banner banner banner
Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде
Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде

скачать книгу бесплатно


– Ә сезгә барыбер түгелмени, Өлфәт абый?

– Юк, барыбер түгел, Гөлүсә! Йомышыгыз булса гына алып барам мин сезне.

– Йомышым бар иде шул, Өлфәт абый! – диде ул, зәп-зәңгәр күзләрен очкынландырып.

– Барырсыз инде, алай булгач, авыл мөгаллимәсен калдырып китү ярамас. Кайтыгыз да әзерләнеп, көтеп торыгыз. Китешли ала китәрмен.

Ул, кинәт яктырып:

– Ә мин инде әзер! – диде дә башта кулындагы портфелен тарантаска китереп куйды, аннары үзе менеп утырды.

Киттек без моның белән. Башта ул да ничектер уйчанланып, моңланып, миңа сүз катмыйча гына барды. Мин дә, көннең матурлыгына, җылылыгына рәхәтләнеп, кырдагы игеннәребезнең инде җыелып бетеп баруына куанып килә идем. Үзебезнең «Ватан» межасын үтеп, Качкалак урманы дип аталган кечерәк кенә урманга барып кергәч, Гөлүсә кинәт миңа сыенарак төште дә, күзләрен майландырып:

– Беләсеңме, Өлфәт абый, бу юлы да бер йомышсыз киләм бит мин синең белән! – диде.

Мин эсселе-суыклы булып киттем. Атны туктаттым да, ачуланып:

– Нигә болай юләрләнеп йөрисез сез, Гөлүсә? Әйдә, төшегез тарантастан! – дидем.

– Ә син тыңлап бетер, Өлфәт абый! – диде ул, кырыслыгыма һич тә исе китмичә. – Әйе, минем районда бүген дә бер йомышым да юк. Ләкин минем синең белән бергә, бер тарантаска утырып барып кайтасым килде. Соңгы мәртәбә синең белән бергә утырып каласым килде минем, аңлыйсыңмы син шуны, Өлфәт абый, соңгы мәртәбә, дип әйтәм мин сиңа!

– Аңлавым ни дә, аңламавым ни…

– Аңласаң, мине кума, Өлфәт абый, яме! Хәтереңдәдер, кырык алтынчы елның кышында сиңа утырып кайтканда, син өйләнмичә, шушы Көрнәледән китмим, дигән идем мин сиңа. Менә мин сүземдә тордым: син Сәкинәңне алып кайтмыйча китмәдем. Ә хәзер китәм! Ронодан расчёт алдым инде мин. Хәзер миңа монда яшәүнең бер кызыгы да юк. Әйдә, туктатма атыңны, йомышым булмаса да, үзең белән алып барып кайт инде син мине бүген. Биш-алты ел үзеңне яратып йөргәнем өчен, бер кечкенә генә теләгемне үтә әле, ичмасам.

– Зинһар, җыен юк-барны сөйләмәгез әле, Гөлүсә! – дидем мин, тәмам аптырашка калып. – Безнең ике арада бернинди гыйшык-мыйшык та була алмаячагын аңларга күптән вакыт иде бит инде сезгә!

– Акыл белән мин үзем дә шулай уйлый идем, – диде ул, сабырлана төшеп. – Үземне шуңа ышандырырга тырышып та карадым. Ләкин акылдан тыш йөрәге дә бар бит әле адәм баласының. Аны берничек тә акылга буйсындырып булмады шул. Нигә шулай каршылыклы икән бу кеше тормышы? Син яраткан кеше нигә сине яратмый икән? Нигә син үзең күрергә дә теләмәгән кешеләр синең өчен саргаеп-кибеп йөри икән? Шушы Көрнәледә генә дә ничә егет йөрде артымнан! Ә мин аларга әйләнеп тә карамадым. Неужели шулай үзем яратмаган кеше белән гомер итәргә туры килер миңа да?

Мин, хәтта инде нигә бүген районга барырга чыгуыма үкенеп, үземне үзем тиргәштереп бара идем. Гөлүсә иңнәремнән тотып, илереп күзләремә текәлгәч, башта, әллә тарантастан куып төшеримме, дип тә уйладым. Ләкин аның йөзендәге сагышны, үкенүне һәм газапны күргәч, ул уемнан кире кайттым да, юатырга тырышып:

– Борчылмагыз, Гөлүсә, нигә алай булсын, ди! Сез дә яратырсыз әле, миннән йөз мәртәбә акыллырак, шәбрәк кешене яратырсыз! – дидем.

