
Полная версия:
Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1
– Сынадыңмы? – Әллә көпчәкне, әллә үзен, әллә Мәсхүдәне үчекләде – ачыклап тормады. – Килеп кенә җит, этәрсең арттан. Ихтимал, эчең төшкәнче! – дип янады ул караңгылыкка. – Ябалак!.. Җитмәсә, мәче башлы… Утыртсам, эттерә идем мин сиңа, бәхетең!.. Узып киткәндә көләрсең инде. Хурлап, әйдә этешәм дә диярсең әле, бәлки. Тот капчыгыңны! Әйдә бар, тыйтакла Йөзенгә хәтле. – Аның артта калган кешене нигәдер күрше рус авылыныкы итәсе килде. Ә бабасы авылыныкы булса? Бусы, хәер, хәлне катлауландыра. «Тик бит юлда очраган берәүгә ишек ачарга димәгән…»
Шулай үзен үзе битәрли-битәрли, ул көпчәк астына майлы чылбыр, трос, тишек брезент капчык салды. Аңа пычрак чәчрәде, туфлиенә калын балчык ябышты. Аннары ул, караңгы кабинага кереп, моторны кабызды, беренче тизлек белән кузгалып китмәкче булды, әмма көпчәкләр тыңламады: астагы бар нәрсәне артка чыгарып атты, урыныннан бер сөям дә кузгалмады. Ул, чыгып, арттагы багажникның капкачын ачты да кыска саплы көрәк алды һәм, җиз төймәле сары күлмәгенең җиңен сызганып, арткы көпчәкләр астын казырга кереште. Казуы җайсыз булганлыктан, аңа тезләнергә туры килде. Чәче юешләнде, маңгаена тир бәреп чыкты. Тиздән уң кулының уч төбе әчетә башлады: күрәсең, уч төбе кабарып чыккандыр.
«Утырткан булсам, син казырга тиеш идең моны, ябалак! Ник утырганыңа үкенер идең».
Кемнедер сүгә-сүгә казуы җиңелрәк тоела иде.
Зиннәт, казып бетергәч, кул арты белән маңгай тирен сыпырып алды. Чишмәмени! Ул хәтта яңагы буйлап аккан тирнең учы астында чапылдавын да ишеткән кебек булды. Ә, юк. Бусы артта икән. Юлда. Аяк тавышы. Кем? Ә! Билгеле, Мәсхүдә! Ул. Борылган, димәк! Зиннәтне үзен көтә дип беләдер әле. Машина батты дигәнгә ышанмый интектерер. Элегрәк ник батмаган да, Мәсхүдә төшеп калгач кына ник баткан?
Аяк атлаган тавыш якынайды, арткы ут яктысының караңгылык читендә эрегән урынында аксыл хәрәкәт күреп, Зиннәт:
– Күрдеңме соң ябалакны? – дип аваз салды. Мәсхүдәнең дымлы салкыннан калтыранган тавышын ишетер күк иде. Аның урынына:
– Син үзең ябалак! – дигән гөлдерәвек җавап ишетеп сискәнеп китте, көрәген, сизмичә, кадаган җиреннән үзенәрәк авыштырды. «A-а, куып та җиткән! – дип уйлады ул. – Турыдан кистергәндер. Балан чокыры үзәненнән, чирәмнән. Алдатыр алар! Әнә ич, Мәсхүдәне очратмаган, берүзе… Каршы бар син аңа, ябалакка!..»
– Анда бер кыз очратмадыңмы? – дип кычкырды ул, Мәсхүдә турында белешүдән бигрәк, юлчының кем икәнлеген ачыклыйсы килеп. Аны яхшырак күрер өчен чүгә төште. Ерак офыкта уйнаган аҗаган пәрдәсе алдында үзенә таба атлаган ике шәүлә төсмерләнде.
– Ул үзе мине очратты, әйеме, килен?
– Нинди килен? Кыз кеше очрамадымы дим мин, ак күлмәкле.
– Ак күлмәге буялды инде аның, таеп егылды ул. – Арткы кызыл ут яктысына түбәтәй кигән бер кеше белән Мәсхүдә килеп басты, Зиннәт үзе янга, караңгылыкка чигенде.
– Югач агара ул, – диде Мәсхүдә.
– Күлмәк агарыр, – диде гөлдерәвек тавыш. – Анысын әбиең дә агарта аның. Ә бу ябалакның җанын агарту синең кулдан гына килер. Байтак чиләнерсең күк. Тик курыкма, килен.
