
Полная версия:
Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) / Да здравствует слово!
Тагын шунысы дөрестер: телбизәкләр дә мулдан булырга тиеш. Чичәннәрчә матур итеп сөйләү һәм җырларны башкару өчен шулай ук табигать биргән аерым осталык, сүз һәм фикер байлыгы кирәктер.
Иҗатын 1920–1930 елларда башлаган Ленинград прозаигы Илья Бражнин язучылык турындагы бер китабында («Сумка волшебника») сүзне очар кошка тиңли. Бу урында ничек инде Мостай Кәримнең «Күкрәгемнән кошлар очырам…» дигән канатлы сүзләре искә төшмәсен ди!
Намусы һәм күңеле чиста, изге ниятле кешенең сөйләме, төс-кыяфәте дә ачык һәм ышандыручан булган. Син, укучым, моның мисалларын яхшы беләсеңдер.
Татарстанның суверенитетын дәгъвалаган көннәрдә без кемнәрнең генә утлы чыгышларын тыңламадык! Ләкин шушы ораторлар арасында ут чәчеп сөйли һәм халык төркемен үзенә карата белгән берничә шәхес кенә хәтердә: Зәки Зәйнуллин, Роберт Батулла, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Әзһәр Шакиров… Бәгырьләре авыртканга күрә чыгыш ясый йә артистлар, йә язучылар… Кызыл сүзләрне мулдан сибүгә караганда дөресен һәм ихластан сөйләү алтын бәясенә тиң иде ул чакта.
Зоология фәнен яхшы беләм дип мактана алмыйм. Әмма биология фәнендә, бер сүз белән әйткәндә, конкуренция дигән гаҗәеп бер термин бар. Никадәр сәер тоелмасын, менә шушы конкуренция дигән нәрсә хәтта телләр арасында да яшәп килә. Бу капка-каршылыкны үзебезнең мисалда да күреп-белеп торабыз ич: рус теле татар теленең әһәмиятен һәм аның ролен кулланылыштан юкка чыгарырга, аны йотарга тели. Бу – конкуренция инстинкты гына түгел, барыннан да элек Россия күләмендә алып барылган сәясәт һәм шовинизм җимеше.
Немец драматургы Г. Лаубе бик тә дөрес һәм акыллы сүзләр әйтә: «Халыкның теленә һөҗүм итү аның йөрәгенә һөҗүм итүгә тиң».
Мондый мөнәсәбәт хәтта дин кадәр диннең дә мәгыйшәтенә үтеп керде. Бер генә диндә дә үзенең дини бәйрәмнәрен чит телдә уздыру юктыр дип беләм. Ә менә без хәзер хәтта әлеге бәйрәмнәрдә дә рус телен бик еш эшкә җигәбез: янәсе, вәгазь вә үгет-нәсыйхәтләр яшьләр һәм татарчаны яхшы белмәүчеләр аңына барып җитсен…
Дөнья мәйданында да тын һәм гаугасыз ярыш дәвам итә: милләтара аралашу ролен башкарган инглиз теле рус теленең функцияләрен көннән-көн, елдан-ел кысрыклый бара. Ничек итепме? Компьютер, интернет, сайт һ. б. шундый нанотехнология ярдәме белән.
Шөкер, гасыр катламнарын кичкән безнең телебез яши, дәвам итә, иҗтимагый тормыштагы үз урынын даулый. Ул агрессив тел түгел, аның кояш астында яшәргә тулы хакы бар. Бу хакта шагыйрь Равил Фәйзуллин алтмышынчы елларда ук бик тә дөрес әйткән:
Минем телем —меңәрләгән ишләре күктыйнак тел ул.Басынкы ул:халыкара конгресслар,парламентлар ачып йөрми,акча, чеклар битенә менми.Сугыш ачмыйлар минем телемдә,капитуляция дә ясамыйлар…Кайсын гына алсак та, телдәге сүзләр беркайчан да сугышны мактамый, аңа дан җырламый. Чөнки теләсә кайсы сугышның синонимы берәү генә – үлем… Хәрбиләр китереп чыгарган сугыш һәм сугыш кораллары сүзне дә үтерергә мөмкин. Чөнки яу кырында башын салганнарның әйтелмичә калган әйтер сүзләре дә утлы кораллар тарафыннан һәлак ителә, мәңгелекнең салкын куенына кереп югала.
