
Полная версия:
Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) / Да здравствует слово!
Күптән түгел Кения археологлары өр-яңа табылдыкларга, дөресрәге, иң борынгы кеше сөякләренә тап була. Шуларга нигезләнеп, алар борынгы бабаларыбызның ырудан ыруга, нәселдән нәселгә берсен берсе дәвам итүләрен, бердәнбер уртак «шәҗәрә» агачына ия булуларын шик астына куя. Аларның табылдыклары «эш белүче кеше» белән «туры басып йөрүче кеше» нең 500 мең еллап янәшә яшәгәнлекләрен раслаган. Янәшә диярлек яшәсәләр дә, кешелекнең бу ике тармагы икесе ике төрдән (инде башка галимнәр фаразынча) якынча моннан 2–3 миллион ел элегрәк яшәгән уртак бабадан килеп чыккан. Логика, мантыйк бар шикелле. Ә менә уртак баба дигәнең кем ул – фәнгә әлеге билгесез. Әгәр уртак бабаның чыннан да булганлыгы якын киләчәктә нигезле итеп расланса, бүгенге антропология фәнендә йөз сиксән градуска борылыш ясалырга мөмкин.
Британия антропологлары «акыллы кеше» нең пәйда булу вакытын һәм урынын ачыклаган. Аларның нәтиҗәсенә караганда, тышкы кыяфәте ягыннан бездән әллә ни аерылып тормаган homo sapiens моннан 200 мең еллап элегрәк Африкада пәйда булган. Аның бүтән кыйтгалар буйлап таралуы исә күпкә соң башланган.
Монысы нык ышандыра. Чөнки Африка континентында яшәү шартлары Европадагыга караганда күпкә яхшырак булган. Бу иң элек кул-аякларның турайтылуына ярдәм иткән йомшак климатка бәйле. Аннары инде, планета буйлап тарала башлагач, борынгы бабаларыбыз шундагы табигать шартларына бәйле рәвештә Африка геннарын акырынлап җуя барган…
Хөрмәт катыш сокланамын: галимнәр һәм археологларның хезмәте энә белән кое казуга тиң ләбаса!
Бүлекнең азагын кызыклы гына бер чагыштыру белән тәмамлыйсы килә. Сүзебез керамика турында.
Керамика (грек сүзеннән алынган) җирдә билгеле булган иң борынгы казылмаларның берсеннән санала. Беренче керамик әйберләр яңа эрага кадәр 5 мең еллар элек, ягъни таш гасырга аяк баскан чорларда ук күренә башлый.
Көнбатыш Германиядә чыга торган фәнни-популяр «Гео» журналы 1987 елны «Таш гасырга әйләнеп кайту» дигән мәкалә бастыра. Анда мондый юллар да бар: «Материалларны куллану җәһәтеннән кешелек тарихы таш, бронза һәм тимер гасыры дигән чорларга бүленә. Безнең заманны атом гасыры дип атарга күнеккәнбез. Ә менә алдагы эпоханың керамика гасыры дип аталуы бик ихтимал».
Беренче карашка бик сәер шикелле, шулай бит? Әйдәгез, хыялны эшкә җигеп, таш гасыр башына күз салыйк… Кызыл үзле балчыкның йомшаклыгы кешеләргә бик борынгыдан билгеле булган. Әнә шундый үзле балчык кәлҗемәсен учак өстенә (беренчеләрдән!) элеп куярга уйлаган кеше үзенең бер дигән материал уйлап тапканын, ерак киләчәктә аның киң таралачагын белми дә калгандыр, билгеле. Йомшак һәм төрле рәвешкә бөгелүчән үзле балчык утта «пешкән» нән соң каты ташка әверелгән. Яндырылган балчыктан ашар һәм азыкны саклар өчен савыт-саба ясаганнарын күз алдына китерү кыен түгел.
Бу урында университет студентларының яраткан мөгаллиме, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең лекциядә сөйләгән бер детален искә төшерүне кирәк саныйм.
– Борынгы кешеләрнең берсе итле сөяк кисәген ялгыш учак өстенә төшереп җибәрә. Учак сүнгәннән соң алып-татып караса, пешкән иттән дә тәмле нәрсә юк икән! Кешеләрнең чи иттән пешкән иткә күчүе әнә шулайрак башланган…
Мөхәммәт абыйның үзе уйлап чыгарган фантазиясе булгандыр бу, бәлки, әмма дөреслеккә бик тә туры килә. Бу деталь минем хәтердә нык уелып калды. Борынгы заман, борынгы кешеләр белән кызыксынуым нәкъ менә шуннан соң башланды түгел микән әле?
