Читать книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (Мухаммет Сунгатович Магдеев) онлайн бесплатно на Bookz (5-ая страница книги)
bannerbanner
Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…
Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…
Оценить:
Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…

5

Полная версия:

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…

Г. Нигъмәти вакытлы матбугатта марксистик әдәбият турында күп санлы рецензияләр яза, татар телендә беренче политик сүзлек төзүдә катнаша. Болардан тыш, ул «1905 ел» һәм «Көнбатыштагы сыйнфый көрәшләр тарихы» исемле зур күләмле әсәрләр өстендә эшли.

Татар марксистларына мөрәҗәгать итеп, Г. Ибраһимов болай язган иде: «Башка күп турыларда тәрҗемә белән канәгатьләнергә мөмкин булса да, тарихи материализм юлында эшче-крестьян массасының теләген тәрҗемә белән генә үти алмабыз. Бу нәзариянең нигезләре ачык, тулы аңлашылсын өчен…, тарихи материализм нигезләрен өйрәнгәндә, өйрәткәндә, татар эшче-крестьянының үзенә якын тормыштан мисаллар алынырга, рус, Европа марксистлары китергән моментлар белән генә тукталмыйча, безнең массаның тирә-юнендә күренгән Көнчыгыш ислам татар дөньясының мисаллары, фактлары материал итеп тикшерелергә тиешле»[11]. Г. Нигъмәтинең марксизмны пропагандалауда үзенчәлеге әнә нәкъ шулай, эшче-крестьянның үзенә якын тормыштан алынган мисаллар белән оста эш итүендә күренде дә.

20 нче елларда Г. Нигъмәти яңа типтагы совет мәктәпләре өчен дәреслекләр чыгару буенча да күп эшли. Мәсәлән, 1924 елда ул Б. Мансур белән берлектә беренче баскыч мәктәпләр, совпартшколалар һәм педтехникумнар өчен әдәбияттан хрестоматия төзергә керешә. Бу хрестоматия «Азат мәктәп» исеме белән 1925 елда Мәскәүдә басылып чыга. Белем дәрәҗәләре дә, яшьләре дә төрле булган укучыларга яраклы хрестоматия төзү – авыр эш, әлбәттә. Яңа революцион әдәби әсәрләрнең әле аз булуы, хрестоматиянең күбрәк элеккеге әдәбияттан торуы авторларны бик нык борчый. «Татар әдәбиятының, бигрәк тә яңа революцион әдәбиятның ярлылыгы әсәрне идеальный иттереп чыгарырга мөмкинлек бирмәде», – дип язалар авторлар сүз башында. Г. Сәгъди «Азат мәктәп» не Октябрьдән соңгы бердәнбер әдәби хрестоматия дип билгеләде[12]. 1928 елда Г. Нигъмәти С. Шәрәфетдинов белән берлектә «Җәмгыятьне өйрәнү»нең төзәтелгән, тулыландырылган икенче басмасын чыгара. «Ташкын» исемендәге әдәби хрестоматия дә Нигъмәти катнашында чыга.

Коммунист булу революция идеаллары өчен көрәштән, халык өчен эшләүдән гыйбарәт. Г. Нигъмәтидә шул сыйфатлар көчле иде. Әнә шуңа күрә Һ. Такташ Г. Нигъмәти турында: «Ул – мәсьүл бер эшче. Йоклыйсы йокыларын, ял итәсе минутларын, ниһаять, үзен совет-партия иркенә биргән кеше»[13], – дип язды.

Гражданнар сугышы мәктәбен, Коммунистик университетны һәм 1922–1923 елларда Дәүләт журналистика институтын узу Нигъмәтинең тормыш тәҗрибәсен, марксистик әзерлеген, әдәбият теориясе буенча белемен тирәнәйтте. Татарстанның ул вакыттагы иң зур вузларыннан берсе – Көнчыгыш педагогия институты (ВПИ) ректоратының Нигьмәти белән кызыксынуы очраклы түгел иде. ВПИ ректораты, «Главпрофобр» га һәм СССР хөкүмәте каршындагы вуз эшләре бүлегенә Г. Нигъмәтине әдәбият кафедрасына доцент итеп билгеләүне сорап, болай дип яза: «Яңа татар әдәбияты курсын алып бару өчен тәкъдим ителгән ип. Нигъмәтуллин кандидатурасы азчылык милләтләрнең милли вузда яшь фән эшлеклеләренә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Ип. Нигъмәтуллин – милләте буенча татар, журналист, әдәбиятчы, татар газеталарында эшләүче, татар әдәбияты буенча күп кенә хезмәтләрнең авторы, партиянең күптәнге әгьзасы – менә бу сыйфатлар барысы да Көнчыгыш педагогия институты татар әдәбияты өлкәсендә тулысынча әзерлекле кадр белән тәэмин ителә дип уйларга мөмкинлек бирәләр»[14].

