса да, Гаделнең үзенә яхшы тагын үзе. Чын әүлия инде менә. Кайчакларда үзе бәбкә чыгармый калган каз ише беркатлы ул кәҗәкәй, юаш. Үз бәясен үзе белми. Кәҗәләнә торган гадәте калмагач, Гадел малкаен төрле-төрле тәмлүшкә белән сыйлый. Ни генә дисәң дә, Гаделнең «иҗат җимеше» инде. Ә нәрсә, тәрбия эше шундый буладыр инде ул! Хәер, көн саен ярты чиләк төче камыр, җаның теләгән хәтле кабыгы әрчелгән бәрәңге, бер кәбестә күчәне, ике коймак, бер түбәтәй карабодай, ара-тирә генә булса да кабак бөккәне, «Сникерс» йә «Баунти» ишесен каптырсалар, кесәл болгатылган чишмә суыннан авыз иттерсәләр, дагаланган тоякларыңны көн саен баксаласалар, кәҗә генә түгел, үгез дә юашланып калыр. Шайтан кичтән калган кыстыбый, ике берүлер чебеше салып пешерелгән аштан да баш тартмый хәтта, шаптыр-шоптыр китереп, кикерә-кикерә, эт савытыннан гына чөмерә, кетер-кетер сөяк кимерә. Шулай булгач, ник башлы булмасын ул кәҗә?! Әллә чиләк хәтле җиленендә СССР картасына охшаган миңе булганга башлымы икән соң ул? Шайтан бәләкәй хуҗасына эттән болай тугры, мекер-мекер килеп, гел Гаделгә каныккан – ияреп йөри. Буш вакыты булдымы, киртә башына менеп, мәче куа, ышанмыйсыңмы?

Малай көн дә көтү каршыларга үзе бара. Ике чакрым җирне тәпиләргә кирәк. Мәшәкать шул. Хәер, хәзер инде барганда гына тәпили малай, ә кайтканда Шайтанга атланып кайта. Бозау чаклы кәҗә карышып-нитеп тормый, башлы ул. Чөнки белә: өстеннән чөеп ыргытса, аңа кадер-хөрмәт бүтән тәтеми, көн бетә, рядовой кәҗәгә әйләнә дә кала.

И-и-и, ул Шайтанның галәмәтләре! Бакчага минераль ашламаны, көн саен унике кырлы стаканны тутырып, сөтне кем бирә? Шайтан. Ә аннары… эшләп ашарга өйрәнгән ул.

Гаделләрнең бакчасы тауга түбән. Бәрәңге алган чакта, Шайтан сыртына як-яклап кечкенә капчык аса малай. Кәҗә, яхшы ат сыман, дүрт чиләк бәрәңгене эһ тә итмичә тау башындагы базга алып менә. Малай үзе өч чиләк күтәрә. Бу тояклы мал турында бөтен авыл аһ итеп сөйли, район газетасына да язып чыктылар хәтта. Шушы Шайтан аркасында Гадел бер «бишле» дә алды әле. Ул көнне кәҗәкәебез майда гына йөзде. Хәер, «бишле» дип инде… «Безнең кәҗә» дигән темага сочинение язганнар иде. Укытучы апалары эчтәлеге өчен «бишле» куйган, мактады. Ә грамматикасы өчен шул әлеге дә баягы инде…

Беркөнне көтүдән өйгә кайтып җиткәндә генә, Шайтан, гомер булмаганны, кәҗәләнеп китеп, сыртында вәкарь белән генә атланып кайткан хуҗасының касыгына мөгезе белән берне биреп алмасынмы! Беләсез инде, Шайтанның мөгезләре шөшле сыман очлы аның. Әле ярый эшләп үскән Гаделнең мускуллары тимер белән бер. Шулай булмаса, хәлләр мөшкел иде.

Ул көнне Гадел унике белен, егерме бер коймак, биш кыстыбый, ике бөккән ашаган иде. Әллә шуны авырсындымы кәҗәкәй?

