скачать книгу бесплатно
Гаиләсе дә күпләргә үрнәк Әсгать абыйның. Бар яктан да уңган хәләл җефете – заманында укытучы, лаеклы ялга киткәнче ун ел чамасы Носы авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Фәрбизә Заһидулла кызы белән алар дүрт балага – Гөлнур белән Алнурга, Ильянур белән Маратка яшәү бәхетен бүләк иткәннәр. Кыз-уллары да, тормыш дигән көрәш мәйданында сынатмыйча, өлкән Зиннәтуллиннар кебек, Арча төбәгенең һәм Татарстаныбызның мактанычы-горурлыгы булып әверелгәннәр!.. (Шул хакта ассызыклап әйтеп, 1988 елның 15 мартында «Социалистик Татарстан» газетасында күләмле язма да бастырдым. – Ш. М.)
Гәрчә Советлар Союзы Герое булып әверелмәсә дә, үзен туып үскән җиренең чын батыры, патриоты итеп таныткан А. Невский ордены кавалеры Әсгать абый Зиннәтуллинның исем-фамилиясе бүген дә зурлап телгә алына. Андый шәхесләр мәңге үлемсез, алар һәрчакта халкыбызның йөрәк түрендә!..
Шундый ук сүзләрне башка каһарманнарыбызга карата да әйтергә була. Әйтик, Нух Идрисовка үз исемен йөрткән Түбән Өскебаш урта мәктәбе (Кукмара районы) каршында мәһабәт һәйкәл (бюст) куелды. Аның янәшәсендә Татарстанның Бөек Ватан сугышы чорындагы иң яшь Советлар Союзы Герое, Җиңү парадларында катнашкан гвардия полковнигы Сабир Әхтәмҗан улы Әхтәмовка да шундый ук һәйкәл торгызды якташлары.
Легендар полк улы, соңыннан Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган Камил Фаяз улы Шакировны да олылады якташлары. 1990 елның 9 маенда Зур Сәрдек авылына мәгърур һәйкәл булып кайтты ул. Кукмаралылар хәтеренә мәңгелеккә кайтты…
Мамадыш муниципаль районында да бу юнәлештә мактауга лаек эзлекле эш алып барыла. Биредә район хакимияте башлыгы булып Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин эшләгән чорда шәһәр үзәгендә Хәтер паркы булдырылды. Биредә «Батырлар аллеясы» на нигез салынып, анда Татарстанда туган милләттәшләребез арасыннан иң беренче Советлар Союзы Герое Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллинга, шулай ук Иван Тихонович Максимов, Михаил Кириллович Москвин, Михаил Андреевич Просвирнин кебек каһарманнарыбызга да һәйкәлләр куелды. Сугышта сигез улын – сигез лачынын югалткан тыл батыры Фатыйха апа Әхмәдиевага һәм, аның кебек, балаларын яу кырында җуйган барлык милләт аналарына, олы кайгыларын уртаклашып, аларга тирән хөрмәт билгесе итеп, ап-ак таштан символик һәйкәл салынды. Каһарманнарның исемнәре алтын хәрефләр белән мәрмәр плитәләргә язылды.
Алга таба район хакимияте җитәкчесе булган Фарук Ислам улы Идиятуллин, аның урынбасары Шамил Нурулла улы Хәсәнов, район хәрби комиссары – полковник Николай Николаевич Егоров, Мамадыш шәһәре башлыгы Илдус Габдулла улы Әхмәтов, районның баш архитекторы Рамил Минһаҗ улы Миңнеханов һ. б. да бу юнәлештә эшне уңышлы дәвам иттерделәр. Бөек Җиңүнең 55 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үткән көннәрдә биредә, мәсәлән, мәшһүр композиторыбыз, бөтен дөньяны гизгән «Шүрәле» балеты авторы – явыз көчләргә каршы көрәштә 29 яшендә яу кырында шәһит киткән Фәрит Заһидулла улы Яруллинга да һәйкәл торгызылды. Район үзәгендә, әтиле-уллы Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар исемендәге сәнгать сарае каршында…
Саный китсәң, күп инде мондый матур гамәлләр! Муниципаль район хакимияте башлыгы булып Мамадыш төбәгендә туып үскән Анатолий Петрович Иванов эшли башлагач, биредә хәрби-патриотик тәрбиягә, батырларыбызның якты истәлекләрен мәңгеләштерүгә игътибар тагын да көчәя төште.