Ул күзләрен мөлдерәтеп тагын бераз миңа текәлеп карап барды да:

– Мин үз хәлемне үзем беләм, Өлфәт абый, син миңа акыл биреп азапланма инде, яме! – диде.

Юатыр сүз таба алмаганлыктан, мин дәшмәдем. Аны ишетмәгәнгә салынып, атның дилбегәсен кагып куйган булдым. Ат җиңел генә юртып китте. Чокыр-чакырлы урман юлы тарантасны шактый нык чайкый башлагач, Гөлүсә тураебрак утырды. Мин, үзен кулга алды, ахры, бу кызыкай дип, җиңел сулап куйдым. Ләкин шулчак һич тә көтелмәгән бернәрсә булды. Гөлүсә кинәт минем кулдан дилбегәне тартып алды да, атны шып туктатып, йөрәк тавышы белән:

– Их, Өлфәт абый! – дип куйды. Аннары ниндидер бер кыргый көч белән кочып алып, яшькә чыланган озын керфекләрен битемә тидерә-тидерә, мине үпте.

Кайнар иреннәре биткә тигәч, мин дә аны кочып үпми калалмадым… Акыл белән түгел, ничектер үзем дә сизмәстән…

Нәкъ шулчакны якында гына:

– Алла куәт бирсен, Өлфәт абый! – дип кычкырып көлешә башлаган малайлар тавышын ишеттем һәм, ни әйткәнемне үзем дә абайламыйча:

– Рәхмәт! – дип куйдым. Корт чаккандай сискәнеп, тарантастан сикереп төштем дә тавыш килгән якка бара башладым. Ләкин көлешүчеләрнең берсен дә яхшылап күрә алмый калдым: алар куелыкка йөгерешеп кереп киттеләр, артларыннан куак ботаклары гына селкенеп калды. Миңа шунысы гына ап-ачык иде: ул малайлар – чикләвек җыярга килгәннәр һәм мине белә торган малайлар…

Мин юлымны дәвам иттем, ә оялуыннан мәк чәчәге төсле кызарган Гөлүсә исә:

– Кичер, Өлфәт абый, мин юләрне, минем аркада килеп чыкты бу, – диде дә авылга кайтып китте.

Кичен мин районнан әйләнеп кайтканда, Сәкинә өйдә юк иде. Мине ташлап, Янтыкка, үз авылларына кайтып киткән иде ул. Теге безне урманда күргән малайлар арасында минем Ирек тә булган икән һәм ул, кайткач, әнисенә барысын да сөйләп биргән. Башка чакта шундый сабыр Сәкинәм бу юлы түзә алмаган, Иреккә «әтиең минем арттан килеп йөрмәсен» дип әйтеп китеп үк барган.

Гөлүсә дә, урманнан борылып кайтып, әйберләрен җыештырган да үз якларына кайтып киткән булып чыкты.

Шулай итеп, тагын Сәкинәсез калдым мин. Шул ук кичне артыннан барсам да, кайтырга түгел, сөйләшергә дә теләмәде Сәкинәм. Мин кергән ишек ябылганчы ук өйләреннән чыгып китте.

Көн саен диярлек Янтыкка барып, кайтырга айдан артык өндәвемә дә карамастан, Сәкинәнең һич тә кайтыр исәбе юк, һаман шулай бик нык хәтере калган килеш тора, йомшар чамасы күренми иде. Хәтта ул Янтыкка инде үзенең яраткан эшенә дә урнашкан, үзебезнең «Ватан» дагы шикелле үк, сыерлар сава башлаган иде.

Белмим, мондый аяныч хәл тагын күпмегә сузылыр иде икән, ләкин үз башы җитептерме, кеше киңәше буенчадырмы, Гөлүсә үзе бозган эшне үзе җайлады бит, туган. Күрәсең, Көрнәледә калган дусларыннан берәрсе безнең аерылышуны һәм аның сәбәбен хәбәр иткән булгандыр инде, бер дә бер көнне яңа урнашкан эш урыныннан – Актаныш ягыннан – минем Сәкинәгә хат язган бу. Ул хатның кайбер юлларын хәзер дә бик яхшы хәтерлим әле мин: «…Ишетүемә караганда, син Өлфәтне миннән көнләшеп ташлап киткәнсең икән, Сәкинә, – дип язган иде ул. – Син мине яхшы беләсең бит, Сәкинә, алдаша торган гадәтем юк минем. Ышан миңа: Өлфәтнең энә очы кадәр дә гөнаһсы булмады ул чакта. Мин, бары тик мин генә гаепле бу эшкә. Яшермим, синең Өлфәтеңне ул сугыштан кайтканнан бирле чын-чынлап яратып йөрдем. Арагыз бозылышып, син аерылып киткәннән соң, яратуымны аңа ачыктан-ачык әйткәләп тә карадым хәтта. Ләкин ул сиңа, бары тик сиңа тугрылыклы булып калды…

