
Полная версия:
Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4
Кыш зәмһәрирендә кояш тирәли – салават күпере, ә иң хәтәрендә – ян-ягында тагын ике кояш барлыкка килә. Шул чакны туңган тән җылынып китә, күңел яхшыга ымсынып куя. Робертның иҗат өлгеләре дә җылыта, яктырта, нур, иман сеңдерә. Аның шигырьләрендә табигать фасыллары, балалар ише, кулга-кул тотынышып, тезелешеп бара. Болытлы көнне салават күпере булмый. Ә балалар Роберт абыйлары шигырьләре бәйләмендә аларны һәрчак күрә. Ул бала күңелендә аң, зиһен, акыл, хыял җимеше өлгертү хакына иң әүвәл үз җаны чәчәгенең таҗ яфракларын коя. Кызыл чия бирер өчен, туфрак чәчәк коелуын сорый. Шуңа күрә Р. Миңнуллинның шигырьләре нәфис кенә түгел, ә бәлки көчле дә.
…Болай булмый дип,Күпме баш ватам,Нәрсәдә икәнДип минем хатам? –Кояшка карап,Кояшта ятам!Әкәмәт инде. Ә метаморфозамы? Юк. Мәгънә! Кояшта яткан килеш кояшка карыйсың икән, димәк, күк, дөнья, галәм чиксез; әнә бала тагын бер кояш тапкан, бу юлы – үзенекен!
Шулай, кешеләргә ошыйсың килсә, аларның аңын, җанын бәһали бел.
Кыскасы, 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш төбәгендә дөньяга килеп, инде җөмһүриятебезнең атказанган сәнгать әшлеклесе, М. Җәлил бүләге, Г.Х. Андерсен исемендәге Халыкара мактаулы диплом иясе шагыйрь Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган «Күчтәнәч» атлы китабы быел Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.
Үз эшенең, осталыгының мәсләген, иманын кешеләр бәхете хакына кол итә белгән иҗат әһеле – мәңгелек азат ул. Ә мәңгелекнең һәр мизгеле билгеләп куелырга лаек.
АЙ БАТКАЧ
(Язучы Габделхәй Сабитовның тууына – 70 ел)
Ул Минзәлә төбәгендәге Югары Тәкермән авылында 1931 елның 23 июнендә дөньяга килгән. Күзкәй дигән авылның урта мәктәбен тәмамлаган. Татар халкының рухи дөньясында «Туган җир туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Үлемсез Акылгали» дигән хикәяләре, әкиятләре, «Кичерелмәс гөнаһ», «Гарасат», «Ай сукмагы» дигән пьесалары белән танылып калды. 1976 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы. «Тармаклы яшен» атлы китабы аның гомер, иҗат йомгагы булды бугай.
Хәтер дигән нәрсә язгы инештәй ургып ташучан. Бу хәл без адәми затларның язмышына язган, күрәмсең. Әле кар яуганы, әле яшен яшьнәгәне шикелле. Шуның кебек, кайчан гына Фатих Хөснинең, бер учма чал чәчен сыпырып алганы соңында, өйгә ут капкандагы чагындагыча ялкынланып сөйләгәннәре истә. Хәсән Туфан чыкса, җан учагы дөрләп китәр. Хәсән Сарьян әйткәндә, тынычлык, сабырлык килер булды. Габделхәй Сабитовның тыйнак кына итеп сөйләвеннән җылылык иңәр иде.
Габделхәй Сабитовның яшәп дөнья куймышыннан соң әллә күпме вакыт үткән дә киткән икән инде. Тик аның әтиләребез кулындагы тугызлы чалгы, әниләребезнең җанын кыйган уракмы ише бераз бөкрерәк гәүдәсе, болгарларча җирән чәч, мыек-сакалы искә төшкәндә, ул тере, сау сурәттә күз алдына килә дә баса.
