banner banner banner
Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде
Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде

скачать книгу бесплатно


Хафиз карт… Үзебездә генә түгел, тирә-як авылларда да бик мөхтәрәм, бик гадел кеше санала иде ул. Туган-тумачалары бәла-казага юлыккан адәмнәр, әҗерен үзе сорап алмый, ни бирсәң шуңа риза дип, Коръән яки ясин чыгартырга гел шул Хафиз абзыйны чакыра торганнар иде.

Шулай төрлечә уйланып һәм эш белән мавыгып, ничек кирәк алай сәгать унберләрне җиткердем дә, кайтып җитмәде микән дип, тагын Хафиз картларга бардым. Юк, кайтмаган иде әле. Әмма карчыгы Мәрьямниса абыстай бу юлы мине шактый тынычландырып җибәрде:

– Бүген базар көн бит, олан. Шәт, район базарына китүчеләр булмый калмагандыр әле, шулар атына утырып кайтыр дип торам мин аны, – диде.

Вакытны ничек үткәрергә, җанымны кая куярга белмичә аптырагач, өйгә кайтып, әмма өйгә кереп тормыйча гына, егет чактан калган чаңгыларны тезмәдән эзләп табып кидем дә урманга киттем. Ара-тирә ишетелеп куйган тукран тукылдатуларын искә алмаганда, кышкы урманда сихри тынлык хөкем сөрә иде.

Яшел ботакларына ак кар кунган мәһабәт чыршыларга, зифа каеннарга, инде кышның яртысы үтеп барса да, яфраклары әле һаман коелып бетмәгән имәннәргә, кызлар муенындагы мәрҗән шикелле булып, сирәк-мирәк очрап куйган кып-кызыл миләшләргә сокланып карап йөри торгач, үзем дә сизмәстән, Сабан туе аланына килеп чыкканмын. Ак юрганга төренеп йоклап яткан ул алан кышын да гаҗәеп матур иде. Аның өстендәге шул ак юрганын ачып карасаң, хәзер дә бөтен тирә-якка хуш ис – җиләк һәм чәчәкләр исе таралыр төсле иде…

Заманында Сәкинә белән менә шушы аланда очрашып, әнә теге – кояш чыгышына таба киткән сукмак буйлап эчкәре кереп, чәчәкләр җыеп йөргән идек бит инде без. Һәм ул чакларда дөнья гел шулай чәчәктән генә торыр, без һәрвакыт шулай шат һәм бәхетле булырбыз кебек иде… Ә менә хәзер… Бүген кич ни буласын әйтүе дә кыен… Әй, бу Рәдифне дә әйтер идем инде… Нигә гел генә миңа килеп кагыла соң әле аның хикмәтләре?..

Мин урманнан әйләнеп чыкканда, Хафиз карт инде кайткан, иләмсез зур гәүдәсе белән бөтен өйне тутырып, чәй эчеп утыра иде. Тиз генә урыныннан кубып, яныма килеп күреште дә:

– Әйдә, батыр, әйдә, мактап җөрисең икән әле, әзер табынга туры килдең! – дип, өстемне салырга кыстый башлады. Чәйләр эчеп үк утырырга һич тә ниятем булмаса да, карт: – Аштан олы булмыйлар, наный, ярамый алай! Аннары әллә кемгә килеп кермәгән ләбаса, сөннәт бабаң лабаса мин синең! – дип, авыз ачарга да ирек бирмичә кыстый башлагач, карышып торырга мөмкин булмады. Шул ук вакытта табын янында Сәкинә белән Рәдиф мәсьәләсен ачыкларга да ничектер җайлырак булыр төсле тоелган иде. Тик менә карчыгы Мәрьямниса абыстай алдында андый четерекле мәсьәләне ничек кузгатып җибәрермен дип кенә борчылган идем. Әллә чыннан да изге кеше булып, шул уйларымны сизенеп алды инде: мин шинелемне сала торган арада, Хафиз карт, Мәрьямниса абыстайны тиз генә кече якка алып кереп, аңа нидер пышылдады да, тегесе шундук киенеп каядыр чыгып китте.