Шулай итеп, Г. Нигъмәти педагогик эшкә күчә. ВПИда укыткан вакытта Нигъмәти әдәбият белгечләре әзерләү буенча күпкырлы эш алып бара. Аның җитәкчелегендә аспирантура тәмамлаган кешеләр соңыннан татар-башкорт әдәбиятын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин, филология фәннәре кандидатлары Я. Агишев, Җ. Вәзиева, А. Кудашев, Ватан сугышында һәлак булган әдәбиятчы М. Мамин, Җ. Локманов – барысы да заманында Г. Нигъмәти җитәкчелеге астында аспирантурада укыганнар. Болардан тыш, Нигъмәти Себер вузлары өчен дә белгечләр әзерләгән (мәсәлән, Мөнзил Исхаков).

Запастагы командир буларак, Г. Нигъмәти җәй саен диярлек территориаль сборга чакырыла. Анда да ул үзенең каләмен ташламый. 1929 елгы сбор вакытында Г. Нигъмәти 57 нче Урал дивизиясенең политбүлеге каршында чыга торган «Красноармеец на боевой учёбе» дигән газетаның редакторы була. Авыр манёвр шартлары булуга карамастан, газета үз вакытында чыгып бара һәм кызылармеецларны оештыруда зур роль уйный.

«Мондый нәтиҗә, – дип яза командование газетаның соңгы номерында, – редакция һәм типографиядәге личный составның, газетаның һәр номерын чыгару өчен армый-талмый, зур энергия күрсәтеп эшләве аркасында мөмкин булды. Дивизиянең командованиесе, зур энергия белән бик яхшы эш күрсәткәне өчен, газета редакторы иптәш Нигъмәтуллинга… рәхмәт белдерә»[15].

1928 елларда Г. Нигъмәти «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы да булып эшли. Газетаның бу чорда әдәбият һәм сәнгать эше белән бәйләнеше шактый ныгыды. Нигъмәти озак еллар буенча Татар дәүләт академия театрының художество советы белән җитәкчелек итте. Театрның репертуарын яхшырту, татар сәхнәсендә яңа спектакльләр тудыру буенча аның хезмәтләре аз булмады.

Шулай итеп, Г. Нигъмәти, зур тормыш һәм көрәш мәктәбен узып, әдәбиятка килде, марксизм-ленинизм мәктәбе, дөньяга материалистик карашны пропагандалау аша әдәби тәнкыйть өлкәсенә килде. Шуңа күрә дә бик тиз бер ара эчендә үзен төпле, эзлекле марксист тәнкыйтьче итеп танытты. Әдәби тәнкыйтьнең шактый каршылыклы һәм буталчык елларында иҗат итүенә карамастан, безгә фәнни һәм практик әһәмиятләрен хәзергә кадәр югалтмаган күп санлы мәкаләләр, монографияләр калдырды.

Иҗатының чәчәк атып килгән чорында, 1937 елның 16 сентябрендә, бер дә гаепсезгә Нигъмәти кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Үзенең бөтен гомерен социалистик җәмгыять төзүгә багышлаган Нигъмәти төрмәдә дә әдәбияттан аерылмаска тырыша. Семьясына язган хатларына караганда, ул татар совет әдәбиятының барышы, яңалыклары белән даими рәвештә кызыксынып торган, язылып бетмәгән хезмәтләре өчен борчылган. «Минем гомер буе эшләгән хезмәтем калды, – ди ул тормыш иптәше Җиһан Нигъмәтуллинага язган хатларының берсендә, – син аны саклый күр» (сүз Нигъмәтинең архивында бүгенге көндә дә сакланган, ләкин ни өчендер әле дә дөнья күрмәгән Тукай турындагы монографик хезмәте хакында бара). Лагерь тормышының кырыс шартларында да ул әдәбиятның уңышларына куанып яши.