Күңелгә «Нәрсә юк әле соң?» дигән уй кергән мәлләрдә, кемдер белән хәл-әхвәл белешүләрнең ихласлыгын теләгән шәтләрдә, ул – Габделхәй Сабитов җитми сыман булып киткәли. Язучыга арадашчы, аркадаш кирәк. Ошбу җәһәттән аны алыштырыр. Мәгънә сүзле Мәгъсүм Хуҗин белән, әйтик, Рәис Даутов, Наис Гамбәр кебекләр бар барын. Боларга узып барышлый гына булса да ихлас сәлам иңдерү, аларның «вәгаләйкем» дип әйтүен хуш кабул кылу әйбәт. Шулай да, шулай да, шулай да… Габделхәй Сабитовның:
– Ни майтарыш? Нишлисең? Мин мондый бер хикәя язганыем әле, малай, – дип эчтәлек сөйләүләре – үзе бер гомер иде ул. Кайдадыр сине ашыккан җирең, ашкынган эшең көтеп тора; тик аны бүлдерү, сүзенә колак салмау, үз мәнфәгатеңне уйлау аның янында иманыңнан бер мизгелгә ваз кичүгә тиң иде шикелле. Әйтә белде, тыңлаттыра белде. Бүтәннәр, гадәттә, ашыгучан, кабаланучан, дөнья куучан. Болары рәтендә Габделхәй Сабитовның рухы тансыклаган җиргә ут күреп яуган яңгыр сыман кирәкле, сүзе җанга шифалы иде.
Каударланмады, чәпчемәде, гайбәт сөйләмәде, сорамады, таләп итмәде. Үз үсәрен белеп үскән юа, үз пешәрен белеп пешкән каен, җир, кура җиләге, үз өлгерәсен белеп өлгергән чикләвек, үз җитәсен белеп җитешкән бәрәңге кебек.
Татар мәдәниятенә хәл кадәре көч куеп, үткәнебездән киләчәгебезне барлау җәһәтеннән, һәрбер татар язучысына хас рәвештә, теш казнасын кан чыкканчыга хәтле кысып түзгәннәрдән берсе шул иде инде – Габделхәй Сабитов. Талпынган кош. Үз оясыннан гөмбәзенәчә менә алмый калган тургай йә керәшә баласы. Үз йөрәген тегермән ташыдай теши алса да, йодрыгын учлап, дөнья өстәленә дөбердәтеп суга алмады.
Хәер, аның Минзәлә Татар дәүләт драма театрында әйбәт режиссёрларыбыздан берсе Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган «Гарасат» дигән трагедиясе тормыш-көнкүреш галәмәтләре, фаҗигасе бугазына мең чылбыр буган татар халкының, ни аяныч хәлдә калып та, һичкайчан билен бирмәс рухын тантана итү рәвешендә кабул кылынган иде. Бу әсәрне Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» драмасы белән генә янәшә куярлык. 1912 елгы вакыйга. Үз иленнән авылы белән сөрелеп, Лена елгасы төбәгендә үз-үзләрен сәясәт кендеге итә белгән татар кавеме. В. М. Ульяновның «Ленин» дигән кушаматы әлеге шул вакыйгалар тәэсиреннән, кичерешеннән алынган. Димәк, җаннары гөнаһсыз кыелган татарлар рухыннан да, тикмәгә түгел. Шуңа күрә дә «Гарасат» спектакле, бигрәк тә анда яңгыраган җыр соңында тамашачыларның, бер-берсеннән уңайсызланмыйча, күзләренә яшь килә торган иде.
Язучының үз халкы данлаган бер әсәре булсын да кереп ятарга уңайсызланмастай, оялмастай кабере булсын ул. Габделхәй Сабитовча.
Бу яктан аның дача төзеп керү кыйссасы хикмәтле. Имеш, зур бер ташлама ясап, эттән сөяккә димәктәй, бер дә бер заманны Татарстан язучыларына бакчачылык ширкәте бүлеп бирмешләре. Васильево бистәсеннән ары уң кул тарафтан, җәяүләп ярты сәгать юллык урыннан. Шундагы кирпеч заводы, шагыйрь Шамил Мәннаф әйтмешли, яүҗүҗ-мәэҗүҗдәй умырып алганның соңында калган кызыл, үзле балчыклы урыннан. Габделхәй Сабитов хатыны Фәтхия ханым белән, йорт төзү мәшәкатьләрен, маҗараларын Сират күперен кичкәндәй итеп, үз йортлары тирәсен, җирен гөлбакча иттеләр. Яшелчә, җиләк-җимеш дип түгел. Чәчәкләр үстереп. Мәгънәле. Габделхәй Сабитов, җирдә казынып, гүрдәгедәй үзле балчыкны да татар болай итә ала ул дигәндәй, үрнәк күрсәтте. Үрнәк кенә түгел шул. 1975 ел бит. Татарга әз генә мөмкинлек бир, аркалыгын төшер, тышавын чиш – ул ташта да чәчәк үстерер. Ул менә шушыны сүзсез дәлилләде, раслады да күрсәтте.