Табын янына килеп утыруга, Хафиз картның иңенә кулымны куеп, күзләренә карадым да:

– Бер дә алдашмыйча гына, дөп-дөресен генә әйт әле, сөннәт бабай: мин сугышта чакта минем Сәкинә Рәдиф белән чуалдымы-юкмы? – дидем.

Хафиз карт, минем сүзне бөтенләй ишетмәгән сыман, башта ипләп кенә, өреп суыта-суыта гына, бер стакан чәй эчте. Чәен эчеп бетергәч тә, күзләрен самавыр борынына текәп, байтак ара дәшми утырды. Бары шуннан соң гына:

– Болай үзең шикләнеп кенә бирдеңме бу сөальне, наный? Әллә берәрсеннән берәр төрле сүз ишетепме? – диде.

– Үземдә бернинди дә шик туганы юк иде, кеше әйтте, Хафиз абзый. Әмма мин бүтән беркем сүзенә дә ышанмыйм, мин бары тик синең сүзеңә генә ышаначакмын!

Хафиз карт никтер каушап калгандай булды: башта моңарчы кып-кызыл булган йөзе агарып китте, аннары уң кашы тартышып куйды. Ләкин бу хәл озакка бармады, ул менә болай дип җавап бирде:

– Гомеремдә бер генә мәртәбә нахак сүз әйткәнем булса да, тәвәккәлләп бу юлы тагын бер тапкыр әйтерием, «җук» диярием мин сиңа, наный! Әмма ләкин җитмешкә җитеп әйтмәгән нахак сүзне бер бүген генә әйтә алмыйм инде. Хак сүз әйткәннәр сиңа, наный: чуалды Сәкинәң Рәдиф белән, чуалганнарын үз күзем белән күрдем.

– Кайда һәм кайчан күрдең? – дидем мин, Хафиз картның авызына керердәй булып.

– Кая, алай ук сабырсызланма әле! – диде ул, йөзен читкә борып. Аннары бик гадәти хәбәр җиткергәндәй ипләп кенә: – Нигә миңа алай ямьсез карыйсың? Мин алар артыннан шымчылык итеп йөрмәгән ләбаса! Кырык өченче елның җәендә, урманда зелпе тамыры җыеп йөргәндә, ялгыш кына өсләренә килеп чыктым, наный, – диде.

Шулай итеп, минем соңгы өметем дә өзелде. Кинәт күз алларым караңгыланып китте һәм аяк астымдагы җир чайкалып куйгандай булды. Шактый вакыт телсез-өнсез калып торганнан соң, кинәт бер явыз ерткычка әйләндем дә, бар ачуымны Сәкинәдән алырга булып, өйгә кайтып киттем.

Мин кайтып кергәндә, Сәкинә улыбыз Ирекне сөеп, аның белән сөйләшеп утыра иде. Мин өстемне чишенә башлагач:

– Менә, улым, безгә әйтмичә генә иртүк каядыр чыгып югалган әтиебез дә әйләнеп кайткан! Әйдәле, сорыйк әле үзеннән: кайда булды икән, ниләр эшләп йөрде икән? Яле, бер үбеп ал әле үзен, безгә әйтмичә шулай озак йөреп кайткан өчен! – дип, көлә-көлә сөйләнеп, Ирекне күтәреп, яныма килде. Килде дә шундук өркеп-аптырап читкә тайпылды: – Бәй, нишләдең син, Өлфәт? – диде ул, минем сөзәргә җыенган үгез кебек каш астымнан карап торуыма шаккатып. – Йөзеңнең бөтен нуры качкан бит синең!

Бер сүз дә дәшмәдем. Бөтен ачуымны берьюлы аңлатып бирердәй сүз таба алмадым. Ни әйтсәм дә, аз булыр төсле тоелды. Шуңа дәшмәскә булдым. Кайчакта дәшмичә орышу да сүз белән ачуланудан ныграк тәэсир итә бит кешегә. Сәкинәгә дә шулай тәэсир итте:

– Йә инде, газаплама, Өлфәт, – диде ул, тагын да ныграк хафага төшеп. – Әйт инде, ичмаса, нигә болай усалланып кайттың? Берәрсе белән бәйләнештеңме әллә?

– Кит каршымнан! – дидем мин, бар көчемә акырып. – Чекерәеп торма, кара елан!

