Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Өтерләр юк йөрәк тибешендә
Полная версия:
Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Нәҗибә Сафина
Өтерләр юк йөрәк тибешендә. Шигырьләр

«Сөю – ләззәт, сөю – газап…»
Сөю – ләззәт, сөю – газап!Ә шигърият? –Ләззәттән дә, газаптан даАвыррак.Иҗат – ләззәт, иҗат – газап.Ә мәхәббәт? –Үзе ләззәт, үзе тылсым,Үзе хәят!Сөю – ләззәт, сөю – газап,Сөю – иҗат!Тылсымнарын белсәң генәИт иҗтиһат!2007УТ – СУ ЧИГЕ
Мин…Синең яратуыңнанКабындым ла мин.Мин әле янганга гынаЯнасың ла син.Син…Әгәр дә сүнә калсаң,Мин дә сүнәрмен.Ялгызлык салкынына да,Бәлки, күнәрмен.СинЫшандырган идең бит,Яшәү – ут, диеп.Сиңа – минсез, миңа синсезЯшәү юк, диеп…СинИнде ышандыр мине,Утны ут түгел диген!Мәхәббәттә табып булмыйУт белән суның чиген…2009УЕНДЫР ЛА…
Килгәнсең, әй, көткәнсеңдер,Карап кайтыр юлыма.Гөлчәчәкләр тоткансыңдырМиңа сузар кулыңа.Көткәнсең, әй, зарыгып ла,Өмет кайтыр дигәндер.Минут-сәгать узуларыЙөрәгеңә тигәндер.Һәм син башың түбән иепКитеп баргансың инде.Андый мизгелләр минем дәБашкайларымны иде.Көткәндә атмады таңы,Кояш чыкмады балкып.Төн буена ай йөзеннәнТүгелде генә салкын.Көткәндә килмәде сөю,Көтмәгәндә ташыды.Ала алмадым берничекМәхәббәттән башымны.Югалттым башны-йөрәкне,Үз-үземне югалттым.Табармын, табармын диеп,Үз-үземне юаттым…Табарсың, бу мәхшәр дөньяБутала гына бара.Актан – кара, карадан акныАерып алып кара…Күге – соры. Суы – соры,Ае – соры, Кояшы…Әй дөнья, шулайлар итеп,Җангынамны кыймачы!Ул килгән, мин килмәгәнмен.Ул белгән, мин ник белмим?Ул мәхәббәтеннән мәҗнүн,Ә мин нишләпләр йөрим?Шашып яратасы килә! –Кем кирәк бу җаныма?Боерык бирәлми санга җан,Җан бирәлми санына…Һәм мин тагын килми каламМәхәббәт каршысына.Табаннарым басып тораГазапның камчысына.Килгәнсең җәй уртасында, –Бер чәчәк таҗы юкмы?Яфрак-телләр әйтеп тора:«Өмет итәсең юкны.Әгәр ул чынлап яратса,Җәйдә гөлсез киләме?Ул синең нинди чәчәкләрСөйгәнеңне беләме?Белми, теләми белергәҖаның нидән эрүен.Җаныңны эретә алмагач,Никләр кирәк йөрүе?Ник «яратам» диюләре,Кочкан-үпкән булулар?Ышанмаган килеш кенә,Кочагына тулулар…Сусаганда су бирмәгәч,Ут якмагач җаныңа,Кочак-кочак гөлләр тотып,Бер килмәгәч таңыңа…Нигә инде «соңдыр» дию?Мәхәббәт соңламый ул!Гомер фасыллары дигәнСүзне дә аңламый ул.Хәтта гомер көзендә дәМәхәббәт – алсу чәчәк!Гомернең соңгы мизгелеҖитсә дә, ул киләчәк!»Ә син чәчәксез килгәнсең,Ярый, мин килмәгәнмен.Мәхәббәт гөлсез дә була,Дигәнгә күнмәгәнмен.Бары шуңа зәңгәр күктәнЯва йолдыз чәчәге.Җанны эретер сөюнеңБеләм бер киләчәген.Җир – чәчәкләр патшалыгы! –Гомер буе өзсәң дә,Һәрбер көн өчен яңасыБулыр иде кесәңдә.Бер ромашка йә күкчәчәк,Гөлбадраннан алтын шар,Көзнең дә үз матурлыгы, –Хуш исле зәгъфраны бар.Юк, син мине яратмыйсың, –Килмә, әйтмә бер сүз дә!Хыялсыз кеше бу җирдәМәхәббәтсез дә түзә.Гөлләр арасында калыймТөсле хыяллар белән.Гөлсез, төссез бу дөньяныңКирәкмәгәнен беләм.2009
ҖАННЫ ЧӨЯ
Мин җиргә түбән төшкәнмен,Ә гавам карый күккә.Шундый да тирән төшкәнмен,Терәлгәнмен иң төпкә.Ә кеше кошка кызыга –Очканга, канатлыга.Мин исә иярә алмыймҖәяүлегә, атлыга.Мин төшкән тирәнлек, беләм, –Халкым йөзгән тирәнлек.Җанны батырыйммы әллә,Хакыйкатькә керәм дип?..Ә халык дигәнең гали, –Җанын җибәрми төпкә,Үзе батса бата, әммаҖанын ул чөя күккә!2009
