
Полная версия:
Батырша
Эре феодаллардан кайберәүләр әнә шулай мал- мөлкәт өчен иманын сатса, гади халыктан чукынучылар бик аз була. Хәтта чукынган өчен шактый күп өстенлекләр вәгъдә иткән 1720 елгы Указдан соң да христиан диненә күчүчеләр әллә ни артмый. Шуңа да көчләп чукындыру елдан-ел рәхимсезрәк, әшәкерәк төс ала бара. 1731 елда Казанда яңа керәшеннәр эше буенча махсус комиссия оешкач, бу эш үзенә күрә законлы форма ала. Әлеге контораның беренче начальниклары архимандрит Дмитрий Сеченов белән Сильвестр Гловатский аеруча тырышлык күрсәтәләр. Кырыгынчы еллар ахырында контора башына архиепископ Лука Канашевич утыргач исә, урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру коточкыч трагедиягә әверелә. Поплар, архиерейлар, ахримандритлар һәм башка төрле христиан «изге аталары», кораллы командалар белән авылларга чыгып, кешеләрне мәҗбүри рәвештә православие диненә кертеп йөриләр. Чукынырга теләмәгәннәрнең ишек-тәрәзәләрен ваталар, мичләрен җимерәләр, үзләрен кыйныйлар. Христиан диненә күчсәләр, өч ел буе салымнардан азат итү, кием һәм акча бирү белән кызыктыралар. Бер-бер гаебе булып, кеше суд алдына басарга тиеш булса, иманын сатып, гадел хөкемнән котыла алган. Шундый чаралар нәтиҗәсендә мәҗүси мордва, мари, чуваш, удмуртларның төп массасы православие диненә күчеп бетә.
Әмма ислам динен тоткан татар-башкортлар православиегә күчәргә бик ашыкмыйлар. Шундый кызыктыргыч һәм каты чаралар куллануга карамастан, татарлардан нибары 3670 кеше чукына. Моңа бик нык ачулары чыккан поплар татарларны фанатиклар дип тиргиләр, ысулларның тагын да әшәкерәкләрен кулланалар. Христиан диненә күчкән барлык крестьяннарга төшкән бөтен салымны һәм рекрут бирүне өч ел буе чукынмаган татарлар күтәрергә тиеш була. Бу хәл, бөтен татар халкын бөлгенлеккә төшереп, аларны бик нык ярсыткан.
1742 елның 19 ноябрендә Казан губернасында яңа салынган барлык мәчетләрне җимереп бетерергә, башкаларын салмаска дип, Указ чыгарыла. Аны тормышка ашыру өчен, махсус командалар җибәрелә. Бу команда килеп төшкән авылда мәхшәр көне җиткәндәй була. Мәчетләр вәйран ителә, алар белән бергә мәктәп-мәдрәсәләр дә юкка чыга, китаплар яндырыла. Әйтик, Указдан соңгы ике ел эчендә 536 мәчетнең 418 е җимерелә һәм яндырыла. Авылдагы ике-өч кеше генә православие диненә күчсә дә, анда, мәчет салмыйча, чиркәү төзергә, үз динендә калганнарны саф татар авылына күчереп утыртырга, дип боерык чыгарыла. Күченү өчен берәү дә акча бирми, билгеле. Нәтиҗәдә чукынган ике-өч кеше аркасында калганнар җирләрен, йортларын ташлап китәргә, тәмам бөләргә тиеш була.
Әнә шул көчләүләргә җавап итеп, гади халык массовый төстә Урал якларына күчеп китә башлый. Мәсәлән, 1713 елда Казан губернасындагы 46 841 ясаклы крестьян йортының 10 382 се бушап кала, ә 1719 елда ябылган йортлар саны 19 932 гә җитә. 1714 елда Казан губернаторы Салтыков бик күп ясаклы татарларның башкортлар ягына күченеп китүләре турында хәбәр итә. Ә 1730 елда аның урынына калган Волынский башкалага болай дип зарланып яза: «Моннан 20 еллар элек кенә турыдан-туры башкортлар 35 меңнән, күп булса 40 меңнән артмый иде. Хәзер исә качаклар исәбенә 100 меңнән ашып китте. Казан, Сембер һәм башка өязләрдәге ясаклы татарларның яртысыннан күбесе башкортка күчте».