Безнең алдыбызда юка, саргылт кәгазьгә карандаш белән тыгызлап язылган хат кисәге. Бернинди сыкранусыз, ыңгырашусыз. Анда Нигъмәти болай яза: «Шәриф Камал турында укып барам. Карт язучыны котларга катнаша алмадым шул хәзергә. Җамал[16], Хәмитләрнең[17] аның турында мәкаләләре әйбәт кенә. Яратып укыдым.

Милли кадрлар үстергәнсең дип гаепләргә тырышсалар да, миннән укыганнар чын совет кадрлары булып эшлиләр. Бу хәл миңа һәм миндә укучыларга яла ягарга теләүчеләрнең үз пычраклыкларын ача торган факт түгелме? Мөмкин булса, миңа бераз кәгазь һәм каләм җибәрерсез әле, ягъни лагерьга… 1940 ел, 20 февраль».

1958 елда чыккан «Сайланма әсәрләр» дә Г. Нигъмәти 1941 елда үлгән, диелә. Ләкин соңгы мәгълүматларга караганда бу дата дөрес түгел. Нигъмәтинең соңгы еллардагы тормышын өйрәнеп, без шуларны ачыклый алдык: Сталинград янында каты сугышлар барган вакытта, 1942 елның көзендә, 2326 номерлы хәрби госпитальгә бик нык авыру хәлендә бер хәрби кешене кертеп салалар. Госпиталь Дон буендагы Клец Почтовский авылы тирәсенә урнашкан була. Палатадагы санитарка бу авыруның берничә көн буена үзенә игътибар иткәнен сизә. Берничә көннән соң авыру санитарканы чакыртып ала да:

– Сез Казаннан түгелме? – дип сорый. Бу кеше профессор Галимҗан Нигъмәти була (санитарка – ВПИ ректоры, соңыннан ТАССР Мәгариф халык комиссары Галә Ходаяровның кызы Хәнифә Ходаярова. Ул хәзер РСФСР Статистика идарәсенең Татарстан бүлегендә экономист булып эшли).

«Озак сөйләшеп утырырга туры килмәде, – ди X. Ходаярова, – Галимҗан абый бик нык авыру иде. Ун көнләп ятканнан соң, без аны тылдагы госпитальгә эвакуацияләдек. Соңгы хәленә караганда, берничә көн генә яшәрлек иде». Шулай итеп, Нигъмәтинең соңгы язмышы ниндидер юллар белән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына килеп тоташа. Болардан чыгып, без инде Галимҗан Нигъмәти 1942 елның көзендә Сталинград янында совет гаскәрләре фашистларга каршы җимергеч һөҗүмне җәелдергән көннәрдә фронтта үлгән дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Кызганычка каршы, хәрби архивлардан эзләнүләр Нигъмәтинең соңгы көннәре турында берни дә бирмәделәр әле.

(Казан утлары. – 1965. – № 10)

Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеге[18]

Әдәбият тарихына кагылган хезмәтләрдә, мемуар әдәбиятта әледән-әле Солтан Рахманколый дигән әдипнең исеме күренгәләп китә. Күренгәләп китә, ләкин шуннан да ары түгел. Ул истәлекләрдән, хезмәтләрдән аңлашылганча, Солтан Рахманколый язучы да, җырчы да, публицист та, тәрҗемәче дә, педагог та булган икән. Мәсьәләнең тагын бер ягына игътибар итик: аны, гадәттә, йә Тукай, йә Ф. Әмирхан турында язганда искә алалар. Мондый хәл үзе генә дә инде, бу әдипнең иҗат эшчәнлеген өйрәнеп, аны укучылар күз алдына бастыру кирәклегенә ишарә ясый. Солтан Рахманколый турындагы мәгълүматлар татар әдәбиятында гаять күп, ләкин алар бик таркау. Революциягә кадәрге матбугатта без аның турындагы мәгълүматларны «Аң», «Кармак» журналларында, «Заман календаре» нда, «Сүз», «Йолдыз» газеталарында очрата алабыз.

С. Рахманколыйның хикәяләре «Идел буе әдәбияты» сериясендә басылып чыккан иде. Революциядән соңгы тәнкыйтьтә «Идел буе әдәбияты» на кергән әсәрләр уңай бәя алмадылар. Әдәбиятчы М. Гали 1939 елда С. Рахманколыйның сүзлекләре турында да шактый гаделсез фикер белән матбугатта күренде. «С. Рахманколый төзегән сүзлекләр, – дип язган иде М. Гали, – госманлы-төрек тәэсиренә бирелеп ул вакыттагы югары катлау буржуа интеллигенциясе өчен генә кулланырга яраклы итеп чыгарылдылар»[19].

