
Полная версия:
Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3
Алда бер төркем яшь кызлар берәүнең капка төбендәге эскәмиягә тезелешеп утырганнар. Болар әле су буендагы уенга кермиләр, читтән-миттән чыркылдашып йөриләр. Ләкин… ала каргада алачагың булсын. Яшь димә, киләсе җәйгә шулардан да сылу кыз булмас! Бәс, шулай икән, рәхим ит, күңелләрен күреп кит.
Ак та була, күк тә булаБуяучының буявы.Йөгереп чыгып суырып үбәЯшь кызларның уявы.Кызлар чыркылдаштылар, ләкин җыр инде үзенекен эшләде. Ул инде яшьлек мутлыкларына искиткеч үткен ишарә ясады, кызлык гомеренең серле, мәгънәле, сихри дөньясына чакыру ташлады…
Менә алдарак, чат буендагы капка төбендә тәмәке утлары җемелдәде. Төркемдәге җырчы егет бу капка төбендә кемнәр утырганын бөтен төкләре белән сизде. Монда аны яратмаган агалы-энеле ике абзый утыра. Бу ачу күптәннән килә, моның очы теге абзыйларның сеңелләренә барып бәйләнә. Арага керделәр… Ну, ярый, сез шулай дошман булып яши бирегез әле. Ә без… безне бернишләтә алмассыз. Чөнки:
Безнең дуслар шундый дуслар –Бер-берсен ташламаслар.Безнең башлар балык түгел,Куырып ашамаслар.Ләкин белеп торыгыз: без – кара эчле түгел, кинә сакламыйбыз.
Сандугачлар җыелганнар,Без алай җыелмыйбыз.Дуска түгел дошманга даБез кара коелмыйбыз.Менә шулай капка төбендә, өендә утырган яше-карты, кызы-килене белән сөйләшә-сөйләшә, урамнан егетләр уза. Кич белән урамнан җырлап узу – егетлек чорының почётлы бер акты, урамнан гармун белән узган төркемгә халык зур ихтирам, соклану белән карый. Урамнан килгән бу төркемгә атларын читкә борып, атлылар юл бирә, карчыклар капка ярыгыннан гына борыннарын тыгып, бу төркемне карап кала. Монда көч, монда бердәмлек, монда халык акылы, халык моңы. Бу – илдә иминлек билгесе. Бу – татар халкының меңьеллык тәҗрибәсен туплаган шигърият, халык операсы…
Кичке уен тарала… Егет кеше өчен иң зур дәрәҗә – авылыңда сөйгән кызың булу. Әйе, ул синеке, аңа беркем дә, берничек тә кулын сала алмый. Егетләр үз кызларын озата китәләр. Менә бер капка төбендә пар күгәрчен гөрли. Икенчесендә… Башка якларда ничектер, әмма безнең якларда кызның үз капка төбендә генә утырыла иде. Әлбәттә, әтисе шушы хәлгә түзә торган кеше булганда инде… Менә төн уртасы җитә, аерылышулар, вәгъдәләр. Шул вакытта урамнан, су буйларыннан ялгыз җырлап кайтучыларның тавышлары ишетелә. Менә шунда инде кешенең бөтен эчке дөньясы ачыла! Егет әкрен генә атлый. Урам тын. Эт тә өрми. Сагыш, сагыш…
Менә берәү үзенең кызы белән ачуланышып аерылышты. Кызы, бик кискен итеп:
– Гаеп итештән булмасын, моннан соң син мине белмисең, мин сине белмим, – диде.
Арага кемдер кергән… Егет каты хәсрәткә батып акрын гына җырлап кайта.