Ул Фәтхия апа белән үзләре үстергән чәчәкләренең орлыкларын, бүлбеләрен тирә-күршедәге язучыларга, димәк, халыкка өләшә иде. Әгәренки аларның түреннән узган чакта Габделхәй абыйның сәламен ишетмәсәң, ни кояшлы көн дә сүрән тоела сыман иде.
Берзаманны, Габделхәй абыйның вафатыннан соң, аларның дачасы каршысыннан узып барышлый, Фәтхия апа:
– Әхәт, монда кереп кит әле, – дип эндәште, асыл, пөхтә бакчалары сукмагыннан түргә узгач, ул: – Габделхәй абыең сиңа дип кызыл карлыган үрчеткән иде. Казып алып биримме? – диде.
– Аннары, Фәтхия апа, аннары, – дидем.
Шунда – ул утыртып, үстереп куйган җирдә калды. Үссен.
Кеше васыятен җан туфрагыннан күчереп булмый, ярамый, кушылмый. Истәлеге җимешеннән кадерлерәк.
Кадер һәрчак истә.
Шуңа күрә истәгеләр исән-саулыгы дәвамында кадерле дә.
Күпме чакырып, дәшеп йөрүенә карамастан, өенә (фатирына) кермәдем. Мондый гамәлне холык-фигылем тартмый. Ә Илдар Юзеев әйтмешли, «напрасны». Кирәк булгандыр, шәт. Хәер, үкенечле түгел, аның, Габделхәй абыйның, үз улы хәрби кеше Булат турында, музыкант кызы Зөлфия хакында тыйнак кына, сөенеп, җәелеп сөйләгәннәре, дөнья болай ул, энем, дип, миңа үзем дә хәттин ашып белгәннәрне аңлатырга теләве – боларның һәммәсен онытырлык түгел. Үзем дә беләм, янәмәсе. Ә югыйсә өлкәннәрне тыңлау, бигрәк тә гаилә тоту турындагыларын тыңлау, аңлау, кабул итү һичкемгә ни артык, ни зыян түгел ләбаса. Кемнеңдер үз зарын, эшен, мәсләген, күрәзәлеген, йомышын, киңәшен тыңламаган, күңеленә алмаган, бәгыренә салмаган зат язучы була алмый.
Ул исә була да, булдыра да алды. Чөнки үзеннән уздырган каләм ияләрен дә яратты. Ул мәктәп укытучысы да иде шул. Ә һәрбер мөгаллим, үз шәкертенең үзенә караганда гыйлемлерәк булганы сурәттә генә, яшәвенең төп асылына ирешүе белән горур, ахыр чиктә мәгърур.
Үземнән ике дистә ел чамасы өлкәнрәк булып, язмышым күперендә ары таба барышлыймы, капма-каршы килешлиме очрашкан Габделхәй Вәли улы Сабитов хакында фәкать менә шушылай гына язарга җөрьәт иттем. Чөнки ул – хәтернең умырзая төсендәге, юкә чәчәге исендәге, арыш серкә очырган мәлендәге, инеш яры буендагы ташларга кырау төшкәндәге, яшьтәш, өлкән, вафат язучыларның киштәләрендәге китапларын күреп, тотып, укып карагандагы чакта һәрвакыт яныбызда, янәшәбездә генә кебек.
Тулган айга караган вакытта адәм баласын уй баса. Татар халкының Габделхәй Сабитовтай тыйнак язу осталарын барлаган, искә алган мизгелләрдә ай яктырыбрак, тик моңсуланыбрак китә төсле. Аны дөньяга китергән Минзәлә тарафындагы юкә агачларының алтынланып, ахакланып чәчәк атканы шикелле.
Тормыш итү, гаилә кайгырту кебек, татар гавамындагы баштан ашкан мәгълүм мәшәкать, ыгы-зыгы, кытлык, ихтыяҗ аңа Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә кодрәте белән иңдерелгән язу куәтен, куәсен, тышауланган атның, ычкыныплар торып, тугайларга, болыннарга, кырларга ашкынганы сыман итеп, көнләшер дәрәҗәдә иреккә чыгартырга юл бирмәде. Югыйсә дистәләгән гүзәл хикәяләре, берничә пьесасы белән генә телгә кермичә, романнар язу ихтималы да бар иде ич. Насыйп итмәгәндер инде. Әйтик, «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары» (Эрих Распе), «Мэри Поппинс» (П. Трэверс), башка тәрҗемәләре – болар Г. Сабитовның тамак хакына эшләгән эшләредер. Шул ук вакытта бу – аның дөнья әдәбияты белән таныш булганы, шуны татар халкына җиткерергә теләве, күбрәккә ирешергә, югарырак менәргә, менгерергә теләве дә иде.
