banner banner banner
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5

скачать книгу бесплатно

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5
Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев

Гәүһәр Хәсәнова

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең 5 нче томы истәлек язмалардан гыйбарәт: заман һәм замандашлар, шул исәптән галим һәм язучылар – әлеге китап геройлары. Бу истәлекләр, Мөхәммәт Мәһдиевкә хас булганча, йөгерек тел белән, мавыктыргыч итеп язылганнар, кызыксынып укылалар.

Мөхәммәт Мәһдиев

Әсәрләр. 5 том

Ачы тәҗрибә

(Истәлекләр)

Беренче китап

Яңа Чуриле

«Аваз, дим, иштеләсең, әйтче, кайдан?
Фәрештә кычкырамы яки шайтан?!»
Җавабында аваз: «Син рәнҗемә, ди,
Минем исмем – ачы, карт тәҗрибә», – ди.

    Г. Тукай

1948 елның март ае. Дүрт ай элек кенә акча реформасы булды, кибетләргә чәй-шикәр, ипи, ситсы, галош кайта башлады. Авыл халкына тагын ни кирәк? Авыл халкына ни җитми? Авылда буфет ачтылар (сельполы авыл), керсәң, – йә дөнья, болай да яшәп була икән, ярты телем ипи өстенә ярты йомырка куелган, исеме – бутерброд, анысын ошатмасаң, шундый ук телем өстенә бер кисәк селёдка куелган – анысының да исеме шундый. Бер стакан кызыл аракы. Керәләр, шуны әйләндереп куялар да тормышның рәтләнә баруы турында гәп коралар, кан җылына.

Мин мәшһүр Сеҗе мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшлим, тырышып эшлим. Өс-баш бөтен: башта – киҗе-мамык тутырып сукно белән тышланган бүрек, өстә – сырма, реформага кадәр, эшли башлаган көннәрне генә ронодан талон белән бирелгән киҗе-мамыктан тегелгән юллы чалбар. Мин бу язмаларымда бөтен кешенең исем-фамилияләрен, авылларны үзгәртмичә язам. Менә шулай: Югары Курса авылы егете, фронтовик Хәбиб Зарипов дигән кеше роно мөдире иде, район үзәгендә очратып, минем кыяфәтне күргәч, болай диде:

– Син ронога кереп чык әле, мин сиңа талон бирермен, чалбарыңның бер дә рәвеше юк, – диде.

Раймагтан мин талон белән чалбар алдым.

Аякта – шома ягын эчтә калдырып тегелгән күн ботинка (аны «рабочие ботинки» дип йөртәләр иде), уң аяктагысының бер кырые ярык, аннан су керә, әмма бераздан икенче кырые да ярылгач, кергән су чыга торган булды, минем эш начар түгел иде.

Мәктәп, әйткәнемчә, мәшһүр. Директоры – географ Госман Бикташев, яшел френчтан, шахмат уйнарга ярата. Сугышта булган кешедер дип уйлыйм, каешлар, итекләр шыгырдап тора иде. Эшкә килгән көнне үк миңа бер кәгазь тоттырды. «Завхоз иптәш… (фамилиясен онытканмын, Газиз абый иде; Бикташев Саба районы кешесеме, әллә шунда эшләгәнме, завхозы, техничкалары – барысы да Саба районыннан китерелгән кешеләр, «үзенекеләр» дип йөртәләр иде), өлкән пионервожатый М. Мәһдиевкә өч кило он, сигез кило бәрәңге, ике кило кишер бирегез. Директор: Г. Бикташев».

Госман агай! Син дөньяда юк инде… Синең төрле сыйфатларың, уңай һәм тискәре якларың байтак иде. Хаталарың да аз булмады шикелле. Ләкин мин сиңа дога белмәгән көе дога кылам: авыр туфрагың җиңел булсын! Нәрсә өченме? Завхоз Газиз абыйга биргән әнә шул кәгазең өчен…

Мин эшләп киттем, гармунда уйный белмим, бии белмим, хәтта… (әйтергә оят!) быргы кычкырта белмим. Ләкин шахмат уйныйм. Моңа мине Арча педучилищесында сабакташым Яхъя Халитов өйрәтте. Бар бит әле шундый бер үҗәт редактор нәшриятта… Шахмат турнирында, Арчада, мин, хәтта Яхъяны да җиңгәләп, училищеда икенче урынга чыктым. Яхъя беренче инде!

