скачать книгу бесплатно
Армия генералы В. Д. Соколовский җитәкчелегендәге Көнбатыш фронт, генерал-полковник А. И. Ерёменко җитәкчелегендәге Калинин фронтының сул як канатындагы гаскәрләр составына исә 1 млн 253 мең сугышчы, 20640 туп һәм миномёт, 1436 танк һәм үзйөрешле орудие, 1100 самолёт туплана. Менә шундый биниһая зур көч белән совет гаскәрләре дошманның «Көнчыгыш вал» дип исемләнгән үтә нык оборона сызыгының төп өлешенә биш урыннан һөҗүм итәргә тиеш булалар. Ә ул оборона сызыгы, 5–6 рәтле булып, 100–130 км эчкә сузылган. Фашистлар Велиж, Демидов, Духовщина, Смоленск, Ельня, Рославль шәһәрләрен үтеп кергесез кирмәннәргә (крепостьларга) әверелдергәннәр… (Кара: «Великая Отечественная война. 1941–1945» энциклопедиясе, М., «Советская энциклопедия» нәшрияты, 1985, 658 б.)
«Суворов-I», «Суворов-II» хәрби планнарын тормышка уңышлы ашыра барып, совет сугышчылары 7–20 август көннәрендә дошманның Спас-Деменск районындагы группировкасын тар-мар итәләр һәм 30–40 км эчкә үтеп керәләр. 28 август – 6 сентябрь көннәрендә, Ельня-Дорогобуж операциясе барышында, әлеге шәһәрләр басып алучылардан тулысынча азат ителә. Безнең гаскәрләр, Днепр елгасын кичеп чыгып, 35–40 км алга китәләр.
Духовщина-Демидов, Смоленск-Рославль операцияләре дә көткән өметләрне аклый. 16 сентябрьдә – Ярцево, 21 сентябрьдә – Демидов, 25 сентябрьдә Смоленск һәм Рославль шәһәрләре дошман кулыннан тартып алына. Совет гаскәрләре, 135–145 км эчкә үтеп, 2 октябрьдә Велиж, Рудня шәһәрләре янына һәм Проня елгасы ярына килеп чыгалар һәм шунда ныгып урнашалар…
Хәлиткеч «Смоленск операциясе» барышында безнең сугышчылар, дошманның 40 км киңлектәге оборона сызыгын өзеп, 200–250 км алга үтәләр, Калинин һәм Смоленск өлкәләренең күп кенә районнарын фашистлардан азат итәләр. Әлеге операция нәтиҗәсендә дошманны Белоруссиядән дә куу башлана.
Фашистларның 7 дивизиясе тулысынча тар-мар ителә, 14 дивизиясе авыр югалтуларга дучар була. Дошманга Орёл-Брянск группировкасындагы 16 дивизиясен Смоленск юнәлешенә ашыгыч төстә күчерергә туры килә. Шулай итеп, Көнбатыш фронт һәм Калинин фронты гаскәрләре фашистларның 55 дивизиясен үз кысаларында нык тоталар һәм моның белән совет сугышчыларына Курск янында 12 июль – 23 август көннәрендә контрһөҗүмне уңышлы тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыралар. Белүебезчә, тарихта тиңе булмаган Курск сугышы һәм Днепрны кичү вермахтның «умыртка сөяген» сындыра. Фашистик Германия һәм аның союзниклары үзләре сугыш алып барган һәр төбәктә оборонага күчәргә мәҗбүр булалар. Бу исә Икенче бөтендөнья сугышының алдагы барышына гаҗәеп көчле йогынты ясый. Совет армиясенең җиңүле адымнарын дошманның дагалы итекләре астында изелеп яткан илләрнең патриотлары да ишетеп, башларын күтәрәләр һәм бердәм рәвештә Каршылык хәрәкәте сафларына басалар…
Инде кыйссабызның төп каһарманы Мөхәммәт Әхмәтгалиевкә килсәк, аның бу сугышта катнашуы үзе зур батырлык. Гәрчә ул океаннан бер тамчы гына булса да, төптән уйлап карасак, Олуг Океанны шундый гади тамчылар яшәтә дә бит! Димәк, ил кадәр илне дә иң кирәк чагында бер кеше саклап кала ала! Рус халык әйтемен бераз үзгәртеп әйтсәк, «И один в поле воин».
Мөхәммәт солдатның яу кырында үз урыны, үз биеклеге булган. Һәм ул, шул биеклектә фидакярлек үрнәге күрсәтеп, сугышчан дуслары, якыннары күңелендә бөек булып калган. Бу очракта «бөек» сүзен әйтүдән һич тә курыкмаска кирәк. Чөнки яу кырында Газраилнең күзенә туры карап үлгән һәр сугышчы бу сүзгә бик тә лаек. Бөек Ватан сугышында бары тик рухлары белән бөек булганнар гына җиңеп чыккан! Гәрчә тигезсез көрәштә һәлак булсалар да… Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтмешли, «Үлемнәре белән Үлемсезлек яулаган» мөхтәрәм шәхесләр алар!