Чит-ят урманда урала торгач, Абдулланың бите-кулы тырналып бетте, аяклары талып, тәмам агачка әйләнде. Мәгәр шушы ук яшел диңгезгә кереп югалган Мәчетле кешеләренең эзенә төшмәде, кая да булса илтә торган юл очратмады. Бәхетенә, урманы зурдан түгел икән – инде егылам, инде бер-бер куак төбенә ятып йоклыйм дигәндә, ачыклыкка килеп чыкты һәм язымга-таем Ташкичү юлына тап булды.
Моны ул янәшәдәге үзәннән ага торган Ашыт суыннан чамалады. Кайсылайга таба барасын да шул ук елга күрсәтеп тора иде. Үрге агымга карап атласаң, су башында мәшһүр Ташкичү үзе инде. Ерак та калмады кебек. Ләкин егетнең авыр күн итекләр эчендәге аяклары тәмам камашып катканнар иде. Алай да туарылырга ашыкмады, аңа гына хас булганча каты-каты басып атлады да атлады.
Ул авылга килеп кергәндә, төн уртасы җиткән иде инде. Урталыктагы мәдрәсә йортына кагылганчы, туктап-туктап тыңлады. Тирә-юньдә шикле авазлар юк, әлегә әтәч тавышлары да ишетелми, тик йокылы-уяулы этләрнең анда-санда гына өргәләп алулары колакка чалынгалап куя. Ташкичүдә шөбһәләнерлек нәрсә бары сизелмәсә дә, мәдрәсәгә сугыласы итмәде. Аны урабрак, урамның икенче ягыннан узды да мәчет янына килеп чыкты, шөкер, манарасы исән. Димәк ки, бар да сау-аман, теге зобанилар кулы җитмәгән.
Абдулла тәмам тынычланды. Шул арада күзенә бу мәлдә авылдагы бердәнбер утлы тәрәзә чалынды. Остазы гадәтенчә төн ката китаплары белән әвәрә килеп утыра булса кирәк. Мәчет күршесендәге дранча түбәле зур өйнең капкасына килде. Көткәненчә, анысы терәүдә иде. Җитез генә үрмәләп, утыртма читән башына менде һәм эчкә сикерде. Ярый әле эте юк икән хәзрәтнең, абзар ягыннан тук сыерның мышнаганы гына ишетелә.
Кармалана-кармалана утлы тәрәзәгә килде, сак кына шакыды. Аксылланып торган пыялада шәүлә уйнап алды, хуҗаның такыр башы, пөхтә түгәрәк сакалы күренде. Әмма ул, күпме генә караса да, шәкертенең көзге төн караңгылыгына чумган гәүдәсен абайламады.
Ниһаять, эчке ишек ачылды, өйалдында аяк тавышлары чаштырдады. Ул да түгел, Габделсәламнең көр тавышы яңгырады:
– Кем йөри кара төндә?
– Мин әле бу, хәзрәт, Абдулла.
Хуҗаның эчтәге эшермәне шуытканы ишетелде – ишек ачылып китте.
– Бәрәкалла, Батыршаһ! Сәңа соң көн беткәнме?
– Шулай туры килде, хәзрәт, – дип җаваплады Абдулла, шыпыртлап диярлек.
Караңгыда капшана-капшана, өйгә уздылар. Шәм яктысында бөтенләй сукыраеп, ишек катында тукталды, аңын югалткандай миңрәп калды егет. Бу хәленнән аны остазының ярым шаярулы гөлдерәп торган тавышы чыгарды:
– Бүре кумагандыр бит, Баһадиршаһ?!
Абдулла күзләрен ачты һәм үзенең шактый аяныч хәлдә икәнен абайлап алды: бишмәтенең җиңнәре өзелеп чыга язган, алача ыштаны ерткаланып беткән, башындагы мескен бүреге юкка чыккан. Мәчетле урамында аунап калган биштәрне һәм аның эчендәге кием-салымны да исәпкә алсаң, зыян-зәүрәт байтак. Шунысы куанычлы: баш исән, баш! Шуңа да җавабында сагышлы күңел күтәренкелеге сизелде:
– Бүредән хәтәррәкләр дә бар икән, хәзрәт, дөньяда.
Ахун аның тәмам агарып калган йөзен, талчыккан кыяфәтен хәзер генә күреп алгандай булды һәм, шәкертенең хәвеф-хафага таруын сизенеп, егетнең бишмәтенә үрелде:
– Өстеңне сал да ипләп кенә сөйлә: ни булды? Чишенеп, чайкала-чайкала өстәл янына узды Абдулла, лып итеп сәкегә утырды, таралып яткан китапларны уртагарак этеп куйды да терсәкләренә таянды, башын учларына салды:
– Анда… Мәчетледә…
– Ишеттем, – диде Габделсәлам кайгылы тавыш белән һәм өстәл янындагы утыргычка чүкте. – Авылны да, мәчетне дә вәйран иткәннәр, бәдбәхетләр. Шәһит китүчеләр дә бар икән. Хәсрәт, һай, хәсрәт! Мәктәбе, китаплары кызганыч… Сән шунда тап булдыңмы, Баһадиршаһ?