Бикташев белән мөнәсәбәттә миңа шул ярдәм итте. Госман аганың шахматка мөнәсәбәтендә сабыйлык бар иде: отылса кәефе кырыла. Отса, балаларча шатлана, эш мәсьәләләрен оныта. Мин, бик күп җитешсезлекләрем булган сугыш еллары баласы, үземчә хәйләкәр; директорның шул сыйфатын белеп алдым һәм шуннан байтак файдаландым. Эшкә соңга калам (туган авылым алты чакрым ераклыкта) – директорга мәгълүм була, аңлатма сорыйлар («объяснительная записка»). Директор йөнтәс кашларын җыерып йөри, дәрестән соң укытучылар бүлмәсенә керә, шахмат уйнарга партнёр эзли. Мин тиз генә, шахмат тартмасы күтәреп, каршысына утырам һәм, шактый «газаплангач», юри оттырам. Директор канәгать. Бернинди аңлатма кирәкми…

Мәктәптә традиция буенча чын педагоглар эшли. Сеҗе авылы Татарстанда иң беренче ТБУМ, иң беренче урта мәктәп ачкан авыл иде, иң беренче быргы, барабан, тынлы оркестр шул мәктәпкә кайтты. Без яланаяк, ярым ыштанлы малай вакытта Сеҗе мәктәбе укучыларын хәтерлим: йөк машинасының кузовына (татар журналистлары, «кузов» сүзе татардан алынган булса да, «машина әрҗәсе» диләр, хәерле булсын) утырган кыска чәчле, ак кофталы пионер галстугы таккан кызлар, егетләр көмеш торбалар, зур барабан белән акрын гына урамнан уздылар.

– Ярабби, ахырзаман шушыдыр инде, – дип, карчык-коры укына-укына капкасын ябып, өенә кереп китте ул көнне. «Сәйдәш маршы»н гына уйнаганнар югыйсә, мин моны берничә елдан соң хәтерләп таныдым.

Сеҗе мәктәбе шундый зур традицияле иде. Педагоглар: фронтовик Мәгъсүм Рафиков – тарихчы. Хәтәр елларда ук университетта укыган, авыр ситуациядән хатыны Әминә апа коткарган, Сталинның үзенә хат язган, дип сөйлиләр иде. Математика укытучысы – Разия Башкирова, элеккеге нарком хатыны, Казаннан сөрелгән. Чын мәгънәсендә интеллигент. Малае Казаннан кайтып йөри (Мөндеш разъезды алты гына чакрым), үзе белән тагын бер чибәр егетне алып кайта. Разия апаның улы бүгенге көндә зур шәхес булачагын ул чакта кем белгән, кем уйлаган? Ул – университетның математика профессоры Шамил Башкиров, аның белән бергә кайтып йөргәне – Гази Кашшафның улы, тарихчы, университет парткомы секретаре булып озак еллар эшләгән Ренат Кашафетдинов. Ул чакта кем уйлаган? Әдәпле, зыялы, чибәр, аз сүзле нарком хатыны Разия апа дөньядан китте инде.

Тагын кемнәр? Бәдыйгов Газиз. Рус теле укытучысы. Белүемчә, шәһәрдән сөрелгән. Искиткеч тәрбияле, русчасы гаҗәп, гарәпчәсе, төрекчәсе бар, балалары кайдадыр, Фатыйма апа белән теркелдәп кенә сөйләшеп яшиләр, Газиз абый шәпләп газета кәгазенә чорнап тәмәке тарта, сөйләшми, гел елмая гына. Аягында – метрлы киез итек, мәзәк сүз тыңларга ярата, рәхәтләнеп көлә. Сөйләшми. Егерме елдан соң гыйльми китапханәдә утырганда, иске журналда рәсемен күрдем – иске, егерменче еллар зыялысы икән. Казаннан аны сөрмичә кемне сөрәсең утыз җиденче-кырыгынчы елларда? Шәп абзый иде, мине ярата иде, бер сүз әйтмәсә дә, миңа җылы мөнәсәбәтен тоя идем.

