
Полная версия:
Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7
Әмма кыр казлары оча, безнең якларга килә иде – бу инде бик яхшы, бик мөлаем күренеш, бу инде, бер дә шиксез, яз килде дигән сүз иде, кыр казлары килү фашизмның менә-менә шушы көннәрдә дөмегәчәге, сугышның менә-менә тәмамланачагы дигән сүз иде. Тик ул сугыш корбансыз гына булсын иде, әйтик, безнең танклар алга таба бара, фашистлар, кул күтәреп, юл өстенә чыгалар, аларны колоннага тезәләр дә тылга озаталар, мәсәлән, Арча – Саба якларына юл төзергә, кар сулары тотарга җибәрәләр; Җир йөзендә бер генә, бер генә кеше дә үлми, снарядлар шартламый, чөнки безнең җиңәчәк болай да билгеле бит инде, кан коярга җитәр инде, җитәр инде!
Кыр казлары, ахрысы, шулай сөйли иде…
Шулай яз башланды, икенчеме, өченчеме көндә урман артыннан йомшак, әмма дәһшәтле гөрелте дә ишетелде, бөтен дөнья көпшәкләнде, төнлә юкә урманы берөзлексез шаулады, юл катысына ат аягы бата башлады, абзар артына чыгарган, янбаш сөякләренә көянтә-чиләк эләрлек ябык йөнтәс сыерларның аркасына чәүкәләр утырып укра чүпләделәр, баскыч төпләрендә үгез эчәрлек су җыелды…
Менә-менә язгы каникул игълан итәргә тиешләр иде. Мәктәп директорының бик кызык бер гадәтен без инде белә идек: укулар ел саен бер айга соңга калып башланганлыктан, һәр елның кышында ул безгә «быел язгы каникуллар булмый» дип әйтә килә һәм аннан кинәт кенә, линейкага җыеп, безне шатландыра иде: каникул! Бу язны да без шундый кинәт киләчәк бер мизгелне көтеп яши идек.
Безнең мәктәп әйләнә-тирәдә зур уку йортларыннан санала, һәм укучылар хәтта күрше районнан да килеп йөриләр иде. Мөхәммәтхан, мәсәлән, бөтенләй ерактан –егерме биш-утыз чакрымнан килеп йөри иде. Белмим, аның бу тирәдә берәр туган-тумачасы булгандырмы, әллә безнең мәктәптәге педагогларның яхшы, мактаулы исемнәре бөтен республикага таралган булганмы, һәрхәлдә, Мөхәммәтхан, аркасына пөхтә капчыгын асып, безнең авыл аркылы ял көнне кичтән уза иде; ә безнең юл ун гына чакрым булганлыктан, без дүшәмбе иртән генә китә идек. Мөхәммәтханның капчыгында тире оек эченә тыгылган бер чирек сөт, суган, туң май белән пешереп төелгән бәрәңгедән куш йодрык зурлыгында алты йомарлам һәм алабута оны кушып пешергән чынаяк тәлинкәсе зурлыгында нәкъ алты юка таба күмәче була иде – моның белән инде ачыкмаска була! Һәр атна өендә ул мунча кереп, кием-салымына әнисеннән тулы ремонт ясатып килә иде; хәер, ремонт та әллә нәрсә кирәкми, чөнки Мөхәммәтхан шулкадәр пөхтә егет иде ки, аның чалбарының бер тез башы сидрәгәндә, икенчесе дә сидри һәм, ялга кайткач, әнисе аңа нәкъ бер зурлыкта, бер төстә ямаулар салып җибәрә иде, әйтерсең ул ямаулар фасон өчен…
Каникулны бездән бигрәк Мөхәммәтхан көтә иде, чөнки аларның өендә алты бала, иң олысы – Мөхәммәтхан, ул да укуда булгач, йортта эш җыелып тора, абзар түбәләрен көрәргә, абзарны су басмасын өчен арт яктагы карда тирән канаулар казырга, өй астына су төшмәсен өчен ишегалдындагы бозны чабарга, гөрләвекләргә юл алдырырга иде – аларны кем эшләсен? Әтиләре сугыш башланганнан бирле бер тапкыр да яраланмады, кеше әтиләре кебек кайтып күренеп китә алмады, Мәскәү яныннан башлап, укчы полкта җәяүләп Польша аркылы узып, Берлинга якынлашып килә иде.
