Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә (Назиба Ахматнуровна Сафина) онлайн бесплатно на Bookz (2-ая страница книги)
bannerbanner
Өтерләр юк йөрәк тибешендә
Өтерләр юк йөрәк тибешендә
Оценить:
Өтерләр юк йөрәк тибешендә

4

Полная версия:

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

СИН БУЛМАГАЧ…

Эндәшәсең килсә миңаКөн саен, сәгать саен.Түзә алмас идең лә син,Табар идең бер җаен.Юк, эндәшәсең дә килми,Йөрисең болай гына.Үтеп-сүтеп, кереп-чыгыпЙөрүләр кулай гына.Мин сиңа башка ышанмыйм,Җанымны бикләп куйдым.Мин бу сәер уеныңнан,Билләһи димен, туйдым.Теләгәндә эндәшмәгәч,Килмәгәч теләгәндә.Күз яшьләремне генә дәСөртмәгәч елаганда,Шатланырга, кайгырырга,Көләргә, елашырга,Очларына чыгалмаганУйларны уйлашырга,Син булмагач, нигә индеБолай йөренүләрең?Дөньясында тиңсез гашыйкБулып күренүләрең?Көн саен, сәгать саен даТагы айга эндәшәм.Бу галәмдә ялгызлыктаУл – бердәнбер тиңдәшем.2009

СИН ЭНДӘШКӘЧ…

Син эндәшкәч,Әллә нәрсә булды, –Елмаялар моңлы тынлыклар.Дәшмәсәң дә, әллә нәрсә була, –Ялган кебек барлык чынлыклар…Һәм юк кебекҖирдә чын мәхәббәт.Шатлык та юк, хәсрәт, кайгы да.Битарафлык баса бар дөньяны, –Сагышы юк сагыш-айның да…Эндәш миңаБары болай гына! –Кайтар айны, серле таңнарны!Тирәнрәк төшкән саен, авырМәхәббәтнең серен аңлавы…Син эндәшкәч,Әллә нәрсә булды,Дигән идем, эндәшмәгәч тә,Әллә нәрсә булды бу күңелгә, –Ник сыныйсың, көнләшмәгәч тә?ЭндәшмәвемКөнләшмәүдән түгел,Дигән идем, ничек көнләшмим?Антлар эчәм сиңа эндәшмим дип,Әйт серләрен, ничек эндәшмим?Күңел – дәрья,Эндәшүең – давыл,Дулкынлана күңел, син дәшкәч…Күңелкәем – тирән моң дәрьясы, –Түгелепләр китә көнләшкәч…2014

«Җан – дәрья…»

Җан – дәрья,Анда дулкыннарКузгалмый тора алмый.Вакыт – агым, ул агымынҮрләргә бора алмый.Вакыт – хаким! –БуйсынамынВакыт китергән гамьгә.Әллә мәхәббәттән башкаБәхет бармы адәмгә?2009

СИНСЕЗ ҖИЛ

Синсез калдым, –Үпкәләдең.«Ярар, мин килмәм», – дидең.Катып калдым,Шул сүзләрдәнҖан канатларым көйде.Ялгыз калдым,Уйланамын:Синсез дә яшәп була…Айның түгел, кояшның даЙөзенә сагыш тула…Күңел күгем –Кара болыт.Нурлар гел кара төстә.Синсез яшәү –яшәү түгел,Тын алу гына көчкә…ТуктаусызКөрәшә күңелАнсыз, кояшсыз гына.Кояш түгел, төнен аеңКалыкмаса, ни була?Син килмисең, –Ай-кояшыУрынында югыйсә…Күңел буп-буш, яз бит юкса, –Көзге ачы җил исә…2009

СИНСЕЗ ДӨНЬЯ

Күрдем инде дулкыннарныңБер-беренә тигәнен.Тойдым инде тамчыларныңСу булып та көйгәнен.Күрдем инде, тойдым индеҖан җанга сыенганын.Мәхәббәттән шашканнарныңЯлкында коенганын…Җан таҗларында – күбәләк,Аккош канаты – дулкын.Синсез дөнья минем өчен –Упкынын кочкан упкын.Күрдем инде, кердем индеУпкыннар упкынына.Каршы торыр чаралар юкМәхәббәт дулкынына…2009

ҮЗГӘРДЕ…

Кышның кары каралды,Болытлары таралды.Күк төште түбәнрәк,Кояшы – сүрәнрәк.Ә ни-нәрсә үзгәрде? –Зәңгәр күге күгәрде.Җил абынып егылды,Тамакка ни тыгылды?Таркатырга төенне,Җылытырга өемнеБер сүзең җитә иде,Җан эреп китә иде…Хушлаштың,          китеп бардың, –Ишелде язмыш ярым.Миңа яшәргә калдымы,Тоеп җирдә син барын?Кояш, ай,          йолдызлар – күктә.Сукмаклар карсыз инде.Очарга диеп талпынганКанатлар парсыз инде.2010