Бөек Ватан сугышында Җиңүебезнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә Хәтер паркы тагын бер каһарман якташыбыз бюсты белән тулыланды. Албай авылында туып үскән батыр очучы Георгий Семёнович Смирнов 1941 елның көзендә үк Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителсә дә, Алтын йолдызын үз вакытында ала алмый – авыр яралардан госпитальдә вафат була. Бары тик алтмыш җиде елдан соң гына ул Мамадыш туфрагына Россия Герое булып әйләнеп кайтты!..
Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры Миннәхмәт Сәхәбетдин улы Әүхәдиевкә дә мәһабәт бюст куелды…
* * *
Биредә шунысын да әйтеп үтик: алда телгә алынган бюст-һәйкәлләрнең төп авторы – Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, күренекле скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфәрит Хәйрулла улы Әбдрәшитов. Каһарманнарыбызның олпат сыннарын ул үзенең сөекле һәм сөйкемле хәләл җефете Луиза Мансур кызы, һөнәрдәш уллары Альберт, Гадел белән берлектә иҗат итте. Гомумән, бу гаҗәеп тынгысыз, олы җанлы, нечкә күңелле скульптор, сугыш һәм хезмәт батырларына багышлап, байтак төбәкләрдә күп кенә монументаль әсәрләр торгызды, халкыбызның бөек батырлыгын сыннарда җанландырып, киләсе гасырда яшәячәк кешеләргә җиткерү өчен үз-үзен аямыйча эшләде.
Затлы замандашыбыз, якын дустыбыз Әлфәрит Хәйрулла улының сынлы сәнгать өлкәсендәге киң кырлы иҗатын югары бәяләп, танылган шагыйрь-публицист Мөхәррәм Каюмов аңа багышланган «Сынчы-тылсымчы» дип исемләнгән күләмле поэмасын да иҗат иткән иде. Биредә укучыларыбыз игътибарына шул әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез:
Сынчы-рәссамның теләге бер —
Тасвир кылу чорны, дәверне.
Бюстлар белән һәйкәлләр бит Аңа
Тере кешеләрдәй кадерле!
Җан җылысын, күңеле яктылыгын
Иңдерә Оста шул таш сыннарга —
Сөйләсеннәр өчен чын дөресен
Яшь буынга туар елларда!..
Мәшһүр сынчы-рәссам Бакый ага Урманченың талантлы шәкерте-дәвамчысы булган Әлфәрит Әбдрәшитовның күпьеллык фидакяр хезмәтен югары бәяләп, 2010 елның 8 февралендә Арча муниципаль районы хакимияте аның кандидатурасын Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә тәкъдим иткән иде. Әлеге башлангыч Мамадыш һәм Кукмара төбәкләрендә дә зур хуплау тапты, чөнки бу районнарда скульпторыбыз тарафыннан байтак данлыклы шәхесләребезгә бюст-һәйкәлләр куелган иде.
Үзенең 70 яшьлек юбилее елын сынчы оста Халык мәхәббәте лауреаты, танылган каләм әһеле буларак каршы алды. Әйе, соңгы елларда сәламәтлеге нык какшап киткәч, Әлфәрит Хәйрулла улы хәрәкәтләнә алган сул кулын каләм тотарга өйрәтте һәм берсеннән-берсе үзенчәлекле роман-повестьлар, хикәяләр, публицистик әсәрләр иҗат итеп, киң җәмәгатьчелекне, шул исәптән әдәбият-сәнгать сөючеләребезне дә сокландырды, гаҗәпкә калдырды. Шигърият өлкәсендә дә осталыгын сынап карады ул. Янәшәсендәге илһамчысы – Луиза ханым аның һәр язганын җентекләп карап чыгып, бер үк вакытта корректор хезмәтен дә башкарып, китапларының бер-бер артлы дөньяга чыгуына зур булышлык күрсәтте. Нәтиҗәдә Ә. Әбдрәшитовның үзе исән чагында (ул, катлаулы операцияләр кичереп, 2011 елның 28 августында вафат булды – урыны җәннәтнең иң түрендә булсын изге җанның, амин…) Казан нәшриятларында алты китабы басылып чыкты.
