
Полная версия:
Уйламаган көнем юк…

Набира Гыйматдинова (Бикчурова)
Уйламаган көнем юк… / Каждый день думаю о тебе
1
Капка бик каты ябылды. Көчсезнең иң көчле чагы… Әлеге тавыштан җиһан сискәнеп уянды да, каракучкыл юрганын бизәгән йолдызлары уптым илаһи җиргә чәчелде. Аның берсе аяк очыма атылды. Кайнар ул, кагылгач, кулны пешерә. Алай да аны кире күккә чөймәкче идем, ләкин инде «йолдыз» сүнеп, күмергә әйләнә. Бу күк җисеме түгел лә, бу – мин. Яндым… Сезнең берәр вакыт үзегезне кызганганыгыз булдымы? Телгәләнгән җаныгызны ничек юаттыгыз? Бүтәннәргә әйтелә торган кәлимә сезгә ярадымы соң?
Арба-чемодан келтер-келтер тәгәри. Тәгәрмәч белән бергә асфальтка бәрелә-бәрелә минем язмыш та тәгәри. Арбаның тоткасын әле уң, әле сул кулыма күчерәм. Авыр… Югыйсә анда җәйге кием-салым гына, күрәсең, күкрәгемә укмашкан таш, әкрен генә алагаем зур йөккә әверелеп, беләккә төшә. Бистә урамнары тып-тыныч… Биек коймаларны тырный-тырный шашып өргән усал овчаркаларга хәтле изрәп йоклый. Тәрәзәләрдә дә кара пәрдәләр. Шунысы сөендерә: аларның хуҗалары мине жәлләп-кызганып, билгесезлеккә озатмый. Билгесезлек дим, чөнки алга таба ниләр көтә – бер Ходай гына белә. Киләчәгем унарлаган сорау билгеләре белән чуарланган, шуларның исә берсенә дә җавап юк. Туктап, телефоннан шалтыратам. Разия күп серияле төшләр күрсә дә, тиз уяна, аның шалдыр-шолдыр тимер капка ачканы ерактан ук ишетелә. Җиңел сөякле хатын, әнә, миңа каршы йөгерә. Төймәсе каптырылмаган ак халат чабулары белән ул төнге күлдә канат җилпегән аккошка охшый.
– Уф Аллам, җүнле кеше төн уртасында этен дә урамга кумый.
Мин аны төзәтәм:
– Җүнле хуҗа буранда этен дә куып чыгармый!
– Сезнең шул инде: «без генә дөрес язабыз, без генә дөрес сөйлибез», – дип, дустым арбага ябыша. – Һи, җип-җиңел. Өлешеңә тигән көмешең шушы гынамы? Әй, сиңа матди байлык ниемә! Син рухи байлык белән тук бит әле. Инде соң, бүген төпченмим, иртәгә энәсеннән җебен аерып, бәян итәрсең.
Разия эредән купмыйча гына, урманга терәтеп үк агач йорт салдырды. «Бистәдә аек акыллы бердәнбер хуҗа мин генә, сезнең таш ызбаларыгыз суламый, сездә тын кысыла», – диде ул. Аның каравы безнең кызыл кирпечтән салган коттедж көяз кызлар кебек матур иде. «Иде» дим, үткән заманда әйтәм. Бар куәтемә ябылган капкага мин бүтән орына да алмыйм. Шул тирәдән җил булып иссәм генә. Анда да, монда буталма дип, юнәлешемне борырлар. Дустым дөрес сукалый, агач йорт һавага рәхәт. Табигать адәм баласына чималын үзе үк үстерә. Әмма юкә яисә нарат корылмаларының гомере кыска: алар йөзәр елдан соң туза, чери. Ә тарих өчен мәңгелек биналар кирәк. Шотландиядә шагыйрь Вальтер Скоттның замогы таштан төзелгән, андагы иркенлек, андагы матурлык, ә бездә Такташ яшәгән йортны искерде дип, бульдозер белән төрттереп тигезләделәр. Бастырып калдырсын иде Мокамай авторы Скотт сыман ташпулат! Тияр идемени аңа заманның йонлач кулы! Хәер, безне аның тимер сыны белән «бәхилләттеләр»: татар шуңа да разый.