Дөрес, соңгы елларда С. Рахманколыйның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге икенчерәк ноктадан карала башлады. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин һәм доцент Җ. Вәзиева 1954 елда, мәсәлән, С. Рахманколыйны демократик әдәбият вәкилләреннән берсе дип билгеләделәр һәм аның иҗатында гуманизм сыйфатлары барлыгын әйттеләр[20]. Шул ук вакытта алар С. Рахманколыйның тәрҗемәчелек эшенә дә уңай бәя бирделәр[21]. Җ. Фәйзинең «Мәрьям Рахманкулова» дигән хезмәтендә дә Солтан турында шул характердагы мәгълүматлар бар. С. Рахманколыйның әтисе – татар мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманкуловның иҗат эшчәнлеге филология фәннәре докторы Хатип Госман хезмәтендә уңай яктан искә алына[22].

1961 елда, Ф. Әмирханның тууына 75 ел тулу уңае белән, матбугатта С. Рахманколый иҗатына кагылышлы тагын бер материал күренеп үтте[23]. Ф. Әмирхан турында язылган бу материал белән танышкач, бер нәрсә ачыклана: Солтан Рахманколый шул заманның алдынгы карашлы кешеләре – большевик Сергей Николаевич Гассар язучы Фатих Әмирхан белән берлектә татар эшчеләре, шәкертләре арасында листовкалар таратуда катнашкан, кыскасы, самодержавиегә каршы көрәш алып баручыларның берсе булган. Тарих фәннәре докторы Р. И. Нәфыйговның 1964 елда чыккан хезмәтендә С. Рахманколый язмалары белән цензураның кызыксынуы һәм бер мәкаләсенең цензура киртәләре аша үтә алмыйча, дөнья күрми калуы әйтелә.

Югарыда санап [24]үтелгәннәр үзләре генә дә Солтан Рахманколый эшчәнлеге аерым бер тикшеренүгә лаек дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ләкин шулай да ни өчен моңа кадәр Солтан Рахманколый әдәбият тарихының үги баласы булып килгән? Билгеле, моның күп кенә сәбәпләре бар. Бездә XX йөз башы әдәбиятын киң планда өйрәнү эше әле соңгы елларда гына башланды. С. Рахманколый язышкан газеталар, журналларны актаруга, өйрәнүгә әлерәк кенә тотындык. Русча-татарча сүзлекләр төзү тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Татар педагогикасы, дәреслекләр басу тарихы турында тикшеренүләребез аз. Татар телендәге публицистика тарихы турында да матбугатта материал бик аз. Менә шул өлкәләрнең кайсына гына күз салсак та, без, һичшиксез, Солтан Рахманколый эшчәнлеге белән очрашыр идек.

I

Солтанның әтисе Габделмәннан Рахманколыйның биографиясе бөтенләй диярлек билгеле түгел. Ачык булганы шул: бу кеше 1860 еллар тирәсендә туган, Казан артында Мәңгәр авылында яшәгән. Кышкарда мәдрәсә белеме алган. Бу мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви белемгә, әдәбиятка омтылыш көчле булганлыгы билгеле. «Таһир-Зөһрә»нең авторы Әхмәт Уразаев-Кормаши, И. А. Крылов әсәрләренең тәрҗемәчесе Таип Яхиннар нәкъ шул елларда Кышкарда укыганнар. Таип Яхин кебек үк, Габделмәннан Рахманколый да, мәдрәсә белеменә генә канәгать булмыйча, Казанга чыгып китә. Учительская школаны тәмамлагач, аны Саба ягындагы Олы Шыңар авылына мөгаллим итеп җибәрәләр. Анда Габделмәннан 14 ел буена балалар укыта.

1888 елда Габделмәннан мөгаллимнең беренче улы дөньяга килә. Аңа Әхмәтсолтан дип исем кушалар. Әхмәтсолтан үсә төшкәч, Габделмәннан Рахманколый, улын русча укыту максаты белән, Казанга күчеп килә.

