скачать книгу бесплатно
Кәүсәрия Таш чишмә суына йөргән, инде чирәм баскан, әмма хәзер дә беленеп торган сукмакка аяк басам. Каһир чокыр уртасында кала. Күз алдыма кинәт Кәүсәрия килә. Аның – чишмәдән менгән, ә минем аңа каршы төшкән чагым, имеш. Ул озын чуклы ак ефәк яулык, вак чәчәкле, зәңгәр каймалы ак алъяпкыч япкан; озын җиңле, балитәкле яшел сатин күлмәктән; йон оек һәм ялтырап торган резин галоштан. Галошының башы кичке чыкка чыланган, арткы ягына бөртек-бөртек туфрак ябышкан. Көянтәсенә кош канаты кебек салган кулын нишләтергә белми тора. Артка яшерсә, потлы чиләкләр эленгән көянтәсе төшеп китмәс өчен, җайсыз бөкрәергә кирәк. Яшермәс иде – кулы бигрәкләр дә матур шул. Ул кулына, озын бармакларына карап торуымны сизеп ояла. Ирененең матурлыгы өчен ник бер дә оялмый икән соң? Безнең бер дә үбешкәнебез юк әле. Мин аны гел кулыннан иркәлим. Аннары кулын бүген гадәттәгедән дә ераккарак яшерер сәбәбе бар икән ич: тырнакларын кына гөле чәчәген бәйләп кызарткан да чүпрәк белән ышкып ялтыраткан! Чишмәгә киләсемне белеп, шул тырнакларын күрсәтер өчен төшкәндер әле. Билләһи, шулай!
Менә шул төсендә каршыма килеп чыкса, хәзерге аңа таныш булмаган калын гөлдерек тавышым белән:
– Исәнме! – дип эндәшер идем.
Ул мине таныр иде. Мөгаен, күземнән таныр. Хәзер карашым нинди икән соң – боек-сагышлымы, әллә шатлыклымы? Кәүсәрия мине сагынган булыр һәм тәгаен:
– Озак йөрдең, – дияр.
– Бәлки, – диярмен мин. – Син түз. Без тиздән мәңгегә аерылмаслык итеп очрашырбыз. Чөнки үткән һәр көн мине сиңа якынайта.
Ә ул:
– Ашыкма әле, яшә, рәхәтләнеп яшә, Иман, – ди.
– Бөтен нәрсә йөрәкнең саулыгына, вакытның мәрхәмәтлелегенә бәйле. Кеше яшәү белән мәңгелек никахта тора алмый. Берзаманны аерылышулар килеп җитә…
– Нәрсә ул никах?
– Син белергә өлгерми калган нәрсә, Кәүсәрия.
– Ә син беләсеңмени?
– Әйе. Өйләнеп, тормыш кордым. Ике кызым, бер улым бар. Кәүсәрия, мин кешегә язганның һәммәсен татыдым. Сине дә мәңге онытмам. Менә тагын искә төштең.
– Никах нинди була ул, Иман, алтынмы, көмешме?
– Татлы була…
Кәүсәриянең көянтәләп иңенә күтәргән чиләкләрендә су түгел, бәлки, күз яшьләредер сыман.
Ул:
– Син бәхетлеме? – дип сорый кебек.
Минем аңа:
– Балалар еламаса, ирләр сүгенмәсә, хатын-кыз горур булса – бәхетле, – дип җавап бирәсем килә.
– Җирдә бәхетлеләр күпме?
– Торган саен күбәя бара.
– Бөтен кешеләргә дә бәхет җитәрме соң?
– Орлыгы күп – шунысы яхшы.
Мин бәхетсезләрдән түгел. Үземә әллә ни күп тимәсә дә, мин кешеләрне бәхетле итү өчен барган көрәшкә кушылып яшим. Шул ук вакытта мин бик күп көрәшчеләрнең өзелгән гомерләрен дәвам иттерүем белән дә бәхетле, чөнки алар өчен дә яшим. Шуңа күрә хәзерге уемда Кәүсәриягә:
– Мин синең өчен дә яшәдем, Кәүсәрия, – дисәм, үземне хаклы санар идем.
