Читать книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы (Шахинур Ахматсафович Мустафин) онлайн бесплатно на Bookz (7-ая страница книги)
bannerbanner
Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы
Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы
Оценить:
Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы

3

Полная версия:

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы

Сезгә фронтта булуым турында справка җибәрәм, кирәге чыгар…

НКО СССР 3 отдельный батальон 124 стрелковой бригады. Часть строевая, 13 июля 1943 г. № 13/7. Действующая армия.


СПРАВКА

Выдана кр-цу Ахметгалееву Мухаммеду Ибрагимовичу в том, что он действительно находится в рядах РККА, воинской части 11087 а Действующей армии. Выдана на предмет направления его матери Кулеевой Гульсум Вахитовне для предъявления ею местным властям.

К-р роты ст. лейтенант (Бочкорёв).


14 июль, 1943 ел.

(«Сак-Сок бәете» көенә укыгыз)

Исәнме, әнкәй, саумы, сеңлем,Сәлам, энекәш һәм Зәйнәп апа!Сезгә, туганнар, ерак илләрдәнИскән җил белән сәлам җибәрәм.Ел тулып узды өйдән киткәнгә,Сезне күрмичә газап чиккәнгә.Әнкәй, битеңнән суырып үптем,Сездән аерылып, сугышка киттем.Онытмам сине, әнкәй бәгырем,Белмәгәнмен шул синең кадерең.Окоплар казыйм, акрын җил исә,Тирә-ягымда чәчәкләр үсә,Кызарып кына җир җиләк пешә,Туган илкәем исемә төшә.Авыр көнегез борчый күңелемне,Саг(ы)нып искә алам сөйгән сеңлемне.Күз алдымда бит синең йөзләрең,Коңгырт чәчләрең, моңсу күзләрең.Таң белән торып, чәчең тара син,Сагынган чакта айга кара син.Мин дә айлардан сине эзләрмен,Айдан елмаер яшьле күзләрең.Күз яшең түкмә, сөекле сеңлем,Исән-сау кайтыр абыең синең!Безнең бакчада алма пешкәндә,Зәңгәр офыкта томан төшкәндә,Абыең кайтыр, кайтыр абыең!..

21 июль, 1943 ел.

Кадерле әнкәй, сөекле сеңлем, энекәш, Зәйнәп апа һәм туганнарым, сезгә улыгыз Мөхәммәттән сагынычлы сәлам! Үзем сау-сәламәт. Биш көн окоп казыдык. Ә бүген занятиеләр. Иртән тревога белән торгыздылар. Обедка чаклы «һөҗүм» иттек. Хәзергә менә граната өйрәнәбез. Көн кояшлы. Инде өченче көн һавалар әйбәт тора. Кура җиләкләре гөрләп үсәләр, җыеп ашыйбыз. Казанда килосы 200 сум, дип язалар икән. Сез җиләк-җимештән авыз итә алдыгызмы?

Бүген – 22 июль. Хатымны дәвам итәм. Менә бүген өйдән чыгып киткәнгә, якын туганнардан аерылганга бер ел да ике ай тулды. Бүген кич кузгалабыз. Язмыш безне кая илтеп ташлар? Киләчәктә безне нәрсә көтә? Бу билгесез әлегә. Шомлы киләчәгем караңгы минем. Тик шул караңгы киләчәгемне яктыртып янучы өмет йолдызларым – әнием, сеңлем, энем генә миңа дәрт бирә, батырлык бирә…

Акрын гына томан күтәрелә,Күкселләтеп урман итәген.Утырам мин дымлы окобымда,Сагышланып, хәбәр көтәмен.Утырам мин дымлы окобымда,Их, окобым шундый тар минем…Күз яшьләрен түгеп, мине көткәнСаф күңелле сеңлем бар минем;Хаты белән мине юатучыАчык йөзле энем бар минем.Мин хат язам сезгә, туганнарым,Кәгаземне куеп көрәккә.Мин уйлыймын сезне, җылы хисләрДулкынлана минем йөрәктә.Тирә-ягым кызыл балчык кына,Казый-казый арып туктадымҺәм карадым газап белән үткәнБорылмалы сугыш сукмагын…