Күп эзләдем – таба алмадымИмән яф(ы)ракларын.Эзләп кара, тапмассыңмыМиннән яхшыракларын…Әнә аргыяк урамнан карт егет Галиәхмәт җырлап кайта. Ул инде болай гына йөри, аның сөйгән кызы, Галиәхмәт читтә йөргәндә, аны көтмичә күрше авылга кияүгә чыкты. Галиәхмәткә бөтен дөнья хәзер салкын бушлык булып күренә, ул һәр кичне соң гына шулай җырлап уза:
Бәгърем, сине төштә күрдем,Караватта ятасың.Йөрәгемнең уртасындаАлсу чәчәк атасың…Авыл йоклый, ләкин аның рухи тормышы яши. Иртәгесен көтү куганда карчыклар, хатыннар моны дәвам итәләр.
– Һай, бу Галиәхмәтнең үзәкләремне өзүләре, һич кенә дә оныта алмый бит Зөләйхасын…
– Әйтмә дә, сөйләмә дә. Шуның җырыннан соң төне буе йокы кермичә елап чыктым.
Урамнан җырлап узу – авыл тормышының аерылгысыз бер кисәге иде…
Ә көзге пычракларда? Салкын каткак урамнарда?
Мондый вакытта бер урынга җыелып җырлыйлар. Көне буе физик хезмәттә арыган тән ял сорый. Арыган тән карт кешедән түшәк таләп итә, яшь егеттән – җыр. Баш, акыл хезмәтеннән арып кайткан галимнең, мәсәлән, кич урамга чыгып җырлыйсы килми. Ә авыл егетенә бу – менә дигән ял.
Менә көзге кич. Авыл беразга тын тора – кичке аш вакыты. Ләкин бу тынлык озакка түгел. Бу – югары яки түбән очтан гармун теленең бер генә шыңгырдап алуына кадәр генә. Әнә ул сихерле аваз яңгырады да инде. Ни хикмәт – егетләр шунда җыела башлый. Гармунчы әле уйнамый, әле ул иренеп кенә гармунын ыңгыр-шыңгыр китереп маташа. Әмма барысы да беләләр. Хәзер җыр башланачак. Ә безнең якларда көзге коры кичләрдә җырлый торган бер көй бар. Бу – озын, сагышлы көй. Аны сөйләп аңлатып булмый, аңа теләсә кем катнашып та китә алмый. Катнашып китү өчен кечкенәдән бу көйнең иң нечкә нюансларын сизеп үсәргә кирәк. Шулай булмаганда, катышсаң да, син моны бозарсың гына. Әнә берсе, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, башын бераз артка ташлады да җырлап җибәрде. Әнә икенчесе җырның әллә кай төшендә генә, сиздермичә генә катышып китте. Өченчесе, дүртенчесе. Бу хорда һәркемнең үз роле бар. Моны берәү дә бүлми. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: берәү җырны башлый. Икенчесе җырның билгеле бер урынында катышып китә. Өченчесе җырның ниндидер бер урынында болай гына тавыш биреп куя: «һау-һау» дип кушылып тавышын тәгәрәтә (русча моны «раскатисто» дип әйтәләр). Дүртенче берсе билгеле бер урында сызгырып җибәрә. Хәзер сәхнәдән җырлаганда җырның бер үк сүзен ике кеше ике вакытта әйтеп җырлау гадәте бар. Тавыш фазаларының бик азга гына күчүе аркасында җыр күп тавышлы, тулырак булып ишетелә. Әлеге көйне җырлаганда да шулай. Монда ике-өч кеше иҗекнең егермедән бер өлешенә генә артка калып тавыш бирә. Гадәттә, борынгырак, моңлырак җырлар алына.
Кәгазьгә төшерсәң, бу болайрак килеп чыгар иде.
Гармунчы аккорд ала: көйнең ахырын уйнап куя. Берәү башлый:
Тал тибрәтә (һау), тал тибрәтә (һау),(Ике-өч кеше кушыла.)
Тал тибрәтә алмыймын шул,тибрәтә алмыймын,(Соңгы сүз бик озакка сузыла.)
Икенче яртысын алып китәләр:
Күз алларыма (арыма-рыма-ыма)(Бу урында төрле фаза белән ике-өч кеше катыша.)
