скачать книгу бесплатно
Коляның йөрәге әрнеп куйды. Әнкәсен искә төшерде… Әнкәсенең гомер эчендә бер затлы күлмәге булмады. Болар шикелле күңел ачып йөрергә аның вакыты да юк. Тизрәк гимназияне бетерәсе иде. Серёжа абзыкае кебек, землемер булып алыр иде. Әнкәсе турында бик-бик кайгыртыр иде. Михнәт күрүдән котылыр иде бичаракай…
– Син нәрсә, көпә-көндез төш күреп утырасың? – дигән таныш тавышка ул уянып киткәндәй булды. Башын күтәреп караса – каршысында күм-күк күзле Серёжа Аксаков басып тора. Серёжа белән бергә аның тәрбиячесе Евсеич – мәһабәт кыяфәтле карт та килгән.
– Йокламыйм, уйга калганмын, – дип, оялчан гына елмайды Коля. – Утырыгыз!
– Уйга калгансың… – дип кабатлады Серёжа аның сүзен. – Кайберәүләр уй-хыялдан көләләр. Ә миңа калса, хыяллану – бик яхшы гадәт.
Коля да җанланып киткән сыман булды. Иптәшенең сүзләре аның күңеленә ятты. Ләкин оялчан холкы аңа сүз куертырга ирек бирмәде. Ул арада Евсеич та үзенең барлыгын сиздерде:
– Серёжа, сез биредә бик озакламагыз, ярыймы?.. Григорий Иванович кая булса да чыгып китмәгәе дим… Мин базарга барып кайтам. Хушыгыз!..
– Григорий Ивановичны син күптән беләсеңме? – дип сорады Коля, Евсеич киткәч.
– Гомер буе беләм кебек… ике ел инде, – дип, бик җанланып сөйләргә кереште Аксаков. – Бәлки, миңа гына шулай озак булып тоеладыр?.. Теге чакны Казанга мине әнием белән әтием китерделәр. Алар гимназиядә Упадышевский Василий Петровичны гына беләләр иде. Мине берәр яхшы тәрбияче карамагында пансионга урнаштырырга дигәч, Василий Петрович безнең физика укытучысы Иван Ипатьевичны тәкъдим итте. Шуннан мин аңарда яшәп калдым.
– Григорий Ивановичта түгелмени? – диде Коля, гаҗәпләнеп.
– Тукта, ашыкма, – диде Серёжа, көлеп. – Запольскийда шактый гомер яшәгәннән соң, берчак ул үзенең ярәшкән кызы янына өйләнергә китеп барды. Шуннан мин вакытлыча Григорий Иванович тәрбиясенә күчтем.
– Вакытлыча гынамы?
– Вакытлыча гына шул. Ә шулай да хәзер ул миңа абыем кебек. Беләсеңме, кем ярдәм итте? Ибраһимов.
– Ибраһимов! – дип кычкырып җибәрде Коля, шатлыгын кая куярга белмичә. – Ул быел да безне укыта. Латиннан түгел хәзер, югары арифметикадан һәм телдән керә. Дәрестә үк шигырь язарга өйрәтә, күнегүләр ясата. Шәп кенә уйлап чыгарган малайлар бар. Ә үзе нинди матур яза! Русларың бер якта торсын!
– Әлбәттә, шулай, – диде Серёжа. – Син беләсеңме икән, аны бит Казанның беренче шагыйре дип атыйлар. Мәскәү университетында укыган чакны ук славян теленең грамматикасын язган. Немецчаны һәм французчаны да шәп белә. Җитмәсә, үзе математик!
– Сиңа ничек ярдәм итте соң ул? – диде Коля, иптәшенең исенә төшереп.
– Әйе бит әле! Үзең беләсең, ул, дәрес биргәндә, һәрвакыт йөренеп тора. Ә мин класста яңа укучы идем. Шуннан бу минем янга килде дә сорау артыннан сорауны яудырырга тотынды. Башта славян грамматикасын сорады, аннан рус теленә күчте: һәр бүлектән сорый бу миннән. Җавап бирә-бирә хәлдән тайдым. Ә ул, башын селкә-селкә, елмаеп йөрүен белә. Кинәт минем кулдан менә шулай эләктерде дә, – Серёжа утырган урыныннан сикереп торды һәм Коляның кулына ябышты, – класс буйлап алып китте. Кая алып барганын да белмим. Ә ул мине беренче өстәл янына алып килде һәм шунда утыртты: «Менә сезнең урыныгыз шунда булырга тиеш!» – ди. Мин утырдым.