Ә КАР ЯВА…
Күк түшәге тишелгәндер, ахры, –Түгелә дә түгелә кар, кар, кар.Вата-кыра кар тауларын сөрә,Урам караучылар елый зар:«Тишелгәндер, тәки тишелгәндер,Туктап торыр иде югыйсә.Теләп, көтеп алган кармы шулайБер уйламый һаман юл кисә?»Тракторлар ыгы-зыгы килепӨеп киткән була тагын да.Ә кар ява тутырып ак ярларны,Дөнья уйга баткан чагында.Әй көрәшә кеше шул кар белән,Ә ул берөзлексез түгелә.Күпме тырышса да, кеше аныКире кайтаралмый күгенә…Ә тиздән яз! Ярлар ничек чыдар? –Көрәп ташлап булмый ташкынны.Буаларны тотып калмак булып,Тракторлар тагы мәш килер.Ә су юлын табар, табар, табар! –Шартлап сынар бозлар буада.Гамьсез генә коела күк карлар,Ә нинди көч шушы сүзсез генәИзелеп, сөрелеп, себереп, туздырылыпҺәм тапталып яткан карларда!2009Я-РА-А-ТА-А-М!
Яратам, диясе килә,Ә белмим, яратаммы?Әйтелергә тиеш ул сүзНәкъ сиңа каратамы?Синме минем күңелемнеңКүгендә якты йолдыз?Соң тамчыгача җанымдаЭреп бетәлгәнме боз?Мәңгелек бозны эретерЯлкын бармы җаныңда?Мине күккә күтәрерлекКанатларың тагын да?Синдә бармы шундый дәрман,Мине айга чөярлек?Мин теләгән җир гөлләренАлларыма өярлек?Җаныңда бармы тирәнлек,Колач җәеп йөзәрлек?Нечкә хисләрнең зыңлавынИшетерлек, сизәрлек?Җаның җирме, җаның җырмы?Ә күңелең җиһанмы?«Яратам!» – дип әйтә алмыйм,Мин шуларга ышанмый!Каян табарга бәхетне? –Бәхет, бәлки, күктәдер?Җирнең гөнаһлы затынаБу таләпләр күп тәдер…Җан буйсынмый аякларга,Аяклар – канатларга…Ышанырга тиеш кешеИңендә канат барга.Җиде кат җирне һәм күкнеИңләргә тиеш җаны.Бары шунда үзенә тиңЯр таныячак аны…«Яратам!» – дип оран салдым, –«Бу – кайтаваз», – дисеңме?Йолдызлар тезелеп яздыКүктә синең исемне…Күк тә, җир дә аңладыларҖанымдагы хисемне!2009КИСӘТҮ
Әллә син – яр,Мин – ташкын?Аһ, җанымныНик ачтым!Мин сине элекке кебекАшкынып көтмим.Мәхәббәт ялкыны индеҖанымны өтми.Мин сине элекке кебек,Юк, көтмим инде,Чөнки җаныма нидәндерШикләнү иңде.Язы килде мәхәббәтнеңСап-сары көздә.Миңа калса, бу мәхәббәтБары тик сүздә.Ташкыннар да чын түгелдер,Дәшми сандугач.Күңелдә әллә нинди шом,Кош сайрамагач.Аһ, умырзая чәчәге,Аумачы, тукта!Мине шушы халәтемдә,Әйт, ни соң тота?Ташкын әгәр ярсу булсаҖимерә ярны!Ярлардан чыгарлык ярсуҖаныңда бармы?Мине ияртерлек ташкынҺәм… көчле агымКирәк миңа, минем җанымТашыган чагым.Мине көтмәгәнсең лә син,Сагындым, димә!Янып бетәсең килмәсә,Син миңа тимә!2009ТӘКЪДИМ
– Әгәр дә тәкъдим ясасам,Син миңа чыгасыңмы?– Аңламыйсың, шул адымнанЯрыңнан чыгасыңны.Бер ташыгач, кире кайтып,Дулкыннар тынган инде.Дөньяң үтә күренмәле,Болганган, тонган инде.Көзге ташуларга синеңЧыдый алырмы җаның?Хәтереңнән үткәр әлеКөзге ташулар санын! –Андый хәлнең булганы юк?Мин дә тәү тапкыр татыйм.Мин моны бөре-йөрәкнеңАлдануы дип таныйм.Әгәр дә тәкъдим ясасаң…Нинди тәкъдим ул, кемгә?Алай да күчмәс дип уйлыймКояш төнгә, ай – көнгә.Йолдызлар да төшмәс җиргә,Сибелер кар-йолдызлар.Ак карларны шыгырдатып,Һаман йөрерләр парлар.Без һаман ялгыз йөрербез,Безне ай һаман жәлләр.«Әгәр-мәгәр» – диеп торгач,Шундый була ул хәлләр.Мин дә икеләнеп калдым,Әгәр мин кире каксам?