banner banner banner
Көмеш дага / Серебряная подкова
Көмеш дага / Серебряная подкова
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Көмеш дага / Серебряная подкова

скачать книгу бесплатно


– Әйдәгез, урамнан җибәрмик, ә Кикрик тавыннан җибәрик! – ди Саша, очырткычны ясап бетергәч.

Малайлар бу фикерне чыр-чу килеп каршы алалар:

– Кикриктән җибәрәбез!

– Кикриктән очырабыз!.. – диләр.

Алар һәммәсе бергә Лыков күперенә йөгерәләр. Ул Кикрик дигәннәре – Ока калкулыкларының түбәсе. Ләкин дәү очырткыч күтәреп тауга менүе җиңел эш түгел икән: очырткыч тартыла, ычкынырга тели, шалтыравыклары колакларны тондырып бетерә. Тау башына менеп җиткәч, ул хәтта бер малайны өстерәп алып китә язды, икенче бер малай бауның очын зур ташка бәйләп өлгермәсә, һичшиксез, алып китә иде.

Нинди шатлык, ничаклы горурлык китерде малайларга бу очырткыч! Җилдә тартыла, һавага омтыла, бөтен шәһәр халкын сокландыра кебек. Кешеләр: «Шундый матур очырткычны текә тау башына алып менәргә кемнең башы җиткән икән!» – дип әйтәләрдер төсле.

Очырткыч бик еракка очып китә. Малайлар таудан төшәләр, салкынча суга чумалар, йөзәләр, бер-берсен куалар, бер-берсенә су чәчрәтәләр.

Аннан соң учак ягып җибәрәләр, көлгә күмеп, бәрәңге пешерәләр. Кичен арып-талып өйләренә кайталар.

Кулына газета тоткан Сергей Степанович кабинетыннан аларга каршы чыга.

– Күңелле булдымы? – дип сорый ул, ягымлы елмаеп.

Кинәт… Коля, камерадагы башка малайлар кебек үк, ыңгыраша башлый, чөнки сөекле Сергей Степанович юкка чыккан һәм аның урынында кулына кисәү агачы күтәргән Краснов мәсхәрәле елмаеп басып тора икән…

Малай куркып уянды һәм торып утырды.

Камера тынып калган, хәтта юыну бүлмәсендә буш ләгәнгә сирәк кенә тамчы тамганы ишетелә.

Ай икенче урынга күчеп өлгергән инде, әмма аңа карап кына яктысы кимемәгән.

Авыраеп киткән башын Коля яңадан таш кебек каты мендәргә салды. Хәзер инде аны йокы алмый. Бик яхшы, алмасын әйдә, төшенә Краснов кереп интектереп кенә бетерер.

Коля тагын хыялга бирелде, ул туган шәһәрен исенә төшерә, өен сагына иде.

Зур булып үсеп киткән бакча эчендә аларның кечкенә өйләре күренми дә. Ләкин өйнең куе бакча уртасында булуы бик әйбәт. Әйләнә-тирәдә кошлар сайраша… Карлыган куагы янында сыерчык яши. Карт усак куышында песнәк бала чыгарды… Урам якта гаҗәеп зур тополь агачы үсеп утыра. Саша әйтә: «Ул тополь күкне терәп тора, ул булмаса, күк гөмбәзе өстебезгә җимерелеп төшәр иде», – ди. Абыйсы сөйләгән шул әкияткә ышана Коля һәм тополь башына менеп күкне күрергә тели. Кызык ич. Тик менә әнисенә сүз биреп кенә ялгыш итте. Сүз биргәч, тотмыйча ярамый шул. Менә ни сәбәпле Коля күкне күрмичә яшәргә мәҗбүр булды…

Коляның уена төрле нәрсәләр килде.

Кышкы кичләрдә аларның өенә, әнисе янына, бөтен урам халкы җыела. Бердәнбер укый-яза белгән кеше булганга, аның «Изгеләр тормышы» дигән китабы бар. Күрше хатыннары, кулларына эш алып, бакыр шәмдәлле ут тирәли тезелешеп утыралар, ә Коляның әнисе аларга кычкырып укый. Ул китаптагы изгеләрне һәрвакыт газаплыйлар, ә алар шуңа түзеп торалар. Кайбер вакыт фәрештәләр килеп юата үзләрен… Күрше түтиләренең ай-ваен ишетеп, бервакытны Коля шулай:

– Ә ни өчен фәрештә ул залимны куып кына җибәрми? – дип сорап куйды. – Ул чагында изгеләрне юатып торасы булмас иде…

Хатыннар аңа юньләп аңлатып бирә алмадылар, ачуланып, тиргәп, бүлмәдән куып чыгардылар. Шуннан соң Коля аларның сүзенә катнашмады. Сөйләшкәндә дә бер кешенең явызлыгы, икенче кешенең фәкыйрьлеге турында сөйләшәләр икән – моның ни кызыгы бар?