Без, 5–6 чакрым ары китеп, тагын тукталдык. Озакка түгел, диләр. Плащ-палаткадан шалаш кордык. Урманда. Өченче көн инде тоташ яңгыр. Көз көнемени? Мондый җәйне беренче тапкыр күрәм. Палаткаларда автомат, граната һ. б. өйрәнәбез. Кичә ату кырында залп белән атарга өйрәндек. Бөтен рота берьюлы атканда, шундый яңгырый, колаклар тонып тора. Их, каһәр суккан Смоленщина җире… Яңгыр, сазлык. Шинельләр юеш, ботинкаларда – су. Ярый әле тактикага чыкмыйбыз. Су эчендә түш белән шуарга туры килер иде. Исән-сау котылып чыгармы башлар бу җирләрдән? Соңгы көннәрдә сездән хат алганым юк. Ильяс лагерьдадыр инде? Мәрьям, син, эштән бик арып кайтсаң да, миңа хат яз. Әнием, син дә яз. Мондый яңгырлы, ямьсез көннәрдә бигрәк тә хат йөрәкне җылыта бит…


7 август, 1943 ел.

Исәнме, минем өчен кадерле булган туганнарым! Әнием, сеңлем, энекәш, Зәйнәп апа һәм барча туганнарым, сезгә сагынычлы кайнар сәлам! Безнең Кызыл армиянең Орёл, Белгород шәһәрләрен алу шатлыгын сезнең белән уртаклашам. Үзем сау-сәламәт. Язган идем, безнең фронтта немец һөҗүмгә күчеп карады (безне тревога белән уяттылар). Безнекеләр немецны җибәрмәгәннәр. Әлегә тынычлык…


13 август, 1943 ел.

Сез бу хатны минем укыганда,

Мин бик күптән үлгән булырмын…

Һади Такташ

Бәлкем, көйгән сугыш кырларындаЕрткыч фашистларны кырырмын.Сез бу хатны минем укыганда,Бәлкем, каным агар чирәмгә,Канлы калҗа эзләп, канат җилпеп,Козгын очар минем тирәмдә.Рәсемегезне сезнең, әнкәй бәгырем,Соңгы тапкыр, бәлкем, үбәрмен.Автоматтан, бәлкем, дошманнаргаҮлем ядрәләре сибәрмен,Бәлкем, шулай булыр…Ә бүген мин,Рәсемегезне алып кулыма,Сагышланып карыйм һәм күз саламБорылмалы тормыш юлыма.Күз алдыма килә томан ашаСабый чаклар, мәктәп еллары,Айлы язгы кичләр, Кабан күле,Бөдрә таллы Идел буйлары.Их, Казаным, нурлы Казаным син,Таныш миңа һәрбер сукмагың,Күңелемне минем яктырталарЙолдыз кебек якты утларың.Их, Казаным, синнән туйган идем,Хәзер менә шундый сагындым,Былчырагың, чират, тузаның даМинем өчен якын, ягымлы…Казан, Казан, синдә калды әнкәй,Туганнарым, якын дусларым.Синдә калды кайнар мәхәббәтем,Чия бакчам, җырчы кошларым.Кайнар яшьләр белән күмәр идемСиндә калган әткәй каберен.Кайтырмынмы сиңа, күрә алырмынмы,Их, Казаным минем, кадерлем.Күктә болыт йөзә, шуңа куныпОчар идем Туган илемә,Тик бер генә тапкыр карар идемӘнкәемә, энем, сеңлемә…Сез, бу хатны минем укыганда,Кайнар яшегезне түкмәгез,Минем өчен теләк теләгез сез,Мине уйлап газап чикмәгез.

Сезне үбеп, улыгыз Мөхәммәт (Хәрәкәттәге армия).


P.S. Мөгаен, бүген сугышка керербез. Иртәдән бирле «катюшалар» җырлый, самолётлар оча, әле генә ике самолётны бәреп төшерделәр. Язганын күрербез, әнкәй. Күрешергә өметләнеп, улыгыз. (Хат «Бөек Ватан сугышы геройлары – татарлар» исемле китап-брошюраның тышлыгына язылган. – И. Ә.)


14 август, 1943 ел.

Хәерле иртәләр йә хәерле кичләр! Әнкәем, сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа, сезгә сагынычлы сәлам! Бүген көн шундый әйбәт, кояшлы, күктә бер генә болыт әсәре дә юк. Кичә иртән «катюшалар» җырлый башладылар. Күктә һава сугышлары булды. Безнең күз алдында дүрт самолётны бәреп төшерделәр. Очучылары парашют белән сикерде. Безнекеләр кичә һөҗүмгә күчте һәм, немец оборонасын җимереп, берничә чакрым алга үттеләр. Ә хәзергә алар артыннан барачакбыз. Тыныч булыгыз, язган булса, Берлинга җитеп, бөтен фрицларны кырып, исән кайтырбыз!..