Вакыт ярган эздән генәҺаман бер көйгә аксам…Никләр юкны сөйләдем, дипҮкенерсең үзең дә.Шундый-шундый уйларны тикУкып торам күзеңдә.Кирәкми, тәкъдим ясама! –Һәм мин дә кире какмыйм.Көз фасылы шашкан диеп,Вакыт кирегә акмый.Тик барыбер кулларыңаТотып кып-кызыл гөлне,Син тезлән дә алларыма,Яса шул тәкъдимеңне!Тылсым! Кайтардың яшьлеккә! –Анда син юк, нишләдең?«Риза!» – дип авызны ачкач,Мин телемне тешләдем.Алтмышыма кайтар мине! –Адаштырма язларда!Риза! Риза! КоеныргаКөзге ташкын-назларда!Кулларыңа ал кулымны, –Әйт карап күзләремә:«Синсез миңа авыр!» – диген, –Ышанам сүзләреңә.Алтын-көмешләр дә бирмә,Вәгъдә бүләге итеп.Җылы шәл сал иңнәремә,Ярый, чигүле читек…Һәм… капма-каршы утырып,Чәй эчик – нинди ләззәт!Ташкыны кирәкми көзнең,Бирсен тамчылап, азлап.Күзләреңдә җылы караш,Телеңдә җылы сүзләр.Һәр көн мине иркәләсен, –Тагы ни кирәк, юләр!Әй күктән өзелгән күңел!Күкләрдә йөреттең шул.Чынлыкта түгел, җанымныХыялда эреттең шул!2009УЧАК САЛКЫНЫ
Салкын. Синең хакта уйларҖылытырмы, дисәм,Суверен җил өй эчендәБертуктамый исә…Күлмәк эченә дә керә,Керә юрган астына.Тукталып тормый керәчәк,Син җаныңны ач кына.Җил кермәсә дә, җанымдаЗәмһәрир кыш уртасы.Әллә инде бу уенныЧынлап та туктатасы?Ни өемә, ни җанымаЯз китерә алмасаң.Үзең киткәч тә, өемдәЯз җилләре калмаса,Ике уй бәрелгән чакта,Чакмадай кабынмаса,Сине миңа китерердәйТылсымы табылмаса,Өйдәге салкынны гынаАчуланырга кала.Булган булса, мәхәббәтнеСалкын тарта да ала…Минем өйдәге суверенҖил таратыр дөньяга,Мәхәббәтнең учакларынҺаман шул җилләр яга.Февраль. Ап-ак кар өстендәУчаклар дөрләп яна.«Җанымны җылытыгыз!» – дип,Якын киләм, дивана…Учаклардан килгән салкынҖанымны өтеп ала…Син – мираж, учаклары даБары уемда яна…2009
ТЕЛӘК
Инде менә икенче көнТелефон тора өнсез.Минем күңелдә кояш юк,Яшимен хәтта төнсез…Инде, ай-һай, икенче төнАй качып йөри миннән.Хәтта җилләре китермиЯлгыш бер хәбәр синнән.Инде, аһ, икенче төннеКүзләргә керми йокы.Телефон эндәшми һаман,Хет син чәчеңне йолкы…Хәтта кайтавазлар үлгән,Сиңа җитмиләр барып.Җаннар шундый ераклашкан –Сүнәләр, ахры, арып…Икенче көн, икенче төн,Инде мин дә икенче.Бу миндә сөюсез халәт, –Булса икән үткенче!Дәш кенә, кояш чыгачак!Чыгачак ай тәгәрәп!Бары синең белән генәМинем дөньям түгәрәк!2009СИН КИЛМӘГӘЧ…
Син миңа дәшмәгән көннеБеләсеңме ни була? –Дөньяның җаны өши дә,Җанга ап-ак кыш тула.Син дәшмәсәң тагын бер көн,Салкын җиле кузгала.Күңел мөлдерәмә тулаҺәм… әйләнә бозга да.Дәшмәвеңә өченче көн,Беләсеңме нинди хәл? –Җанда язгы ташкын ясапАгып киткән йөрәк жәл…Дәшмәвеңә дүртенче көн, –Минсез калуыңа күн!2008
СИН ДӘШМӘСӘҢ…
Нигә бүген эндәшмәдең? –Дәшмәдең: «Нихәл?» – диеп.Күрәсеңме, үләннәрнеңАуганын кара көеп?Син бүген нигә дәшмәдең? –Дәшмәдең: «Киләм», – диеп.Җилләр гөлләр өстенә дәКарларны киткән өеп…Син бүген дә эндәшмәсәң,Белмим, ниләр эшләргә?Күңел гөлләрен сындырып,Карлар тора төшәргә…2008ВУЛКАННАР ДА ЕЛЫЙ