Бабасы тавышын хәзер генә танып алган Зиннәт машина яктысыннан чыгарга кыймый торды. «Ябалакка караңгыда иплерәк шул», – дип уйлады ул нигәдер. Ләкин бүтән чарасы юк иде – кызыл яктылыкта, караңгы баздан ярдәм сорап сузылгандай, әкрен генә аның кулы, аннары үзе күренде.
– Исәнме, бабай!
Исәнбәт бабасы орышырга керешер дип шикләнгән иде.
Ә ул:
– Саумы, улым! – дип, бармаклары бөгелеп торган ике кулын каршы сузды. Туңган кулларын күкрәгенә кыскан килеш, озынборын тешләгән аягын туфли очы белән кашып торган Мәсхүдәгә карарга уңайсызланды Зиннәт, бөтен йөзе белән елмайган бабасына балачактагыча сыенасы килде аның.
– Беркөе, бабай, – диде.
– Кайттыгызмы, улым, – диде карт. Зиннәтнең суелган уч төбе әчетеп куйды. Ул әчелек, токлы чыбыкка ялгыш орынгандагыча, аның аягыннан башлап чемердәп үтте дә йөрәге турысына килеп кадалды. Ә бабасы аның аркасыннан ук кагып куйды:
– Ай улым! Улым минем…
Бабасыннан гел шул ук ис – балавыз, төче бал, әчкелтем төтен исе килеп тора иде.
Зиннәт:
– Гафу ит, Мәсхүдә, – диде. Аңа, нигәдер, Исәнбәт бабасының чак кителми калган күңеленә бүгенге сукмак Мәсхүдәдән башланадыр сыман тоелды.
– Итмиме соң, ә, килен? Минем өчен генә әчелешә күрмәгез тагын.
Учак дип белепме соң, машина каршына зәңгәр караңгылыктан бер ак бия чыгып басты. Аның муены астыннан качып кына уйчан һәм тирән күзләре белән тае карап тора иде. Аннары бия пошкырып куйды да, тышаулы аягын алга ташлый-ташлый, караңгылыкка кереп китте.
– Безне көтеп тора идеңмени? – диде Мәсхүдә.
– Батты.
– Казырга кирәк. Кая, улым, көрәгең бармы?
– Казыдым инде, бабай. – Караңгылыкка кулын тыгып, Зиннәт көрәген алды, кулы тагын әчетеп куйды. – Утырыгыз.
– Утыргач чыгамы соң?
– Кеше булмаганга батты да ул. Йөк белән чыга.
– Былчыракка буярбыз ич, улым. – Исәнбәт карт, кыймыйча гына, Мәсхүдә ачкан алгы ишеккә башын тыкты, иснәп карады. – Җылы икән монда, йомшак. Чат шалаштагы ише, – диде ул ипләп утыргач, Мәсхүдә үзе артка урнашты.
Зиннәт моторны кабызды, беренче тизлеккә куеп, газга басты, ә тоташтыру педален әкрен генә ычкындыра барды. Машина очып китәр алдыннан кагынган каз шикелле алгы һәм арткы утлары белән һаваны калтыратып торды да, җиңелчә генә көчәнеп алгач, алга шуышты. Машинасын туктатып, Зиннәт чылбыр белән тросны йөк бүлеменә салып куйды.
– Каян килеп чыктың соң син бу вакытта? – дип сорады Зиннәт, яңадан кузгалып киткәч.
– Умарталыктан кайтыш, – диде Исәнбәт карт басынкы гына. – Мин сезне берәр авылга бала табучы янына җилдергән больнис машинасы дип торам.
– Ник кунмадың шунда гына? Пычрак ерып йөрмәсәң…
– Сез кайтасы ич. Менә телеграм. – Ул, түш кесәсеннән чыгарып, бер кәгазь күрсәтте. – Мәйтәм, ничек итеп киленне яшь бал татытмыйча кундырмак кирәк? – Исәнбәт карт, пинжәген кайтарып, куен кесәсендәге кәгазь бөкеле шешәгә ымлады.
– Мин әле килен үк түгел, бабай… – Мәсхүдә йөзен кулы белән каплады да йомшак кына көлеп куйды.
Өзек-өзек кеткелдәве белән аңа Исәнбәт карт та кушылды.
– Булырсың әле, кызым. Монда тиклем кайткач, кая китәсең, әйеме, улым? Безнең алма бакчасын килен ошатырга тиеш.