Ә андый гаярь җаннар онытылмый. Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең дә данлы исеме заманында үзе эшләгән предприятиедәге, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты биналарындагы мәрмәр такталарга алтын хәрефләр белән уеп язылган. Казан (Идел буе) федераль университетының биология факультеты бинасында куелган «Хәтер» мемориалында да аның исеме лаеклы урынын алды…
Сугыштан соң М. Әхмәтгалиевнең яшьлек дуслары Гарәфи Хәсәнов, Җәвад Тәрҗеманов, бертуганнары Мәрьям һәм Ильяс Әхмәтгалиевләр Мөхәммәтнең шигырь китапларын чыгару хәстәрен күрәләр. 1957–1960 еллар арасында Татарстан китап нәшриятында аның балаларга атап язылган «Балык тотканда», «Тегүче куян», «Елак батыр» дигән китаплары басыла. М. Әхмәтгалиевнең берничә шигыре «Татар поэзиясе антологиясе» нә (1956) һәм «Татар балалар антологиясе» нә (1980) дә кертелә.
Күренекле язучы һәм галим, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Җәвад Тәрҗеманов (1920–1995) сабакташы Мөхәммәтнең якты истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә аеруча нәтиҗәле эшли. 1966 елда ул Татарстан китап нәшриятында «Ян, йолдызым, ян!..» исемле китабын дөньяга чыгара. Әлеге китап аша без, Казан шәһәренең данлыклы 13 нче мәктәбендә белем-тәрбия алып, республика-ил, дөнья күләмендә танылган шәхесләрдән Мәскәүдәге Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты җитәкчеләренең берсе – олуг галим Габделхак Галиуллин, физика-математика фәннәре докторы, атом энергиясе турында татарча язылган китаплар авторы Мәхмүт Зарипов, кибернетика буенча зур белгеч, профессор Ильяс Әхмәтгалиев, атказанган табиблар Фәрит Сафин, Һаҗәр Җаббарова, мөхтәрәм прокурор Равил Хәсәнов, әдәбият-сәнгать әһелләреннән СССРның халык рәссамы, академик Харис Якупов, РСФСРның халык рәссамы Лотфулла Фәттахов, Татарстан АССРның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Гафуров, артист-драматург Сәлах Хөсни, язучылардан Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Гарәфи Хәсәнов, Җәвад Тәрҗеманов һәм башкаларның яшьлек елларындагы кызыклы һәм мавыктыргыч эшчәнлекләре белән танышабыз. Шунысы аеруча сокландыра: әлеге яшүсмерләрнең һәркайсы мәктәптә укыганда шигырьләр яисә хикәяләр язган, шуның өстенә кайберәүләре рәсем ясарга да һәвәс булган. Аларның әдәбият түгәрәгенә исә иң элек Һади Такташ, аннары Фатих Кәрим җитәкчелек иткән! Яшь иҗатчылар янына кунакка Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Ләбиб Гыйльми, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни һ. б. еш килеп торганнар. Укучыларның җентекле тикшерүләрдән соң иң яхшы дип табылган шигырьләре һәм хикәяләре иң элек мәктәпнең «Әдәбиятчы» газетасына, аннары «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналына һәм «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасына тәкъдим ителгән. Тора-бара яшь иҗатчылар Татарстан китап нәшриятында «Шат балалык» исемле шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгын да бастырып чыгаруга ирешәләр. Аңа түгәрәк эшендә аеруча актив катнашучы Гарәфи Хәсәнов, Габделхак Галиуллин, Мәхмүт Зарипов, Җәвад Тәрҗеманов, Лотфулла Фәттахов, Һаҗәр Җаббарова, Нури Вафин, Фәрит Сафин, Равил Хәсәнов һәм, әлбәттә инде, бертуган Мөхәммәт һәм Ильяс Әхмәтгалиевләрнең иң әйбәт әсәрләре тупланып бирелә. Китапның редакторы – кайчандыр шушы мәктәптә укып, Һ. Такташ түгәрәгенә йөргән Зәкия Садыйкова.
