banner banner banner
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5

скачать книгу бесплатно

Дәүли абый аңа болай дигән:

– Егетләр, тәпиегезне сузасыз бит, нәрсә карап торасыз, гариза язып, директор янына керегез, бирсен җан башына ике-өч кило тары ярмасы…

Һәм без – ачлар дөньясы – күтәрелдек. Киттек директорга. Иң алдан озын буйлы, сыек гәүдәле Яхъя Халитов бара, мин аны бервакыт «1947 елның диаграммасы» дип атаган идем, чөнки сугыш беткәч, безгә бөтен киләчәгебезне гел диаграммалар белән чагыштырып күрсәтәләр иде – Яхъяның моңа ачуы килә. Атлый түбән карап Гариф Ахунов, директор янына кергәч, сүзне кем башларга икәнлеге турында бәхәс кора. Атлый тәбәнәк таза Габделхәй Миннебаев, ул таза тормышлы Штерә авылыннан, ачлык белән дуслыгы юк, әле беренче очрашуы. Тагын бер-ике малай.

Барышлый ачлар колоннасы карар кабул итә: сүз башлау – миңа. Мин моңа риза булам. Миңа да бер егетлек күрсәтеп калырга кирәк бу дөньяда. Директорны (ул әле яңарак кына билгеләнде, элеккеге йомшак күңелле, ипле Шакир ага Гаффаров урынына каты чырайлы Зәки Табаров дигән кешене китергәннәр иде) мин өнәп бетермим. Сәбәбе дә бар: бер дәрестә ул безгә Маяковскийның ни өчен шигырь юлларын теткәләп, бер юлдан өч-дүрт юл ясап язуының сәбәбен болай аңлатты:

– Чөнки аның һәр юлына акча түләнә, шуңа күрә ул юллар санын ишәйтә, – диде. Әдәбиятка гашыйк булып яшәүче мине бу аңлату бик рәнҗетте…

Әнә шул яратмаган кешемә, кабинетына тыпырдашып кергәч, беренче башлап мин сүз каттым:

– Иртәгә соңгы имтихан, – дидем, – безнең икенче көн инде ризык капканыбыз юк, безгә ярдәм итеп, бер-ике кило тары ярмасы бирә алмассызмы?

Ач гәүдәләр шым булып, минем артта басып торалар.

Директорның йөзе чырагач кебек кипкән, каткан. Ләкин ул агач елмаю белән елмайды:

– Әнә ишегалдында немецлардан калган иске кое бар (1946 елның октябренә кадәр монда немец әсирләре яшәгән иде. – М. М.), шуны чистартыгыз, тирәнәйтеп казыгыз, шуннан соң карарбыз, – диде. Ач гәүдәләр шыгырдап аякларын алыштырдылар. Мин исә һич тә әзерлексез әйтеп куйдым:

– Иһ, Табаров абый! Кое казырлык хәлебез булса, без сезгә мондый үтенеч белән керәбезмени…

Чырагач битнең бер генә мускулы да селкенмәде.

– Минем сезгә башка әйтер сүзем юк, барыгыз, имтиханыгызга әзерләнегез, Минпростан кеше килә бүген кич, – дип, безгә ишек ягын күрсәтте.

Коточкыч хәлдә подвалга төшеп, караватларыбызга сузылып яттык. Кич җитте, алда котчыккыч төн көтә иде. Беркем дә берни дә эшли алмый. Мин саташа башладым. Күз алдыма ипи килә. Юк, без күргәнчә түгәрәк ипи яки кирпеч формасында түгел. Күз алдына килгән ипи – авылдагы безнең өебез кадәр. Мин аны пычак белән кисеп ашамыйм, ә бер як стенасыннан баш белән тишеп кереп ашыйм. Рәхәт, рәхәт шулай. Печән кибәненә бит сарыклар, сыерлар шулай тишеп керәләр. Рәхәт, рәхәт… Аһ… Аһ…

Саташып ыңгырашам икән. Гариф уята, һәрвакыттагыча оптимист.

– Тор, малай, мә, берне төреп тарт, – дип, миңа тәмәке янчыгын суза. Гәзит кәгазе дә кулында. – Тарт берне төреп, ачыкканны баса ул…

Һәм мин төреп тарта башлыйм. Карыйм: карават саен ут. Гариф тик ятмаган, каяндыр юнәтеп кайткан. Соңгы тапкыр суырып төпчекне чиләккә ташлаганда, чыннан да, ачыкканлык бетеп китте. Рәхәт булып баш әйләнде. Мин тагын караватка егылдым.