Хәзер безне ахырзаман (апокалипсис) белән куркытулар көчәйде. Хәтта төгәл генә вакытын да әйтәләр: 2012 елның декабре… Нәрсә, ул чагында кешеләр һәм кешелек өчен барлык нәрсәләр, бер сүз белән әйткәндә, цивилизация, шул исәптән телләр, сүзләр дә юкка чыгачакмы? Минем бу хәл кадәри хезмәтем дә көл булып туфрак астында калырмы? Мистиканы аңласам һәм күпмедер кабул итсәм дә, мин моңа ышанмыйм! Нәрсә, Җир шарында ничәмә-ничә миллионнар ышанган һәм табынган Алла да юкка чыгачакмы? Әгәр дөньялыкта (гамәлдә) бар икән, нигә соң ул үзе яраткан кешелек кавемен гарасаттан, кыямәт көненнән араларга ниятләми? Көченнән килмиме, әллә теләмиме? Бу сорауларга әле берәүнең дә җавап бирә алганы юк.
Безнең язмыш-яшәешкә Табигать тарафыннан бай һәм тылсымлы татар теле бүләк ителгән. Ул – безгә бушлай бирелгән хәзинә. Онытмыйк: туган тел бездән зур төгәллек, нәфислек, сакчыллык, мәхәббәтнең сафын тели. Без аның кадерен белсәк, килер буыннар михрабына кадәр сакласак иде.
Халкыбызның зур бер казанышы буларак, татар теле рус теле һәм башка чит телләрнең байлыгын, матурлыгын тәрҗемә аша бөтен киңлеге белән әдәбият сөючеләр күңеленә илтеп җиткерә ала, бу – бәхәссез.
Ватаныңа, туган ягыңа булган мәхәббәтне туган телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
Аннары… Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарачак» дигән сүзләренә ияреп шуны әйтәсе килә: кеше сөйләшә һәм елмая белсә генә, дөнья азмы-күпме яхшыга таба үзгәрер.
Могҗиза буларак, сүз безгә кадәр дә яшәгән, бездән соң да яшәр, иншалла!
Менә шуңа күрә йомгаклау өлешен «Сүзгә – сәлам! Сүзгә – мәрхәбә!» дигән канатлы сүзләр белән тәмамлыйсым килә.
2000–2012,
Казан – Олы Мишә
Уймак уйлар
(Канатлы сүзләр)
* * *Туган тел – диңгез, ә сүзләр – диңгездән бер тамчы.
* * *Сүз энә күзеннән чыкса гына алтынга әверелер.
* * *Вакыт биләмәсендә күп нәрсәләр онытылыр, юкка чыгар, әмма өч хәрефле «әни» сүзе мәңге калачак.
* * *Поляклар татарга һәйкәлдән ат куя, урыслар татар теленә «мат» куя.
* * *Әгәр өтер дөрес куелмаса, җөмләнең кабыргасы сынык булыр.
* * *Бер каптырмалы җөмләләр озын гомерле булмый.
* * *Сүз белән кыйнаган кермәсә, чыбык белән кыйнауның файдасы юк.
* * *Акыл – сүз белән, матурлык күз белән үлчәнә.
* * *Карбызның ниндилеген – чыңлатып, кешенең кемлеген сөйләтеп беләләр.
* * *Әгәр мәгънәсе зәгыйфь икән, җөмлә бик тиз үләргә мөмкин.
* * *Сүзгә су кушсаң сыеклана.
* * *Сүз белән ныгытылган фикер таулар күчерергә сәләтле.
* * *Теләсә кайсы сугышны бер сүз белән башларга яки туктатырга мөмкин.
* * *Әйтелгән сүз чыпчык яки бөркет булырга мөмкин, бары каләмнең язганы гына ташта уелып кала.
* * *Әйтер сүзең булмаса, телеңне тешлә.
* * *Кешенең сүзләренә караганда кайчакны күзләре күбрәкне сөйли.
* * *Тел ачкычлары бирелсә, хәйләкәр төлкедән һәм мимика остасы маймылдан да шәбрәк сөйләүче булмас иде.
* * *Тапкыр сүзле кеше теле белән таш яра.
* * *Еланга тел сөйләр өчен түгел, чагар өчен бирелгән.
* * *Сүз белән артык мавыксаң, эшли торган эшең ташланыр.
* * *Туры сүз утта янмый, суда батмый.
* * *Кешеләрне хәйран иткән дә, вәйран иткән дә – сүз.
