banner banner banner
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том

скачать книгу бесплатно


– Миңа яраплан кирәк. Былтыр савхузга төшкәне шикелле.

– Трактор ярамыймыни?

– Аның дилбегәсе юк.

– Аэропланның да юк ич!

– Булмас инде! Аның канатлары арасында дилбегә, беләсеңме, күпме? Дөнья! Тимер дилбегә!

– Ә-ә, менә ничек! Хикмәт дилбегәдәмени? Ярый, алайса, Вил. Дилбегә бирербез сиңа. Тота белерсеңме соң, туган?

– Белмәс сиңа. Күрсәтимме? – Малай, тезе тишек сатин ыш- танын ике куллап күтәргәч, кояш каралткан нәзек сул кулын йодрыклап алга сузды да, уңын баш очында камчы болгаган- дай айкый-айкый, чәтердәп, урам буенча йөгерде. Читәннән бор- чак шикелле коелышып, аңа иптәшләре дә иярде. Кайсы киндер ыштаннан, түбәтәйле, кайсы күлмәкчән генә, ыштансыз.

– Корт чаккыры, ә? – дип көлде Идрис абый. – Сөйләшә белә башлаган! – Аның Вилгә аптыравы, бездән уңайсызлануы, шул ук вакытта улының беркатлы тапкырлыгына соклануы йөзенә чыккан иде.

Каһир акбүз атның аркалыгын күтәрмәкче иде, секретарь ирек бирмәде: үзе күтәрде, атка авызлык каптырып, тезгенне тәртәгә бәйләде.

– Рәхмәт сезгә, Мирсәяф абый, – дидем мин.

– Ни өчен, туган?

– Озата килгәнегез өчен, киңәшләрегез өчен.

– Станцияне салсагыз, мин сине килгән юлдан күтәреп узарга ризамын.

– Тельняшка өчен дә.

Миңа зәңгәр күзләре белән ягымлы карап, ул тарантаска менеп утырды.

– Тәнеңдә тузсын, туган.

Хәзер ул атын борыр да юрттырып китеп барыр, әйләнеп тә карамас, ә мин монда чит кешеләр белән калырмын. Яктылык белән караңгылык уртасындамы? Күпме кеше арасында ялгызыммы? Зур эш алдында берүземме?

Юк, юк. Секретарьның бүгенге бөтен сүзе яктылык, күмәклек, көч хакында иде. Бәләкәй Вил белән сөйләшүендә генә дә күпме шатлык, ышаныч. Өстемдәге тельняшка да бар ич әле, ул тәнне генә түгел, җанны да җылытыр…

– Сау булып торыгыз! – диде ул, атын чирәмле урам уртасындагы өч сукмак булып сузылган арба юлына борып.

Без әз сөйләштек. Күбрәк эндәшмәдек бугай. Ләкин дәш- мәү бер-береңә бөтен нәрсәне сөйләп, туйдырып бетергәндә ге- нә гаеп нәрсә ул. Күңелдә әйтми калдырган һәм киләчәктә әйтәчәк сүзләр көн саен килә торган яктылык белән бер.

Ә без яктылыкка таба кузгалдык бит. Мәңгелек яктылыкка таба.

VI

Өчәүләшеп инеш буена төшеп киттек. Станция урынын Рамазанов авыл уртасыннан сайлаган. Чирәм катыш казаяк үләне каплаган урамны аркылы чыгып, читәнле тыкрыктан төшеп киттек. Читән буен карасу-яшел кычыткан, көмеш һәм кара әрем, тузганаклар, табак-табак әрекмән басып киткән. Кыл уртада бер генә кеше барырлык такыр сукмак; читән артында инде чәчәккә бөреләнә башлаган бәрәңге, кояшка караган нәзек көнбагышлар, черетергә дип өелгән кышкы тирес өемнәрендә кабак үсентеләре, бәрәңге арасында суган түтәлләре күренеп калды.