Ай калка да бата, батар да калкыр…
июнь, 2001ХАЛКЫБЫЗ УЛЫ
Бу көннәрдә Казан һәм республикабыз, Ватаныбызның барлык халыклары белән бергәләп, бөек язучы Максим Горькийның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтә. Ул үзе болай дип язган: «Мин Нижний Новгородта туганмын, ә рухи як- тан – Казанда». Шуңа күрә без аны үзебезнең якташыбыз дип йөртәбез. Ул – халык язучысы. Каләмен үз халкының маңгай тиренә һәм канына манып язган язучы. Горький шундыйлардан. «Кеше – горур яңгырый!» – аның бу тәгъбире азатлык, хөррият, инкыйлаб (революция) көрәшчеләренә, халыкка эчәр су кебек иң кирәк чагында әйтелгән.
Казан – гаҗәеп шәһәр. Сүз уңаеннан «Безнең шәһәребездән күпме революционер чыкканлыгын беләсезме?» дип сорыйсы килә. Әлбәттә, беләсез булыр. Ә менә ник шулай икәнен беләсезме соң? Шушы хакта уйлаганыгыз бармы икән?
Безнең ата-бабаларыбыз сулаган һавада иреккә сусау рухы һәрвакыт күп микъдарлы булганга, дип әйтергә мөмкин. Ул Пугачёв белән Бәхтияр Канкаев, Салават Юлаев восстаниесенә кадәр үк җыела башлаган. Моңа кадәр өч дистә еллар элек үк (аңарчы да байтак) Акай һәм Килмәк, Карасакал һәм Батырша батырларның баш күтәрүләре ду килгән. 1735–1740 елларда гына восстаниегә кушылган 696 татар-башкорт авылы яндырылган, 16893 кеше үтерелгән, 9194 хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка сатылган, 3236 кеше каторгага җибәрелгән. Казан губернасында гына да 536 мәчетнең 418 ен җимереп ташлаганнар. Ә аларның һәркайсы янында берәр-икешәр милли мәктәп, мәдрәсә дә булган бит. Халыклар социаль һәм милли изүне күтәрә, күрә алмаган. Декабристлар восстаниесендә дә дистәләрчә якташларыбыз катнашкан.
Казан шәһәренең Ватаныбыздагы беренче марксист Николай Федосеев, народниклар Вера Фигнер, Николай Кибальчич, большевиклар В. И. Ленин, Н. Э. Бауман, X. Ямашев, Я. М. Свердлов, С. М. Киров, М. Вахитов, А. И. Рыков (Лениннан соң совнарком председателе) исемнәре белән бәйле икәнен без яхшы беләбез һәм моның белән горурланабыз. Алар арасында кешеләрне горур булырга өндәгән Алексей Максимович Горькийны да атау бик куанычлы. Ул инде Казанка, Кама һәм Идел елгалары өстендәге акчарлаклар гына ирекле булуын, ә кешеләрнең тормыш төбендә яшәгәнен бик яхшы белгән. Һәм «Кеше – горур яңгырый!» дип, «Лачын турында җыр», «Давыл хәбәрчесе турында җыр» язып, патша белән аның ялчыларына каршы көрәшкә күтәрелергә өндәгән. Бу җырларны ул «Балачак» һәм «Малайлыкта» дигән әсәрендә тасвирлаган газап-михнәтләрне башыннан кичергәч, Казанда тормыш университеты үткәч язган.
Дөньяны тамырдан үзгәрткән Ленин – әле Владимир Ульянов чагында, тормышны төптән аңлаган Горький – әле Алексей Пешков вакытта, Казанның Державин бакчасында кайчандыр эленеп торган «Этләр белән татарларга керү тыела!» дигән шакшы язуның ни икәнен белмәгәннәрме соң?! Алар соңыннан, бергә очрашкан вакытларында, революция турында чиксез күп әңгәмә корганнар, бәхәсләшкәннәр. Шунда, ихтимал, Казанны, заманында Алексей Максимович пешергән икмәкләрне, милли күмәч-калачларны да искә төшерми калмаганнардыр. Һәр икесе дә – Идел бөркетләре ләбаса, һәр икесе Казанда үз университетларын үткәннәр. Ленин студентларның данлы сходкасында катнашкан, сөргенгә сөрелгән Горький листовкалар басуга, таратуга булышкан, төрмәгә ябылган.