* * *Графоман киңәше: сүзеңне ахыргача очлап чыга алмасаң, азагына күпнокталар куярга тырыш…
* * *Сүзнең күләгәсе булмый.
* * *Пегасны иярләү өчен йөгәнең көмеш җепләрдән үрелгән булырга тиеш.
* * *Дөньяның яртысы сүз һәм мәхәббәт нуры белән яктыртылган.
* * *Авызыңа алтын теш куйдырып кына авызыңнан алтын сүз чыкса икән ул!
* * *Ызгыш-талашлы өйдә шайтанның эше көйле булыр.
* * *Әдәби бөкрене дә кабер генә турайта.
* * *Шагыйренә карап, сүз ташка яки икмәккә әверелә.
* * *Талантлы язучы үзенең каләмен һәм әйтер сүзен ак кәгазь өстендә биетер.
* * *Нәрсә-нәрсә, ләкин әйтер сүзләреңне ломбардка илтеп тапшыра алмыйсың.
* * *Хакыйкать ялангач була, ялганчылар аңа сүз ярдәмендә күлмәк-ыштан кидерергә тырыша.
* * *Кабер ташындагы сүзләр чүкеч-өтерге белән түгел, күз яшьләре белән дә уелган була.
* * *Вәгъдә сүзе биргәннән әле берәүнең дә бөлгәне юк.
* * *Гарип күңелдә төзек сүзләр була алмый.
* * *Үлгән кеше белән сөйләшеп булмый, ләкин мал бүлешеп була.
* * *Хамелеон – экзотик җанвар, буш сүз сөйләүче политеслар – экран кошы.
* * *Иң борынгы кешеләрнең берсе «Бу – минеке!» дигәннән соң, тарихта шәхси милекчелек башланган.
* * *Хәтта алтын күгәрергә мөмкин, әмма затлы сүз беркайчан тутыкмас.
* * *Кешеләрне сокландырасың яисә мыек астыннан мыскыллы елмайтасың килсә, уй-ниятләреңне сөйләп бир.
* * *Яхшы затның әйтер сүзе дә туфрак сыман йомшак була.
* * *Кош сайраганны аңлар өчен кошлар телен яхшы белергә кирәк.
* * *Табигать зирәклекне җитәрлек кенә биргән булса, без кыскарак сөйләр һәм язар идек.
* * *Тарихны җиңүчеләр яза икән, бу гамәлдә каурый каләмнең гаебе юк.
* * *Матурлыкка күз кирәк, дөреслеккә сүз кирәк.
* * *Сүзнең зурысы яки кечкенәсе булмый.
* * *«А» дан «Я» га кадәр булган хәрефләрне тиз ятларга мөмкин, ә менә тормыш әлифбасын гомер буе өйрәнәсең.
* * *Балыклар сөйләшә белсә, тиктомалдан кармакка килеп капмас иде.
* * *Язмыш беркайчан сөйләшми, ул тәкъдиреңне сүзсез генә хәл итә.
* * *Телең пәке булса, тәнеңә ук кадалыр.
* * *Сакау белән маймылга әлифба кирәкми.
* * *Телдән әйтелгән сүз җилгә очарга да мөмкин.
* * *Паспортына «русская берёза» дип язылгач, татар каеннары милләтсез калды.
* * *Язылмый калган шигырь үзен үзе сагына.
* * *Сүз һәлак булса, эш тә һәлак була.
* * *Әйткәнең бер хикмәт булса, әйтеп бетермәгәнең тагын да хикмәтлерәк.
* * *Күп һәм озын сөйләү зирәклек билгесе түгел.
* * *Кеше күбрәк сөйләгән саен, аның ахмаклыгы яки зирәклеге ныграк ачыла.
* * *Кызларның күңел тәрәзәсен шакыр өчен татлы-шифалы сүзләр табуың фарыз.
* * *Начар сүзләрне – яманлык, яхшы сүзләрне безгә дөреслек үзе әйтеп тора.
* * *Әйтеләсе сүзләрдән башка бер генә идея дә чынга аша алмый.
* * *Фикердә ялгышсаң – сүзләр, сүзләрдә ялгышсаң, эшләр хөртиләнә.
* * *Яхшы фикергә таба сүзләр, магнит сыман, үзләре йөгереп килә.
* * *Сүзләрнең кыскалыгы фикер киңлегенә хезмәт итәргә тиеш.
* * *Яңгыравык фразалар һаваны ярырга мөмкин, ләкин алар йөрәккә барып җитми.