…Гаҗәеп бер халәттә уянып киттем: өзелеп-өзелеп эчәсе килә иде. Әйтерсең кичтән тозлы ит салып пешерелгән щи ашалган, әйтерсең бер таба каз бәлеше ашалган. Су – бакта гына, барып эчтем. Торыштык, юыныштык, сигез тулганда подвалдан чыгып, агач баскычтан уку классларына күтәрелдек. Кереп билет алганымны хәтерлим (имтихан татар теле һәм әдәбиятыннан иде), шау итеп сөйләгәнемне, өстәл янында таш булып утырган Табаровны, комиссиянең миңа шундук «биш»ле куйганын хәтерлим, коридорга чыкканымны… Ә менә калганын – юк. Подвалга җитәкләп, тотып алып төштеләр. Караватыма сузып салмакчылар иде – күрәм: анда ниндидер таныш кыз утыра. Кулында – кечкенә генә төенчек. Үзе елмая.

– Менә әни сиңа күчтәнәч җибәрде, – дип, төенчегеннән тәбәнәк, колаклы дюраль савыт белән эремчек чыгара. Бәрәч, бу минем бертуган апам икән. Әни? Анысы кем тагын? Ә, әйе, авылда минем әни бар. Димәк, ул минем бу дөньяда барлыгымны онытмаган… Ә мин кичә кичен үземнең кайда туып, кайда яшәгәнемне югалткан, хәтердән чыгарган идем. Эремчекне мин комсызланып йота башладым. Ул арада кемдер подвалга йөгереп кереп кычкырды:

– Егетләр, ике көнлек ипи бирәләр, карточкаларыгызны алып йөгерегез…

Беркемгә бер сүз әйтмичә, мин ашханәгә йөгердем. Минем күз алдымда гел әллә ниткән боҗралар йөзә иде. Чират зур түгел иде. Тиз үк бер кило ипи алдым. Авыз су белән тулды. Умырып-умырып чәйнәдем. Үзем подвалга йөгерәм, үзем умырам.

Кайтып кергәндә, апам инде китәргә җыена иде.

– Ипи кабасыңмы? Ашыйсыңмы? – дип, тилеләрчә кычкырдым мин.

– Юк-юк, үзең аша, без анда ничек тә түзәрбез, мин ронога киттем әле, – диде ул.

Мин әле һаман тилеләрчә ипи чәйни идем. Апа китте, минем тумбочка өстендә теге дюраль савыт белән эремчек тора иде. (Ул савыт туган нигеземдә әле дә исән, аның инде бер колагы да төшкән, ләкин хезмәттә әле: инкубатордан алып кайткан чебиләргә шуңа салып су бирәләр. Телевизордан дөнья музейларындагы әллә ниткән фарфор вазалар, амфораларны күрсәткәндә, минем, яшьлегендә «Ачлык» исемле патша тарафыннан яньчелгән авыл малаеның, исем китми: теге дюраль савыт миңа якынрак кебек.)

Мин шундук эремчек белән бер кило ипине ашап бетердем, аннары рәхәтләнеп бер кружка су эчтем. Дөньялар тигезләнеп китте. Ләкин шул вакытта баш миемдә, йөрәгемдә бер сәер бунт барлыкка килде:

– Моннан соң ачыкмыйм! Ачыкмыйм! Миңа ВКП(б) тарихыннан «өч»ле куйган тимер тавышлы, чуен күңеллеләргә, агач чырайлы директорларга үч итеп ачыкмыйм! Моннан соң мин куркак булмыйм, беркем алдында да җебеп тормыйм, төкерәм мин сезнең таш, тимер, агач чырайларыгызга, идриянамайтлар! Төкерәм, изәм мин сезне…

Һәм форсат та чыкты.