Ярый, яңадан керамикага әйләнеп кайтыйк.
…Бүгенге керамиканы фаянс чынаякка яисә иң тупас кирпечкә генә кайтарып калдырып булмый. Менә кыскача гына кайбер мәгълүматлар: төрле кушылмалар белән ясалган заманча керамикалар атом электростанцияләрендә, термоядер синтез аппаратларында кулланыла. Космик корабльләр атмосфераның тыгыз катламнарына үтеп кергәндә, аларның корпусын керамик капламалар саклый. Керамика шулай ук самолёт, прибор төзелешләрендә, электроника һәм промышленностьның башка тармакларында кулланыла.
Менә шуның шикелле, ым һәм төрле ымлыклардан, авазлардан башланган беренче сүзләр тора-бара камилләшә, шомартыла, үзенең «таблица» сын таба, төрле тармакларга бүленгән фән буларак оеша, җәмгыятьнең көчле бер коралына әверелә, цивилизация баскычына күтәрелә.
Сүзнең могҗиза икәнлеге бәхәссез.
Үз чиратында сүзләр бездән җан сорый, кадер һәм мәрхәмәт сорый. Без моны онытмасак иде.
Сүзгә кадәр ниләр булганын чал тарих үзе генә белә. Ләкин ул дәшми, серләрен ачарга атлыгып тормый. Сфинксның үтәли карашыдай, ул безгә бары текәлеп-сынап карый һәм әйтә кебек: «Сезнең буын төзергәме, әллә җимерергә килдеме дөньяга?..»
4. Могҗиза һәм тылсым дәрьясы…
Сүздән дә олы берни юк.
ШекспирДөньяда җиде могҗиза бар, диләр: Мисыр пирамидалары, Семирамида бакчасы һ. б. Кешелек таныган шушы җиде могҗиза миңа үпкәләмәсен, әмма кешенең сөйләшә һәм үзара аңлаша алуын мин дөньяда беренче могҗиза дип бәяләр идем!
Җир шарында меңләгән телләр барлыгы мәгълүм. Галимнәр аңлатуынча, һәр булмыш һәм яшәп яткан тел билгеле бер мәдәни, тарихи һәм социаль җирлектә калыплашкан, шул җәмгыятьнең аерылгысыз өлешенә әверелгән. Акыл көче югарырак булган саен, бу халыкларның теле, мәдәнияте, язма әдәбияты да югарырак булган. Тарихта моның мисалларын эзләп табу кыен түгел.
Без бөтенләй игътибар итми торган бер гап-гади хакыйкать бар: безнең сөйләмебез төрледән-төрле төсләрдәге һәм мәгънәдәге сүзләрдән тора. Сүзнең формуласын кыскача гына болай дип бәян итәргә мөмкин: сөйләмдә мөстәкыйль берәмлек буларак кулланыла торган аваз яки авазлар системасы.
Әмма сүзнең ике яклы табигате барлыгын истән чыгармаска кирәк. Аның тышкы ягы – авазлар белән тәгъбир ителүе (язуда хәрефләр белән), ә инде эчке ягы – конкрет бер мәгънәгә ия булуы.
Галәмне, тирә-юнебезне атомнар, электрон һәм молекулалар чорнап алган шикелле, без сүзләр чолганышында яшибез. Шунысы кызык: әгәр кешеләр сөйләшергә өйрәнмәсә, дөньяда авазлар да, сүзләр дә булмас иде. Сүзләр галәм бишегендә һаман «ятим» булып яшәп ятар иде… Әгәр безнең Җир шарында ниндидер кара тәкъдир яки гарасат аркасында тоташтан телсезләр яшәп ятса, без никадәрле мәдәни һәм рухи байлыклардан мәхрүм калыр идек. Сүз дигән могҗизада барлык нәрсәләр, хәтта минутлар, айлар, еллар, кичә-бүген-иртәгә дигән вакыт төшенчәләренә хәтле төгәл чагылышын таба. Гәрчә вакыт безнең аңыбыздан тыш һәм аңа бәйсез рәвештә яши. Менә шуңа күрә без аны, күпме генә категорияләргә бүлсәк тә, иллюзия рәвешендә кабул иткәнбез килеп чыга…
Әйтик, фал әйтүчеләр уйлаганча, көннәрнең берендә ахырзаман (апокалипсис) килеп җитте ди. Вакыт мәңге үз көчендә калачак. Материя һәм Энергия күпмедер үзгәреш кичерсә дә сакланып калырлар. Дәрдемәнд әйтмешли, сөт калыр, ватан китәр. Ә менә сүзләр, кешенең аңында яшәүче берәмлек буларак, юкка чыга түгелме соң? Тагын бер сорау: ахырзаман (кыямәт көне) җитсә, Алла да юкка чыгачакмы, әллә… объектив рәвештә яшәп калачакмы?