– Исемең җисемеңә туры килми башлаган синең, малай. Үзгәртми булмый. Гыкычыпис! Камунис! Баркашуф кауме! – диде тояклы мал корбаны. – Нервылар беткән синең. Тормозың да тотмый башлаган. Чарасын күрми булмый…

Әлеге кырын шәе өчен Шайтанга көрәк хәтле сакалыннан колак кагарга туры килде. Керфекләре дә өтелде, берсе генә дә калмады ичмасам! Шуннан ары җәза эләкмәде. Гадел дипломатик миссиянең кадерен, бәясен белә торган кеше – түзде. Башта малкае, авызын кыстыбыйландырып, үпкә тотып йөргән иде дә, үзе яхшы булгач, үче бетте тагын.

Мөгезләрнең яртышар метрын пычкы белән кисеп ташларга кызганыч иде. Аннары әле ул хәтле үк кансыз малай да түгел ич Гадел. Болай рәхимсез кыланса, хуҗага да тиңе булмаган транспортыннан мәңгегә колак кагасы. Шайтан моны кичермәс, төкерәчәк ул синең селекцияңә, итле ашыңа, кабак бөккәнеңә. Үз кардәшләре арбасына утыра ул, алар җырын җырлый башлый.

– Мотокәҗә ясыйм мин синнән, – диде Гадел һәм бичара кәҗәнең «Ява» матае руле кебек дугаланып торган озын мөгезләрен боргалады. – Тормоз да куям мин сиңа.

Ә нәни Гаделнең матае түгел, сәпите генә дә юк иде шул. Әтисе булса, алып биргән дә булыр иде. Әнә бүтән малайлар, әтиләре булгач, матайда гына җилдерә.

Озак та үтмәстән, ике мөгезгә чүплектә аунап яткан мотоцикл рулендәге резина тоткычлар менеп кунаклады.

Икенче көнне Шайтан бөтенләй матай кыяфәтенә кереп калды – ике мөгез арасына велосипед фарасы урнашты. Батарея – колак артында. Кабызгыч изолента белән мөгезгә беркетелгән. Башта Шайтан мекер-мекер дип сөйләнде. Адәм телендә «хәл яман» дигәнне аңлата иде бу. Сыртын кашу мөмкинлегеннән мәхрүм калды ич.

Ә шулай да конструктор Гадел теләгән һәммә комфорт юк иде әле мотокәҗәдә. Утыргычка иләтелгән шәп сарык тиресе юнәтеп азапланасы юк югын. Бусы яхшы. Йомшак мех үзендә. Тик хуҗа тизлекне идарә итү мөмкинлегеннән мәхрүм иде.

Ә мотокәҗәгә колак нигә? Гаделне генә тыңлар өчен диярсез инде сез, шәт. Хәер, анысы да хак хагын. Әмма техника күзлегеннән караганда…

Шайтанның уң колагында нәни чагыннан ук әүвәлге бер тиенлек акча зурлыгындагы тишек бар – бүтән сакалбикәләр белән бутамас өчен, Гаделнең әнисе тишкән иде. Шул тишектән иске ботинка бавы уздыру, аннары аның очын бәйләп, мөгездәге борылып йөри торган «матай» тоткычына тоташтырып кую өчен, малай озаклап баш ватып азапланмады. Тоткычны бер-ике мәртәбә боргач, колак сузыла башлый… Тик сынау уңышсыз узды. Шайтан, авыртуга чыдый алмыйча, Африкага ишетелерлек итеп акыра, туры сызык буенча чабасы урында, койрыгын куган эт сыман, үз күчәре тирәсендә генә бөтерелә иде.

– Баланс кирәк, – диде уйлап табучы. – Тизлекне ике якка да бертигез итеп бүләргә ягъни.

Укымаган физика китабы калмады. Ә физикада колак энергиясе турында бернинди теория дә, закон да, аны тормышта куллану турында мәгълүмат та юк иде. Ә шулай да белә Гадел: кәҗәкәйнең иң нечкә җире – колак.

Биш билгесезле тигезләмә төзеп, тамыр алып карады. Исәпләүләр өчен йөз тәңкәлек (яңа акча белән) дәфтәр китте.

Гадел кәҗәнең исән колагын тотып, аны борып карады. Тегесе үрле-кырлы сикеренгәләп алды.

– Эксперимент корбансыз булмас, – диде хуҗа. – Түзәргә туры килер…

Фәнни эксперимент корбаны бу юлы инде Перуга ишетелерлек итеп акыра иде. Ике йөзле кадак үз эшен эшләде – сул колакта да кирәкле зурлыкта тишек хасил булды…

Сул колакның төзәлгәнен, кутыры төшкәнен түземсезлек белән көтәргә туры килде.