Гариф Ахуновны шундук дирекциягә чакырдылар да матур почеркы белән безгә аттестатлар тутыра башларга куштылар. Гариф керә-чыга йөри, юньлерәк каләм, шәбрәк кара эзли. Әһә, димәк, иртәләргә чыгарылыш кичәсе була. Димәк, туйганчы бер аш ашыйбыз, ипи, рулетлар, прәннекләр белән чәй эчәбез. Бәлки әле, берәр стакан портвейн да куярлар? Ну, бер рәхәт чигәбез икән әле…

Ләкин Гариф чыгып әйтә:

– Табаров укытучыларны җыеп әйткән: «Берсекөнгә аттестат тапшырабыз, бөтен укытучыларга шунда булырга. Бернинди чәй мәҗлесе булмый, шулай аерылышабыз…»

Миңа – мин бит инде көчле – бер идея килде: давай, бу директорның өстеннән жалоба белән ВЛКСМ райкомына барабыз. ВКП(б)ныкы ук безне кабул итмәс, Александров бик эре кеше, әмма безгә узган яз гына комсомол билеты биргән кызыл сипкелле Гайнетдинова апа безне тыңламый калмас. Калмас…

Һәм өч-дүрт иптәш җыелышып, директор өстеннән «жалу» бирергә дип, райком бинасына киттек. Гайнетдинова апа тиз кабул итте. Рәхмәт аңа! Сүзебезне тыңлап бетергәч болай диде:

– Мин сезне аңлыйм, егетләр. Директорыгыз, – чыннан да, сез әйткәнчә, таш күңелле кеше. Ул безнең белән дә килешә алмый кайбер мәсьәләләрдә. Ләкин аңлагыз, мин аңа «выпускникларга аш мәҗлесе ясагыз» дип киңәш бирә алмыйм. Мине дөрес аңлагыз. Шулай да мин Симон Александровичка керә алсам, бу турыда әйтермен. Ләкин аның бик борчулы чагы: район бәрәңге утырту планын үти алмады, өлкәдән бик нык кыздыралар…

…Көтелгән җыелышка без бүре булып җыелдык. Ни сәбәптәндер аттестатлар әзер түгел иде. Тешләрне шыкырдатып утырдык, чөнки бүген тагын ипи бирмәделәр. Укытучылар арасында Хәлим ага юк иде, аның юклыгы шул дәрәҗәдә сизелә, әйтерсең без өч ел бушка, әрәмгә йөргәнбез. Директор сүз алды. Нидер сөйләде. Колагым ишетмәде. Аттестатларыгызны бер атнадан килеп бухгалтериядән алырсыз, диде бугай. Тик бер җөмләсен ачык ишеттем:

– Менә әле таралышкач, училищены сагынып сөйләрсез…

Шул чакта мин ычкындым:

– Сагынырлык булмады инде бу, – дидем.

Шунда директор, кулларын селки-селки, нәгърәләр орды инде:

– Ә-ә-ә… Әле син шулаймыни? Әле син педколлективка ачу тотасыңмыни? Менә, алайса, мин синең аттестатыңны тотып калыйм әле. Менә нарком Потёмкинның узган елгы приказын беләсеңме? Анда әйтелгән: аттестат, дигән, поведениесеннән бары тик «биш»ле куелган выпускникка гына бирелә, диелгән. Аңладыңмы? Димәк, мин педсовет җыеп синең поведениеңә «дүрт»ле чыгартам да аттестатыңны бирдертмим.

Күңелсез генә таралыштык, шул ук көнне аерылыштык та. Малайлар мине юаттылар, бирми кала алмый ул аны, тик менә «биш процент»ка кертми инде ул сине, диделәр.

Шайтан… Ә минем бик тә, бик тә инде Казан педагогия институтының рус бүлегенә керәсем, шуны тәмамлап, Хәлим Искәндәрев кебек, татар балаларына рус теле укытасым килә иде.

Бер атнадан иптәшләр белән очраштык, әлбәттә инде, миңа да аттестат бирделәр, тик теге «биш процент» янган иде. Аның урынына эшкә направление язылган иде: «Направляется в распоряжение Юдинского роно».

Яндым, беттем. Менә сиңа, телеңне тыймасаң… Менә сиңа институт.

VII

Шулай да мин институтка кердем. Аның да, ягъни «биш процент»ка эләгүемнең дә тарихы бар, ләкин мин монда аны язып тормыйм, чөнки төп темадан читкә китүдән куркам.

1947 ел җәе куркыныч, корылыклы, кырыс булды. Хәбәр килде: Арча педучилищесыннан өч укытучыны кулга алганнар. Болар – элеккеге «учредилкачы» Хәлим Искәндәрев, элеккеге кадет Константин Афанасьевич Ибаев, физика укытучысы, әсирлектә булган Әхәт Кариев. Җаннар өшеде, күңелләр катты. Искәндәрев кебек зур эрудицияле, культуралы кешеләрне төрмәдә нишләтәләр икән? Кыйныйлармы, авыр эшкә чыгаралармы? Күңелдә авыр хисләр боз булып урнашты.