Башта Ирек куркып елап җибәрде, аннары Сәкинәнең күзләреннән мөлдерәп яшь ага башлады. Миңа да ничектер оят, уңайсыз булып китте. Хәтта әллә икесен дә кочып алып юатыйм микән дигән уй да башымнан йөгереп үтте. Ләкин бу бик аз вакыт эчендә, секундның бер өлешендә генә булып алды. Мин яңадан ярсыган арысланга әверелдем. Ирекне елавыннан туктатырга азапланган Сәкинә каршына килеп, баланы тагын куркытмас өчен, акрын, әмма нәфрәтле итеп:

– Йә, сөйләп күрсәт әле: мин юкта Рәдиф белән ничек типтердең? – дидем.

Бу сүзләремнән соң Сәкинә тәмам өнсез калыр дип көткән идем. Ә ул аз гына гаҗәпсенеп, сөйкемле кара күзләрен миңа текәп торды да, кинәт ачылып китеп көлеп җибәрде һәм болай диде:

– Төсең-битең бик куркыныч булып кайтып кергәч, әллә, чыннан да, берәр төрле хәвефле эш булганмы дип торам. Баксаң-күрсәң, бөтенләй юк өчен хәсрәтләнеп йөрисең икән, Өлфәт! Нигә тузга язмаган нәрсәгә ышанып йөрисең, көнче күбәләгем! Арысландай ирем була торып, шул йолкыш белән бәйләнергә башыма тай типмәгән ич минем!

Мин аның бу сүзләрен игътибарга алыр дәрәҗәдән узган идем инде.

– Әһә! Син әле шулаймы? Авызыңны ыржайтып көлеп торасыңмы? – дип алып торып киттем шуннан, алып торып киттем, туган, чыдасаң чыда, чыдамасаң – юк! Сәкинә, җан кисәгем, шунда да артык хафаланмады. Хәтта мин, тәмам чыгырымнан чыгып: – Бар, үзең дә, малаең да хәзер үк күземнән югалыгыз! Минем өйдә бүтән эзегез булмасын! – дип акырган чагымда да сабырлыгын җуймады ул. Шунда да ипләп кенә җайларга-көйләргә тырышып карады мине:

– Алай ук тузынма әле, Өлфәт! Андый ниятем булса, башта ук Рәдиф белән йөргән булыр идем. Үзең беләсең бит, Өлфәт җаным, кыз чагымда ук сиңа кадәр ул йөрде ич минем арттан. Яшермим: син сугышка киткәч тә, бер тапкыр сүз катып караган иде ул. Ләкин мин аны якын да китермәдем. «Тагын шушы турыда авыз ачасы булсаң, бөтен районга фаш итәм мин сине!» – дигәч, тирәмә дә килгәне булмады. Соң, үзең уйлап кара инде: сиңа хыянәт итәрлек булсам, башта авыру әниең белән, аннары яшь балам белән чиләнеп, шушы өйдә шушылай ялгыз яшәр идеммени мин? Әнием янына, үзебезнең авылга кайтып китмәс идеммени?

– Ярый, анысы шулай да булсын, ди. Ә нигә соң шул Рәдифнең сүзләрен гомерендә бер мәртәбә дә ялган сөйләмәгән Хафиз карт раслап тора икән? Ул гадел картның миндә нинди ачуы бар икән, ә? Син менә шушы сорауга җавап бир! – дидем мин, бу дәлилем белән Сәкинәне тәмам фаш итмәкче булып.

Ләкин ул моңа да артык шаккатмады. Бары:

– Инде шаһитын да тапканмыни? Әйт әле, ичмасам, Хафиз картны ни дип котыртты икән, анысы нәрсәләр сөйләде? – дип кенә сорады.

– Оныткан булсаң, исеңә төшерәм, алайса, – дидем мин, аның һаман шулай киреләнеп, танып азаплануына җен ачуларым чыгып. – Кырык өченче елны урманда зелпе тамыры җыеп йөргәндә, өстегезгә килеп чыккан ул сезнең! Хәтерлисеңме? – Сәкинә бер сүз дә әйтмәде. Ул тораташтай катып калган иде. – Хәтерлисеңме? – дип акырдым мин, шартлап ярылыр хәлгә җитеп. – Хәтереңә төшерә алмасаң, әйдә, Хафиз абзыйның өенә барып, тагын бер кат сорашыйк! Ул барысын да аермачык итеп аңлатып бирер.

