скачать книгу бесплатно
Яковкин, юрга тайдай юргалап, академикның икенче ягына барып чыкты һәм аңа креслоны якынрак китерде. Румовский башын кагып рәхмәтен белдерде, ләкин утырмады, папканы ачып, укытучылар өстеннән күз йөртеп чыкты. Алар һәммәсе аягөсте торалар иде. Румовский картларга хас калтыравык тавыш белән Казан шәһәрендә университет ачу турындагы грамотаны укырга кереште:
«Мәрхәмәтле әбиебезнең әбисе мөхтәрәм императрица Елизавета Петровна, Россияне яңабаштан үзгәртеп коручы бөек Пётрның изге юлын дәвам иттереп, башка данлыклы казанышлар рәтеннән 1758 елны Казанда гимназия ачып, зур илтифат күрсәткән һәм шуннан элек кенә Мәскәү университетына биргән кайбер хокукларны аңа да бүләк иткән иде. Аның үрнәге буенча, заманыбызның аң-белем дәрәҗәсенә туры китереп, шул ук урында университет төзергә, бу затлы йортның яшәвен мәңгеләштерергә, ватаныбызга файдалы гражданнар хәзерләүдә, гыйлем тарату бурычларына ирешүдә аңа мөмкинлекләр бирергә булдык вә үзебез һәм киләчәк балаларыбыз өчен түбәндәгеләрне боерырга карар иттек…»
Шушында җиткәч, попечитель тирән сулап куйды һәм, инде тантаналы тонны шактый киметә төшеп, грамотадагы аерым пунктларны санарга кереште. Аларда исә әле кәгазьдә генә «яшәүче» – бинасы да, аны төзергә акчасы да, уку әсбаплары да, хәтта студентлары да булмаган, – кыскасы, бернәрсәсе дә булмаган Казан университетының хокуклары һәм «төп нигезләре» турында язылган иде.
Ниһаять, Румовский раслау грамотасын ахырынача укып чыкты да аның төп нөсхәсен тантаналы төстә җыелышка тапшырды. Шуннан соң ул, халык мәгариф министры граф Завадовскийның 1805 ел, 23 гыйнвар көнне чыгарган боерыгын игълан итте. География һәм тарих укытучысы Яковкин – Россия империясенең тарихы, географиясе һәм статистикасы профессоры итеп, ә гимназиянең өлкән укытучылары Корташевский, Запольский, Левицкий һәм Эрих адъюнктлар итеп билгеләнде.
Приказ белән танышкач, яңа университетка укытучы итеп билгеләнгән кешеләрне тантаналы шартларда ант иттерү церемониясе булып алды. Соңыннан Румовский Казан университетының ачылуы турында «Московские ведомости» газетасына игълан җибәрергә тәкъдим итте. Шуның белән утырыш та тәмамланды.
Попечитель гимназия биналарын карап чыгарга теләге барын белдерде. Яңа университетның яңа укытучылары аның артыннан иярделәр. Степан Яковлевич башта классларны, ашханәне карап йөрде, аннары йокы бүлмәләренә күз салды. Көннең бу вакытында, гадәттә, гимназистлар ишегалдына чыгып китәләр. Бүлмәләр бушап калган, тик берсендә генә ниндидер гимназист өстәл янында утыра, ә өстәлдә бер өем китап ята. Малай, иягенә таянган килеш, бик бирелеп китап укый, ишек ачылганны да, аяк тавышларын да ишетми.
Румовский, артына борылып, укытучыларга туктарга ишарә итте. Үзе, әкрен генә өстәл янына килеп, малайның җилкәсе аша китапларга күз төшерде. Башта аның йөзендә аптырау чагылды, ләкин шунда ук галимнең чырае ачылып китте: өстәл өстендә аның «Кыскача математика» сы, Евклидның грек телендә чыккан «Нигезләр» е, сүзлек һәм ачып куелган дәфтәр ята иде. Гимназистның грек теленнән Евклидны тәрҗемә итеп утыруын күргәч, академик фәнгә үзенең ничек итеп беренче адымнар ясавын хәтеренә төшерде, һәм күңеле нечкәреп китте. Калтыраган кулы белән кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды, күзен сөртеп алды.
Яковкин алга ташланмакчы булып талпынып куйды, әмма Корташевский, тиз генә өстәл янына килеп, малайга эндәште:
– Лобачевский әфәнде!
Коля башын күтәрде. Янында ук Корташевскийны һәм таныш булмаган картны күргәч каушап калды, урыныннан сикереп торды:
– Гафу итегез, Григорий Иванович…
– Галиҗәнап, – диде Корташевский, аның сүзен бүлеп, янындагы кешенең кем икәненә ишарә ясап. – Таныштырырга рөхсәт итегез: урта класста укучы Николай Лобачевский. Математика фәннәренә карата беркадәр сәләте бар. Әйтик, аны геометриянең күңелсез башланып китү сәбәбе кызыксындыра. Сез, галиҗәнап, үзегезнең «Кыскача математика» дигән китабыгызда бик урынлы рәвештә шулай дип әйтеп китәсез бит…
Яковкинның ачуы ташып чыгарга җитеште, нидер әйтергә кыймылдап куйды, тик, исенә килеп, шунда ук тынды.
– Әйе шул, башлангыч төшенчәләрнең ни дәрәҗәдә аңлаешлы булуына бик күп нәрсә бәйләнгән, – диде Румовский. Ул, тәмам тынычланып, оялчан малайны бик җентекләп күзәтергә кереште. – Менә сез, егетем, «Нигезләр» не грекчадан өйрәнәсез икән. Афәрин. Евклидның җөмләләре рус телендә аңлаешлы итеп бирелгәнме, шул хакта нәрсә әйтә алырсыз?
Коляга фикерен тупларга бераз вакыт калдырыр өчен, җавап бирүне Корташевский үз өстенә алды:
– Галиҗәнап, сез үзегезнең дәреслегегездә геометриянең башланып киткән өлешендәге сөрем – ялгыш тәрҗемә нәтиҗәсе генә түгел, дип, бик хаклы күрсәттегез, – диде.
Көтмәгәндә Россия академиясенең вице-президенты белән күзгә-күз килеп очрашудан малай бөтенләй югалып калган иде. Уен эшмени: Румовский бит – Ломоносов шәкерте, үткән гасыр галимнәре вәкиле!