1905–1907 еллар революциясе Рахманкуловлар гаиләсен бөтенләе белән үз дулкыннары эченә ала. Габделмәннан Рахманкуловның гаиләсе бу вакытта инде шактый ишәйгән була. Олы уллары Солтан һәм Нәҗип Казанның 1 нче реаль училищесында укыйлар. Каюм, Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсендә укып, соңыннан өйрәнчек печатник булып типографиягә эшкә керә. Алар артыннан Мәхмүт, Мәрьям үсеп киләләр…

Революцион хәрәкәткә бу гаиләдән иң беренче кеше булып Габделмәннан Рахманколый үзе катнаша. Революция көннәрендә Кәримовлар матбагасында эшләүчеләр дә үзләренең хезмәт хакларын арттыру, эш сәгатен кыскарту кебек таләпләр куялар. Кәримовлар матбагасында конторщик булып эшләүче Г. Рахманколый хуҗалар каршында эшчеләрнең интересын яклаучы авторитетлы фигурага әйләнә. Бу көннәрдә Рахманколыйлар квартирасы яшьләрнең штабы сыман булып китә. Солтан шул чорда сабакташы М. Вахитов, С. Н. Гассар, Ф. Әмирхан белән дуслаша, ниндидер яшерен җыелышларга йөри. Мәрьям Рахманкулованың сөйләвенә караганда, аларның квартирасындагы бер шкафның тартмасында ниндидер яшерен кәгазьләр сакланган, ул тартманың ачкычы М. Вахитов кулында булган.

1906 елның көзендә Казан уку йортларында студентларның революцион хәрәкәте көчәя. Политик яктан ышанычсыз табылган студентларны уку йортларыннан чыгаралар. Мәсәлән, эчке тәртипләргә каршы килгән өчен Скворцов дигән егет 1906 елның 7 сентябрендә 1 нче реаль училищесыннан чыгарыла. Студент Скворцовны кулга алу хәбәрен ишетүгә, анда 7 сентябрь көнне чуалышлар була, дәресләр өзелә.

1 нче реаль училищесының директоры бу турыда 12 сентябрьдә Казан укыту округының попечителенә хәбәр итә һәм, «элеккеге чараларның җитәрлек булмавын» искә алып, кайбер укучыларны училищедан куарга карар биргәнлеген әйтә[25]. Училищедан чыгарылганнар арасында VI В классы укучысы Солтан Рахманкулов та бар.

18 яшьлек егет, шулай итеп, урамга куыла. Архив документларына караганда, Солтан, үзен яңадан училищега алуларын сорап, гариза биргән. Бу гариза буенча 1906 елның 22 декабрендә, училищедан куылган кайбер укучылар белән беррәттән, Солтаннан да имтихан алганнар. Ләкин моңа кадәр яхшы гына укып килгән Солтан ни өчендер бу имтиханда «өч фәннән начар билге ала һәм кабат кабул ителми»[26].

1907 елның 7 маенда Габделмәннан Рахманколыйдан Казан укыту округы попечителенә гариза килеп керә. Бу гаризада «крестьян Рахманкулов үзенең улыннан реаль училищеның җиде классы өчен имтихан алуларын» сорый[27]. Моннан күренгәнчә, Солтан училище программасы буенча мөстәкыйль әзерләнгән булып чыга. Ләкин училищега ул инде кабат керә алмый. Илдә реакция башлана.

«Бәянелхак» нәширләре Сәйдәшевләрнең гомере, Тукай әйткәнчә, «судлашып та, чәйнәшеп» узган. «Бәянелхак» ның битләре ызгыш-талаш, гайбәт белән тулы. Ләкин шулай да булган: реакцион газета хуҗалары мещанлык талашлары белән кәгазь тутырганда, демократик яшьләр җай белән генә ул газеталарда үзләренең алдынгы карашларын уздырып торганнар. Шундыйларның берсе – политик ышанычсызлыгы өчен училищедан куылган Солтан.

Бу газета битләрендә Солтан Дәүләт думасын тәнкыйть итә, патша властеның гаделсез законнарына – армиядәге таяк дисциплинасына, хәрби кыр судларының аяусыз законнарына, патша цензурасына каршы протест белдерә. Реакцион газеталарның карагруһчыл шовинистик мәкаләләренә каршы ут ача, «социализм» дигән бөек исемгә соклана, эшчеләр интересын яклый. Менә берничә мисал. Реакцион карагруһчыл газета «Казанский телеграф» шул елларда бик күп санда антисемитик мәкаләләр бастыра. Солтан Рахманколый реакцион газетаның шул ямьсез эшчәнлегенә һөҗүм ясый: «Казанский телеграф» ның, – ди ул, – «Бөтендөнья яһүди дошманнары, берләшегез!» дигән лозунгы замананың китешенә муафыйк улмау гына түгел, бу кеби гомуми тәрәккый заманасында фәкать бер вәхшәт кенәдер»[28].

