banner banner banner
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5

скачать книгу бесплатно

– Три стакана чая, один унесите обратно…»

10. Татар «ул өйдә юк», «анда җиләк юк» дип сөйләшә. Руста нет сүзе бары тик родительный падежны гына сорый. «Он дома нет», «там ягода нет» дисәң бик көлке чыга. Кирәк: его дома нет; там ягоды нет. «Нет»ка өч-дүрт дәрес китә.

11. Ниһаять, тагы бер кыенлык: гвоздь, дождь, кисель – барысы да нечкәлек билгесенә бетә. Тень, соль, моль, ночь – шулай ук. Ләкин чыгыш килешендә болар башкача төрләнәләр: гвоздём, дождём, киселём; ләкин: тенью, солью, ночью, молью. Боларны ничек бутамаска?

– Боларны родительный падежга куеп карасагыз, алар үзләре үк «мин фәлән родтан» дип кычкырып торалар, – ди остаз.

Нет гвоздя.
Нет дождя.
Нет киселя.

Тегеләре исә «женский род» икән. Чөнки әлеге килештә авазларның үз таләпләре буенча үзеннән-үзе яңгырап тора:

Нет соли.
Нет тени.
Нет моли һ. б.

12. Татарның үзендә род төшенчәсе булмавы, әлбәттә, рус телен өйрәнүне кыенлаштыра. «А», «я» авазларына беткән исемнәр женский родка кергәнен аңлый ул татар баласы, монда эш кыен түгел. Ләкин бит дядя, дедушка сүзләре дә «а» белән «я»га тәмамлана. Монда нишләргә? Ике-өч дәрес шуның буенча күнегүләр эшлибез.

Родларны узганда, мин бер хата җибәрдем. Училище коридорында йөргәндә, Хәлим ага мине туктатты да өеннән почтасын алып килергә кушты. Мин торып йөгердем, бер хат, берничә газета алып килдем, шакып бүлмәсенә кердем дә, русча ярып, аңа:

– Халим Фаттахович, вот, принесёл, – дидем.

Өлкән укытучы буыла-буыла, йөткерә-йөткерә көлде. Мин ут булып яндым, әмма ул мине тынычландырды:

– Вот син әйбәт белгәнгә күрә ялгыштың, – диде. – Син бит бу җөмләне әйтер алдыннан уйлап куйгансың: кыз бала булса – «принесла», ә ни өчен әле ир бала әйтелешендә «принесёл» булмасын? Молодец, димәк, син рус телен инде үзләштерә башлагансың… (Бу фактны мин «Фронтовиклар» әсәрендә файдаландым.)

Шулай итеп, ул мине хаталанган өчен мактады.

…1944–1945 елның көзе, кышы, язы буе без «татар баласы рус телен өйрәнгәндә нинди урыннарда ялгыша» дигән проблеманы чиштек. Уку елы буе без гел ялгышлар өйрәндек. Мин аның һич тә тактага чыгарып ия, хәбәр, аергыч таптырганын, шуларның астына сыздырганын хәтерләмим. Суффикс (гомер буе шуны яратмадым да, аңламадым да) белән дә башыбызны катырмады. Тормыш итә башлагач, мәктәпләрдә өйрәтелгән бик күп гыйлемнең бөтенләй кирәксез икәнлеген күрдем һәм Хәлим Искәндәревнең чын мәгънәсендә педагог икәнлегенә аның саен тирәнрәк ышана бардым. Суффикс, аффикс, приставка кебек төшенчәләр алдагы тормышын филологиягә багышлаган кешеләргә генә кирәк булып, ә практик сөйләмнең һәр кешегә дә кирәк икәнлегенә тормыш үзе ышандырды.

V

Җәйге каникулга таралыр алдыннан, Хәлим ага мине коридорда туктатты да болай диде:

– Җәй көне сезнең якка балык тотарга барып чыгам, сезнең нигезне дә күрермен әле, Сеҗе, Сикертән авылларын күрәсем килә. Кто там у вас преподает русский язык? Вот что интересно: из Сизинской школы у меня на отлично учатся Гульчачак Яхина и Ахмет Асуртдинов. Из Сикертанской школы были Марьям Хасанова и Равия Магдеева. Что за регион там?