Түземлелекнең дә бер чиге була торгандыр, ахрысы. Моңарчы бер дә ачуланмаска, ничек тә миңа мәсьәләне аңлатырга тырышып азапланган Сәкинәм, соңгы сүзләремне ишеткәч:

– Әй Раббым, бар икән күрәсе көннәрем! – диде дә кинәт сыгылып төшеп еларга тотынды. Аңа кушылып, моңарчы әнисе алдында утырган Ирек тә шыңшый башлады.

Мин Ирек бераз тынычланганны көтеп тордым да, ниһаять, мәсьәлә ачыкланган һәм мин җиңүче булып калган сыман итеп, теш арасыннан гына:

– Күрәсе көннәреңне хәзер түгел, алданрак уйлыйлар аны! – дидем.

Шуннан соң да берничә минут елап утырганнан ары, Сәкинә кинәт горур гына итеп башын күтәрде дә күз яшьләрен сөртеп алды һәм, миңа туп-туры карап:

– Теләсәң нәрсә уйла, Өлфәт, ләкин минем синең каршыңда тырнак очы кадәр дә гаебем юк. Үтерсәң дә, синең ул Хафиз картың каршына бармыйм мин. Дөресен әйтмәячәген белеп торам мин аның! – диде.

– Булмаганны сөйләп торма – барыбер ышандыра алмассың! Бар, яхшы чакта күземнән югалыгыз! Үзең дә, малаең да!

– Ә мин сиңа аны елап сорасаң да бирәчәк түгел! – диде дә Сәкинә башта Ирекне киендерде. Аннары үзе киенде һәм: – Ярый, Өлфәт, хуш! Шушы сүзләреңне ишетер өчен, биш елга якын көтеп торганмын икән мин сине, рәхмәт! – диде дә малайны күтәреп чыгып китте.

Хатын-кыздан болай ансат кына котылып булмый торгандыр ул, мин бераз суынганчы күршегә генә кереп киткәндер, берәр сәгатьтән үк әйләнеп чыгарлар әле дип уйлаган идем. Инде күз бәйләнә башлаган булуга да карамастан, Сәкинә, Ирекне күтәреп, Янтыкка, әнисе янына ук кайтып киткән булып чыкты. Мин артларыннан бармадым. Болай шома гына кайтып киткән икән, димәк, үз хәлен үзе белгәндер, гаебе булмаса, алай тиз генә бирешмәс иде, дип уйладым. Шуңа бармадым. Дию пәрие шикелле, өйдә берүзем яши башладым. Күрше-күләннәр, дус-ишләр, килеп, юләрләнеп йөрмә, бар, алып кайт дип үгетләп караганнар иде. Ләкин берсен дә тыңламадым, чыгымчы ат шикелле терәлдем дә каттым…

Сәкинә киткәнгә өч атна тулган көнне колхозның отчёт-сайлау җыелышы булды. Рәдифне председательлектән азат итеп, аның урынына мине сайладылар. Аны Сәкинә урынына хисапчы итеп куймакчылар иде дә, мин риза булмадым.

– Рәдифне хисапчы итәсе булсагыз, мин председательлектән баш тартам, иптәшләр! – дигәч килештеләр.

Аксаклыгын искә алып, аны ферма мөдире итеп куйдылар. Анысына каршы килмәдем.

Шулай итеп, без бер казанда кайный башладык. Гөнаһсы кирәкми, ферма мөдире вазифасын әйбәт кенә үтәргә тотынды Рәдиф. Эчүен дә киметте. Барлы-юклы бер ай эчендә фермадагы хәлләрне шактый гына җайга сала башлады. Ә менә мине аның урынына председатель итеп куйганнан соң, үзенең тар күңелендә туган яман көнчелеген тәки җиңә алмаган икән ул. Инде әйткәнемчә, атларга фураж ашатканны да районга ул җиткергән булып чыкты.