25 август, 1943 ел.

Бүген көн болытлы. Мөгаен, яңгыр булыр. Ләкин җил исми. Тирән тынлык. Тик ара-тирә артиллерия генә аткалый. Һәм выжлап очкан снарядлар тавышы, таулар арасында яңгырап, саңгырау гына булып югала. Таучык астында, яшь тал куаклары астында, чылтырап, көмеш кебек чишмә ага. Әлегә самолётлар очмый. Әле күптән түгел генә колбаса туралган дөге ашы ашап, шикәрләп чәй эчтек, бу – завтрак, аннан почта килде. Миңа тагын ике хат (17 августта язылганнар). Көн болытлы, ә минем күңел күтәренке. Чөнки кичә – 5 хат, бүген 2 хат алдым. Самолётлар очмый, безнең тирәдә миналар ярылмыйлар. Шушы күңелле иртәдә үземнең 1,5 метр тирәнлектәге окобымда утырып, сиңа, кадерле әнием, сөекле сеңлем, сиңа, энекәшем, Зәйнәп апа, сагынычлы сәламнәремне җибәрәм. Мин окопта үзем генә. Хәер, янымда мин кайчандыр пинцет һәм ланцет белән тунаган күптәнге дустым – бака сикергәли. Йөри бирсен, ул да җан иясе бит, аның да яшисе килә торгандыр. Чыннан да, безнең һәркайсыбызның да ЯШИСЕ КИЛӘ бит!..


27 август, 1943 ел.

Кадерле әнием, сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа, барча туганнарым, сезгә сагынычлы сәлам! Үзем исән-сау. Менә без тау битендә, чокырларда. Тауның теге ягында елгачык һәм немец. Нибары 700–800 м. Монда бүген иртүк патрон һәм мина ящиклары күтәреп килдек. Кичә төнлә безнең частьлар сугышка керделәр һәм берничә биеклекне алдылар. Мөгаен, бүген кич без дә сугышка керербез һәм үзебезнең автоматларны, гранаталарны сугыш кырында сынарбыз…

Үзегезнең хәлләр ничек? Ильяс, эшкә кермәдеңме әле? Мәрьям, авырмыйсыңмы, бәгырем? Әни, үзең беркөе эшләп йөрисеңме? Әйбер бәяләре төшмиме? Бәрәңгеләрегез үсәме? Барысы турында да языгыз. Энекәш, әнине борчымаска тырышыгыз. Минем өчен тыныч булыгыз. Хәзергә хушыгыз. Сезне бик каты үбеп, улыгыз Мөхәммәт. (Хәрәкәттәге армия.)

* * *

Кадерле укучыбыз! Бу – фидакяр җанлы, шигъри, нечкә күңелле Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең яу кырыннан якыннарына җибәргән соңгы хаты. 28 августта инде ул бер төркем сугышчан дуслары, коралдашлары белән бергә, дошман ныгытмаларын кулга төшерү өчен, җитди һөҗүмгә күтәрелә. Гитлерчыларны автомат уты белән «сыйлый-сыйлый», арысландай ярсып, Мөхәммәт һаман алга ыргыла. Инде биеклек алынды дигәндә генә, каяндыр, көтмәгәндә, дошман пулемёты телгә килә. Шул мизгелдә Мөхәммәт, янәшәсеннән генә йөгерүче рота командиры Бочкорёвны күкрәге белән фашист ядрәләреннән каплап, аның белән бергә җиргә ава. Командир исән кала, ут ноктасы да тиз арада юк ителә, мөһим биеклек тә яулап алына. Әмма җиңү шатлыгын Мөхәммәт үзе генә күрә-тоя алмый инде…

Биология фәнен – тереклек-яшәү фәнен аеруча яраткан Мөхәммәт солдат әнә шулай Кешелек дөньясына коточкыч афәт китерүчеләргә каршы тиңдәшсез көрәштә, туар таңнарыбыз кояшлы булсын өчен, яу кырында шәһит китә. Гәрчә яшисе бик килсә дә…