Чын интернационалистлар булган бу даһилар безнең яхшы күңелле, тыйнак, көчле рухлы, чиста уйлы халкыбызны яратканнар, хөрмәт иткәннәр, аның борынгы тарихын, мәдәниятен яхшы белгәннәр. Ленин татар милләтенең белемле, грамоталы икәнен язган. Ә Горький аңа мондый бәя биргән: «Аек акыллы, чиста, эш сөючән, күңел йомшаклыгын максатка ирешүдәге тырышлык белән бәйли ала торган татар халкын мин бала чагымнан ук белеп киләм».
Ленин да, Горький да рухи һәм көрәш көзгебез Габдулла Тукайның тормышын, язмышын һәм иҗатын яхшы белгәннәр. Ленинның Татарстан Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы Декретка кул куюы азатлык, бәхет һәм үлемсезлек мәгънәсенә ия. Ә Горький язучыларның Бөтенсоюз съездына үзен Татарстан язучылар оешмасыннан делегат итеп сайлауларын теләгән, революциягә кадәр дә, аннан соң да татар язучылары белән хатлар алышкан, әсәрләрен русча чыгарырга булышкан.
Шуңа күрә халкыбыз аларга рәхмәт хисләрен йөрәгендә йөртә һәм бу хисләрне үз язмышыннан һичкайчан төшереп калдырмас.
М. Горькийга багышланган тантанага без яңа революцион башлангычлар һәм рухи омтылышлар – үзгәртеп кору, җәмгыятьне демократияләштерү шаһитлары, тарафдарлары, шуңа булышучылар буларак катнашабыз. Ленин идеяләре һәм Горький хыяллары яңа көч белән яңгырый. Ленин «Вайтер, вайтер, вайтер!» – «Алгарак, алгарак, алгарак!» дигән сүзләрне кабатларга яраткан. Горький да алга барырга һәм алда безне ни көткәннән курыкмаска өндәгән, җиңүебезгә ышанган. Үзгәртеп кору– ленинчыл кырыс ихтыяҗ ул. Горькийның совет кешеләрен дөньяны үзгәртеп кору пионерлары итеп данлавы бу ихтыяҗның чынга ашасына ышандыра.
Алексей Максимович Горькийның зур язмышлы тормыш юлы һәм үлемсез иҗаты безнең катлаулы омтылышларыбызга, җиңел булмаган көндәлек эшләребезгә, чын кешеләр – горур совет кешеләре булып үсүебезгә көч-куәт бирсен.
26 март, 1988ИҖАТ ЧИШМӘСЕ
(Каләмдәшем хакында сүз)
Бер дә бер заманны иртәнге якта Татарстан радиосын тыңлап утыра идем. Бик тә таныш бер дус егетнең хикәясен укый башладылар. Кәефем күтәрелеп китте. Карале, мәйтәм, күпме аралашып та, арабызда шәп, яңа язучы өлгереп җиткәнлеген белми йөргәнбез икән.
Ничек яза бит әле: «Көзге җил агачлардан сары яфракларны йолкып ала да очыртып китә, яфраклар җиргә төшкәч тә, аларны юл һәм сукмакларга бәргәләп йөртә. Аны да язмыш шулай бәргәләп йөртте» («Әй язмыш, язмыш…» хикәясе).
Яисә менә тагын: «Гөлназ җил улаган тавышка уянып китте. Тышта буран котыра, җил бозлы кар бөртекләрен тәрәзәгә китереп бәрә дә яңаларын эләктереп ала. Шулай чиксез дәвам итәр төсле. Гөлназ үзенең шыксыз тормышын да әнә шул язгы кар бөртекләренә охшатты. Ә нигә?! Язмыш аны кайчаннан бирле инде тормыш сикәлтәләренә ташлап сыный, ләкин ул кар бөртегедәй ятып калмый, тырыша-тырыша өскә үрмәли» («Уйлану»).
