banner banner banner
Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде
Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде

скачать книгу бесплатно


Мин Рәдифне алып кайтып, җитәкләп өйләренә керткәндә, әнисе Мәсрүрә апа үзенә урын җәеп йөри иде. Күргәнем юкка, күп булса, бер ел үткәндер, әмма шул арада Мәсрүрә апа, бик нык ябыгып, тәмам карчыкка әйләнгән, бичара: чәчләре дә агарып калган, яңаклары да эчкә баткан, сөйләшүенә хәтле бөтенләй үзгәргән. Элек чат-чат килеп, кеше бер сүз әйткәнче, унны әйтеп ала торган иде ул. Ә хәзер сабыр гына, теләр-теләмәс кенә әйтә сүзен. Мин Рәдифне алып кергәч тә, бер дә алай күтәрелеп бәрелмәде. Хәтта нишләгән, кайда булган дип тә сорашып тормады.

– Эчеп исерү генә түгел, егылып муены сынса да, сүзем юк, олан! – диде дә, бүтән бер сүз дә дәшмичә, урынын җәюен дәвам итте. Аннары, үзалдына сөйләнгәндәй генә итеп: – Пычак та булмас әле! Күзен-башын тондырып, иртәгә үк баш төзәтергә акча сорый башлар! Озаграк ятса, әзрәк иркен сулыш алырыем, ичмаса, ятмас шул! – диде. Урынын җәеп бетергәч тә, Рәдифкә бөтенләй игътибар итмичә, каршыма килеп: – Әй Өлфәт наный, тәмам бозылды бит бу малай! Бөтенләй кешелектән чыгып бара инде! Заффирмылыктан да шул эчкән өчен алып ташладылар аны, – диде. Рәдиф аерып җибәргән киленен сагынып искә алды: – Бер генә дә килмәгән җире җугые балакайның, бөтен авыл җаратадырые үзен, минем өчен дә, әнкәй, дип үлеп торадырые. Үкенечкә генә булган икән, менә шушы хәерсезнең эчүенә түзә алмыйча ташлап китте, – диде.

Әйе, мин үзем дә бер-ике тапкыр күреп калган идем Рәдифнең ул хатынын. Узган ел педучилище бетереп кенә килгән бер укытучы кызга өйләнде. Буй-сыны дисеңме, төсе-битеме – бөтенесе бик килгән иде. Балаларны да яхшы укыта, дип мактадылар… Күрәсең, түзәр чамасы калмагандыр, шуңа киткәндер Рәдифне ташлап.

Киленен сагынып елап алганнан соң, Мәсрүрә апа миннән:

– Өйләндеңме әле? – дип сорады, мин, юк, дигәч, – җөрмә, наный, болай ялгыз, ал да кайт Сәкинәңне! – дип, мине үгетләргә тотынды.

Ләкин мин аның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап торыр хәлдә түгел, башымда мең төрле уйлар кайный иде. Тиз генә саубуллаштым да Хафиз картларга киттем.

Өйләренә кереп тормадым, ишекләрен шакып, өйалдына гына чакырып чыгардым.

– Әйт әле, сөннәт бабай, теге чакта күпмегә сатылдың син Рәдифкә? – дидем. Һәм, шырпы сызып, йөзен яктыртып карадым. Башка вакытта бернәрсәгә дә алай шаккатмый торган Хафиз карт бу юлы каушап калды, башта ни әйтергә дә белмичә, ык-мык килеп торды. – Нигә җавап бирмисең? Зелпе җыеп йөргәндә күрдем дип, нигә ялганладың? – дидем мин, ярсып.

– Туктале, олан, ипләп кенә әйт әле син: кем әйтте сиңа, мин нахак сөйләгән дип? – диде Хафиз карт, ниһаять, үзен кулга алып, батыраеп китеп.

– Кем әйттеме? Рәдиф үзе әйтте! Давай, боргаланмыйча гына сөйләп бир тизрәк: нигә ялганладың син миңа ул чакта? Нигә минем тормышны боздың?

– Сәбәбе шул тамак инде аның, олан, – диде ул, калтыранып. – Тамак тәмугка кертә ул! Үзең дә беләсең, бик авыр заманаларые бит ул чакта. Ә Рәдиф кулында ризык барые.