«Яшисе килә!..» Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең хатларында, көндәлекләрендә бу сүзләр еш кабатлана. Әнә шул Яшәү хакына, ике дә уйлап тормыйча, ут эченә барып керә ул. Шагыйрь күңеле изге-хак эш өчен үлгәннән соң да яшәү бар икәнлеген бик яхшы тоя-сиземли…

«…Әгәр кайта алмасам, онытмагыз!» – дип яза ул якыннарына фронттан җибәргән хатларының берсендә. Бу аның безгә – исәннәргә васыяте булып та яңгырый…

Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Үзәк архивында эзләнүләр алып бару нәтиҗәсендә М. Әхмәтгалиевнең чал тарихыбыз елъязмасына мәңге балкыр ялкынлы хәрефләр белән язылган атаклы «Смоленск операциясе» ндә катнашуы ачыкланды. Әлеге операция 1943 елның 7 августыннан 2 октябренә кадәр дәвам итә. Совет командованиесе Көнбатыш фронтка һәм Калинин фронтының сул як канатына дошман армияләренең «Үзәк» группасын тар-мар итү һәм стратегик яктан зур әһәмияткә ия булган Смоленск шәһәрен кулга төшерү бурычын куя.

Генерал-фельдмаршал Гюнтер фон Клюге җитәкчелегендәге «Үзәк» группа немецларның 44 дивизиясен үзенә берләштерә (биредә барлыгы 850 меңнән артык сугышчы, 8800 ләп туп һәм миномёт, 500 ләп танк һәм штурм туплары, 700 ләп самолёт исәпләнә).

Армия генералы В. Д. Соколовский җитәкчелегендәге Көнбатыш фронт, генерал-полковник А. И. Ерёменко җитәкчелегендәге Калинин фронтының сул як канатындагы гаскәрләр составына исә 1 млн 253 мең сугышчы, 20640 туп һәм миномёт, 1436 танк һәм үзйөрешле орудие, 1100 самолёт туплана. Менә шундый биниһая зур көч белән совет гаскәрләре дошманның «Көнчыгыш вал» дип исемләнгән үтә нык оборона сызыгының төп өлешенә биш урыннан һөҗүм итәргә тиеш булалар. Ә ул оборона сызыгы, 5–6 рәтле булып, 100–130 км эчкә сузылган. Фашистлар Велиж, Демидов, Духовщина, Смоленск, Ельня, Рославль шәһәрләрен үтеп кергесез кирмәннәргә (крепостьларга) әверелдергәннәр… (Кара: «Великая Отечественная война. 1941–1945» энциклопедиясе, М., «Советская энциклопедия» нәшрияты, 1985, 658 б.)

«Суворов-I», «Суворов-II» хәрби планнарын тормышка уңышлы ашыра барып, совет сугышчылары 7–20 август көннәрендә дошманның Спас-Деменск районындагы группировкасын тар-мар итәләр һәм 30–40 км эчкә үтеп керәләр. 28 август – 6 сентябрь көннәрендә, Ельня-Дорогобуж операциясе барышында, әлеге шәһәрләр басып алучылардан тулысынча азат ителә. Безнең гаскәрләр, Днепр елгасын кичеп чыгып, 35–40 км алга китәләр.

Духовщина-Демидов, Смоленск-Рославль операцияләре дә көткән өметләрне аклый. 16 сентябрьдә – Ярцево, 21 сентябрьдә – Демидов, 25 сентябрьдә Смоленск һәм Рославль шәһәрләре дошман кулыннан тартып алына. Совет гаскәрләре, 135–145 км эчкә үтеп, 2 октябрьдә Велиж, Рудня шәһәрләре янына һәм Проня елгасы ярына килеп чыгалар һәм шунда ныгып урнашалар…

Хәлиткеч «Смоленск операциясе» барышында безнең сугышчылар, дошманның 40 км киңлектәге оборона сызыгын өзеп, 200–250 км алга үтәләр, Калинин һәм Смоленск өлкәләренең күп кенә районнарын фашистлардан азат итәләр. Әлеге операция нәтиҗәсендә дошманны Белоруссиядән дә куу башлана.