Ә менә аларның шәһәрләре Нижний Новгородның ничек барлыкка килүе турындагы һәм башка нәрсәләргә бәйләнешле борынгы риваятьләрне Коля бик яратып тыңлый иде. Аларны күркәм кыяфәтле карчык сөйли. Ул карчыкның көйләп сөйләвен дә, шулай ук орчыгының жуылдавын да яхшы хәтерли малай.

– Нәрсәдән икән ул, ә? – дип кычкырып әйтеп куйды Коля, үзе дә сизмәстән.

– Нигә йокламыйсың? – дип пышылдаганны ишетеп, Коля сискәнеп китте.

Әмма шулчак ул күрше кроватьта яткан Мишаның терсәкләренә калкуын күреп алды.

– Үзебезнең Нижнийны хәтерләп ятам әле, – диде Коля әкрен тавыш белән һәм ишек ягына куркып карап куйды. – Сөйлимме, тыңлыйсыңмы?

– Сөйлә! – диде Миша, пышылдап кына.

Ул кроватеннан сикереп төште, одеялын күпертеп куйды. Башыннан ябынып йоклаган икән дип уйларга мөмкин иде.

– Күрдеңме? – диде ул һәм, көлеп җибәрмәс өчен, авызын учы белән каплады. – Шар бәбәк керсә, мине йоклый дип уйлар.

Миша күз ачып йомганчы дусты янына килеп ятты.

– Җелегемә үтте салкын. Икәү булгач җылынабыз инде хәзер. Сөйлә, әйдә. Пышылдап кына сөйлә тик.

Бераз вакыт Коля, фикерен җыеп, дәшми ятты. Аннан теге карчык төсле көйләп сөйли башлады:

– Почайна инеше башланган төштә чиксез зур бер таш ята, ди. Ул ташны анда кем китереп куйганын берәү дә белми, ди. Ташка язган борынгы сүзләр дә шомарып беткән. Ә шулай да риваяте онытылмаган, телдән-телгә йөри, ди. Әнә шул серле таш һәммә кешенең котын алып тора.

– Нигә котлары алына соң ул таштан? – дип сорап куйды Миша, түземсезлек күрсәтеп.

– Син сорауларың белән мине бүлдермә. Борынгылар турында сөйләгәндә тавышланмыйлар, белдеңме шуны? – дип аңлатты Коля үз тавышы белән һәм шуннан соң баягыча ук көйли төшеп сөйләп китте: – Көннәрдән бер көнне ул ташның астыннан су бәреп чыгачак та, безнең шәһәрне су басачак икән. Нижний Новгород бит тау башына урнашкан; аны күмәрлек булгач, бик зур ташкын инде ул.

Булачак фаҗиганең зурлыгына малайлар хәйран калдылар.

– Коля, әгәр дә… ул ташны синең белән икәү эзләп тапсак? – диде Миша.

– Тапкан белән генә эш бетми ич әле! – диде Коля һәм тагын кроватена торып утырды.

– Ул ташта язганча булып чыкмасын өчен, нәрсәдер эшләр идек…

Миша да аның белән янәшә торып утырды. Караңгыда аларның күзләре генә ялтырый. Хыялга бирелеп, туңуларын да сизмиләр. Нәкъ шул минутта ишек сизелер-сизелмәс кенә шыгырдап куйды.

– Шар бәбәк! – диде Миша, пышылдап, һәм одеял астына чумды.

Озын чандыр гәүдәле надзиратель, бер кулы белән шәмен ышыклап, сагаеп кына кроватьлар арасыннан үтте. Шәм яктысында аның кылыч борыны, шар төсле күзләре генә күренә иде. Бәйләнерлек әйбер тапмагач, ул ишеккә табан атлады һәм кергәндәге кебек үк мыштым гына чыгып та китте.

– Котылдык! Сизмәде! – диде Коля, пышылдап.

– Синең одеял астында тәмам җылынып җиткән идем… Тик йоклауны да онытып бетермик әле. Ә таш турында уйларбыз, яме? – дип өстәде Миша һәм, үз урынына күчеп, башыннан ук одеялга төренде.