Газиз Сафич – зыялы иде.

Тагын? Ләбибә апа Зарипова. Ыспай, әдәпле, тәрбияле, югары белемле кыз. Татар теле, әдәбияты укыта. Кияүгә чыгарга вакыт. Әмма яшьтәшләрен сугыш кырып бетергән. Миңа «Егет-малай» дип иң беренче шул кушамат такты. Коеп куйган педагог, бер генә артык сүз әйтмәс, һәр сүзе үлчәнгән булыр. Яше җитеп узып бара торган тагын өч-дүрт кыз бар. Классик укытучылар – болар гел кеше баласын тәрбияләү турында гына сөйләшәләр, болар үз бәхетләре турында уйламыйлар да. Математика укытучысы – таза, мөлаем кыз, алты чакрым ераклыктагы Поник авылыннан килеп йөри. Салкын кыш көннәрендә мәктәпкә ул килеп кергәч, сыңар куллы завуч Мәгъсүм абый әйтә: «Миңлегөл, син нинди бәхетле, көн саен саф һава сулыйсың бит, шуңа күрә бик чибәр син», – ди. Тагын коеп куйган педагоглардан Гарифә Нигъмәтуллина – классыннан башка бер кайгысы да юк. Буйлы, яше чыгып барган кыз, әдәп-әхлакның үрнәге инде. Аннары Гөлниса Фәһмиева. Мәктәпнең китапханәсе аның кулында. Мине шунда кертеп, өстән бикли дә, төн булганчы, мин шунда утырам. Гөлниса апа, үзе районга-фәләнгә киткәндә, классын гел миңа биреп калдыра, мин укытып карыйм. Укыта белмим, хәзер кырык ел элеккеге тормышка кайтам да уйлап, куркып калам: мин кулланган антипедагогик алымнар! Боларны мин яза да алмыйм. Бер малайны – тәртипсез иде – аеруча каты җәзаладым. Гомерләр узды, Татарстан өлкә партия комитетының командировкасы белән лекция укырга Сеҗе авылына барып чыктым. Төнлә, лекция бетеп, күрше йортта ашап-эчеп утырганда колхоз председателе сорап куйды:

– Шушы йортта кунарга ризамы сез? – диде.

Йортта хуҗа хатын педучилище буенча сабакташым Нәкыя Абдуллина иде, нигә инде кунмаска, ире Вәкил ике дә уйламаслык итеп рюмка күтәрде һәм түрдә җәелгән йомшак караватка ишарә ясады. Ләкин биш-алты чакрым ераклыкта гына минем туган авылым Гөберчәк һәм анда авыру карт әнием мине көтеп ята иде, өлкә комитетыннан командировка алганда да, мин үзебезнең Арча районын, ә анда кайткач, райкомнан үзебезнең Кесмәс буе авылларын сайлап алган идем, командировканы файдаланып, әни янында өч-дүрт кенә көн булса да торасым килгән иде.

Мин, кыен булмаса, үземне озатып куюларын үтендем. Председатель мондый үтенечкә әзер икән, ярты сәгать үттеме-юкмы, йортка толып, тире бияләй, олтанлы итекләр кигән таза бер егет килеп керде.

– Ат әзер, – диде.

Ул еллардагы гадәт буенча аңа мөлдерәтеп кенә бер кәсә тоттырдылар. Егет каушап калмады, минем каршыга ук килеп, башта кулын бирде, аннан:

– Сезнең исәнлеккә, абый, – дип әйләндереп тә куйды. Шул вакытта минем йөрәгем жу итеп алды: таза егет – мин егерме еллар элек, дүртенче класста, антипедагогик алымнар белән җәзалаган ташбаш Сәүбән иде…

Хуш, Ә. Еники әйтмешли. Шушы Сәүбән белән төнге юлга чыктык бит инде без. Нәкыя белән Вәкил мине дә җылы толыпка төрделәр, ботинкаларымны салдырып, киез итек киерттеләр, чана башына, «авыл күчтәнәче булыр, Казанга алып китәрсең» дип, каз түшкәсе дә тыктылар. Без юлда, чана шыгырдый, төн бераз буранлы. Мин, куркуымны басар өчен, чит-ят темаларга сөйләшергә телим, уйлыйм. Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатынны беләм мин Кесмәс буенда. Аның берсе – минем әни, икенчесе – Нәкыя.