Бу сорауларга беркем дә җавап таба алмастыр, мөгаен.
Җир шарында аерым-аерым халыклардан илләр, дәүләтләр һәм җәмгыять оешкан шикелле, кешелек тарихында аерым-аерым, бөртек-бөртек сүзләрдән җөмләләр, кешеләр арасында үзара аңлашу, уй-фикереңне дөньяга җиткерү өчен сүз дәрьясы барлыкка килгән. Табигатьтәге ниндидер югары көчләр йогынтысындамы, әллә әйтер сүзгә ифрат зур ихтыяҗ булганлыктанмы, кешелек мәйданына никадәрле сүзләр дәрьясы ярдан ташып чыккан!
Лексика фәне телнең сүзлек хәзинәсен өйрәнә. Татар телендә 50 меңгә якын сүз байлыгы бар (шуларның 10 меңе алынма сүзләр рәтенә керә). Халыкта киң таралган диалектларны, ымлык, бәйлек, теркәгеч, кисәкчә һәм кереш сүзләрне дә өстәсәк, бу сан күпкә артачак, билгеле.
Сүз – табигать һәм тормыш-көнкүрештәге нинди дә булса күренешне, вакыйгаларны, кайсы да булса төшенчәне иң кыска (үлчәми) төгәллек белән әйтеп, атап бирү, гомумиләштерү мөмкинлеге. Әйтик, без «агач» дибез, ә бит алар ничәмә-ничә төрле: имән, юкә, миләш һәм башкалар. «Агач» дигән бер сүз исә барысын да гомумиләштереп аңлата.
Һәр сүзнең чынбарлыкка һәм яшәешебезгә бәйле ачык, төгәл һәм тирән мәгънәсе бар. «Кояш» дибез икән, безнең күз алдына ут шары, аның кайнарлыгы һәм кул җитмәс биеклектә талгын гына яшәп ятуы күз алдына килеп баса. Сүз ул беренче чиратта үзара (кешеара) сөйләшүгә, аралашуга, аңлашуга хезмәт итә. Кыскасы, аның «иңнәренә» бөек миссия, илаһи вазифа салынган. Тормыш-яшәешне, сүзләрдән тыш, аралашу-сөйләшүдән башка күз алдына китерегез әле: тирә-юнебездә нинди бушлык һәм тәртипсезлек манзарасы пәйда булыр иде…
Без яшәгән дөнья материя, энергия, информация бердәмлегеннән тора. Материя һәм энергиянең ни-нәрсә икәнлеген без инде яхшы беләбез. Ә менә информация кыры фәндә ныклап өйрәнелмәгән әле.
Сүз – боларның соңгы икесенә турыдан-туры бәйле нәрсә. Сүзләр кырын күпмедер дәрәҗәдә шахмат тактасы һәм андагы фигуралар белән чагыштырырга мөмкин. Акыл һәм логикага (мантыйк) бәйле шахмат уенында тактадагы фигураларның кайсы вакытта нинди урынга куелуы иң әһәмиятле шарт булып тора. Фәлән мең сүзләр-фигураларның кайсы вакытта нинди урында һәм ничек итеп әйтелеше яки язылышы бик мөһим. Сүз остасы Фатих Хөсни үзенең бер мәкаләсендә «Урынындамы сүзләр-солдатлар?» дигән сорау куя һәм каләмдәшләрен һәр сүзгә, һәр җөмләгә игътибарлы булырга чакыра.
Әйе, дөрес һәм урынлы куллана белсәң, сүзләр затлы-фәһемле фикергә әйләнә, энҗе-мәрҗән булып ялтырый, сәмави нур чәчә… Ә инде арзанлы, тупас, тар мәгънәле һәм жаргон сүзләр сөйләмне дә, әдәби телне дә бизәми, киресенчә, чүп үләне шикелле, матурлыкның ямен ала.