– Аннары соң мин эчмим дә әле…
– Алайса, бу дару бигрәк таман икән сиңа, килен. Бу нәрсә исе өчен генә… кайбер кияүләрдәге артык дуамаллыкны басарга гына.
– Төне нинди! – дип куйды Зиннәт, сүзне икенчегә борып җибәрер вакыт җиткәнен сизеп.
– Ябалаклар очар өчен каплаган да куйган. Мондый төнне тычкан аулый алар. Яңгырдан соң тычкан өскә чыга – оялары юеш.
– Рәхәт түгелдер ябалакларга, – диде Мәсхүдә.
– Ябалаклар ул, килен, төнлә очар өчен яралган. Беләсеңме ник?
– Ник?
– Көндез оялганга.
– Ябалакка оялу нигә?
– Корбаннарының күзенә карамас өчен. Болай алар кем тотканын чамаламый да кала. Оят ул һәр җан иясенә хаҗәт нәрсә, килен…
«Минем шикелле икән, – дип уйлады Зиннәт. – Мин дә кем икәнемне сиздерми генә узып китәм, янәсе. Тик миңа ояты ахырдан гына килде».
Алар, авылга кергәнче, уйсулыктан бардылар. Сыер сауганда җыела килгән күбек шикелле тыныч кына кабарып, тыелгысыз томан иңә башлаган иде инде.
– Ай, балалар, кайттыгыз бит, ә, җанашларым!
– Кайттык, бабай, – диде Зиннәт.
– Тансыкка гына ла шул, – дип сузды Исәнбәт карт.
Вак таш кыштырдатып, инешнең сөзәк ярыннан югары менделәр дә авылга килеп керделәр. Бер генә мизгелгә күктәге тулган ай йөзендә бу авылның манарасы киселми калган мәчет башындагы айның шәүләсе күренеп алды. Зиннәт башта шулай берәр кош очып үтте мәллә дип уйлаган иде. Яңгыр алдыннан тузынып очкан карлыгачларның һавада текә борылышлар ясаганда шушындый уракка охшап калганын күргәне бар – соңгы елларда шәһәрдә карлыгачлар күбәйде. Аларның койрыклары ике аермалы түгел, очлы…
Кинәт Исәнбәт карт көйләп җибәрде:
Киереп ач басу капкасын,Дагалы атлар чирәм таптасын;Безнең яшь йөрәкләр җилкенгән чак,Кызлы кеше кызын сакласын…– Ә, Зиннәт? – Аннары карт, соңгы ике юлны тагын кабатларга әзерләнеп, тирән итеп сулыш алды… Аның тавышы беткән икән инде: хәзер җырны йөгерек сөйләм белән генә алып бара. Бары тик иң ахырдан гына әүвәлге киң сулышлы тавышы белән тәмамларга тырышып карый иде.
Булышырга теләп, Зиннәт тә кушылды:
Безнең яшь йөрәкләр җилкенгән ча-ак…Соңгы юлны җырламады, тавышы сөрлегеп калды. Картка җайлашуы кыен булудан түгел. Менә кайтып керерләр, юынып, табынга утырырлар, бераздан бабасы, бала үчтекиләгән сыман, тезләрендә биетә-биетә, саратски гармунын сузып җибәрер… Менә шунда инде… Бүгенге үз-үзен тотышы тәмам онытылганчы җырлап күрсәтәчәк ул Мәсхүдәгә!
– Соңардык, – дип сүз катты Зиннәт.
– Ә миңа иртәләгәнбез шикелле, – диде Мәсхүдә.
– Кая? – диде Исәнбәт арыган тавыш белән. Машина җылысы һәм тирбәтүе аны изрәтә үк башлаган иде, ахрысы.
– Синең янга парлашып кайтырга, бабай, – диде Мәсхүдә.
Карт дәшмәде. Бер сикәлтәне үткәч кенә, кулын тез арасына җайлап кыстырды да карлыккан тавыш белән:
– Юл начар, – дип куйды.
Зиннәт хәзер генә арыганлыгын тойды.
– Начар булса да, хәзер туры инде, – диде ул. – Бу юлның куркыныч җире кайда икәнлеген инде мин беләм хәзер.
– Кайда? – дип сорады Мәсхүдә һичнинди кызыксыну чагылмаган тавыш белән.
– Теге борылышта, – диде Зиннәт. «Тукай маршы»н сызгыра башлаган иде дә өзелеп калды. – Текә борылышны үткәч, юл җиңеләя ул, бабай.