«Синдә генәмени ул тамак, башкаларда юк иде микәнни» дип әйтергә һәм ипи шүрлегенә бер менеп төшәргә бик кыҗрап торсам да, Рәдиф белән бүген генә булган хәлне искә алып, мин үземне тыеп калдым һәм:

– Ярый, урының җәннәттә булыр инде, болай булгач! – дидем дә, ул кабахәт картның йортыннан чыгып, атыма утырып кайтып киттем.

Гаҗәеп тын, айлы кич иде. Һава саф, салкынча. Сулап туймалы түгел. Ат, ара-тирә пошкыргалап, үз көенә генә атлап кайта. Мин, арбага сузылып ятып, күктәге йолдызларга карап уйланып барам. Кемнәр генә йөрмәгәндер инде бу йолдызлар астында? Нинди генә хәлләргә шаһит булмагандыр инде алар? Хәзер менә мине, мин ахмакны күреп торалар. Мондый да кешене күргәннәре бар идеме икән әле аларның?.. Юктыр, булса да, бик сирәктер…

Нишләргә соң инде миңа? Кая барырга? Рәдиф айныганны көтеп, аның белән үзара мөнәсәбәтне ачыклаганчы шушылай тыныч кына, берни дә дәшмичә генә торып торыргамы? Әллә иртәгә үк улым Ирек белән Сәкинәм янына чыгып китәргәме?.. Вакытының шундый мәшәкатьле чагы туры килүен әйт әле син аның! Бүген-иртәгә көзге чәчү башланырга тора бит! Андый чакта үзең көн-төн карап-тикшереп торсаң да, таманга гына килә әле ул. Узган көз әнә чәчүлек орлык ташучының берсен җавапка тарттырмыйча тәки булмады. Үз күзең белән карап эшләтүгә җитми инде ул. Ышан, әмма тикшереп тор, дип тикмәгә генә әйтмәгән инде Макаренко!..

Анысы шулаен шулай да, ә мин чәчү чәчтереп йөргән арада, Рәдиф эшне судка бирсә? Кабыргасы сынган, диде бит анда Закир абзый… Хәер, сынмаган булса да, рәхәтләнеп рәшәткә артына тыктыра ала ул мине. Гаепләр өчен маңгаендагы ярасы да бик җиткән!.. Шаһит эзләп йөрисе юк: Закир абзый барысын да күреп торган бит! Аның да миңа үпкәсе бар… Юк, сузарга ярамый бу эшне! Үзләрен үк алып кайтып булмаса да, һич югында, Сәкинә белән Ирекне күреп, алларына тезләнеп гафу үтенергә кирәк…

Уйладым-уйладым да болай итәргә булдым, туган: Оренбургта минем әнинең бертуган абыйсы яши иде. Җитмешкә җитеп килә торган ул ялгыз карт әле быел җәй генә минем янга кайтып, айга якын торып китте. Менә шул абый бик авыр хәлдә икән, тиз генә килеп җитәргә кушып, телеграмма суккан дип, үз урыныма беренче бригада бригадирын калдырдым да, иртән иртүк торып, Сәкинәм белән улым Ирек янына юл тоттым.

23

Казанга барып, поездга утырганнан соң бик нык пошына, борчыла башладым. Билгесезлек өзгәли иде күңелне. Кем белә анда – Чиләбедә нәрсә буласын? Бәлки, Сәкинә инде күптән башка кешегә кияүгә чыккандыр. Яисә, кияүгә үк чыкмаса да, берәрсен яратып йөридер. Андый чибәр, яшь һәм акыллы хатынга берәрсенең күзе төшмәгәндер дип кем әйтә ала?.. Әгәр мин барып кергәндә, ул ире яки яратып йөри торган кешесе белән утыра торган булса?.. Мине күрергә теләмәсә?.. Алай итәргә дә тулы хакы бар ич аның: үз иркендә яшәүче ләбаса ул хәзер! Дүрт ел ярымнан артык бит инде безнең күрешкәнебез юкка. Ул арада ниләр генә булмагандыр дисең?..

Әгерҗене узганда, әллә барып та йөрмим микән, дип борылып кайтып китмәкче дә булган идем. Ләкин аннары кире түндем. Юк инде, бер кизәнгән икәнсең, әйдә, сук, гомер буе саргаеп, берни белмичә яшәгәнче, ичмаса, үз күзләрең белән барысын да күреп-белеп кайтырсың…

Кулымдагы адрес буенча сорашып килеп кергәндә, мине, шактый өлкән яшьләрдә булса да, әле нык, җитез һәм ягымлы гына бер карт каршылады. Башта чак кына сәерсенебрәк торса да, кем икәнлегемне, нишләп йөрүемне белешеп алганнан ары, Фәхретдин абзый кинәт яктырып, ачылып китте:

– Кияү тиешле кеше буласың икән, алайса! Әйдә, ишек катында гына торма! – дип, шундук түр якка алып керде.