Фашистларның 7 дивизиясе тулысынча тар-мар ителә, 14 дивизиясе авыр югалтуларга дучар була. Дошманга Орёл-Брянск группировкасындагы 16 дивизиясен Смоленск юнәлешенә ашыгыч төстә күчерергә туры килә. Шулай итеп, Көнбатыш фронт һәм Калинин фронты гаскәрләре фашистларның 55 дивизиясен үз кысаларында нык тоталар һәм моның белән совет сугышчыларына Курск янында 12 июль – 23 август көннәрендә контрһөҗүмне уңышлы тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыралар. Белүебезчә, тарихта тиңе булмаган Курск сугышы һәм Днепрны кичү вермахтның «умыртка сөяген» сындыра. Фашистик Германия һәм аның союзниклары үзләре сугыш алып барган һәр төбәктә оборонага күчәргә мәҗбүр булалар. Бу исә Икенче бөтендөнья сугышының алдагы барышына гаҗәеп көчле йогынты ясый. Совет армиясенең җиңүле адымнарын дошманның дагалы итекләре астында изелеп яткан илләрнең патриотлары да ишетеп, башларын күтәрәләр һәм бердәм рәвештә Каршылык хәрәкәте сафларына басалар…

Инде кыйссабызның төп каһарманы Мөхәммәт Әхмәтгалиевкә килсәк, аның бу сугышта катнашуы үзе зур батырлык. Гәрчә ул океаннан бер тамчы гына булса да, төптән уйлап карасак, Олуг Океанны шундый гади тамчылар яшәтә дә бит! Димәк, ил кадәр илне дә иң кирәк чагында бер кеше саклап кала ала! Рус халык әйтемен бераз үзгәртеп әйтсәк, «И один в поле воин».

Мөхәммәт солдатның яу кырында үз урыны, үз биеклеге булган. Һәм ул, шул биеклектә фидакярлек үрнәге күрсәтеп, сугышчан дуслары, якыннары күңелендә бөек булып калган. Бу очракта «бөек» сүзен әйтүдән һич тә курыкмаска кирәк. Чөнки яу кырында Газраилнең күзенә туры карап үлгән һәр сугышчы бу сүзгә бик тә лаек. Бөек Ватан сугышында бары тик рухлары белән бөек булганнар гына җиңеп чыккан! Гәрчә тигезсез көрәштә һәлак булсалар да… Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтмешли, «Үлемнәре белән Үлемсезлек яулаган» мөхтәрәм шәхесләр алар!

Ә андый гаярь җаннар онытылмый. Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең дә данлы исеме заманында үзе эшләгән предприятиедәге, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты биналарындагы мәрмәр такталарга алтын хәрефләр белән уеп язылган. Казан (Идел буе) федераль университетының биология факультеты бинасында куелган «Хәтер» мемориалында да аның исеме лаеклы урынын алды…

Сугыштан соң М. Әхмәтгалиевнең яшьлек дуслары Гарәфи Хәсәнов, Җәвад Тәрҗеманов, бертуганнары Мәрьям һәм Ильяс Әхмәтгалиевләр Мөхәммәтнең шигырь китапларын чыгару хәстәрен күрәләр. 1957–1960 еллар арасында Татарстан китап нәшриятында аның балаларга атап язылган «Балык тотканда», «Тегүче куян», «Елак батыр» дигән китаплары басыла. М. Әхмәтгалиевнең берничә шигыре «Татар поэзиясе антологиясе» нә (1956) һәм «Татар балалар антологиясе» нә (1980) дә кертелә.