1934 елның 25 июлендә Казанда Татарстан совет язучыларының беренче корылтае (съезды) ачыла. Анда 13 нче мәктәпнең ике укучысы – Габделхак Галиуллин белән Гарәфи Хәсәнов та мандатлы депутатлар булып катнашалар. Аларның шул олы җыенда ясаган чыгышларын башкалабызга кунак булып килгән атаклы пролетар язучы Максим Горький да зур игътибар белән тыңлый һәм шул уңайдан «Правда» газетасының 8 август санында күләмле мәкаләсен дә бастыра…
Хаклык өчен шунысын да әйтик: әлеге мәктәпнең иң талантлы укучылары арасында Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең үзгә урыны бар. Аны сыйныфташлары «Маяк» дип атап йөрткәннәр. Ә маяк, – билгеле булганча, дөрес юл күрсәтүче, нур сибүче, күңелләрне җылытучы.
Әнә шуңа күрә дә инде Җәвад Тәрҗеманов үз китабында сабакташ дустын бик еш телгә ала, аңа сүзләрдән һәйкәл коя, якты образын мәңгеләштереп куя. Ошбу мәҗмуганың тәүге битенә «Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган кадерле дустым шагыйрь Мөхәммәт Әхмәтгалиевкә багышлыйм» дигән, йөрәк түреннән ургылып чыккан ихлас сүзләрен язып, илаһи дуслыкка гомере буе тугры булачагын укучыларына да сиздерә автор.
1992 елның июнь аенда Мәскәүдә СССР язучыларының IХ (соңгы) съезды булып үтте. Анда Татарстанның бер төркем әдипләре белән бергә, делегат буларак, Җәвад Тәрҗеманов һәм мин дә катнаштым. Мәскәүгә баручы «Татарстан» поездында безнең урыннар бер купега туры килде. Менә шунда без аның белән иркенләп, күңелләр булганчы сөйләштек. Ни хикмәттер сүз күбрәк яу кырында ятып калган каһарман язучылар турында барды. Җәвад ага сыйныфташы Мөхәммәт Әхмәтгалиевне кат-кат телгә алды: «Искиткеч талантлы, әкияти асыл егет иде! Әгәр дә ул бүген исән булса, үзен балалар әдәбиятын әйдәп баручы каләм иясе, чын халык шагыйре итеп танытыр иде. Бари Рәхмәтләр, Шәүкәт Галиевләр, Илдар Юзеевлар, Роберт Миңнуллиннар кебек!..»
Аннары ул Мөхәммәт дустына багышлап яңа әсәр яза башлавы турында сөйләде… Һәм ул әсәр – «Ахирәт дустым турында баллада…» дип исемләнгән документаль композиция-либретто – М. Әхмәтгалиевнең тууына 75 ел тулган чорда «Ялкын» журналының 1995 елгы апрель – май саннарында дөнья күрде. Тик, ни кызганыч, Җәвад ага аның басылып чыкканын үзе генә күрә алмады – кинәт вафат булды.
Үзенең үләсен алдан сизенгәндәй, ул без эшләгән «Казан утлары» журналы редакциясенә соңгы килүләренең берсендә: «Әле минем сине Мөхәммәтнең бертуган сеңлесе – искиткеч матур күңелле, кешелекле Мәрьям ханым Әхмәтгалиева белән якыннанрак таныштырасым килә, – дигән иде. – Сабакташымның бай архивын, фоторәсемнәрен, хатларын, көндәлекләрен, басылып чыкмаган әсәрләрен бик кадерләп саклый ул. Энесе Ильяс та шундый мөхтәрәм шәхес иде, урыны оҗмахның түрендә булсын, амин! Киләчәктә, шулардан файдаланып, бәлкем, Мөхәммәт Әхмәтгалиев турында күләмле әсәр язарсың. Сизеп-күреп торам бит, син безнең фронтовик язучыларга карата һич кенә дә битараф түгелсең…»
Бирим дисә колына – чыгарып куяр юлына дигәндәй, без Мәрьям ханымнар фатирына барырга җыенган арада, көннәрдән бер көнне редакциябез ишеген ул үзе шакыды. Чыннан да, сөйкемле-нурлы ханым икән. Күптәнге танышлардай аның белән уртак телне тиз таптык. Бераздан Мәрьям ханым безнең алга машинкада басылган бер көлтә язмалар китереп салды:
– Болары – абыем Мөхәммәтнең сугышка хәтле язып барган көндәлекләреннән күчермәләр, ә менә мондагылары – фронттан язган хатлары… Шуларны журналыгызда бастырып булмасмы, Шаһинур энем?!
– Иң элек алар белән танышып чыгыйк әле, яме, Мәрьям ханым. Аннары фикеребезне әйтербез. Килештекме?!
Ул, ризалыгын белдереп, йөзен балкытып елмайды…
М. Әхмәтгалиевнең көндәлекләрен, хатларын иң элек үзем, өебезгә алып кайтып, зур кызыксыну белән, бер тында укып чыктым. Таң атканын да сизми калганмын – шулкадәр мавыктыргыч итеп язылган алар!