Көчле рухлы ошбу замандашыбыз турында данлыклы щепкинчыларның берсе – күренекле артист һәм режиссёр, күпсанлы телеспектакльләр, киносценарийлар авторы һәм беркемне дә кабатламый торган прозаик-публицист Әхтәм ага Зарипов «Шәһри Казан» газетасының 2010 елгы 22, 29 ноябрь саннарында дөнья күргән «Сыгылсаң да сынма, сынчы!» дигән әтрафлы язмасында болай дип яза: «Альфрет Хәйруллаевич – табигый матурлыклар эзләүче, яшәүдә тормыш гармониясен тапкан сынчы-иҗатчы…»
Без дә мөхтәрәм Әхтәм Исмәгъҗан улының ошбу сүзләрен ихластан хуплыйбыз. Җыеп кына әйткәндә, Әлфәрит абый Әбдрәшитов, үзенең мәһабәт сыннарда гәүдәләнгән, мәңгелек яшәү алган каһарманнары кебек, Тормыш дигән җитди көрәш мәйданында зур Батырлык һәм рухи Матурлык үрнәге күрсәткән, җиңелүне белми торган гаярь, асыл ир-егетләребезнең берсе иде!
Хәзер аның сынлы сәнгать өлкәсендә тәмамланмый калган эшләрен уллары Альберт белән Гадел тормышка ашыралар. Батырлык эстафетасы, әнә шулай, Мәңгелек ут кебек балкып, буыннан-буынга күчеп, матур дәвам итә…
* * *
…Тарихи-документаль чыганаклардан ачыкланганча, СССР таркалганчы 12 мең 776 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулар арасыннан Алтын йолдызга 154 кеше – ике тапкыр, 3 кеше – өч тапкыр, 2 кеше дүрт тапкыр лаек була. Геройлар арасыннан 95 кеше – гүзәл затларыбыз (хатын-кызлар), 44 кеше исә чит илләр гражданнары…
Болар хакында без «Батырлар китабы» ның 2015 елда дөнья күргән икенче томыннан укып белдек. Әлеге уникаль басма Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән нәшер ителгән.
«Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы (ТГИО), Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе, «Хәтер китабы» редакциясе, Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы милли музее, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, республика һәм муниципаль районнарның хәрби комиссариатлары хезмәткәрләре, Татарстан галимнәре, язучылары һәм журналистлары соңгы елларда батырларыбызга кагылышлы байтак кына китапларга «җан өрделәр».
2003 елда «Хәтер китабы» редакциясе Социалистик Хезмәт Геройларыннан – 211 кешегә, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларыннан 9 кешегә багышланган саллы гына китап бастырып чыгарды. Сугышчан Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булган 48 якташыбыз турындагы китап исә 2005 елда дөнья күрде. Шул ук елдан, дәһшәтле сугыш җәһәннәменнән исән-имин котылган татарстанлы фронтовикларга багышлап, «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дигән исем астында күптомлыклар нәшер ителә башлады.
2007 елда «Идел-Пресс» нәшрияты эзтабар галим И. Ф. Исмәгыйловның сугыш чорында һәм тыныч вакытта Герой исеменә лаек булган милләттәшләребез турында «Татар халкының батырлары» дигән хезмәтен киң җәмәгатьчелеккә җиткерде. Әлеге басмада татар милләтеннән булган Советлар Союзы Геройларының (шул исәптән Татарстаннан читтә туганнарның да) биографияләре бирелә.
2008 елда «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы һәм «Хәтер китабы» редакциясе «Татарстан Геройларының 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә, сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызуга һәм үстерүгә керткән өлешләре» дигән темага үткәрелгән фәнни-гамәли конференция материалларын аерым китап итеп нәшер итте. 2009 елда «Татарстан 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында» дигән китап дөнья күрде.
2012 елда Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең республикабыздагы бүлекчәсе җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты А. А. Ивановның «Россия Федерациясе Геройлары» дигән яңа китабы басылып чыкты.
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Югары Советы Карары һәм Россия Президенты Б. Н. Ельцинның 1992 елның 20 мартында игълан иткән фәрманы нигезендә Ил-Ватан хакына аеруча зур фидакярлек үрнәге күрсәткән шәхесләргә «Россия Федерациясе Герое» дигән югары дәрәҗәле исем һәм Алтын йолдыз медален бирү тормышка ашырыла башлаган иде. Мөхтәрәм галимебез Александр Анатольевичның алда телгә алынган китабы Россия Герое исеменә лаек булган татарстанлы якташларыбызга һәм республикабыздан читтәге милләттәшләребезгә багышлап чыгарылган. Анда барлыгы 52 каһарманыбыз турындагы очерклар урын алган. Нигездә, алар Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан батыр яугирләребез турында.