Мин рәхәтлектән кызарып басып тордым. Шатландым: алдагы елга Сикертән мәктәбеннән русчаны бик шәп белгән тагын бер малай – Мансур Билалов киләчәк һәм Сикертән мәктәбенең данын тагы да күтәрәчәк иде.

Үгез җигеп колхоз басуында иза чигүдән котылыйм дип укырга киткән идем мин. Әмма ялгышканмын: каникулга кайтып, өйдә бер кич кунуга, чолан төбендә колхоз бригадирын күрдем. «Укуың беткән икән, бик шәп, әйдә, анда пар үгез тик тора, сине сагынганнар», – диде.

Ач, бик ач, хәлсез җәй иде. Авыр хезмәт, кычыткан ашы, аз йокы. Мин бик нык ябыктым. Әни дә бик бетеште, иртән колхоз эшенә дип уятканда, мине бик кызгана иде. Июнь ахыры – әле берни өлгермәгән, июльгә кердек – һаман шул кычыткан ашы, алабута яфрагы ашы.

Үгез белән эшләү бик арыта, үгезнең башы каты, ул аны тиз генә бирми.

Менә беркөнне, кичке караңгы төшәр алдыннан гына, арып-талып өйгә кайттым. Искиткеч җылы бер кич иде. Әни ниндидер бер зур кайгы катыш серлелек белән каршы алды:

– И бала, бала, синең укытучыларың булды бит әле, – диде.

Мин шундук аңладым: Хәлим ага! Тагын кем? Әни сөйли:

– Яңа бәрәңге өлгермәдеме икән дип, бәрәңге төпләрен кул белән актарып йөри идем, капкадан ике кеше килеп керде. Кулларында – кармак чыбыклары, берсенең калын гына портфеле дә бар. Керделәр, исәнләштеләр, сине сораштылар. Иң авыры шул булды: өйгә узыгыз дип әйтергә бик оялдым. Шундый зур кешеләргә ничекләр итеп кычыткан ашын куйыйм? Эчемнән генә еладым. Аның теге мәһабәт буйлысы син мактаган Искәндәрев булып чыкты. Бар икән затлылык, бар икән Ходай биргән матур калын тавыш. Икенчесе – тәбәнәк буйлы, кыска чәчле, гел елмаеп тора торган утыз яшьләр чамасындагы ир. Башы эскерт шикеллерәк…

Белдем, белдем: бу – физика укытучыбыз Әхәт абый Кариев. Сугышны узган, дөрес булса, әсирлектә дә булган, диләр.

Алар, җәяүләп ун чакрым килгән кешеләр, нәүмиз булып, йорттан чыгып киткәннәр. Әни, үзенә урын таба алмыйча, урамга чыккан, күрше-тирәгә кергәләгән. Бераздан ишеткән: юл чатындагы Хисмәтнекеләргә ике ир кереп, бер дистә йомырка сатып алганнар да Сикертәнгә таба юл тотканнар.

Һай бу ачлыкның күңелсезлеге! Рәссамнар скелет рәвешендә итеп бик дөрес сурәтлиләр аны…

Сугыш елларында безнең гаилә шулкадәр бетәшкән иде, без инде тавык та асрарлык хәлдә түгел идек. Остазлар кайда гына кунды икән ул төндә?

Яңа уку елының беренче көнендә мин фәкыйрьлегебезгә оялып, Хәлим аганың күзенә карарга кыенсынып утырдым. Ул исә нәкъ элеккечә дәресен башлады.

– Өч ел буе миндә рус теле өйрәнсәгез – үкенмәссез, – диде.