– Инде җиңеләясе калмады, – диде Исәнбәт карт коры гына. – Инде килеп җиткәнсең.
– Авылгамы? – диде Мәсхүдә һәм, парланган тәрәзәне учы белән сөртеп, караңгы бушлыкка карап бара башлады.
– Кая икәнен үзе белә ул, – диде Исәнбәт карт.
– Кая, Зиннәт?
– Сиңа, Мәсхүдә… Сиңа кадәр килеп җиттем. Тәмам килеп. – Зиннәт җыр сузып җибәрде:
Киереп ач басу капкасы-ын,Дагалы атлар чирәм таптасын…– Ябалак син, Зиннәт, – дип пышылдады Мәсхүдә.
– Әй лә, – диде Зиннәт, читкә карап.
1978БЕР ЙОТЫМ СУ
Авыл Культура йортының икенче катындагы китапханәдә алты мең дүрт йөз утыз җиде китап исәпләнә. Калын амбар кенәгәсенә теркәлгән бу санның дөреслегенә һич шик юк. Чөнки китапханәче Риза үзенең пөхтәлеге белән мәгълүм кеше. Сөйләүләренә караганда, ул сугышта снаряд кыйпылчыгы кыеп өзгән уң кулын окоп төбенә үзе үк күмеп куйган. Шундый кеше инде ул: аңа ышанырга, кирәк калса, таянырга да була.
Тәхау Яркәев, такта киртә арасыннан аның янына үтеп, шүрлекләрдән китап сайлый. Анысы сайлап мәшәкатьләнәсе дә түгел, һәммәсен, ә кайберләрен кабаттан укып чыкты инде. Хәзер ул биек, түшәмгә кадәр җиткән киштәләрнең берсе каршында авышрак итеп тезелгән китапларны күз алдыннан кичерә. Ул китаплар «Ц», «Ч», «Ш» хәрефләре язылган катыргылар белән аерыла.
Бүлмә салкынчарак, кояш нуры төшеп китап тышларын уңдырмасын өчен пәрдәләр кысып куелганга күрә, монда эңгер-меңгер. Идән күптән түгел генә юылган, һава дымсу, такта араларындагы ярыклар юеш.
– Институтларда да синең хәтле укымыйлардыр, – ди Риза, хәл-әхвәл белешкәннән соң сүзне дәвам итеп.
– Кем белә инде, – ди Тәхау, аскы шүрлектәге китап тыш- ларын чүгәләп карый-карый. – Минем малайны гына ал. Өченче курска күчте дигән елны бер-бер артлы ике кәләшен күрсәтеп китте. Кайсысына өйләнергә дип киңәш сорый, янәмәсе. Институтта нишләп ятулары маңгайларына язылмаган.
– Кайсысын ал дидегез соң?
– Шайтан белсенме аларны! Сыерны гына имчәге белән сыртына карап алалар ич. Хатынның кемлеген туйдан соң бер ел узгач кына белеп бетерәсең икән ул. Ә боларга нинди киңәш бирмәк кирәк?
– Үзгәрде кызлар, тәгаен. Хәзер бер кызны чылбырда тотуга караганда, йөз борчаны тышаусыз саклавы җиңелрәктер.
– Син дә зарланма инде, Риза абый. Биш кызыңны биш авылга туйлап озаттың. Калган дүртесе дә озак тормас.
– Көр бозауны сатып алмага өйгә киләләр, үзең беләсең, Тәхау. Ә ябыгына базарга чыгарсаң да ия тапмассың.
– Юк өчен кайгырма әле.
– Анысы бәладән котылып була, ә бер генә ир-атның да хатын-кыздан качып калганы юк әле. Шулай булгач, ниткән кайгыру ди? Егетләрне әйтәм: бакалар теләсә, бака челәне бетми, – дип, Риза рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Казынма әле син, казынма! Ана каз сымак… Менә бер китап бирәм, кичә районнан апкайттым. Әнә өстәл кырыенда, кызыл тышлы… Хәзер хатын-кыз үзенә кирәкне белеп каптыра. Ник чалбар киеп йөрүләрен беләсеңме?
– Ник?
– Элегрәк юбкадыр, күлмәктер аларга артык чабуларга ирек бирмәде. Хәзер аларга ирләрне куып җитү чүп тә түгел. Холыкларын килештермәсәләр, узып та китәләр. Тузаннары гына тузгып кала… Әнә минем җиденче кыз ни кыланды: олырак апаларының чираты җиткәнне көтеп тормады. Кияүгә чыкты да инде өченче иренең муенына менеп атланды. Сәбәбе ни диярсең?
