Читать книгу Уйламаган көнем юк… (Набира Минахметовна Гыйматдинова (Бикчурова)) онлайн бесплатно на Bookz (2-ая страница книги)
Уйламаган көнем юк…
Уйламаган көнем юк…
Оценить:

5

Полная версия:

Уйламаган көнем юк…

– Берсенә дә кагылмагыз!

Ахырдан Миндияр пыр туза, янәсе, мин саран, янәсе, фәләннең хатынына букет ясап тоттырмадым, янәсе, ул чәчәкләрең, кар яугач, барыбер туңып үлә. Үлсеннәр, ләкин аягүрә басып үлсеннәр! Чәчәкләрдә дә җан бар лабаса. Борынгы грек алиһәсе Хлорисның табигать белән ярышырлык розаларын ни кулың белән ботарлыйсың! Алиһә аларга Афродитаның нәфислеген, Дионисның тәненнән аңкыган хуш исен бөрки, аклык исә аның үзеннән күчә. Эдем бакчасында йөргәндә, Хәва анабыз иелеп, берсен үбә, һәм мондый игътибарыннан тәкәбберләнгән гөлнең таҗлары кызыл төскә манчыла. Бакча күрке нарциссларның да атамасы борынгы. Имеш, Нарцисс исемле егет нимфа Эхоның мәхәббәтен инкяр иткәч, кыз аны: «Үз кыяфәтеңә гашыйк бул!» – дип каһәрли.

Әйе, кичә генә чәчәкләр патшасы идем. Бүген мин аларны яклый да, саклый да алмыйм, чөнки мин – йортыннан куылган фәкыйрь хатын. Бер гыйбрәтле риваять күңелемә бик тирән уелган икән. Аучы нәни генә кош баласын тота. Үтерәм дигәндә генә, кош телгә килә:

– И бәндә, син зур-зур киек-җанварларның канын агыздың. Шуларны туйганчы ашадың. Мин бит бик кечкенә, бер кабарлык кына, тамагың туймас, бәндә. Әгәр җанымны кыймасаң, тормышыңда һәрвакыт ярарлык өч киңәш бирәм.

– Йә, – ди аучы.

– Беренчесе, беркемнең дә сүзен тыңлама!

– Йә, икенчесе ни?

– Әүвәл җибәр, аннан әйтәм.

Аучы кулындагы табылдыгын иреккә очыра. Кош иң биек агач башына кунгач:

– Беркемнең дә сүзен тыңлама, дидем бит, ахмак! Минем карынымда кыйммәтле таш – алмаз иде, аны сатып, череп байый идең, – ди.

Аучы мылтыктан чүкеп кенә төшерер иде, яфраклар арасындагы кошның тавышы гына ишетелә.

– Өченчесе нәрсә? – ди ул, еламсырап. Их, алмаздан колак какты!

– Ялгышкансың икән, артка карап үкенмә, – ди кош.

Разия күпме генә Миндиярдан биздерергә теләсә дә, мин кошның киңәшен искә төшереп, дустымны тыңламадым. ЗАГС ишеге төбендә кияүне көткәндә дә, ул мине үгетли:

– Миндияр тормыш итәр өчен яраксыз ир! Укуының да рәте юк, лекцияләрдә гырылдап йоклый. Төнлә бүре куа, ахры.

– Кумый, каравылда ул, складлар саклый.

– Көлдермә, зинһар. Альфонс ул, салам да селкетмичә, синең хисабыңнан яши.

– Аның файдасы күбрәк тия миңа. Абыйсыннан эшкә билгеләтте. Бүген мин кемнәрнең генә фәнни хезмәтләрен тәрҗемә итмим! Академиклар, профессорлар, фән кандидатлары… Алар рухи дөньямны баета, алар белән бергә мин дә югарыга күтәреләм.

– Үлеш икән, Ходаем! – Разия хәтер сакламый, еланнан да хәтәррәк чага. – Һавада озак эленеп торалмассың, шапылдап, җиргә егылырсың, бик очынма, яме?