Ә Коля тиз генә йоклап китә алмады. Бер ягыннан икенче ягына әйләнде.

Тышта көчле җил исә һәм малайның күңелен шомландыра иде. Пәрдәсез тәрәзәдән инде таң яктысы керде. Коля кабат йоклап китәргә дә өлгермәде, колакларны тондырып, звонок шалтырады. Сәгать алты булган икән!..

Звонокны ишетүгә, дежурный малай, өстенә һәм аягына киенеп тә тормыйча, гимназистларны уята башлады.

– Торыгыз! Торыгыз! – дип, һәркемнең өстеннән одеялын йолкып атты ул.

Кайбер малайлар одеялларының бер читен эләктереп, үзләренә таба тарталар, тагын бер генә минут булса да йоклап алырга телиләр; ләкин дежурный сүзендә нык тора, одеялны икенче башыннан тарта иде.

– Сиңа берни түгел, – ди ул еламсыраган тавыш белән, – йоклап калсаң, сине шелтәләмиләр, мине шелтәлиләр.

Коляның да одеялы, аякланган кебек, каядыр китеп барды. Малай урыныннан сикереп торып, куркынып, як-ягына каранды. Бүлмә кысан иде. Тар гына тугыз кровать, һәркемгә кечкенә генә аерым өстәл. Бүлмә биек булуга карамастан, һавасы авыр. Таш плиталар белән түшәлгән боз кебек салкын идән аякларны куырып ала.

Хәзер инде Коля шуны хәтерләде: яктырмас борын ук әнисе аның кроватена килеп утыра, йомшак кулы белән башыннан сыйпый һәм: «Колюшкам, кабартма суына, тор», – ди торган иде. Ә монда…

Кемдер шулчак:

– Надзиратель! – дип кычкырып җибәрде.

– Тизрәк бул! – диде Миша. – Бәлагә эләгерсең.

Гимназистлар киемнәрен капшанып кына эзлиләр, чөнки иртән шәм бирелми, ә шакшы тәрәзә пыяласы аркылы таң яктысы бик аз төшә.

– Икешәрләп тезелергә! – дип, дежурный чәрелдәвек тавыш белән команда бирде һәм куркынган күзләрен керүче надзирательгә төбәде.

Малайлар тезелделәр. Бераз җылынып алу максаты белән, надзиратель күрмәгәндә төрткәләштеләр дә…

– Алып бар! – диде надзиратель, кулын селкеп.

Малайлар дежурный артыннан юыну бүлмәсенә атладылар. Анда барып җитү белән көрәш китте, чөнки юынгычлар икәү генә, сабын кисәге бер булып – һәркем тизрәк юынырга тели иде.

Озын буйлы, киң җилкәле бер гимназист Миша Рыбушкинны этеп җибәрде.

– Читкәрәк кит, Смолиннан соң мин юынам, – диде ул.

– Ни өчен син? – диде Миша, кызып китеп. – Смолин, бирмә шуңа сабынны!..

– Син – син бит, ә мин – мин! – диде озын малай, шаркылдап көлә-көлә.

– Кара, нинди белдекле булган! – диде Коля моңа каршы һәм, йодрыкларын йомарлап, дусты белән янәшә басты.

Смолин да нәкъ теге озын малай кебек оятсыз җан булып чыкты. Ул, башкалар турында уйламыйча, тирә-якка су чәчрәтеп юына бирде. Юынып беткәч, сабын кисәген югары күтәрде:

– Кемгә бирим? Смолинны кем сыйлар?!

Сигез яшьтәгеләр белән бер класста сакаллы сабыйлар да укыганга, малайлар арасындагы бәхәсне һәрвакыт диярлек көч хәл итә иде. Ләкин бүген мондый гаделсезлеккә озак түзеп тормадылар. Кемдер:

– Сабынны бир! Юкса надзирательгә әйтәбез! – дип кычкырды.

Смолинның ачуы килде:

– Кесәгез тулы күчтәнәч, миңа бирергә кызганасыз… Туктагыз әле, мин сезне! – дип янады ул һәм, кечкенәләр арасыннан үзенә корбан табуына сөенеп: – Әй, Панкратов Гаврило! Мә сабынны! – диде.

Зур башлы ямьсез генә бер малай, кыюсыз гына атлап, аның янына килде.

– Ал, ал, – диде Смолин. – Кичә сиңа әниең кабартма китерде. Миңа да бирерсең…

Панкратов нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин дәшмәде: кызарып, кулын гына селтәде. Сатулашу әле дәвам иткән булыр иде, надзиратель кереп туктатты. Ул кергәч, сабын кулдан-кулга тиз йөри башлады.