Безнең мәктәптә бик күркәм бер йола бар иде. Белмим, аны укытучылар уйлап тапканмы, әллә ул гадәт барлык мәктәпләрдә дә булганмы, һәрхәлдә, атнаның җомга кичендә ашханә бинасында концерт була иде, бу концерт чираттан бара, мәктәп зур булганлыктан, аның чираты елына икедән дә артмый иде. Язның нәкъ әнә шул беренче көннәрендә, кыр казлары килгән, каникул көткән, сугыш бетә дип өметләнеп, канатланып йөргән көннәрдә, концерт чираты Мөхәммәтханнар классында, ягъни унынчы «Б» классында иде. Мөхәммәтхан өч ел буе концертларда катнашып килде, аны ни өчендер әллә тавышы моңлы, әллә үзе тыйнак булганга, өчпочмаклап тезелгән хорның башына (авыл сәхнәсендә хордан башка концерт булганы бармыни?) чыгарып бастыралар һәм ул, гадәт буенча, салмак, ипле тавыш белән башлап җырлый иде.
Берсекөнгә унынчы «Б» концерты һәм, әгәр каникул була калса, шуны игълан итәр кич иде. Әлбәттә, бу кичәне һәркем үзенчә дулкынланып көтте, һәркем көтте. Аннан, ул концертларның шул ягы да күңелгә бик якын иде: концерт башланыр алдыннан, пәрдә караңгылыгына чыгып, директор Совинформбюро яңалыклары белән таныштыра иде. Соңгы атналарда бу информацияләрдә гомердә күз күрмәгән шәһәрләр, колак ишетмәгән исемнәр телгә алына, ишетелә башлады. Мәсәлән, бер информациядә директор «безнең гаскәрләр зур, авыр сугышлардан соң Венгриянең Сөхерешфәхер шәһәрен азат иттеләр» дип сөйләде. Башка шәһәр булса, әлбәттә, без бу хәбәрне кул чабып каршы алыр идек, әмма бу шәһәрнең исеме безгә җитди булып яңгырамады, чөнки, өч елдан бирле икелегә-өчлегә укып, мәктәпне иза чиктергән Сөхрәшева Фәхерниса дигән бер кыз бар иде, барысы да шуңа карап көлделәр дә көлделәр. Дөрес, ул кыз мәктәптә иң матур кыз иде, аның кашлары, аның керфекләре, иреннәре, каратутлы битләре, ияк-муеннары теләсә кайсы рәссамның игътибарын җәлеп итәрлек иде, әмма ул вакытта без әле матурлыкның нәрсә икәнен алай тирән аңламый идек һәм без, концерт көне дип утын күмере белән чистарткан теш-ләребезне ачып, Фәхернисага карап көлдек тә көлдек.
Мөхәммәтханнар концерт бирәсе көнне дә без берәр хикмәтле немец, мадьяр шәһәре турында ишетергә, ә иң зурысы – тагын өч-дүрт көннән сугыш бетә дигән хәбәрне ишетергә өметләнә идек.
Әмма без көткәнчә булмады. Әллә узучы юлчы кереп кунган, – ә безнең мәктәп урнашкан авыл аркылы Мари якларына пыяла заводына йөрүчеләр байтак иде, ул заводтан лампа куыгы, стакан, пыяла аш тәлинкәсе, пыяла аш кашыгы кебек нәрсәләр алып кайтып була иде, – һәрхәлдә, Мөхәммәтханнар авылыннан пыялага баручыларның берсеннән мәктәп балаларына авыр хәбәр ишетелеп калган: 2 апрель көнне, сугышчан бурычын үтәгән вакытта, Мөхәммәтханның әтисе батырларча һәлак булган.
Мәктәп өнсез калды.
Безнең арада сугыш чыккан елның беренче айларында ук әтисез калганнар, әтиләре хәбәрсез югалганнар, әтиләре авыр ярадан савыга алмыйча үлеп киткән һәм әллә нинди, әллә ниткән сәбәпләр белән ярым ятим калганнар күпчелек иде. Бу хәл ничектер бөтенләй гадәти, шулай килеп чыгуы табигый булган бер хәл сыман кабул ителә иде, ә менә кырык бишенче елның апрелендә алты бала калдырып үлгән солдат безнең күңелләрне тетрәтте. Тулай торакта да, мәктәптә дә Мөхәммәтханның әтисе үлгәнгә һәркем үзен гаепле сыман сизә, Мөхәммәтханга мөмкин кадәр игътибарлы булырга тырыша, шаян сүз әйтүдән үзен үзе тыеп тора иде. Мөхәммәтхан да дәшмичә генә дәресләрен карады, аның күз аслары зәңгәрләнеп юкарган, күз кабаклары шешмәкләнеп салынган һәм керфек төпләре бераз гына кызарган сыман иде. Кичке алтыда ул дәшми-нитми генә концертка әзерләнә башлады, мич каршына килеп, дюраль кашыгы белән утын күмере төйде, аннан теш чистартырга чыгып китте, бераздан карават астындагы агач сандыгыннан юка күн чүәкләр алды, кесәсеннән каурый артлы, урталай ватылган түгәрәк көзге чыгарып, мендәренә сөяп куйды.