– Тыныч йокы! – Разия мине дус-иш өчен генә көйләнгән бүлмәгә «яба». Ачык форточкадан нарат исе аңкый. Ирем Миндияр тәүлек буе кайдадыр киләп сарганда, аю фермасы хәтле зур коттеджда ялгызым гына кунарга шикләнеп, дустыма килсәм, сөяк-санагымны таратып, җәелеп йоклар идем, ә бүген йокы миннән җәяүләп кача. Хәтта нарат исенә буылам төсле. Ничек тынычланасың, ди, мин диңгездә вак йомычка кебек чайкалам. Кайчан дәһшәтле дулкын яралыр да ярга чыгарып ташлар икән? Нишләргә, ә? Сезгә эндәшәм: йә, кайсыгыз киңәш бирә? Мәгънәсез сорау, әйеме? Кемнедер җаныма кагылдырсам икән! Гомердә дә! Үзем белән бергә туган горурлыгым – иң кырыс сакчым. Давылларда да сынмаган-сыгылмаган нечкә талчыбык ласа мин…
Чебен мыегы белән тәрәзә пыяласына орынса да, уянган, сак йокылы Разиянең, мөгаен, минем уф-пуфларым колагына тыгылгандыр, ул иснәнә-иснәнә бүлмәгә иңә:
– Һаман йокламаган! Әллә яңа әсәреңә чүпрә кабартасыңмы? Менә миндә ул мыжлаган сюжет! – Разия – өлкән тикшерүче, аның хезмәте маҗараларга бай. – Унҗиде яшьлек егет кибеттән сагыз урлаган. Хәлле генә гаилә баласы. Кызык өчен, ди. Унтугыз яшьлек күсәк иптәшенә пычак белән кадаган. Үртәде, ди. Икесенә дә статья чәпәр идең – жәлке. Яши генә башлаганнар. Өченчесе, бөтенләй адәм ыстырамы…
Миңа болар кызык түгел. Үз ихтыяры белән тормыш баткаклыгында чупырдаган адәм балалары турында язып, абруемны төшерәсем юк! Әнә Умберто Эко: «Китапханәләргә аң һәм акыл үсеше буенча катлаулы әсәрләрне укырлык дәрәҗәгә җиткән кешеләрне генә кертергә кирәк», – ди. Менә кемнәр өчен ул минем затлы әсәрләрем. Җәмгыятьтәге байлар белән ярлылар кебек укучы да югары һәм түбән катламнарга бүленә.
– …өченчесен үзем төрмә сәкесендә черетер идем. Завод директорының кияве яшь кенә хезмәткәрен кабинетына бикләп мыскыллый. Шул кабахәтне хатыны да яклап маташа бит әле! Имеш, иренә пычрак ата теге кыз бала, имеш, ирем мине генә ярата! Ышандырган, җирбит. Ярата, кәнишне, бабасының акчасын, миллион сумлык машинасын, әгәр бичәсе артына типсә – бомж бит. Сикеренмә, азгын! Разия Вәзиева барыбер син – ыштыр битне җәзага тарттырачак! Бездә хәйлә – биш капчык! Мин аңа контрудар ясыйм, тиздән нәтиҗәсе күренер. Йә, шуны язасыңмы? Халык егылып китеп укыячак.
– Кыстама, иптәш тикшерүче! Өчесенең берсе күңелне кузгатмый.
– Ә-ә, каләмең җирәнәмени? Миндә гадиләр язмышы инде, гафу. Синдәдер инде мөкиббән китәрлек, укучы шедевр дип атарлык темалар.
Разиянең сарказм белән көлүе тамчы да ачуымны китерми. Ул җир кешесе, аны үзем белән рухи биеклеккә күтәрү мәгънәсезлек булыр иде. Без – икебез ике ярда, капма-каршы фикерләр әйтешеп бәхәсләшсәк тә, хыянәтсез дуслар. Әгәр «иптәш тикшерүче» минем холкымны, минем кыяфәтемне, минем уй-ниятләремне кабатласа, без якынаймас та идек. Дөньяда ике Тәслимә артык.
Ачуланмыйм, әйе, ләкин турсаям. Бүген язмыш тарафыннан рәнҗетелгән көнемдә авыз ермаса соң!
– Кызык темалар күп, – дим. – Әнә, Марста титан тапканнар. Анда яшәү бар.
– Әкият! Җирдәгеләр берәр төрле бактерия алып менгәннәр, димәк. Менә сиңа «яшәү!» Туктат саташуларыңны, кызый! Бездә психология фәне үсештә. Бәлки, психологка язылырсың, ә? Җаның авыру синең.
– Андый фән юк, – дим. – Ялган ул. Җан күзгә күренми, кулда тоемланмый, аны дәваларлык гайре табигый сәләткә ия затлар тумаган.
– Киләчәккә нинди планнар корасың, хет шуларны уйла.