– Ни?
– Чалбар киеп куйды – менә ни. Үзе фәннәр кандидаты, студентлар укыта!..
Янгын командасы башлыгы Тәхау Яркәев шулай итеп авыл китапханәсеннән алты мең дүрт йөз утыз җиденче дип тамгаланган кызыл тышлы калын китапны алып кайтты. Бу – китапханәдәге ул укымаган, иң кимендә җентекләп актарып чыкмаган соңгы китап иде.
Бүген аның ял көне. Тик ул шундук китапка ябышмады. Җылы башак салынган улакка ташланган ач сыер түгел лә ул! Ул китапларның тәмен белеп, кабаланмыйча укырга ярата. Бүген дә шул гадәтенә тугры калды, тик берара үз-үзенә урын таба алмый йөдәде. Эче пошкандай, әле келәткә кереп чыкты, әле өй бүлмәләрендә айкалды. Әле үткән-сүткәннәр исенә төште, күңелен әле яңа вакыйгалар биләде. «Риза абый белән озаграк утырасы калган, – дип уйлады ул. – Җүнләп сөйләшеп тә бетермәдек». Гадәттә, алар әллә нәрсәләр хакында сүз куерталар, бәхәсләшәләр…
Ахырда түзмәде, кер машинасында кызарына-бүртенә кер юып яткан хатыны Хәкимә янына чыгып басты.
– Менә, карчык, соңгысы, – диде ул һәм, хатынын үчекләгәндәй, кызыл тышлы китабын әйләндергәләп алды.
– Ай-һай!.. – диде Хәкимә.
– Нәрсә «ай-һай»?
– Соңгысы микән дим. Ничәнчесе инде?
Тәхау китапның өченче битен ачты да, Риза кулы белән язылган шәмәхә саннарны укып, ниндидер горурлык сизелеп торган тавыш белән, тик ничектер моңсу һәм әкрен генә:
– Алты мең дүрт йөз утыз җиденчесе, – диде.
– И Алла! Бу көннәрне күрергә дә насыйп булыр икән! – диде Хәкимә, сабын күбегенә буялып беткән кулын сөрткәләп. – Инде ничек торырсың икән соң? Китапсыз дим.
– Киләсе кварталда китапханәче тагын алып кайта.
– Әйтәм ич!.. Ничек туйдырмыйдыр?.. Бусын укып бетергәч, бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
Тәхауның күкрәгендә ниндидер бер авырту уянып киткән сыман булды: Хәкимә кер юу машинасының капкачын ачып җибәрде. Аннан, ачык читлектән азат ителгән кошлар кебек, эреле-ваклы дистәләгән сабын куыгы очып чыкты. Алар йөзләрендә дөньяны чагылдырып ялтыраштылар да, бераз күтәрелүгә, тавышсыз гына юкка чыгып беттеләр.
Тәхау ямьсез яшәмәде. Укыган бер китабы саен, караңгы төннәрдә яктырган күбәләкләрдәй, аның хыялында ак кәгазь белән алтын каләм хәрәкәткә килә иде. Менә шушы сабын куыкларыдай ялтырашып, аның күз алдыннан ничәмә-ничә еллар йөзеп үтте. Ул елларның һәркайсында Тәхауның хыял дөньясы чагыла иде дә өн-тавышсыз гына сүнеп юкка чыга иде. Ул хыяллар – язылмаган китаплары аның…
– …Бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
– Янгын сүндерүче белән йоклап туйдың мәллә?
– Тагын кем белән йокларга кушар идең?! – диде гаҗәпсенгән Хәкимә.
– Язучы белән, мәсәлән.
– Язучы белән?
– Язучы белән, карчык. Мал врачы белән генә йоклау мине туйдыра башлады.
– Тагын кем белән йоклар идең, оятсыз? – дип, Хәкимә еларга ук кереште.
– Язучы хатыны белән.
– Укый-укый соңгы акылларың чыгып бетә бит инде, бәгырькәй!
– Язучы хатыны буласың киләме соң?
– Каян килгән ди безгә язучылар?
– Ә мин? Кара бу мыекны?! Галимҗан Ибраһимовныкыннан кимме әллә?
– Аның чәче булган. Ә син пеләш.
– Пеләш язучылар күбрәк ул. Суйган да каплаган язучы мин!