Ә Кәүсәрия:
– Ә мин синең өчен үлдем, – димәсме соң?
– Үлүе авырдыр, Кәүсәрия. Әмма яшәве дә җиңел түгел.
– Минем әни: «Бала табуы тегесеннән дә, бусыннан да авыррак», – дия торган иде.
– Сине саклый алмаганым өчен миңа җаның рәнҗемәдеме, Кәүсәрия?
– Ә сине ялгызыңны калдырып киткәнем өчен миңа рәнҗемәдеңме соң, Иман? Мин ашыктым…
Кәүсәриянең нәрсә әйткәннәрен генә ишетәм, ничек әйткәнен бөтенләй диярлек күрмим. Барыбер түгелмени соң? Әйтерсең лә хәзер ниндидер бер тылсымга юлыктым. Татлы тылсым. Мин аны төш дияр идем. Ә төш, дөм караңгыда ятсаң да, кояш җылыткан чәчәкле болында йокласаң да, төш инде ул. Шуңа күрә Кәүсәрия белән болай кайда һәм кайчан сөйләшүем барыбер. Чөнки кайда һәм кайчан гына булса да, ул бары тик шушылай гына була алыр иде. Һәм ул чагында бу төштән бигрәк, чын бер тылсымга охшар иде. Чиста, салават күперенең бөтен төсләре, кешенең бөтен хисләре, кичерешләре белән тулып торган тылсым, һәм кинәт мин, шушы тылсым үземне бөтенләе белән күмеп китүдән курыккан шикелле, ашыгып, без бергә булырга тиешле теге бәхетле, ә аннары коточкыч көнне искә төшереп:
– Мин гаепле түгел, Кәүсәрия! – дип кычкырдым кебек. Аңымда онытылып беткән кешеләрнең йөзләре, мең тугыз йөз утызынчы ел кышының буранлы бер төне, шул буранны, бөтен күк гөмбәзен алсу төскә манчыган янгын, шул янгын эчендә кинәт эреп юкка чыккандай, аянычлы һәлакәт күренешләре гаҗәеп ачык төстә калыкты. Кемнеңдер тыныч кына итеп сулыш алганын да, ул сулыш алуның мине бөтереп китәрдәй давыллы җил өермәсенә әйләнүен дә тойдым шикелле. Ләкин боларның һәммәсе дә хәтерем көзгесендә генә чагыла, Кәүсәрия белән сөйләшкәндәй булып, күңелемне генә күрәм.
Кәүсәрия ул чагында минем хәзерге хыялым кебек көчсез, әмма гаҗәеп саф, гүзәл иде.
– Мин ул сафлыгымны базарга алып бармадым ич, Иман, ә сиңа бүләк итәргә дип килгән идем…
– Әх, Кәүсәрия, Кәүсәрия! Тормыш базарында сафлыктан да арзан нәрсә булмаганын да күргәнем бар минем, Кәүсәрия!
– Син мине үз намусыңнан сафрак санадың. Ә мин исә синнән сафрак түгел идем ич, Иман!..
Ул минеке булырга үзен үзе күндергән, шуны җаны-тәне белән теләгән… Һәм без ул төнне станциянең салкын турбина залында, җан-тән кушылып, бөтенләйгә кавыша яздык. Тик миңа урыны бу түгелдер кебек тоелды. Кәүсәриянең сафлыгы тыеп калды бугай…
Кәүсәрия ерагая башлады. Хәтер офыгына батып барган кояшмыни!
– Мин синең яныңа мөлдерәмә сулы чиләкләрем кебек күңелем тулы сагыну хисләремне алып килермен… Тотын көянтәмә, көчкә басып торасың. Бер тапкыр төшкән гомер тавына кире менеп булмый шул – әнә таягың да тотмый инде.
– Таягым? – дидем мин, үз-үземә пышылдап. – Аягың дияргә кызганасыңмыни, Кәүсәрия?