Малайлар, икешәрләп тезелеп, ашау-эчү бүлмәсенә киттеләр. Өстәл өсләрендә, пар бөркеп, кайнаган сөт һәм берәр кисәк бодай ипие тора. Ләкин, ашарга тотынганчы, дога укыганны тыңларга кирәк иде әле.

«Һәркемнең күзе, Ходаем, сиңа юнәлгән, ошбу сәгатьтә син аларга ризык иңдерәсең…» – дип, дежурный кычкырып укый һәм, алдындагы кружкага күз салып, авыз суларын йотып куя.

Дога тыңлаганнан соң, эскәмияләргә тезелеп утырдылар. Берәүләре кесәләреннән тәмле-тәмле ризыклар чыгарып ашый башлады. Төрле яктан тавышлар ишетелде:

– Княжевич, бер клиндер төртсәң, мин сиңа мәсьәләңне чишеп бирәм.

– Сенька, мин сине сыйладыммы – сыйладым. Хәзер синең чират.

– Әйдә, сөтне ипигә алмашабыз!

Смолин теләнми, надзирательнең башы аска иелеп, күзләре йомыла башлаганны көтеп утыра, аннан соң кулын Панкратов ягына сузып, зур осталык белән аның алдындагы кызарып пешкән кабартманы ала да авызына дыңгычлап тутыра.

Коля сикереп тормакчы булган иде, Миша аны тотып калды.

– Алдыңа кара, – диде ул кырыс кына. – Бәйләнмә шуның белән!

Вакыт беткәнне белдереп звонок шалтырагач, малайлар урыннарыннан сикереп тордылар һәм өерелеп ишеккә ташландылар: һәркем үз классына ашыкты.

Шаулаша, кычкырыша башладылар. Бер малай, иптәшләрен көлдерү максаты белән, икенче малайның җилкәсенә менеп атланды.

Шулвакыт баскычтан төшеп килгән надзиратель, моны күреп:

– Маймылланасызмы?! – дип кычкырды һәм, көтмәгәндә, теге малайны җитез генә «атыннан» өстерәп төшерде. Баскыч астындагы чолан ишеген ачып, малайны шунда төртеп кертте һәм чолан ишеген бикләп куйды.

Коля бу хәлне башта аңлый алмый торды. Гимназиядә аның икенче көне дә әллә ничек, көтелмәгәнчәрәк башланып китте шикелле…

– Нинди чолан соң ул, белмисеңме? – дип, Мишадан сорады ул.

– Караңгы урын, – дип аңлатып бирде Рыбушкин тыныч кына тавыш белән. – Гимназиядә тагын карцер да бар. Зур гаеп эшләгәннәрне шунда ябалар. Сиңа да эләгер әле.

– Эләктереп кенә карасыннар! – Коля тагын йодрыкларын төйнәде.

– Син куркаклардан түгел, ахрысы? Әләкче дә түгелсең. Артык бәйләнмәсләр, бәлки… Тик шулай да кыен ашыйсыбыз күптер әле. Түзәргә калган баш – түзәрбез. Син артык кызма.

Коляның гимназиягә килгәненә әле күпме генә, шулай булуга карамастан, күпне күрергә өлгерде. Ләкин иң авыры алда булачагын ул белми, сизми иде.

Гимназистларны классларына куып керткәннән соң, надзиратель үзенең бурычы беткән дип санады һәм китеп барды. Ә Краснов дәрескә ул көнне соңлабрак керде.

Күзәтүчесез калган гимназистлар йөгерешә, шаулаша башладылар. Бер малай, кәгазь чәйнәп, аны Княжевичның борынына тигезде. Анысы озак уйлап тормады, аспид тактасын алып тондырды. Такта, теге малайга эләкмичә, тәрәзә пыяласына тиде.

Чыңлап пыяла ватылганны ишетеп, сторож йөгереп килеп керде.

– Кайсыгызның һөнәре? – диде ул усал гына. – Ваткан кеше монда чыксын!

Малайларның котлары алынды, алар авызларына су капкан шикелле утырдылар.

– Менә мин сезне инспектор әфәндегә әйтим әле! – диде сторож каты тавыш белән һәм, ишекне шап итеп ябып, аксый-туксый коридор буйлап китеп барды.

– Княжевич, дөресен әйтеп бир, – диде Рыбушкин әкрен генә. – Әтиең губерна прокуроры, сиңа бер этлек тә эшли алмаячаклар, безгә…