Кулларын каш өстенә куеп, безне хатыннар, карчыклар кызыксынып күзәтте. Идрис Ярмиев, туктый-туктый, аларга нидер дәшә, ул арттанрак килә. Мөгаен, безне сорашалардыр. Рәхәт булып китте. Бөтен күңелемне изрәткән ниндидер җыр ишетәм сыман. Тар тыкрыктан су буендагы тугайга килеп чыккач, күптән очратмаган дус-ишне күргәндәй, кулларны җәеп җибәрәсе килде. Әйләнә-тирә дөнья киң, иркен. Үземне тирән бер йокыдан уянган кебек тойдым. Тик нидәндер читенсенәм, күңелемнең кайсыдыр читен ниндидер шомлы бер түземсезлек били башлады. Минем мондалыгым чын түгелдер, боларны мин рәсемдә яки театрда гына күрәмендер шикелле.

Тугайда кайрылары каезланмаган юкә, имән, усак агачлары әрдәнәләп өеп куелган, таралып ятканнары да байтак. Урта бер җирдә, такта ярыр өчен, озын аяклы ике кузла – «кәҗә» тырпаеп тора. Анда эшләгәннәр дә инде: төрле калынлыкта ярылган борысларны, такталарны кипсен өчен өчпочмаклап, һәркайсы астына агач куеп, аралап тезгәннәр. Читтәрәк – кыек түбәле такта алачык.

– Монда Рамазанов сызымнарын сызды, – диде Каһир. – Ачкычы миндә, бирермен.

Тирән ярлы инеш буена килеп туктадык. Инешнең, текә борылыш ясап, авылга таба каерылган урыны. Яшькелт су тобада зур әйләнеш ясап ага. Аргы якка чыгар өчен, өстәрәк ике тал агачы кисеп салганнар. Агачны суга чупылдата-чупылдата, Каһир Сафин аргы якка чыгып китте, аңа без дә иярдек. Сөзәгрәк урыннан югары мендек тә текә ярга килеп бастык. Туфлине салып, торфлы туфракны кактым, оекларымны да салып куйдым. Табанымны яшел үлән салкынлыгы кытыклады. Җиргә яланаяк басмаганыма ни гомер икән инде?!

Җылы елга тын гына ага, аның яшел суына безнең кыска күләгәләребез төшкән, каршы яр буендагы таллыклар чагыла.

– Йә, Каһир, кая, ничек салабыз? – дидем мин, инешне күздән кичереп.

– Эш вакытында миңа иптәш Сафин дип дәшәрсең инде, иптәш Зәйнушин.

– Ә мин Каһир абый димәкче идем әле! – дип көлдем мин.

– Ние көлке моның? Синең шикелле кешеләр миңа «иптәш» дип дәшсә, үзеңнең абруең арта бит. Кешене кем белән ничек сөйләшүенә карап бәялиләр.

– Монда фантазияне эшләтеп була! – дидем мин, ярларның кайда сөзәк, кайда текә, кайда борылганын күздән кичереп.

Идрис Ярмиев, шушыны гына көткән шикелле, шырпы кебек дөрләп китте:

– Рамазанов мәрхүм анау төшкә буа буарга уйлады, – дип башлады ул, гарип кулын бөтен озынлыгына алга – тоба башланган урынга таба сузып. – Ә ерганакка – стансы. Субайлар өстенә.

– Кулыгыз нишләгән иде? – дип сорадым мин.

– Нишләсен… – Ул минем ни сораганымны аңламый торды. – Ә, кулмы? Үзем. – Тешен кысып һәм шадра йөзен җыерып, ул чапкан хәрәкәт ясады.

– Ялгышмы?

– Уйнап, – диде Каһир.

– Балта беләнме?

– Кашык белән түгелдер инде тагын, – диде Каһир.

Идрис абый көлеп җибәрде:

– Кылыч белән, кылыч.

– Үзеңме?