Мөхәммәт каләмдәшебезнең ихласлыгы, эчкерсезлеге, әти-әнисенә, туганнарына, якыннарына, дусларына карата булган олы кайгыртучанлыгы – мәхәббәте, һәрвакыт ярдәмгә килергә ашкынып торуы тирәнтен сокландырды, тетрәндерде мине.
Әлбәттә, аның әлеге язмалары, һичшиксез, дөнья күрергә тиеш! Аларда – шул чор яшьләренең кайнар сулышы, дәртле йөрәк тибеше, изге уй-хыяллары, якты өметләре…
Мәрьям ханымга абыйсының язмалары турында уңай фикеремне әйтеп шылтыраткач, ул, бик шатланып, үзләренең фатирларына кунакка чакырды. Башкалабызның Зур Кызыл урамындагы биш катлы йортларның берсендә торалар икән. Ире Фатыйх абый да Мәрьям апа кебек ачык күңелле кеше булып чыкты. Мул сыйлы түгәрәк табын янында иркенләп сөйләшеп утырдык ул көнне. Безнең җанлы әңгәмәбезне ихлас күңелдән хуплагандай, өй түрендәге зур портретыннан Мөхәммәт Әхмәтгалиев елмая төшеп карап торды. Мәрьям ханымнарга аны абыйсының сабакташ дуслары – мәшһүр рәссамнар Харис Якупов белән Лотфулла Фәттаховлар махсус ясап бүләк иткәннәр икән.
Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең архивы, чыннан да, шактый бай булып чыкты. Энесе Ильяс вакытсыз вафат булганнан соң, аның гаиләсендә сакланган кайбер язмаларны да үзенә алдыру чарасын күргән Мәрьям ханым. Тик, ни кызганыч, архивның бер өлеше Ильяс әфәнделәрнең дачаларында булган көчле янгын нәтиҗәсендә янып көлгә әйләнгән.
– Мөхәммәт абыебызның бездә булган бар язмаларын, рухи мирасын, матбугат-нәшриятлар аша халкыбызның күңел түренә җиткерәсе иде, – диде Мәрьям ханым, безнең белән саубуллашканда. – Иң зур теләгем һәм максатым шул минем…
М. Әхмәтгалиевнең көндәлекләрен һәм хатларын тиз арада гына «Казан утлары» нда чыгарып булмады, чөнки журналның алдагы саннары инде ныклап планлаштырылып, тиешле материаллар, бастыру өчен, нәшрият цехларына җибәрелгән иде. Мәрьям ханым китергән язмаларны дөньяга чыгару өчен ким дигәндә тагын ярты ел көтәргә кирәк иде…
Бу юлы да безгә бәхет елмайды. Газета-журналлар нәшриятының унынчы катында безнең белән янәшә бүлмәдә генә эшләүче «Казан-Казань» журналының баш мөхәррире Юрий Анатольевич Балашов һәм аның урынбасары Рушания ханым Камалова көннәрдән бер көнне:
– Сездә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган, басылырга чират көтеп ята торган материаллар юкмы? – дип мөрәҗәгать иттеләр. – Хәрби темага багышлап махсус сан чыгарырга уйлаган идек…
Үзара киңәшкәннән соң, М. Әхмәтгалиев язмаларын әлеге журналга бирергә булдык. Һәм ул тиз арада «Казан» ның 1996 елгы 1–2 нче кушма саннарында татарча басылып та чыкты. Өстәвенә анда фронтовик шагыйрьнең фоторәсеме, үз кулы белән язган хат үрнәкләре, шигырьләре, әти-әнисенең, бертуган сеңлесе һәм энесенең, алар яшәгән йортның, каләмдәш дусларының сурәтләре дә бар иде. М. Әхмәтгалиевнең басылган китапларын һәм аның шигырьләре кергән җыентыкларны бергә туплап фоторәсемгә төшерүдә безгә үз эшенең чын остасы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт ага Шакирҗанов ихлас булышлык күрсәтте.
Бөек Ватан сугышында егерме өч яшендә гомер җыры өзелгән гвардияче абыем Миңнегаян Ибраһимовның (әниемнең бертуганы) чордашы-яшьтәше булган Мөхәммәт Әхмәтгалиев миңа ничектер бик тә якын, кадерле булып китте. Шуннан соң да аның турында төрле газеталарда шактый язмалар бастырдым. Газиз милләттәшләребез яшәгән байтак төбәкләргә таралучы «Татар иле» газетасының 2001 елгы июнь – июль саннарында Мөхәммәт каләмдәшебезнең хатларыннан, көндәлекләреннән тагын өзекләр бирдек…
Хәзер инде аларны тулы килеш чыгарырга ныклы әзерлек эшләре алып барабыз. Булачак җыентыкта М. Әхмәтгалиевнең мәктәп чорында һәм фронтта чакта язган шигырьләре, көндәлекләрендәге язмалар да урын алачак. Фронттан язган хатлары да бернинди кыскартуларсыз басылачак…
Фронт хатлары дигәннән, хәтеремдә Мөхәммәт Әхмәтгалиев кебек каһарманнарыбызга багышланган тагын бер шигырем яңарды. «Өчпочмаклы хатлар» дип атала ул:
Яу кырында дошманнарны җиңгәч,
Кулга алып кәгазь-карандаш,
Хат язганнар безнең каһарманнар,
Йөрәкләрен ялкын ялмагач!