…Институтта рус әдәбиятыннан имтихан биргәндә, минем көймә комга терәлде: Пушкинның «Евгений Онегин» романы буенча ниндидер бер четерекле сорау иде берсе. Белгән сорауны да әйтмичә, билетны имтихан алучыга таба этеп куйдым.

– Мы это не проходили, – дидем.

– Как? – дип чәчрәп китте имтихан алучы марҗа апай. – Как? Как можно не проходить «Евгения Онегина»? Какую школу вы окончили?

Минем тамакка төер утырды. Акрын гына җавап бирдем:

– Арское педучилище.

Шунда могҗиза булды. Өстәлләр тирәсендә йөренеп, кереп-чыгып күренгәләгән бер апа (өлкән экзаменатор булып чыкты) ашыгыч безнең янга килеп басты да, өстәлдәге папканы актарып, тиз-тиз генә бер кәгазь алды һәм ярым борын авазлары белән имтихан алучыга укыды. Аңлавымча, ул Татарстан Мәгариф министрлыгының пединститутка язган хаты иде. Болай дип хәтердә калган: «При приёме экзаменов по русской литературе у абитуриентов из Арского педучилища просим иметь в виду, что в 1947 году там отстали по русской литературе на 52 часа. Министр просвещения ТАССР Мукминев».

Миңа «өч»ле куйдылар. Остазым өчен оят булды. Инде мин дә «өч»ле алгач! Рус әдәбиятыннан… Имтихан барышында мин тарих бүлегенә күчтем. Ләкин зур әдәбиятка – Толстой, Гоголь, Лермонтов, Пушкин, Чеховка – мәхәббәтем кимемәде. Ә «Евгений Онегин»ны теге вакытта укымаганыма бер дә үкенмим – олыгайгач укыдым. Теге вакытта бу хәзинәне барыбер аңлап бетермәгән булыр идем…

Гомерләр узды. Мин хәрби хезмәтләр үтеп, авыл мәктәбендә эшләп йөрим. Педучилищеда вакыттагы дәфтәрләремне актарам. Беренче курс дәфтәре. 1944 ел, декабрь. Рус теле дәресе. Язганмын: «Ат төсләренең русча исемнәре».

Әйе, Хәлим ага боларны яздырган иде. Әйткән иде, боларны дөрес итеп урыс үзе дә әйтә белми. Мин исән вакытта язып калыгыз.

Төсләр мондый була икән:

Буланый – кара-сары; ялы, койрыгы кара;

Бурый – көрән, карасу җирән;

Вороной – чем-кара;

Гнедой – туры; ялы, койрыгы кара, үзе кызыл;

Каурый – кола; сырты, ялы кара; аксыл-кызыл;

Карий – кара-туры;

Пегий – ала;

Рыжий – җирән; ялы саргылт-кызыл;

Серый – соры; сырты кара, шинель төсле;

Сивый – ап-ак ат;

Тёмно-сивый – тимеркүк;

Чалый – бурлы; аклы-кызыллы бөрчекле;

Чубарый – алмачуар.

Шуларны укыйм һәм хәтергә төшерәм.

«Доверенность» дигән хикмәтле әйбер бар, – дигән иде остазыбыз, – шуны үз гомерегездә сезгә бик күп тапкыр язарга туры киләчәк. Кеше үз гомерендә бик күп мәртәбә ике төрле кәгазь яза: доверенность һәм гариза. Боларның барысы да, нихәл итәсең, рус телендә языла. Менә сез шуңа өйрәнегез. Иң беренчесе: «Заявление» дигәч «от такого-то» дигән формулировка дөрес түгел. Заявление кого? Родительный падеж. Димәк, заявление студента такого-то… Газетада бит шулай: заявление Советского Правительства.

Доверенностьның мин сезгә классик формасын өйрәтим, менә болай: «Денежный перевод, поступивший на моё имя, доверяю получить предъявившему паспорт серии… номер…» Подпись.