Күренекле язучы һәм галим, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Җәвад Тәрҗеманов (1920–1995) сабакташы Мөхәммәтнең якты истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә аеруча нәтиҗәле эшли. 1966 елда ул Татарстан китап нәшриятында «Ян, йолдызым, ян!..» исемле китабын дөньяга чыгара. Әлеге китап аша без, Казан шәһәренең данлыклы 13 нче мәктәбендә белем-тәрбия алып, республика-ил, дөнья күләмендә танылган шәхесләрдән Мәскәүдәге Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты җитәкчеләренең берсе – олуг галим Габделхак Галиуллин, физика-математика фәннәре докторы, атом энергиясе турында татарча язылган китаплар авторы Мәхмүт Зарипов, кибернетика буенча зур белгеч, профессор Ильяс Әхмәтгалиев, атказанган табиблар Фәрит Сафин, Һаҗәр Җаббарова, мөхтәрәм прокурор Равил Хәсәнов, әдәбият-сәнгать әһелләреннән СССРның халык рәссамы, академик Харис Якупов, РСФСРның халык рәссамы Лотфулла Фәттахов, Татарстан АССРның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Гафуров, артист-драматург Сәлах Хөсни, язучылардан Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Гарәфи Хәсәнов, Җәвад Тәрҗеманов һәм башкаларның яшьлек елларындагы кызыклы һәм мавыктыргыч эшчәнлекләре белән танышабыз. Шунысы аеруча сокландыра: әлеге яшүсмерләрнең һәркайсы мәктәптә укыганда шигырьләр яисә хикәяләр язган, шуның өстенә кайберәүләре рәсем ясарга да һәвәс булган. Аларның әдәбият түгәрәгенә исә иң элек Һади Такташ, аннары Фатих Кәрим җитәкчелек иткән! Яшь иҗатчылар янына кунакка Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Ләбиб Гыйльми, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни һ. б. еш килеп торганнар. Укучыларның җентекле тикшерүләрдән соң иң яхшы дип табылган шигырьләре һәм хикәяләре иң элек мәктәпнең «Әдәбиятчы» газетасына, аннары «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналына һәм «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасына тәкъдим ителгән. Тора-бара яшь иҗатчылар Татарстан китап нәшриятында «Шат балалык» исемле шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгын да бастырып чыгаруга ирешәләр. Аңа түгәрәк эшендә аеруча актив катнашучы Гарәфи Хәсәнов, Габделхак Галиуллин, Мәхмүт Зарипов, Җәвад Тәрҗеманов, Лотфулла Фәттахов, Һаҗәр Җаббарова, Нури Вафин, Фәрит Сафин, Равил Хәсәнов һәм, әлбәттә инде, бертуган Мөхәммәт һәм Ильяс Әхмәтгалиевләрнең иң әйбәт әсәрләре тупланып бирелә. Китапның редакторы – кайчандыр шушы мәктәптә укып, Һ. Такташ түгәрәгенә йөргән Зәкия Садыйкова.

1934 елның 25 июлендә Казанда Татарстан совет язучыларының беренче корылтае (съезды) ачыла. Анда 13 нче мәктәпнең ике укучысы – Габделхак Галиуллин белән Гарәфи Хәсәнов та мандатлы депутатлар булып катнашалар. Аларның шул олы җыенда ясаган чыгышларын башкалабызга кунак булып килгән атаклы пролетар язучы Максим Горький да зур игътибар белән тыңлый һәм шул уңайдан «Правда» газетасының 8 август санында күләмле мәкаләсен дә бастыра…

Хаклык өчен шунысын да әйтик: әлеге мәктәпнең иң талантлы укучылары арасында Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең үзгә урыны бар. Аны сыйныфташлары «Маяк» дип атап йөрткәннәр. Ә маяк, – билгеле булганча, дөрес юл күрсәтүче, нур сибүче, күңелләрне җылытучы.

Әнә шуңа күрә дә инде Җәвад Тәрҗеманов үз китабында сабакташ дустын бик еш телгә ала, аңа сүзләрдән һәйкәл коя, якты образын мәңгеләштереп куя. Ошбу мәҗмуганың тәүге битенә «Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган кадерле дустым шагыйрь Мөхәммәт Әхмәтгалиевкә багышлыйм» дигән, йөрәк түреннән ургылып чыккан ихлас сүзләрен язып, илаһи дуслыкка гомере буе тугры булачагын укучыларына да сиздерә автор.

1992 елның июнь аенда Мәскәүдә СССР язучыларының IХ (соңгы) съезды булып үтте. Анда Татарстанның бер төркем әдипләре белән бергә, делегат буларак, Җәвад Тәрҗеманов һәм мин дә катнаштым. Мәскәүгә баручы «Татарстан» поездында безнең урыннар бер купега туры килде. Менә шунда без аның белән иркенләп, күңелләр булганчы сөйләштек. Ни хикмәттер сүз күбрәк яу кырында ятып калган каһарман язучылар турында барды. Җәвад ага сыйныфташы Мөхәммәт Әхмәтгалиевне кат-кат телгә алды: «Искиткеч талантлы, әкияти асыл егет иде! Әгәр дә ул бүген исән булса, үзен балалар әдәбиятын әйдәп баручы каләм иясе, чын халык шагыйре итеп танытыр иде. Бари Рәхмәтләр, Шәүкәт Галиевләр, Илдар Юзеевлар, Роберт Миңнуллиннар кебек!..»