Ике дус үпкәләшеп өлгермибез, Миндияр пәйда була. Кайчандыр энәдән-җептән киенгән ыспай егетнең костюм-чалбары бөгәрләнгән, чәбәләнгән бөдрә чәчләре зирек алкалары сыман колагына салынган…

– Язылышканда, шаһитлар кирәкми, – ди егет, Разиягә акаеп. Төркемдәшләр бер-берсен өнәми. Әллә дустым кире борылыр, дисеңме! Ул бармагын Миндиярның күкрәгенә «кадый»:

– Сизәм, ниндидер афёра оештырасың, альфонс! Мин шуның шаһиты бүген.

Паспортларга тамга сугылгач, без киявем белән кафеда пәрәмәч чәйнәп, чәй эчәбез. Үзенә күрә кунакларсыз гына туй мәҗлесе, имеш. Миндияр җитди, «коммунизм» төзүнең никадәр мәшәкатьле икәнен кәгазь акчадагы саннар белән аңлата.

– Пока тулай торактан кузгалмыйк, матурым. Арендага фатир алсак, кыйбат. Хәзер кысылсак, киләчәктә аякларны иркенләп сузарбыз, матурым.

Адәм баласы тамагыннан өзеп, «кара көн» гә дип, акча җыя. Җитәр бер вакыт, картаермын, көчем суырылыр, су белән ипилек кенә сәмәнем калыр, һәм шунда «кара көн» гә дигән запасым коткарыр, ди ул. Минем дә еллар дәвамында саклык кассасында гонорарларым бер өемгә өелә. Мөгаен, мин дә карилек гомеремә мая тупларга уйлаганмындыр. Инде киләчәгем өчен хәсрәтләнәсе түгел, мине кайгырткан булдыклы ирем – янәшәмдә. Миндияр:

– Әтиләрнең иске йортын сүттерәм, чүп-чарны түктереп, мәйданны чистарттыргач, койма белән әйләндертәм. Но түлке боларны банктагы акчаң белән генә җиңәргә мөмкин, матурым, – дигәч, йөгерә-атлый кассага чабам.

Ул кат-кат искәртә:

– Онытма, хезмәт хакың тиененә кадәр төзелешкә тотылачак, матурым.

Акча капчыгын тиз шилдерә Миндияр.

– Йөкчеләр нахал, һәр машинага унар мең каералар. Коймага тагын утыз мең кирәк. Әллә абыйдан сиңа өстәмә эш сорыйммы, матурым?

Мин болай да икегә ярылам: көндез уку, төнлә – тәрҗемә. Ябыгам, хәлсезләнәм. Хыялыма рәхмәт, егылам дигәндә, канатын җәя: «Тиздән сез йортлы буласыз!»

– Сора, – дим. – Эштән беркем дә үлми.

Разия белән паркта очрашкач, күзалларым караңгыланып китеп, әздән генә аумый калам. Ул мине эскәмиягә терәтеп утыртып, кафедан өчпочмак белән кайнар чәй алып чыга. Ачлыктан киселгән кеше ике каба, бер йота, ә минем тамактан үтми.

– Уф Аллам, – ди дустым. – Киявебез моның итен тунаган. Шыр сөяк! Академик абзыйлар белән эш йөрткәч, шәт, диагнозыңны чамалыйсыңдыр, әй! Анорексия синдә! Коточкыч авыру! Акчаңны тозлыйсыңмы әллә?

– Беркемгә дә сызгырма, ди Миндияр… Төзелеш бездә…

– Нәр-сә?!

– Иремнең туган нигезендә йорт тергезәбез. Аңа да читен: уку, төнге каравыл, төзү мәшәкате.

– Нинди уку?! Ирең ярты ел элек университетны ташлады. Айры-чайры яшәп, бер-берегезнең хәлен дә белмисез, ахры.