Мине беркем дә пошмас хатын, димәс. Әмма бүгенгесе якаңнан тотып, уңлы-суллы селкегәндә, нинди киләчәк турында уйлау, ди ул! Җан буп-буш, анда чәчәр өчен орлык кирәк, ә минем әле генә савытым тишелеп, өмет-хыялларым соңгы бөртегенә хәтле түгелде…
Таң ата. Йорт артындагы нарат агачының энәләрен алсу төскә буяп, офыкка кояш җәелә. Умарта күче сыман гөжләгән башымны мендәр белән томалап, «йокы бишеге» ндә тирбәлгәндә генә, урамдагы акырыш-бакырыштан куркып, күземне ачам. Юрганга уралып тәрәзәдән баксам… һай, койрыгым өзелмәгән лә. Без, җүләр, шартлатып өздек дип кинәнәбез тагы!
– Что за безобразие! Тәслимә, мин йоклаганда, шыпырт кына тайган! Ул минем никахлы хатыным, мин аның никахлы ире, без йорт өчен бергәләп көрәшергә тиеш! – Миндияр әтәчләнә. – Тәслимәү-әү!
Аның каршында Разия – корыч калкан, аны ни кылыч кисми, ни пуля тишми.
– Комарлы уеннар уйнап йорт-җирегездән колак кактырдың, гражданин Суфиянов! – Бу илдә тикшерүчеләр өчен һәркем «гражданин». – Синең ише имгәкләр җил тегермәне белән көрәшсә генә! Тәслимәне бимазалап йөрмә, ычкын!
Миндияр:
– Син, сазаган кыз, миңа закон такылдама! Тәслимә белән минем арага керсәң, юан билең нечкәрер, – дип, капкага ыргылганда, каты куллы хуҗабикә аның колак төбенә кундыра:
– Монысы сазаган кыз өчен, монысы… – «Калкан» гражданинның тезенә тибә: – …ахирәтемне бомжга әйләндергән өчен!
Разиянең иремә (әле без аерылмаган) кул күтәрүе аклана да кебек. Миндиярны каеш белән ярсаң да, таман гына. Тик хатын-кызның ир-атны кыйнавы – соңгы чиктәге кыргыйлык. Хәер, Разия яшь чакта ук «сугыш чукмары» иде. Әгәр урамда хулиган-фәлән бәйләнсә, ул аларны өч чакрымга очырта, укыганда, каратэ секциясендә беләк ныгыткан кыз, яраса, алыплар белән дә көч сынашыр иде!
Сүзсез генә иртәнге тәгамгә әзерләнәбез. «Койрык» турында ләм-мим.
– Сиңа каһвәме, чәйме? – дим, әйтерсең Разия кунак, ә мин – хуҗа.
– Сөтсез генә каһвә.
– Сөт белән тәмлерәк.
– Ә син ул пластик шешәдә чын сөт, дисеңме? Пальма мае белән порошок буталган сыеклык. Әкәмәт, терлек саны кимегән саен кибет киштәләрендә «сөт» арта, – дип тиргәнә-тиргәнә, ашык-пошык тамак ялгаган дустым өстәлгә ачкыч бәйләме ташлый.
– Запас. Алай-болай шәһәргә чыксаң, ишек-капкаларны биклә.
Кая ул «шәһәр?» Дөнья шул хәтле тарайды ки, мин иң зур тишеккә сыймам, күрәсең, җаным кысылганда, ул да кечерәя иде. Янә ятагыма авам. Без кайдадыр ялгышсак, шул хатаның сәбәбен эзлибез. Гүя аны төзәтеп була. Уйдырма! Хаталар гомерең азагына кадәр чабуыңа тагылып бара. Миңа унөч яшь, әтиләр авылдагы йортыбызны сатып, Ташкент якларына күченгәндә, мине ерак туганыбыз Әлфинур апаларда калдырырга уйлый. Янәсе, кызыбыз тыныч кына урта мәктәпне тәмамласын, аннары күз күрер. Минем «күз күргән» инде, авылда да калмыйм, Үзбәкстанга да китмим. Ниһаять, кирелегем белән җиңәм: мине Казанга – интернат-мәктәпкә илтәләр.
Авыл, авыл… Хәтер пәрдәсе ертыла. Алдымда Халит. Без аның белән сыйныфташлар. Ул – алгы, ә мин арткы партада утырабыз. Малай һәр көнне озын тәнәфестә берәр китабым эченә хат тыга. «Укыдыңмы? Ничек?» дисә, алдыйм, әйе, дим, баш кагам, ә ул күзен мөлдерәтеп, җавап көтә, чөнки ак кәгазьне урталай бөкләп, җилем белән ябыштырган «посылка» ны ачмыйча гына чоландагы аяк киеме тартмасына тыгам. «Китмә, авылда кал», – дип, күз яше белән елый Халит. Ә миңа көлкенең көлкесе!