Әйтәсем килә –Әйталмыйм, –Тота мине горурлык.Әйтер сүземШундый юкса,Баш июгә торырлык.Әйтү түгел,Бар дөньягаКычкырырга телимен,Тик ачкан авызны каплап,Тешләп куям телемне.Бикләнгән хисләрБогауда.Авыр иде болай да…Тамар яшем эчкә йотыпЯлварамын Ходайга:Ярлыкагыл халәтемне,Тәмугмы бу? Оҗмахмы?Барыбер ут, яныйм диепКочмакчымын кояшны!Миннән көлә-көлә генә,Кояш яктыра бара.Янганга да, сүнгәнгә дәЮкмыни соң бер чара?!Мин түгел,Сүнә вулканнар,Агызып утлы яшен.Көтмәгәндә яшь кенә кызСорады миннән яшем.ХаләтемнеТоемлады:Вулканнар эчтә яши.Сөртмә тамган яшьләремне, –Миндә вулкан күз яше!2008
ҖАННЫ КАБЫЗУ ӨЧЕН
Киләм диеп,Инде тагын,Тагы да вәгъдә иттең.Ә мин көттем,Һәм әле дәБиге ачык ишекнең.Ишек түгел,Күңел ачык, –Көтә бит ул мәхәббәт.Көткәне әгәр килмәсә,Тагы ала җәрәхәт.Тагын, тагынВәгъдә бирепКилмәвеңнең ни сере?Җанымда,Шәмнәр шикелле,Мәхәббәт назым эри.Һәм ул сүнгәч,Әгәр килсәң,Җаныңны ягу кирәк.Әгәр дә кабынсын дисәңЯнып сүрелгән йөрәк…2008САГЫНУ ТҮГЕЛ
«Сагындырдың», – дисең дә син,Ышандырмый сүзләрең.Күргәнем бар ниндилегенСагыш тулы күзләрнең…«Сагындырдың», – дисең дә син,Юк сагыныр чаралар.«Килим дисәң», – каршылык юк,Кул биреме аралар.Сагыну – олы хикмәт ул,Сагыну – җан тартылу,Олы хисләрдән тулышып,Җаның күккә артылу.«Сагыну»ның тамыры – «сак», –Җан сагындамы җаның?Сүз – хикмәт, әйтер алдыннанБераз уйлыйлар аны…Акылны йөрәк җиңгәндә, –Дөнья юләрләнгәндә…Ярылды минем җаным,Һәм саркып тора каны…Мондый чакта юатыргаБашка беркем кирәкми,Учларыңа кыскан килешКиткәнсең бит йөрәкне…«Сагындырдың» дигән булып,Нигә качып йөрергә?!Учларыңны ачарга даКирәк иде күрергә…Сагыну шундый була ул,Аңлатмый аны сүзләр.Сагынуны бер сүзсез дәӘйтеп торалар күзләр.2008
ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ЮАТУ
Мин сине көтеп утырдым, –Ник килмәдең, ай-яй-яй…Киләм диеп, вәгъдә бирепАлдаламыйлар алай.Мин, сине көтеп, чәй куйдым,Эчәрбез, дип, бергәләп.Ник кенә йөргәнсеңдер шулЮри генә кергәләп?Өмет сүнде, чәй суынды, –Юк, эчмим салкын чәйне.Ярый әле, сине көтепУздырмаганмын җәйне.Дәшкән булыйм, ни эшләр дип,Тарткалап карыйсыңмы?Уйный-уйный чәчләреңнеҺаман да тарыйсыңмы?Алар күптән агарган шул, –Яшь бара, ни хәл итик.Әйдә инде, дөньясыннанШул килеш кенә китик.Көзен агачның яфрагыКәүсәсенә ябышмый.Дөнья шундый: күпләр китә,Фанилыкта кавышмый.2008СҮНДЕРЕРГӘ ТЫРЫШУ
Ут түгел, бары тик очкынТашлап киттең күңелгә.Кабынырмы, кабынмасмы,Белмим әле бүгенгә.Тик шунсы сәерсендерә,Әллә көтеп утырам?!Күңелемне әллә ниндиИстәлекләр тутыра.Очкыны кыныннан чыкканКылыч сыман кисә бит.Көзге җиле үзәкләргәҮтә-үтә исә бит…Яфракларны өзеп алып,Лап-лоп җиргә ыргыта.Берни түгел, тик шул очкынҖанны күккә ыргыта.Инде онытылды яшь тә,Хис дәрьясында йөзәм.Үземне тәүге мәртәбәГашыйк булгандай сизәм.Ярар, килмә, инде көтмим,Вәгъдә итмә моннан соң.Килгән булсаң да, әйтер сүзКүптән әзер: инде соң…2008ҮЗЕҢ ҺӘМ СҮЗЕҢ
Син үзеңне: «Юаш, – дидең, –Һәм түгел сүзгә оста».Сөйләп түгел, сөеп кенәҖанга кергәннәр ота.«Усал», – дидем мин үземне,Сөйләп тордым сүземне.Ташып килгән мәхәббәткәНичек йомыйм күземне?Инде мин дә юашландым,Инде аз сүзле мин дә.Усалны уеп алырлыкСөю бар икән синдә.Сөю бар, әмма күренми.Җаныңа кермим, иртә.Аһ, тәрәзгә гөлләр тотканСинең кулларың чиртә…Шул гөлләрне өзә алырУсаллык каян алдың?Син җаныма керә алдыңҺәм бөтенләйгә калдың.Син үзеңне: «Юаш», – дидең,Үзең нинди усалсың,Йөрәгемне йөрәгеңәСүзсез генә кушасың…2008НИНДИ ХӘЛ БУ?