Сагыну ялкыннары көйдереп үткәч,
Ник язмаска хатлар?!
Якыннар
Өзелеп көтеп тора туган якта:
«Тиздән Җиңү яулап кайтырлар!»
Өчпочмаклы солдат хатларында
Шул дәһшәтле чорның авазы…
Өметләнеп яши һәрбер кеше,
Сугышның, дип, булыр азагы!
Күпме шәһит җаннар ятып калган,
Кайткан туган якка тик хатлар…
Ул хатларга мин мәдхия укыйм —
Алар гүя тере солдатлар!
Батырларның рухы ул хатларда,
Васыятьләре, әйтер сүзләре…
Шул хатлардан карап тора кебек
Җиңелү белмәс солдат күзләре!
Фронтлардан килгән ул хатларны
Кат-кат укыйм, дога кыламын…
…Шәһит җаннар! Сез һәрвакыт истә,
Багышлыймын Сезгә җырларым!..
Партизан Морат
Үзенең туган төбәгенә бөтен барлыгы белән гашыйк, чын ватанпәрвәр, ихлас күңелле дустым – хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Васил Заһит улы Гарифуллин, – Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылына кунакка кайткач, миңа бер гыйбрәтле вакыйга турында сөйләгән иде:
– Әнә күрәсеңме авыл уртасында балкып, иман нуры сибеп утыручы мәһабәт мәчетне?! Утызынчы елларда, шул чор шаукымына ияреп, кайбер куштаннар, диннең төбен-тамырын корытабыз дип, аның манарасын кискәннәр. Манара ыңгырашып-гөрселдәп җиргә аугач, аның Ае күршедәге бер апаның ишегалдына «сикергән». Ә ул апа бик тә изге күңелле, үтә динле-денле кеше булган. Шул Айны, чит-ят күзләр күргәнче дип, тиз арада үзе генә белгән җиргә яшереп тә куйган. Күпме генә эзләсәләр дә, көмеш Айны таба алмаганнар «кара йөрәкләр»… Дистәләрчә еллар үткәч, саф-җылы җилләр исә башлагач, шул иске, әмма шактый таза мәчеткә яңа манара торгызганда, теге апабыз әлеге Айны авыл аксакалларына китереп тапшыра. Шулай итеп, яңадан үз урынына менеп утыра тылсымлы-горур Ай!
Бөек Җиңүнең чираттагы еллыгын зурлап билгеләп үткән көннәрдә Васил каләмдәшемнең шул сүзләрен күңелемдә тагын яңарттым. Ни өчен дигәндә, үзенең иманына-кыйбласына гаять тугрылыклы әлеге авыл халкы бер үк вакытта йөрәгендәге Хәтер Утын да һич сүндерми-сүрелдерми саклый икән! Шулай булмаса, гади бер егетнең – моннан дистәләрчә еллар элек Бөек Ватан сугышында һәлак булган Морат Мостафинның якты исемен авыл мәктәбенә кушарлар идемени?! Өстәвенә әле бу эш кыласы изге гамәлләрнең башы гына икән… Хәер, барысын да үз тәртибе белән сөйлик әле.
Иң элек укучыларыбыз күңелендә кызыксыну уяткан «Морат Мостафин кем ул?» дигән сорауга җавап биреп үтик.
1. Хәтердә гел яши Батырлык!.
Моннан байтак еллар элек безнең кулга ерак Украинадан җибәрелгән искиткеч кызыклы хат – республикабызның Теләче районында туып үскән мөгаллим, журналист, политрук һәм Бөек Ватан сугышы партизаны Морат Мостафин турында дулкынландыргыч язма килеп кергән иде. Әлеге кадерле истәлекләрнең авторы – ике тапкыр Советлар Союзы Герое, генерал-майор С. А. Ковпак (1887–1967) җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә хезмәт иткән политрук, сугыштан соң Украина ССРның Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгында җаваплы вазифа башкарган Л. Е. Кизя булып чыкты. Министр урынбасары безгә Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы булып әверелгән якташыбыз турында түбәндәге хатирәләрен юллаган иде:
Мөгаллим, журналист, политрук һәм партизан Морат Мостафин
«Легендар Сидор Артемьевич Ковпак җитәкчелек иткән партизаннар берләшмәсендә иң яхшы группа командирларыннан саналган Морат Әхмәтсафа улы Мостафин 1942 елның 25 маенда дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булды. Татарстанның Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган бу ир-егет данлыклы татар халкының һәм бөтен совет халкының тугрылыклы улы иде.