Китерәм, сөйләштерә алмыймын.Җырның соңгы яртысын бөтенесе бергә яңадан кабатлыйлар.
Күз аллары(һау!)ма китерәм (һау!),Сөйләштер-рәй (һау!) алмыймын.Ачы һәм озын итеп берәү сызгыра. Гармунчы көйнең дүрттән берен боргалый-боргалый уйнап куя.
Бу ниндидер бер сихри хорга әйләнә. Бу көй бигрәк тә көзнең озын коры кичләрендә авылның бер почмагыннан ишетелсә, күңелләрне кузгата. Ерактан тыңлаганда аның көчле дулкыннар ритмы белән тәгәрәп таралуы искиткеч сизелә. Яңа Чүриле, Саба ягында моннан утыз еллар элек бу көйне шулай җырлыйлар иде. Яшь чакта мин Керәнле, Утар, Симет, Шыңар, Мичән егетләре белән военкоматка комиссиягә йөрдем. Товар вагоны түбәсенә тезелешеп утырып, 25 чакрым җир үтеп, Арчага килеп җиткәнче, безгә шундый 2–3 җыр җитә иде. Музыка фольклорчысы булсам, мин, һичшиксез, беренче чиратта Казан артындагы әнә шул көйне язып алыр идем…
Военкомат юлында комиссия торып йөрү, армиягә озату, сугышка чыгып китүнең һәрберсенең үз репертуары бар иде.
Армиягә алыну, каралып йөрү, китү, озату – болар бөтен авыл халкының игътибар үзәгендә була.
Утыз бишенче-кырыгынчы елларда колхоз идарәләре армиягә китәсе егетләргә искиткеч зур игътибар күрсәтәләр иде. Мәсәлән, сентябрьнең башыннан аларга ял бирелә. Кибеткә кайткан дефицит әйберләр беренче чиратта аларның гаиләләренә җибәрелә. Ниһаять, егетләргә иң соңгы комиссиягә хәбәр килә. Иртәгә комиссия дигән көнне бу егетләр урамны шактый озак әйләнәләр. Идарә аларга урам йөрү өчен ат алырга да рөхсәт итә. Иртәгесен комиссиягә барганда ат арбасына төялеп урам йөриләр. Арбада эчке якка кара-каршы тезләнәләр. Арба башының бер ягында ат тотучы, икенче ягында гармунчы була. Карала торган егетләрнең кызларыннан бүләк кулъяулыклар гармунга тезелә. Җырлаучыларның да кулларында шундый бүләк яулыклар була.
Китәсе булгач китәрбезУрман эчләре белән.Бәйләсәләр дә тормабызЕфәк очлары белән.Ал кисәргә, гөл кисәргәҮтмәс кайчыларыбыз.Киләсе ел бу айлардаБулмас кайсыларыбыз.Шундый җырлар белән авылдан чыгып китәләр. Басу капкасы янында аларны халык озатып кала. Военкоматтан, гадәттә, кич кенә кайталар. Алдан берәр олы кеше утырган ат кайта. Кемнәр алынганын, кемнәргә ак билет, кәҗә билеты бирелгәнен хәбәр итә. Бераз соңрак басу түреннән бик көчле җыр тавышы ишетелә. Бу – алынган егетләр. Алар шау итеп җырлап авылга килеп керәләр, туган-тумачалары юл чатында көтеп торса да, аттан төшмичә бер кат урам әйләнәләр. Аларның армиягә китәчәге җырларының эчтәлегендә үк сизелеп тора:
Шыбыр-шыбыр яңгыр яваӨй түбәсе калайга.И кызларым, каласыз битЧана шуган малайга.(Берәр кыз белән сөешергә өлгергәндерме, анысында эш юк!) Иң ахырдан соңгы арба кайта. Монда армиягә алынмый калган бер-ике егет була. Болары шыпырт кына ындыр арты тирәсеннән үз өйләренә таралышалар. Ул көнне алар клубка чыкмыйлар. Алынганнар исә өйләренә кереп тормыйча бераздан клубка җыелалар.