* * *Бәхәс кул сугышы белән төгәлләнсә, дөреслек гарип хәлгә төшә.
* * *Яман белән бәхәсләшү теш сызлаудан да яманрак.
* * *Бәхәстә дурак җиңүче була алмый.
* * *Бәхәстә җиңгән кеше дустын югалтырга мөмкин.
* * *Әйтер сүзең озынга һәм болганчыкка китсә, бу – үзеңдәге кимчелекне яшерергә тырышу билгесе.
* * *Эзоп теле яртылаш сөйләшүгә урын калдырмый.
* * *Анекдотларга караганда канатлы сүзләр ныграк истә кала.
* * *Сүз кылыч йөзен сындырырга мөмкин.
* * *Тау белән үзәннәр икесе ике телдә сөйли һәм җырлый.
* * *Ахмак сорауларга да акыллы җавап табарга мөмкин.
* * *Кеше, буш сүзне күбрәк сөйләгән саен, ахмаклыгына таба якыная.
* * *Халыкара сәясәттә сүзләр түгел, төрле калибрдагы идеяләр өстенлек итә.
* * *Фикере сай булган кеше тасма телләнеп сөйләшер.
* * *Юморда йомры сүз кыйммәтле.
* * *Телбизәкләр бакчасына керү өчен күңел бизәкләрең дә мулдан булырга тиеш.
* * *Төрмәдә диварлар да сөйләшә.
* * *Көндәшең кызып китсә, аның авызын юмор белән томала!
* * *Шигърият тормыштагы хаосны өрфия пәрдә белән каплау сәләтенә дә ия.
* * *Кыскалык – талант сеңлесе, ләкин гонорарның үги анасы.
* * *Акыллы бер җөмлә чиле-пешле романны сугып егарга мөмкин.
* * *Пычакның – үткене, сүзнең тапкыры кыйммәт.
* * *Корыган агачның – суты, мәгънәсез сүзнең тозы булмас.
* * *Әгәр әдәбият чишмәләре корый икән, безне бернинди икътисад та коткара алмый.
* * *Каурый каләм затлы кулда гына затлы сүзләрне тәсдыйк итәр.
* * *Язучы каләме тукран тормышына тиң: һаман җан тырмашып эшләгән саен, ул хакыйкатьнең үзәгенә юл яра.
* * *Матур итеп сөйләү сүзләргә генә түгел, эш-хәрәкәтнең асылына да нык бәйле.
* * *Такылдыкның иреннәре йомылмас.
* * *Канатлы сүзләрне балта белән дә юна алмыйсың.
Без кешеме икән?
Нинди көчләр, кем өйрәтер безнеСугышларсыз гына яшәргә?..Без һәммәбез – Җир кешеләре, Табигать балалары. Дөньяның биниһая киңлекләрендә әле тагын меңәрләгән үсемлекләр, урман-болыннар, елга-океаннар, кош-кортлар, киекләр үз көенчә яшәп ята. Безгә меңәр гасырлар элек менә шушындый дөнья белән туганнарча янәшә, тату яшәү гармониясе бүләк ителгән булган. Ләкин без, кешеләр, менә шушы алтын кагыйдәне боздык: үзебезне ашаткан, эчерткән, сулыш алырга мөмкинлек биргән бердәнбер табигатебезне рәнҗеттек һәм әле дә булса рәнҗетә киләбез, тирә-юнебездәге барлык нәрсәләрне һәм тереклек ияләрен кырып-себереп юкка чыгарабыз. Кызыл китап ачтык ачуын, әмма браконьерлар аны укып торамы соң! Корыган-кипкән елга-күлләр дә бу китапка нишләптер кертелми…
Табигать һәм андагы макро-микро дөнья бездән башка да бик рәхәтләнеп, җай гына яши алыр иде. Юк, без бит аның һәммә почмакларына кадәр мылтык һәм кирза итек белән үтеп керәбез, сәяси телдә әйтсәк, «эчке эшләренә тыкшынабыз», күп нәрсәләрнең астын өскә китерәбез.
Мисаллармы? Буа буарлык! Мисалларга тукталганчы, иң әүвәле галимнәр сүзенә колак салыйк әле. Алар аңлатуынча, бүгенге заманда дөньяга һәм кешелеккә өч төрле куркыныч яный: экологик һәлакәт, атом сугышы һәм, ниһаять, гасырлар дәвамында барлыкка килгән мәдәни-әхлакый хәзинәләрнең җимерелүе.