– Үзем кулны кисмәсәм, башкалар башны кисәсе иде шул.

– Башыңны кем кисәсе иде?

– Басмачылар. Фрунзега пакет илткәндә.

– Нинди пакет?

– Кызлар сәламе, – диде Каһир, җитди күренергә тырышып. Ул минем төпченеп сораштыруымны килештермәде бугай. Чыннан да, бәлки, бу хакта кычкырып сорамыйча, эчтән генә уйлап фараз кылырга кирәктер? Югыйсә авырткан төшенә тию бит.

– Сугышта нинди пакет икәнен кем белгән? – диде Ярмиев. – Боерык бирелгәч, аны тикшермиләр. Минем эш илтеп бирү иде.

– Тапшырдыңмы соң? – дидем мин, беләсе килүемне баса алмыйча. Ни өчен килгәнемне дә онытты дип уйлаганнардыр инде.

– Тапшырмыйча калырга ярамый торган пакет иде ул… Басмачылар эзгә төште. Атны үтерделәр, елан шикелле, тау-таш арасына качтым. Шунда бер таш, кузгалып, кулны кысты, тозакка эләккән тычкан хәлендә калдым. Шуннан… – Идрис Ярмиев, кай җиредер авырткан сыман, йөзен чытты. – Ике чабуда… Әллә кул иде, әллә карт әтәч муены…

– Шуннан?

– Шуннан… – Ул исән кулын, лобогрейка канатыдай өстән айкап, үзе борылмыйча гына артка изәп җибәрде. – Менә бу турыдан стансыга канау ерасың, анау тупыллар арасыннан…

– Ә пакет?

– Шуны сөргечләп ураган җепне чишеп, беләкне бәйләдем. Әмма пакет ачык лабаса?! Кем укыган? Дусмы, әллә дошманмы? Шикләнделәр, билгеле. Духтыр беләктәге җепне чишеп күрсәткәч кенә ышандылар. – Ул, бу хакта сүз бетте дигәндәй, тупылларга таба борылды.

– Бу җирләр станциянең шлюзларын, сусаклагычларын корыр өчен бик җайлы, – диде Каһир.

– Турбинага килә торган су көчле агымлы булса шәп икән. Рамазанов «моның өчен тар канау кулай» диде.

– «Тегермәнне кая салабыз» диде әле?

– Анысын инде, Каһир, телибез икән, урыслар әйтмешли, Ходай Тәгаләнең култык астына салсак та була. Токны тимерчыбыктан хет айга суз. Баганаң гына җитсен.

Алар икесе ике ягымда тора. Кулымны күтәрсәм, иңбашларына таяна алам. Биредә мин ялгыз түгел! Алар мине яшьсенә, ләкин, «Курыкма, агай-эне! Хур итмәбез!» дигәндәй, рухландырып, тынычландырып торалар. Мондый ышанычны аклый алырмынмы соң? Алар станциянең ничек корылырга тиеш икәнлегенә кадәр белә! Аны саласыларына ышаналар! Бу уйларыннан бер карыш та чигенмәслекләре тыныч тавышларыннан, сабырлыкларыннан сизелеп тора.

Иркен сулап куйдым! Җиңел булып китте.

– Боларны каян беләсез соң сез, кем әйтте? – дип сорадым, аларга исем киткән шикелле.

– Рамазанов. Юныс кордаш, авыр туфрагы җиңел булсын… Әллә тегермәнне тау башына салабызмы? – Ярмиев авылның урта урамы барып төртелгән тауга ишарәләде.

– Җил тегермәне түгел ич ул! – диде Каһир.

– Булса соң!

– Ул тауның теге ягында Брынка дигән рус авылы, – диде Каһир. – Идрис абый шуларның күзен ут итәргә тели.

– Ә нигә? Көнләшсеннәр! Җаннары янсын! Җан янганда, ыштан эштә тузучан, мич башында түгел.