Әлеге фидакяр җаннар арасында Азнакай районыннан гвардияче мотоукчылар полкы өлкән сержанты Ильяс Дильшат улы Сафин, Казаннан танкист-лейтенант Алексей Владимирович Козин, Балтачтан очучы-майор Олег Николаевич Исаев, Чистайдан генерал-майор Игорь Сергеевич Груднов, Алтай краеннан подполковник Фәрит Солтан улы Шагалиев, Төмән өлкәсеннән разведчик-сапёр Раушан Мөхәммәд улы Абдуллин, Башкортстаннан полковник Владимир Ришат улы Алимов, Украинаның Житомир өлкәсеннән полковник Радик Әбрар улы Бариев һәм башкалар бар.
Соңгы елларда Россия Герое буларак танылган башка якташларыбыз турында да киләчәктә күләмле очерклар язылыр, махсус китаплар чыгар әле. Үзәк архив ишекләре Ватаныбыз каһарманнары белән ихластан кызыксынучы тарихчы эзтабарлар өчен һәрвакытта ачык…
* * *
…Архив бакчасында сандугачлар сайрый. Күзгә йокы керми. Яу кырыннан кайтмый калганнарның – ядрәләрне эреткән йөрәкләрнең җаннарыдыр, өн-авазларыдыр кебек тоела алар миңа… Әнә шул халәт күңелгә һич тынгылык бирми. Батырлар үзләрен барлаганны көтә, җыр көтә…
Ашкынып-дулкынланып тагын архивка юл тотам. Чын Тарих белән очрашырга, Үлемсезлек чиген атлаган каһарманнар белән күрешергә, Үткән белән Киләчәк арасына мәңге җимерелмәслек изге күпер салырга…
Бирегә безне Кан хәтере чакырып китерә. Әлеге үтә тирән мәгънәле сүзтезмә-гыйбарәне безгә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары каһарманы Хөснулла ага Нәбиуллинның халык арасында зур популярлык казанган диктор улы – республикабыз телевидениесенә илле биш ел гомерен багышлаган күренекле замандашыбыз, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм абый Нәбиуллин әйткән иде. Әйе, кан хәтере безгә һич кенә дә тынгылык бирми!..
Шунысы аеруча сөендерә: соңгы елларда безнең белән бергә архивта эшләргә, сугыш булган төбәкләрдәге билгесез батырларыбызны ачыкларга яшь эзтабарлар да бара!.. Тынгысыз эзләнүләре, зур ачышлары өчен моннан унбиш ел элек – 2003 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булган «Ватан» («Отечество») иҗтимагый яшьләр оешмасында фидакярләрчә эшләүче кызлар, егетләр бихисап. Чирек гасыр дәвамында инде алар остазлары Александр Юрьевич Коноплёв җитәкчелегендә меңнәрчә шәһит җаннарны барлап, каһарманнарыбызга мәңгелек яшәү бүләк иттеләр. Димәк, буыннар шәҗәрәсе, хәтер дисбесе өзелми! Батырлык елъязмачылары, үткән тарихи чорның гаҗәеп сәхифәләрен ачып, Ватан-ана сакчыларының сафларын көчле рухлы яңа шәхесләр белән тагын да тулыландыра төшәрләр әле… Моңа мин тирәнтен ышанам!..
* * *
…Календарьда инде июнь ае. Архивта май аенда башлаган эзләнүләремне һаман да дәвам иттерәм. Бүген дә иртә таңнан уяндым. Сандугачларның берөзлексез сайраулары җанымның иң нечкә кылларына чиертеп-чиертеп үтә. Өстәвенә ае да нинди бит әле аның! Моннан дистәләрчә еллар элек дәһшәтле кан коеш башланган ай… Әнә шул хакта уйланганда күңелемнән ургылып шигъри ташкын бәреп чыга:
Июнь. Иртәнге дүрт… Уяттылар моңнар:
Өздереп лә кошлар сайраша!
Берсен берсе уздырырга теләп,
Концерт бирә – хикмәт тамаша!
…Ә бит моннан бик күп еллар элек
Башланып ла киткән зур сугыш!
Һәлак булган күпме илдәшләрем:
«Синең өчен, Ватан һәм Тормыш!»