Безнең эш рәхәт – бүген без залда гына утырачакбыз, унынчы «Б»лар исә мәш килделәр.
Нәкъ сәгать җидедә шакмаклы зәңгәр чаршау алдына директор чыгып басты. Зал шым булды.
Директор озак көттермәде, гадәт буенча, «тавыш бетте» дигәнне аңлаткан ишарә ясап, сул кулын уч ягы белән безгә таба күтәрде һәм шундук сөйли дә башлады:
– Хөрмәтле укучылар, укытучы иптәшләр һәм залда утырган мәктәп хезмәткәрләре, – дип дәште ул залга, аның тавышы калтырый иде, – Совинформбюроның соңгы мәгълүматын сезгә җиткерүем белән мин бик бәхетле. Кичә, 16 апрельдә, Советлар Союзы маршаллары Жуков һәм Рокоссовский командалык иткән Беренче һәм Икенче Белорус фронтлары гаскәрләре һәм Советлар Союзы маршалы Конев командалык иткән Беренче Украина фронты гаскәрләре Берлин операциясен башладылар…
Шул урында директорның тавышы калтыранып алды, һәм зал алкышларга күмелде. Күпмегә кадәр кул чапкан булыр идек, бәлки, таңгача, әмма директорның сул кулы яңадан күтәрелде (хәер, аның кулы шул берәү генә иде, кырык өченче елда ул, госпитальдән кайтып төшеп, әнә шул сыңар кулына мәктәпне кабул итеп алган иде). Директор дәвам итте:
– Дошманның Одер һәм Нейсе елгаларының көнбатыш ярындагы ныклы оборона ныгытмаларын җимереп, безнең гаскәрләр көчле хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр. Сугышның җиңүле рәвештә бетәчәгенә санаулы гына көннәр калды, туганкайлар…
Аның тавышы тагын калтыранды һәм ул ашыгыч рәвештә кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды. Әмма үзен тиз кулга алды. Безнең учлар алкышлардан ут булып кызган иде инде, кул тагын күтәрелде:
– Ә хәзер район мәгариф бүлегеннән алынган телефонограмманы укырга рөхсәт итегез…
Адәм баласы берьюлы килгән ул кадәр шатлыкка ничек чыдыйдыр, ләкин без чыдадык. Берсекөннән язгы каникул башлана! Шатлыкның чиге-чамасы булмады. Тик вакыт-вакыт Мөхәммәтхан искә төшеп кенә йөрәк киселгәләп, бәгырь өзгәләнеп ала иде.
Унынчы «Б» концертының хорында Мөхәммәтхан күренмәде. Җыр-скетчлар гел сугыш турында булды, Ганслардан, фрицлардан туйганчы көлдек, фашистларга кечкенә сәхнәдән нәләт, нәфрәт яуды. Арада ике кыз башкарган җыр аеруча ошады. Фашист солдатына дәшеп, алар җырны авылча, халыкча тәмамладылар:
Бабаң утырмага килсен,Әбиеңә сәлам әйт.Үкчәңне күтәр, хәшәрәт,Юк итәрбез, кабахәт.Тралә-лә-ләм,Тралә-лә-ләм,Үкчәңне күтәр, хәшәрәт,Юк итәрбез, кабахәт.Бу җырның моңарчы ишетелгәне юк иде, ахрысы, унынчы «Б» кызлары моны классташлары Мөхәммәтханның әтисен үтерүләренә ачынып, нәфрәтләнеп үзләре чыгарган иде – бу җырны тыңлаганда йөзләр җитдиләнде, сулышлар кысылды. Мөхәммәтхан үзе сәхнәдә күренмәде. Җырдан соң декламацияләр, ничәмә-ничә төрле биюләр булды, вакыт буенча концерт инде бетәргә тиеш иде, һәм алып баручы шунда гына ялгыз җыр белән Мөхәммәтхан чыгачагын әйтте. Зал бер мәлгә тын калды. Өченчекөн генә әтисенең үлгән хәбәре килгән Мөхәммәтхан ни дип, ничек җырлар икән? Өч ел буе аның бер генә мәртәбә дә сәхнәгә ялгыз чыкканы юк иде.