Милләтләрнең тигез хокуклылыгын яклау, шовинизмга, милләтчелек хәрәкәтенә каршы көрәш Солтан Рахманколыйның бөтен публицистикасы буенча кызыл җеп булып уза. «Бәянелхак» мөхәррирләре башка мөхәррирләр белән судлашып кайнашкан арада, С. Рахманколый бу газетада политик үткенлек белән ялтырап торган тагын берничә мәкалә чыгарып өлгерә. Бераз алгарак китеп, шунысын да әйтик: Солтанның күренекле большевик Хөсәен Ямашевның вафатына карата язылган мәкаләсе дә шул ук газетада басыла[29].

Күп кенә мәкаләләрендә яшь журналист патша самодержавиесенең реакцион хәрәкәтләрен урта гасыр вәхшәте белән тиңли. Андый мәкаләләрен укыгач, яшь егетнең кыюлыгына сокланырга гына кала! «Хәзерге хәрби кыр судлары, – ди ул үзенең бер мәкаләсендә, – урта гасырлардагы инквизициядән бер дә аерылмый. Сүз юк, бюрократиямез гаять оста! Гади суд кына җитәрлек булмагач, урта гасырлардан бөек Аурупада, хәтта бөтен дөньяда истигъмалдан чыккан судларны актарып чыгара!»[30] С. Рахманколый бу чорда ялкынлы рәвештә хөррият өчен көрәшкән декабристларны яклап искә ала, патшаларның кансызлыгын тәнкыйтьли.

Үзенең политик карашлары белән С. Рахманколый, әлбәттә, эзлекле революцион-демократ дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Әле ул үзен алардан аерым тота, большевиклар турында язганда да «без» дип түгел, бәлки «алар» дип яза. Ләкин хикмәт авторның политик симпатиясе кемнәр ягында булуда. Кайбер сатирик журналларның урынлы-урынсыз «социализм», «социалист» кебек сүзләр куллануына да С. Рахманколый каршы чыга. Аның фикеренчә, бу сүзгә төренеп монафикълык итәргә ярамый… «Мәзкүр «әдипләр», – ди ул, – …социализм кеби зур вә мөһим нәрсәнең йөзенә оятлык китермәкдәдерләр»[31].

Солтанның кайнап торган энергиясе, политик мәкаләләре өчен «Бәянелхак» тар булып кала. Хәер, газетадагы андый ачыктан-ачык демократик фикер белән «Әхмәтҗан бабай» да килешеп бетмәгәндер. «Бәянелхак» ның аннан да «мөһим» эшләре – «кәрван» чәен, Бавари сырасын мактап, шигырьләр, номер саен йөзләгән игъланнар бирәсе бар бит! Әнә шуңа күрә Солтанның кулын бераздан без «Әлислах» һәм «Йолдыз» газеталарында күрәбез.

Яшь журналистның бу чорлардагы эшчәнлеге белән цензура да ныграк кызыксына башлый. С. Рахманколыйның «Төрек конституциясе» дигән мәкаләсе әнә шулай, цензор тарафыннан тоткарланып, дөнья күрми кала. Цензура комитетының губернатор өчен төзегән матбугат күзәтүендә басылмый калган бу мәкаләнең эчтәлеге сөйләнелә. Бу мәкаләдә С. Рахманколый, Төрек солтанының шәхесе изге түгел, әгәр ул халык теләгенә каршы эш итсә, аны революция юлы белән бәреп төшерү – бик табигый эш, дип исбат итә[32]. Әлбәттә, мондый конкрет, кискен хөкем самодержавиенең күзе һәм колагы булган цензурага ошамый. Тарих фәннәре докторы Р. Нәфыйгов, С. Рахманколый монда рус монархына ишарә ясый, дип билгели[33].

С. Рахманколыйның революцион һәм реакция елларындагы политик карашларына йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: матбугатта ачыктан-ачык революцион таләпләр күтәреп чыкмаса да, яшь журналист үзенең рухы белән азатлык хәрәкәтенең ялкынлы тарафдары булды. Ул системалы рәвештә патша самодержавиесенең бюрократик өскормасын, гаделсез законнарын тәнкыйть итте, революция, социализм кебек яңалыкларга ихтирам белән карады. Бишенче ел революциясенең тарихи әһәмиятен аңлауда С. Рахманколый үз замандашлары арасында аек кешеләрдән берсе иде.