Җавап ишетергә теләп, Кәүсәриямнең көянтәсенә үреләм. Тик кулым, беренче мәртәбә йөгән кидерелгән атны тынычландыргандай, әкрен генә йөрәгем турысын угалый башлый. Хәзер инде үткәннәремә үрелсәм дә, киләчәгемә таба сузылсам да, кулым күкрәгем турысыннан ары уза алмый…
III
Яңадан яр читенә килеп, нарат төбенә утырам. Кояшта кибеп йөзе саргайган, вак җыерчыклар белән капланган агач төбе. Якында гына тагын бер нарат, анысын кисәргә өлгермәгәннәр әле.
Киселгәне – үткән гомер, ә киселәчәге киләчәк түгелме?
Үр астында борынгы Чулман суы каплый башлаган елга түгел, ә вакыт үзе агадыр кебек.
Янымда, акыллы, йөнтәс эт сыман, күземә, ә күзем аша җаныма текәлеп, гомер юлдашым – хәтерем ята кебек. Мәңгелек дустым – тозлы хәтерем…
Су астында – чишмә, юл астында – сукмак, вакыт тавы астында хәтер баскычлары күмелеп ята. Су җирнеке, юл кешеләрнеке, вакыт – үткән, хәзерге һәм киләчәкнеке. Ә шулар барысы да хәтернеке.
Гомерем тавыннан яшьлегемнең яшел болынына кире төшеп, су астында күмелеп калган чишмә күзенә карап утырам, бармакларым белән беренче сукмагымның җылы, шома ташларын тузаннан чистартам да картлыгым белән яшьлегем арасында калган кебек булам. Әйтерсең лә мин – хәтерем әйләнде- реп җибәргән тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге.
Хәтеремне җыеп, аягыма басам, ләкин мин барыбер тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге генә. Тегермән ташының астагысы – Җир, өстәгесе Кояш булып әйләнә. Шулар арасында яшәгән көннәрем, эшләгән эшләрем, онытылмас хәтерем белән мин басып торам…
…Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның җәй башында мине хезмәт наркоматына чакырып алдылар.
Язгы имтиханнарымны биреп, Казанга – апаларга кайтып төшкән генә идем.
Кайткан кичне үк Такташның үз шигырьләрен укыганын тыңладым. «Атомнарга атом бәйләнер!» – дип кайнарланып, Маяковскийча мәгърур, үз сүзенә ышаныч белән сөйләде ул. Шул ук вакытта аның зәп-зәңгәр күзләре ниндидер тирән бер үпкәләүгә, сагышлануга охшаш бер хис белән мөлдерәп торды кебек. Икенче көнне Академия театрында спектакль карадым. Зал шыгрым тулы. Кызлар күп. Берәрсе белән танышырга да исәп бар. Туктап тор әле, дидем, ашыкма, өлгерерсең, җәй озын, дидем… Өченче көндә җәйне үткәрергә төшемле генә берәр эш эзләргә керештем. Җизни төнге эш табарга киңәш итте. Мин аны аңлыйм. Алар унбиш метрлы коммуналь фатирда миннән башка да дүртәү. Апа ашханәдә, җизни тире фабрикасында хисапчы, икесе дә көндезге сменада. Җизни киңәшен тотсам, аларны һәм ике сытык чырайлы кызларын төннәрен баскыч астындагы бәдрәфкә үзем аша атлап йөрүдән коткарачак идем. Югыйсә идәндә ятам, астымда суккан паласка җәелгән шинель, өстемдә бумази җәймә, үзләреннән башлап мәчеләренә кадәр минем аркылы атлап йөри. Беренче ике төнне киң итеп, иренмичә атладылар. Ә менә өченче төнне кулыма да, аягыма да басып бетерделәр, кайсысыдыр абынып егыла да язды, сытык кызларының берсе, аягына эләктереп, өстемдәге җәймәне ачып калдырды… Кандалалар бигрәк тә борчый башлаган чак иде. Утырган көйгә генә киендем дә, чөйдән күн пиджагымны эләктереп, Кабан күле буена чыгып киттем. Ә ул апалар йортыннан ерак түгел, каршыда гына иде. Күл сыек томанга уралган, аның