Ноябрь ахырында, карлар ишәйгәч кенә, безгә хәбәр килде: Арчага, үз урыныбызга күчеп кайтабыз. Мең мәшәкать белән күченеп, педучилище бинасының салкын подвалына караватлар тезеп урнаштык. Укулар башланды. Укытучылар класска бүрек, бияләй киеп керәләр иде. Хәлим ага да каракүл якалы затлы пальтодан, ләкин гел кепкадан йөри, класста да шулай утыра иде. Аның кепкасы «финский» – сигез өлгеле, түбәсенең уртасы төймәле иде. Котчыккыч авыр уку елы башланды. Ачлык, салкынлык, бетләү. Авырулар. Адәм баласы эт баласы икән. Чыдыйбыз. Ачлыгын да, салкынын да җиңеп була, әмма беткә каршы бернинди сабырлык була алмый. Бет шулкадәр хәрәкәтчән, үрчемле дип кем уйлаган? Иртән урыныңны җыеп, соры одеялларың өстенә мендәреңне, сөлгеңне формалап куеп дәрескә китәсең. Алты дәрес беткәч кайтсаң – бетләр ачыккан һәм алар, туйдыручы хуҗаларын эзләп матрац сырларыннан, одеял асларыннан чыгып, барысы бер колония булып, ак мендәр тышына җыелганнар. Мендәр тышы әйтерсең лә бөрчекле материалдан. Язга таба арабызда ниндидер авыру башланды: әле беребез, әле икенчебез температура белән егыла. Торф ягабыз, подвалыбыз җылынмый. Өйгә кайткач, мине өйгә кертмиләр, салкын өйалдында чишенәм дә кием алыштырам. Ләкин бет чәчтә дә бар. Сөйләгән хәлләргә ышанып та бетмиләр.

Ул елны абый сугышлар узып, тагын бер ел хезмәт итеп кайткан иде. Арча белән Сабадан китеп алып сугыш вакытында ясалган бәләкәй Яңа Чуриле районына саклык кассасына эшкә урнашкан иде. Көннәрдән бер көнне иртә таңда безнең подвал ишеген кактылар. Торып ачсак – ярым солдат киеменнән ике егет. Берсе – минем абый. Солдат гимнастёркасының җиңнәрен, итәген буып капчык ясаганнар, шул авыр йөкне күтәреп керделәр дә «лас» итеп идәнгә куйдылар. Безгә торыр вакыт җиткән икән, уянышып, ашханәгә кайнар чәй эчәргә киттек. Мин әлеге кунакларга караватка утырып торырга куштым. Абый көлде. «Юк, сез яткан бик җиткән, без сәгать сигезгә кадәр, организацияләр ачылганчы гына утырып торабыз» – диде. Иптәше исә гимнастёрка-капчыкны минем карават астына шудырып кертте, ятмады, шулай да караватка утырды. Ул бик йончыган иде.

Сәгать сигезгә дип без дәрескә киттек, алар да капчыкны күтәреп чыгып киттеләр.

«Бер дәрестән соң Арча ашханәсенә төш, туйганчы бер ашарсың», – диделәр.

Әлбәттә, икенче дәресне калдырып шунда тайдым. Алар әле ашханәгә кереп кенә киләләр иде. Официантка эшне тиз тотты: берәр тәлинкә кайнар борщ, бер графин портвейн, котлет-мазар китерде. Портвейнны мин дә әйләндереп куйдым (һәм ул мине бик нык харап итте, аны язып кына булмый). Шуннан тегеләр сөйли. Заемның иң әшәке вакыты – март, апрель. Аның чыгуы турында карар һәр елның 5 маенда игълан ителә. Гадәттә, Сталин аны 5 млрд сумга чыгара. Заемны шул карар чыккан көннән соң гына җыя башларга тиешләр. Әмма Сталин режимында бөтен эш ялганга корылган. Заемны февраль аенда кыздыра башлап, март-апрельдә инде хезмәт халкының канын эчүгә күчәләр. Халык кан-яшь җылый. Салкын, юеш көннәрдә ач балаларын күлмәкчән генә мәктәпкә озата, итен, сөтен, йомыркасын, йонын, актык онын базарда сатып, заем акчасын түли. Апрель ае – тәмуг ае. И, аннан соң, карар чыккан көнне, китә «шатлыклы» митинглар, заем чыгарган өчен, иптәш Сталинга рәхмәтләр… Җиденче май газетасында инде заемның карардагы саныннан бер ярым, ике миллиардка артыграк сатылганы турында урыннардан бәхетле рапортлар күренә. Абый һәм иптәше апрельнең салкын бер көнендә заемга җыелган 386 мең сум акчаны агач ящикка шыплап тутырып, районның полуторкасына төяп, Арча банкына тапшырырга дип, юлга чыкканнар. Әмма Чокырча разъездына килеп җитәрәк, машина сазга баткан һәм «капитально» утырган. Буксовать итеп ята торгач, кич җиткән. Өмет киселгән, һәм алар, ике фронтовик, ящиктагы акчаны солдат гимнастёркасына бушатып, караңгы бозлы төндә җәяүләп, Чокырча разъездына килгәннәр. Анда, салкын бүлмәдә (дүрт кеше сыярлык), шул байлыкны саклап, юештә күшегеп, Киров – Казан поездын көткәннәр. Ул килгәч, теге капчыкны күтәреп вагонга кергәннәр. Вагон тамбурында басып торганнар, капчыкны күтәреп Арчага менгәннәр һәм арган, туңган көе безнең бетле бүлмәгә кергәннәр. Бүлмә – унсигез малай йоклаган бүлмә – Чокырча разъездыннан җылырак. Минем караватка ятып йокламаулары беттән курку гына түгел, дәүләт акчасын саклаулары да булган икән фронтовикларның.