– Шәп булган! – дип куйды Коля, сөенеп. – Бик шәп. Ләкин Григорий Ивановичның ни катнашы бар соң монда?
– Нишләп булмасын? Ибраһимов бит Григорий Ивановичның иң якын дусты, әле Мәскәү университетында укыган чакта ук бертуганнар кебек яшәгәннәр. Аларның минем турыда кайгыртулары да уртак булды. Белдеңме инде? Запольский кайткач, киредән аның өенә күчтем, ә Григорий Иванович йөрәгемдә гомерлеккә калды.
Серёжа бераз вакыт дәшми торды һәм күңел түрендә яткан серне әйтергә булды, ахрысы:
– Григорий Ивановичтан күчкән чакта елаган да идем әле, – диде. – И орышты, и орышты үземне Григорий Иванович! «Нәрсә, Иван Ипатьевич кырысрак мөгамәлә кылыр дип куркасызмы?» – ди. Аның өчен түгелен… – Серёжа тотлыгып торган сыман булды. – Аны яраткан кебек, Иван Ипатьевичны үз итә алмаячагыңны ничек әйтәсең? Кайгыдан укуымның да рәте китте, шуның аркасында язын югары класска имтихан тапшыра алмадым.
– Ничек инде ул алай? – диде Коля, кара коелып.
Серёжа авыр көрсенеп куйды.
– Ничек килеп чыккандыр, үзем дә белмим. Укучыларның өчтән берен генә күчерделәр.
Кинәт ул кычкырып көләргә тотынды. Аңа ияреп, Коля да елмайды.
– Ә беләсеңме, кемнәрне күчерделәр? – диде ул, көлүдән туктый алмыйча. – Класста өч ел утырып, буйга укытучыдан узып киткәннәрне. Андый малайларның сыйрагыннан тотып селкесәң, бер хәреф төшми. Кул гына селтәделәр дә күчерделәр. Ә минем… буем җитмәде…
– Ә хәзер сез кайда торасыз? – дип сорады Коля, сүзне икенчегә борып.
Ләкин Серёжага җавап кайтарырга туры килмәде. Урам ягыннан бер иләк виноград күтәреп килүче Евсеич күренде. Ул ерактан ук:
– Кара инде син аларны! Бер сөйләшә башласалар, бөтен дөньяларын онытырлар дип уйлаган идем аны. Ярый әле бире килдем. Корташевский әфәнде янына барасыгызны…
Малайлар икесе берьюлы сикереп тордылар һәм Евсеичка каршы йөгерделәр.
– Син нинди алтын кеше! – диде Серёжа, Евсеичны кочаклап. – Чыннан да, без бөтенләй онытканбыз. Әйдәгез, тизрәк!.. Виноград сатып алуың да шәп булган.
Серёжа иләкнең өстенә бәйләнгән мунчала бауларны тартып өзде һәм, берничә виноградны алып авызына капкач:
– Аша… ал инде… – дип, Коляны кыстый башлады. – Нинди баллы!
Урамда халык күп иде, шуңа күрә өчесенә бер рәттән барырга туры килмәде. Малайлар, кулларына виноград тәлгәшләрен тотып, алдан йөгерделәр, Евсеич та калышмады.
Юллары кыска булды аларның, ике катлы һәм балконлы ак таш йортка җиткәч тә, Серёжа туктады.
– Мине көтеп торма, үзем кайтырмын, – диде ул Евсеичка һәм аннан Коляга карап әйтте, – менә шушы кечкенә капкадан керәбез.
Ишегалды зур түгел иде: сарай, ат абзары һәм кое.
Малайлар, бер ишеккә кереп, текә баскычтан йөгерә-йөгерә, икенче катка менделәр. Кыңгырауның бавын тарткач, асрау кыз чыгып ишек ачты һәм кабинетка кадәр озата барды.
Кыюсыз гына ишек шакыганнар иде, эчтән бик таныш көләч тавыш ишетелде:
– Керегез, кер, – диде.