Башта сәхнәгә, үзенең тальянын күтәреп, урындык тотып, тугызынчы «А»дан Яңа Мичән малае Ярхәметдин чыгып утырды. Бераз гына көттереп, кыска аяклары белән уңайсыз эре атлап, Мөхәммәтхан да чыгып басты; Ярхәметдингә карап алды да алга табарак атлады, бер аягын алгарак шудырып, сәхнәнең ныклыгын тикшереп карагандай итте, кулларын артка салды, түшәмгәрәк, залның артына таба караш юнәлтте. Залда булган бөтен бала, бөтен укытучы аның кара кайгысы турында беләләр, ишеткәннәр иде, шуңа күрә берәүләр башларын аска иде, икенчеләре читкә борылдылар – кыскасы, Мөхәммәтханның күзенә туры карап утырырга берәү дә җөрьәт итмәде. Хәер, Мөхәммәтхан да залга карамый, әйткәнемчә, зал артына түшәмгә табарак карый иде. Берничә авыр секунд узды. Шул берничә авыр секунд эчендә, ахрысы, һәркем баш ватты: ник болай? Нигә бу малайның әтисен үтергәннәр? Ни хаклары бар? Сугыш бетә бит! Мин ышанып әйтә алам: әгәр шул көнне газетада, мәсәлән, «Берлин өчен сугышларда күп солдатлар батырларча һәлак булдылар» дип язылган булса, моны, сугыш вакытының гадәти бер трагедиясе дип, һәркем үзенчә кабул итәр һәм бер авыр сулау белән бу хәбәрне сеңдерер, уздырыр иде. Әмма бит монда конкрет шәхес –Мөхәммәтханның әтисен үтергәннәр! Моңа фашистлар гаепле, анысы факт, ләкин тагын кем дә булса безнең арадан берсе гаепле түгелме? Аның әтисен коткарыр өчен барысын да эшләп бетердекме? Бетердекме?
Авыр уйларны тальян бүлдерде. Ярхәметдин аккорд бирә икән, һәм залда моңарчы беркем дә ишетмәгән, тоймаган йөрәк өзгеч көй-моң таралды. Башта озын гына аккорд белән ул моңны сипкелле, тулы яңаклы, математик башлы, мәктәпнең шахмат чемпионы сүзсез Ярхәметдин таратты. Бөтендөнья халкының – оккупация астында җыкланган тугандаш украин, белорус, молдаван, Литва, Кырым, Латвия халыкларының ачы хәсрәте, фашистлар коллыгында газап чиккән поляк, французларның канлы яшьләре, балаларын сугышка озаткан аналарның тирән сагышы, бөтендөнья ятимнәренең сыктау авазлары шушы тәбәнәк буйлы, классташлары арасында тарихны бик яхшы белгән бер кыз тарафыннан «Пипин Короткий» (Каролинглар династиясенең беренче короле) дигән кушамат алган Яңа Мичән малае Ярхәметдиннең кып-кыска дүрт бармагына җыелган да беткән, имеш.