ҮЗГӘРЕШ

Йокы ташлап китте бүген, –Уйларымда бары син.Барлап чыктым көннәремнеңБерәм-берәм барысын.Синсез узган көннәр үттеХәтәр сират күперен.Төзәтергә дә укталдымГомеремнең күп җирен…Үткәнне үзгәртеп булмый,Киләсене – кичереп.Син мине исерткәнсең ич,Сөю сутын эчереп.Иләс-миләс җырлап йөрим,Тотып төзәт хет хәзер.Мин җырчы дивана булыпГомер итәргә әзер.Бүген йокы ташлап китте,Уйларымда бары син.Бәхеткә мангансың икәнКөннәремнең барысын.Яшәү дәвам итсен өчен,Миңа кирәк бары син!2010

УЙЛАП КАРАУ

Кояш юкта ай да ярый,Ярый җиделе лампа.Ярап куя чыра-шәм дә,Ярый, син барсың әл дә.Син булмасаң, көнем төндәй,Синсез айсыз – кара төн.Лампаларым елап сүнсә,Син шәм тотып киләсең.Нәни куышыбыз якты,Җылы, сиңа җылышкач.Әмма түгеләм дә китәм,Күңелкәем тулышкач.Шәм түгел, кояшы җитми,Куыш түгел, күк кирәк.Бер мизгелдә бар галәмнеОчып әйләнә йөрәк…Шәм яктысына ярашып,Әгәр дә без кавышсак,Бу сәер халәт булачакҖавап тапмас табышмак.Кояш чыгар, ай да калкыр,Шәм-лампа янар-сүнәр.Хыялын читлеккә яптыДип, күңел миннән көләр.Уйлап карармын дидем дә,Менә шундый уй инде.Күңел каршы, бетте барсы, –Иртәгесен туй инде…2010

СИН КИЛМӘСӘҢ…

Син килмәсәң дә түзәм мин,Елый көзге көн генә.«Сары яфрагым, сөям!» – дипӘйтер сиңа кем генә?Яфрак өчен вакыт башка,Мизгелләре гасырдыр.Мин көтәм, хәзер ишекнеСинең куллар ачырдыр…Ябык ишек, җанда бер шик:Яратуы чынлапмы?«Яратам!» дип кабатладыУл үз җанын тыңлапмы?Ябык ишек, бикле күңел,Телефон – кара шәүлә.Син дәшмисең ничәнче көн! –Мин өйдә – җансыз гәүдә.Син килмәсәң дә түзәм мин,Түзәлмиләр тирәкләр.Тып та тып тама аларданҖиргә сары йөрәкләр.Син дәшмәсәң дә түзәм мин,Уфылдап елый җилләр.Шулкадәр тартылуга даКаршы торала ирләр…Өзеләм, җилгә тотыныпБарып кунам тезеңә.Ахры, иртәрәк ышандым«Сөям!» – дигән сүзеңә.Өзелгәнче сыный язмышМәхәббәт уты белән.Каберемне җылытасыңСин кайнар учың белән…2010

ТӘРӘЗДӘГЕ УЙ

Мин – яфрак,Көз дә кәүсәмнәнӨзелмәскә исәбем.Көзгә аңлатып буламыЯзгы бөре хисләрен?Мин – бөре, –Кышка кергәндә,Бары төренәм генә.Яз җитүгә чишеләм дәБары тереләм генә.Тагы яфракБулырмын даҖырлармын җәй буена.Көз, диләр шул яфракларныңАлтын гомер туена.Бөре, яфрак,Кәүсә булыйм.Җырлап китим җырымны.Ни булсам да, җырым беләнБизәп китим чорымны.2010