Ашханәдә шуны сөйләгәндә, мин фронтовикларның тыйнаклыгына, батырлыгына шаккатып утырдым. Абыйның иптәше, солдат гимнастёркасына акча тутырган Мостафин әйтә:

– И энекәш, – ди, – акчаны банкка тапшырып чыккач, исән калуыбызга шатланып чалбар кесәсе төбеннән «ТТ»ымны (пистолет) алдым да банк янындагы тополь башына төбәп, бер атып карамакчы булдым. Шундый зур сумманы дәүләткә тапшыргач, мине кем гаеп итә ала? Һәм… шаккаттым. Пистолетым бит бөтенләй эшләми икән, чакмасы бәрми икән. Менә без, шуңа ышанып, Чокырча басуында 386 мең акча белән калганбыз, вокзалларда йөргәнбез…

…Мин ул көнне дәрескә кермәдем, абыйлар иркенләп безнең торган бүлмәне кабат кереп өйрәнделәр, мендәр тышлыгына җыелган «колония»ләрне күзәтеп шаккаттылар.

Мин бит әле Искәндәрев турында яза идем, «Боларның әлеге хәлгә ни катнашы бар?» диеп сорар укучы.

– Әкрен кирәк, ипләп кирәк, – диләр керәшеннәр. Моңа, бу хәлләргә Хәлим аганың турыдан-туры катнашы бар.

Ике фронтовик безнең мендәрләрдәге бетләр колониясен күреп киткәннәр дә уйга калганнар: сугыш беткәнгә ел ярым, без шуның өчен сугыштыкмыни, бу яшь буынны бет ашасын өчен, Прагага, Берлингача барып җиттекмени? Фронтта бит бер солдатта бер бет табылса, хәбәр шундук Генштабка барып җитә, һәм приказ чыга иде.

Һәм минем абый Татарстан мәгариф министрына хат язган (архивтан аны эзләп табу – минем хыялым). Без әле моны белмибез. Менә беркөнне училищега Татарстан АССР мәгариф министры Таһир Мөэминев (отчествосы Насибуллович дип истә калган, ялгышсам, укучылар гафу итсен) килеп төшә. Училищеда ыгы-зыгы. Ул арада, озын тәнәфестә, министр үзе безнең подвал бүлмәсенә керә. Озата йөрүчеләр байтак.

– Йә, ничек яшисез? –дип сорый ул. Ишек ачыла да ябыла, чөнки уку класслары – өстә генә. Керәбез дә чыгабыз.

– Ә менә шулай яшибез, – дим мин, кыюланып, һәм тәрәзә кырыендагы караватны күрсәтәм. Аның хуҗасы Шәриф дигән малай, бу шартларга түзә алмыйча, укуны ташлар-ташламас Түбән Кенә (бәлки, Югарыдыр?) белән Арча арасында йөри, дәрестә йә була, йә юк, аңа гаҗәпләнмиләр дә иде. Аның мендәре аеруча чуар. Министр шул мендәр янына килде. Мендәр чуар таплардан тора һәм бераз гына селкенә сыман иде. Министр агарды, «пыф-пыф» итеп авыр сулады.