Өйдә ул ялгызы гына иде. Карчыгының Казанда яшәүче малайларына кунакка киткәнлеген, Сәкинәнең эштә булуын, ә Ирекнең урамга уйнарга чыкканлыгын әйткәч:

– Зыян юк, энекәш, үз вакытлары белән бар да кайтырлар. Ә менә килеп чыгуың яраган, бик әйбәт булган анысы! – диде.

Ике бүлмәле квартирада бер дә җитешмәгән нәрсә юк кебек. Аяклы машиналары да, зур гына радиоалгычлары да бар. Ике бүлмәнең дә стеналарында ике зур-зур келәм. Зал идәнендә дә бик әйбәт берсе бар – өстенә басарга аяк тартмый. «Мондый кешеләрдә яшәгәч, Сәкинә, шәт, азып-тузып йөрмәгәндер әле. Алай булса, Фәхретдин абзый үзләрендә тотмас иде», – дип, бераз тынычланып куйдым мин, аларның өй эчен күздән кичергәч.

– Кунакның ризыгы үзе белән йөрер, дип бик дөрес әйткәннәр икән. Какрас чәй өлгертеп тора идем, әйдәле, чәй янында сөйләшеп утырыйк! – дип, Фәхретдин абзый мине кухняларына алып керде.

Чәе генә түгел, мәе дә бар икән картның.

– Син, энекәш, миңа үпкәләмә, мин үзем булдыра алмыйм аны. Яшь чагында тоткалый торган идем дә, хәзер ярамый ул миңа. Син үзең чамала инде, яме! – дип, сөйләнгәләп, анысын да китереп куйды.

Мин инде байтактан эчмәвемне әйткәч, мине дә кыстап тормады. Гаҗәпләнеп телен шартлатып кына куйды да аерылышуыбызның сәбәбен сорый башлады.

– Ала-а-ай! – диде ул, мин бөтенесен аңлатып биргәннән соң, чалара башлаган мыегын сыпырып. – Алай икән! Ашыгыбрак типкәнсең икән шул тәртәгә, энекәш. Сез, яшьләр, кайчакта ашыгычрак кыланучан шул. – Беркавым тынып торды да дәвам итте: – Туганы булганга болай сайрый инде бу дип уйлама, мин сиңа дөресен әйтәм: бик уңган хатын ул Сәкинә! Кадерен белеп кенә тотарга кирәк булган аны сиңа. Авылдан малаен ияртеп килеп кергәннән бирле бездә яши, ник бер андый-мондый кыек эше сизелеп карасын ичмаса! Кемнәр генә килмәде инде үзен сорап, берсенә дә әйләнеп карамый. Минемчә, сине оныта алмый бугай ул, энекәш. Үзе сиздерергә дә теләми теләвен. Әнә шул искитмәгән атлы булып күренергә тырышуы – үзе үк сине яратуының бер билгесе инде ул. – Шунда туктап, икебезгә дә тагын берәр чынаяк чәй ясады да янә сөйләргә кереште: – Безгә килеп кергәндә, йөзенә карарга куркыныч иде Сәкинәнең. Саргаеп, ябыгып беткән иде. Килеп эшкә урнашкач та, берничә ай бик боек йөрде. Шәһәр тормышына күнегә алмыйча интекте бугай. Хәзер ияләште инде. Ә малаең тач үзеңә охшаган инде менә! Синеке төсле үк зәп-зәңгәр күз, бакыр чәч, шундый ук калын каш. Хәтта сипкеленә тикле шушылай синеке төсле үк куе, чуп-чуар. Шуңа тиз танып алдым мин сине. Килеп кергәч дигәнем.

– Минем дөньяда барлыгымны беләме икән соң ул малай, Фәхретдин абзый? Әтисе барын беләме, кайда, дип сорыймы?

– Сорамыймы соң инде, энекәш! – диде ул, тирән итеп көрсенеп.

– Нәрсә дисез соң аңа? Сәкинә ни дип җавап бирә?