Ләкин Ярхәметдин алай зурлап уйлап тормый иде булса кирәк, ул, тәгәрәтеп-тәгәрәтеп, уйналачак көйнең төп казыкларын утыртып, шулар тирәсеннән берәр кат әйләнеп чыкты да, вак соры күзләрен җелтерәтеп, Мөхәммәтханга карады. Тегесе исә аның карашын сул колагы, сул яңак сөяге белән генә элеп алды да алга таба атлаган сыман бер хәрәкәт ясады һәм, аксыл-саргылт кашларын күтәрә төшеп, авызын ачты. Ачты… һәм моңарчы бу залда беркем дә ишетмәгән бер көйнең, бер моңның ниндидер бер урынын тотып алды да, җырның сүзен әйткәнче, тамак белән, дөресрәге, йөрәк белән гөлдер-гөлдер китереп, чирек секундлык кереш ясады һәм, карашын бөтенләй түшәмгә юнәлдереп, залга дулкын-дулкын итеп моң салды. Җырның сүзләрен ул үзенчә тетеп-тетеп куя, ул кисәкләрне тоташ моң белән, көй белән төрә дә аннары гына безнең арага тарата иде бугай, кыскасы, сәхнәдә Мөхәммәтхан түгел, ә сугыш хәс-рәтен үзенә туплаган анабыз Җир, шулай тәбәнәк аяклы бер егет-малай сурәтенә кереп, кисәк-кисәк, көшел-көшел итеп хәсрәтен бушата иде, һәм Мөхәммәтхан, саргылт куе кашларын җыера-җыера, чын йөрәктән бик озын, бик озын бер көйгә җырлады:
Ән-кәй-ем мин-не тапкачтын…(шул арада Ярхәметдин әллә нинди әйләнешләр-чолганыш-лар ясап ала, әйтерсең секунд эчендә Берлин – Сөхерешфәхер якларыннан үзенең Яңа Мичәненә әйләнеп кайта иде)
Ак би-ләүгә би-ләг-гән шул,Ак би-ләүгә би-ләг-гәннн…Кемдер, авыр сулап, башын аска ия, аһ, ул безнең барыбыз да гашыйк булган алгебра укытучысы, озын-озын ике кара толымлы гүзәл кыз Гыйффәт апа икән. Әмма Мөхәммәтхан залны ишетми, ул инде икенче, сихри дөньяда иде.
Җырның икенче яртысын, Ярхәметдиннең тәгәрәвек аккомпанементыннан соң, ул тирән сулыш белән алып китте, һәм шуңа күрә кайбер иҗекнең алдына ул «һы», «һа» кисәкчәләре кушып җибәрә башлады. Аның гәүдәсе бераз гына чайкала, ияге чак кына калтырый иде булса кирәк:
Һа-ак би-ләү-ләр-гә би-ләг-гән,Бәх-те бул-сын дим-мәг-гән…Мөхәммәтхан икенче җырын башлаганда, залда күзе яшьләнмәгән бер генә кеше дә булмагандыр дип уйлыйм. Икенче җырны башлар алдыннан, Ярхәметдин дә әллә нинди еракларга, тыкрыкларга кереп бетте. Мөхәммәтхан исә элеккечә җырлый бирде:
Һап-пак ид-дем, кар күк идем,Сус-сыз җирдә ләй кар-ралд-дым шул.Сус-сыз җир-дәй кар-ралд-дым.Моңл-лый бал-лай түг-гел ид-дем,Хәс-серәт бел-лән моңланд-дым…Ярхәметдин, сипкелле яңагын тальянга терәп, хыял дөньясына чумды, әллә кайларга алып китеп уратып бетерде, Мөхәммәтхан исә, гәүдәсен салмак кына чайкалдырып, тизлеген акрынайтып, җырның соңгы юлларын кабатлады:
Моңл-лый бал-ла түг-гел ид-дем,Хәс-серәт бел-лән моңланд-дым…Күпмедер вакыт аңышмыйча, кул чабарга да онытып тордык. Мөхәммәтхан, кыска, юаш, саргылт чәчле башын халыкка кырт кына иеп, сәхнәдән инде кереп тә киткән иде. Ярхәметдин әле көйне түгәрәкләп җиренә җиткерергә, нокта куярга азаплана иде. Күпмедер вакыт узгач, ниһаять, кул чаба башладык. Ул арада стеналарга эленгән керосин лампаларының филтәләрен күтәрә төштеләр, зал яктырып китте, концерт тәмам икән.
Ул концерттан аерылып тулай торакка кайтканны ачык хәтерлим. Башка вакытларда, концерттан чыккач, тулай торакка кадәрге араны уйнап-көлеп, ду-чат килеп, шаярышып кайта идек. Ул көнне алай булмады. Чыктык, чокырлы-чакырлы, баткак карлы юлдан тулай торакка таба атладык. Безнең тулай тораклар Казанка елгасының буена урнашкан иде, ә ул тирәдә Казанканың башланган урыны, урман эче, ул тирәдә Казанкага урман эченнән вак-төяк бик күп елгачыклар кушыла. Баксаң, без концертка әзерләнеп йөргән арада ул елгачыклар бөтенесе дә юл алган, һәрберсе, чурлап аваз салып, Казанка елгасының мәһабәт салмак шавына кушылганнар иде.