– Һи, мәлҗерәгән! Авыл сиңа төс ул. Яшә шунда. Урамдагы ата каздан да шөллисең ич син! – дип, үземчә малайны ирештерәм.
– Шөлләмим, кичә берсенең муенын бордым.
– Төшеңдәме, мәлҗерәгән?
– Өнемдә, Тәслимә.
«Син мактанчык, мескен, хәерче…» Күңелемнән генә чәнечкеле сүзләр барлыйм. Коры балчык белән генә сыласаң да, моңа теләсә нәрсә ябышыр төсле. Ничек кенә мыскылласам да, миңа карата аның хисләре көчәя генә. Май азагында безнең сыйныф әрәмәлектә уен оештыра. Кызлар казан асып, балтырган ашы пешерә, ә малайлар талчыбыктан кәрзин үрә. Хезмәт дәресе укытучысы Борһанов абый аларны кыш буе өйрәткәч, егетләребез күз йомып та «иҗат итә». Халит исә чыбык-чабык, үлән-яфрак түшәп, алачык ясый.
– Йә, Нияз абзый улы, бу хан сараеның хуҗасы син, диик, – ди укытучы. – Ханбикә җитми бит әле. Йә, кайсы кызны сайлыйсың?
Халит миңа күрсәтә. Халык: «Әйдә, Тәслимә, әйдә!» – дип куәтләсен дә, Борһанов абый кулымнан тотып алачык янына китерсен дә, киреләнеп кара! Икебезне бергә эчкә кертеп җибәрәләр. Мин җиз елан, билгеле, чакмыйм, әмма зәһәр ысылдыйм:
– Хәчтерүш, син дә хан, ди! Синең сәләмә куышың сарай, ди!
…Интернатта без Разия белән танышабыз. Ни рәвешле бу чая һәм усал кызга яраганмындыр – әйтүе кыен, бәлки ул мәктәп тормышына багышланган кыска-кыска язмаларымны укып: «Чү, Тәслимә белән дуслашыйм мин, Разия фәлән каләм остасы белән дус!» – диярләр, – дип, үз мәнфәгатен кайгырткандыр. «Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың». Югары дәрәҗәгә ирешкән кеше янында син бит үзең дә үсәсең һәм таныласың, бу – сыналган хакыйкать. Шунысын да искәртәм: бу усал кыз: «Син талант», – дия-дия, мине тәмам үсендерә.
Чыгарылыш кичәсендә ике кулын селтәп, Халит килә. Янәсе, аттестат белән котлый. Ичмасам, сыңар чәчәк бирсә икән. Мәгънәсез! Моңа бер хурлансам, икенче гарьлегем: авыл мокыты нишләп фермада тирес түкми, нишләп шәһәрдә болгана? Әллә минем белән тиңләшәме?!
– Институтка документлар тапшырдым, – ди егет. Мин исә аның кулына карыйм: җир казып, бәрәңге чәчәр өчен генә яратылган калын «бүрәнә» бармаклар…
– Конкурс зур, диләр, Тәслимә.
– Өметләнмә, синең «икелеләр» ең белән бусагадан да уздырмыйлар, – дим.
– Өч «дүртле», өч «бишле» минем. Ә синең ничек?
– Кругом «бишле».
– Уку дәверендә очрашырбыз, яме, Тәслимә?
– Кайда?
– Бәлки, сезнең тулай торакта, бәлки, безнекендә.
Үз-үзенә ышанган Халиттән каһкаһә белән көләм. Ул да көлә. Җүләргә кытлык юк шул!
Октябрь уртасы иде, бүлмә ишеген тупсасына хәтле киереп ачкан Халитне күргәч, ярсудан үпкәм кабара:
– Бу сиңа терлек абзарымы әллә?! Монда сыерларыңны япмаганнар! Ник башта шакымыйсың, ахмак!
– Чәй эчәбезме? – Ул өстәлгә торт куя. – Гафу, бераз соңардым.
– Кая соңардың, аңгыра?! Сине кем зарыгып көткән, ди!
Егет гүя чукрак.
– Синдәме, миндәме очрашырбыз, дигән идем. Вәгъдә – иман, Тәслимә. Сентябрь башында ук сөенечем белән уртаклашасы идем. Без – төзелеш институты студенты. Архитектор һөнәренә укыйбыз.
«Кем генә булма, син минем өчен ноль!» – дияр идем, таш кебек сүздән маңгае ярылыр. Ә тел сөяксез!
– Алдына берәр сан өстәсәң генә ноль түгәрәк санга әйләнә, – дим.