– Моның булуы мөмкин түгел, – диде дә борылып чыгып китте. Мендәр тышы исә әле дә селкенә иде.

…Сәгать көндезге икедә чаң суктылар. Бөтен училище студентларына икенче катта класслап, шеренгалап тезелергә. Тезелдек. Бик күбебезнең аягында – чабата. Без – өченче, соңгы курслар – алгы шеренгада. Каршыбызда – яхшы киемле министр һәм без күрмәгән, без белмәгән кешеләр, әйбәт киемле кешеләр. Училище директоры әйтә:

– Студентларның нинди фикере бар, кемнәргә нәрсә җитми, кемнәр нәрсәдән канәгать түгел, хәзер үк чыгып әйтегез, – ди. Тынлык. Берәү дә берни дә әйтми, барыбыз да канәгать, имеш. Тынлык. Директор соравын кабатлый. Тагын тынлык.

Шулвакыт… шулвакыт безнең 3 нче курслар шеренгасының артыннан акрын атлап Искәндәрев килә дә мине үзенә борып куя. Рәнҗеп, рус телендә әйтә, ялына:

– Магдеев! Выступи! Скажи всё! Расскажи обо всём? Ведь ты всё знаешь! Выступи, прошу тебя!

Юк, мин куркак кеше, министр алдында чыгыш ясасам, директор бит мине изәчәк, аттестат бирмәячәк.

Мин куркаклыкта үземне гаепләп, үземә үзем җирәнеп карап, стройда басып тордым. Остаз исә минем янга тагын килде.

– Магдеев, очень прошу тебя, выступи, расскажи, ведь это только один раз, – диде.

Мин инде тәмам сынып риза булган идем, ул арада Гариф Ахунов чәчрәп алга чыкты да барысын сөйләп тә бетерде. Мин, куркак җан, кызарып басып тордым һәм үземә «аклама» эзләдем. Кирәк бит… Һәм таптым. Алгы рәттә басып торучылар җиткән кызлар, җиткән егетләр иде. Ул җиткән кызлар арасында мин яратып йөргән берәү бар иде. Ихтимал, мине яратып йөргәннәрдән дә берәрсе булмый калмагандыр. Шулар каршына чабатадан чыгып басасым килмәде минем. Чабата дигән кием – ир кешене иң нык изүче бер әйбер. Чабаталы кеше батыр була алмый, шәхес тә була алмый. Аны кигән кеше кол, батрак, мир көтүен көтүче, ялчы гына була ала. Гарифҗан – теге, ерак яклардан кайткан егет, рәссам егет, аның акчасы күп, ул чабатадан йөрми иде… Һәм строй алдында ул сөйләде, барысын да әйтеп бетерде…

Остаз Искәндәрев исә аңа сокланып, миңа бераз җыерылып карап торды. Мин остазым каршында «гражданин» була алмадым.

Күп тә үтмәде, училищега комиссия килде. Министр Мөэминев, күрәсең, училище педсоветында җитәкчелекне кыздырган, комиссия бик каты эшләде: медицина комиссиясе уздык, өс-баш киемнәренә, урын-җиргә дезинфекция ясадылар, талон белән кием-салым саттылар. Ләкин шушы ыгы-зыгы арасында училищеда бер хәбәр таралды: Хәлим Искәндәревне НКВД-ОГПУга чакырганнар икән һәм инде берничә мәртәбә. Күпмедер вакыттан соң тагын бер хәбәр: аның өстеннән органнарга донос киткән икән. Доносны, имеш, биология укытучысы язган. Остазның бөек трагедиясе якынлашып килә иде…