Аннары ул Мөхәммәт дустына багышлап яңа әсәр яза башлавы турында сөйләде… Һәм ул әсәр – «Ахирәт дустым турында баллада…» дип исемләнгән документаль композиция-либретто – М. Әхмәтгалиевнең тууына 75 ел тулган чорда «Ялкын» журналының 1995 елгы апрель – май саннарында дөнья күрде. Тик, ни кызганыч, Җәвад ага аның басылып чыкканын үзе генә күрә алмады – кинәт вафат булды.

Үзенең үләсен алдан сизенгәндәй, ул без эшләгән «Казан утлары» журналы редакциясенә соңгы килүләренең берсендә: «Әле минем сине Мөхәммәтнең бертуган сеңлесе – искиткеч матур күңелле, кешелекле Мәрьям ханым Әхмәтгалиева белән якыннанрак таныштырасым килә, – дигән иде. – Сабакташымның бай архивын, фоторәсемнәрен, хатларын, көндәлекләрен, басылып чыкмаган әсәрләрен бик кадерләп саклый ул. Энесе Ильяс та шундый мөхтәрәм шәхес иде, урыны оҗмахның түрендә булсын, амин! Киләчәктә, шулардан файдаланып, бәлкем, Мөхәммәт Әхмәтгалиев турында күләмле әсәр язарсың. Сизеп-күреп торам бит, син безнең фронтовик язучыларга карата һич кенә дә битараф түгелсең…»

Бирим дисә колына – чыгарып куяр юлына дигәндәй, без Мәрьям ханымнар фатирына барырга җыенган арада, көннәрдән бер көнне редакциябез ишеген ул үзе шакыды. Чыннан да, сөйкемле-нурлы ханым икән. Күптәнге танышлардай аның белән уртак телне тиз таптык. Бераздан Мәрьям ханым безнең алга машинкада басылган бер көлтә язмалар китереп салды:

– Болары – абыем Мөхәммәтнең сугышка хәтле язып барган көндәлекләреннән күчермәләр, ә менә мондагылары – фронттан язган хатлары… Шуларны журналыгызда бастырып булмасмы, Шаһинур энем?!

– Иң элек алар белән танышып чыгыйк әле, яме, Мәрьям ханым. Аннары фикеребезне әйтербез. Килештекме?!

Ул, ризалыгын белдереп, йөзен балкытып елмайды…

М. Әхмәтгалиевнең көндәлекләрен, хатларын иң элек үзем, өебезгә алып кайтып, зур кызыксыну белән, бер тында укып чыктым. Таң атканын да сизми калганмын – шулкадәр мавыктыргыч итеп язылган алар!

Мөхәммәт каләмдәшебезнең ихласлыгы, эчкерсезлеге, әти-әнисенә, туганнарына, якыннарына, дусларына карата булган олы кайгыртучанлыгы – мәхәббәте, һәрвакыт ярдәмгә килергә ашкынып торуы тирәнтен сокландырды, тетрәндерде мине.

Әлбәттә, аның әлеге язмалары, һичшиксез, дөнья күрергә тиеш! Аларда – шул чор яшьләренең кайнар сулышы, дәртле йөрәк тибеше, изге уй-хыяллары, якты өметләре…

Мәрьям ханымга абыйсының язмалары турында уңай фикеремне әйтеп шылтыраткач, ул, бик шатланып, үзләренең фатирларына кунакка чакырды. Башкалабызның Зур Кызыл урамындагы биш катлы йортларның берсендә торалар икән. Ире Фатыйх абый да Мәрьям апа кебек ачык күңелле кеше булып чыкты. Мул сыйлы түгәрәк табын янында иркенләп сөйләшеп утырдык ул көнне. Безнең җанлы әңгәмәбезне ихлас күңелдән хуплагандай, өй түрендәге зур портретыннан Мөхәммәт Әхмәтгалиев елмая төшеп карап торды. Мәрьям ханымнарга аны абыйсының сабакташ дуслары – мәшһүр рәссамнар Харис Якупов белән Лотфулла Фәттаховлар махсус ясап бүләк иткәннәр икән.

Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең архивы, чыннан да, шактый бай булып чыкты. Энесе Ильяс вакытсыз вафат булганнан соң, аның гаиләсендә сакланган кайбер язмаларны да үзенә алдыру чарасын күргән Мәрьям ханым. Тик, ни кызганыч, архивның бер өлеше Ильяс әфәнделәрнең дачаларында булган көчле янгын нәтиҗәсендә янып көлгә әйләнгән.