– Ирек өчен солдат син, энекәш! Әле һаман армиядә хезмәт итә дип белә ул сине. Барыбыз да аңа шулай дип аңлатабыз. Сәкинәдә синең сугыш елларында җибәргән бер рәсемең бар. Шул рәсемне күрсәтәбез Иреккә. Башта «әтием безне фашистлардан саклый» дип куанып, мактанып йөри иде. Ә хәзер инде «ник кайтмый соң ул, нигә бик озак тора анда» дип аптырата. – Мин ни әйтергә дә белмичә аптырап утырганда, Фәхретдин абзый кинәт кенә урыныннан купты да: – Әй, бу карт кешенең башкайлары, бер генә дә юньләп эшли белми бит! Үзем сиңа шул малай турысында кайчаннан сөйләп утырам, ә үземнең шуны чыгып апкерергә уема килмәгән. Әйдәле, апкайтыйк әле үзен! – дип, мине ияртеп алып китте.

Әллә ни ерак та булмаган икән Ирек: күрше йорт ишегалдында иптәшләре белән пыр тузып туп тибеп йөриләр иде. Фәхретдин абзыйны күреп алуга очып кына килде дә картның муенына менеп асылды.

Уф!.. Ул минутлардагы кичерешләремне сөйләп кенә аңлата торган түгел, туган. Уйлап кына кара: малайга инде тугыз тулып килә, ул инде тәмам үсеп беткән, ә мин аны нибары атна-ун көн генә күреп калган кеше бит. Миннән башка, мин юләр атасыннан башка үскән ләбаса ул! Минем хәлгә калуны дуска дип әйтмим, дошманга да күрсәтмәсен…

Фәхретдин абзый дөрес әйткән: Ирегем бетеп үземә охшаган икән! Күзе-кашы гына түгел, авыз-борыннарына тикле, колакларына тикле нәкъ минеке. Буй-сынга да үзем шикелле үк эре буласы…

Мин аның атасы, ул миңа әйләнеп тә карамый, ичмаса. Тырнак очы кадәрле дә игътибары юк.

– Нишләп йөрисең, бабай, ник килдең монда? Әни эштән кайтмадымы әле? – дип, Фәхретдин абзый белән мәш килә. Ә минем аның белән сүз башларга йөрәгем җитми. Урынлы-урынсыз сүз ычкындырып, өркетеп үпкәләтермен дип куркам.

Күрәсең, һаман артларыннан ияреп килүемә сәерсенеп булса кирәк, подъездга кереп баскычтан күтәрелә башлагач кына, Фәхретдин абзыйга елышты да:

– Бу абый ник гел безгә ияреп килә, бабай? – дип сорап куйды.

Җавабы әзер түгел иде булса кирәк, Фәхретдин абзый бер мәлгә тотлыгыбрак калды. Аннары Ирекне миңа таба борды да:

– Яхшылабрак кара әле, улым, кемгә охшаган бу абыең? – диде.

– Мин каян белим аның кемгә охшаганын? – диде Ирек, һич тә исе китмичә генә.

– Бу синең әтиең була инде, улым!

Ирек пырхылдап көлеп җибәрде дә, шундук җитди төс алып:

– Ялганлап торма әле, бабай! Нинди минем әти булсын ди бу кеше? Минем әти солдат бит ул! – диде.

– Әтиең инде, улым, алдамыйм мин сине. Солдаттан башта авылдагы әбиеңнәргә кайткан ул. Солдат киемнәрен шунда калдырып килгән. Чын әйтәм, әтиең бу, улым! Кергәч, рәсемен алып карарсың әле менә.

– Карап тормыйча да бик яхшы беләм мин: минем әти түгел бу!

Сизеп торам: инде миңа да сүзгә катнашырга, ничек булса да Ирекнең күңелен табарга, үз ягыма тартып карарга кирәк. Ләкин ул сабыйда үземә хөрмәт уятыр өчен ни әйтергә, эшне нәрсәдән башларга соң? Гадәттә, кеше белән беренче очрашу һәм шулвакытта аның әйткән сүзләре гомер буена сакланып кала бит!

– Әйдә әле, Ирек, берәр уенчык кибетенә алып бар әле син бабаң белән мине! Беләсеңме уенчык кибетен? – дидем мин, ни газапланып та шуннан да юньлерәк сүз дә, тәкъдим дә таба алмыйча.