Малайлар, бер-берсенә карашып, кабинетка керделәр.
Түрдә – бик дәү язу өстәле. Өстәл өстендә төпләнгән һәм төпләнмәгән, зур һәм кечкенә китапларның күплегенә Коля хәйран калды. Ләкин шунда ук өстәл артында утырган кешене күреп, Серёжаны кулыннан эләктереп алды. Башына ука белән чигелгән түбәтәй кигән, сюртугын муенына чаклы каптырган киң җилкәле кадерле укытучылары аларны ачык йөз белән каршылады.
– Нигъмәт… Николай Мисаилович?! – дип, куанычыннан кычкырып җибәрде Коля. – Мин бит әле…
– Сихер ярдәмендә Корташевский Ибраһимовка әйләнгән дип уйладыгызмы? – дип көлә-көлә, аның сүзен очлап куйды укытучы һәм алдындагы китабын ябып читкәрәк этте. – Әллә мине күрәсегез килмәгән идеме?.. Шулай дисәгез генә, юкса мин күңелсезләнә идем. – Ул, хәйләле елмаеп, малайларга каршы килде һәм Серёжаның аркасыннан сөеп сорау бирде: – Минем Телемакның[12 - Телемах (Телемак) – Одиссейның улы (борынгы грек эпосыннан).] хәле ничек?
– Яхшы, Нигъмәт абый.
Ибраһимов Коляга карап алды:
– Геометрия патшалыгында нинди уңышлар бар?.. Ишетүемә караганда, катехизис чаклы катехизис та сезне геометрия дәресенә качудан туктата алмаган. – Ибраһимов көлеп җибәрде, һәм аның кара күзләрендә очкыннар чагылды.
«Минем турыда барын да каян белә икән ул?» – дип аптырады Коля.
– Качкан идем шул… – дип сөйләнде малай. – Тик менә геометрия мин уйлаганнан авыррак булып чыкты. Бүген өч сәгатькә якын Румовский дәреслеге белән утырдым. Тагын да ныграк бутала гына төштем…
Ибраһимов тәрәзә янына барып, аның ике канатын да ачып җибәрде. Бүлмәгә алма исе килеп керде. Яфраклар кыштырдаганы ишетелде.
– Сәламәтлекнең кадерен белмичә, ял көнендә дә китап укып утыруыгыз миңа ошамый, – диде укытучы, бераз сүзсез торгач. – Геометрия… геометрия ул – усал ханбикә, аның өчен зирәк башың булу гына җитми, сәламәтлегең дә бер дигән булырга тиеш. Юкса аның гаскәрләрен – теоремаларын тиз генә җиңә алмассың. Искиткеч үзсүзле, чая сугышчылар. Сезгә ничә яшь хәзер? – дип, көтмәгәндә сорап куйды ул.
– Унике… тула.
– Ала-ай икә-ән, – диде Ибраһимов, сузып кына. – Әтиегез бармы соң?
Коля кызарынып китте, аның өчен бу бик четерекле сорау иде.
– Барын бар да, безнең белән тормый.
– Юк дип исәпләргә була, – диде Ибраһимов уйчан гына, башын тәрәзәгә таба борып. – Аңа таяна алмаячаксыз, үзегезгә таянырга кала, үз көчегезгә. Тормышта көч күп сорала. Акыл да, шулай ук сәламәтлек тә бик кирәк була. – Кинәт ул, әсәрләнеп: – Бура уйный беләсезме? – дип сорап куйды.
Малайлар бер-берсенә карашып алдылар, тик инде Ибраһимов моңа игътибар итеп тормады, Серёжаның аркасыннан кагып:
– Үткән якшәмбедә оттырганыгызны оныттыгызмыни, Телемак? Хәзер үк сарайдан бура таякларын алып чыгыгыз. Сәламәтлек – шунда. Мин хәзер чыгып җитәм.
Малайларның үкчәләре генә ялтырады. Баскычтан атылып төштеләр һәм узыша-узыша сарайга таба йөгерделәр.
– Беләсеңме, ни өчен бура уйнарга ярата ул? – дип кычкырып сорап куйды Серёжа. – Геометрияне яхшырак аңлар өчен! Менә күрерсең әле!