Укучыга аңлаешлырак булсын өчен, шушы өч «пункт» ка аерым-аерым тукталу урынлы булыр.
* * *Дөньяда кешедән дә рәхимсез зат юктыр, мөгаен. Ниндидер шаукымга бирелеп, бәрәкәтле чәчүлек җирләребезне химик ашламалар белән агуладык. Болары – соңгы еллардарак. Патшалык дәверендә дә һәм Сталинның бишьеллыкларында да тайгаларны, калын-калын урманнарны кул һәм техника көче белән кырдык, таладык, кистек-турадык. Бу кырылу процесслары Себер киңлекләрендә әле дә булса дәвам итә: урман материалы әзерләүчеләр илгә дә, күрше Кытайга да гектары-гектары белән агачларны кыра-аудара-эшкәртә тора. Тиешле контроль җитмәгәнлектән, боларның күбесе яшертен һәм җинаятьчел юл белән эшләнә.
Себер һәм Амазонканың атаклы урманнары дөньядагы иң чиста һәм бай хәзинәләрдән санала иде. Ләкин хәзер моның белән мактанып булмый, кешеләр бу байлыкны талыйлар, исраф итәләр, һәм бу һөҗүмне туктатырлык акыл көчләре әлегә күренми.
Нефть катламнарына тирәнрәк төшә барган саен, елга-күлләребез, чишмәләр кибә, суларыбыз эчәргә яраксызга әверелә. Дөньядагы иң чисталардан саналган Байкал күлебез дә үзенең сафлык сыйфатларын югалта бара. Чөнки аның янәшәсендәге кәгазь-целлюлоза комбинаты үзенең әшәке-ташландык суларын һаман шунда агыза бирә. Бу экологик җинаятьләр өчен әле берәүне дә хөкем иткәннәре юк. Ангара, Енисей кебек гигантларны да буйсындырырга, йөгәнләргә тырышып карадык. Алай гынамы, хәтта кайбер елгаларны кирегә бору планнарына хәтле барып җиттек. Шушы фантастик, чынга ашмастай уй-ниятләр белән яшәгән ахмак галимнәрнең үзләренең муенын вакытында кирегә борып куясы булган лабаса!
«Целина! Чирәм җирләр!» дигән булып, Казахстанның күпме киңлек-далаларын тузанга, чүлгә, яраксыз хәлгә китереп җиткердек. Хәзер андагы табигать балансын төзәтү-дәвалау өчен көчебез җитәр микән?
Җирләрдәге бер хәл, инде Ходай Тәгалә яраткан гамәлгә дә кул тыга башладык. Космоска күтәрелү һәм «йолдызлар сугышы» өчен күпме миллиардлар, кул һәм акыл көче, нанотехнология, затлы металлар исраф ителә! (Их, димен, бу исәпсез акчаларны кешеләрнең тормышын яхшырту, ким дигәндә, фатир-йортлар төзү өчен файдаланасы иде дә бит…)
Күкнең атмосфера һәм озон катламнары космик ракеталар тарафыннан күптән тишкәләнеп бетте инде. Бу «кара тишек» ләрдән җәһәннәм җилләре өрә хәзер. Без үскәндә (50 нче еллар) каен агачлары үзләренең яшел чуклы шәлләрен көнозын аска салындырып хәрәкәтсез торыр иде, бернинди җилләрнең әрсезлек вә усаллыгын хәтерләмим. Ә хәзерме? Хәзер көн дә давыл, көн дә ачы, чәнечкеле, тозлы җил…
Адәм балаларының начар һәм алама гамәлләренә җавап рәвешендә табигать үзенең үчен кайтара башлады түгелме? Таиландның башкаласы яртылаш диярлек су астында калды. Былтыр Японияне ут белән дә, су белән дә бик нык кисәтте табигать. Инде Франция, Италия, Германия кебек алга киткән илләргә дә алагаем су ташкыны ябырылды. Галимнәр моның сәбәбен төгәл генә аңлата алмый. Ләкин бик күпләр ышана: үзен рәнҗеткән өчен табигать бездән әнә шулай үч ала. Әйе, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанмау, денсез-динсез сәясәт бик кыйммәткә төшәчәк безгә. Дин юлына баскан хәлдә генә без табигать белән уртак тел таба алачакбыздыр.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги
Всего 10 форматов