13

Райкомда шелтә биреп кайтарганнан соң, берәр вәкил җибәреп, кәнүшнигә ташып куйган солыны үлчәп амбарга салдыртырлар дип көткән идем. Ләкин, ни хикмәттер, беркем дә килмәде. Солы хакында да бүтән сүз кузгаткан кеше булмады. Беткән баш беткән инде, мин дөньяда иң кадерле кешеләремне – улым белән Сәкинәмне югалттым, шуннан да артык югалту булырга мөмкин түгел, ни эшләтсәләр дә эшләтерләр дип, тагын шактый солы суктырып куйдым һәм атларга көн саен дүртәр кило солы ашата башладык…

Шулай итеп, безнең атлар, язгы чәчүгә чыкканда, шактый көр иде. Эшең уң булганда, «мин» дип мактанып алырга да ярый дип, ялгышмасам, Каюм Насыйри әйткән бугай. Миңа да бу урында әзрәк мактанып алырга ярый торгандыр.

Ул елны районда язгы чәчүне иң алдан төгәлләгән колхоз безнең «Чулпан» булды. Бик алай зурдан кубып булмаса да (чөнки минем өстә шелтә тора бит әле), район газетасына да язып чыктылар.

Чәчүләр беткәч, бар халыкны кушып, сугыш елларында түгелмичә яткан ферма тиресләрен түгә башладык. Яңа ат абзарын төзү өчен, саман кирпеч сугарга тотындык. Шул арада печән өсте дә килеп җитте. Аны әрәм-шәрәм итмичә җыеп алырга кирәк иде. Ә ул ансат эш түгел. Искәртеп киткән идем бугай инде, безнең колхоз җирендә бер гектар да печәнлек болын юк. Печәнлегебез авылдан утыз километрда безнең. Кама уртасындагы бер утрауда. Шунлыктан анда көн саен барып-кайтып йөрү мөмкин түгел. Бер баргач, печәнне чабып-өеп бетергәнче шунда торырга туры килә. Шулай ук колхозчыларның да барысын җибәрә алмыйсың. Ялгызакларны, мәсәлән, ничек итеп йорт-җирен калдырып җибәрмәк кирәк? Карт-корыны җибәрүдән фәтва юк. Печән чабу – авыр эш. Аны теләсә кем булдыра алмый. Җитмәсә, авылның ныклап эшләрдәй ир-атлары да бармак белән генә санарлык. Күбесе сугыштан кайта алмыйча ятып калды…

Бик тырышканнан соң да әле печәнгә барырдай нибары унике хатын һәм өч бөртек ир заты җыелды. Ә чабасы печәнебез илле җиде гектар! Печән чапкычыбыз да юк, ичмаса. Барын бар ул, ләкин ватык. Ни эзләп тә һичкайдан запчасть таба алмадым.

Уйладым-уйладым да, әлеге унике хатын-кызны һәм өч бөртек ирне ияртеп, шул халыкның барысына бер атнага җитәрлек азык-төлек төяп, болынга үзем киттем. Халыкка ышанмаудан түгел. Халык бик гадел, эшчән безнең. Ләкин сынаганым бар: «хуҗа» үзе эшләгәндә, эш бөтенләй башкача, яхшырак бара инде ул.

Сугышка кадәр, баһадирдай ир-егетләр бар вакытта, ул илле җиде гектар болынны дүрт-биш көн эчендә егып сала торганнар иде. Ә бу ел без бер атна маташып та нибары егерме өч гектарын гына чаба алдык. Бердән, печәне бик калын, эченә керсә, ат күренми. Икенчедән, ни әйтсәң дә, печән чабу хатын-кыз эше түгел бит инде ул. Тагын бер хикмәте бар: ашауның юне юк. Дөрес, токмачлы куе ашны туйганчы ашарга була, икмәге дә бирелә. Әмма печән чапкан кешегә алар гына әллә ни зур куәт кертә алмый шул. Шулай булгач, кешеләрне куырып, ашыктырып та булмый.