VI

Һәм трагедия озак көттермәде. Бер көнне без рус теле дәресендә буш утырдык. Беркем класска кереп берни әйтмәде. Төштән соң хәбәр таралды: Хәлим аганы иртән «тегендә» чакырганнар икән. Икенче көнне дә рус теле дәресендә буш утырдык. Салкын, җилле апрель көне иде. Урамдагы чокырларда бозлы су җилгә җыерыла. Класс тәрәзәсеннән урамга карап утырабыз. Ашказаны сулкылдап ризык сорый. Ачлык яз көнендә кеше тәнен аеруча нык ашый, бәгырьне аеруча рәхимсез суыра. Күрәбез: кызгылт-чия төсендәге күн пальто кигән таза гәүдәле бер абзый сулы чокырларга басмаска тырышып, койма буйлап узып бара. Тук, таза чырайлы. Бу – Арча райкомының беренче секретаре Симон Александрович Александров. Ул көн саен шушы вакытта өенә төшке ашка кайта. Ул узып киткән саен, башка бер генә фикер килә: «Бу кешенең тамагы туктыр инде…»

Бүген исә бу фикерне без уртага салып тикшерәбез: класс буш, рус теле укытучысы тагын килмәде…

Алга таба узып шуны әйтим: җитмешенче елларда мин Казан мәктәпләренең берсендә чыгыш ясаганда, инглиз теле укытучысы булып эшләүче бер ханым үзендә Арча допризывникларының 1943 елда төшкән фоторәсеме сакланганын әйтте. Аның әнисе сугыш елларында фронтка китәсе татар егетләренә махсус курсларда рус теле өйрәткән икән. Сөйләшеп, килешеп, бу рәсемне карар өчен күрсәтелгән бер көнне мин шәһәрнең Ленин районына торып чаптым. Ул рәсемдә безнең авыл егетләре булмый калмас! Мин бит алар белән бер колхозда эшләдем, алар мине ат җигәргә, көлтә төяргә, бастырык басарга, күчәр майларга, чыбыркы үрергә өйрәттеләр, һәм менә мин, алдыма куйган чәйгә бөтенләй кагылмыйча, саргайган фоторәсем карап утырам. Күзне томан баса: муеннарына ак йон шарфлар чорнаган, кыска пальтосының якасын чишеп сугышка кадәрге татар егетләренең иң модалы әйберсе – юлбарыс койрыгы төсле ефәк (эче куыш шланг) шарфларын ияк астында төенләп куйган көләч йөзле егетләрне карыйм. Менә монысы бик таныш кебек. Ләкин кем? Хәтерли алмыйм. Ә менә монысы? Бәрәч, бу… Юк, ул түгел бугай.

Укытучы ханымның күзләрендә – яшь:

– Менә уртада утырган тётя – минем әнием. Ул Арча урта мәктәбендә рус теле укыта иде. Военкоматтан аны гел шундый курсларга чакыртып алалар иде. Әнинең үлгәненә алты ел инде. Әнә ул вакытта ничек яшь булган…

Әйе, татар егетләре уртасында модалы пальто кигән мөлаем бер марҗа апа утыра. И бичара татар егетләре! Егерме бишенче елгылар инде сез. Ул 1943 елда сезне гел десантка алдылар. Кыш буе военкомат юлын таптадыгыз, мин сезне хәтерлим. Сугыш кырларыннан сезнең уннан берегез генә кайтты. Ит турагычына кереп шәһит китәр өчен, рус телен белсәң дә була, белмәсәң дә ярый. Их сез, мәзлүмнәр…

– Ә әтиегез кем иде соң? – дип сорыйм укытучы ханымнан.

– Әтием Арчада беренче секретарь иде.

– Ә? Ә?

– Әйе, беренче секретарь иде.

– Фамилиясе?

– Александров.

– Симон Александрович?

– Әйе. Сез аны беләсезмени?

Һәм мин 1947 ел апреленең шыксыз, ач көннәрен, буш калган рус теле дәресләрен сөйли башладым. Укытучы ханым исә тиз генә урыныннан торды.

– Гафу итәсез, мин сезгә бер сюрприз ясыйм, – дип чыгып китте.

Мин һаман әле теге фоторәсемне карап, дулкынланып утырам, берничә минуттан ишек янында ыгы-зыгы булып алды, ир кеше тавышы ишетелде, һәм бүлмәгә өйдә кия торган йомшак киемнәргә уралган таза гәүдәле бер карт керде.

– Саумысыз, мин Александров булам, – дип, йомшак, зур кулын бирде. – Без, – диде, – кызым белән бер подъездда яшибез. Әнисе үлгәч, менә шулай обмен ясап, кызны үземә якынрак китердем.