Башта ук шуны искәртеп үтим әле: әлеге юллар – хикәяләрнең башламы. Чагыштырып карасаң, нәкъ чишмә кебек инде: җырлап, тыелгысыз төстә ургып чыга да хисләреңне үзенә ияртеп алып китә. Фирдәвес Зарифның хикәяләре, челтерәп аккан инеш сыман, сүздән-сүзгә, юлдан-юлга йөгерекләнә бара, ары таба һаман саллылана, аннары мул сулы, тирән чоңгыл шикелле бөтереп ала, һәм менә шул мизгелдә кешенең язмыш дәрьясы ачылып киткәндәй була. Бу – язучының осталыгы, табигый осталыгы инде. Шундый башламнардан соң укымый кара син ул әсәрләрне!
Әлбәттә, бу – бик куанычлы хәл, язучының күркәм сыйфаты. Ул сыйфатка ия зат – татар әдәбияты дигән олы дәрьяда иркен, ышанычлы йөзәрлек, үз җилкәнен киереп җибәргән Фирдәвес Зариф. Әгәр дә аны урамда-фәлән очрата калсагыз, шаять, танып алырсыздыр – аның болгар ата-бабаларыбыз кавеменнән икәнлеген бөтен йөз-кыяфәте, холкы кычкырып әйтеп тора: зәңгәр күз, җирәнсу сакал-мыек, җыйнак сүз, тыйнак, әмма төпле фикер иясе.
Дөрестән дә, ул тумышы белән Яшел Үзән – элеккеге Норлат төбәгендәге Күгеш авылыннан. Ә ул авыл, риваятьләргә караганда, тарихи болгар заманнарыннан ук яшәп-торып килә икән. Әлеге төбәктә Болгар дәүләтенең терәкләреннән берсе саналган Кирмән каласының урыны хәзер дә аермачык диярлек беленеп тора әле. Һәрхәлдә, археолог галимнәребезгә Болгар тарихының мондый манзаралары шик-шөбһәсез. Инде дә килеп, ул борынгы авылдан ничек итеп бер каләм иясе килеп чыкмасын ди?! Ә язучы булыр өчен, аеруча аның да чәчмә әсәрләр дип аталганына – чын-чынлап каторга эшенә тиң төп өлешенә кереп китәр өчен, бигрәк тә шунда үз-үзеңне танытыр өчен, ай-һай, нинди тормыш, яшәү мәктәбе үтәргә, әлеге «мәктәп»тә гаять тә катлаулы сынау алырга кирәк ул. Әле миннән чагыштырмача яшьрәк каләм иясе булса да, Фирдәвес Зарифның язганнарында акыл ияләренекенә тиң фикер агышы җәйрәп ята.
Ничектер бервакыт, үтә барышлый дигәндәй, ул миңа үзенең элек шахтёр егет булуы турында әйткән иде. Аның какча буй-сынына карап:
– Синме? Шахтёр егетме?! – дип гаҗәпләнгән идем.
Ул, гадәтенчә тыйнак кына елмаеп:
– И-и, Әхәт абый… – дип кенә куйган иде.
Аның шушы «и-и» диюендә шактый авырлык кичергәнлеге сизелеп, бөркелеп киткәндәй тоелган иде.
Карасана, күз тимәсен: Фирдәвес – автохуҗалыкта, химия заводында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ары таба Кузбасста (Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәре) – шахтёр, басмаханәдә – басмачы, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубы директоры, Татарстан радиосындагы музыка редакциясенең һәм әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең әдәби мөхәррире баскычларыннан үтәргә өлгергән. Хәзер исә ул «Мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара.
Ә шул арада, бактың исә, кеше-карага сиздермичә генә, саллы-саллы әдәби әсәрләр иҗат итеп ята икән ләбаса!
Һәм нинди әсәрләр әле!
Без инде, «тере классиклар», дөньяның ачысын-төчесен татыган дигәндәй, көне-төне яза-яза, каләмне, кәгазьне күралмас дәрәҗәгә җиткән, әзме-күпме дөнья гизгән, укый-укый күзебезне чирләштереп бетергән; хәзер ис китәр нәрсәләребез, шәхесләребез дә калмагандыр кебек.
Юк икән шул. Яшиселәребез алда икән әле, алда. Сөенердәй нәрсәләребез – сулган чәчәк, йә булмаса күзе тибүдән туктаган чишмә түгел икән әле. Тормыш Фирдәвес йөзендә дә безне сокланудан мәхрүм итмәгән икән.