Поляк галиме Ян Парандовский язучы хезмәте турындагы китабын «Сүзләр алхимиясе» дип атаган. Моңардан да төгәлрәк итеп әйтү мөмкин микән?! Әйе, химия түгел, сүзләргә билгеле бер тылсым өреп, алардан могҗиза ясауны, илһам дигән биеклеккә күтәрелүне күздә тотып әйтелгән тыгыз-саллы төшенчә бу. Китапта «Сүз» дигән аерым бер бүлек бар һәм анда автор, «Сүз – бөек сер» дигән постулатка таянып, өр-яңа ачышлар ясый, күзәтүләрен уртаклаша.
Могҗиза. Сер. Тылсым.
Татар теле хәзинәсендә болар өчесе дә тирән чагылыш тапкан. Безнең туган телебез талгын чишмәдәй челтери, тулы елгадай горур ага, карурмандай моңлы шаулый. Бу телдә без төсләрне, күкләр биеклеген, тойгы һәм фикернең йөз төрле төсмерләрен, күңел тирбәлешен, психологик кичерешләрне кешеләргә генә бирелгән авазлар аша авыз турырып сөйли, аңлата һәм ак кәгазь битен тутырып яза алабыз.
5. Сүзләр, сүзләр ни сөйли?.
Матур сөйли белү –
фикер сәнгате ул.
Блез ПаскальКешеләрнең, агачларның һәм суның гына түгел, сүзләрнең дә уңай яки тискәре энергиясе бар, дидек. Күзгә күренмәс бу күренеш, сүзнең әлеге сыйфаты дипломатиядә, рәсми очрашуларда, дуслык-туганлыкта, гомумән, аралашуның барлык төрләрендә чагылыш таба. Мәхәббәттә бигрәк тә шулай. Әйтик, «яратам» сүзен генә дә әллә ничәмә төсмерләрдә әйтеп була: ихластан һәм асыл мәгънәсендә, наз яки ирония белән, ачулы яисә нәфрәтле тон белән һ. б. (Композитор Салих Сәйдәшевнең дусларына хөрмәтләп, якын итеп әйтә торган сүзе «бәгырь» булган.)
Һиндларның «омара вазанги» дигән борынгы һәм изге гыйбарәсендә куәтле уңай энергия бар дип санала. Бу тәгъбир аларда акыл һәм тирән уй-фикер уята икән.
Ә бездә, татарда, бармы тылсымга ия шундый сүзләр? Мисалны күпләп китерергә мөмкин. Берничәсен генә искә төшереп үтик: «Сөбханалла!», «Алланың рәхмәте белән», «Хәерле иртә!», «Рәхим итегез!», «Мәрхәбә!» һ. б.
Сүзнең формуласын ачыграк күзаллау өчен аны түбәндәге схемага салырга мөмкин: сүзләр, җөмләләр һәм, ниһаять, уй-фикерләр гәрәбәсе. Менә шушы «өчпочмак» тормыш-яшәешнең олуг урамыннан кызыл җеп булып сузылып та, сызылып та бара инде.
Халыкның көче, акылы, зирәклеге, халәте рухиясе аның мәкальләрендә һәм фразеологик хәзинәсендә аеруча нык чагыла. Боларга тагын киная, канатлы сүз, ирония, тәгъбир-гыйбарәләр, телбизәкләр, эпитет һәм метафора, сүз җилемнәрен өстәргә мөмкин. Һәр ияккә сакал бар, һәр сәбәпкә мәкаль бар. Бу байлыкларны туплау, төпле аңлатмалар белән нәшер итүдә күренекле һәм колачлы шәхесләребездән Нәкый ага Исәнбәт титаник хезмәт башкарды: «Татар халык мәкальләре» (3 томда), «Татар теленең фразеологик сүзлеге» (2 томда). Алар Татарстан китап нәшриятында 1959–1989 елларда басылып чыкты һәм халыкның өстәл китабына әверелде диярлек.
Халыкта «йомры сүз» дигән гыйбарә дә бар бит әле. Монысы нәрсә аңлата? Лексик элемент буларак, мәгънәсе ягыннан ул телбизәк, канатлы сүз дигән берәмлекләргә туры килә. Халык сөйләмендәге камил, зирәк һәм матур (образлы) әйтелгән сүзләр бу. Аны икенче төрле «түгәрәк сүз» дип тә әйтәләр. Мөкәммәл формага салынган Кояш, Ай, Җир шары һәм башка планеталар да түгәрәк. Борынгы кешеләр Җирне таба шикелле яссы һәм аны өч кит балыгы күтәреп тора дип уйлаганнар. Тамырдан ялгыш булса да, тәүге кешеләр Җирнең формасын һәм таяну ноктасын күзаллауда беренче «ачышлар» ын әнә шулайрак ясаган.