Өстәлгә рюмкалар килде, Таня (укытучы ханымның исеме шулай иде) зур нәзакәт белән өстәл уртасына графинлы болгар коньягы «Плиски»ны китереп куйды. Мин, авыл малае, Симон агайга теге күн пальто, аның туклыгы турында сөйләп ташладым. Ә ул көлде:

– Ул пальтоны мин эвакуация белән кайткан ленинградлылардан онга алыштырып алган идем, – диде.

Берәр сәгать сөйләшеп утырдык, әмма педучилищеда 1947 ел җәендә булган фаҗига турында мин сорау бирә алмадым. Райкомның беренче секретаре буларак коткара алган булыр идеме ул кешеләрне, әллә юкмы? Юктыр дип уйладым, чөнки НКВД-ОГПУ органнары партия райкомнарыннан өстен торалар иде. Юктыр дип уйлыйм, чөнки Иосиф Сталин үзе баш НКВДчы иде, партия бөтенләе белән әнә шул баш НКВДчыга буйсындырылган иде.

Әйе, 1947 елның шыксыз апреле. Көннәрнең берендә Арчаның кунакханәсе янында рюмкалап сата торган киоск ачтылар. Якында гына сыра эчә торган урын һәм зур, алама такта бәдрәф тә бар иде. Ничектер малайлар шул тирәдә бер көнне Хәлим аганы күргәннәр. Шактый мәлҗерәгән, ди. Бу хәбәрне без бик авыр кабул иттек. Ләкин мондый хәбәрне бервакыт көн саен диярлек ишетә башладык. Тагын яңа хәбәр: имеш, Мәгариф министрлыгыннан инспектор килгән, Арча педучилищесында рус теле укыту эшенең торышын тикшерәчәк икән. Рус теле укытуның айдан бирле бер дә рәте калмаган иде инде. Хәбәр дөрес булып чыкты: өченче дәрес рус әдәбияты дәресе иде, звонок булганчы ук, класска ридикюль тоткан, безгә таныш булмаган бер апа керде дә арткы урынга барып урнашты. Без шым калдык. Менә звонок булды, ишек ачылды, аннан кулына класс журналы тоткан кадерле остазыбыз күренде, дөмбердәшеп басуыбызга матур баритон басы белән әйтте:

– Садитесь, ребятки…

Утырдык, китап-дәфтәрләрне ачкаладык. Хәзер ниләр булыр? Артка борылып карадык, кырыс чырайлы теге апа да, кара ялтыравыклы ридикюленнән дәфтәр чыгарып, нидер яза башлады. Хәзер дәрес башланырга тиеш. Тиеш…

Ләкин ул башланмады.

Остаз калтыранган куллары белән класс журналына исемлек буенча озаклап нидер билгели иде. Һәр фамилия каршына каләм очы белән тукталып, каләмен калтырата һәм нидер яза иде. Һәр фамилия саен бер үк сүзләр:

– Так. Так. Так. Ладно.

– Так. Миннебаев. Так. Порядок.

– Так. Так. Сабирзянова. Ага… Ага…

Шулай ярты сәгатьләр. Туктагыз, бу ни бу? Остазга ни булган? Пышылдашып алабыз. Йа Хода! Хәлим Фәттахович… Хәлим ага… ләх исерек иде. Әйе, ул ләх исерек һәм томан эчендә, бөтенләй икенче дөньяда яшәп утыра иде. Безнең йөрәкләребез кысылды, тыннарыбыз бетте. Бераздан тагын бернәрсә ачыкланды: Хәлим Фәттахович дәрескә кереп утырган инспекторны бөтенләй күрми икән. Тегесе дә хыянәтче! Әдәпсез. Педагогик этиканы белми, этиканы ул Сталин кансызлыгы белән алыштырган. Әдәпле булса, дәрес башланырга, һич югы, ун минут кала ул әйтергә тиеш иде:

– Хәлим Фәттахович, сезнең 3 нче А курсындагы әдәбият дәресенә керим әле.

Ә бу әйтмәгән. Ә тегесе белми. Менә дәрес бетәр вакыт җитеп килә (Нурулла исемле егеттә сәгать бар), укытучыбыз исә һаман әле «так, так» дип каләме белән төрткәләп утыра, безгә күтәрелеп карамый.