Нинди хәл бу? –ОчрашыргаҖан атып торам үзем.«Килмә, бүген өйдә булмыйм» –Телемнән төшкән сүзем…Тел сөяксез,Әйтелгән сүзКөйдереп ала җанны.Никләр тизрәк атмыйсың дип,Инде битәрлим таңны…Нинди хәл бу? –Үзем көтәм.Бердәнбер теләк – күрү.Мәхәббәт йомгагы булыпСинең кочакка керү…Зинһар, зинһар,Килә күрмә! –Куркам, янып бетәрмен.Минсез дә калдырып сине,Чын бәхетсез итәрмен…Син – көзге җилЯзмышымда.Мин – яфрак, өзелмәгән.Мәхәббәтне татымаган,Барлыгын сизенмәгән…Нинди хәл бу? –ТабигатьнеңКышы килә каршыга.Йөрәктә мәхәббәт язы,Үч иткәндәй барсына…Ап-ак чәчәкКилеш кенәКарларга кушылдым ла.Салкыннан түгел, сөюдәнЮгалттым һушымны ла…2008
ӨЗЕЛЕР ЧЫДАМЫЙЧА
Өлгерми берниләргә дәКитәрмен кебек җирдән,Берничек тә көтелмәгәнБик сәер генә чирдән.Әйе, бик тә сәер чирдәнКитеп барырмын төсле.Ялкынлы моң, моңлы ялкынҖанны ярырлык көчле.Шул көчле хисне башкаларҖанына күчерергә,Милләтем җанында янганХисләрне кичерергәЧыдамыйча өзелер күкБеркөн чертләп җан кылы.Хисләр дулкыны бәрде дә,Өзелдеме бу юлыБерсе, ике, өчесеме? –Белеп булмый шул санын!Ничә кылдан торганлыгынБелеп булмый шул җанның.Гадәти диагноз булыр,Заманасына бик хас:Инфаркт яки инсультмы, –Барыбер җан ярылгач…Табиблар өчен барыбер,Җаннан чыккан җырларның,Беркем еламаганда да,Беләм, егылып еларын…Җаннары биклеләргә дәИшетелмәс җырларым.Ләкин, беләм, мине аларКиләчәктә зурларын.Шагыйрь белән былбыл гынаҮлә җаны ярылып.Халык язмышы шуларгаМәңге тора сарылып.2008
ВАКЫТЛАР ҺӘМ ВАТЫКЛАР…
Мин гомер яшәргә килгән,Ә яшәү – сөйсәң генә!Сөйсәң генә, көйсәң генә,Сөелә белсәң генә…Сөймәгән-сөелмәгәндәВакытлар аккандыр ла?Җан ярларына мәхәббәтБарыбер каккандыр ла?Нинди чукрак булган җаным, –Ишетмәгән, күрмәгән…Сөю дәрьясы гел булган,Ә мин анда кермәгән…Гадел түгел бу, гомернеУрлаган карак-Вакыт!Сөюсез вакыт зурлыгыМинем җанымда ватык.Ватыкларны вакытларгаМәхәббәт ялгый ала.Яшим дисәң дөньясында,Бары сөяргә кала…2008КАЙГЫ
Кем уйлаган,Таңда кояш син булып чыгар диеп?Кем уйлаган,Күктә аем син булып туар диеп?Кем уйлаган,Бары шулар кайгымны куар диеп?Кем уйлаган,Уйларны тик уй гына куар диеп?Кайгыларны бергә кушсаң,Шатлыклар туар диеп?Уйламаган,Шуңа да шул ачылмаган бу канун:Шатлыклар кайталар икән,Ачык торса хөр җаның.Мәхәббәткә,Ачык җанга, бары тик сөйгәннәргә,Сөйгәненең йөрәгенәҖыр булып иңгәннәргәКайта икәнСөю җыры, кайта сихри моң булып.Бәхет мизгеле яңгырыйКайтавазда мең булып!2008
ӨЧӘҮНЕҢ СУГЫШЫ