Борынгылар димәктән, Җирнең геологик тарихында бозлык чоры, ягъни көчле салкынаю һәм гаять киң мәйданнарда тоташ боз катламы барлыкка килү дәвере дә булган ич. Менә шул чорда Азиядә яшәүче кабиләләрнең күпчелеге бозлы «күпер» аша кыйтгадан-кыйтгага күченгәннәр… Америкада яшәүче төп җирле халыклардан майя һәм ацтек кабиләләр теле белән төрки-болгар теле арасында күп кенә уртаклыклар табарга мөмкин. Академик, пәйгамбәр дәрәҗәсендәге галимебез Әбрар ага Кәримуллин үзенең китабында һәм хезмәтләрендә бу уртаклыкларны фәнни нигездә исбатлап чыкты.
Сүзләр, җөмләләр, фразалар сулыш ала…
Сөйләмдә бу бигрәк тә шулай. Тон һәм интонацион үзгәрешләр сөйләү тавышына әллә ничаклы төсмерләр бирә ала. Бу уңайдан Чеховның фикере кызыклы. Ул болай ди: «Барлык заманнарда да тел байлыгы һәм ораторлык сәнгате янәшә барганнар». Әйе, борынгыдан алып бүгенге көннәргә кадәр ораторлык матур һәм оста итеп сөйләү сәнгать итеп саналган. Тагын шунысы бар: яхшы һәм ышандыргыч итеп сөйләр өчен сөйлисе темаңны, предметны яхшы белү кыйммәт. Әйтер сүзең яхшылыкка һәм дөреслеккә хезмәт итсә генә аның кадере зур, затлы була.
Әйе, сүз кадере тормыш-яшәештә дә, әдәбият-сәнгать дөньясында да мөһим урын алып тора. Безнең татар телендә 50 меңгә якын сүз исәпләнә, дидек. Менә шулардан дөрес, фәһемле һәм нәтиҗәле файдалана белик, замандашым! Әлбәттә, сүзгә осталык сәләте белән фикерләү көче тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, Әмирхан ага Еники үзенең әсәрләрен бәрхеттәй йомшак-нәфис тел белән яза иде. Сөйләгәндә исә, кыска һәм бик салмак сөйләгәнгәме, мин аны оста оратор димәс идем. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы, дигән безнең бабайлар. Кыскалык – үзенчәлекле категория. Аңа өйрәтмиләр, кешегә тумыштан бирелә бугай ул.
Тагын бер деталь. Бервакыт өендә очрашып әңгәмә үткәргәндә (ул 20 ел элек «Идел» альманахында басылып чыкты), мин Әмирхан агадан болай дип тә сораган идем:
– Сезнең каләм һәм хыял куәте көчле, ә нигә роман язмыйсыз?
– Роман тикле романга каян сүз табып бетермәк кирәк… – дип җаваплады әдәбиятыбыз аксакалы.
Ораторлар (һәм чичәннәр) турында тагын берничә фикер әйтеп китәсе килә.
Яхшы ораторлар, – һичшиксез, һәр сүзнең, һәр фразаның бердәм һәм ритмик агышын оста тоя торган кешеләр. Алар – талант иясе, ут яндырып сөйли белә: сүзләрдән – очкын, кирәк икән, ялкын чыгаралар! Ораторлар, сөйләү осталыгыннан файдаланып, сүзләр, фикер һәм җөмләләр ярдәмендә эмоциональ шартлау тудырырга сәләтле. Сөйләгәндә иң урынлы сүзләрне сайлап ала белмәүчеләрнең исә уй-фикерләре, әйтер сүзләре болганчык була – ни акылга, ни йөрәккә дигәндәй тәэсир итми.
Пушкинның «Пәйгамбәр» шигырен белмәүче бик сирәктер. Ул аны «Глаголом жги сердца людей!..» дигән сүзләр белән тәмамлый. Искәртеп үтик: сөйләшкәндә дә, язмада да фигыль иң күп кулланылышта йөри, беренче урында тора диярлек. Фигыль, ни әйтсәң дә, хәрәкәт ул! Оран һәм шигарә ташлау мөмкинлеге дә…
Тел ачкычларын безгә кем биргән?