Тиешле көнне безгә тагын бер атналык азык китерделәр. Ул көн үзенә күрә бер бәйрәм шикелле булды. Колхоздан җибәргән ризыклар өстенә өйдә калган туган-тумачалары печәнчеләрнең кайсына җиләк, кайсына каймак-май, кайсына чәй әйберләре җибәргәннәр иде. Ә миңа бернәрсә юк. Сәкинәм булса, ул да берәр әйбер җибәргән булыр иде дә соң, ни хәл итәсең…

Бик кыен булды миңа ул көнне. Күңелем тулып, күземә яшьләр килде. Әйбер килмәгәнгә түгел! Печәнчеләр мине үземә җибәргәннән дә болайрак сыйлады ул көнне. Ялгызлык, таянычым, көтәр кешем булмау өзгәләде күңелемне. Ашым – аш, эшем эш булмады.

Безгә азык алып килгән кеше кайтырга җыена башлагач, әйтәсе сүзем барые сиңа дип, Галим абзый мине читкәрәк алып китте дә:

– Теләсәң нишлә, энем, болай булса, бу печәнне уракка төшкәнче майтарып чыга алмыйбыз без! – диде.

– Ник алай дисең, Галим абзый?

– Ник икәне күз алдында бит, Өлфәт энем: тагын бер грамм да ит алып килмәгәннәр ләбаса! Ә син үгез суеп китерәләр дип әйткәниең!

Әйе, печән чаба башлаган көнне ашның «коры» икәнлеген күргәч, сугышка кадәр печәнчеләргә көненә берәр кадак ит ашата торганнарые, хәзер андый гадәт юкмыни, председатель, дип, бер теленә шайтан төкергәне, уенын-чынын бергә кушып, миңа төрттереп куйган иде. Ә мин, шаярып:

– Гафу итегез инде, туганнар, онытып җибәргәнмен шул. Юлга кузгалып киткәндә генә искә төште ул нәрсә. Әмма артык хафаланмагыз, алдагы атнада алып килерләр, колхозның нәсел үгезен суеп китерергә кушып киттем! – дип җавап биргән идем. Галим абзыйның шул сүзне искә төшерүе иде.

– Уйнап кына әйткән идем бит мин аны, Галим абзый, – дидем мин, түзә алмыйча көлеп җибәреп. – Нәсел үгезен суярга ярыймы соң инде? Сыерларыгыз кысыр калса, үзегез үк мине каргаячаксыз бит аннары!

Ләкин Галим абзыйның бер дә исе китмәде:

– Ә безгә ни әбизәтелне үгез, безгә тана ите дә ярый, энем!

– Яравын ярар да ул, Галим абзый, ләкин барысы да исәптә бит алар. Бөтен ил буенча терлек арттыру өчен көрәш барган вакытта карап торган уналты баш тананың да берсен суйсак, колагымнан асып куймаслармы икән соң мине?

– Ә син асмый торган итеп эшлә!

– Алай итеп буламы икән соң?

– Була, энем Өлфәт, бик була! Тик әзрәк башыңны эшләтергә генә кирәк.

– Мәсәлән?

– Әйтик болай: безнең авылның көтүе иртә-кич авыл буендагы күпер аша үтеп йөриме?

– Йөри, шуннан?

– Шуннан шулай: күпердән чыкканда, такта арасына кысылып, берәр тананың аягы сынарга мөмкинме?

– Мөмкинен мөмкин дә, тик моңарчы андый хәлнең булганы юк ич әле.

– Булмаса – булыр! Менә болай тора эш, энем: давай, син миңа шушы безгә ризык китергән атка утырып кайтып килергә рөхсәт ит әле, яме? Калган ягын мин үзем чамалармын аның. Хәзер бер тананы кызганмасак, кышын йөзе белән кайтачак ул!

Бер уйлаганда, Галим абзый сүзендә дә хаклык юк түгел. Дөрес сайрый ул: печәнчеләрне арурак ашатып, печәнне яңгырлар киткәнче, ныклап торып урак урырга керешкәнче чабып-өеп кайтсак, бик шәп булыр иде! Узган кыштагы шикелле, колхоз терлекләренә нәрсә ашатыйк икән дип баш ватып тормас идек аннары. Ләкин…

– Бернинди законга да сыя торган эш түгел бит бу, Галим абзый!

– Сыймаса – сыяр, син һич кенә дә аптырама аның өчен! – диде Галим абзый, гел үз сүзен куәтләп. – Сыйдырырбыз аны, сыя торган итеп эшләрбез. Закун гына түгел, шайтан үзе дә бәйләнә алмаслык итеп эшлим мин аны. Менә шул: Галим абыең әйткәние диярсең, эшлим. Булдымы?