Мин шуларны уйлыйм һәм сөйлим дә булса кирәк юлда. Үзем һаман шикләнәм: кайсы үзәннәрдә генә чанадан төртеп төшереп мине изәчәк бу егет теге 1947–1948 еллар өчен? Ничә кабырганы сындырып, ничә тешне кар өстенә сибәчәк бу Сәүбән?

Инде хәтәр холыклы кешеләр яшәгән Мөрәлене дә чыктык, алда әле ике үзән бар, буран да кыюланды. Минем нервлар актык чигенә кадәр киерелде, һәм мин шул чакта мәшһүр Гюго сүзләрен исемә төшердем: «Үлемгә каршы барып, еш кына үлемнән котылып калып була. Ул вакытта табут капкачының сине коткаручы тактага әйләнүе мөмкин». Буран эчендәге үзәнлеккә килеп кергәч түзмәдем, сүз каттым:

– Сәүбән, мин сине бик каты тоттым бит теге елларда, синең эчеңдә миңа карата ниләр бар? – дидем. Кыйналып, изелеп, билгесез көтеп барудан котыласым килгән иде – әйттем дә бетердем.

Сәүбән толыпларын чиште дә тәмәкесен чыгарды һәм, атын акрынайтып, тәмле әңгәмә башлады:

– Һи-и, абый. Барысы да онытылган инде аның. Тик бер генә нәрсә күңелдә калган: сез Сталин туган көн дип пионер сборы уздырдыгыз безнең дружинада. Без лозунглар кычкырдык, барабан кактык. Ә мин быргы кычкыртырга ярата идем. Шул сборда сез очып-кунып сөйләдегез: «Безнең илдән дә бәхетле ил юк, бу бәхетне безгә иптәш Сталин бирде», – дидегез. Ә мин… Мин… ул көнне иртән ашамыйча килгән идем. Әни әйтте ул көнне: «Көненә өч ашатырга минем хәлемнән килми сезне, сез бишәү, әтиегез сугыштан кайткан булса, биш тә, алты да ашатыр идем», – дип елады. Ә сез «каты тоттым» дисез…

Миңа гадәттән тыш авыр иде, чана газаплы шыгырдады. Хәтерлим: бер педсоветта Бикташев эт итеп мине сүккән иде:

– Хватит сиңа авылыңа кайтып йөрергә, синең квартираң бар, хуҗаларыңа дүрт кубометр утын бирелгән, – дип кычкырынды. – Нигә гел авыл юлында син?

Шунда мин, урынымнан юаш кына торып:

– Минем монда ашарыма җитми, шуңа күрә әни янына кайтып йөрим, – дидем. – Менә ике көн инде ипи бирмиләр… Болай да квартира хуҗасы Зәйнәб апа үзеннән ашата инде…

Педсовет ахырында Бикташев агай мине кабинетына чакырды. Хәтердә шунысы гына калган: кабинетта агач кисмәктә зур фикус гөле утыра иде.

– Тәк, – диде Госман ага, болай да киң булган борын тишекләрен киңәйтеп. – Знаешь, что? Синең «ашарга юк» дигәнеңне мин менә хәзер ЭМГЭБЭ га хәбәр итсәм, нәрсә булачак? Сине бит бүген үк атаң янына озатачаклар. Син шул турыда уйладыңмы?

Мин шул вакытта Яңа Чуриле районының МГБ начальнигы Шамилне күз алдыма китердем: биек маңгайлы фуражка киеп йөри торган буйлы чибәр мишәр егете иде. Мәктәп коллективында әсирлекне күргән ике егет бар иде, алар сөйли иде, начальник әсирлектә булган ирләрне чиратлап көн саен чакырта һәм «үз теләгем белән фашистларга хезмәткә күчтем» дигән протоколга кул куярга кыстый, юашракларны кыйный (бүлмә такталары чытыр-чытыр килә икән), сүгенә, пистолет белән яный, ди.