ТОЗЛЫ ЧӘЙ

«Киләм», – дидең, «Көтәм», – дидем.Көтмәскә булган да бит.Ялгыш сүзне җанга якынИтмәскә булган да бит…Көттем, әле ничек кенә! –Бөтен дөньям үзгәрде.Тәрәзәдән карый-карый,Күзкәйләрем күгәрде.Куелмаган самавырныУрыныннан кузгаттым.Каралмаган почмакларныңҺәммәсенә күз аттым.Сәерсенде гөлләрем дә,Үзгәргәч урыннары.Искә алдым инде күптәнОнтылган ырымнарны.Ишек тоткаларын сөрттем,Йөземә салдым кершән,Яктырак күреним диеп,Хәзер үк килеп керсәң.Өстәлдә кайнар самавыр«Килми» диеп уфтана.Суынды кыстыбый, җырыСамавырның туктала…Бер тәрәзгә, бер сәгатькәКарыйм, инде килмәдең.Ялгыз чәй эчүнең ниндиИкәнлеген белмәдең.Ялгыз чәй түгел, тозлы чәйЭчтем, яшьләрем тамгач.Тәрәз пәрдәләрен яптым,Карап күзләрем талгач.Ай килде тагы тәрәзгә:«Көтмә, – ди, – килмәгәнне!Ник шулкадәр кадерлисеңКадерең белмәгәнне!»Ә үзе һаман да көтә«Киләм» дип киткән ярын.Шушы хакта гына аныңҺәр төн сөйләгән зары.. . . . . . . . . . . . . . . . . . .Килмәгез, көтмибез диеп,Тәрәзәмнән ай карый.Вәгъдәләр бирмәгез, яме,Сез безгә моннан ары…2011

«УЕН» ТӘМАМ

Уен тәмам,Тәмам яңа елдан.Юлны дәвам итик          яңа юлдан.Юлы аның яңа булыр да,Үзебезгә ничек булырга?Уен тәмам,Башка очрашмыйбыз.Мин юк синең өчен,          син – миңа.Мин дә үлдем, син дә          минем өченЯңа елдан җансыз          сын гына.Уен тәмам,Очрашуны көтеп,Йөрәк дөрселдәми,          тып-тыныч.Хәерле көн теләп,          тавышыңныңИшетелмәве тик          куркыныч.Уен тәмам,Уйлар дәвам итәЯңа елда һаман искечә.Хушлашырга диеп,          телефоннанЭндәштең дә менә          син кичә…Назлы тавыш,Аннан җылы караш,Аннан җылы куллар          кагылды.Җимерелде вакыт          чикләре дә.Җаным ташты, хисләр          агылды.Уен тәмам,Әмма шушы ноктаЧын яшәүнең          башы икән тик.Уйныйбыз дип уйлап,          мәхәббәтнеңБез пар атын гына          җиккән бит…Ә барыберУен тәмам инде,Мәхәббәтне уен иткәнгә.Тәүге тапкыр гашыйк          булма икән,Гомер ахырына          җиткәндә…2011

ҮЗГӘРМӘСӘ…

Бик сәер булып чыктың син,Үзгәрмәсә берни дә,Ник мин генә көтәм синеЯлгызым һаман өйдә?Үзгәрде минем җанымдаСагыш-моң агышлары.«Ниләр булды?» – дип сорыйларОчраган танышларым.Үзгәрде хәтта төннәренАй белән серләшүләр.Әллә кайларга югалдыЭлекке көнләшүләр…Тоныкланды айның төсе,Кояш та сүрәнрәк.Элекке кебек ашкыныпТипмәгән кебек йөрәк…Әгәр берни үзгәрмәсә,Мин сине башка көтмим.Димәк, җаның элеккедәйМәхәббәт уты өтми…2011

УЙ ТУРЫНДА УЙ

Уянуга, ник уема минемКилеп керә картлык?Кая китте элеккечә таңнар,Көн тууга шатлык?Уянуга, никләр ашыгамдыр? –Өлгерергә кирәк…Сынам-сынам диеп сыгыламыГомер дигән тирәк…Акыл, тукта!Алып кермә җанныавыр халәтләргә!Фанилыкта фаҗигагә илтәШундый сәбәпләр дә…Бар фанидан бакыйлыкка күчү,Үлем – мираж гына.Үлмим, диеп түгел, өлгерим, дипЯшим бераз гына…Мәңгелеккә лаек булу өченФани дөнья – сынау.Үлемсезлек – фани сынауларданДөньялыкта сынмау!Уянуга, вакыт дәшә икән:«Өлгерергә кирәк!Туктаганчы күкрәк читлегендәФани сәгать – йөрәк!»Өлгерергә кирәк…2011

УЛ ЧАГЫНДА

Син дәшмисең,Ай да дәшми,Әмма хәлемә керә.«Яратам!» – дип әйтмәсә дә,Йокысыз төнне күрә.ЧәчләремнәнАй үпкәнгә,Чәчләрем ай төсендә.«Үзгәрмәде берни, – дисең, –Яратуым көчендә».Килмисең,Әйтерсең безнеңАрабызда ай тора…Ялгызлыкның ни икәненБелмәсәң, айдан сора!Көн дә көтәм,Төн дә көтәм,Эндәшмәсәң дә көтәм.Син килмәгәнгә үпкәләп,Күктән йолдызлар китә…

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Вы ознакомились с фрагментом книги.

Для бесплатного чтения открыта только часть текста.

Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:


Полная версия книги

Всего 10 форматов

bannerbanner