– Тап булу гынамы соң, хәзрәт, эчендә кайнадым. Аннан да битәр кан түктем, теге кара йөрәкләрдән икесенең башына җиттем.
– Ал-ай. – Габделсәлам, кабартма иреннәрен кыймылдатып, авызы эченнән генә нидер укынып алды, кызгылт чырае агарып китте, байтак кына дәшми утырды. Аннан ярым көйләп җыру әйтте:
Карчыга ла дигән, ай, асыл кошКош кундырмас агач башына.Батыр егет кенә, ай, шул булыр –Хас дошманның җитәр башына.Хуҗа аягына калыкты, чоланга чыгып, аннан чүлмәк белән сөт алып керде. Таралып яткан китапларын җыеп, «бисмилла» сын әйтә-әйтә сыпыргалап, аларны шүрлеккә тезде. Аннан өстенә тастымал каплап куелган коштабак кадәрле арыш ипие алды, мул-мул итеп аны телемнәргә кисте.
– Сән ашап ал, – диде ул, янә утыргычына урнашып. Ипи белән сөтне егетнең алдынарак этте дә янә сөйләп китте: – Димәк ки, түзмәдең?! Анысы шәп булмаган. Ялгыз башың гына берни кыра алмассың, Батыршаһ. Халык дәррәү кузгалса гына…
– Кузгалмыйлар шул, хәзрәт! – Абдулла бу сүзен ачынып әйтте, алдындагы ипи телеменә үрелде. – Каршылык күрсәтми генә качып китү ягын карыйлар.
– Сүзең хак, качалар. Тик ак патшаның вә әрхәрәйләрнең кулы анда да җитмәс димә. Ул чакта нишләрләр?
– Анда инде күз күрер, хәзрәт!
Әйтәсен әйтте дә ашауга ябырылды Абдулла. Хуҗа исә Канаш әскаф кешеләренең бөтен Казан артында мәхшәр кубарулары хакында сөйләп китте. Ничектер бер Ташкичүгә генә кагылмый торалар икән.
– Ярый, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтеннән ташламаса, артыгын кылана алмаслар, – дип, сүзен түгәрәкләргә ашыкты Габделсәлам. – Нә генә булып бетмәсен, аларны туктату сәнең белән бәнем кулдан гына килмәс, Батыршаһ. Үзең хакында уйлан сән. Нишләргә ниятлисең? Минем фикеремчә, Казан төбәгендә ярамый сәңа. Кит сән моннан!
Шәкерте ни әйтер икән дип күтәрелеп караса, тегесе тәрәзә яңагына сөялгән килеш йоклап киткән, имеш. Габделсәлам сәкегә тун җәеп, зур яктан мендәр алып чыкты. Кунагын урынга яткырды да, утын сүндереп, карчыгы янына кереп китте.
Иртәнге чәй янында сүз төнлә өзелгән җиреннән башланды, егетнең язмышы турында барды. Һич кичекмәстән моннан китәргә, дигән карарга килсәләр дә, ул көнне юлга чыга алмады Абдулла. Киемнәрен рәтләтеп, мунча кереп үтте вакыты. Остазы исә көнозын бер үк сүзләрне тәкрарлады:
– Атаң-анаң нигезенә кайт, Батыршаһ. Ул якларда мондый ук галәмәтләр юктыр әле. Тик сак бул, зинһар, олы юлларга чыкма!
Өч елга беренче мәртәбә бугай, остазына каршы килде Абдулла. Сүз белән түгел, гамәле белән. Арчаны үтүгә, килгән эзенә – Минзәлә юлына борылмады, турыдан Чулман иделенә таба атлады. Таныш булмаган авыллар аша үтте, гомер күрмәгән кешеләрдә кунып чыкты. Артыннан төшәрләр, куарлар дип башына да китермәде, бөтен хисен-җисемен бер нәрсә биләп алган иде. Тизрәк олы юлга – Казан – Оренбург трактына чыгарга да җәлтрәк Тайсуганга кайтып җитәргә. Элеккеге остазы Габделрахман бер-бер киңәш бирми калмас. Һай, киңәштәмени соң хикмәт?! Тутыя дигән фәрештәне күрү кирәк аңа. Кем белә, бәлки, Габделрахман бу юлы никахлашуларына да каршы килмәс.