«Ничек ташлады?!» Әрсез ирем суд системасына урнашырга тиеш. Бу хыялымның бер өлеше ләбаса. Ул судья яки адвокат… Миңа прокурор хатыны, дисәләр, тагын да мәртәбә. Миндияр исә бөтен өметемнең тамырына балта чаба. Ялларда бүлмәдәш кызлар авылларга таралгач, ирем миндә кунак. Көтәм, кулда аркасын кашырга уклау гына юк. Ә ул елмаеп керә. Елмаеп! Аңа диңгез тубыктан.

– Синдә күпме үзгәреш икән, – дим.

– Әһә, саескан Разия чыркылдаган! Юрист – кызыгырлык һөнәрмени, матурым? Кичләрен программистка укыйм мин. Имтиханнарга әзерләнеп ятыш менә.

Нәрсәдер энәгә җеп сапланмый.

– Чү, егетем, ярты ел буе кайларда җан асрыйсың инде син?

– Складта бер почмакта урын әтмәлләдем. Такта сәке, иске матрас. Нәчәлник рөхсәте белән, кәничне. Түзәбез инде, матурым, түзәбез. Университет турында сиңа ник әйтмәдемме? Нервысында уйнамыйм, мәйтәм. Төзелеш нинди стадиядәме? Блоклар ташытсам, көзгә нигез казытам.

Атна саен Миндияр күлмәк-ыштанын юарга китерә.

«Кунак» душта коенганда, тышы пычранып каешланган рюкзактан керләрен алыйм, дисәм, капчыкның төбендә ысланган казылык, кызыл уылдык һәм моцарелла сырына «юлыгам». Әһә, бүген сыйланабыз икән! Киемнәрен киредән тутырам. Чит-ят кеше түгел, үземнең ирем, әмма аның әйберләрендә казынырга ярамый, без тәрбияле хатын, имеш.

Сөлгегә уранган Миндияр табындагы ризыкларны ялт иттерә. Аппетит шәп. Аңа анорексия янамый, бите тулган ай кебек түм-түгәрәк.

– Кунмыйм, матурым. Архитектор белән коттеджның проектын сызабыз. Сиңа өч тәрәзәле кабинетны икенче катта хутлыйбыз. Язган кешегә яктылык зарур. Пока, матурым! – Ул керләрен идәнгә ыргыта. – Юарсың!

Рюкзак җилкәгә менеп кунаклый. Сыйландым… Майлы ипигә яксаң, тәмледер ул кызыл уылдык? Нәзек кенә телемнәргә туралган казылык авызда эридер? Чын «моцарелла» ны итальяннар ана буйвол сөтеннән ясый, анысы да миңа тансык тәгам. Чү, мин вакланам! Аның каравы, өстәл чип-чиста, утыр, эшлә, Тәслия Халәф!

…Җәйнең узганын сизмим, чөнки урындыгыма берегәм: башымда акча, акча һәм акча. Ә ул су кебек төзелеш буасына ага. Октябрьдә генә блоклар табыштырган ирем көннәр кинәт суытты, җир туңган, майда туфрак йомшаргач кына, нигез чокырын казытам, ди. Мин ир-ат үз эшенең остасы, «син булдырасың» дип җилкендереп, һәм, әлбәттә инде, акча белән коралландырып торам. Үземнең дә «урак өсте» – диплом яклыйсы. Табигатьнең иң кырыс фасылы – кыш та озын торыклары – айлары белән өч кенә сикерә һәм итәк чабуындагы кар-бураннарын кага-кага яз кочагында эри. Нигезебез әзер икән. Ирем кызыл кирпеч ташытам, төзүчеләр бригадасы ялладым, ди. Хәере белән! Университет тәмамлагач, кая сугылыйм икән дип хәсрәтләнмим, мин – «кызыл диплом» га ия белгеч-филолог биш былтыр журнал хезмәткәре. Разия дә эшле-ашлы: полициядә – тикшерүче. Беркөнне ул:

– Йорт та йорт дисең, урыныгыз матурмы? – ди.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «Литрес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Вы ознакомились с фрагментом книги.

Для бесплатного чтения открыта только часть текста.

Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:


Полная версия книги

Всего 10 форматов

bannerbanner