Мин «юк, Галим абзый, ярамас ул алай! Тиктомалга кайтып китүеңә печәнчеләр дә гаҗәпләнер» дип әйтмәкче булып авызымны ачкан идем, әмма яшь чагында читтә йөреп шомарып беткән һәм шул шомалыгы, үткенлеге, тәвәккәллеге аркасында «Әйтсә эшли» кушаматы алган Галим абзый мине тыңлап тормады. Кинәт сыгылып төшеп, эчен тотты да инде кайтып китәргә торган азык-төлек китерүченең арбасына барып ауды.

– Әйдә, сеңлем, ку тизрәк атыңны! Үләм ату, эчем бик каты авырта! Һич тә тәкатем юк, әйдә, райун бүлнисенә калдыра китәрсең мине!

Ул моны шундый илереп, чын авыру кеше сыман итеп әйтте, хәтта аны мин үзем дә кызганып куйдым. Шаярма, Галим абзый, төш арбадан, дияргә теләсәм дә, телем әйләнмәде. Ул арада алар атларын чаптырып китеп тә бардылар.

14

Тәки үзенекен итте Галим абзый. Икенче көнне, төш авышуга ук, ит төяп килеп җитте. Ит исен сизгәч, печәнчеләрнең ничек куанышканын күрсәң иде син, туган! «Ура!» кычкырып, һавага чөя-чөя, кочаклап үбә-үбә рәхмәт укыдылар үзенә. Әле кичә генә үләр чиккә җитеп авырып кайтып китүе турында бөтенләй искә алучы да булмады. Бары тик кичен, ит ашап кикереп куйганнан соң, чая телле Маһисәрвәр апа гына, кинәт бик зур ачыш ясаган кешедәй итеп:

– Бу ничек болай булды суң әле, Галим, пәрәми: син кичә, бик борсаланып, бүлнискә барам дип кайтып киткәниең ләбаса, безгә ит китерәселәрен сизгәч, эчең төзәлде дәмени? – дип сорап куйды.

Әмма Әйтсә эшли бу юлы да югалып калмады:

– Сиңа көлке, тишек борын! – диде ул, бик җитди итеп. – Сиңа кызык. Ә Галим кордашың чүт кенә теге дөньяга китми калды кичә. Клизма ясап, эчне юдыртып чыгармасалар, беткән буласы икән баш. Брач әйтә, тагын биш минут соңга калсаң, бу якты дөнья белән хушлашасы икәнсең, абзыкаем, запур булган сиңа, эчәкләрең шартлыйсы булган тагын биш минуттан, ди. Ярый әле, кайтышлый ук райун бүлнисенә кагылырга башым җитте. Сразы рәхәтләнеп киттем шуннан ары. Кеше печән чапканда, ничек итеп сәламәт башым белән өйдә ятыйм ди инде мин? Килдем менә… Ә син авыз җырып көлгән буласың тагы!

Маһисәрвәр апа:

– Әйттем исә кайттым, Галим кордаш, ачуланма, мин алай ук булганын белмәдем бит! Үземнең миңгерәү башым белән, әллә хатынын бик сагынган да, шуңа авыруга салышып кайтып килде микән дип уйлаганыем, – дигәч, барысы да рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар да, шуның белән бетте.

Табын яныннан купкач, Галим абзый мине култыклап алды да:

– Әйдәле, Өлфәт, идарәдән әйтеп җибәргән әманәтләрне тапшырасым бар сиңа, – дип, Кама буена алып китте.

Икебез дә яр буена утырышкач, түбәтәен кыңгыр салды да, хәйләкәр елмаеп:

– Син миңа ачуланма инде, прсидәтел, – диде. – И бернәрсәдән дә хафаланма. Бөтенесен наять итеп, ничек әйткән, шулай эшләдем. Кичтән баҗайга барып, көтүне иртәнге эңгер-меңгердә үк алып чыгарга куштым. Ә үзем, әйбәт кенә бер күсәк белән нык кына бау алып, таң тишегеннән күпер төбенә барып утырдым. Көтү күпергә килеп керүгә, йомылып кына сикереп чыктым да матур гына бер чуар тананы мөгезеннән ялт – электереп тә алдым! Ә көтү үтеп киткәч, прәме күпер өстендә бәйләп җыктым да чалдым үзен. Бичара тана җан биргәч кенә, теге күсәк белән аягын сындырдым да, баҗайга көтүен шул тирәдәрәк тотып торырга кушып, авылга барып, заффирмы Рәдиф белән завхузны алып килдем. Аннары прәме шунда күпер өстендә тунадык та, ит булды менә. Рәдиф, райун сталаваена илтеп тапшырыйк, дип маташканые маташуын, ну, мин авыз да ачтырмадым тегеңә. Шушындый Алла үзе китереп тоттырган нигъмәтне анда илтәләрме соң инде, Рәдиф энем! Ит ашамыйча печән чапкан кешеләрне кайда күргәнең бар? Печәнчеләргә алып барабыз и бетте-китте! дигәч, артык карыша алмады. Карышырые да, миннән өркә ул. Прсидәтел булган чагындагы махинатсияләрен байтак беләм мин аның. Шуңа исәпләшә ул минем белән. Ә запур булган диюем болай гына анысы. Пычак булсынмыни миңа? Бүлнискә кагылуым хак. Теге безгә азык китергән кыз шикләнмәсен дип кереп чыктым мин анда. Брачка да, чуртка да күренеп тормадым. Ишек төпләрендәге эскәмиядә биш-ун минут утырдым да чыктым. Менә шулай, энем Өлфәт, әйтсәм эшлим инде мин!

Нишләтәсең инде аны? Вакытында тыеп кала алмагач, хәзер сүз озайтып торуның файдасы юк иде.

– Ярый, Галим абзый, булган-беткән инде. Ләкин бүтән вакытта мондый эшең кабатланса, яхшылык көтмә! – дию белән генә чикләндем.

Ә тана ите ярап куйды! Бөтенләй бүтәнчә эшли башлады печәнчеләр. «Коры» аш ашаган көннәрдә кайбер печәнчеләрнең покосны йә бик тар алып, яисә күрер күзгә киң алып та, астын чи калдырып чабуларына эчем пошып, кисәтү ясагач:

– Теләсә ни әйт, прсидәтел, әмма үтерсәң дә, шушыннан әйбәтрәк итеп чаба алмыйм! – дип әрепләшүчеләр дә бетте, эчем йомшады, дип, атлаган саен тал арасына йөгерүчеләр дә күренми башлады.

Бәхеткә күрә, көннәр бик матур торды. Чапкан чакта яугалап китеп шиккә салса да, печәнне җыйган көннәрдә ник бер генә яңгыр төшеп карасын. Тотынуыбызга унтугызынчы көн дигәндә төшке ашка соңгы богылны коеп кайттык. Шул ук көнне авылга кайтып китәрбез дип тә ниятләп тора идем, ләкин әлеге шул Әйтсә эшли Галим абзый:

– Син алай борчак урынына куырма инде, энем Өлфәт! Адәм баласына гел эшләп кенә торырга димәгән, вакыты белән әз генә булса да ял да кирәк аңа! Давай, ашыкмыйк алай. Хатын-кызлар Иделдә бер рәхәтләнеп өс-башларын юсыннар, без, ирләр, сакал-мыекларыбызны кырыйк. Керле кием белән кайту килешми, безнең татар андыйны яратмый ул! – дигәч, башкалар да аның фикерен куәтләгәч, каршы килмәдем.

Шулай да күңелем тыныч булмады ул көнне. Су да коенып карадым. Җәйрәп тын гына агып яткан Кама суларының матурлыгына сокланып, әледән-әле чалт та чолт сикергәләп куйган балыкларны күзәтә-күзәтә әллә кайлардан урап та кайттым. Тик барыбер нидер җитми, нигәдер эчем поша. Хәтта җәяүләп үзем генә кайтып китимме әллә дип тә уйлаган идем. Әмма председатель паром мәшәкатьләреннән куркып, безне ташлап кайтып китте, дип үпкәләрләр дип, ул уемнан кире түндем. Ә тәвәккәлләп кайтып китсәм, бик шәп буласы икән, туган! Их, әйбәт буласы икән кайтып китсәм!..