Халит кинаяне аңламый, чөнки үзенең ноль икәнен белми. Шаулашып кызлар кайта. Алар – ялмавызлар, кунак егетен мактый-мактый, «баллы ипи» не сыдырып сала. Сыйныфташым нәрсәдер сырлап, нәкъ мәктәптәге гадәтен кабатлап, китап эченә хат кыстырып киткәч, кәгазьне сүтәм һәм кулыма ут капкандай, тиз-тиз бөгәрләп, карават астына бәрәм. Кич белән идән юганда, бүлмәдәшем Галия аны таба да сораулары белән җелегемне киптерә.
– Кемнең йөрәген ясаганнар? Синекенме? Теге егет сөйгәнеңме?
Нибарысы авылдаш кына, диясе югыйсә! Авылдаш һәм зур нокта! Ә миндә ике тапкыр арттырылган базар бәясе. Һаваланып:
– Куган саен килә, – дим.
– Ой, мондый чибәр егетләр юлда аунамый әле. Яратмыйсыңмыни?
– Мәхәббәт турында уйларга иртәрәк әле миңа.
– Өйләнәм, диме әллә?
– Аерылышабыз, ди!
– Ой, акылсыз син, Тәслимә. Үкенмәссеңме икән? Алай яратмагач, миңа бир!
– Мә! – Галиягә китабымны сузам. Әйтерсең «йөрәк» хәрефләргә сеңгән.
– Абау, синең китабың ни хаҗәтемә. Егетне миңа бир, диләр. Рас яратмыйсың икән, аны бәйдәге эт кебек тотма. Тагын хәбәрләшәсезме? Вот нәрсә, Тәслимә, икебезне генә бүлмәдә калдырасың! Мин аны синнән момент биздерәм.
Халит кат-кат куптарсаң да, купмаган кырмавык иде. Ник мин аны күралмыйм да, ник ул җенемә ярамый? Моның сәбәбен озак-озак тикшеренүләрдән соң, галимнәр генә ачыклар, мөгаен. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Нәфрәттән мәхәббәткә ничә адым? Бер, ике, өч… Бәлки, санаусыз чакрымнардыр? Тирән хисләр кичерергә «мин-минлек» комачаулаган кыз бала өчен туар бер көн, санаусыз тоелган чакрымнар кинәт кенә кыскарыр, аңа табан кул сузымы гына ара калыр, ә аңа хәтле… аңа хәтле еллар кәрваны тезелешеп, чүл төсле корыган күңелемнән узар да узар…
2
Халит безнең тулай торак сукмагын таптый-таптый, тәмам шомарта. Галиянең үткен кармагына эләкми генә бит «алтын балык»: кыз күз-каш буяп, чәч бөдрәләтеп, кыяфәтен ничек кенә матурайтса да, егет аңа битараф. Берсендә мин икәүнең өстеннән бикләдем. Ике сәгатьтән кайтсам, бүлмәдәшем елый-елый шешенеп беткән. Ә минем караватта «Т» һәм «Х» хәрефләре төшерелгән «йөрәк» сурәте. Хәләл ирен тартып алган көндәшемени, Галия теле белән мине җилгәрә:
– Ташка үлчим чибәрлек инде синдә! Миннән ямьсезрәк әле син! Тупас, кыргый, тәкәббер үзең! – Һай, кимчелекләрем чутсыз икән лә. – Иренең нечкә, күзең шар, аягың кәкре! Яза имеш, язучы имеш! – Кыз тәнкыйтен такмак белән йомгаклый:
Әнә килә автомобиль,Төягәннәр кыярлар.Борыныңны бик күтәрмәЧиләк элеп куярлар.«Көндәш» нең кисәтүен колагыма элдем, ди менә! Чөярлек борыныбыз булганда, чөярбез дә шул. Хәер, Галия эчендә кайнаган парын чыгаргач, үзе дә басыла. Сызланып кына:
– Авылдашың сине ихластан ярата, – ди. – Үлә синең өчен, билләһи. Саргайтма, якынай син аңа.
Киресенчә, Халиттән Каф тауларына качасы иде. Нинди калын тиреле адәм соң ул: үртәсәң дә, хурласаң да, файдасы юк. Монда бүтән җәза кирәк, бүтән җәза… Юридик факультетта укыган Разия мондый эшләрдә төп киңәшчем иде. Ул аһ-зарымны тыңлагач:
– Эһе, йөрәк сурәте белән җаныңны ашыймы? Әй, син дә аша! – ди. – Ватман кәгазенә пычак кадалган симез генә йөрәк сурәте сызгала. Әй, аңламыйсыңмыни? «Үтерәсең» син аны шулай!
Бу инде кансызлык кебек тоела. Мин җәллад түгел. Яшәсен! Тик миннән ерак– еракларда яшәсен!