Шәһит җаннар гомерләре белән
Якынайтты якты көннәрне…
Өздерепләр лә кошлар сайраганда
Исән җаннар ничек түзәдер?!
Ә ул кошлар – моңсар сандугачлар —
Үлгәннәрнең җанлы авазы…
Бу дөньяда һаман сугыш бара,
Кайчан булыр икән азагы?!
Нәкъ шул хакта сиздерәләр кошлар, —
Аларга да тынычлык кирәк!
Илләр имин яшәгәндә генә
Үз ритмында тибә һәр йөрәк!..
…Иртәнге дүрт. Һич тә йоклый алмыйм, —
Шәһит җаннар мине уята:
«Торыгыз, тор! Әле дә сугыш бара
Бу җиһанда һәрбер тарафта…»
Тыныч яшәүләргә ни җитә соң?! —
Шуны аңламыйлар һаман да…
Өздерепләр сандугачлар сайрый:
«Кайчан килер тыныч замана?!
Безгә бала үстерергә кирәк, —
Без дә кешеләргә тиңдәшләр!
Дәвамчылар калмый икән Җирдә,
Яшәүдән ни мәгънә, илдәшләр?!»
Кушылам мин дә сезнең җырыгызга, —
Теләгегез изге, якындыр!..
…Мәйданнарда һаман утлар яна, —
Шәһитләр авазы – ялкындыр!
Чакыра ул безне онытмаска
Яу кырында ятып калганны!
Алар – күпләр… Сандугачлар сайрый:
«Замандашлар безне аңлармы?!»
Үз телләре белән аңлатканга,
Рәхмәтем зур җырчы кошларга!
Алар җыры балачактан таныш,
Шуңа кошлар якын дуслар да!..
Беренче бүлек
Алар – үлемсезләр затыннан!.
«Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк!»
Һәммәсенә түзгән,
күнгән хәтер
Күнегалмас ләкин үлемгә —
Кара кайгы булып яши ул көн
Авылымда минем бүген дә…
Газинур Морат
Еш кына бездән – хәрби-патриотик теманы яктырту белән шөгыльләнүчеләрдән – «Ни өчен сез сугышта үлгән кешеләр турында күбрәк язасыз?» дип сорыйлар. Бу сорауга атаклы әдип – батырларыбызның якты исемнәрен, кылган каһарманлыкларын мәңгеләштерүдә зур эшләр башкарган Шамил ага Рәкыйповның «Аяз күктә карлыгачлар» дигән әдәби-документаль китабындагы (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1982) гыйбрәтле сүзләр белән җавап бирәсем килә.
Беренче гвардияче тупчы батыр – «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Миңнегаян Ибраһимов
«…Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк! – ди китап геройларының берсе – Алтын йолдыз кавалеры, республикабызның Балык Бистәсе районында туган Александр Максимович Меркушев. – Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз үлгәннәр турында… Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге…» (220 б.).
Герой-фронтовикның менә шушы сүзләре тирәнтен уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге сүзләр сугыш китергән дәһшәтне, явызлык-рәхимсезлекне үз җилкәләрендә нык татыган һәм фашизм дигән кара көчне җиңеп чыккан каһарман солдатларның, Ватан-ана сакчыларының алмашка килүче яшь буынга үтенеч-теләге дә… Изге көрәштән беркем дә читтә калырга тиеш түгел! Шуңа күрә бүгенге язмамда да мин Туган ил иминлеге өчен утка кереп, гомерләрен биргән каһарманнарның тагын берсе турында сөйләргә һәм күңелемдә туган кайбер уй-фикерләрем белән уртаклашырга телим.
…Мамадыш районының Урта Кирмән авыл җирлегенә караган Алан эшчеләр бистәсендәге буш нигезләрнең берсе янында тирән уйларга чумып басып торам. Мондый буш нигезләрне һәр төбәктә күпләп очратырга мөмкин. Һәркайсының үз тарихы, үз моңы… Менә бу нигезнең дә үткәне гыйбрәтле. Заманында биредә өч сугыш ветераны булган Ибраһим бабам белән Хәбибҗамал әбием яшәде. Куе урман эчендә, яшел чирәмле тау битендәге түгәрәк аланлыкка урнашкан әлеге «оҗмах оясы» на без – аларның нәкъ бер дистә оныклары – өч чакрым ераклыктагы Арташ авылыннан еш менеп йөри идек. Бабай белән әбигә кышлык утын-печән әзерләүдә, бакча эшләрендә, су китерүдә, мал-туар карауда кулыбыздан-көчебездән килгәнчә, теләп-яратып булыша идек. Өлкәннәрнең май кояшыдай балкыган рәхмәтле якты карашларын, кыстый-кыстый тәмләп чәй эчертүләрен һич тә онытасыбыз юк.