Тагын бер-ике кагыйдә: болар, минемчә, бер дәреслектә дә юк. Ни өчен «на почте, на станции, на вокзале», ә ни өчен «в деревне, в городе, в лесу» диелә. Аңлатма бирелгән, тарихтан: почталар тимер юл станциясендә булган, ә станцияләр биеккә урнашкан. Ни өчен бер авылны «село» дип, икенче авылны «деревня» дип әйтәбез. Село – чиркәүле авыл. «Деревня» халкы «село»га гыйбадәткә йөри. Дәфтәрдә тагын бер күнегү: «в виду» «ввиду» кайчан, ничек кулланыла? Кайчан аерым, кайчан бергә языла? «Также» һәм «так же» кайчан аерым, кайчан бергә языла? Татар баласы боларны белергә тиеш һәм шул сүзләр кергән җөмләләр: «Придумать предложения с сочетанием…» Хәлим аганың иң яраткан методы иде бу… «Рәхмәт аңа, өйрәтте бер яхшы нәрсә…» (Тукай).

VIII

Хәлим Искәндәрев Арча педучилищесында рус теле һәм әдәбияты укытып, үзеннән соң менә дигән педагоглар корпусын әзерләп калдырды. Болар арасында күп кенә алдынгы укытучылар, фән кандидатлары, тәҗрибәле директорлар, абруйлы исем алган педагоглар барлыкка килде. Боларның һәрберсендә Хәлим Искәндәрев дигән трагик шәхеснең көче, энергиясе дәвам итә. Болар кемнәр? Алар кем хәзер? Күбесе – пенсионерлар. Үлгәннәре дә байтак. Мин белгәнчә, Хәлим Искәндәревнең корпусы, рус телен, әдәбиятын яхшы үзләштереп, аннан чыккан педагоглар менә болар: Гөлчәчәк Яхина, Әхмәт Әсертдинов, Мәрьям Хәсәнова, Равия Мәһдиева, Шәфыйк Салихов – Сеҗе мәктәбеннән; Нәкыя Абдуллина, Зөлхия Миңлекәева, Мансур Билалов – Сикертән мәктәбеннән; Роза Ситдикова, Мансур Мусин – Казаннан; Рәшидә Әһлиева, Габделбәр Фәйзрахманов – Кырлайдан; Нина Арыкова, Ислам Шәрәфиев, Тәлгат Мостафин – Балтачтан; Мөдәррис Шәрәфиев, Рифгать Җиһаншин, Нурулла Заһидуллин – Мари чигеннән; Габделхәй Миңнебаев, Ибраһим Миннебаев, Рафис Сафин – Арча төбәгеннән; Өрфәйдә Мәүлүтова – Апаздан; Кави Байкиев – Сабадан; Әнисә Галләмова – Теләчедән; Гамилә Дәүләтшина, Әнисә Әхкямова – Әгерҗе-Тирсәдән; Рәүф Кадыйров – Наласадан; Рәисә Габделхәева – Кенәрдән…

Болар, исемлек әле тулы түгел, барысы да – Хәлим аганың «рус теле мәктәбе»н бик яхшы узган кадрлар. Аларның кайберсе билгеле инде, тормыш дулкыннары белән бәргәләнеп, педагоглыктан китеп тә яшәделәр, әмма Хәлим Искәндәрев биргән «рус теле мәктәбе» аларга гомер буе ярдәм итте…

IX

Үкенеч…

Әйе, нәкъ шулай, гомер буена җитәрлек үкенеч, һәм һич тә төзәтеп, ямап, дәвалап булмаслык бер яра. 1954 елның көзендә хәрби хезмәттән кайтуга, мин мәктәп эшенә чумдым, читтән торып укыйм, югары белем булмаганлыктан, хезмәт хакым аз (укытучының ставкасы атнага 18 сәгать укыту хисабыннан билгеләнә): югары белемлеләрнең ставкасы 85–90 сум, мин исә урта белем чутыннан 49–53 сум ала идем. Аена! Шулай аз акчага, әмма зур өметләр белән эшләп, читтән торып укып, йөгереп йөргән көннәрдә хәбәр килде: Хәлим Искәндәрев, Әхәт Кариев, Константин Ибаев төрмәдән кайтканнар!