Каршыга очраганнардан юлны сораша-сораша, кояш чыгышына таба ашкынып атлады Абдулла. Тырышлыгы бушка китмәде, юлга чыгуының өченче көнендә Чулманга килеп җитте, үзе дә көтмәгәнчә, борынгы шәһри Юкәтау янындагы атаклы кичүгә тап булды.
Моңа хәтле үзе турында уйламаса да, олы юлга чыккач икеләнеп калды: теге мәлгуньнәр арттан төшмәгәннәрме, юлны камамаганнармы? Уңайга юлаучыларга иярергәдер, бәлки. Алай да ям атларына утырудан башка чарасы юк иде. Бердән, юлы ерак, аннан килеп төн уздырырга барыбер өмәткә керергә кала. Алары исә ям стансаларында гына. Ярый әле остазы аңа юлга дип акча биргән иде. Рәхмәтләр генә яусын инде үзенә. Җае белән бер кайтарыр, боерган булса.
Икенче кичне төнгә Яланкыр авылындагы өмәткә туктадылар. Абдулланың юлга чыкканнан бирле беренче мәртәбә адәмчә йокларга җыенуы иде бу. Күн итекләрен салып, пышлыгып беткән аякларын юды, тәһарәтләнеп, ахшам намазын укып алды һәм өмәт хуҗасы китереп куйган аш янына утырды. Мәгәр карынының ачуы хәрәм дип ризык талымлап торудан узган иде.
Ашар-ашамас чүлмәк савыттагы итләрне эткәләп-төрткәләп утырганда, авыр урыс капка шыгырдап ачылып китте, һәм анда атын җитәкләп керүче ыспай киемле юлаучы күренде. Караңгылык куерып килсә дә ялгышмады Абдулла – өмәткә төшүче Габделрахман мулла иде. Ул, кашыгын ташлап, атыла-бәрелә тышка чыгып йөгерде, ишегалдын ярып, баскычтан ук кычкырды:
– Әссәламегаләйкем, хәзрәт!
– Баһадиршаһ димме? Каян болай? – Габделрахман атын лапас астына алып китте, Абдулла аңа иярде.
– Сүләсәң озак, хәзрәт. Үзең соң кая юл тоттың әле?
– Мәшәкать чыкты бит кем, Баһадиршаһ. – Имам атының аркалыгын төшерде, камыт чөелдереген чишә башлады. Егет дилбегәне ычкындырып, аны җыярга тотынды. – Ту- тыя Әлмәтнең яшь мулласы белән никахлашты бит әле. Бирнәгә дә, туйга да нәрсәләр кирәк – Казанга барыш.
Җыелып бетмәгән дилбегә лып итеп җиргә төште, Абдулла бөтенләй ят тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Тутыя?! Тутыя кияүгә чыктымы?!
– Алманың вакытында җыеп алынуы әйбәт, Баһадиршаһ.
Шуннан инде ашы аш булмады Абдулланың. Остазы белән сөйләшүенең дә атасы-анасы калмады. Өмәттә үзләреннән башка да өч-дүрт кеше булуга карамастан, ярып салды:
– Ә мин кан койдым, хәзрәт, кеше үтердем!
– Тс-с-с, юкны сөйләмә, олан! – Габделрахман як-ягына каранып алды. Бәхетләренә, тегеләр инде гырлап йоклыйлар иде.
Абдуллага исә ике дөнья – бер кәнди хәзер: тотып алдылар ни дә, асып куйдылар ни. Барыбер Тутыя дигән сөйкемле зат юк аңа дөньяда. Баягы сүзләрен бар галәмгә кычкырасы, үз ихтыяры белән элмәккә керәсе килде. Кайнарланып-шашынып, төнозын ишегалдында йөреп чыкты. Иртән исә остазы белән дә корырак хушлашты:
– Ярый, хәзрәт, хуш! Хак язганы шулдыр.
Өмәттән беренче кузгалган ям атына утырып, кабат юлга чыкты Абдулла, йөрәге исә «Уфага, Уфага» дип ярсып типте. Әйе, аның өчен Тайсуган дигән карья юк иде инде дөньяда.