Табигать, тормыш-яшәеше, фикер ияләре, әмма барыннан да элек сабый чаклардан ук әти-әни биргән. Әгәр бала «әти», «әни» сүзләрен әйтеп үсми икән, ул инде чын татар түгел, ә бәлки булачак маңкорт, гибрид… Теле ачылгач та бала «әттә-әннә» дип әйтә белә икән аның дөньяны таныпбелүе, хезмәт биографиясе башланды, старт алды дигән сүз. Әйе, ялгышмадым, сөйләргә өйрәнү – бала өчен күңелле дә, авыр да булган эш, хезмәт ул.
Сүзләрне өлкәннәр уйлап тапкан, буын арты буын аларны үзләштерә һәм кабатлый гына. «Сандугач» сүзен алыйк. Безнең татар бәләкәй генә, күзгә бик күренмәс соры бу кошка нинди матур, шигъри исем тапкан да соң! Шагыйрьләр исә «былбыл» сүзен яратып куллана. Туфан Миңнуллин хәтта Татарстан китап нәшриятында (1985) «Сандугачым-былбылым» дигән сувенир китап бастырды. Анда «Сандугач» сүзе белән башланып киткән 700 гә якын халык җырлары – дүртьюллыклар тупланган! Темалары искиткеч киң: ватан, ил-җир, мәхәббәт, сагыну, моң-зар һ. б. Мисалга бер генә куплетны укып китик:
Сандугачлар сайрашалар,Туган илем гөл – диеп;Туган илнең, туган җирнеңКадерләрен бел, диеп.Төрле халык бер үк кошка үзләренчә итеп төрле-төрле исемнәр уйлап тапкан. Әйтик, кызылтүш дигән кош бар. Күренеп тора: безнең бабайлар аңа бу исемне түше кызыл булган өчен кушканар. Руслар исә аны «снегирь» дип йөртәләр. Чөнки бу кош кар өстендә бөтерелеп йөри, карда коенырга да күп сорамый.
Сандугачка ни өчен шундый исем кушканнар – монысын ачыклау кыенрак. (Г. Зәйнашеваның бер җырында әйтелгәнчә, «таң тугач» сүзеннән түгел микән?) Әмма шунысы хак: сандугачның кайда да үз теле, аның җырын башка телләргә тәрҗемә итеп булмый.
Сүзләрдән торган җөмләнең тәэсир көче булырга тиеш. Бер генә мисал. Кемдер «Шәраб сал миңа» дисә, моның бернинди тәэсир итү көче юк. Ә инде «Сакый*, сәрхуш ачылыгын тутыр әле чәркәгә!» дисәң, монысы инде серлерәк һәм тәэсирлерәк тә булыр.
Татарда Ярамаган сүз сөйләмә» диләр бит әле. Равил Фәйзуллин үзенең бер шигырендә шушы темага бөтенләй икенче яктан килә:
Ярамаган сүз, дисең…Ник ярамаган булсын!Әйтергә дә ярамагач,Нигә яралган соң ул?Әйе, сүз әйтер өчен яралган. Әмма… инде дә дөресен әйтсәк, үзебезне әдәп-әхлак тарафдары дип санасак, «ярамаган сүз» ләр рәтенә сүгенү, ләгънәт, бәддога кәлимәләрен, шулай ук гайбәт һәм ызгышу сүзләрен кертергә мөмкин.
Бу уңайдан бер мәзәк (анекдот) искә төшә. Беренче класста укучы малай дәфтәрен тотып әнисе каршына килә һәм әйтә: «Әни, мин русча өч хәрефле сүз яздым». «Ул бит бик әшәке сүз!» – ди әни кеше һәм дәфтәр белән малайның башына суга… Малай, билгеле инде, әтисенә зарлана. «Ә син нәрсә дип яздың?» – дип сорый әти кеше. «Дом», – дип җавап бирә улы. Ачуы чыккан ата кухняга бара да шул ук дәфтәр белән хатынының башына суга. «Нәрсә өчен бу?» – дип аптырый хатын. «Йорт турында уйларга кирәк», – дип катгый җавап бирә ире. Өч хәрефле сүгенү сүзенә килсәк, чыннан да, күпләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, башына кереп «оялаган» ул.