Малайлар таяклар һәм чүрәкәйләр күтәреп Ибраһимов янына килгәндә, ул инде бакча ишеген ачып өлгергән иде. Кытай һәм әнис алмалары белән сыйлангач, алар арткы капка аша бушлыкка чыктылар. Анда ни эшләргә белмичә каңгырып йөргән берничә үсмер малай бар иде, боларны күреп, йөгереп килделәр. Ике командага бүленеп уйнарга булдылар.
– Ну, геометр, белемеңне практикада күрсәт әле, – диде укытучы Коляга, «конверт» итеп тезелгән чүрәкәйләргә ымлап.
Коля оялып китте: моңа кадәр аның бура уйнаганы юк иде.
– Тизрәк инде, тизрәк! – дип ашыктырды Серёжа. Ул инде җайлырак таяклар сайлап алган һәм, түземсезләнеп, баскан урынында тора алмый иде.
Коля аткан таяк «конверт» ның өстеннән генә очып узды һәм ерак барып төште. Икенчесе дә тимәде.
Ибраһимов таяк тоткан кулын тырышып-тырышып төзәде дә «конверт» ка ыргытты. Таяк «конверт» ның нәкъ уртасына төшеп, берничә чүрәкәйне бәреп чыгарды.
…Уйный торгач мавыгып китеп, Коля үз яннарына Корташевскийның килеп басуын сизми дә калды.
– Ерактан сезнең чыр-чуыгызны ишетеп килдем… Исәнмесез, дускайларым! – диде Григорий Иванович һәм кинәт Колядан: – Лобачевский, Сергей Александрович сезне сәгать ничәгә чаклы җибәрде? – дип сорады.
Коляның чырае ап-ак булды.
– Рөхсәт сорарга онытканмын, – диде ул.
Корташевский, сәерсенеп:
– Аптыраган инде сезнең белән, – диде. – Яковкин кулына кабат эләгәсегез килмидер ич? Әйдәгез, Сергей Александровичка язу язып җибәрим. Сезнең китүегез турында, ихтимал, хәбәр итеп өлгермәгәндер әле… Городкины җыймый торыгыз, мине дә кызыктырдыгыз.
Кабинетына кергәч, ул тиз генә кәгазь алып берничә сүз язды һәм Коляга сузды.
– Хәзер инде сөйләшер чак түгел, икенче килерсез, – диде һәм китаплар арасыннан берсен алып сузды. – Менә Ломоносов биографиясе… Ә менә бу дәфтәрдә – Радищевның Ломоносов турында язганнары. Укыганда сак булыгыз, начальство күзенә эләкмәгез. Хәзер йөгерегез!
Коля, укытучыга рәхмәт әйтергә дә онытып, ишеккә атылды.
4
…Очсыз-кырыйсыз кар диңгезе. Көчле җил исә. Күз ачып күз йомганчы кеше биеклеге көртләр өеп ташлый. Кар, себереп, юлны күмә. Суытканнан-суыта бара. Туңмас өчен, Коля йөгерә дә йөгерә, ләкин салкын аның җелекләренә кадәр үтә… Күз күреме җирдә һич бертөрле җан иясе юк.
Берзаман алда, еракта, ниндидер карамчык күзгә чалынган сыман була. Олау икән ич! Бер олау, ике, өч… Кешеләр… Коля актык көчен җыеп йөгерә һәм олауларны куып җитә. Чаналарга туң балык төягәннәр. Арткы чанадан чуртаннарның ачылган авызлары күренә, гүя алар нәрсәдер әйтергә телиләр. Чү! Коля олаулар артыннан баручы киң җилкәле үсмер белән тигезләнде түгелме! Ул үсмернең аркасында капчык, адымнары кызу. Аның йөзе Коляга таныш төсле тоела. Кайда күрде икән?..
– Кая ашыгасың болай? – дип сорый Коля.
– Мәскәүгә, укырга барам, – дип җавап кайтара теге. – Исемем Михайло, фамилиям Ломоносов минем.
– Чынлап та шулай ич әле, – ди Коля, шатланып. – Мин сине таныдым. Бүген портретыңны күргән идем. Тик анда син бик олы. Хәзер ник бәләкәй? Син нәрсә, кирегә үсәсеңме әллә? Күр, ничек җил котыра. Кире кайтмыйбызмы?