Ә урманда мин аны үзем кочаклап, үзем үптем. Син теләсәң ни әйт, Сәкинә, ләкин, минемчә, алай зурлап шаккатарлык нәрсә юк монда. Ул мине яратмаса да, мин аны алты ел буена сөеп йөргән һәм, дөресен әйтим, син кайтмасаң, бәлки, үземә булыр дип тә өметләнгән кеше бит… Шул өметем дә өзелгәннән соң, сезнең авылдан бөтенләй китеп барырга карар кылгач, күңелем алгысып, хискә бирелеп киткәнмен икән – аннан гына дөнья җимерелмәгәндер бит. Син дә азрак мине аңларга тырыш инде, Сәкинә. Хатын-кыз лабаса син, безнең затның хыялга һәм хискә кайчакта кирәгеннән артыграк бирелеп китүчән булуын үзең дә беләсеңдер… Сүз дә юк, ул чактагы тилелегем өчен соңыннан минем үземә дә бик читен булды. Шуңа күрә, синең күзеңә күренергә кыенсынып, шул ук көнне җыенып, Көрнәледән чыгып киттем дә мин…»

Шушы хатны алып укыганнан соң гына, ниһаять, игә килде Сәкинәм. Шуннан соң гына без, ниһаять, яңадан кавыштык.

Кавышуын кавыштык, әмма ул арада минем чәчләрнең яртысы агарырга өлгергән иде инде.

29

Кайбер кешеләр яртылаш агарган чәч белән дә шактый гомер йөриләр. Ә кайберәүләрнеке тәмам соңгы көннәренә тикле шулай яртылаш агарган килеш кенә кала. Әгәр тыныч кына, борчылмыйча, пошынмыйча, янмый-көйми генә яшәгән булсам, ихтимал, мин дә шул яртылаш агарган чәч белән хәзергәчә йөргән булыр идем. Ләкин алай йөри торган кеше түгел шул мин. Алай йөри дә алмыйм.

Сәкинә белән кавышып, матур гына яши башлагач та, үземнең әлеге кыбырсык холкым аркасында, байтак кына читен хәлләрдә калгаларга туры килде. Хәтерлисең булыр, илленче елларның азагында, авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен, кукурузны күбрәк чәчәргә кирәк, дип аңлата башладылар. Һәр колхозга аерым-аерым план җиткерелде. Безнең «Ватан» да ике йөз гектар чәчәргә тиеш булды аны. Шуннан соң бик нык пошаманга калдым мин. Чәчүен чәчәрбез дә, унбиш мең пот бодай үсәчәк җир әрәм булып калмасмы?..

Шикләнергә урын да бар иде. Сугыш елларында Михайло исемле бер украин егете белән бергә хезмәт иткән идем мин. Шунда без бик нык дуслашып киттек һәм соңыннан да хат язышып тора башладык. Ул инде сугышка кадәр үк институт тәмамлаган кеше иде. Сугыштан соң үз авылларында агроном булып эшли башлады һәм хатларында кукуруздан бик зур уңыш алуларын әйтеп яза иде. Шуннан кызыксынып китеп, мин аңардан бер гектарлык кукуруз орлыгы соратып алдырып, үзебезнең кырга чәчеп карадык. Ләкин ул безне көткәнчә үк куандыра алмады, ни тырышып тәрбияләсәк тә, телгә алып әйтерлек уңыш бирмәде.

Менә шуңа күрә башта илле гектар гына кукуруз чәчтек без. Ихтимал, юл буена сузып, үткән-барган кешегә биш йөз гектар булып күренерлек итеп чәчелгән булгангадыр инде, районнан килеп карап киткәләсәләр дә, башта аны-моны әйтүче булмады. Әмма «кырын эш кырык елдан соң да беленер» дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр шул. Көзләр җитеп, уңыш җыю көннәре башлангач, шул эш өчен мине шактый нык итеп башта «пешекләделәр», аннары шелтә эләкте.

