banner banner banner
Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп
Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп

скачать книгу бесплатно


Яшь ана ялт кына егеткә борылды. Күзләренә ят очкыннар бәреп чыккан иде.

– Ничек инде «кеше кебек»? Ә кем соң ул?

Ирекнең елмаюы өреп очыргандай юк булды. Йөзе дә кызарып китте. Бертын ни әйтергә белми торганнан соң гына, ул теленә килде. Анда да кешеләргә карамыйча, үз-үзенә сукрангандай кебек кенә итеп әйтеп куйды:

– Вәт шайтан, минем бит: «Безгә – эшче кешеләргә охшаган икән, безнең кебек үк ул да тик торырга яратмый икән», – диясе килгән иде.

Әни кешегә тынычланырга шунысы да җитте тагы.

– Ә-ә-ә, эшче кебек дисәгез инде, – диде дә, сез ни әйтерсез тагы дигәндәй, күршеләренә күз салды.

Янәшәдә басып торган егетләр дә, алгы утыргычтагы апалар да Ирек белән теләктәшлек белдергәндәй елмаеп куйдылар.

Ә бала, яңа тукталышны көтеп, шыпырт кына ята иде.

Суга баралар

Яшь ана кызчыгы белән суга бара. Кызының да кулында чиләк. Чәчәкле, матур уенчык чиләк. Үзенә дә күп булса яшь ярымдыр. Атлавы да әле алпан-тилпән, тип-тигез җирдә дә сөрлегеп-сөртенеп куя. Әмма тырышып атлый. Ул бит суга бара! Әнигә иярәм дип түгел, ә суга барам дип ул шулай тырыша.

Әлбәттә, баланың кулына печенье йә берәр ялтыравык-шылтыравык тоттырып та суга барып була. Ләкин ул вакытта инде бала үзен ияреп йөрүче дип хис итәр иде, суга баручы дип түгел.

Ә боларның аермасы адәм баласы өчен бик зур, һай, бик зур!

Өмет – балаларда

Трамвайга базар тукталышында халык күп керде. Чегәннәр икән. Үзләренчә киенгәннәр. Үзләренчә сөйләшәләр. Үз хәрәкәтләре, холык-гадәтләре күзгә бәрелеп тора.

Мөстәкыйль милләт дип йөртмиләр шикелле аларны. Әмма алар бүтән бер милләт белән дә буталмый. Алар үзенә бер халык. Заманалар ничек кенә какмасын, яшиләр, үрчиләр.

Уйланырлык. Шулай да аларның яшәүчәнлегенең сәбәбен бер дә әллә кайдан эзлисе юк. Халык яши, чөнки ул балалар ярата, ул бала җанлы, ул яшәвенең мәгънәсен балалар үрчетеп, нәселен калдыруда күрә.

Трамвайга кереп тулган «халык»та нибары ике гаилә икән. Анда япь-яшь ике хатын, калганнары – шуларның балалары. Зурысы бар, уртанчысы, кечкенәләре – ниндиләре генә юк. Бар да чуар киемле, елтыр күзле, сау-сәламәтләр, шуклар, бик игътибарлылар. Бер-берсен карыйлар, хәстәрлеләр, бала җанлылар.

Бу халык әле шулай ишле булып, мөстәкыйль булып бик озак яшәр.

Аңлады

Ниһаять, бүген ул баланың һәр таләбен канәгатьләндерә килүнең нәрсәгә китереп терәгәнен аңлады.

Бала башта компот сорады. Бирде. Бала эчмәде, кесәл таләп итте. Бирде. Бала кабып кына карады да чәйгә үрелде. Анысын да бирде.

– Нишләп сөтсез, сөт сал! – дип акырды бала.

Ясап бирде. Шунда бала, аяк тибеп:

– Сөтен ал! – дип кычкырып җибәрде.

Яшь ана аңарга текәлеп шаккатты да калды.

Бер талон хакы

– Талоннарыгызны әзерләгез! – диде ишек төбенә килеп баскан контролёр.

Трамвай тәрәзәсеннән карап барган ханым да билетын барларга тотынды: кесәләренә кереп чыкты, бияләйләрен какты. «Сиңа бирдемме әллә, Тәнзилә?» – дип, алдында утырган баласыннан сорады. Тегесе: «Юк», – дигәч, аны итәгеннән төшереп, үзен дә, аны да каккалады, икәүләшеп идәннән дә караштырдылар.

– Әллә тиштермәгән идеңме? – диде янәшә утырган юан түтәй.

– Үзегез тиштереп бирдегез бит, апа, – диде аның сүзләреннән тагын да аптырап калган хатын.

– Әй, шулай иде бугай шул. Ә соң шулай булгач, борчылма ул кадәр. Бәйләнә калса, әйтерсең, кызыма биргән ием дә, ул, аңгыра баш, әллә кая куйган, диярсең.