– Әйт әле,Ни көтәсең миннән?Ни тели синең җаның?Бар катламнарын да ачыпКарап булмый бит аның.– МинмеСиннән ниләр көтәм? –Җаныңның ачылганын.Күңелдәге шикләремнең,Шомнарның басылганын.Сүзсез син,Хисләр ташкыныАдаштыра ала бит.Давыл узгач, ташкын кайткач,Дөнья тынып кала бит…ИшетәЙөрәк акылны.Ялганнар калка өскә.Шул хәлләрдә ихлас йөрәкӨзелми кала көчкә.Мин куркамШул тынлыктанмы?Әллә инде чынлыктан?Әллә вөҗданым тавышынТыңларга мин оныткан?Юк инде,Гомер буенаТарткалашты шул өчәү:Берсе – ялкын, берсе – салкын,Вөҗдан булды гел кисәү.Инде дәВакыттыр бит ләУртак сүзгә килергә.Никләр соң бу мәхәббәткәШулай соңлап килергә?Әйт әле,Әйтмә, кирәкми,Мин дә әйтмим, белмәгәч.Мәхәббәткә хуҗа булып,Дөньясына килмәгәч…Әйе шул.Мәхәббәт безнеКитергән бу дөньяданҮзе алып китми диеп,Инде һич тә уйлама!ШушындаНокта куям минӨчәүнең сугышына.Чөнки өчесе дә яндыМәхәббәт сулышыннан.2008НИКЛӘР ӘЙТТЕМ?
Уйларга чумдыңмы әллә? –Юкмы төбе уйларның?Әллә җитмәстәй тоелаМәхәббәткә буйларың?Алай булса, болай булса,Дип фараз итәсеңме?Уең чамага килми дә,Уелып китәсеңме?Уй-фаразлар, шик-шөбһәләрКирәк түгел берсе дә.Җаннан сөю чыгып кача,Бер тамчы шик керсә дә.Мәхәббәт – исәп-хисапкаБуйсынмый торган тылсым.Бар булганың мәхәббәткәБуйсынып гамәл кылсын.Мин дә уйлыйм, әмма уйларБары тик синең хакта.Мин беләм: дөньям буш иде,Сине белмәгән чакта.Әгәр дә шикләнә калсаңАтлама бер адым да.Ялгызлык һәйкәле тораКиләчәгең алдында.Ниләр әйтим тагын да…2008БИЕКЛЕК ТИРӘНЛЕГЕ
Юк, көнләшмәм, дигән идем,Көнләштерә икән шул.Эндәшмәстәй кешеләргәЭндәштерә икән шул…«Миндә иелә торган баш юк!» –Дип, никләр һаваландым?Инде мин бөтенләй башка, –Мәхәббәт дәвалады.Сөю тирәнлеге икәнЙөрәкнең биеклеге.Сөю биеклеге икәнКешенең бөеклеге!2008
ҺӘРКЕМ АЧА ТОРГАН АЧЫШ
Һәр язның үз кояшыдыр,Һәр кышның үз карыдыр.Һәр алманың үз яртысы,Һәркемнең үз парыдыр.Салкын,Күңел тәрәземдәБоз катламы, һай, калын!Килдең,Җан җылыңны өреп,Эреттең лә бозларын.ӘнәКүңел тәрәземдәСинең иреннәр эзе.КүренәАп-ачык булыпБөтен дөньяның йөзе.Җылы,Синең карашыңнанКабынды гүя таң да.Җан җылысы салкын кыштаЯз тудыра ла җанда!Язлар, –Җаның кышта калса,Күз яшьләре ташкыны.Әйтмә, мин лаек түгел дип, –Җан теләми башканы.2008ОЗАТУ
Көткән-көттергән мизгелләр –Икесе дә изгеләр.Көткәннең, көттергәннәрнеңХаләтләре тигезләр.Көткән кешең барга гына,Көттерүче бар.Аһ, әллә аяк астындаШыгырдыймы кар?Очып барып ишек ачкачКерсә җил генә,Аһ, авырлыктан сыгыла,Түгел бил генә…Өметләрне салкын каргаТаптап барасың.Оныттымы аякларыңКая барасын?Җан ишегемә син ачкычЯраткан идең.Син мине Мәҗнүннән битәрЯраткан идең…Мин көтәм, ә син китәсең, –Көтәләрмени?Изге мизгелләрдән шулайКитәләрмени?Адым саен кар шыгырдыйАяк астыңда.Озаттым мәхәббәтемне,Алмыйча тын да,Соңгы юлга…2008ҮЛӘР АЛДЫННАН