Алтынчы бүлек
Як-якка мичәүләп, төптәгесе сыман ук җирән кашка атлар җигелгән көймәле арба кисәк кенә бик каты чайкалып куйды, уң тарафка янтаеп китте. Көймә түрен тутырып ялгызы йокымсырап барган Котлымөхәммәт морзаның ерак юл килүдән авыраеп калган зур башы арбаның күн тышлыгына килеп бәрелде – түрә күзләрен ачты. «Ни булды?» – дип уйларга өлгермәде, фәйтун янә тигезләнде, кыр юлы буйлап келтерәп кенә тәгәри башлады. Тирә-юньдә нәрсә барын аңышырга тырышып, морза тыштан ишетелгән авазларга колак салды. Тик бары да искечә – өч көн буена яңгырап торган тавышлар иде: дугадагы кыңгыраулар шалтырый да, аны озатып йөрүче драгун җайдакларының тояклары тупылдаша. Ул да түгел, арба башындагы кузлада утырган кучерның инде эчне пошырып бетергән сагышлы җыры иңри:
Чыгып киттем, ләй, мин юл буйлап,Дугайларым китә, ләй, күл буйлап;Гакылсыз ла адәм түгел идем,Гакылларым китте, ләй, күпне уйлап.Кучерның карлыга төшкән тавышыннан җиксенеп, һава алу өчен уелган бәләкәй тәрәзәнең күн капкачын күтәрде, ачык тишектән тышка күз салды. Тирә-юньдә һаман да шул очсыз-кырыйсыз урманнар, аларны ярып-ярып үткән чәчүлек аланнар җәйрәп ята. Арыш серкә очыра бугай, басу өсте зәңгәрсу тузан белән өртелгән.
Котлымөхәммәт, кәефе кырылып, кабат күзләрен йомды. Әмма баягыча оеп китә алмады – кузла өстендә шыкаеп барган агайның аһ-зар тулы җыруы йөрәккә төшә иде. «Бу мәхлук та юл да юл дип сукранган була бит әле». – Морза эченнән генә кырылып алды. Үз гомерендә шул күп булса Уфа – Минзәлә – Казан юлларын узгандыр, байгыш. Котлымөхәммәт үткән чакрымнарның, әлхасыйль, Тәфкилевләр йөргән фәрсахларның чиреген генә күрсә дә, ни кыланмас диген. Әйе, юллар. Алар Тәфкилевләр токымының язмышы бугай…
Морзаның Тирсәдәге утарында шушы борынгы нәселнең хан заманнарыннан калган шәҗәрәләре, атаклы бабаларының майтарган эшләре, кылган гамәлләре язылган бихисап кәгазьләр саклана. Әлеге тузанлы истәлекләрне барлап, махсус укып-өйрәнеп утырганы юк югын Котлымөхәммәтнең. Кая инде алар белән әвәрә килү, гомер иткән хатыны янында назланып төннәр үткәрү, сөекле балалары вә оныклары катында булгалау да бик сирәк эләгә аңа – һаман да шул казна эше. Анысы шәҗәрәдә үзе актарынмаса да, бабасы Мәмәш вә атасы Тәүкилләрнең өзек-төтек сөйләгәннәреннән белә ул: Тәфкилевләрнең нәсел-нәсәпләре бик борынгыдан килеп, Нугай урдасында, ул гына да түгел, соңрак көчәеп киткән Рәсәйдә күренекле кешеләр булганнар. Ата-баба сүзе хактыр: Тәфкилевләр ыруының очы ханнарга барып тоташа – аның атасы Тәвәккәл, ягъни, мишәрчәләп әйткәндә, Тәүкил бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмөхәммәд хан бине Ундан бине Шигай хан бине Җадак хан бине Җанибәк хан бине Барак хан бине Коерчык хан бине Ырыс әл-Чыңгызи. Тәфкилевләр борын-борыннан ханнар вә падишаһлар тирәсендә чуалганнар, аларга тугры хезмәт иткәннәр, туктаусыз юл йөргәннәр, хөкемдарларның берсеннән икенчесенә хат-хәбәр, фәрманнар җиткергәннәр – һәркайсына бил бөккәннәр.