Сүз кешегә уй-фикерен яшерү өчен дә бирелгән, дигәнне ишеткән-укыган бар. Дөреслек бардыр бу гыйбарәдә. Тормышта шома кешеләр моңардан оста файдалана, андыйларны очратканыгыз бардыр. Ә инде министрлар, дипломатлар һәм ил башлыкларын әйткән дә юк. Сталин һәм Гитлер 1939 елда үзара һөҗүм итешмәү турындагы пактка кул куялар. Ә үзләре бер-берсеннән яшертен генә зур сугышка әзерләнәләр. Туплар һәм танклар беренче залп бирү белән әлеге пактның ничек итеп көлгә очканын һәркем яхшы белә…
Сүз бездән зур җаваплылык сорый. Чөнки бер сүз белән теләсә кайсы сугышны башларга яки туктатырга мөмкин.
6. Сүзләр картаямы?.
Ай белән тургай
картаймый, алар гел булачак…
Ибраһим ГазиУенчык калейдоскоп кулга тотып әйләндергәләсәң генә хәрәкәткә килә, үзгәреш арты яңа сурәтләрне китереп чыгара. Сүзне хәрәкәткә китерүче, аны туендырып торучы көч – җәмгыять.
Сүз социаль-иҗтимагый тормышка турыдан-туры бәйле. Алыйк безнең эрага кадәрге борынгы чорны. Әле бернинди цивилизация – авыллар, шәһәрләр юк, промышленность һ. б. юк. Бары мәгарә тормышы… алачыклар тезмәсе… кабиләләр оешу… аннары инде ашау-яшәү, биләмәләр өчен көндәшлек барлыкка килү (эволюция!). Без борынгы бабаларның иң беренчел сүзләрен-сөйләмнәрен белә алмаячакбыз, билгеле. Һәрхәлдә, алар җиргә, суга, утка, ташка, эш коралларына бәйле булгандыр.
Ул заманның сүзләрен искергән дип әйтергә буламы? Буладыр, ләкин картайган-тузган дип түгел… Аларның күп өлеше, агачыннан өзелеп төшкән җимешләр кебек, вакытында һәм бик тә табигый рәвештә яңа формация – колбиләүчелек строена, андагы яңача аралашу һәм сөйләмнәргә юл биргәннәр. Безнең эрага кадәр моннан 4 мең еллар элек тарихта әнә шундый текә борылыш барлыкка килә. Физик хезмәт белән акыл хезмәте күзгә күренмәс чикләр белән кыл урталай бүленә. Физик хезмәттән азат ителгән колбиләүче сыйныф вәкилләре, аңлашыла ки, сәясәт, сәнгать һәм фән белән шөгыльләнгән. Аларның тел составы ничек баеганын, үзгәргәнен чамалау кыен түгел.
Алмашка килгән феодализм җәмгыяте телне баету, аны яңа сүзләр белән тулыландыруда шулай ук үзенең билгеле бер өлешен керткән. Бик тә мәгълүм берничә сүзне генә искә төшерик: бояр, помещик, оброк, мануфактура һ. б. Болар инде, чыннан да, картайган, яшисен яшәгән сүзләр. Хәзер алар күбрәк әдәбиятта, бигрәк тә тарихи әсәрләрдә яши.
Яңа идеяләр, җәмгыятьтәге фәнни-техник үзгәрешләр, икътисади тормыш, мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьнең алга китүе, яңа иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләр барлыкка килү – болар бар да телнең сүзлек составы үсеп-үзгәреп, камилләшеп торуына җирлек биргән.
Безгә шактый якын тарих – патшачылык (капитализм) заманнарында никадәрле яңа сүзләр сәхнәгә менгән! Бу яңа кискен борылыш татар теленең сүзлек составында да киң чагылыш тапкан. Аларның истә калырдайларын бер җепкә тезеп чыгасы килә: хан, дворян, купец, алпавыт, губернатор, кантон, өяз, казый; сугыш коралларыннан – ук, җәя, сөңге; эш коралларыннан – сука, чабагач, киле, шүре һ. б.
Ике сүзнең «феномен» ына аерым тукталасы килә.