ике ягында – ике мәчет манарасы. Бакчалар ягыннан кошлар сайравы һәм әтәч кычкырганы ишетелә, урамнан җигүле ат бара, берәр йомыш белән калага килеп кунган авыл агаедыр инде, иртүк юлга чыккан. Сәрви куаклары артындагы эскәмиягә барып яттым. Эскәмия астында кызыл күзле, аклы-көрәнле бер эт тә ята икән. Мин – өстә, ул – эскәмия астында. Мин килеп яткач ырылдап куйган иде, бүтән аваз салмады. Бераз йокымсырап яткач, торып, мин үз юлым белән, ул үз юлы белән китте. Эт, бераз ераклашкач, борылып, артымнан карап калды. Бу дөньяда хуҗасыз эт булып яшәмәс өчен, мин әллә ниләр бирер идем. Хәер, үзем дә шул ялгыз эттән әллә ни артык түгел идемдер. Егерме беренче елда әти тифтан үлде, әни, озак тормастан, ачлыктан вафат булды. Кызыл гаскәри булган, ападан олы абыйны унсигезенче елда, бер иптәше белән Казаннан чыгып качкач, ак чехлармы, акгвардиячеләрме Питрәч юлы өстендә куып җиткәннәр. Бер рус агаеның мунчасына кунарга кергән булганнар, өсләренә ике гранат тондырганнар. Монысын соңыннан белдем. Ниндидер бер туган-тумачабызны эзләп, апа белән Казанга чыгып киттек. Ипи чырае күрмәгәнгә биш ай дигәндә, балалар йортында әни сулышы шикелле җып-җылы ипи кыерчыгын курка-курка гына авызыма якынайтканымны хәтерлим. Аннары Казандагы «Гуж» әртилендә эшләдем. Аннан рабфакка кердем. Хәзер Мәскәүдә укыйм. Энергетика институтында. Безне бер профессорыбыз – атаклы Кржижановский Глеб Максимилианович – «ГОЭЛРО[2 - ГОЭЛРО– Государственная комиссия по электрификации России.] балалары» дип атый.
Юк, мин кызыл күзле эттән мең, миллион тапкыр «хуҗалырак». Чөнки мин үз-үземә хуҗа. Нишләсәм дә ирекле. Бернигә ярамаган чагымда дәүләт мине үз улы итте. Кесәмдә тагын бер генә көнлек акчам булса да, үземне хәерче санарга хакым юк. Мине үз баласы иткән дәүләт алдындагы чиксез бурычым белән бай идем.
Сау бул, кызыл күзле эт. Тагын бер очрашырга туры килсә, мине танымассың инде.
Апаларда болай күңелсез түгел иде үзе. Аларның биш фатирга уртак кухнялары бар, шунда кулларыннан тире исе килеп торган Зося белән (ул җизниләр фабрикасыннан), биш примус тезелгән өстәл янына кара-каршы утырышып, көнбагыш чиртә идек. Сүз беткән араларда, Зосяларның ачык ишегеннән чәчәк аткан көнбагыш табасын хәтерләтеп карап торган җиз граммофоннан әле Утёсов, әле Изабелла Юрьеваны тыңлыйбыз.
Мин укыган рабфак бинасында арзанлы ашханә барлыгы искә төште. Шунда киттем. Тротуар һәм стеналарга иртәнге сары яктылык, агач күләгәләре яткан. Урамнан, барабаннар кагып, пионерлар узды. Күзем зәңгәр кафельле кибетләрнең тәрәзәләреннән кызыктырып торган сары, кызыл колбаса бәйләмнәрендә. Аларның буынтыклы-буынтыклы кисәкләрен кысып бәйләгән сүс баулары гына да әллә нинди тәмнәр аңкыта иде, ул исләрне «Кольцо»ны уратып алган балык кибетләреннән бөтен шәһәргә таралган балык исе дә баса алмый. Авызымны ачыбрак җибәргәнмен, күрәсең, арттан «АМО» машинасы китереп төрттерде, сискәнеп, кырыйга елышкан идем, калак сөягемә ат тәртәсе башы бәрде, мине бер кытай гына кырыйга тартып алды. Артымда чүәген лыштырдата-лыштырдата вак-вак атлавын ишетеп бардым. Күкрәге гыжлый – үпкәсе чирле иде, ахрысы. Бауман урамындагы трамвай юлын кисеп чыккач, университетка таба менеп киттем.