Котлымөхәммәтнең якынрак бабаларына килгәндә, өлкәннәр телендә иң еш кабатланганы Уразлы баба, ягъни 1591 елда унберенче хөкемдар булып Ханкирмән тәхетендә утырган Уразмөхәммәд хан. Уразлының углы Дәүләтмөхәммәд. Аннан инде Котлымөхәммәтнең бабасы Мәмәш туган. Алар, Ярыслау морзалары булып, Владимир һәм Ярыслау өязләрендә җир биләгәннәр, борынгы бабалары кебек үк, ак падишаһка тугры хезмәт иткәннәр, Рәсәй дәүләтенең бер очыннан икенчесенә чапканнар. Әле Котлымөхәммәт малай чакта да бабасы Мәмәшнең Владимир, Касыйм һәм Керенск өязләрендә җирләре, утарлары бар иде. Аларны Керенск морзасы Максутовка кияүгә чыккан апасы Зөләйхага вә Касыйм морзасы Шакуловка хатын булган икенче апасына бирнәгә бирергә туры килде. Шуннан соң инде бабасы Мәмәш 1718 елда атаклы морза Яушевлардан Әгерҗе төбәгендәге шушы каһәр суккан Тирсәне, аның тирә-ягындагы авылларны сатып алды, алты йөзгә якын крестьянга ия булды.
Ата-баба кәсебе яшь Котлымөхәммәткә дә бик ярап куйды. Өченче дистәне куганда пайтәхеткә килеп, Чит ил эшләре коллегиясендә башта – тылмач, аннан тәрҗемәче дәрәҗәсенә иреште. Нәселдән килгән яраклашу, куштанлык, ялагайлык кебек «һөнәрләрне» үз итсә дә, бабаларының гасырлар буе килгән йөремчәклеген өнәмәде яшь морза, аларның юлда узган гомерләрен кызганды. Шуңа да патша эргәсендәге тәрҗемәчелек вазифасын күктән иңгән бәхет дип кабул итте. Ул чакта, үзе сыман ук яшь Петербургка яңа аяк баскан мәлдә, Пётр патшаның холкын-фигылен, гадәт-омтылышларын белми иде әле Котлымөхәммәт. Баксаң, сажин буйлы бу хөкемдар тик торуның, ял-йокының ни икәнен белми, пайтәхетенә кайтып керми икән. Аның шул кыбырсыклыгы аркасында янындагыларга да тынгылык юк, хәтта тылмач вә тәрҗемәчеләргә дә җылы сарайларда рәхәтләнеп утырырга туры килми. 1711 елның җәендә ул Котлымөхәммәт Тәфкилевне дә Төрек походына алып китте.
Шуннан башланды да инде. Азов якларында байтак йөреп кайткач, бераз баш-күз алуга, тиктормас хаким карашын Шәрык ягына борды. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар икән. Кыр казахлары арасында Рәсәй канаты астына сыену хакында сүз кузгатучылар байтак, имеш. Тоткан җиреннән сындырырга гадәтләнгән Пётр Беренче, озын-озын уйлап тормастан, Шәрык илләренә кенәз Александр Бекович җитәкчелегендә экспедиция юллый. Әллә бәхете, әллә бәхетсезлеге җиңде – аны-моны абайламастан билгесезлеккә юл тоткан мең ярым казахтан торган экспедиция составында инде Алексей Иванович дип аталган Котлымөхәммәт тә бар иде.
1714 сәнәдә башланып, дүрт елга сузылган әлеге сәяхәтне Ходай дошманына да күрсәтмәсен. Кыр казахларын Рәсәйгә кушарга маташучы бу тәвәккәлләрнең күбесе чит-ят җирләрдә башларын салды. Тәфкилевне исә Алла саклады, суештан мең бәла котылып, Кавказга килеп сыенды. Шунда ачлы-туклы, кимсетелүләр белән үткән ике елдан соң гына Петербургка кайтып егылды.