– Аларның тегермәннәре оһо! Синекеннән көнләшерлек мәллә? Алар Степан дигән ата байларының ике ташлы тегермәнен тартып алдылар, – диде Каһир, миңа карап. – Алмаслар иде, өч ел элек ул тегермәнче ике улы белән селькор Спиридонны кара канга батырып кыйнап үтерде… Тирә-күрше авыллардан җыелышып күмдек. Илле-алтмыш кеше – бездән. Ул авыл урыслары белән безнең әтиләрнең сугышканын да хәтерлим әле. Ызан буенда, чалгылар селтәшеп. Ундүртенче елны, печән өстендә. Бөтен ызгыш – бер ышна җире[3 - Ышна җире – урманы киселгәннән соң, иген игелә торган җир.] өчен. Ә урак җиткәндә, герман сугышына чыгып киттеләр. Кочаклашып, җырлашып. Пристаньда русларны татар «Әпипә»сенә биеттеләр, безнең әтиләр аларның «Барыня»сына басты… – Каһир ярсып китеп ботын чапты. – Әти шуннан кайтмады… Туганыңны хурлап, беркемгә дә яхшы була алмыйсың. Шуның ише бездә Брынка урысларын яманлаучыны табалмассың. Ут күршеләр. Ызандашлар. Ызаннар аерса да, җаннарның кушылган чагы күп. Әле былтыр Гаптрафик атлы комсомол егетебез Ипполит Максимовичның төпчек кызына өйләнде. Кычкыртып урлаган!.. Урлаган дип… үзара килешеп инде. Софья атлы. Хәзер Суфиягә әйләнде. – Каһирның куш иякле, тупасрак, кояш каралткан, бер көн кырынмаган йөзе авылдан астарак стена булып торган тауга таба борылган. Тау кыясы текә, аның күп өлеше шәрә һәм ап-ак балчыклы, озаграк карасаң, күзне чагылдыра. Әллә шуңа, әллә рус авылын уенда күрепме, Каһирның күзе кысылган. Ул, пиджагының итәкләрен артка җыйнап, биленә таянган, утыртма якалы соры күлмәгенең ачык изүеннән йонлач күкрәге күренә.

– Ул селькорны ни өчен харап иттеләр соң? – дип сорадым мин.

– Әнә Идрис абый әйтсен. Ул тикшерде.

– Азат кеше булырга теләгәне өчен. Туганда кеше булган, ә хәерчелектә үләсе килмәгән. Гомере буена – әгәр унсигез ел ятимлекне гомергә чутларга яраса – Степанда батрак булган. Тамак ялы белән тегермән өендә төн куну хакына… Кунуы да бушка түгел – тегермән каравыллый. Степанның һәр тиенендә аның маңгай тире. Туганнан бирле кара эш тә кара хәсрәт. Адәм типкесендә йөргән ятим бит, үзен башкаларга кирәк санаган. Күпме кешенең күзе сукыр, ә Спиридон үз язмышының караңгы тәрәзәсеннән дә ерак күргән. Степан тегермән өлеше дип җыйган онны ике чокырга күмеп череткән. Крестьяннардан, тегермәнендә он тарткан өчен, ул бары тик натуралата гына түләттергән. Ач еллар бит! Акчага ризалашса, бәяне ике-өч тапкыр арттырып куйган. Спиридон шуны «Красная Татария»гә язган. Грамотага кайсысы өйрәткән – кем дә белми. Шуннан моны Степан кулак урамга типкәләп чыгарган. Бер сынык икмәксез, сукыр тиенсез. Ул – тагын «Красная Татария»гә. Кан-яшь түгеп түгел, юк. Ярлылар комитеты ни карый дип… Комитет Степанны стенага тери: иң яхшы атын алып, Спиридонга бирергә карар чыгара. Хурлыгына чыдый алмыйча, Степан атын тезгененнән тоттырып җибәрергә мәҗбүр була. Өстәп, тегермән өен, сука, тырманы да куша. Ә Спиридонның җире шул ук Степан кулында. Арендада, янәмәсе. Анысын да бирергә туры килә. Өстәвенә батрак тегермәнченең кызы белән гыйшык тотышкан икән, ул да Спиридон янына – тегермән өенә күчә. Менә шундый хәлләр килеп чыга. Югыйсә азатлык барын бар, ә батракның авызы авызлыклы, аягы тышаулы… Кол булып туса да, Спиридон азатлыкта үлде. Кабере зираттан ерак, тау итәгендә, пар усак төбендә. Степан, янәмәсе, улларын егетнең сабагын укытырга гына җибәргән… Шулай дип котылмакчы иде дә, үз сабагын укыттылар.