Күрше авылның Зөфәр исемле егеттән сорау алганнарын бүлмә тактасы аркылы тыңлап торганнар. Зөфәр дөнья бәясе юньле, юаш егет иде, сугыш башланган җәйдә үк, унсигез яшендә әсирлеккә эләккән, аннан котылган, әле сугышта йөргән, менә тыныч хезмәткә кайткач, тугыз класс белеме булса да, бер җиргә дә эшкә алмаганнар, җитмәсә, мулла малае! Аның кебек белемлеләр, биографияләре чиста булганда, ул елларда директор да министр иде инде югыйсә… Менә шул Зөфәрне измәкче була икән. Коридорда дер калтырап тыңлап торганнар чират көтеп утырган укытучы егетләр.

– Куясыңмы кулыңны, юкмы, фашист ялчысы, мулла калдыгы, фәлән-фәлән итәм бит! – Урындык шуыша, өстәл кыймылдый, нәрсәдер нәрсәгәдер чытырдап бәрелә, ди. – Куясыңмы, юкмы, атып үтерәм бит, – пистолетын, чыкылдатып, взводка куя, – котлет ясыйм бит. ЦРУ агенты! Син бит… «Интеллидженс сервис»ка язылып кайткансың! Беләм бит мин синең ни өчен шыпырт кына леспромхозга урнашып, трелёвщик булып агач тарттырып йөргәнеңне…

Тагын чытырдау, тагын тавыш.

Тыңлап торган егетләрдән берсе сөйли: «Ну, малай, булса да була икән йөрәк кешедә. Туп-туры әйтә бит тегеңә Зөфәр:

– Менә якын кил, тырнак белән чиртеп кара, – ди, – миңа, ди, нечего терять, шушы урындыкны алам да башыңны яньчим, но только кәгазеңә кул куймыйм, – ди.

Начальник әле яшь иде, күрәсең, кабинетын әзерләп бетермәгән: сорау ала торган бүлмәдә, гадәттә, урындык идәнгә беркетелгән була, өстәл өсте дә тап-такыр булырга тиеш. Пистолет та, нигездә, өстәл тартмасындарак ятарга тиеш.

– Ну, гад, мин сине нишләтәсен белермен алдагы дүшәмбедә, йөрәгемне боздың, – дип арган, тирләгән начальник такта ишеген ачып, Зөфәрне чыгарып җибәргән. Коридордагы ике ирне чакыртып керткән дә арган кыяфәт белән әйткән: – Йөрәгем начарланды, кул куясызмы теге кәгазьгә, юкмы, куймасагыз… иләп йөрмәгез, алдагы дүшәмбедә барыбер сытам мин сезне, идите к… матери, – дип чыгарып җибәргән».

Ул явыз оешманың бинасы башта Чуриле чиркәвенә инеш аша гына карап тора иде, агач йорт, такта бүлмәләр. Сорау алганда, ул такталарның шыгырдавы, шәт, чиркәүгә ишетелгәндер. Яшел калай гөмбәзле бу мөлаем чиркәү күрше-тирә татарларга бер зыян эшләмәде. Ул урысларның ни гаебе бар? Аларны бит Явыз Иван күчергән. Кышкы томанлы, томан арасыннан яшькелт ай караган моңсу тын кичләрдә без, малайлар, чиркәү чаңын тыңларга чыга идек. Кышкы юлда – еракта – ат чанасы шыгырдаган тавышлар ишетелә, кышкы тын кичтә бу тавыш алты-җиде чакрымнан килә, дип сөйлиләр. Чуриледән әтиләр кайтканны без чана тавышыннан сизә идек. Ләкин шул вакытта тонык кына бер моң колакка бәреп керә. Без әсәренәбез. Чиркәү чаңының ритмы менә болай иде кебек:

Даң-доң-доң,
Доң-доң-дың,
Тең-гель, тең-гель,
Пил-лер, даң-даң,
Тиль-тиль-тиль.