Мин М. Ә. Мостафинны яхшы белә идем, аның белән бергә күп мәртәбәләр фашистларга каршы көрәштем. Морат Әхмәтсафа улы кыю, Ватан-анага чиксез бирелгән егет иде. Ул, Алтын йолдызы булмаса да, чын Герой иде!
Бу турыда М. Ә. Мостафинның туганнарына хәбәр итүегезне үтенәм һәм дустым турында белгән-күргәннәремне язып җибәрәм.
…Морат Әхмәтсафа улын Кролевецкий партизаннар отрядына 1942 елның апрелендә кабул иттеләр. Элеккеге политрук тиз арада үз кеше булып әверелде. Дошманга каршы үткәрелгән берничә операция барышында үзен аеруча тәвәккәл, ышанычлы, оста оештыручы итеп таныткач, Мостафинны группа командиры итеп билгеләделәр. Моңа җавап итеп, Морат дустыбыз үзенең сугышчан иптәшләре белән дошман тылында яңадан-яңа батырлык үрнәкләре күрсәтте, фашистларга һич кенә дә тынгылык бирмәде…
1942 елның 1 Май бәйрәмен партизаннар тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Иске Гута авылында уздырылган партизаннар хәрби парадында Морат Мостафин да катнашты. Парадны берләшмә командиры С. А. Ковпак һәм комиссар С. В. Руднев кабул итте. Киселгән агач төпләренә баскан килеш алар пехотачыларны, артиллеристларны, кавалеристларны бәйрәм белән кайнар котладылар.
Бердәм «ура» тавышлары тыну белән, тынгылык белмәгән командир партизаннар алдына яңа бурыч куйды: «Украина җирендә дошман тылына тирән рейд ясарга!» Язгы юлсыз вакыт иде: ни арба, ни чана йөрми. Шулай да май урталарында Ковпак партизаннары, дошманнар белән сугыша-сугыша, борынгы Путивль шәһәренең стеналары янына килеп җиттеләр…
24 майда, коеп яуган яңгыр астында, күзгә төртсәң дә күренмәслек төнге караңгыда, Сумы өлкәсенең Литвиновичи авылына кердек. Авыл халкы партизаннарны ачык күңел белән каршы алды. Шунда безгә Иске Шараповка авылына урнашкан дошман гарнизонын тар-мар итәргә фәрман килде. Инде мәгълүм хәбәрләр буенча, анда яхшы коралланган ике йөзләп дошман солдаты һәм офицеры булырга тиеш иде. Ә безнең партизаннарның саны аларның яртысы кадәр дә юк иде диярлек.
– Кинәттән һөҗүм итәбез! – диде отряд командиры Василий Кудрявский. – Искәрмәстән һөҗүм итәбез икән, бу инде ярты җиңү дигән сүз!
Яңгыр һаман коеп ява иде. Алдыбызда – Клевань елгасы. Төн инде таңга авышты. Иртәнге өчләр чамасы. Сызылып, 25 майның таңы беленде. Шул яктыда, алда Иске Шараповка авылындагы йорт-каралты күләгәләре күренә башлады. Елга аша җәяүләп кенә чыгарлык иске күпер бар иде. Дошман, партизаннар һөҗүм итәсен белгәндәй, елга ярларына миналар куйган икән – кинәт бик көчле шартлау тавышы яңгырады. Һава дулкыны дистәгә якын партизанны җиргә екты, туфрак катнаш мина ярчыклары әллә кайларга чәчрәде! Берничә партизан һәм отряд комиссары Оноченко шунда мәңгегә ятып калды…
Шартлау тавышыннан дошман гарнизоны аякка басты. Искәрмәстән һөҗүм итү планы юкка чыкты.
– Шулай да приказны кичекмәстән үтәргә кирәк! – диде командир һәм безне һөҗүмгә алып китте.
Көн яктыргач, яңгыр туктады, күк аязды. Офык тирәсендә сирәгәеп калган болытлар чыгып килүче кояш нурларыннан кан төсенә керде.
Иртәнге тынлыкны пулемёт тыкылдавы бозды, миномётлар дошман өстенә мина яудырырга тотындылар, өстебездән дошман ягына Ковпак артиллериясе снарядлары очты.