Илтифатыгызны менә тагын бер өземтәгә юнәлтим әле: «Яр буенда дулкын кагып, комга чыгарып ташлаган балык ята. Күзен зәңгәр күккә төбәп, еш-еш сулый ул. Нигә шулай ярга чыгарып ташланды соң? Картлык дигәннәре шушымы икәнни?..
Ә бит яшь, көчле вакытлар бар иде…
Әллә соң төшендә күргән балык ул үземе?» («Пар дулкын»).
Фирдәвес Зариф әнә шулай Табигать белән Кешене янәшә куеп тасвирлауны, гәүдәләндерүне үз итә, тормышның капма-каршылыкларын фәйләсүфләрчә үтә сизгер тоя, яшәүнең мәңгелектән мәңгелеккә рәхәт тә, михнәтле дә сәфәр икәнлеген раслый, кире каккысыз рәвештә дәлилли.
Шуның өстенә ошбу каләм иясенең иҗатында, алыштырып, бутап булмастай үтә дә миллилек хисе көчле. Ул ана телебез- нең егәрен, халык язучысы Гариф Ахунов әйтмешли, «җелегенә төшеп» белә дә, куллана да. Бу сәләте бигрәк тә балалар өчен язган әкиятләрендә (ә аларны укуы өлкәннәргә дә сабак, гыйбрәт бирерлек) бигрәк тә күркәм, затлы булып чагыла. Гомумән, аның язганнары, әйтик, түбәтәй чигү остасының бер сәйләнне икенчесенә җөпләп-җөпләп тезгәне сыман, хәрефне хәрефкә, сүзне сүзгә, җөмләне җөмләгә шартын китерергә омтылып, татар теленең бар нечкәлекләрен файдаланырга тырышу, шуңа ирешә алу белән сугарылган: «Кырмысканың, барлык көчен җыеп, әче аваз саласы килде, ләкин куркып калды» («Эшче кырмыскалар»). Тойдыгызмы икән? Бу – кеп-кечкенә бер кырмысканың зур бер дөньядагы халәте! Без дә шундый.
Моның ише үрнәкләрне Фирдәвес Зариф иҗатыннан кинәнеп чүпләп утырырга (мул итеп!) мөмкин булыр иде. Хикмәт каләм иясенең осталыгын исбатларга тырышудамыни? Хикмәт – ошбу очракта мондый исбатлауның һич кенә дә хаҗәте булмауда!
Фирдәвес Зарифның иҗатына адәм балаларына, кирәксә, соклану хисе белән карау, кирәксә, аларга чиксез кызганып багу хас. Кыскача әйткәндә, ул әсәрдәге образларны берьяклы итеп түгел, ә уңай һәм тискәре сыйфатлары да булган затлар итеп сурәтли.
Әлбәттә инде, ниятенә керешкән шәттә, аның әсәрләрендә дә «тырнак астыннан кер тапмаслык» түгел. Хәзер исә ниятем – моннан тайчанып тору. Хикәяләре моңа тулы хокук бирә. Бусын, күзгә-күз карап, үзенә дә әйтеп була аның. Ул – тыңлаучан, киң күңелле, ачык йөзле егет. Инде дә илһам җилкәнен киереп, әдәбият атлы дәрьяга мөстәкыйль чыгып китәргә җөрьәт иткән икән, аңа хәерле юл, уңайга искән җил телик әле. Калганы исә – үз эше. Иң мөһиме, ул әдәбиятның җиңел кәсеп булмыйча, ә бәлки кәйлә белән күмер чабу икәнлегенә тәмам төшенеп җиткән инде. Безгә, укучыларга исә, аның күңеле, аң учагы тирәсендә ялгызыбызмы, бергә җыйналышыпмы утыру, ниһаять, рух бөтенлегенә ирешү бик юанычлы, шифалы булыр! Әлхасыйл, без татар рухының сулмас чишмәләрен шушы Фирдәвес Зариф кебек иҗат, иҗтиһат кешеләре тотып тора да инде.
СОҢГЫ МАЯК
Язучыга ике сыйфат кирәк: гаделлек тойгысы һәм тормышның, яшәүнең тетрәүләрен үз йөрәгең аша үткәрү. Менә шул нәрсә хакыйкатькә өйрәтә дә, шул сабак язучы зинданыннан коткара инде. Шуннан соң ул үз тормышын бөтен халык, милләт язмышына бәйли алу үзлегенә, бәхетенә ия була.