– Кодрәтеңнән килгәч, академикка ук әйлән инде.
– Язучыга җитсәм, академикларыңны сызгыртып узып китәм мин! Алар шундый халык. Академикларың бер читтә торсын… Була алмыйсың син язучы хатыны, Хәкимәкәй җанаш! Үлсәң дә.
– Кара, кара! – диде Хәкимә. – Җүләр җүләрлеген акыллыга сылтаган, ди.
Ишегалдында әрле-бирле йөренүеннән капылт туктап, Тәхау хатынына текәлде. Аның йөзе ниндидер уй белән якты- рып, янгын сүндерүчеләр өйрәнүендә көйдереп кайткан керфекләре эчендәге зур зәңгәр күзе ниндидер үкенеч белән тулы иде.
– Сылтамыйм, сылтамыйм, җанкисәгем! Сиңа сылтамыйм мин үземнең язучы булмаганлыкны. Тик моңа мин дә гаепле түгел.
– Ә кем? Мин дип шикләнәсең мәллә? Соңаргансың. Башта ук әйтәләр аны.
– Кайчан?
– Өйләнешер алдыннан. Уйлаган булыр идем. Кем белә, бик тырышкан шәттә берәр язучы кисәге очраткан булыр идем әле. Әллә кем түгелләрдер. Ит белән сөяктән торалардыр.
– Билгеле, бер җирләре дә алтыннан коелмагандыр, хы-хы…
– Әнә ич, килгәлиләр клубка. Бер дә кешедән узмаганнар шикелле. Карап торышка битләрендә тамчы гөлләр дә үсми. Кигәннәренең дә артык җире юк. Сөйләшүләре дисәң генә инде.
– Шул шул, Хәкимә. Синең белән миннән ким түгелләр.
– Артык булмасалар, ким түгелләрдер анысы. – Хәкимә ирен баштанаяк карап чыкты: ябык, кояшта янган йөз, яргаланган ирен, тыгыз итле төксез тән… Су төбендә озак ятып шомарган, тагын да катылана төшкән кайрысыз имән агачымыни. – Алайса, ник язучы гына булмадың, янгын сүндерүче булып калдың?
– Хәзер искә төште: бер йотым су җитмәгәнгә.
– Бер йотым су?
– Су, гап-гади су.
– Язучы булганнарга җиткәнме?
– Аларга да һәрчак нидер җитмәгән.
– Шуңа күрә яза башлаганнармыни?
– Шуңа күрә.
– Ә син ник башламадың, алайса?
– Телисеңме, бүген башлыйм.
– Бәлки, мәшәкатьләнмәссең? Нәрсәгә ул сиңа?
– Сине язучы хатыны итәр өчен.
– Юк белән баш катырганчы, әнә мунча ләүкәсен төзәт. Кичкә мунча ягам.
– Чынлап әйтәм.
– Мин пужарник хатыны булуыма да бик риза.
Тәхау канәгать кыяфәт белән тамагын кырып куйды:
– Ул яктан, карчык, зарланырлык түгелсең, кхм-кхм… Ут белән бер. Синнән узганнар юктыр.
Хәкимә, су коенып чыккан казлар канат ипләгәндәй, көянтәне сыгып китергән кер тулы чиләкләрне җиңел генә итеп иңенә элде.
– Ләүкәңне төзәт, – диде ул һәм, капкадан чыгышлый, тагын борылып карады. Сипкелле йөзе саран гына елмаеп алды. Тәхау үз тәнендә сагындырып килгән яңгырның беренче эре тамчыларын тойгандай булды. Көянтәсен сыгылдыра-сыгылдыра, Хәкимә ачык капкадан урамга атлады, урамнан тыкрыкка, тыкрыктан инешкә таба төшеп китте…
Хатыны Хәкимә, иренең «китап җене»н куып чыгарыр өчен, заманында телен кылыч итеп кенә айкамады. Бу мәсьәләдә җиңү Тәхау ягында калды. Унөч ел элек, Джек Лондон китапларын Сабан туе мәйданына да чыкмый укып яткан бер көнне, Хәкимә ничә елларга сузылган изге көрәшне соңгы кат рәхәтләнеп, җәелеп елавы белән төгәлләде дә солых төзергә тәкъдим итте. Ул куйган таләпләр кыска иде:
– Тәхау Яркәев мәҗлес-мазарларда, өмә-бәйрәмнәрдә, юлда-фәләндә йөз граммнан артык аракы эчми (Хәкимә авызга да алмый дигән дәгъва куярга курыкты – бер дә эчмәсә, ир кешедә саранлык чире кузгалуы ихтимал икәнлеген ул яхшы белә) һәм тәмәке тартуны ташлый;
– йорттагы хакимлек дилбегәсе бөтен тулылыгы белән Хәкимә кулына күчә;
– йә китап укуыңны ташлыйсың, йә мин әйткән белән килешәсең.