Ләкин дошман партизаннарны барлык төр коралларыннан ут ачып каршы алды. Аяусыз сугыш кызганнан-кызды. Тиздән безнең сирәгәйгәннән-сирәгәя барган сафларыбыз чигенә башлады. Дошман безне урманга кысты. Ә урман – партизаннар оясы (крепосте), анда дошманнарга хакимлек итәргә юл куярга ярамый. Шулаен шулай да, ләкин… көчләр тигез түгел. Дошманнар инде безне камап алып, тәмам тар-мар итеп бетерер кебек иде…
Шулвакыт кинәт дошман солдатлары арасында безгә аңлашылмаган ниндидер тәртипсезлек башланды. Немец солдатлары, һөҗүм иткән җирләреннән ни алга, ни артка йөгерергә белмичә, кинәт аптырап, каушап калдылар. Дистәләгән дошман берьюлы диярлек җиргә тәгәрәде. Гүя әкиятләрдә генә була торган ниндидер көч, безгә ярдәм итәргә теләп, гитлерчыларны үзенең дәһшәтле сулышы белән өтә, яндыра кебек иде.
Моның сәбәбен тикшереп торырга вакыт юк иде. Партизаннар кинәт дәртләнеп киттеләр – пулемётчылар, миномётчылар, уңайлырак позицияләр сайлап, дошманга көчле, бердәм ут ачтылар. Дошман солдатлары кырга сибелде. Безгә шул гына кирәк – тигез болын өстендә алар уч төбендәге кебек иде. Немецлар Иске Шараповка авылына чигенергә мәҗбүр булды. Урманда, кырда һәм яр буйларында аларның йөздән артык үле гәүдәләре аунап калды. Бик күп коралларны да кулга төшердек…
Бу тигезсез сугышта безгә җиңү китергән төп сәбәпче кем, нәрсә булды соң? Без моны соңыннан гына белдек.
…Морат Мостафин, урман арасыннан үрмәләп, дошманның тылына чыга. Немец пулемётчысын атып үтерә дә аның коралыннан һөҗүм итүче дошман сафларына төбәп ут ача.
Партизаннарның бу җитди операциясен уңышлы башкарып чыгуга Морат Мостафинның кыюлыгы гаять зур ярдәм итте. Ләкин безнең шатлык озакка бармады: сугышның соңгы минутларында кадерле дустыбызны – батыр Моратыбызны дошман ядрәсе безнең арабыздан алып китте…
Һөҗүм башланыр алдыннан гына Морат миңа, сугыштан соң, Сумы өлкәсенең Урта Буд районындагы Красичка авылына барып, авыр минутларда үзенә ярдәм кулы сузган украинлы дусларына рәхмәт белдерәсе килүен әйткән иде. Ләкин бу теләген тормышка ашыра алмады ул – Украина җирләрен азат итү өчен барган изге сугышта шәһит китте…
Каһарман Морат Әхмәтсафа улы Мостафинны партизаннар берләшмәсенә нигез салынган тарихи Спадшань урманында, Туганнар каберлегендә җирләдек…
– Ватан Сине бервакытта да онытмас, Морат! – диде командирыбыз Кудрявский. – Партизанга, сугышчыга, коммунистка, чын кешегә мәңгелек дан!..
Партизаннар, винтовкалардан, пистолетлардан атып, өч тапкыр салют бирделәр. Залп тавышлары урман эчендә батырлык кайтавазы булып озак яңгырап торды…»
* * *
Инде хәзер Морат батырның үзенә һәм аның якыннарына сүз бирик.
2. М. Мостафинның соңгы хаты
Дошман тылыннан хат.
Исәнмесез!
Барыгызга да сагынып кайнар сәлам! Күрше-күлән, кардәш-ыруларның барчасына да сәлам диярсез. Сәлам соңында шул: үзем хәзергә исән-сау. Менә нәкъ сигез айдан соң сезгә хат язарга мөмкинлек алдым. Үзем узган елның октябреннән бирле дошман тылында фашист этләренә каршы көрәшне дәвам иттерәм. Көннәр җылыну белән, безнең эшчәнлек аеруча җанланып китте. Партизан отрядыбыз көннән-көн йөзләгән кадрлар белән тулылана бара!
Фашистларны көннәр һәм төннәр буенча кыра бирәбез, кая кереп посарга урын таба алмыйлар. Без алар хисабына коралланабыз, туенабыз һәм киенәбез. Ләкин ул кара җаннар хатын-кыз һәм бала-чагаларны бик күп үтерәләр. Әлегә без булмаган төбәкләргә барып чыгып, авылларны барлык халкы белән бергә утта яндыралар… «Партизан» исеме аларның йөрәкләренә инә урынына кадала…
Шулай итеп, без көрәштә көннән-көн чыныга киләбез. Тәҗрибә арта, эшебезнең хаклыгына, җиңүебезгә ышаныч көннән-көн ныгый. Ярый, хуш, сау булыгыз (без хәзергә Украинаның Сумы өлкәсендә). Барыгызга да яхшыдан-яхшы теләкләр теләп калам. Тигез-тату, матур яшәгез һәм нык ышаныгыз: дошман якын киләчәктә безнең җиребездән үзенең соңгы сөякләрен алып качар. Шул чагында без дә ерак тылдан үзебезнең туган Кызыл армиябезгә кайнар котлау сүзләрен юлларбыз! Рәхмәт! Шул якты көнне якынайту өчен, картлар да, хатын-кызлар да, бала-чагалар да – бар да безгә бик теләп булышалар…
Тирән дошман тылында сезне сагынып хат язучы, ерактан торып булса да кулыгызны яратып кысучы улыгыз – партизан Морат. Хушыгыз! 2.V.42 ел.