Хәлим аганы күреп, бер сөйләшеп утыру – минем гомерлек хыялым иде. 1945 ел кышының зәмһәрир салкын бер кичендә аның өендә мич каршында утырганыбыз хәтердә мәңгегә сакланып калды. Мичтә, чарт-чорт килеп, ак чыршы утыны яна, ул, тез башларына куеп, минем диктантны тикшерә һәм һәр хатама озак-озак тукталып мине сүтә, тарата, аннан тагын җыеп оештырып куя иде. Шундый бер кичтә ул, гәзит кәгазенә тәмәке чорнап, мич күмереннән ут алды да, рәхәтләнеп бер төтен йоткач, миңа карап елмайды һәм болай диде (мин кабатланам: «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повестемда мин боларны язган идем инде):

– Менә киләчәктә үсеп зур булгач, минем янга күрешергә килерсең. Миңа бик яхшы сортлы бер кап папирос алып килерсең дә әйтерсең: «Хәлим Фәттахович, давай закурим!» Мин шул чакта бик бәхетле булырмын…

1957 елның кышкы сессиясе булдымы икән, имтихан алдыннан уздырылган консультациядән чыктым да, иртәгә булачак экзекуциядән куркып (өч укытучыдан курка идем: мәрхүм Р. Ш. Таһиров, мәрхүм Ю. Г. Трунский һәм Н. П. Муньков), кара кайгыга батып, Кольцода 5 нче трамвайга кереп утырдым. Ирек мәйданына таба менеп барам. Алдагы тукталыш – Ленин бакчасы. Тәрәзәгә борынымны терәдем. Карлы-бозлы тәрәзәләргә уч төбе белән, бармак бите белән җылытып, төрле-төрле фигуралар ясаганнар, тырнак белән тырнап әллә ниләр язганнар. Ике-өч тәрәзәдә шул елларда гына килеп чыгып, иң модалы сүзләргә әйләнгән бер җөмләне язганнар: «Меняю жену на собаку». Ләкин боларның берсе дә миңа тәэсир итми, мин иртәгә алачак «ике»лем һәм кичерәчәк хурлыгым турында уйлап барам. Кинәт… кинәт! Күзләремә ни күренә дисәм… Тротуардан түбәнгә, Кольцога таба кулына портфель тоткан Хәлим Искәндәрев төшеп бара. Теге еллардагы төсле үк киенгән: каракүл якалы затлы пальто, сигез өлгеле фин кепкасы, якаларын торгызган. Салмак, мәһабәт атлап төшеп бара. Минем йөрәгем шунда бик еш типте. Һәм шундук «авыллык»ның, «казан арты татарлыгы»ның бер-ике сыйфаты уянды. Ул сыйфатлар минем шундук трамвайдан төшеп, йөгереп остазымны туктатып, кочаклап, «әйдәгез ресторанга» дип әйтергә теләвемне тиз сүндерделәр. Беренчедән, диделәр ул сыйфатлар миңа, синең иртәгә бик авыр бер фәннән имтиханың. Аның белән күрешсәң, көнең әрәм була. Икенчедән, бәлки әле, ул берәр җиргә лекция укырга барадыр (аның ТИУУда эшләп йөргәнен ишеткән идем), вакыты булмас. Өченчедән, синең бит ТИУУга курсларга бер килми хәлең юк, анда бит гел чакырып торалар, шунда бер күрешерсез…

…Мин курсларга килгәндә, остазым үлгән иде инде. Шунда теге «авыллык» акылым миңа болай сөйләде. Беренчедән, син – ахмак, мокыт. Икенчедән, син – мәгънәсез, идиот. Имтиханыңны бирә алмасаң соң? Аны бирергә тагын кереп булмыймыни? Бу кеше сиңа бер имтиханлык кынамыни? Бәлки әле, менә дигән итеп биреп чыккан булыр идең, остазың белән бер сөйләшеп утырсаң!

Өченчедән, заманасы бик иркен иде бит: 1956–1958 елларда теләгән вакытыңда Казанның теләгән ресторанына кереп утырырга, борын башына биш-алты тәңкәгә ашап-эчеп утырырга була иде. Әле 1964 еллар тирәсендә дә банкетка кеше чакырганда, җан башына сигез сумнан акча кертәсе иде. Синең, ахмак заочникның кесәсендә бит йөз сумлап акча бар иде ул вакытта.

Дүртенчедән, остазың белән очрашкач, шунда Кольцодагы гастрономнан өч сум да фәлән тиенгә бер коньяк (бераздан аның бәясен бик нык күтәрделәр, ул дүрт сум да унике тиенгә менде), бик яхшы папирос алып, – ул чорда иң яхшысы «Герцеговина Флор» иде – остазыңның портфеленә салырга мөмкин иде. Һәм әйтергә мөмкин иде:

– Хәлим ага, мин сезне шулкадәр сагындым, шулкадәр сөйләшеп утырасым килә, ләкин минем иртәгә имтихан, шуннан котылгач, сезнең янга килим, ә?