Атлар-дөяләр сыртында, хәтәр корабларда җил-яңгыр астында, тоташтан үлем сагалап торган шартларда узган дүрт елга якын вакыт мең газаплы, афәтле юллар кыен, һай, бик кыен, чын-чынлап гүр газабы булды. Аның каравы Төрек походында үткәрелгән мәшәкать вә үлем куркынычы тулы ике елы һәм әлеге фаҗигале сәфәренең ахыры ярап куйды яшь морзага – Бөек дип аталган падишаһның күзенә чалынды, шуның нәтиҗәсе буларак, Пётр Беренченең яшерен эшләр буенча өлкән тәрҗемәчесе мәртәбәсенә күтәрелде. 1722 елда башланып киткән атаклы фарсы походында ул инде патша яраннарының күренеклесе иде…
…Арчадан соң Ташкичүгә таба борылдылар. Бу исә – бүген кичкә сәфәрләренең бер очына чыгачаклар дигән сүз. Атап чыккан юлының ахыры шәйләнүгә карамастан, Тәфкилевнең кәефе юк. Ерак юл ваткан, эт иткән. Очы-кырые булырмы бу юлларның? Әллә алар аны тар ләхеткә илтеп тыгарлармы?! Шыксыз уйдан куырылып куйды бригадир – моңа кадәр башына мондыен фикер килгәне юк иде. Ул бит юлларга, алар никадәр генә газаплы, хәвефле булмасыннар, зур өметләр баглады, һәркайсына хыял канатларында чыкты. Ник дигәндә, үзеннән дә сер итеп кенә фикерләвенчә, әлеге очсыз-кырыйсыз юлларның бик әйбәт соңы булырга, алар аны кайчан да булса үзбаш түрәлеккә – властька алып килергә тиешләр иде ләбаса! Биргәненә шөкер, инде җиде дистәне тутырды, шуның ярты гасырдан артыгы шомлы вә даулы юлларда үтте. Аларның исә ахыры – ул өмет иткән асаба хакимлек күренми дә күренми. Һаман да кеше кешесе, йомышчы малайдай, гел әллә кемнәр ихтыяры белән йөрү. Ошбу сәфәренә дә губернатор Неплюев кушуы буенча ниндидер Габделсәлам ахунны эзләп чыкты.
…Күңелен урынына утыртып, инде тынычлап картайыйм дигәндә, пайтәхеттән ерактагы шушы аулак төбәктә янә ыгы-зыгы, дау купты. Әлеге дә баягы яңа начальнигының фәрештә булып кылануыннан инде. Нишләгәнен белми, Уфада Алла булып яткан Аксаков өстеннән эш кузгатты Неплюев. Алым алуның чамасын югалткан теге. Моны ишеткәч, Тәфкилев елмаеп куйды, күңелендә күмелеп яткан комсыз корт янә кыбырсый башлады. Кем белә, шәт, Хак Тәгалә аны Уфага баш итеп тәгаенләгәндер. Морза, сабырлыгын җыеп, Аксаков башы өстендә котырынган зилзиләнең ни белән бетәсен көтте. Ләкин «тиле губернатор» дигәннәре бөтенләй үк дивана булып чыкмады, койрыгына басуга тешләшергә тотынды – Тәфкилев өстеннән шикаять язып салды. Имеш, морза алым ала. Йә инде, чыннан да, ахмак димәссеңме үзен! Бу кыргый далада түрәләрнең кайсы гына ришвәт алмаган да үз кесәсен калынайтуны кайгыртмаган. Анысы өчен бик кайгырмады Котлымөхәммәт, судан коры чыгарына ышанды. Алай да Аксак тәренең башка дәлилләре уйланырлык иде. Имеш, Тәфкилев Тирсә утарындагы крәстияннәрен чамадан тыш изә, имеш, шуңа чыдый алмый, тегеләре баш күтәрә.
Боларын да бөһтан, яла дип кенә котылыр идең дә бит, Тирсә халкының бөтен Чулман, Нократ, Агыйдел буйларын болгатып, ыгы-зыгы килүләрен кая куясың? Патша хәзрәтләренең гадел солдатларына каршы чыгуга хәтле барып җиттеләр, җирбитләр. Анысы гына җитмәгән иде тагын, әлеге урыс фәрештәсе Неплюев Тирсәдәге хәлләрне пайтәхеткә язган, хәерсез. Хәзер кая ул генерал тасмалары да, губернатор урыны хакында хыяллану?! Инде ничә ел Тирсә юлын таптый менә. Әле бу сәфәрендә дә, туры юлны урау итеп, утарына сугылуы юкка түгел. Андагы фетнәнең тынып җиткәне юк, пыскый да пыскый, вакыты белән ялкынланып та ала. Һай бу Тирсә! Бөтен кәртен бутады морзаның.
Тарих битләреннән. Ике мәчете һәм мәдрәсәсе булган Тирсә төбәгендә яшәүче крестьяннарның кузгалышы 1736 елда Казан губерна канцеляриясенә Тәфкилев өстеннән шикаять язулары белән башланып китә. Алар: «Алпавыт безне көчләп, законсыз рәвештә крестьянлыкта тота, безне аңардан коткарыгыз!» – дип язалар. Ничек кенә язылмасын, губерна чиновниклары дөрес аңлаганнар моны. Жалуга кул куйган крестьян вәкилләре Имамов, Кумаев һәм Биктимеровларны чыбыркы белән кыйнарга, алпавыт өстеннән йөрмәскә әмер бирелә. Шуннан инде күршедәге Чишмә авылы крестьяннары Петербургка, идарә итүче Сенатка үзләренең хәлләрен язып җибәрәләр: «Ата-бабаларыбыз һәм аларның бабалары алпавыт кулында тормаганнар, аңар салым яки ясак һәм башка йөкләмәләр түләмәгәннәр. Ә моннан ун ел элек Тәфкилевнең приказчигы Мәүлекәй Семёнов, безнең авылга килеп, сез барыгыз да Тәфкилевтән качкан крестьяннар, дип, алтмыш дүрт ир һәм хатын-кызны, указ игълан итмичә, Тәфкилев крестьяннары дип язды. Хәзер дә безне көчләп крестьянлыкта тоталар». Хөкүмәткә әнә шундый эчтәлектәге башка гаризалар да җибәрелә.