– Темпора мутантур эт нос мутамур ин иллис, – диде Тә- хау моңа каршы.
Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта латин белән байтак интектерүләренә карамастан, Хәкимәнең колагы чит сүзләрдән бизәргә өлгергән иде инде.
– Сүгенмә әле, – дип кисәтте ул ирен. – Мине иблис белән күп бутасаң, бүгеннән идәндә йоклый башламагаең.
– Мал врачына укып йөргәндә синең китапларыңны кочаклап ятканнарымны оныткансың, карчык.
– Аңа инде күпме гомер.
– Яшисең, яшисең… Ә темпора мутантур икә-ән, эт нос мутамур ин иллис икә-ән…
– Бутаптыр шул, бутаптыр.
– Нәрсәне «бутаптыр»?
– Минем белән китапларыңны бутап яшисеңдер, дим.
– Юк. «Вакытлар үзгәрә, аның белән бергә без дә үзгәрәбез» дим мин латинча. Үзең өйрәттең ич теге вакытны. Хәзер «ясалма каплату» дигәннең латинчасын да оныткансыңдыр инде.
– Синең җиде класс белемле башыңда торса шул гына тора инде…
Менә бусы кирәкмәс иде. Хәкимәнең сүзләре Тәхауның күңеле аша бал кортлары күче кебек мыжгып, болганып узды. Шавы басылды басылуын, мәгәр ул күч шунда, йөрәк астында калды.
Бу сөйләшүдән соң Тәхау авыл һәм мәктәп китапханәләрендә ничә китап булса – шуларның һәммәсен укып бетерде. Хатынының «җиде класс» дигәненә үч итеп. Бүген инде менә соңгысын алып кайтты.
Тәхау, өйгә кереп, бер чүмеч салкын су эчеп чыкты да алма бакчасының теге ягындагы куе чиялектә күмелеп утырган мунчага таба китте. Тик ул кулына балта, ышкы-пычкы түгел, ә унике битле шакмаклы дәфтәр белән шәмәхә карандаш тоткан иде. Мунчада аның итек баса торган өстәле бар. Ул кергәндә, өстәлдә гөберле бака утыра иде, Тәхауга исе дә китмәгән кыяфәт белән, яңакларын бүлтәйтә-бүлтәйтә сулый бирде. Әйтерсең лә сагыз чәйни.
– Нәрсә, дәфтәр күргәнең юк мәллә? – диде ул бакага. Бака авызын шар күзенә җиткәнче ерып җибәрде дә бөтен мунчаны тутырып кычкырып куйды.
– Өстәлне бушат. Язам, ф-фәл-лән-төгән! – Тәхау, салкын сыртыннан тотып, аны ләүкә астына төшереп җибәрде. Ә анда тамырдан борнап чыккан зәгыйфь ике чия үсентесе агарып утыра иде. Тәхауның аларны йолкып атасы килде. Тик кулы үзеннән-үзе ярты юлда туктап калды. Шул үсентеләр сыман, аның күңелендә дә нидер борнап чыгарга тормыймы соң? Кемгәдер аның язганы да шулай зәгыйфь тоелыр. Тик ул бүген аны тиз генә йолкып атуларын теләмәс иде.
Нәрсә язарга? Ул бер генә нәрсәне белә: аның язганы бүтәннәр башына килеп тә карамаган нәрсә хакында булырга тиеш. Берәр яңалык шундый, кызык. Көлке булса, бигрәк тә шәп. Бусы иң авыры бугай. Көлүе генә җиңел ул. Аңларга тырышмасаң бигрәк тә. Көлкене аңлагач, көлке буламыни? Көлкене аңлагач, еларга кирәк. «Шул ук бер йотым суны ал, – дип уйлады ул. – Бер караганда, көлке ич инде».