Бишенчедән, син – тагын бер кат ахмак.

Аек акылым миңа әнә шундый лекция укыды. Тукай ничек ди?

Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, җыла…

X

Хәзер рус теле, татар теле мәсьәләләре төрле җыелышларда, матбугатта еш күтәрелә. Бәхәсләр бара. Бәхәс барганда, хаталар китүе дә бик табигый. Ул хаталарның берсе – безгә урыс теле нәрсәгә, төрек телен белү кирәгрәк…

Без рус чолганышында яшибез. Йөз тапкыр мөстәкыйльлек алсак та, без моннан беркая да китә алмыйбыз. Дүрт ягыңда да рус кешесе булгач, аның белән сәүдә итешмичә, алыш-биреш итмичә, гыйлем-мәгърифәт өлкәсендә казанышларны уртаклашмыйча яшәү мөмкин түгел. Әнә шул мәйданда үзеңне паритет – тигез хокуклы итеп тоту өчен кирәкле шартларның берсе – рус телен рус кешесенең үзе дәрәҗәсендә белү фарыз. Хәлим ага кебек бераз гына алардан артыграк та белсәң – тагы да яхшы. Рус кешесе үзеннән аз гына өстен сыйфаты булган кешене ихтирам итә. Түбәнне – юк.

Троицк, «Галия» мәдрәсәләрен тәмамлаган кеше буларак, Хәлим ага, һичшиксез, гарәп, төрек телләрен камил белә, дәреслек-хрестоматияләр авторы буларак, татар телен дә бөтен нечкәлекләре белән белә, ә инде рус теленә килгәндә… ул аның профессоры иде. Татарның чын зыялысы элек әнә шундый булган: ул иң элек татар, рус телләрен мөкәммәл белгән. Аннан инде гарәп белән гарәпчә, төрек белән төрекчә сөйләшкән. Ф. Кәрими, Һ. Атласи, С. Максуди, Г. Баязитов, Һ. Максуди, С. Сүнчәләй кебекләре француз, немец, инглиз телләрен дә яхшы белгәннәр. Европа илләрендә приискларына машиналар сатып алырга барган Шакир Рәмиев үзенә иптәш, тәрҗемәче итеп Ф. Кәримине алган, һәм алар Европаның теләсә кайсы илендә иркенләп сөйләшеп йөргәннәр. С. Максуди, II Дәүләт Думасының утырышында чит ил делегацияләрен аларның үз телләрендә тәбрикләп, татарның данын күтәрә. Г. Баязитов үзенең хезмәтләрендә Европа телләрендәге чыганакларга таяна. С. Сүнчәләй – татар шагыйре – русча да шигырьләр яза («Мусульманская газета»да), немец телен камил рәвештә белә, Һ. Һейненың «Әлмансур»ын немецчадан татарчага тәрҗемә итә. Һ. Атласи – татар телендә тарих язган галим – рус, гарәп, төрек, немец телләрен белә…

Остаз Хәлим Искәндәревнең педагогик системасының нигезендә исә татар баласының русның үзе кадәр, мөмкин булганда үзеннән дә уздырыбрак рус телен белү кирәклеге турындагы фикер ята иде. Мәгълүм ки, ул елларда төрек, гарәп телләре мәсьәләсен күтәрә алмый иде ул.

Ул гаҗәеп үзенчәлекле, кырыс, каты өрәкле (дәрестә ул кисәтү ясаганда, студентларның битләре агарып кала иде), шул ук вакытта йомшак күңелле (әдәбият дәресләрендә күзеннән яшь чыгып, тәрәзә янына басып бераз тын тора иде), таләпчән кеше иде. Фаҗигале шәхес иде. Әйе, бер кеше гомеренә никадәр алмашыну, никадәр сытылу, ватылу, имгәтелү… Остаз, рус теле дәресләрендә бүленеп, еш кына Тукай шигырьләреннән өзекләр китерә иде. Мин дә аңа багышланган язмамны Тукай сүзләре белән тәмамлыйм, чөнки ул сүзләрдә Хәлим аганың бөтен гомере биш-алты сүз белән әйтеп бирелгән:

Мондый хәлгә сабриталмас, булса да адәм дию.

Узган гомер – калган хәтер

Агарды чәч,
Куарды баш,
Сары юллар сызылды.
Өмидләр, кем…