Фермерлык хуҗалыклары беренчеләрдән булып ХIV гасырда Англиядә оеша башлый. «Фермер» сүзе шул вакытта барлыкка килә (француз теленнән ясалган, «аренда», «түләү» дигәнне аңлата). Бактың исә, аның төп нигезләрен үзенең фәнни хезмәтләрендә безнең академик Чаянов язып калдырган була. Большевиклар исә, бу тәгълиматны кире кагып, дуамалланып, крестьянны талау исәбенә колхоз дигәннәренә ябыша…
Шунысы кызык һәм контраст: безнең өчен югалган, инде тәмам онытылган «фермер» сүзе, һавадан төшкән кебек, авыл хуҗалыгы тормышына ялт итеп әйләнеп кайтты! Хәзер авылларда фермерлыкны бик тә үстермәкче булабыз, әмма йөз ел чамасы вакытны суга салганбыз икән шул…
«Губернатор» сүзен дә әнә шундыйрак язмыш сагалап торган икән, фаразан. Большевиклар бу сүзне кырып-себереп тарих сәхнәсеннән алып ташлаган иде. Вәләкин, «обком секретаре» дигән вазифа үзенең яшәвен-мәгънәсен югалткач, шушы буш урынга Мәскәү көчләп диярлек «губернатор» сүзен тагып куйды. Совет заманында тәрбияләнеп үскән менталитетка никадәр ят тоелмасын, әлеге сүзгә кешеләр һәм җәмгыять инде ияләшеп килә.
Сүзебезне дәвам итеп, безнең буынга яхшырак таныш булган совет чорына таба якын килик.
Совет чоры тел составын баетуга (чуарлауга дип әйтсәк тә була) шулай ук шактый өлеш кертә. Бу аңлашыла: чөнки революция давылы, аннары инде социализм һәм коммунизм төзү идеяләре җәмгыятьнең барлык катлауларына тирән үтеп керә, өр-яңа сүзләр һәм атамалар сорый. Галимнәр билгеләп үткәнчә, актив лексика телдә туган яңа сүзләр исәбенә туктаусыз тулыланып, баеп тора. Мәсәлән, аклар, кызыллар, инкыйлаб, ликбез, кызыл почмак, күмхуҗ, нэпман, райком, сельсовет, председатель, секретарь, бухгалтер, партия, юлбашчы, мәктәп, пионер, комсомол, вожатый һ. б. Шушы типтагы неологизмнар тора-бара халыклашып китә һәм актив сөйләмгә күчә.
Шиксез, «совхоз», «колхоз», «колхозчы» дигән сүзләр пассивлашып, сөйләмнән төшеп калып, тарихта гына үзләренә урын алачак, билгеле. Ә менә «коммунизм» сүзе, минем уйлавымча, үзенең урынын, кешелек аңында ныгып калган позициясен тиз генә бушатырга ашыкмастыр. Коммунизм идеясе үзенең асыл табигате белән, һәрхәлдә, яхшылыкка, матур киләчәккә таба өнди.
Заманалар алга барган саен, неологизмнар һаман саен үрчеп-туып тора. Моның иң ачык мисаллары: космонавт, космодром, атомщик, программист, компьютер, интернет, сайт, кредит, менеджер, дизайнер, ипотека, маркетинг… Хәзер аларның укыганда яки әйткәндә телеңне сындырырдай һәм тиз генә аңлашылмый торган «кәттә»ләре дә очрап куя әле.
Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, без бит «сүзләр картаямы?» дигән сорауга җавап эзләргә тиеш идек.
Тарихта сүзләр эволюциясе булганмы – булган, моны исбатлау кыен түгел. Тел тере организм кебек: туа, яши һәм үлә дә… Борынгы латин телен әнә үле тел дип исәплибез. Үз заманында никадәр куәтле, дәрәҗәле тел саналган ул! Латин теле ни өчен үлгән соң? Мин бу сорауга җавап бирергә әзер түгелмен, укучы мине гафу итсен. Хәзер үле телләрдән саналса да, ул бөтенләй үк юкка чыкмаган. Бүгенге көнгә кадәр медицинада һәм фәннең төрле тармакларында (барыннан да элек термин буларак) «гөрләтеп» яши, кулланылышта йөри.
ХVIII гасыр азакларында Европада шундый бер вазгыять килеп туа: әдәбиятта, барыннан да элек прозаик жанрда, аерым алганда, канцелярия һәм физика, математика, химия, экономика фәннәре буенча махсус сүзләр-терминнар уйлап табарга кирәк була. Аңа кадәр болар барысы да латин телендә гамәлдә йөргән. Милли үзаңның уянуыдыр, күрәсең: устав, декрет, боерык дигән формулировкаларны һәм андагы җөмләләрне һәр халык, һәр дәүләт, һәр милләт үз телендәге чаралар ярдәмендә бәян итә башлый. Менә шуның нәтиҗәсе буларак, ХIХ гасырда Европа, рус һәм татар әдәбиятында да өр-яңа тел катламы күтәрелә, жанр һәм тел байлыгы ягыннан яңа бер сикереш ясала.