Базар йөргән, урыс белән аралашкан ирләр, Чуриледән кайтышлый, ат чанасында килеш моңа кушылып, шаярып, болай дип җырлыйлар да иде:

Нов-вый год –
Годовой счёт;
Кил-дең, кит-тең,
Бер ти(е)н акча бирмә-деңң…

Без, малайлар, моны рәхәтләнеп тыңлыйбыз, ә әниләр каш җыера.

– Азан әйткәндә, шау итеп чана шудыгыз бит, ник анысын тыңламадыгыз, – дип орышалар.

Ялгышалар. Азанны да тыңладык. Анысы эңгер-меңгер алдыннан булды. Тау башында чаналарны, чаңгыларны куеп торып тыңладык. Тып-тын калган, кичкә иңрәгән татар авылының өстенә манарадан кичке азан тавышы иңгәндә, карчыклар җилкәләренә бишмәтләрен салып чоланга, ишегалдына, капка төбенә чыгалар. Салкында манара такталары чарт-чорт килә, мөәззин басар урынын җайлый, бу тавыш бөтен авылга ишетелеп тора. Менә бервакыт күктән фәрештәләр авазы килгәндәй була. Мөәззин яки аның вазифасын үтәүче мәдрәсә белемле ил карты борын авазлары белән генә авыл өстенә сихри моң сибә. Нәкъ теге дөньядан инде!

Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр,
Лә илаһе илля-аллаһ
Вә әшһәдү әннә-Мөхәммәдән рәсүлул-лаһ!

Карчыклар моңаеп елый. Үләселәре искә төшә. Теге дөньяга барасы, анда баргач, бу дөньяда эшләгән бөтен явызлыкларың өчен җавап бирәсе бар бит. Йа Хода, гөнаһларыбызны ярлыка…

Тау башыннан без дә кайтабыз: кичке аш инде казаннан табакка бүленгән, сәкегә киҗе ашъяулык җәелеп, тәлинкәләр тезелгән, өрәңге кашыклар таратылган.

Кич утырырга, куенына «Йосыф–Зөләйха» йә «Таһир–Зөһрә», йә «Мәликә китабы»н кыстырып, Гыйльменисатти килеп җитә. Чишенә, түргә уза, догасын кыла, йортка, илгә иминлек теләп битен сыпыра һәм гел әйтә торган сүзен әйтә:

– И Ходаем, диннәр куәтләнергә булсын, бүген бик әйбәт төш күрдем, – ди. – Ак патшаның (Сталинны әйтә) күңеленә Аллаһы Тәгалә миһербанлылык салсын, амин…

Кичке аш тәмамланганда, Чуриле чиркәвенең чыңы ишетелә башлый.

…Менә еллар узган – Чуриле чиркәвенә каршы агач йортта бүлмә такталары шыгырдый.

– Син кул куясыңмы, юкмы бу кәгазьгә… майть! Изәм, бетерәм бит мин сине, гестапо агенты! Шпион бит син… майть! Б… буду, сине атып үтермәсәм…

Чиркәү гөмбәзе тирәсендә төнгә кунаклаган чәүкәләр чырылдашып ала.

Укучы! Мин Сәүбәнне оныттым инде, ә? Гафу итегез. Әйе, Бикташев шулай куркыткач (Сәүбән атын борып хушлашып кайтып китте инде, минем күземне ачты да юк булды инде), кинәт кенә минем тамак туеп китте. Шул сүздән соң мин мәңгегә туйдым. Минем белән аралашкан кешеләр беләләр: мин – дөньяда иң аз ашаучы кеше. Чөнки теге көнне Бикташев агай минем ашау юлын Колыма, Соловки, Норильск дигән ризыклар белән томалап куйды. Бичара, Сәүбән дә ач булган икән бит ул көннәрдә.

Ә теге начальник?

Утыз еллар узган. Казан аэропортында кунак озатам. Шунда агарган чәчле бер чибәр ир, «һай-һу» килеп, безгә якынлаша, минем кунакны таныган икән, аның белән күрешә дә миңа да исемемне әйтеп кул суза.

– Әллә танымыйсыңмы, мин бит Яңа Чуриледә эшләгән Шамил абыең булам, – ди.