Менә безнең ашханә. Яртылаш җир астындагы галерея сымаграк заллар. Тавык муены салынган кәбестә ашы, бөтен бәрәңгеләр белән бер кисәк салкын сарык ите, сыек чәй, чирек ипи алдым да, биш ел элек утырырга күнеккән «үз» залымны эзләп, түргә киттем. Кеше әз, нигәдер кызлар бөтенләй юк. «Минем» өстәлем буш түгел иде. Безгә геометрия укыткан Миллипипед Гайсә белән мин Мәскәүгә киткәндә наркоматта кәгазьләремә кул куйган иптәш Әбҗәлилов утырган. Баш кактым. Әллә күрделәр, әллә юк. Почмак өстәлгә утырырга исәпләп, алардан читкә борылган гына идем, Миллипипед:
– О-о, мәскәүләр! – дип куйды.
– Кем ул? – дип сорады Әбҗәлилов.
Йөземне генә борып, аларга тагын баш кактым.
– Тиздән без аны түгел, ул безне танымас! – диде Миллипипед. – Баеп кайттыңмы әллә – дәшмисең? – Сүзсез генә ишарәләп, үз каршыннан урын күрсәтте.
– Исәнмесез! – дидем, тәлинкәләрне өстәлгә куйгач, кул сузып. Бераз гына каушаганмын икән, бер телем ипием ашка төште. Игътибар итмәделәр, ә минем чәч төпләремә хәтле кызышып куйды. – Тешләр ялкау, – дидем мин, – ипи чәйнәргә иренәләр, чылатырга туры килә.
Көлешеп алдылар.
– Таныш бул, – диде Миллипипед Әбҗәлиловка. – Милли Маяковскиебыз – Такташ бар, милли Горькиебыз – Ибраһимов бар, милли Комиссаржевскаябыз – Ильская бар, ә бу милли Кржижановскиебыз булыр – Иман Имамович Зәйнушин!
(Без аны менә шуның өчен «милли»ләштергән идек.)
Тагын баш кактым.
– Мин сезне беләм, – диде ул, күзлеге өстеннән карап. – Сезнең институтта профессор Стефанович семинарындагы бер чыгышыгызны иптәш Мөсәгыйтов ишетеп кайткан иде, сөйләде.
– Әйе, мине «якташым» дип берәү бик каты котлаган иде – истә, – дидем мин. «Истә» диюем бүген кулымны юмаганлыгымны искә төшерде. Торып, керү юлындагы кулъюгычта юып килергә хәзер соң иде инде – әле генә алар белән исәнләшеп чыктым ич.
– Мин сезнең уңышларыгызга бик шатмын, – диде Әбҗәлилов. – Мөсәгыйтов бик мактаган иде.
– Кем ул? – дип сорадым мин, уңайсызланып.
Алар бер-берсенә карашып алдылар.
– Өлкә комитетыннан, – диде Миллипипед.
«Туктале, – дип уйладым мин. – Нигә әле мин аны һаман Миллипипед та Миллипипед дип кимсетәм? Без аны меңьеллык татар әдәбияты, Тукайның Толстойга мөнәсәбәте, Толстойның Шекспир турындагы уйлары, татар декабристлары турындагы кызыклы сөйләшүләре, Крузенштернның дөньяны әйләнеп чыккан корабындагы татар матрослары хакындагы ялкынлы сүзләре өчен олылый, хөрмәт итә идек ләбаса! Тукайны безгә – вак буржуаз шагыйрь, ә Фатих Әмирханны эре буржуаз язучы дип укыткан бер вакытта, ул аларның тиздән мәдәниятебезнең йолдызларына әвереләчәген юрый иде ич. Гайсә Идриси бит әле ул! Ә «Миллипипед» дигән кушаматын аңа мин куштым. Моны белә микән ул? Һәм ул кушаматны мин аңа йөзенең чалыш, дүртпочмакланып торганы өчен генә такмадым.