Дөньяны җылы яз баскан, караңгы төн көпшәкләнгән, куәтсезләнеп калган, озакка сузылган кыш мең, миллион чурлау авазы белән тарала, бетә, юкка чыга. Табигать, адәм балаларына яхшылык эшләгәненә куанган кебек, безнең ябагалы тай муеныдай йон баскан битләребезгә җылы, ягымлы җил булып килеп бәрелә, атлаган саен, аяк баскан саен, җанга җир якыная, өметләр тулылана иде – мондый төн бер генә булыр!
Без инде тулай торакка якынлаша идек – тулай торак ике елга кушылдыгы өстендәге калкулыкта, биек нарат урманы итәгендә урнашкан, шунда җилсез-нисез йомшак бер төндә без нарат урманының шавын ишеттек. Шул шауны эзләп, соңыннан, ун, егерме, утыз ел үткәч, мин бик күп урманнарга кердем, Себер тайгаларында, Һиндстанда, Сәрәндиб атавының джунглиларында йөрдем, ләкин ул шауны бер генә җирдә дә, башкача беркайда да ишетә алмадым.
Нарат урманы шаулый иде! Наратлар төбенә басып, шыксыз тулай торакка керәсе килмичә, без озак тордык, Мөхәммәтхан безнең янга килмәде, читтәрәк йөренгәләп торды. Безнең беркайчан да шул вакыттагыча сүзсез, телсез калганыбыз юк иде – ул төнне калдык! Ә наратлар шаулады, җил юк иде, әмма наратлар шаулады. Бу шаудан без бер мәгънә тотып алгандай, аңлагандай булдык: Җир шары күкрәк киереп бер сулыш алырга әзерләнә, күпмедер вакытка булыр, әмма Җир шары үзенең күкрәгенә снарядлар, бомбалар төшертмичә туктап ял итәргә әзерләнә; военкомат, почта бүлекләре «батырларча үлде» дигән авыр хәбәрне кабул итүдән, таратудан туктап торалар; караңгы төндә постта торган солдаттан башка барлык, барлык кешеләргә тәмле төшләр күрә-күрә тынычлап йокларга мөмкинлек бирелә; йоклагыз, кешеләр, ял итегез, ә без, наратлар, сезгә бөтен халыклар өчен уртак телдә бишек җыры җырлыйбыз, йоклагыз, йоклагыз… Шифалы бу җил, ахрысы, көнбатыштан, хәлиткеч сугышлар барган, соңгы каннар коелган яктан исә иде…
1976Сәмсехәмәт
Ул егет мең тугыз йөз утыз бишенче еллар тирәсендә туган булса кирәк, димәк, тиздән аңа пенсиягә. Тәэминат министрлыгы аңа күпме пенсия билгеләр икән, моны белү-ачыклауның әһәмияте татар халкы өчен кызыксыз булмас.
Кырык беренче-кырык икенче елның кышы. Рәхимсез салкын, рәхимсез бураннар. Авыл өйләре көрт өеме эчендә шыкраеп каткан, тәрәзәләрдә калын зәңгәр бозда эвкалипт, пальма сурәтләре. Кич. Сыек кына бәрәңге шулпасы ашарга утырасың. Тамак туймый инде, төне буе төшкә ризык керәчәк, ләкин нишләмәк кирәк? «Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый…» дип, шапор-шопыр шулпа чөмергәндә, өйалдының сайгаклары шатырдый, шундук дырк итеп өй ишеге ачыла, һәм ишек төбендә мех якалы, тышланган тун кигән, якасын торгызып, муены ак сарык йоныннан бәйләнгән шарф белән төреп ныгытылган, олтанлы итек кигән карлы-бозлы бер түмәркә күренә. Шыкраеп каткан бу түмәркә – белеп торабыз инде – күрше малае – алты-җиде яшьлек Шәмсемөхәммәт. Аның абыйсы бар. Абый кешенең исә татар телендәге «ш» авазы белән дуслыгы бер дә юк, шуңа күрә энесен ул туганнан бирле Сәмсехәмәт дип йөртә, аңа да җиңел, башкаларга да кыен түгел, барысы да әлеге түмәркәгә Сәмсехәмәт дип кенә эндәшә.
Сәмсехәмәтләрнең гаиләсе кырык бер-кырык икенең кышында өч ай буе «авыл үтәүчесе» булып торды, бу –чираттан йөри торган буш эш, бик җәфалы эш. Аларның гаилә башлыгы Һидият абый авылда тегү артелендә эшли, фронтка кием тегә иде, артель исә төн уртасына кадәр эшли, ә капкадан капкага тегеңә-моңа «кеше куарга» (шулай әйтелә иде), йомыш әйтергә Сәмсехәмәттән дә җайлы кеше юк.