Татар әдәбиятында мондый каләм ияләре бихисап булды. Барчасын санап бетермәле түгел. Хәзер аларның соңгыларын исәпләү хәерлерәк, саваплы булыр. Соңгы бәрәңге иң кадерле, бәрәкәтле, тәмле булганы кебек, татар әдәбиятындагы күз карасыдай саклап тотарга, гомер-гомергә онытылмаска тиешле каләм ияләреннән берсе – Сафа ага Сабиров ул.
Үзенә сиздерми генә, ишеттерми генә, без аның хакында «Соңгы могиканыбыз!» дибез икән, үзе үпкәләмәстер, шәт, үпкәләмәстер.
Чыннан да, үз хыялын күпме яшәп тә чынга ирештерә алган каләм иясе ул, инде яшәү мәгънәсен бөтен кешелекнең күз карасы итә белгән асыл зат.
Хәзер күп нәрсә үзгәрә. Тик, күпме генә үзгәреш булмасын, яшәүнең асылы мәңгегә бара да бара.
Сафа Сабиров шул үзгәрешләрне янартаудай үз күкрәгеннән бәреп чыгарып: «Мәгез, кешеләр. Башы болай, ахыры – үзегездә», – дип иҗат итте.
Вакыт тәхетендә һичкем мәңге утыра алмый. Ә халык уена, гаменә, ваемына әзме-күпме җилкән ише бер этәргеч куя алган теләсә кем үз гомерен, талкыдан чыккан киндер сүс сыман, бәгъзеләр кояшка селкеп күрсәтердәй алтынлый белүчеләрдән булыр.
Сафа Сабиров – соңгы могиканыбыз, кадерлебез – нәкъ шундыйлардан.
Тулсын, тулсын, 85 тә тулсын! Яңгыр суының юллыктан акканы, мичкәне тутырганы ише, мылкылдап тулсын. Шифалы ич. Ю чәчеңне, тәнеңне – әйбәт: йомшак, сихәтле.
Нихәтле генә әхтәрле-мәхтәрле гомер кичермәсен, без Сафа ага Сабировны бәхетлеләрдән саныйбыз. Бәдбәхетләр азган саен, шундый бәхетлеләр азая. Кызганыч.
Кызганыч чагында аның әсәрләренә җилкән элик тә ул гизгән Идел-Чулманның тарихи акваторияләрен гизик әле.
Инде менә көн саен курку, бирешү, пышылдау тавышлары, язгы, йә көзге усак яфраклары кебек, җанны лепердәтергә әзер. Юк, юк: тамыры ныкның үзәге каты. «Ирек», «демократия», «үз илеңне сөю» – болар юк инде, алар белән бергә без үзебез дә үзгәрдек. Уянуын уяндык, тик хәзер шул төнне күргән татлы төшебезне ләхетсез күмикмени?
Бүген – ошбу дөньяга туганына 85 ел тулган көнне – язучы, соңгы могикан Сафа Сабиров ни уйлый, ниме дип һаман язып маташа икән ул?
Кешегә ни җитми?
Кешегә һәрчак яшәү һәм азатлык җитми.
Гүргә иңгәнчегә кадәр…
Менә шуңа күрә Питрәч төбәге халкы, аның күпме гомере буена язганнарына мөкиббән хәлдә, атаклы якташларының берсе сурәтендә, аны һәм иҗатын тагын бер тапкыр тәкъдир кылдылар да инде.
Районның 70 еллык юбилее уңаеннан, Иске Йорт авылында туып үскән иң өлкән язучыбыз Сафа абый Сабировның 85 яшьлеген олылап үткәрергә әзерләнгәннәр дә.
– Туган авылым белән танышу, ялантәпи йөргән сукмакларымны карау миңа иң зур куаныч, сөенеч булды, – диде ул үзенең иҗат кичәсендә катнашучылар алдында.
Туган авылы янындагы Мишә елгасында йөзү чирканчыгы алып, зур Иделдән океангача барып чыккан диңгезче якташымның бу сүзләре күп якташларына илһам бирде. Кичәгә килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Шаһинур Мостафин, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Наис Гамбәр, шагыйрә Резеда Вәлиева чыгышларында да әйтелгән мәгънәле сүзләр моны тагын бер тапкыр саллы итеп раслады.