Ярмиев, сүзсез калып, сумкасын артка этәрде дә чалбар кесәсеннән папирос кабы чыгарды. Аны янтайтып селеккәләгәч, башын кырынайтып, берсен авызына капты. Сафин шырпы кабызды һәм утны, кош тоткан шикелле, җилдән киң учына яшереп, аның шадра йөзенә якынайтты.

– Үзләренең дә кирәкләрен биргәннәр соң! Кызлары бөтен авылны күтәргән. Тегермәнченең өенә басып кереп, эт итеп кыйнаганнар. Кул-аякларын бәйләп, волкомга китереп тапшырдылар… Хәзер тегермәне җәмәгатьнеке, калай түбәле өендә авыл Советы.

– Күрә адәм башлары! – дип уфтанды Каһир.

«Ни җитми адәмнәргә? – дип уйладым мин. – Җирме? Ә аның чиге юк. Гомернең генә чиге бар ул. Шушы елга суы белән бер – ага да китә. Кайда тын, кайда болгана да тулгана. Ә бит бер туктарга кирәк… Спиридон… Юк, ул болай гына үлмәгән. Аның җаны балкыган. Менә станцияне салыйк әле, бөтенесенең күзе ачылыр! Кемдер, теләми икән, кара төндә яшәсен. Кара төннән кабергә бер адым…»

Минем бөтен күкрәгем яна, ә йөрәгемә салкын боз кисәге тигәндәй булды. Алар моңа кадәр мин күз алдыма да китермәгән нәрсәләр хакында сөйләштеләр. Якында яшен сугып яндырган наратка күзем төшеп, караңгыда кинәт ишетелгән шомлы тавыштан сискәнгән шикелле әсәренеп киттем. «Ах, менә нинди ләбаса ул тормыш! Кеше тормышы… Бөтен өметең белән кояшка – җылыга һәм яктыга үрлисең, ә сине көйдергеч яшеннәр сагалый. Спиридон! Яшен чаткысы белән очрашканчы, өметләреңне чынга ашырырга ашык икән ул».

Уемнан бүленеп, мин, катгый төстә:

– Рамазанов станциягә уңай урын сайлаган, – дидем.

– Уңай урын, – дип килеште Каһир.

Буа буасы урын тар. Канау казыйсы җире үзле балчыклы, су ашамый. Станция утыртасы чокыр тирән, турбинадан чыккан су инешкә аксын өчен, өстәмә казу эшләре белән мәшәкатьләнәсе юк.

Идрис абый, сыңар кулын гайрәтле селтәп:

– Тик монда салырга ярамый, – диде.

– Рамазанов шушында сайладымы соң?

– Шушында, – диде Каһир.

– Уңай урын лабаса…

– Ярамый… Кара, монда салсак, ярты авыл буа суы буенда кала, яртысы – далада. Авылның йөзе өтекләнә.

– Сезгә электр кирәкме, әллә…

– Безгә хәзер бөтен нәрсә кирәк. Мин монда гомерлеккә килгән. Мин монда яшим! – Каһир аягын җәеп басты. – Кара, буа буасы урын тар, хак. Кызлар биле шикелле. Тик хикмәт анда гына түгел. Әгәр көтмәгәндә яңгыр явып, елга ташыса? Буаңны шундук ялмап йота, арткан су җәелерлек урын юк. Запас канау да коткара алмый.