Шулай, килеп керә кичке караңгылыкта бозлы бер түмәркә…
– Ни йомыш иде, олан (моны өлкәннәр сорый)?
– Бүген төнге сменага ындырга ат куарга малаегыз чыксын.
– Ник, аның иртәгә сабакка барасы бар бит.
– Минем анда эшем юк…
– Тукта әле, олан, ул бит болай…
Түмәркә инде чыгу юлын карый, башкача әйтер сүзе юк. Дыркылдатып бозлы ишекне ачканда, соңгысын әйтә:
– Әйткәнме, әйткән сезгә, мин монда бульше (!) кереп йөрмим…
Мең газап белән киенеп, ат абзарына китәсең. Караңгы абзарга керсәң, анда кемдер – ат иясеме (?) – мыр-мыр килә. Керосин фонареның яктысы – ноль бөтен фәлән… Теге «ат иясе» Сәмсехәмәт икән. Ике атның ияк астында мыркылдап йөри, аларны төнге сменага ындырга алып бара.
«Ат куу». Ул нәрсә?
Ул – өч пар – алты ат җигелеп, түгәрәк буенча атларны әйләндереп тарттырыла торган сугу машинасы. Исеме – «паревод». Авылдагы исеме – «пирауат». Уртадагы механизм – шестернядан озын, юан өч колга чык-кан. Бер-берсенә тимерчыбык белән тарттырылган өч колга. Җирдән метр чамасы биеклектә. Һәр колгага пар ат җигелә. Артка бер малай баса. Ат куучы – шул. Атлар кузгала һәм, теге колга, киштә башына беркетелгән булганлыктан, әйләнә буйлап йөри башлыйлар. Уртадагы сепаратор – шестерня исә үзеннән чыгып киткән валны әйләндерә. Валның теге башы әвеслек астында, ышыктагы сугу барабанын әйләндерә. Барабан көлтә суга, башактан орлыкны аерып бирә. Ат куучылар тышта – яңгырмы, кармы, буранмы. Әнә шуның берсе –Сәмсехәмәт. Һәр төнне, һәр кышны. Сугыш беткәнче. Мәктәпкә йөргәндерме ул, юктырмы – тарих инде аны белми. Әмма сугыш вакытында бригадир булып эшләгән Шәвәли карт әле соңгы елларда да ул заманны искә алып сөйли иде:
– Һи-и, ул Шәмсемөхәммәтнең миңа ялынулары. Шәвәли абый, ди, ат җиктер инде миңа, ди. Теләсә кайсы сменага эшкә чыгам, ди. Аңа бит нибары алты-җиде яшь иде сугыш чыккан елны. Сугыш беткәнче төнге сменада ат куды ул. Гел пирауатта булды, гел ат куды. Сугыш беткәнче…
Сәмсехәмәт шәһәрдә яшидер инде хәзер, бушка эшләп тормышын рәтли алмаган егетләр бит авылларын ташлап киттеләр. Тамак туйдырырга кирәк иде…
Шул егеткә Тәэминат министрлыгы күпме пенсия бирер икән? «Тегесен тегеләй ит, монысын болай ит» дип, гомер буе кеше өйрәтеп яшәгәннәр яхшы гына пенсия алып яталар бит хәзер…
Сәмсехәмәт исәндер әле, көтик әле, көтик әле аның ялга чыкканын… Аның пенсиясенең күләме – безнең җәмгыятьнең хезмәт кешесенә булган мөнәсәбәтенең иң төгәл күрсәткече булачак.
1993Дыңгыр…
Баш пешәрлек эссе көн, авылда тынлык, этләр, телләрен чыгарып, капка күләгәсендә яталар, казлар авызларын ачкан. Урамда беркем юк, бары тик агач кибет баскычында гына бер-ике ир тәмәке көйрәтеп утыра. Кибет бик бай, тик колхозчының акчасы гына юк. Бөтен булганы – налогка. Кырык тугызынчы ел.