Үсмер, үзсүзлеләнеп, башын чайкый.
– Гадәтем шундый минем, – ди, – юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм. Сиңа да шулай эшләргә киңәш бирәм…
Шулвакыт кар бураны бөтерелә – атлар, чаналар, авызларын ачкан туң балыклар һәм аркасына капчык аскан үсмер каядыр китеп югалалар…
Коля тагын берүзе генә. Ул кычкырып карый, ләкин аңар берәү дә җавап кайтармый. Карны ерып бара торгач, ул биек тау янына килеп чыга. Менә башлаган иде, бик тиз хәлдән тайды. Шулчак кайдандыр югарыдан Ибраһимовның «Бирешмәгез, бирешмә!» дигән тавышы ишетелә. Соңгы көчен җыеп, ул тагын күтәрелмәкче була, ләкин аягы таеп китә дә түбәнгә оча…
Коля куркынып кычкырып җибәрде һәм күзен ачты. Одеялы идәнгә төшкән, ачык тәрәзәдән салкын җил өрә. Янәшәсендә Саша белән Алёша тыныч кына йоклап яталар. Коля тәрәзәне ябарга дип урыныннан торды. Кроватеннан идәнгә шапылдап китабы килеп төште. Ломоносов биографиясе. Әнә каян икән аның хәзер күргән төше! Ничек диде әле? «Юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм» дидеме? Яхшы төш. Гомереңдә онытмассың.
Сызылып таң атып килә иде инде. Коля китапны кадерләп кенә тумбочка өстенә куйды. Ләкин йоклый алмады. Мендәр астыннан теге серле дәфтәрне тартып чыгарды да, ишек ягын одеялы белән пәрдәләп, укырга кереште.
«Ата-анасының өендә ул юньле тәрбия алмаган, тик шулай да белем ачкычына ия булган: укырга һәм язарга өйрәнгән, ә табигать аңарга кызыксыну кебек асыл сыйфат биргән…»
Гимназистлар һәммәсе йоклыйлар. Коля, инде укуга бер бирелеп киткәч, саклык дигән нәрсәне хәтереннән үк чыгарды, иңбашыннан шуып төшкән одеялын да сизмәде. Ул фәкать кулдан күчереп язылган юлларны гына күрде. Кинәт ул абыйсының: «Коля, минем янга килеп ят, бер сүз әйтәм», – дип пышылдаганын ишетте.
Саша йокламый икән. Бәлки, бүтәннәр дә шулайдыр? Малай тирә-ягына каранды. Юк икән, йоклыйлар икән. Ул абыйсы янына күчеп ятты.
– Син нәрсә укыйсың? – дип, кырыс тавыш белән төпченергә тотынды абыйсы. – Баядан бирле карап ятам – нигәдер яшерәсең. Тыелган әсәр укыйсыңмы?
– Әйе шул, – дип җавап кайтарды Коля, оялып кына. – Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» е. Миңа аны Григорий Иванович бирде. Укыганың бармы синең?
– Бар, – диде Саша. – Ул әсәрне язган кешене императрица Екатерина Икенче Петропавел крепостена ябарга кушкан. Язучыны үлем җәзасына хөкем иткәннәр, ләкин асмаганнар, Себергә сөргәннәр.
Коля тын да алмыйча тыңлап ятты. Берара гына:
– Григорий Иванович миңа аларны сөйләмәде бит, өлгермәгәндер инде, – дип куйды.
– Беләсеңме, Радищев без Казанга килер алдыннан бер ай элек кенә үлгән. Кәгазьләрен актарып карасалар – «Киләчәк буыннар минем өчен үч алыр» дигән язу ята, ди.
Бераз вакыт, шул сүзләрнең тәэсиренә бирелеп, дәшми яттылар. Коля беренче булып телгә килде:
– Син, абый, нинди фәнне яратасың? – дип сорады ул.
– Философияне.
– Бөтен гомереңне шул фәнгә багышларга ризамы син?
– Риза булмыйча! – дип әсәрләнеп җавап бирде Саша. – Кешеләргә чак кына булса да файдам тиячәгенә ышансаммы!..