Разиянең планнары моның белән генә чикләнми:
– Безнең төркемдә Миндияр исемле нарцисс егет бар. Үз-үзенә соклана, бахыр. Кызлар – бал кортымыни – шуңа куна.
– Танышмыйм!
– Әй, кәҗәләнмә сәнә, Тәслимә. «Йөрәк» не аның белән икәү илтәрсез. Миндияр синең җан сөйгәнең, янәмәсе. Сез бер-берегезгә гашыйк, янәмәсе.
– Янәсе…
– Төзәтмә, филолог! Минем сценарий буенча кырмавыкны «Мәйдан» паркына чакырасың. Куштырнаклар эчендәге «свидание» гә, әлбиттә.
– Әлбәттә.
– Әй, төзәт, төзәт, сүз корты!
Нишлим, башка чарам юк, бу тәкъдимгә ризалашам.
– Тик шуны бел, нарциссыгыз – чәчәк, ә мин бал корты түгел.
– Хуп, хуп. Миндияр белән юлыгыз бүтән кисешмәс.
Мин вакыйгаларны төсләр белән тамгалыйм. Кара, ак, алсу, зәңгәр төс… Ул көн нигәдер кызыл иде, ә кызылны бик тиз уңа, диләр. Алайса нигә бүгенгә кадәр парктагы хәлләр онытылмый икән?
Янәшә ике эскәмия… Сул яктагысында «шаһит» Разия китап укыган булып кылана, ә уң якта очрашу шатлыгыннан балкыган Халит. Өстендә шакмаклы күлмәк, аягында тишекле-тошыклы ләпечтек. (Авыл!) Ә мине култыклаган кара бөдрә чәчле Миндияр ак күлмәк кигән, очлы башлы ялтыравык түфлиләренә тузан бөртеге дә кунмаган. (Шәһәр!) Килә-килешкә үк түгәрәкләп бөкләгән ватманның бавын чишәм.
– Ни бу? – ди Халит, гаҗәпләнеп.
– Синең йөрәк, – дим.
– Минеке? – Ул учы белән үзенең йөрәгенә баскалап ала. – Нәрсәгә ишарәләдең, Тәслимә?
Мин дәшмим, Миндияр гына минем исемемнән җавап кайтара:
– Ишарәме? Синең үлемеңә, кәничне, иптәш. Без Тәслимә белән яратышабыз, син, иптәш, яраларыңны дәвала, тиздән безнең туебызда биерсең. Әйеме, матурым? – Егет чут-чут битемнән үбә. Бушлай кәмит уйныйбыз! Безгә кәмит, ә Халит агара-күгәрә, иң куркынычы: хәзер ул миннән мәхәббәт теләнеп шыңшый башлар.
– Пычагың үткен икән, Тәслимә. Урталай ярган… – дигәч, сыйныфташым урыныннан тора. – Иптәш дигән иптәш, Тәслимәне рәнҗетмә! Бәхетле булыгыз!
Без өчәүләшеп, аның артыннан карап калабыз. Чын мәгәр, мондый нәтиҗә юрамаган да идем. Ничек кенә мыскылласам да, мәхәббәте хакына түзгән егет шулай җиңел генә хушлашамы?
Миндияр безнең белән паркта һава суламакчы иде, Разия куып җибәрә.
– Булыштың, рәхмәт!
Урамда чамасыз эссе. Дустым әрекмән яфрагы өзеп, йөзен җилләтә:
– Их, әрәм! – ди.
– Әрекмәнме?
– Авылдашың әрәм. Син аны миңа бер мокыт итеп сурәтләдең, ә ул – әкиятләрдәге пәһлеван! Юкка гына арагызны боздырдым, их! Мондый егетләр дефицит, «итәк колы» Миндиярлар ишәйде әнә. Алай-болай килсә, кума!
Килә, тик Халит урынына «итәк колы» килә. Танышмыйм дигән мин ярты төнгә кадәр Миндияр белән урам әйләнәм. Кала егете төчеләнеп, телендә сандугач сайратса да, миңа кызык. Ул гайре табигый хәлләр турында сөйләгәндә дә, аңа ияреп, могҗизаи дөньяда гизәм, фантаст язучыларның әдәби әсәрләрендәге каһарманнар белән бергә тылсымлы таягымны селтәп, борынгы замок ишекләрен ачам. Күктә яшен тизлеге белән очкан «канатлы поездлар» да сәяхәт итәм… Бу сиңа офыклары басу-кырлар белән генә чикләнгән тар карашлы авыл малае Халит түгел инде, бу чиксезлеккә омтылган шәһәр егете! Мин дә аңардан калышмас өчен фәлсәфә фәненнән әз-мәз хәбәрдар икәнемне белгертеп, акыл ияләре Сенека, Платоннар турында сүз кузгатам. Әмма Миндиярның үзенеке – үзәктә, ул фантастика белән «җенләнгән», ахрысы, кайчакта аның хыялы тузга язмаган була.