Син, бәлки, минем кадәр үкЯлгыз түгелдер җирдә?Ай белән сөйләшер хәлгәҖитмәгәнсеңдер бер дә?Синең чәчләреңне, бәлки,Җил генә тарамыйдыр?Сине жәлләп, кара күктәнАй гына карамыйдыр?Миңа гына өзмисеңдер,Бәлки, син гөлләрне дә?Көлеп кенә карыйсыңдырМинем юләрлегемә?Шулайдыр, ләкин күңелдәОчкын кабынып китте.Көзге яфраклар шикелле,Сагышлар янып бетте.Көз җилләре уфтанмыйлар,Чәчләремне тарыйлар.Алар миңа мәхәббәттәнШашкан диеп карыйлар.Көзге җилләр, соңгы гөлләр…Кыр казлары тавышы…Син килмә, көзләр барыберКабат язга авышмый.Ә барыбер дөрләмәкчеҖанда кабынган очкын, –Белми ут, миңа бу җирдәЯшәргә калган өч көн…2008
СОҢЛАГАН МӘХӘББӘТ
Мин сине барыбер көтәм,Килсәң дә, килмәсәң дә.Шулкадәрләр көткәнемнеБелсәң дә, белмәсәң дә.Беркемне дә көтми генәУзган мизгелләрем жәл.Сөю читләп үтте димәм,Инде килсә дә әҗәл…Син килмә, сөюең күптәнКереп урнашты җанга.Син әлегә генә шулайЙөрисең сукмый санга…Башкаеңа аякларыңБуйсынмас көннәр алда.Әлегә «вакыт җитмәде»Йә «арганмын» дип алда!Мин сине барыбер көтәм,Көмеш чәчле ай улы!Хата «бу да үтәр» дию, –Килде. Китмәс бу юлы…Китү өчен вакыт та тар,Кыскарган барыр юл да.Соңгы туй атлары индеКилергә чыккан, юлда…2008СУКМАКТА
Син – мине, мин сине нигә,Нигә күреп алдык соң?Узып киткәч, тар сукмактаНик тукталып калдык соң?Синең чәчең ай төсендә,Күзләрең – тирән дәрья.Беләм бәһасен төшүнеңШундый да тирәннәргә.Шуңа күңелемнән тындым,Бикләдем хисләремне.Ә син күзәтеп йөргәнсеңТәрәздән кичләремне…Хәл белергә генә, диепАчтың да ишегемне,Коеплар гына төшердеңКүңелдән бар шигемне.Хәл белешү – изге йола,Әмма барыбер уйла:Нидән бу кадәр тартылу,Җанга ник ярсу тула?Һәм …менә вәгъдә иттең дәНигә килми калдың син?Узып киткәч, тар сукмактаНик тукталып калдың соң?Хәл белешү – изге йола,Ә мин нишләргә тиеш? –Тар сукмакта басып торам,Тукталып калган килеш…2008ФАРАЗ ҺӘМ ФАКТ
Бәлки, син кыюсызланып,Икеләнеп торасың?Алай итсәм, болай итсәм,Диеп, уйлар корасың?Бәлки, син дә оныткансың,Минем шикелле, яшең?Күңелеңдә уйнап тораСөю утыннан яшен…Бәлки, бәлки, бәлки, бәлки,Уйларга баткансыңдыр?Берсе дә түгел, син кайтыпЙокларга яткансыңдыр.2008Ә ШУЛАЙ ДА…
Туктатабыз бу уенны,уен бу…Күңелләрне әрнетерлекдуен бу…Хис дигәнең вакыт кебекагымдыр.Юкса минем акыл керерчагымдыр.Кая керү, ярларны даҗимерә.Яшь бара, дип уйламый дакимергә.Тартылабыз, тартынабыз,кыен ла.Кочу-үбү – алар бар дауен ла…Ә шулай да кулларыбызкулларда.Инде белмим тагын ниләруйларга.Үз дигәнен таләп итәдербу тән.Тукта, йөрәк, сине тыңламыймбүтән…Күзләренә бер карыйм да,юк бүтән…Бу – мәхәббәт, гомер буемин көткән.Чү! Яшәү ул бары сөюикән бит!Сөймәс өчен дөньясыннанкитәм бит…Юк, туктый гына күрмәсин, уен!Ялгышның да ялгышы лабу уем.Яратмаганнар китсеннәрдөньядан.Яшәр өчен сөям минөр-яңадан!2008ҮЗЕҢ БУЛ!