Шул бер йотым су аңа гомер буена тынгылык бирми килә. Бу хакта беркемгә дә сөйләгәне юк. Әллә ничек шунда, оят. Иң элек энеләреннән. Алар оныткандыр да инде. Хатынына да сөйләмәде. Хәкимә белән аның арасында яшертен серләр күптән юк инде югын. Ир белән хатын тормышы ачкыч белән йозак кебек бит ул. Бер-береңә туры килмәсәң, изалану гына. Ә туры килер өчен, ачкычның йозакка билгесез чемәге, йозакның ачкычтан яшертен биге булмавы кирәк. Тәхау белән Хәкимә шулай яшәде дә. Аңа сөйләмәгән бердәнбер нәрсәсе шул: бер йотым су. Ә сөйлисе килә үзе! Бүген аеруча. Күңелдән ташыр дәрәҗәдә. Язучылык та шундый шөгыльдер ул, бәлки – яшертен, үзеңә кадерле, сине борчып торган, йокы бирмәгән сереңне кешеләргә сөйлисе килү. Тик оялып. Хәкимәгә сөйләргә дә шул ирек бирмәде.
Карандаш очын теле белән юешләп, Тәхау дәфтәр битенең нәкъ уртасына бер сүз язып куйды: «Су». Һәм башлады. Берни күрмәс, дөньяның бернинди өнен ишетмәс булды. Әйтерсең лә буранлы төндә җигүле чанага утырып бара. Андый чакта бар ышанычыңны ат сизгерлегенә тапшырасың – дилбегәне бушатасың. Инде юлга ат үзе хуҗа. Тәхауны да, шул ат шикелле, күңеленнән ыргылып торган ниндидер бер аваз әйдәп китте. Тик ул аваз белән аның арасында ниндидер дилбегә бар бугай. Тәхау бөтен көченә шуңа ябышкан, ул менә-менә шартлап өзелер күк. Тәхауның үз күңелен, бөтен дөньяга күренерлек итеп, кешеләр алдына җәеп саласы килде.
«Сыер какысының чәчәк аткан чагын күргәнегез бармы? Яр буйлары, тугайлар, күл тирәләре сап-сары була. Кояшта ялтырап торган җиз ләгәнмени! Чын менә! Ышанмасагыз, безнең авылга килеп карагыз… Тик хәзер соң шул инде. Бераз алданрак кирәк иде. Моңарчы кайда йөрдегез соң? Шайтаным да үсми хәзер су буйларында! Бушлыкларда да. Маллар белән тракторларга таптатып бетердек. Янгын машинасыннан су сиптереп үстерәсеңмени хәзер аларны? Үзебез гаепле, нәрсә аны… Ә исе дә иде соң, исе! Бөтен авылга тарала иде. Иртә-кичен яңа сауган сөт исе дә сыер какысы исе иде. Сыер какысы исе сыер какысы исе инде ул, җәмәгать!»
Аны язуыннан бүлеп, ләүкә астындагы бака аваз салды. «Дөрес, сыер какысының ни катнашы бар минем йотым суда?» Язган битен ертып, мич авызына ыргытты. «Ул көнне үләнгә бардык без. Июль башы иде инде. Сыер какысы чәчәген койган чак», – дип уйлады ул. Тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөртеп алды да, карандаш сөрмәсен төкереге белән юешләп, тагын язып куйды: «Су!»
«Беренче һәм соңгы тапкыр мин үземне унөч яшемдә үтердем…»
Болай башлау Тәхауга ошады. Нәрсә сузып торырга? Яр да сал. Тегермәнче Галәветдин сымак, комнан бау ишмә. Әнә нәрсә дип сөйләп ята беркөнне! Имеш, эчкәннәр болар. Эчсәләр соң! Әллә Тәхауныкын эчкәннәрме? Мактана! Сезнең эчү эчүмени ул, янәсе. Менә алар ичмаса!.. Эчкәннәр, эчкәннәр… Берзаман теше сызлый башлаган моның, үтерә язып. Берсе кит- кән Мәфтуха әбиләргә. Сөлеккә. Алып килгәннәр бер банка сөлек, Галәветдиннең бөтен битенә каптырып куйганнар. Күзе генә агарып кала тегенең. Сизә бу – суыралар моның ка- нын. Суыралар да, туеп, тегермән ташына коелышалар икән. Коелыша торалар, кочаклашып: «Әти тапкан мал түгел, кешенеке жәл түгел», – дип җырлый-җырлый буа суына төшеп чума торалар ди, имеш. Аракылы кан эчеп исерешкәннәр канечкечләр… Көлке, билгеле. Тик көлкенең мәгънәсе булырга тиеш бит.