– Бер әсәреңә сюжет, матурым. Һавада көтүе белән акчалар адашкан ди. Герой, ягъни мин өч тапкыр учымны шапылдаткач, алар үзеннән-үзе кесәмә тула, ди. Шәп! Көлмә, чынга ашарга мөмкин ул. Лас-Вегаста тәүлек буе казинолар эшли. Башлы халык анда акча көри. Күпме фантастик китап актардым, ник берсе уен серләренә өйрәтсен! Хыялда бар әле Америка казиносында акча сугу.
Егет шаярта дип уйлыйм. Мин үтә дә беркатлы шул.
Разия безнең очрашуларга теш-тырнагы белән каршы. «Без дуслар гына», – дим. Алдашсам, кояшта пешкән алма кебек бит очым кызара, һәм моны дустымнан яшерәм, димә.
– Миндияр – ышанычсыз бәндә. Син нарциссның мәгъшукалары чиратында иң койрыкта. Артыңнан тагын унлап кыз тезеләчәк. Үзеңә бәхетсезлек чакырып китермә, акылыңа кил, – ди ул.
Ә мин сукыр, мин чукрак, мин иләс-миләс! Разиянең кисәтүе – диварга сипкән борчак! Их, дустым юраган бәхетсезлек чираттагы кыз-кыркын гына булса икән! Егет аларны күрми, егет чиләгенә капланган капкач төсле миннән аерылмый иде. Нәкъ менә аның тугрылыгы үзенә якынайтты бугай. Миндиярны үлеп яраттыммы? – Юк. Ул да миңа җаны-тәне белән гашыйк идеме? Юк. Алайса, без нишләп беребез чиләк, икенчебез капкач роленә күндек икән соң? Соңрак аңладым мин. Дөньяда тиле хисләрдән азат парлар азмыни?! Иң көчле мәхәббәт тә дүрт елдан соң сүнә. Халык аптырашта: «Нишләдек без, нишләдек!» Шуннан фаҗига башлана: бер-берсен гаепләү, истерика, күз яшьләре һәм аерылышу. Без Миндияр белән йолдызларны ялмарлык сөю учагы якмыйбыз. Икебездә дә коры исәп-хисап, икебездә дә: «Моны ничек файдаланыйм?» – дип, баш вату. Егетнең туганнан туган абыйсы – танылган галим, өстәвенә фәнни журналның баш мөхәррире иде. Ул җитәкләгән басмада исә каләм әһеле язма-мәкаләләрен бастырыр өчен яртышар ел чиратта тилмерә. Ә инде минем ише яшьләр өчен анда бөтенләй юл ябык. Миндияр! Менә кем редакция ишекләрен ачтыра. Егет, әйтерсең, шул хакта гына уйлап йөргән:
– Без проблем, матурым, Мансуров абыйны момент бөгәм! – ди.
Җиңел генә «бөгелмәгән» абый кеше: «Бу саллы журнал, ыбыр-чыбыр белән чиләнмибез, энем», – дигән. Егет аны ничек ризалаткан? – Анысы миңа караңгы.
– Сине суперталант, дидем, матурым.
«Ник алай мактадың инде», – дияр берәүсе, оялыр, ә мин үзем белән горурланам. Әйе, мин суперталант. Тыйнаклык – үз бәясен белмәгән мескеннәр сыйфаты.
– Исемең озын. Нәрсә инде Тәслимә Фәйзуллина! Давай, тәхәллүс белән яз. Син – Тәслия Халәф. Кыска һәм яңгырашлы. Абый гонорарны әйбәт түли. Түлке ни… – Егет һич уңайсызланмыйча шартын әйтә. – Түлке табышның яртысы – минеке. Шедеврларыңны редакциягә мин – курьер ташыйм, димәк, аяк хакы!
Нинди түбәнлек! Кая тәгәрисез, замана ирләре? Каравыл! Ник тузынасың? Син – чиләк, ул капкач лабаса! Һәркем яшертен генә үз файдасын кайгырта. Гарьләндерә икән, егет белән хушлаш та кит. Әмма шуннан соң ниләр буласын чамала: Миндияр абыйсыннан юлыңны кистерәчәк. Ә сиңа танылу кирәк, бик кирәк! Аннары акча да ярлы студентның кесәсен тишмәс.