Мин, шактый аптырап:

– Мин бит ул вакытта унҗиде яшьлек бер малай идем, каян хәтерләп калдыгыз? Сезгә эшем төшмәгән иде кебек.

Ул рәхәтләнеп көлде.

– Ә соң биография? Аны кая куясың? Аннан соң бит син гел телевизордан чыгасың. Мин бит фамилия буенча танып утырам.

Җылы булмаган гына сөйләшү, кыска гына истәлекләр. Иртәгесен бу көтелмәгән очрашу турында эш урынымда сөйләшеп утырам. Арадан бер иптәш әйтә куйды:

– Ну бетә инде бу Шамил абый, аракыны ящигы белән генә алдырта, өенә кайтырга куркып, кайчак бездә куна, без бит якташлар, – диде.

Берничә айдан әйтте:

– Син белгән Шамил абыйны җирләдек, – диде. – Соңгы көнендә карават астыннан ярты ящик ак аракы тартып чыгардык. Йөрәге начар булган, – диде.

Теге юаш, юньле Зөфәр дә йөрәк чиреннән моннан утыз биш еллар элек үлгән иде инде, бичара.

Пәке йөзенә яланаяк басып…

Максим Горькийны укыганда – шуларга нәфрәтем,
Кнут Гамсунны укыганда – шуларга ләгънәтем.

    Г. Тукай

Март ае, кырык сигезенче ел марты. Мул карлы кырлар өстендә кояш уйный, быел март бик кояшлы килде. Йортларның салам нигезләрендә иртә туган кәҗә бәтиләре сикерә-сикерә уйнады, абзар артларында күксел-зәңгәр кар таулары өстенә казлар чыгып басты, ата казлар озын муеннарын мартның зәп-зәңгәр күгенә таба сузып гоңгылдады. Тышта озак йөрсәң, кояшлы кардан күз чагыла, күз кабаклары авырта башлый, йортка килеп кергәч, берни күреп булмый. Карт-коры моны «күз тышта калган» дип әйтә.

Быел март шулай гел кояштан гына торды.

Ял көне, зәңгәр күктән яз шавы ишетелгән ниндидер шатлыклы да, сагышлы да, борчулы да якшәмбе иде.

Бикташев агай кичтән һәр кешегә аерым әйтеп чыкты: ял көнне сәгать унда педсовет башлана, ике аягы исән булган кешегә килү мәҗбүри, килмәгән өчен бернинди сәбәп гафу ителмәячәк, диде.

Ял көнне мәктәп бинасы моңсу, коридорлар, класслар ятим була. Бүген дә шулай: утызлаган укытучы килеп тулуга карамастан, мәктәп ятим иде. Укытучылар бүлмәсенең зур-зур тәрәзәләреннән кояш кереп тулган, бүлмәдә утырасы килми, шушы тәрәзә рамын ук алып ташлап, туп-туры кар диңгезе өстенә чыгасы да, кояшка, көньякка карап, кырдан берүзең барасы килә.

Педсовет башланганчы ук, шахмат тактасы күтәргән директор белән бергәләп ике каешлы күн портфель тоткан, гимнастёркалы, ап-ак фетр итекләре кызыл күн белән читләнгән ир уртасы кеше керде, елмаеп исәнләште, директор аның исем-фамилиясен әйткәч, әлеге иптәш әдәп саклап кына киңәшмәләр вакытында директор утыра торган өстәл почмагына, «Т»нең аркылы өстәле янына җайлап килеп утырды.

Моның «И»гә башланган фамилиясен ишеткәч, укытучылар арасында пышын-пышын китте. Берсе, кыюрагы, шәһәр кызы, үрелеп, аңа бер язу сузды. Портфельле кеше моны укыды һәм елмаеп җавап бирде:

– Юк, түгел.

Аннан педсовет башланды. Мәктәп коллективыннан өлкә комитетына зур жалоба килгән. Мәктәп директоры тәҗрибә участогыннан алынган бәрәңгене, кишерне, суганны ашый икән. Директорның биографиясе дә чиста түгел икән. Гомумән, мәктәп коллективында укытучы булып эшләргә хакы шикле булган кешеләр байтак икән.