Алар сүзенә колак салып утырган Тәнзилә сагаеп калды. Ни уйлаганы шунда ук зур кара күзләренә чыкты. «Әнисе чыннан да шулай алдашырмы икән? Шулай дисә, аңа нишләргә? Нишләсен инде, башын ияр дә идәнгә текәлер. Сорасалар, югалттым, дияр. Югыйсә әнисенә начар булуы бар…»

Мондый уйдан баланың карашы сүрәнләнде, йөзен күләгә сара барды. Шулай да күңелендә өмет дигән нәрсә тәмам сүнеп бетмәгән иде, ахрысы, ул әнисенә карады. Ә ханым ул арада яңа талон алып, түтәйгә сузды.

– Компостерга җибәрегезче, үзем югалткач, балага сылтап булмас аны, – диде.

Бу сүзләр Тәнзиләнең йөзенә, кара күзләренә тылсым булып өрелдемени, ул болыт астыннан чыккан кояш күк балкып китте. Карашында аның әнисе өчен, алдашуга юл куймый торган, үзенең Тәнзиләсен бик ярата, хәтта олыларча хөрмәт итә торган әнисе өчен чиксез сөенеч, горурлык хисе якты очкыннар булып кабынган иде.

Мантыйк

Рөстәм белән поликлиникага бардык. Врачка күренергә көткәндә, стенадагы сурәтләрне карыйбыз. Суга сикерергә торган спортчы сурәтен күреп, Рөстәм:

– Нишләп аны монда элгәннәр? – ди.

– Әлләтагы, – дим. Чөнки уйлап торырга вакыт калмаган, врачка чират җиткән иде.

Кайтканда, Рөстәм:

– Су коенып чирләсәгез, шушы больницага килерсез, дигәннәрдер? – диде.

Менә сиңа мә: биш яшьлек бала тормыштагы һәр күренештә мантыйкый бәйләнеш эзли, сәбәбен табарга, ачыкларга тырыша!

Юк инде, мондый чакта «әлләтагы» дип белмәмешкә сабышу да, уйламыйча-нитмичә баш кагып килешү дә дөрес булмас. Уйламыйча ярамый мондый хәлдә.

– Юктыр, – дим, ниһаять, – врачлар янына килеп йөрмәс өчен менә шушы спортчы кебек су коеныгыз, чыныгыгыз дип элгәннәрдер, – дим.

Ә бит улым килешә. Һәрхәлдә, ул каршы дәшми. Уйлый.

Сабыйның уе – телендә

* * *

Рөстәм (5 яшь):

– Ә мин сугыш нигә беткәнен беләм!

– Нишләп?

– Сугышкан кешеләр әнә шушындый краннарны күргәннәр дә җимерелгән өйләрне төзәтергә таралып беткәннәр…

* * *

Булат (4 яшь) әнисе белән беренче тапкыр шәһәргә килде. Беренче катны узгач, ул:

– Әни, без очырмага менәбезмени инде, – диде.

* * *

– Әти, колонка нигә эшләми?

– Суык бит.

– Кыш эрегәч, эшләр, иеме?

* * *

– Әй улым, бигрәк озак уйныйсың, башкалар әллә кайчан кайтты ич инде.

– Алар кайтса, икенчеләре килде, алары белән дә уйнап каласы килә.

* * *

Гөлназ урамда очраган әйберләрнең исемен алфавит белән тәртипкә салып әйтергә күнегеп килә.

– Әйдә, «А» хәрефенә башлыйбыз: автобус, астановка…

– Чәү, чәү, тукта, остановка «А» түгел, «О»га.

– Бөтен кеше «астановка» ди.

– «Астановка» дип әйтелә генә ул, «остановка» дип языла.

– Мин бит язмыйм, әйтәм генә.

* * *

Без сайлауга барырга җыенгач, Рөстәм:

– Сез анда кемгә кычкырасыз? – дип сорады.

«Тавыш бирү»не үзенчә аңлаган.

* * *

Бәбкәләрдә йонны күреп, бала:

– Әни, карале, бу бәбкә казлана башлаган.

– ?..

* * *

– Әни, син бәбәй таба аласыңмы әле?

– Нигә ул сиңа?

– Кыйнарга! Абый мине кыйный ич.

* * *

Бала, бер һәйкәл яныннан үткәндә:

– Әни, ул үлгән инде иеме?

– Ие, балам.

– Ә ул басып үлгәнме?

* * *

Бер бала яңа гына бала табу йортыннан алып кайткан туганын сөя икән. Битен, кулларын сыйпаган, аннары артын сөйгән:

– Сатып алдык, дигән идегез, болары ун тәңкәдер инде, ә монысы бер тәңкәдер, – дип әйтте ди.

* * *

– Ике икең ничә була?

– Әй апа, каян барысын да хәтерлисең, беренче классны бетергәнгә дә җиде ел булды бит инде, – дип әйтте ди җиденче класс укучысы.

* * *

– Гоголь нинди әсәрләр язган?

– Тарас белән Бульба.

– Укыдыңмы?

– Как же.

– Ничек бетә?

– Тарас Бульбага өйләнә…

* * *

Бер малай директор бүлмәсенә башын тыга.