II

«Йолдыз» газетасының 1907 елгы бер санында «Яңа әсәрләр» дигән баш астында түбәндәге хәбәр басыла: «Ошбу көннәрдә рус әдипләреннән А. Пушкинның «Дубровский» нам романы Солтан әфәнде Рахманколый тарафыннан тәрҗемә ителеп… Кәримовлар матбагасында басылып чыкты». Бишенче ел революциясе белән уянган Тукайлар, Гафуриларның шигырьләре аркылы матур әдәбиятка тартылган татар яшьләре «Дубровский» әсәрен китап базарыннан йотып алалар.

Солтанның русчадан әзерлеге әйбәт була. Казан реаль училищесының программасында, шактый киң күләмдә төгәл фәннәр укытылудан тыш, француз, немец, инглиз телләре, антик әдәбият, рус әдәбияты укытыла, сочинениеләр яздырыла. Әтисе кулында ук рус әдәбиятына мәхәббәт рухында тәрбияләнгән Солтанга Ф. Әмирхан, С. Н. Гассар һ. б. белән аралашу да алдынгы әдәбиятка таба зур этәреш биргән. Шуңа күрә аның тәрҗемәсе заманы өчен шактый югары дәрәҗәдә булган. «Солтан әфәнде, – дип яза бер рецензент, – бәгъзе җирләрдә хосусан гореф вә гадәтләремезгә ятарлык күренәчәк урыннарда үз телемездә истигъмал ителә торган мәкаләләр илә тәрҗемә кыйлып өслүб ифадәсени назикләшдермешдер»[34].

Матбугатта «Дубровский» ның җылы каршы алынуы Солтанны дәртләндереп җибәрә. Матур әдәбияттан тыш, ул фәнни-популяр әдәбият тәрҗемә итә башлый.

Реакция елларындагы татар әдәбияты үзенең бөтен тамырлары белән бөек рус әдәбиятының демократик рухтагы әсәрләренә тоташа. Тәрҗемә эше, ияреп язу көчәя, гомумән, рус әдәбиятының критик реализм юлыннан үсеп килүче татар әдәбиятына тәэсире арта. Татар вакытлы матбугатында Белинский, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тургенев турында мәкаләләр күренә. С. Рахманколый әнә шул процесста үзәк урыннарның берсен алып тора. «Әлислах» ның 1908 ел 43 нче санында С. Рахманколыйның «Иван Сергеевич Тургенев» дигән мәкаләсе чыга. Тәрҗемәче татар укучыларына Тургенев әсәрләрен белү кирәклеген әйтә. Тургеневны ни өчен белергә кирәк соң? Менә нәрсә өчен: «Иван Сергеевич бичара крестьяннарның хәлләре вакыйгъда болай булырга тиеш түгел идекене вә анларның нәҗатенә ярдәм итү инсаниять наменә һәркемнең бурычы идекене сизә иде». Бу инде Рахманколыйның әдәбиятны социаль күзлектән чыгып бәяләргә омтылуын күрсәтә иде. «Тургенев әсәрләре, – ди ул, – хәзергә кадәр дә үзләренең шигъри нәфасәтләрен җуймамышлар вә җуячак түгелләрдер». «Әлислах» шул ук санында Тургеневның «Дым» әсәре мәкалә авторы тарафыннан тәрҗемә ителгәнен хәбәр итте.

И. С. Тургеневның «Дым» ы татар матбугатында искиткеч җылы каршылана. «Тургенев «Төтен» енең тәрҗемә ителүен күптән үк көтә идем, – дип яза тәнкыйтьче Кәбир Бәкер. – Өметсезләндергән бернәрсә булса, ул да хәзерге матбугатымызның начар баруы вә аның эчендәге сәүдәгәрләремезнең андый гали нәрсәләрдән түбәнрәк торулары иде». Бу уңайдан татар демократик яшьләре бөек рус әдәбиятына ихтирамнарын белдерәләр. «Тургенев әсәрләрендәге ләззәтне белер өчен генә дә русча белү ляземдер!» – ди К. Бәкер «Әлислах» ның 1908 елгы 43 нче санында. «Төтен» нең социаль-политик әһәмиятен дә яшьләр аңлыйлар. К. Бәкер бу әсәрне «хәзерге китап базарымызда тотылуы куркынычлы» китап дип атый. «Тәрбия» журналы исә тагы да эчкәрәк керә. Ул да, И. С. Тургенев турында махсус мәкалә биреп, С. Рахманколый тәрҗемәсе уңае белән болай ди: «…мәзкүр романда мәйданга куелган типлар, гәрчә әлегә кадәр интеллигенциямез тиеш кадәр оешып җитмәсә дә, безнең мәгыйшәтемездә дә әледән-әле очрый башлады, боның сәбәбе исә, әлбәттә, 1905 нче сәнә ихтилялыдыр»[35]. Рахманколыйның «Төтен» е татар шәкертләренең, студентларының, гомумән, татар зыялыларының күзеннән томанны таратуда зур, файдалы эш башкарды. Реакциянең бөтен тармакларда һөҗүм башлаган бер чорында рус әдәбиятының саф җиле безнең әдәбиятыбыз өчен шифалы һава булды. Менә бу яктан караганда, С. Рахманколыйның хезмәте аеруча әһәмиятле.