Менә урам башында арба дыңгырдаганы ишетелде, бу –заправщик Гофран абзый. Яздан алып көзгәчә шулай, кара тимер мичкәне арбасына сузып салган, үзе мичкәнең башына менеп утырган, дилбегәсен тоткан. Аты да ашыгып атламый, Гофран абзый да ашыкмый булса кирәк, шулай ягулык склады белән кырдагы тракторлар арасында яз буе, җәй буе, көз буе дыңгыр-дыңгыр…
Менә ул кибет турысына килеп җитте, аты, бер дә аптырап калмыйча, дилбегә тартканны да көтмичә, шунда таба борылды, чөнки белә: көндезгә кайтканда, хуҗасы шулай кибеткә кергәләп чыга, нәрсәгә керә ул анда, күк алаша аны белми, әмма шуннан чыккач, дилбегәне тарткалап, атны ашыктырырга тотына. Гофран абзый, кибеткә кергәндә, кибет баскычындагы кешеләр белән, гадәттә, исәнләшми. Бу юлы да шулай булды, дилбегәсен ат сыртына ташлады да мичкәсе өстеннән төште. Бер кат кына юл-юл ыштаны артына бик нык ябышкан иде, аны да рәтләп тормады, кибеткә кереп китте.
– Ничек чыдый бу кеше шундый эсседә? – диде кибет баскычында утырган сыңар аяклы фронтовик. – Ничек утыра ул эссе тимер өстендә? Ичмасам, бер такта башы йә киез дә куймый бит…
Күбрәк вакытын кибет баскычында уздыручы колхоз табельщигы исә урыныннан торып арба янына килде, мичкәгә кулын тиереп карады һәм… шырыйлап кычкырып җибәрде.
– Монда, – диде ул, кулына өргәләп, – әллә нәрсәләрең пешәр… – Һәм ул «әллә нәрсәләр»нең конкрет исемен дә атады.
Бу вакытта исә Гофран абзый, ыштан кесәсеннән янчыгын чыгарып, акчаларын кармаштыра, ә күзләре белән кибет шүрлекләрен ялый иде. Шүрлекләр исә бай: анда дүрт-биш төрле кызыл эчемлек, шешәләре тузанга каткан «Шампанское» (менә кыш башында ук кайткан иде, әлегә бер шешә дә алмадылар, дөнья күргән бер фронтовик әйткән, имеш: исертми), әнә «Ратевани», «Вакири» дигән кавказ эчемлекләре, әнә өч җиделек куелган портвейн һ. б.Әллә тегесе юк инде? Ә? Уф, бар икән, чүлмәкләр, янавычлар артында икән: «Особая московская». Гофран абзыйның чырае яктырып китте.
– Сеңлем, әнә тегесен йөз грамм, – диде ул, кибетче Тәслимәгә акчасын сузып.
Тәслимә берсүзсез кырлы стаканга йөз граммны салды, стаканны күтәреп, үлчәү сызыгын тикшерде һәм, дөреслегенә ышангач, икенче бер стаканга авыштырып, абзыйга сузды, акчасын алды: акча йөз граммлык, тиенгә тиен дөрес иде.
Гофран абзый эшне тиз тотты, һоп итеп кенә стаканны әйләндерде һәм җәлт кенә киез эшләпәсен салды, аның эченнән беләүләнгән кәләпүш килеп чыкты, абзый, күзләрен йомып, мыс-мыс килеп, шул тирле кәләпүшен иснәде дә, яңадан башына киеп, эшләпәсен урнаштырып, чыгу юлына борылды. Моны шаккатып карап торган Тәслимә бер савыттан кәгазьле конфет алды да абзыйга сузмакчы булды:
– Аб-бау, Гофран абзый, шундый эсседә бер закускасыз үләсең ич, мә, кап! – диде.
Абзый исә, авыз кырыйларын кара майга каткан куллары белән сөртеп:
– Кирәкми, сеңлем, айныта ул, – диде һәм, җәлт кенә чыгып, кояшта ут булып кызган тимер мичкәсенә менеп утырды.
Юллы юка ыштаны һаман шул ябышкан көе иде әле.
Ат инде, ашыгыбрак атларга җыенып, урам уртасына таба борылды. Урамда бердәнбер тавыш яңгырады: дыңгыр-дыңгыр…
1993Гөнаһсызлар
Ватан сугышы алды елларында татар авыллары бик нык бөлде. Егетләр-кызлар кичке уенга аякларына чабата киеп киләләр иде. Чабата кию – ярлылыкның, фәкыйрьлекнең иң бөек күрсәткече. Шуны кидеңме – барысы да аңлашыла инде. Димәк, синең ашаган ризыгың да көненә өч тапкыр умач яки кычыткан, алабута шулпасы.