Чит кеше булып эндәшмә,Эндәш гел үзең генә.Дәшүеңне көтеп торамБолай да түзем генә.Чит-ятлар теленнән күчкән«Привет!» кирәкми миңа.Бары үзең булган өчен,Күңел тартыла сиңа.Миңа үз тавышың кирәк,Сүзләрнең җандагысы.Суларның чишмәдәгесе,Нурларның таңдагысы.Шаяртып кына да хәттаЧитләштермә үзеңнән.Болай да бит гомер буеМәхәббәтсез түзелгән.Мин бит сине танып аламӘйткән тәүге сүзеңнән!Үзең булсаң, хисләреңнеУкый алам күзеңнән!2008ҮЗГӘРЕП ТОРУ
Киткәндә сагынмам кебек, –Янымнан куам.Мәхәббәткә шул минуттаМин нокта куям!Ул китүгә үк, шул ноктаҮзгәрә башлый.Зурая кояш кадәрле,Диңгездәй ташый…Ноктаны җуеп ук ташлый,Ничек җуймасын! –Ташкын ялгыш уйларымныңЭзен куймасын!«Мәхәббәтсез яшәү юк ул,Булса – фаҗига.Килә, каршы ал, – дип, – аны!» –Күккә ай чыга.Һәм… тагын икебез генәБөтен җиһанда…Кил генә, күлмәк тегәрмен,Син ай булсаң да…2008ТҮЗӘ АЛСАҢ…
«Яратам! Яратам!» – дисең, –Күтәреләм күкләргә.Мондый тылсым гомрендә дәТәтеми ул күпләргә.Ә мине яратучы бар, –Мин диеп җан атучы.Мин дип, иртән уянучы,Мин бар дип куанучы!Болай гына, бул ай гына, –Мине ай да ярата.Төн буена хәсрәтләренМиңа сөйләп тарата.Таң атуга, ул да китә,Кайтып китә өенә.Әллә синең, әллә айныңТорыргадыр көенә?Син китүгә, тәрәзәмәАй килә, ә мин кертәм.Кочагыма алып, аныНазларымда эретәм.Әгәр шундый хыянәткәТүзә алсаң, тагы кил!Әгәр китсәң яннарымнан,Ай – минеке, шуны бел!2008ТҮГЕЛ ӘЛЕ
Тән сөелеп сөенгәндә,Моңнарда калса җаның.Бу мәхәббәт түгел әле, –Сатачак кына даның.Тәнгә – ләззәт, җанга – газап, –Бу җанның оятыннан.Мәхәббәт кошың бөтенләйЧыкмаган оясыннан.Тән – җисми шул, нәфесле,Җан тора хистән генә.Акылны хискә кушуныЧыгарма истән генә.Пәри башка, җен башка.Хискә акыл кушылмаса,Менеп кунаклый башка.Һәм… тәгәрисең аска.2008ТӨН ТҮГЕЛ…
Тукта әле, уй агымы!Туктал бары минутка!Җанымны ташлаган идемУйсыз чакта мин утка…Уй йомгагының җеп очынБер ычкындырсаң кулдан,Гыйсъян йөрәк әзер тораЧыгып китәргә юлдан.Тукта, уй! Туктачы, Вакыт! –Кермә җанымны ватып!Шушы яшькәчә сөюнеКарамаганмын татып.Йөрәк акылга буйсынмый,Җаным буйсынмый санга.Йөрәк читлеген, җан санынТашлагач килдем аңга…Караңгы төшкәнме дисәм,Мин икән инде… анда…. . . . . . . . . . . . . . . . . .Тыңламады шул акылныЙөрәге дә, саны да…2008ТИК БЕР АДЫМ
Көтмәгәннәргә беркайчанСөйгәннәре килмәсен.Алар көтү шатлыгын да,Хәсрәтен дә белмәсен.Ә мин көтәм, йөрәк: дөп-дөп!Йөрәк түгел, ишек бит!Ишегемә кагыласың,Йөрәк кебек, «Ишет!» дип.Чү!Синең адымнар түгел,Түгел минем ишеккә…Йөрәк дөп тә дөп кисәтә:Бу шакуны ишетмә!Тагын көтәм, көтәм, көтәм, –Тагын, тагын – адымнар…Мең адымнар арасындаТик бер таныш адым бар.Йөрәк, әй, исәр дә инде! –Каршы чыкмакчы була!Бер мизгелгә читлегеннәнЧыгып алмакчы була…Шушы ярсу гаебе бу,Юкса мин тыныч кеше.Мәхәббәт дигәннәре дәШушы йөрәкнең эше…Гаепне йөрәккә ташлыйм,Ә үзем көтәм һаман.Күзләрдән яшь сыга йөрәк, –Шул кирәк аңа, таман…Ә син һаман да килмисең,Килмәсәң, көткәндә дә,Йөрәкне мәхәббәт утыШушылай өткәндә дә…Көтми башлармын дип куркам,Көтмәгәннәр шикелле.Йөрәкләрен сөю утыӨтмәгәннәр шикелле…Юк-юк! Тук-тук! – Ярый килдең! –Йөрәк сүнмәкче иде.Көткәндә дә килмәгәнгәИнде күнмәкче иде…. . . . . . . . . . . . . . . . . . .Ә мин… үлмәкче идем…2008