Бабам белән әбием әлеге төбәкнең бик хөрмәтле кешеләре иде. Гомерләре буе (аларның беренчесе – 90 яшькә, икенчесе 85 яшькә кадәр яшәде), күпләрне сокландырып, тату-матур тордылар. Тик бәхетләре тулы-түгәрәк булсын өчен бернәрсә җитми иде аларга. Ул да булса – бердәнбер уллары Миңнегаянның сугыштан әйләнеп кайтмавы. Һәр көнне бабам белән әбием, яу кырыннан җибәргән беренче һәм соңгы фоторәсеменә карап, уллары белән исән кешедәй сөйләшәләр, күңелләрендәге шатлыкларын да, борчуларын да уртаклашалар иде.
Аларның үз тормышлары белән икесе ике җирдә яшәүче кызлары – әниебез Гөлзәйнәп, апабыз Мәгъшия дә – очрашканда, бертуганнары Миңнегаян абыйны чиксез сагынып-юксынып еш телгә алалар, аның турында сөйләгәндә яулык читләре белән яшьле күзләрен еш-еш сөртәләр иде. Шуңа күрәдерме, Ватан-ана сакчысы булган Миңнегаян абыебызның якты истәлеге балачактан ук безнең күңелләргә тирән уелып калды. Без аны әкиятләрдә сөйләнелә торган өч башлы аждаһаны җиңгән пәһлеван батыр итеп күзаллый идек, аның белән ихлас күңелдән горурлана идек.
Сөйләүләренә караганда, чыннан да, яшьтән үк батыр йөрәкле, тәвәккәл, үтә булдыклы кеше булган ул безнең Миңнегаян абый. Туган ягында күмәк хуҗалыкта, беренче бишьеллыкларның удар төзелешләрендә тырышып эшләгән, мактаулы исеме телдән төшмәгән.
1941 елның мартыннан ул Кызыл армия сафларында хезмәт итә башлый. Фашист илбасарларның безнең илгә каршы сугыш башлаулары хакында да шунда ишетә.
Миңнегаян абый танкка каршы ата торган артиллерия полкы составында Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан озын юл үтә, рядовойдан орудие командиры дәрәҗәсенә күтәрелә, хөкүмәтебез бүләкләренә лаек була. «Дошманны эзәрлекләп, көне-төне алга барабыз, хәзер дошманны үз җирләрендә тукмыйбыз инде, тиздән туган нигезгә кайтыр вакытлар да җитә – көтегез!» – дип яза Миңнегаян абый 1945 елның гыйнварында бабайларга җибәргән хатында. Әмма аңа бәхетле Җиңү көннәрен күрергә насыйп булмаган икән – сугыш бетәргә берничә ай калганда гына аннан хатлар килү өзелә. Озак та үтми, ул хезмәт иткән частьтан бабайлар йортына «Сезнең улыгыз – гвардия өлкән сержанты Гаян Ибраһимов социалистик Ватан өчен көрәштә, хәрби антына соңгы сулышынача тугры булып, батырларча һәлак булды» дигән хәбәр килеп төшә…
Ышанмыйлар карт белән карчык улларының үлгәнлегенә. Җиңү таңы атып, кайтасы фронтовиклар кайтып беткәч тә, бабай белән әби Миңнегаян абыйны көтүдән туктамадылар. Бәлкем, исәндер, кайда да булса тоткарланадыр, дип, һаман могҗиза көтеп яшәделәр. Әнә бит кияүләре – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Әхмәтсафа солдатның да үлгәнлеге турында ике мәртәбә кара хәбәр килгән иде, өченчесендә тере килеш (!) үзе кайтып төште. Авыр яраланып, контузия алып, ике күзе дә сукыраю, ишетә дә, сөйләшә дә алмау сәбәпле, госпитальләрдә озак дәваланган икән… Шуңа хат-хәбәре булмый торган… Азмыни андый язмышлар?!
Еллар үтә торды. Әмма бабам белән әбием күңел күкләрендәге Өмет кояшын һаман сүндермәделәр. Һәм көннәрнең берендә аларны тирәнтен дулкынландырган бер вакыйга булып алды.