Үзенә ошаган берәр уенчык алып бирү әллә нинди матур сүзләрдән дә әйбәтрәк булыр, дип уйлаган идем. Дөрес фикер йөрткәнмен икән: шундук күзләре очкынланды малайның.

– Беләм, абый, безнең йорт янында гына ул! Әйдә, алып барам! – дип, Ирек мине җитәкләп дип әйтерлек уенчык кибетенә алып керде. Ә инде үз теләге буенча башта уенчык машина, аннары кием-салым кибетеннән әйбәт кенә костюм-чалбар алып биргәч исә бөтенләй үз итеп, күптәнге танышыдай ияләшеп китте. Әй, бу гөнаһсыз сабыйлык!..

Шулай да үз әтисе булуыма Ирек бөтенләй үк ышанмаган иде әле. Әйләнеп кайткач та, әнисенең альбомындагы минем рәсемне алып, байтак кына бер миңа, бер рәсемгә карап торды. Аннары:

– Чыннан да, минем әтиме бу, бабай? – дип сорады. Бары тик Фәхретдин абзый тагын бер кат:

– Чынлап та, әтиең бит инде, улым! Куркып торма инде, бар, кочаклап ал үзен! Бик сагынып кайткан бит ул сине! – дигәч кенә, кыяр-кыймасрак килеп, алдыма менеп кунаклады.

– Ә син китмисеңме инде, әти? Бөтенләйгә кайттыңмы син? – диде ул, мин куанычымнан тәмам тилерер чиккә җитеп, аны озаклап сөйгәннән-үпкәннән соң.

– Минме?.. Китәргә туры килә шул, китәбез, улым. Сине дә, әниеңне дә авылга алып кайтырга килдем. Бик рәхәт безнең авылда! Синең шикелле малайлар да күп. Шулар белән уйнарсың, урманга йөрерсең. Безнең бакча артында гына урман. Кайткач, мин сиңа гармун да алып бирермен әле, яме!

Ләкин Ирек алай тиз генә ризалашырга ашыкмады.

– Ә бабайны алып кайтмыйбызмыни? – диде ул, гаҗәпсенеп.

– Кайтса, аны да алып кайтырбыз, балам!

– Кайтасыңмы, бабай? Кайтабызмы әти белән? – диде Ирек. Ялт итеп Фәхретдин абзый каршына барып басты.

– Бик кайтыр идем дә, өйдә кеше калмый бит, улым. Мин дә синең белән кайтып китсәм, мәчебез ялгыз кала ич, аны кем карар?

– Әйе шул, бабай, мәче бар бит әле безнең! – Аннары малай, кинәт миңа мөрәҗәгать итеп: – Юк, кайтмыйм мин авылга! Ә гармунны кайткач посылка белән… – Шунда кисәк кенә ишек кыңгыравы чылтырап куйды. Каян сизенгәндер Ирек: – Ура! Әнием кайтты! – дип кычкырды да ишеккә атылды. – Әнием, әтием кайтты! – диде ул, ишекне ачканны да көтмичә куанычын белдерергә ашыгып.

24

Сәкинә килеп кергәндә, үле дә, тере дә түгел идем. Ул да мине күргәч тукталып калды. Минем дә сүз башларга йөрәгем җитми, аның да башлап сүз катасы килми иде, ахрысы. Йа Рабби! Ул хәзер элеккегә караганда да чибәрләнеп, яшәреп киткән ләбаса! Әй, килешә дә икән соң үзенә шәһәр киеме! Аягында биек үкчәле ялтыравыклы кара туфли, өстендә зәңгәрсу костюм. Чәчләрен кистергән, бөдрәләтеп җибәргән…

Коточкыч кыен хәлдән мине улым Ирек коткарды. Әйтергә көч таба алмыйча торган арада, әле Сәкинәгә, әле миңа карангалап алды да, гаҗәпсенеп һәм куанып:

– Әллә танымыйсыңмы, әти? – диде. – Безнең әни бит инде бу! Нигә күрешмисең?

– Шулаймыни, улым? – дигән булып, мин Сәкинә янына бардым һәм ояла-курка гына кулымны суздым: – Нихәл, Сәкинә? Әйдә, күрешик инде.

Ул озын керфекләрен сирпеп, сагышлы күзләрен күтәреп карады да:

– Әйдә, күрешик, алай булгач, – дип, йомшак, җылы кулын бирде.