Бу ситуациядә иң кабахәт хәлдә кем? Остазыбызмы, инспектор хатынмы? Юк, юк… Монда иң зур җинаятьне без эшлибез. Ничекме? Менә болай: юньле, тәрбияле, әдәпле булсак, без аның өстәленә кош теледәй бер кәгазь җибәрер идек: «X. Ф! На уроке в задних рядах сидит инспектор». Бу язу бөтен хәлне үзгәртер иде.

Әмма без аны эшләмәдек, остазыбыз янды. Звонок булды. Ул чыгып китте, аның артыннан инспектор да.

Үзебезнең кыюсызлыгыбыздан, остазыбызны коткара алмавыбыздан бер-беребезнең йөзенә карарга оялышып, тәнәфескә чыктык.

Укытучыбыз тагын бер көн күренмәде. Рус әдәбияты буенча программадан шактый артта калдык. Монысына алай тирәннән кайгыручы бик үк сизелми иде, әмма без белә идек: чыгарышның биш процентына югары уку йортларына керергә рөхсәт ителә иде. Һәм шыпырт кына без – Гариф Ахунов, Яхъя Халитов, мин – бу турыда хыялланып та йөри идек.

Шулай да остазыбыз берничә көннән тагын күренде, кәефсез генә дәресләр үткәрде, күп вакыт безгә карамыйча гына, ниндидер бер билгесез чырай белән сөйли иде. Ул арада Арча урамнары кипте, сыра, аракы киосклары янында ат җиккән авыл агайлары күренә башлады. Ә бер көнне кичкә таба безнең класс малайлары шул тирәдән узганда, аларны кемдер чакырып алган (күрәсең, педучилище студентлары икәнен чамалап алгандыр) һәм әйткән:

– Менә бу абзыйны өенә алып кайтыгыз, кеше арасында хур булмасын, – дигән. Карасалар, чебен сырган бәдрәф тактасына ябышып калган, аумаска тырышып азапланучы кеше – безнең остазыбыз икән. Аны, ике яктан култыклап, училище ишегалдындагы фатирына алып кайтып салганнар.

Шуннан соң ул инде дәрескә бөтенләй кермәде. Училищеда бер ямь калмады. Рухсыз гына дәүләт имтиханнарын бирдек. Тарих укытучысы ВКП(б) тарихының «Кыскача курсы» буенча дәүләт имтиханын биргәндә, мине эт итеп сүкте, чөнки «Профсоюзлар турындагы дискуссия» дигән сорау иде берсе – белмәдем. Шулай да имтихан вакытында студентларны сүгәргә ярамаганын белә идем, аңа рәнҗедем. «Өч»ле куйдылар. Ул кешене (Бикчәнтәев Дәүләтша Гәрәйшәевич), гомумән, берәү дә яратмый иде. Күңел сизә бит: кырык елдан соң гына мәгълүм булды – 1937–1938 елларда НКВД-ОГПУда следователь булып эшләгән һәм бик күп татар зыялысының канын коярга документ эшләгән кеше булган икән ул. Димәк, «учредилкачы», «халык дошманы» Г. Ибраһимовның дусты, КУТВда «халык дошманы» Галимҗан Нигъмәтине укыткан, мәдрәсә җимеше, мулла малае Хәлим Искәндәрев белән бер коллективта эшләгәннәр болар. Бүре һәм сарык бер абзарда. Кәҗә һәм кәбестә бер бакчада. Питон белән куян бер читлектә…

Рус теленнән имтиханны бөтенләй башка кешеләр алды. Тагын бер-ике имтиханнан соң эш бетеп, бөтенләй бушап калдык. Соңгы имтиханны бирергә ике көн кала ашханә эшләмәде, карточкаларыбызга тиешле ипине бирмәделәр. Котчыккыч ачлыктан унлап малай караватларга егылдык. Тәүлек буе яттык. Өметсезлеккә бирелдек. Нишләргә? Ишегалдына чыгып кергән бер иптәшебез сөйли:

– Завскладом Дәүли абыйны күрдем, аның складында тары ярмасы бар икән, – ди.