Ул көн – 1966 елның кояшлы феврале – бүгенгедәй хәтеремдә. Түбән Ушмы урта мәктәбендә (Мамадыш районы) уку атнасын тәмамлап, Аланга – бабайларга булышырга дип менгәч, алар йортына почтальон абзый чит почерклы хат китерде. Үзләре хәзерге язуны рәтләп таный белмәгәнлектән, бабам белән әбием ул хатны миннән укыттылар. (соңыннан эзтабарлык эше белән тирәнтен кызыксынуыма сәбәпче булган әлеге хатны бүгенге көндә дә үземдә кадерләп саклыйм һәм биредә аны тулы килеш китерүне кирәк дип саныйм. – Ш. М.)
«Исәнмесез, кадерле иптәш Ибраһимов Гаян! Исәнмесез, гвардияче батырның туганнары! – диелгән иде хатта. – Сезгә Мәскәү өлкәсенең Шахов районына кергән Николо-Дуниловский сигезьеллык мәктәбенең кызыл эзтабарлары зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Безнең VII класс укучылары элекке 16 нчы армиянең танкка каршы ата торган 1 нче гвардияче артиллерия полкы сугышчыларын эзләү белән шөгыльләнделәр. Шул уңайдан без СССР Оборона министрлыгы Үзәк архивы белән дә элемтәгә кердек. Архив мәгълүматларына караганда, 1 нче гвардияче артиллерия полкы составында кызылармеец Ибраһимов Гаян да булган. Ул үзе 1921 елгы, 3 нче батареяның 1 нче взводында орудие расчёты номеры… Иптәш Ибраһимов 1942 елның февралендә безнең төбәкне дошманнан азат итүдә каһарманнарча сугышкан… Бәлкем, бу хатны гвардияче батыр үзе алып укыр һәм безгә шул утлы-давыллы елларга кагылышлы истәлекләрен язып җибәрер, хәзерге көндәге тормышы турында да мәгълүматлар бирер… Сездән түземсезлек белән җавап көтәбез!»
Хаттагы әлеге юллар бабам белән әбиемне чиксез дулкынландырдылар. Бүтән вакытларда сабырларның да сабыры булган Ибраһим бабамның да сугышта кылыч белән телгәләнгән бит алмалары буйлап бөрчек-бөрчек яшьләр тәгәрәде.
– Кара син аларны, эзтабарларны әйтәм, рәхмәтләр төшсен инде үзләренә! Нинди игелекле, кирәкле эшкә тотынганнар! Сугыштан соң ничәмә-ничә еллар узса да, безнең улыбызны да онытмаганнар! – диде карт солдат, яу кырында каты гарипләнгән уң кулы белән әлеге хикмәтле хатны йомшак кына сыйпап. Аннары ул, фронтовик улының фоторәсеменә карап, аның белән сөйләшә башлады: —…Кырык бишнең кышында үлгән хәбәрең килсә дә, күңел никтер ышанмады, балам! Әле менә хәзер дә бит үзеңә, исән дип белеп, хат язганнар… Их, белергә иде синең язмышыңны, кайларда гына югалдың икән?!
Бабамның шулай өзгәләнүе, әбиемнең әрнүле, сурәтләп биргесез моңлы карашы әле хәзер дә бик ачык булып күз алдымда тора, сүзләре исә, набат булып, колагымда кабат-кабат чыңлый…
Гомерләре буе сугышны ләгънәтләп һәм улларын көтеп (әлеге хат күңелләрендәге өмет утын тагын да көчлерәк дөрләтеп кенә җибәрде) яшәделәр өлкәннәр. Әмма изге теләкләренә барыбер ирешә алмадылар, уллары белән кавышу шатлыгын татый алмыйча, бер-бер артлы җир куенына керделәр. Бабамның үләр алдыннан әйткән сүзләре шул булды:
– …Тәки кайталмады улыбыз, вакыт табып, Миңнегаян абыеңның язмышы белән дә кызыксын әле, олан!
Ил агасының – яраткан бабам Ибраһим Ситдыйк улының гозерләп әйткән васыятен үтәдем. Каһарман якташлар эзеннән Саклану министрлыгының Үзәк архивында кат-кат булуым чорында гвардияче Миңнегаян Ибраһимовның да сугышчан юлы белән җентекләп таныштым.