3. Батырның бертуган сеңлесе Ләбибә ханым Мостафина-Умерова истәлекләреннән
Әтиебез Әхмәтсафа Мостафин укытучы иде. Пенсиягә чыкканның соңында үзебезнең Олы Кибәхуҗа авылында башта – агротехник, Бөек Ватан сугышы башлангач, колхоз рәисе булып эшләде. 1943 ел җәендә авырып үлде. Әниебез – Зәйнәпбикә Мостафина – озак еллар безнең янда, ягъни кияве Тәүфыйкъ Умеров һәм кызы тәрбиясендә Әстерхан шәһәрендә яшәп, 1969 елда сиксән ике яшендә вафат булды.
Морат абыем 1916 елның 14 июлендә Олы Кибәхуҗа авылында туган. Техникум тәмамлагач, берничә ел укытучы булып эшләде – Саурыш, Олы Кибәхуҗа һәм Югары Кибәхуҗа авылларында балалар укытты, исеме һәрчак мактаулылар рәтендә йөрде. Аннан соң аны, мәкаләләр, шигырьләр язарга һәвәслеген, кешеләр белән тиз аралашучанлыгын күреп, Теләче район газетасына эшкә алдылар. Армиягә дә Морат абыем шуннан китте.
Аңарчы өйләнеп тә өлгергән иде. Махсус курсларда белемен күтәргәннән соң, политрук урынбасары булып хезмәт итте абыебыз. Аның турында авыл Советына, колхоз идарәсенә, өебезгә берничә мәртәбә мактау хатлары да килде… Бик тырыш иде шул Морат абый!..
Сугышның башыннан ук абыемны фронтка җибәрделәр. Озак вакытлар хат-хәбәре килми торды. Ниһаять, аның 1942 елның 2 маенда язган хатын алдык. Әлеге кош теледәй хат яраткан абыебызның безгә соңгы сәламе һәм изге васыяте дә булган икән…
Морат абыемның ул хатына каршы җавап та язган идем. Әмма минем хатым, ни кызганыч, кадерле кешебезнең үз кулына эләкмәгән. Ул миңа кире әйләнеп кайтты. Хатымның буш калган урынына партизаннар отряды командиры абыемның батырларча һәлак булуы турында берничә җөмлә язган иде.
Шуннан бирле Морат абыебыз турында бер хәбәр дә ишеткәнебез юк иде әле…
Ерак Украинадан якын-газиз кешебез турында килгән яңа хат-хәбәр безнең һәммәбезне – Морат абыемның хәләл җефете, мөгаллимә Миңнемаһруй җиңгине, бердәнбер кызы Флүрәне, барлык туганнарны гаять нык шатландырды. Без Морат абыебызның яшьтән үлеп китүенә (нибары 26 ел яшәп калды бит ул фани дөньяда!) бик кайгырып еласак та, аның фашистларга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары турында ишетеп-укып, тирән дулкынлану, горурлык хисләре кичердек!
Абыебызны бик җылы итеп искә алып, аның Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган изге көрәштә ничек һәлак булуы, соңгы батырлыгы турында чын дөреслекне язып җибәргән украин дустыбыз Л. Е. Кизяга туганнарча кайнар рәхмәтебезне һәм чиксез ихтирамыбызны белдерәбез…
* * *
…Әйе, украин дуслар татар егете Морат Мостафинның батырлыгын онытмыйлар. Сумы өлкәсенең Путивль шәһәреннән унике чакрым ераклыктагы Спадшань урманында, матур бер аланлыкта аңа һәм сугышчан дусларына мәрмәрдән һәйкәл куелган. Истәлек өчен шул һәйкәлнең фоторәсемен дә җибәргәннәр ерактагы якын дуслар Морат батырның гаиләсенә. Өстәвенә кунакка да чакырганнар, «Путивль шәһәрендәге крайны өйрәнү музеенда әтиегезгә кагылышлы стенд белән дә таныштырырбыз», – дип язганнар алар Флүрә ханымга.
4. Мәктәбенә кайтты батыр!.