Күңел сизенүеме, кызыксынумы, биш айдан соң «курьер» дан рөхсәт сорамыйча гына редакциягә барам. Автор кайчандыр бер күзгә чалынырга тиеш бит инде. «Баш» – чәче чаларган өлкән яшьтәге абзый:
– Молодец, Халәф, язмаларың мәгънәле, – ди. – Энекәшнең Тынычлык бистәсендәге туган нигезендә яңа йорт тергезергә акча җыясыз икән. Мин шат, Миндияр акыллы хатынга өйләнгән. Мәрхүмә әнисе, минем Сәмига апам: «Бу җилкуар малайдан рәт чыкмас», – дигән иде, чыгып ята рәт.
Нинди йорт?! Нинди өйләнү?! Без икебез дә буйдак, икебез дә тулай торакта яшибез. «Миндияр – ата ялганчы», – димәкче идем, Мансуров абзыйның тәкъдиме телдән яздыра:
– Бүлек редакторы декрет ялында, вакытлыча аның вазифасын сиңа тапшырам. Галим-голәмәләрнең мәкаләләрен тәрҗемә итәрсең. Хезмәт хакы түлибез. Өйдә генә эшлә.
Каным кайный, Миндиярны биш кисәккә өзгәләргә әзер. Һәр кич ул тулай торакка ашыга. Тәслия Халәф журналга ни-нәрсә яза? – Контроль! Күләме зурмы? Зур икән, гонорар да «ничава». Егетне ишектән үк коридорга этәм:
– Кермәле, кермә! Кайчан син миңа өйләндең, ә?
– Ха-ха! Өйләндем, димәсәм, сине кем бастыра, сантый кыз! Синдәй супер-пуперлар Казан тулы.
– Суперлар арасыннан мине генә штатка ала Мансуров!
– Ала, конечно. «Без йорт төзибез, түлке акча белән проблема, дигәч, хатыныңны эшкә алам, сезгә миннән ярдәм шул», – диде абый. Миндә хәзер ике мәшәкать: сиңа чын-чынлап өйләнү һәм яңа йорт, матурым.
Коридордан үтеп-сүтеп йөргән чытык кызлар озын буйлы, кара бөдрә чәчле чибәр «киявем» не сусыз-нисез «кабып йота», ә егет дәртсез, чөнки аның өчен «ике мәшәкать» мөһимрәк:
– Быел өченче курсны тәмамлыйсың, матурым. Студентлар тулай торагы вакытлы гына, аннан соң вокзалда кунасыңмы? Үзеңнең куышың шәп инде, матурым! Биек түшәмле иркен бүлмәләр, гөлбакча, бассейн, о-о, матурым, барысын да синең аяк астыңа җәеп салам!
– Бу юлысы миннән ни файда күрмәк инде син, Миндияр? Гонорарның яртысы гына әзме әллә?
– Башыңдагы бушаган шөрепләреңне ныгыт, сантый кыз! Кем өчен угаланам? – Синең өчен. Өй торгызсам, син анда үзең хуҗабикә. Тынычлап яз да яз гына. Без бер гаилә икән, акчабыз да уртак, хезмәт хакыңны тулаем төзелешкә тотабыз. Чыгымнар зур: кирпеч, цемент, такта, шабашниклар. Мин дә эш белешәм, икәүләшеп коммунизм төзибез, матурым!
3
…Ятагым кайнарлана. Гүя миңа ут каба, кул-аяк «пешә». Мөгаен, эчтән ялкын бөркеләдер. Мин авырыйм. Юк, тән авыруы түгел бу, җан чирли. Стресс? Депрессия? Икесе берьюлы каныкты, ахрысы. Сөяк-санагымны көчкә иллала кузгатып, бакчага юнәләм. Разия – практик, ярты сүәм җирен дә буш итми: түтәл-түтәл кишер, чөгендер, яшел тәмләткечләр чәчә. Ә миндә шау чәчәк кенә иде. Һәм мин гөлләр патшалыгының патшабикәсе идем. Кызганыч, «иде белән идем» дип, хәзер үткән заманда гына сөйлим. Өемдә дус-иш үрчетмәдем, таныш-белешләр белән чиләнмәдем (аларның көен көйлисе), йөз сердәшеңне алыштырырлык Разия дә бик җиткән. Йортка чит-ят кеше китертмәү канунын ирем генә боза, ялларда пар-пар әтрәк-әләм чакыра. Ирләре беседкада гәпләшкәндә, әрсез хатыннары сылу хризантемалар, чалмалы пионнар, ап-ак лилияләр тирәсендә бөтерелә. Мин исә патшабикә, кырыс сакчыга әйләнәм.