Ну, чабып та күрсәтә соң хәзер Мотошайтан. Көтүдән кайтып килә торган үшән сыерлар, әлсерәшкән сарыклар, аның чабып кайтканын күреп алсалар, котлары ботларына төшеп, җан-фәрманга як-якка сибелешеп кала.

Тизлек мәсьәләсе әнә шулай хәл ителде. Инде техника куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен санга сугу турында да уйламый булмый. Әйтик, сәгатенә йөз километр белән барганда, Шайтан астында калып, сыер, сарык, тавык-чебеш кырыла башласа? Өч көн дигәндә, авыл көтүеннән ни генә калыр?

Тормозы тиз табылды. Мөгезнең урта бер җиренә рычаг куелды. Ул җеп белән койрыкка тоташтырылды. Тиз генә тормоз салырга кирәк булса, шул рычагны гына тартып куясың. Мотошайтан, арттан тарталар дип уйлап, шып туктап кала, ник шунда йөз дә сиксән белән бармыйсың. Дагалы тояк асларыннан ут көлтәсе генә чәчелеп кала. Туктаткач, артыннан төтен өрә, өч сәгать буена җен өермәсе уйнап тора. Чабып барган хутка артта ниләр барлыгын уң як мөгезгә беркетелгән «КамАЗ» көзгесеннән карап белергә була. Рульнең ике очына борылыш сигналы бирә торган өстәмә лампочкалар да урнаштырылгач, Гадел җиңел сулап куйды. Эксперимент тормышка ашты. «Ява», «Мицубиси» ише «Париж – Дакар – Париж» марофонында чабышкан пүчтәк матайлар нәрсә ул? Мотошайтан турында белеп алсалар, тәҗрибә уртаклашырга дип, әллә кемнәр авылга тула башламаса гына ярар иде инде. Аларга ни генә ашатып тормак кирәк? Көн саен бер баз бәрәңге пешерсәң дә җитмәс, валлаһи! Их, бүтән малайларныкы ише әтиле булсаң икән ул…

Кызык, тиздән Мотошайтан бәләкәй бәтиләр ияртеп кайтырга тиеш. Әнисе шулай ди. Аларыннан ни генә ясар икән соң Гадел? Алары тәгаен генә Кәҗәмобиль (урманнан – утын, болыннан печән алып кайтырга), Кәҗәтрактор (бәрәңге бакчаларын сукаларга), тагын бер бәти булса, укытучылары өйгә биреп җибәргән мәсьәләләрне чишеп торучы Кәҗәгалим!

2. Булган, ди, бер Бичура

Авыл халкы Мотошайтанны күргәч аһ итте. Хәзер Гаделнең бер генә дә буш вакыты юк.

Ә беркөнне…

Бөтен кеше эштә чакта авылга тәки әллә кемсәләр өерелешеп килеп төште бит әй, әллә ниткән очлы борынлы машиналарга төялешеп. Киемнәре күннән генә. Җитмәсә, чарт та чорт сагыз чәйниләр. Марсианга тартым үзләре, ямьсезләр. Икенче яктан караганда, кешегә дә охшаган күк. Болар киткәч, авылның өч үгезе, ун дуңгызы, ике кәҗәсе юкка чыкты. Хәер, бәрәңгегә тимәгән тагын болар. Тавык-чебеш кайсы кая качып бетте, эт халкы әллә кая гына тайды. Гомер булмаганны, Шайтан да шыр җибәрде – эт оясына кереп шылган, бичара.

Әнкәсе сөйләгән яэҗүҗ-мәэҗүҗ ише, иске-москыны да ашый, ахры, үзләре.

Чабата, бабаңнан калган кылыч, икона, сөлге таптыралар, ди.

«Эрекитәр, оланнар, безнең авылда гомер урыс тормаган, ул төртенә торган икона безгә каян килсен соң?» – дигәч, беренче герман сугышыннан исән-имин кайткан йөз дә җиде яшьлек Гәрәй бабайны эт итеп кыйнап ташлаган, ди, тегеләр. Гадел, иконасы булмагач, шыр җибәреп тормады. Марсианнар авылдагы иске-москыга шоколад китереп тоттырасылар икән, дигәч, ник куркып торырга соң әле? Ярар иде дә бит хәзер Шайтанга бер-ике «Марс» каптырсаң. Батыраеп китеп, үгез итен бик ярата торган әлеге кавемнең өнен алыр иде ул, эт оясында посып ятканчы.