1742 елда губерна канцеляриясе шикаятьләргә кул куйган сигез кешене кулга ала һәм, бернинди аклану кабул итмичә, тикшерү алып бармыйча, аларны ике ай буена Казан төрмәсендә яткыра. Аннан соң икесен чыбыркы, алтысын камчы белән кыйнап, Тәфкилев утарына кире озаталар. Алпавыт аларны тагын бер ай буена богауланган килеш каравыл астында тота. Бу хәлләргә чыдый алмаган крестьяннар баш күтәрәләр. Чишмә халкына Нәҗәр, Тирсә, Балтач, Мордва, Кибәкшәр һәм башка авылларныкы да кушыла.
Тәфкилев үтенече буенча 1742 елның октябрендә Казаннан егерме биш гренадер белән унтер-офицер килә һәм Чишмә авылы кешеләренә аларның морзага беркетелүләре турында Указ укый, алпавытка буйсынырга үгетли. Моңа каршы крестьяннар: «Тәфкилев безнең крепостнойлыкны исбат итсен!» – дигән таләп куялар. Икенче бер команда Нәҗәр авылы крестьяннарын буйсындыру һәм җәзага тарту өчен җибәрелә. Ләкин крестьяннар аларны «кыйнаганнар һәм авылдан куганнар». Шулай итеп, халыкның гаскәрләр белән канлы бәрелешләре башланып китә. Коралланган крестьяннарга Чишмәдән Кимай Зәетов, Нәҗәрдән Мөсхин һәм Ишкенәй Зәетовлар җитәкчелек итә. Хөкүмәт «крестьяннарны үгетләү, башлап йөрүчеләрне тоту, бунтка катнашучы бар халыкны чыбыркы белән кыйнау» өчен зур гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Шул ук елның ноябрендә биш йөз кешелек гаскәр, килеп, Чишмә һәм башка авылларны камап ала. Чишмәгә башка авыллардан да байтак халык җыелган була. «Бирелергә һәм таралырга» дигән әмерне алар кире кагалар. Офицер кешеләргә атарга һәм авылны штурм белән алырга приказ бирә. Бәрелеш башлана, ул кул сугышларына кадәр барып җитә. Берничә крестьян үтерелә, берсен штык белән кадап яралыйлар. Хөкүмәт гаскәрләреннән ике гренадер, бер мушкетёр һәм бер татар танкчысы үтерелә. Сугышлар һәм канлы бәрелешләр волостьның башка авылларында да, бигрәк тә Нәҗәрдә, Мордвада һәм Балтачта була. Әмма солдатлар, баш күтәргән крестьяннарның ныгытылган авылларын ала алмыйча, кире чигенәләр. Җәза экспедициясе бөтен волостьта уңышсызлык белән тәмамлана.
Тирә-юнь тынып калгач, крестьяннар үлгән иптәшләрен җирлиләр, урманда яшерен лагерь оештыралар. Җиңүдән әсәрләнгән халык көрәш дәрте белән яна. Баш күтәрүчеләр Кимай Зәетовны Казан ягына анда ниләр барын белешергә җибәрәләр. Ул Казаннан майор командасында зур гаскәри көч килүе турында хәбәр алып кайта. Крестьяннарның бер өлеше урманга китә, бер өлеше, Балтачка килеп, авылны ныгыта. Майор 1743 елның гыйнварында волостька килеп керә. Баш күтәрүчеләр бу кадәр зур көчкә каршы чыгу ниятеннән кайталар. Авыллар солдат белән тула. Халыкның күбесе урманга, кайберәүләре башкорт далаларына качып китә. Калганнары исә рухларын төшермиләр. Восстаниенең тотылмый калган җитәкчеләре, урманда отряд оештырып, шуннан алпавыт милкенә һәм аның тормышына куркыныч салып, һөҗүм итеп торалар.