Күрешмәгәнебезгә инде күпме гомер узган, әмма шундый таныш, шундый якын, шундый үз кул иде ул! Күңелем шундый тулган, нечкәргән, дулкынлану катыш шатлыгым шундый дәрәҗәгә җиткән иде – авыз ачып бер сүз дә әйтә алмадым. Күзләремнән тәгәрәп чыккан яшь бөртекләрен Иреккә күрсәтмәс өчен, аннан да бигрәк Сәкинә белән сөйләшә башларга сүз таба алмыйча, тиз генә икенче бүлмәгә кереп киттем. Сизми дә калганмын, без Сәкинә белән бер-беребезгә карашып, күрешеп торганда, Фәхретдин абзый да шунда кереп утырган булган икән. Мин килеп керүгә:

– Тукта, мин башта үзем сөйләшим әле Сәкинә белән, – дип, зал якка чыкты да: – Бар әле, улым, әтиең янына кереп тор әле! – дип, Ирекне минем янга кертеп җибәрде.

Ун-унбиш минутлап мыдыр-мыдыр сөйләшкәннән соң, Фәхретдин абзый минем янга керде. Кыяфәте бик җитди иде аның.

– Бик каты тора әлегә, энекәш, – диде. – Ләкин син егет бул! Әгәр ипләп кенә, җаен белеп, егетләрчә сөйләшсәң, алай бик үк этеп җыкмас дип уйлыйм. – Аннары Ирекне җитәкләде дә: – Әйдәле, улым, без синең белән кибетләргә чыгып керик. Атаңның иртәдән бирле ашаганы юк икән, бик ашыйсы килгән, аңа тәмле әйберләр алып кайтыйк әле! – дип, сөйләнә-сөйләнә, урамга алып чыгып китте.

Күкрәгемнән сикереп чыгардай булып гөрселдәп типкән йөрәгемне тотып, өч мәртәбә тирән итеп суладым да, ниһаять, тәвәккәлләп, олы якка, Сәкинә янына чыктым. Ул өстәлгә таянып, башын ике кулы белән тотып, уйга чумган килеш, аска карап утыра иде. Мин янына килеп баскач та күтәрелеп карамады.

Шунда аны кысып кочаклап, күтәреп аласым һәм, теге чакта Сабан туеннан соң озата баргандагы шикелле итеп, онытылып үбә-үбә, зыр-зыр әйләндерәсем килде. Ләкин йөрәгем җитмәде. Кочып алырга түгел, чәчләреннән сыйпарга да курыктым. Үпкәләтермен, ачуланыр кебек тоелды. Шул ук вакытта болай багана шикелле басып тору да читен иде.

– Яңагыма чап әле минем, Сәкинә! – дидем мин, уйлап-уйлап та шуннан бүтән әйбәтрәк сүз таба алмыйча.

Ул бөтенләй игътибар итмәде.

– Мин ялгышканмын, Сәкинә!

Күтәрелеп тә карамады.

– Кичерә алырсыңмы икән син мине, Сәкинә? Улыбыз Ирек хакына булса да кичерүеңне үтенәм мин синнән!

Әллә ташка әйттем, әллә аңа: һаман шулай тик кенә утыра бирде.

– Мин сезне алып кайтырга дип килдем. Бер дә юкка рәнҗеткәнмен мин сине. Рәдиф үзе шуны әйтте: «Сәкинәңә ачу итеп, сине минем урынга куясы булганга үч итеп кенә алдаштым мин», – ди. Хафиз картны да шаһитлыкка ул яллаган булган икән… Йә, әйт инде берәр сүз?

Бары шуннан соң гына башын күтәрде Сәкинә. Мөлдерәп аккан яшьле күзләре белән шактый гомер аптырап, гаҗәпләнеп һәм үпкәләп карап торды да, ниһаять, телгә килде:

– Шулаймыни? Рәдиф шулай дип әйттеме? Шул ук сүзләрне мин үзем дә сиңа әйтмәгән идеммени, Өлфәт?

– Әйтүен әйткән идең дә бит… Үзем ялганлый белмәгәч, мин аңа ышандым тагын… Беләм, кадерлем, авыр сиңа. Авыр булса да кичер син мине! Улыбыз Ирек хакына кичер! Яратасың бит син мине! Яратмасаң, башта мин сугыштан кайтканчы дүрт ел ярым, аннары менә шушылай тилереп йөргәндә, янә дүрт елдан артык ялгыз яшәр идеңмени?