Ә алай да ни генә алып барып бирсен икән соң малай теге, бабай әйтмешли, эрекитәрләргә?

Гаделләр өендә андый әйбер калмаган шул инде. Иске өйләрен, читкә чыгып киткәнче, исерек әтиләре ут төртеп яндырган иде. Каладан кунакка кайтып йөри торган чыбык очы туганнары булган хәтлесен алып китте. Хәзер һәммә кеше әнә шулай иске-москы җыя икән. Әртис Равил Шәрәфи абыйлары ишек тоткасы җыя башлаганнан ары әнә шулай бозылган, имеш, халык.

Ә алай да малай ни генә алып барсын икән соң, ул бабайны бүтән кыйнамасыннар өчен? Үзенә дә газиз Мотошайтанын илтеп тапшыра алмый ич инде ул.

Шундый сәер малай инде ул Гадел. Һич кенә дә тик тора белмәс. Гел нидер уйлап чыгарырга маһир. Бүтәннәргә кызык ул. Гадел нидер уйлап чыгара, һәммәсен көлдерә, ә авыры – аңа. Йә «икеле» чәпәп кайтаралар, йә класстан ук куып чыгаралар. Ярый ла шуның белән генә эш бетсә. Инде бу юлы дәрестә җиденчеләрнең тарих китабын актарып утырганда «янды». Укытучы Хәниф абыйлары парта астында китап кыштырдатуын сизеп алды да:

– Ни кыштырдатасың анда? – дип сорады.

«Мотошайтанның өченче бәтиеннән ничек итеп Мотогалим ясарга кирәк, тарихта шундый хәлләр очрамаганмы, шуңа актарам» дип әйтә алмый ич.

– Алтын эзлим, – дип ычкындырганын сизми дә калды. Шаркылдап көлделәр. Әйе, кирәк, бик кирәк иде аңа контактка бераз гына алтын. Мотокәҗәнең кайдалыгын белү өчен, радиосигнал җайланмасы уйлап чыгарган иде.

– Тарихта алтын каян булсын инде? – диде укытучы.

– Ник, үзегез әйтәсез бит, фәлән кешенең исеме тарихка алтын хәрефләр белән язылган, дип.

Тагын шау-гөр килделәр. Ничә мәртәбәләр акыллылыгы аркасында аның шундый хәлләрдә калганы бар. Һәммәсен әнисенә ирештерә баралар. Бу әләкчеләр булмасын иде ул. Менә шуңа тарих тәгәрмәче әкрен әйләнә, әләкчеләр шул тәгәрмәчкә таяк тыкканга!

Бураннарның иң катысы – өйгә кайткач. Әнисе, боларның һәммәсен ишетеп алган саен, Гаделне «пешерә», ә аннары утырып елый. Әйтерсең каеш аның үзенә эләккән. «Пешерә» торгач, каеш та тузып, юкарып бара инде. Ә малай барыбер еламый.

Бер атнадан теге марсианнар тагын авылга килеп төште. Тагын Гәрәй бабайның арт сабагын укытып чыгарганнар.

– Иконам әле югырагые шул, оланнар, – дигән ул. – Ну, болай бик кирәк икән инде, табарбыз. Ә аның урынына тәрем генә ярап куймасмы соң? Тәрем бар минем, менә дигән! Ерман орышыннан биреп кайтарганнарые. Әллә нигә генә түшкә җаратып такмадым шул тавык тәпиен. Алыгыз суң шул Җагур тәремне. Әллә кайсы гына көмеш дигәние аны.

Бабайга бүтән тимәгәннәр.

Гадел дә, Гәрәй бабайга тимәсеннәр өчен, берәр орден-фәлән илтеп бирер иде дә бит, бабасы Берлин янында үлеп калган шул.