«Төтен» нең аягы җиңел була. «Кулына тигән эшне эшләүдә машина»[36] булган Рахманколый тиздән И. С. Тургеневның «Аталар һәм балалар» ыннан өзек, А. М. Горькийның «Дружки» хикәясен, Гюгоның «93 нче ел» романыннан өзек һәм башка күп әсәрләр тәрҗемә итә. Татар вакытлы матбугаты С. Рахманколыйның һәр тәрҗемәсенә аваз биреп бара. Демократик матбугат аның А. С. Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итүен хуплап каршы ала. С. Рахманколый проза белән «Борис Годунов» ны, «Чегәннәр» поэмасын тәрҗемә итә. Соңрак «Аң» журналы аның А. С. Пушкиннан тәрҗемәләрен: «Үзләренең парлакълекләре илә тәрҗемә бабында нәмунә ителеп тотылырлык әсәрләрдер»[37], – дип бәяләде. Шунысы характерлы: татар матбугаты Октябрь революциясенә кадәрге бер генә тәрҗемәчегә дә шулкадәр югары бәя бирмәде, берсе турында да ул кадәр күп язмады. Менә шуларның барысын да искә алсак, Солтан Рахманколый безнең әдәбиятыбыз тарихында түрдән урын алырга тиеш икәнлегенә шик калмый.

III

1908 ел Рахманкуловлар гаиләсенә шактый борчулар, кайгы-хәсрәт алып килә. Йорт башы Габделмәннан абзый авырый башлый, анда инде конторщик булып байлар көен көйләрлек егәр калмый. Мохтаҗлыктан котылу юлларын эзләп, Г. Рахманкулов үзе дә китап бастыру эшенә керешә. Солтан даими эш таба алмый. Каюм әле өйрәнчек, Нәҗип реаль училищеда укып йөри. Алардан тыш, өйдә ике бала, фатир расходы…

Җитмәсә, иң олы улы Солтан, гармун, мандолина күтәреп, кайларгадыр китә, төннәр буе югалып йөри, ата-ананы борчый. 1908 елның башында ул Уральскидан килгән, үзеннән ике генә яшькә олы Габдулла Тукай турында өйләрендә сөйли башлый. Дөрес, гаилә өчен Тукай исеме яңа түгел, аның шигырьләрен, җыелып-җыелып, өйдә укыйлар иде инде. Шулай да матбага байлары, конторщиклар арасында Тукай турында төрле шөбһәле хәбәрләр йөри. Солтан язмышы өчен борчылып йөргән ата бер төнне улының мандолина күтәреп соң гына кайтып кергәнен күрә дә өстәл сугып кычкыра: «Йөрмә шул Тукай тирәсендә, җүнсез!» – ди. Ләкин бу кисәтү бушка гына һәм кыска гомерле була. Менә көннәрдән бер көнне Солтан Ямская урамындагы Матвеевлар йортына, үзләренең тар бүлмәләренә, җыйнак кына гәүдәле, нурлы йөзле, ярым русча киенгән Уральск егетен ияртеп кайта. Кунак егет чәй янында үзен бик әдәпле тота, кечкенә кыз Мәрьямне сөя, Габделмәннан абзый белән китап дөньясы, нәшрият эшләре турында сөйләшә. Баксаң-күрсәң, бик мөлаем егет икән бит бу Тукай дигәннәре! Чәйдән соң Солтан мандолинасын ала һәм өздереп кенә үзенең яраткан көе «Мәдинәкәй» не чиертә башлый. Солтан үзенең төпсез күзләре белән читкә карап, башын бераз арткарак ташлап уйный, моңлы көйне тыңлап, Тукайның да күзләре дымлана…

1...34567...15
bannerbanner