– Мөхәммәт абыебызның бездә булган бар язмаларын, рухи мирасын, матбугат-нәшриятлар аша халкыбызның күңел түренә җиткерәсе иде, – диде Мәрьям ханым, безнең белән саубуллашканда. – Иң зур теләгем һәм максатым шул минем…

М. Әхмәтгалиевнең көндәлекләрен һәм хатларын тиз арада гына «Казан утлары» нда чыгарып булмады, чөнки журналның алдагы саннары инде ныклап планлаштырылып, тиешле материаллар, бастыру өчен, нәшрият цехларына җибәрелгән иде. Мәрьям ханым китергән язмаларны дөньяга чыгару өчен ким дигәндә тагын ярты ел көтәргә кирәк иде…

Бу юлы да безгә бәхет елмайды. Газета-журналлар нәшриятының унынчы катында безнең белән янәшә бүлмәдә генә эшләүче «Казан-Казань» журналының баш мөхәррире Юрий Анатольевич Балашов һәм аның урынбасары Рушания ханым Камалова көннәрдән бер көнне:

– Сездә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган, басылырга чират көтеп ята торган материаллар юкмы? – дип мөрәҗәгать иттеләр. – Хәрби темага багышлап махсус сан чыгарырга уйлаган идек…

Үзара киңәшкәннән соң, М. Әхмәтгалиев язмаларын әлеге журналга бирергә булдык. Һәм ул тиз арада «Казан» ның 1996 елгы 1–2 нче кушма саннарында татарча басылып та чыкты. Өстәвенә анда фронтовик шагыйрьнең фоторәсеме, үз кулы белән язган хат үрнәкләре, шигырьләре, әти-әнисенең, бертуган сеңлесе һәм энесенең, алар яшәгән йортның, каләмдәш дусларының сурәтләре дә бар иде. М. Әхмәтгалиевнең басылган китапларын һәм аның шигырьләре кергән җыентыкларны бергә туплап фоторәсемгә төшерүдә безгә үз эшенең чын остасы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт ага Шакирҗанов ихлас булышлык күрсәтте.

Бөек Ватан сугышында егерме өч яшендә гомер җыры өзелгән гвардияче абыем Миңнегаян Ибраһимовның (әниемнең бертуганы) чордашы-яшьтәше булган Мөхәммәт Әхмәтгалиев миңа ничектер бик тә якын, кадерле булып китте. Шуннан соң да аның турында төрле газеталарда шактый язмалар бастырдым. Газиз милләттәшләребез яшәгән байтак төбәкләргә таралучы «Татар иле» газетасының 2001 елгы июнь – июль саннарында Мөхәммәт каләмдәшебезнең хатларыннан, көндәлекләреннән тагын өзекләр бирдек…

Хәзер инде аларны тулы килеш чыгарырга ныклы әзерлек эшләре алып барабыз. Булачак җыентыкта М. Әхмәтгалиевнең мәктәп чорында һәм фронтта чакта язган шигырьләре, көндәлекләрендәге язмалар да урын алачак. Фронттан язган хатлары да бернинди кыскартуларсыз басылачак…

Фронт хатлары дигәннән, хәтеремдә Мөхәммәт Әхмәтгалиев кебек каһарманнарыбызга багышланган тагын бер шигырем яңарды. «Өчпочмаклы хатлар» дип атала ул:

Яу кырында дошманнарны җиңгәч,Кулга алып кәгазь-карандаш,Хат язганнар безнең каһарманнар,Йөрәкләрен ялкын ялмагач!Сагыну ялкыннары көйдереп үткәч,Ник язмаска хатлар?!ЯкыннарӨзелеп көтеп тора туган якта:«Тиздән Җиңү яулап кайтырлар!»Өчпочмаклы солдат хатларындаШул дәһшәтле чорның авазы…Өметләнеп яши һәрбер кеше,Сугышның, дип, булыр азагы!Күпме шәһит җаннар ятып калган,Кайткан туган якка тик хатлар…Ул хатларга мин мәдхия укыйм —Алар гүя тере солдатлар!Батырларның рухы ул хатларда,Васыятьләре, әйтер сүзләре…Шул хатлардан карап тора кебекҖиңелү белмәс солдат күзләре!Фронтлардан килгән ул хатларныКат-кат укыйм, дога кыламын……Шәһит җаннар! Сез һәрвакыт истә,Багышлыймын Сезгә җырларым!..
bannerbanner