Малайның әтисе булсын иде дә. Ул бәләкәй чакта ук әнисе белән икесен ташлап киткән. Кайчакларда малайның аны бик тә күрәсе килә, бүтәннәр күк аның көче белән мактанасы, әлеге чакырылмаган кунакларның кайсын кая сылатасы килә. Йә, ярар инде, үсеп җиткәч бер күрер әле шул комсызларны. Хәер, әтиле булса, малай турникта ун мәртәбә генә күтәрелә алыр идеме? Юк! Җир йотса да. Әти булмагачтын, утынын да үзе яра, печәнен дә үзе чаба, тиресне дә, чанага төяп, Мотошайтан белән үзе түгә. Ә куәт шуннан гына ул. Йә, Гадел сыман кем ат җигә белә? Бөтен мәктәбендә бер ул гынадыр әле. Әти булмауның әнә шул шәп яклары да бар икән аның. Ә атаң булса, бөтен оч малае, кызык-мызык эзләп, йә Мотошайтанны тотып карарга дип, аның янында бөтерелер идеме соң?

Ә әнисе һаман елый да елый…

– Әллә торырга калага гына китеп барыйкмы, улым? – ди.

Гадел нишләсен соң анда? Атланып чабар аты, көтүдән соң эзләп алып кайтыр кәҗәсе, аннары түгәр тиресе, аласы бәрәңгесе булмагач, ул калада ничек түзәр? Эшсезлектән тимер мускулларың шәлперәеп, Гәрәй бабай оныгының оныгы Сәйдәшнеке күк тәмам эштән чыгып бетсә? Бүтәннәр сыман, турникта да бер генә мәртәбә күтәрелә алсаң? Менә шул чагында, әнисе янына бусагага утырып, рәхәтләнеп бер елап җибәрсәң дә була, ичмасам…

Авыл читендә тәбәнәк кенә ташландык бер йорт бар. Ташландык дип, йозакта инде ул үзе. Тик анда, ун елдыр инде, кеше тормый. Ялгызы гына көн иткән хуҗасы Галимә әби үлгәч, бик салганнар аңа. Әнисе шулай дип сөйләгән иде. Әбинең Әфганда сугышкан очучы улы Фәрит ел саен кайтып йөри, кеше тормаган өйләрендә берәр атна чамасы ял итеп китә, балык тота, очучы булса да, атка атланып йөри. Чыбык очы туганнары булгангадыр инде, Гаделләргә печән чабыша, утын ярыша.

Галимә әбинең иске өендә тегеләргә яраклы берәр әйбер бардыр инде дә бит. Кайтып кына төшсен иде Фәрит абыйсы. Бер ел көтәсе бар шул. Әллә шул өйдәге берәр әйберне чәлдереп килергә инде? Хәзер бит хәрбиләрнең юлга бер тиен акчасы юк. Шул сәбәпле алай бик тиз генә кайта алмый әле ул.

Йорттагы йозак «ялганчы» булып чыкты. Әле ярый Мотошайтанны сарайга бикләп калдырган иде. Хәер, малайдан бер генә адым да калмаганын сез беләсез инде.

Авылда кеше яхшы. Чит әйбергә тимиләр, ялган йозак булса да, ачып керергә базмыйлар. Йозак йә булмаса капка келәсе эленгән икән, димәк, эчкә рөхсәтсез үтәргә хакың юк. Бу – ныгытма белән бер. Ә аны алыр өчен, агрессор, шуның өстенә мәкерле булуың шарт. Кем эше икәнен сизеп алсалар, Фәрит абыйлары ишетсә? Классташлары, әнисе ни дияр?

Кеше тормаган өйнең ишегалды – көз булса да, яшел чирәм. Эз калмасын дип, малай, шпион сыман, абзар буйлатып кына килде дә, ялган йозакны ачып, эчкә атлады. Ишек яман гына чыелдады. Тез буыннарын калтырата торган итеп. Менә-менә йорт иясе Бичура килеп чыгар төсле. Өй эче пөхтәләп җыештырылган. Урын-җир дә, телевизор да шунда. Өстәл өстендә борынгы җиз самавыр, әллә ничә медаль ята. Шуны гына чәлдереп чыксаң да була, бата бу тәре, икона талап йөрүчеләргә. Әнә теге шахтёр лампасы да ярыйсы гына. Ә теге дүрткырлы иске штык? Менә бу патефонны, былтыр Фәрит абыйлары кунакка кайткач та, икәүләшеп уйнатканнар иде. Кызык та соң, кинодагы шикелле. Очучы абыйның әтисе Берлиннан тикле алып кайткан. Фашистлар сугышта уйнатып йөргән, ди.