Кичә генә мин гади крестьянны бүре өере узып китүен сабыр гына көтеп торган, кая таба барырга икәнлеге шунда күренер дип көткән, һәркайсы үзенә аерым һәм ялгыз төлкеләргә тиңләгән идем. Ак түбәле фуражкалы, брезент каеш белән билен буып, гимнастёрка, галифе һәм кирза итек кигән ябык Идрис абый да, аягына молотилка ремене белән кирза кисәгеннән тегелгән сандал кигән Каһир да мин күз алдына китергән крестьяннарга туры килми иде. Бер-берсенә бәрсәң, чатнап ут чыгарлык чакматашлары иде алар!

Авыл хәзер юаш песи хәлендә түгел икән инде. Кабер ташы шикелле авыр басынкылык, кисмәктә озак торган су сымак торгынлык, үзен гомер буена кыерсыткан законнарга сукырларча буйсыну юкка чыккан. Түрдәге сәкедә туып, шунда чүпрәк курчак яки бәрәңге ат белән уйнауларын тора-бара шул ук сәкедә мәхәббәт уенына алыштыручы, шушында ук үзләренә ике тамчы су шикелле охшаган балалар табып, аларның исәнлеге өчен кайгыручы, иреннәренә соңгы тамчы су тигәнен генә сизеп үлүче кешеләр беткән. Аларның, кояш баегач та, корама юрган астына посуларын, вакыт-вакыт тышлыгы юылса да, сүрүе, бигрәк тә мамыгы бер буынның ярты гомеренә җитә торган ястык-түшәктә ятуларын мин әле узмаган дип белгәнмен… Сука белән җир сукаласа да, чабагач белән ашлык сукса да, мал суйса да, уклау белән камыр җәйсә дә, мунчала белән идән юса да, аларның маңгайлары гына тирли, ә башларында бер генә уй – тамак тук булсын. Юк икән, алар моннан арынган, башка юлга баскан икән инде!

Авылда хәзер башка кешеләр икән – Каһир Сафин, Идрис Ярмиев кебекләр. Алар тормыштан мәгънә эзли. Алар киләчәкне күрә. Аларның йөрәкләре дөрли, тормыш учакларының да дөрләп торуын тели. Алар моңа кадәр хәерчелектә һәм мәхрүмлектә үткән авыл тормышының баш очына мәңгелек Ильич уты элеп куячакларына ышаналар, югыйсә «Брынка кешеләренең күзен ут итәргә» бу кадәр дә атлыгып тормаслар иде.

Электр станциясенең авылда яңа тормыш нигезе булачагына мин шушында төшендем. Алар корырга җыенган яңа тормыш мәңгелек булачак.

Юк, авыл кешеләре кызганыч түгел, алар тормышын бәхетсез, караңгы, рәхәтсез итеп күрү ялгыш. Алар үз язмышларына битараф түгел. Юкса станциянең кайда торуына бу кадәр борчылмаслар иде. Станция төзү аларга яңа язмыш китерәчәк…

Һава бөркүләнде, тирә-юньне тынлык басты. Авыл йортларының соры саламлы түбәләре, колга башындагы сыерчык оялары, аркандагы бозаулар, сирәк-мирәк күренгән кешеләр, урман, каршыдагы тау – һәммәсе рәшә эчендә калды.

– Сез хаклы, биредә станциягә кысан, – дидем мин. – Рамазановка шулай дип әйтмәдегезмени?

– Аның сайлаганы астарак, – диде Каһир. Ул авыл урамы барып төртелгән тауга таба күрсәтте. – Шул тау астында.

– Нигә баштук шунда алып бармадыгыз соң?

– Аннары барыбер монда менеп карар идең.

– Алайса, шушы урын яхшырак?