…16 нчы армиянең танкка каршы ата торган 289 нчы артиллерия полкы составында дошманга каршы көрәшеп, Мәскәү янындагы сугышларда зур батырлык үрнәкләре күрсәтә Миңнегаян абый. Архив документларыннан күренгәнчә, 1941 елның 25 октябрендә алар полкы оборона тоткан мәйданга – Спасс-Рюховское һәм Ивлево авылларына таба дошманның сиксәннән артык танкы, дүрт дистәгә якын бомбардировщигы һәм ике батальон күләмендәге пехотасы һөҗүм итә. Көчләр тигез булмаса да, безнең артиллеристлар каушап-калтырап калмыйлар. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән кискен көрәш вакытында дошманның илле тугыз танкын, биш самолётын һәм бер батальон пехотасын юк итәләр. Нәтиҗәдә фашистлар чигенергә мәҗбүр булалар. Шушы гаять авыр шартларда Миңнегаян абый хезмәт иткән орудие расчёты да, төз атып, дошманның алты танкын яндыра.
«…Пушканы корып торучы иптәш Ибраһимов шушы җитди-кискен көрәштә үзен искиткеч батыр, тәвәккәл, җитез һәм иң кыен вакытта да каушап калмый торган салкын канлы, аек акыллы сугышчы итеп танытты, – диелә 16 нчы армия командующие генерал-лейтенант Рокоссовский, артиллерия генерал-майоры Казаков һәм Хәрби совет әгъзасы Лобачёв кул куйган Бүләкләү кәгазендә. – Ватаныбызның курку белмәс улы Гаян Ибраһимов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүгә тулысынча лаек» (33 ф., 682524 тасв., 239 эш, 505 б.).
Шулай итеп, абыебыз – кызылармеец Г. Ибраһимов – «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында совет командованиесенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне өчен» Көнбатыш фронт Хәрби советының 1941 елның 5 ноябрендә игълан ителгән 0280 номерлы фәрманы нигезендә беренчеләрдән булып сугышчан бүләккә лаек була. Гаян абый хезмәт иткән 289 нчы артиллерия полкы исә Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм ул тиздән «танкка каршы ата торган 1 нче гвардияче полк» дип үзгәртеп йөртелә башлый. Мәскәүне саклаганда «гвардияче» дигән гаять мактаулы исемгә иң беренчеләрдән лаек булган әлеге данлыклы полк артиллеристлары алда торган хәлиткеч сугышлар барышында да үзләрен арыслан йөрәкле батырлар итеп таныталар. Белорус Клецко, грузин Грдземишвили, дариец Гасаниев, рус Романов, украин Попович, казах Турсункулов, каракалпак Гурсунов һәм башкалар, иңгә-иң торып, дошман юлына мәңге бирешмәс алмаз кыядай торып басалар. Аларның күкрәкләрендә күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән югары хөкүмәт бүләкләре балкый. Татарстаннан килгән сугышчылар да республикабыз данын югары йөртәләр. Мәскәү янындагы сугышларда Арча районының Шушмабаш авылыннан килгән Гыйльметдин Шиһапов – Ленин ордены, Актаныштан Мәгариф Галиәхмәтов, Әлмәттән Мансур Галәветдинов иптәшләр исә Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнәләр.
Гаян абый да «Мәскәү оборонасы өчен» медаленә, икенче тапкыр «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Соңгысын аңа Пущай торак пунктын һәм Орша шәһәрен азат итү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен бирәләр. Архив документларыннан күренгәнчә, Миңнегаян абый үзенең расчёты белән әлеге торак пунктларга иң беренче булып бәреп керә һәм, төз атып, дошман пулемётчыларын, миномёт батареясын һәм шактый күп дошман солдатын юк итә…
Орудие командиры – Ленин ордены кавалеры Гыйльметдин Шиһапов
Мондый мисалларны аның сугышчан тормышыннан байтак китерергә мөмкин. Күкрәгендә Ватан-анага карата тиңсез мәхәббәт, дошманга каршы чиксез нәфрәт хисләре кайнаган гвардия өлкән сержанты – орудие командиры Гаян Ибраһимов, фашист илбасарларның җанлы көчләрен һәм техникасын күпләп юк итә-итә, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр данлы сугышчан юл үтә. Һәм 1945 елның 26 гыйнварында ныгытылган шәһәр-крепость Кёнигсбергны алу өчен барган сугышларда батырларча һәлак була. Нибары 23 яшендә…
* * *