– Кайдан беләсең? Бәлки, мин монда, Чиләбедә…

Йөрәк энә кадагандай чәнчеп, авыртып китте.

– Юк, Сәкинә…

– Ярый, – диде Сәкинә, әле һаман агып торган күз яшьләрен сөртеп. – Сине оныта алмавым да хак! Ярый, мин сиңа ияреп кайттым да ди. Ләкин йә сиңа, йә миңа ачу итеп, берәрсе тагын берәр нәрсә ялганласа? Ул чакта нишләрсең? Тагын шулай, күземә күренмә, диярсеңме?

– Беркем дә бутый алмас хәзер безнең араны, Сәкинә!

– Дөнья бит ул, Өлфәт. Председатель бит син хәзер. Ә председатель хатыннары турында чәйнәүчеләр күп була ул. Әйдә, үзеңә дә бәла алып, минем дә йөрәгемне бозып йөрмә инде син! Бер кискән ипине ябыштырып торма! Барыбер ныклап ябыштыра алмассың син аны.

– Бернинди кискән икмәк юк, Сәкинә! Рәдифнең вак җанлыгы аркасында килеп чыккан аңлашылмау гына лабаса бу! Аерым яшәсәк тә, күңелем белән гел синең янда, гел улыбыз Ирек янында булдым мин.

– Әллә син мин уйламаган дип беләсеңме, Өлфәт? Яратмаган булсам, сугышка китәреңә дүрт-биш сәгать вакыт калганда, үзем ияреп кайткан булыр идеммени? Биш елга якын көтәр идеммени, син сугыштан кайтып куып җибәргәч тә көттем мин сине. Көн дә менә килеп җитәр, менә килеп керер дип көттем. Ләкин бу сугыш вакытындагы төсле көтү түгел иде инде. Кавышырга өметләнеп, бергә яшәрбез дип көтү булмады монысы… Сүз катып караучылар да булды миңа. Тик берсенә дә ризалашмадым. Әгәр кияүгә чыгып куйсам, син, гаебе булган икән моның, Рәдиф белән типтергән икән бу, дип уйларсың төсле тоелды. Менә ни өчен генә көттем мин сине, Өлфәт! – Мин бу дөрес сүзләргә шаккатып, аңа каршы куярлык бернинди дәлил таба алмыйча башымны иеп, өнсез булып утырдым. Ә ул ипләп кенә, ашыкмыйча гына сөйли бирде: – Инде менә минем турылыклы булуыма, ниһаять, ышангансың икән. Хәзер минем җаным тыныч. Ирекле тол мин хәзер. Нәрсә телим, шуны эшли алам, кем белән телим, шуның белән сөйләшә алам! Ә сиңа кайтасым килми. Куркам! Дуамал син, Өлфәт!

– Туктале син, алай кызма әле, Сәкинә! – дидем мин, җайлы гына башланып киткән сүзнең шушылай куркыныч якка борыла башлавына аптырап. – Ну, булган инде, зур хата эшләнгән… Үз гаебемне танып алдыңа тезләнеп гафу үтенәм бит менә! Шуңа килдем. Синсез, улым Ирексез яши алмаганга килдем!

– Ничава, яшәрсең әле! Мин дә башта шулай дип уйлаган идем. Син куып кайтарып җибәргәч, әллә батып үлимме икән дип, өч көн рәттән бәке буена төштем. Әни генә тыеп калды: өчесендә дә, артымнан төшеп, борып алып менде.

– Барысын да бик яхшы аңлыйм! Ләкин мин ул чактагы Өлфәт түгел инде хәзер! Зинһар, кичер син мине! Алдагы матур тормышыбыз хакына кичер! Беләм бит, яратасың син мине! Әйт әле, яратасың бит?

– Шул яратуым аркасында шушылай сызланам да инде мин, Өлфәт… Мин тегү фабрикасында эшлим. Анда безнең барысы да хатын-кызлар. Кайчакта ял вакытларында үзара сөйләшәбез шулай. Беренче мәхәббәте белән, яраткан кешесе белән бәхетле яшәүчеләр сирәк икән. Ә менә өзелеп яратмаган кешеләре белән яшәүчеләр һәм бик әйбәт яшәүчеләр шактый.

– Мәхәббәтсез, болай просто үзең хөрмәт иткән кешең белән яшәү – чын яшәү буламы икән соң, Сәкинә?