– Хәзер нишләп йөрисез соң? – диде Әбҗәлилов.
– Эш эзләп.
– Эш? Әллә уку…
– Юк, бетмәде әле, – дидем мин, аны бүлеп. – Иртәрәк.
– «Эш» дигәч, чынлапмы дип торам.
– Чынлап. Эш. Киләсе кыш салкын булмасын өчен. Пальтолык, бүреклек берәр эш.
– Ә! – дип көлде Әбҗәлилов. – Шулай диләр аны! Димәк, уку бара!
– Бара, – дидем мин, чәй эчә-эчә.
Кузгалыштык. Саубуллаштык.
– Өйләдән соң миңа керегез әле, – диде Әбҗәлилов, сәгатенә карап алгач. – Сәгать өчкә. Берәр нәрсә уйлап табарбыз. Шәт, уйлап табарбыз.
«Шәт!» Моннан чыгуга, син мине онытырсыңдыр шул инде», – дип уйладым мин.
Ялгышканмын икән.
Аның янына да, хезмәт биржасына да барып тормадым. Биш тиен бакыр чөеп җибәрдем дә, «күн» чыкса, дары заводына кара эшкә барып урнашырга булдым. «Күн» чыкты. Урнаштым. Торып торыр җир дә бирделәр. Тагын нәрсә кирәк? Тулай торак ителгән бер мәчеттә унике кешелек бүлмә. Чебен буяп бетергән лампочка. Икешәр катлы алты тимер карават. Начар, ләкин ике айга түзәрлек. Аның каравы, әйтүләренә караганда, эш шактый төшемле күренә. Безнең егетләрнең кайберләре Донбасс шахталарына киткән иде. Мин дә алардан ким алмамдыр әле. Хәер, миңа артыгы кирәкмәс тә. Бары тик бүрек белән пальтолык, шуңа өстәп, кышлык акча.
Хәзер инде Әбҗәлилов янына баруның хаҗәте юк. Алай да, көтеп торса яхшы түгел дип, ак Кремльгә киттем. Юл өстендә ике өчпочмак белән тамак ялгап алдым. Сәгать дүртенче яртыда Әбҗәлилов бүлмәсенә барып кердем. Ул телефоннан сөйләшеп тора иде, трубкага: «Гафу итегез!» – диде дә, идәннән түшәмгәчә җиткән сәгатькә карап алгач, миңа каршы атлады. «Гафу итегез!» дип, телефон трубкасын куюын аңлап җиткермәдем, чөнки мин аның телефоннан сөйләшүен бүлдерерлек кеше түгел ләбаса, дип уйладым. Әмма мине гаҗәпләндерердәй нәрсә бетмәгән икән әле.
– Бу пунктуальсезлегегез бүтән кабатланмасын, – диде ул. Ни әйтергә белмичә аптырап калуыма һичнинди игътибар итмәстән, мине кергән ишектән тышка әйдәде.
«Булышуың бик кыска булды синең! – дип уйладым мин, килгәнемә үкенеп. – Кемгә хаҗәт соң мин? Наркомат кешеләренең синең кышкы пальтолы һәм бүрекле булу-булмавыңда эшләре бар ди!»
Әбҗәлилов, озынча зал түрендәге күн тышлы биек ишеккә ишарәләп:
– Ул көтә сезне, – диде.
Рабфакны тәмамлап, Мәскәүгә укырга китәр өчен язу алган елны, Әбҗәлиловның кабул итүен көткән чакта, анда татарча һәм русча «Халык комиссары», «Народный комиссар» дигән язуларны укыган идем.
– Нигә ул? – дидем мин, теләмичә генә атлап. Әйтерсең лә бер гаепсезгә мине милиционер эләктереп алган да участокка сөйри.
– Үзе аңлатыр, – диде Әбҗәлилов. – Болай да соңга калдык.
Көне буена бер тапкыр да юынмаган килеш нарком янына!
– Исәнмесез! – дидем мин, ул әйдәгән ишектән зур иркен бүлмәгә кергәч.
Колак төбемдә генә:
– Исәнме, энекәш! – дигән көр тавыш яңгырады.