Анысыннан арынып күп тә эшләмәдем, тагын бер шелтә – бу юлы инде катысы ук. Бервакыт безнең хуҗалыкка да тавык һәм үрдәк үрчетә башларга кушылды: тавыгы ике меңнән артык, үрдәк мең ярым булырга тиеш иде. Шулчак тагын аптырабрак калдым, туган. «Тавык-чебеш» кенә булсалар да, аларга да тәрбия кирәк ләбаса. Үсеп җиткәннән соң, итләре бик тәмле дә соң, ләкин үсеп җиткәнче ярты картайта бит әле алар сине. Колхозчының йортында күп дигәндә ун-унбиш баш чебеше була һәм аларны бала-чагасы, карчык-корчыгы туктаусыз ашатып-эчертеп, кош-корт күзеннән саклап тора, ләкин шулай да әлеге ун-унбиш чебешнең барысын да исән-сау килеш үстереп җиткерә алучылар бик сирәк ич… Ә монда, мә сиңа, меңләгән тавык-үрдәк үстерергә кирәк!..

Ярый, тавыкларын ничек кирәк алай үстерергә дә булыр ди инде. Нәни чакларында тилгән-козгыннардан, исәя төшкәч, төлке һәм сасы көзәннәрдән саклап кала алсак, тавык планын ничек тә үтәрбез. Ә менә үрдәкләр мәсьәләсен ничек хәл итәргә?.. Ник дигәндә, су юк бездә. Кечкенә-кечкенә өч бөртек чишмәдән агып чыккан су күпме генә инде ул? Буып куйганнан ары да мең ярым үрдәк берьюлы сыярлык булмаячак!..

Шулай да тавык чебиләрен дә, үрдәк бәбкәләрен дә алып кайттык без һәм кулдан килгәнчә тәрбия итә башладык, туган. Күпме тары ярмасы, күпме он ашаттык, тик файдасы гына булмады. Үрдәк бәбкәләреннән элек тавык чебиләребез кырыла башлады. Аннары канат чыгып, тәмам исәеп килә башлагач, ниндидер чир йогып, үрдәкләребез үләргә тотынды. Ветврачлары да ул чирнең серенә төшенә алмады. Без үзебез аны иркенләп йөзәрлек су булмаганнан күрдек.

Әллә соң кошчылар юньләп тәрбияләмиләр микән дип, аптырагач, сыер савудан алып, бер сукраныбрак йөри торган хатын урынына үземнең Сәкинәне дә куеп караган идем. Барыбер нәтиҗәсе булмады.

Икенче елны, әле кар бетәр-бетмәс борын ук, инкубатордан үрдәк бәбкәләре килеп алырга шалтыраттылар. Аннары, без барып җиткәнне дә көтмичә, МТС тракторына арба тагып, үзләре китерделәр үрдәк бәбкәләрен. Ә без тоттык та хәл иттек: тукта, ни булса – ул, озатыйк әле боларны Казанга.

Казан безгә ерак түгел, нибары туксан километр гына. Икенче көнне кичкә үк әйләнеп тә кайтты сатарга барган кешеләр. Үрдәк бәбкәләрен талашып алып бетергәннәр иде.

Ә көз җитеп, колхозлар кош-корт тапшыра башлагач, идарә членнарын җыеп киңәштем дә, колхозчылардан бодайга алмаштырып үрдәк, тавык җыярга карар чыгардык. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, туган: өч көн эчендә план буенча тиешле тавык һәм үрдәкне җыеп алдык без. Үзебезнең авылдан гына түгел, күрше авыллардан да китерделәр. «Ватан» үрдәк планын йөз дә бер процентка үтәде дип, район газетасында хәбәр дә чыкты.

Ләкин кайчакта мактауның орышудан битәр нәтиҗәгә китергән очраклары була икән, агай-эне. Ул елны минем белән дә шундыйрак хәл булды. Газетада теге хәбәр басылганнан соң, миңа район күләмендә үткәреләчәк авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә ничек итеп кошчылык өлкәсендә шушылай зур уңышка ирешүебез турында сөйләргә, ягъни тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим иттеләр. Ялганларга теләмәдем, чынын сөйләп көлкегә каласым килмәде һәм мин, начальствога шалтыратып, ул җыелышта сөйли алмаячагымны әйтеп, сәбәбен аңлатып бирдем. Бая әйткән каты шелтә миңа әнә шул эшем өчен эләкте…