Армиягә алынмый калган егетне атларга төялеп авылга килеп керү белән дөмбәсләп алалар. Бу – һич тә гаеп ителми, монда кан чыгару, имгәтү юк, ахырдан ачу тоту, үпкә саклау да юк. 1938 елның көзге бер кичендә мин моны күрдем. Масра як басудан – Арча юлыннан гармун тавышы ишетелде. Басу капкасы төбе тулы халык иде. Бөтенесе дә эчке бер дулкынлану белән комиссиядән кайтучы егетләрне көтәләр. Менә бервакыт басу капкасыннан гармун үкертеп өч арба егетләр килеп керде. Атлар ярсыган, егетләр бераз төшереп алганнар иде. Кемдер, мактанып:
– Без – хөкүмәт кешесе, хәзер безгә нишләсәк тә ярый, – дип кычкырды, арбадан коелып, туган-тумачалары, сөйгән кызлары белән аралаштылар – шау иттеләр.
Шул арада бер почмакта шапылдаган тавышлар ишетелде – ә без, малайлар, шунда! – карасак, бер егетне әвәләп тә ташладылар. Эш зурга киткәнче тегесе сикереп тә торды, өенә таба ындыр артлап торып йөгерде дә. Аны куа китүче дә булмады, артык игътибар бирүче дә булмады. Бу гадәт ниндидер кыргыйлык булып хәтергә кереп калган. Ләкин еллар узган саен, мин бу гадәттә бабалар канының бер талпынуын, кешелек җәмгыятенең инстинкты тибешен күрә башладым. Күз алдына китерик: комиссиядән соң ун-унбиш көн эчендә авылдан утызлаган егет чыгып китә. Димәк, авыл бушап кала. Димәк, утызлаган кыз бу ел кышка егетсез керә, аулак өйләрдә алар моңаешып утырачаклар. Ә шул чагында – тегеләр салкын бураннарда, тауларда, чүлләрдә, диңгезләрдә ил иминлеген саклап, мәшәкатьле гомер кичергәндә – бер егет, Алланың кашка тәкәсе кебек, бөтен кызлар арасында берүзе кәпрәеп йөри. Андый егетне басу капкасы төбендә бер «иләп алу»ны ир кешеләрнең бу җәмгыятьтә төп көч икәнлекләрен аңлату, хатын-кызларның бер генә кеше игътибарына калу бәласеннән илне сакларга омтылулары дип, тарихи инстинкт авазы дип аңларга кирәктер.
Иртәгесен яшьләр җыю башлана. Китәсе егетләр чираттан кунак төшерәләр. Моны кайбер якларда «сөрән сугу» дип тә йөртәләр икән. Арча артындагы авылларда моны «яшьләр җыю» дип йөртәләр иде. Алынган яшьләр берничә көн буе урамда гармун белән йөриләр. Менә беренче рекрутның китәр көне җитә. Ул сөйгән кызыннан алган берничә кулъяулыкны төйни-төйни тезә. Аны кулына тота. Ат белән урам әйләнәләр. Китәсе егет капка төбендә кеше күргән саен арбадан сикереп төшеп күрешергә бара. Күп кеше аның кесәсенә акча сала. Мондый акчадан баш тартмыйлар, бу – кимсетми. Кайвакытта егетнең капчыгына ашау әйберсе дә салалар. Китәсе егет мәктәпкә яки укытучысының өенә кереп күрешеп чыга. (Монысы әле дә шулай.) Юл чатында бер кат күрешкәч, китәсе егет иң соңгы булып арбага менеп баса. Гадәттә, авылны чыкканда шул егет җыр башлый. Ахырдан озак еллар буена бу егетне әнә шул җыры белән искә алалар. Кайвакытта үз авылының исемен телгә алып җырлыйлар.
Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,Без Ташкичү бит әле,Җырлау түгел, еларсың да –Ташкичүдән кит әле.1941–1943 елларда сугышка киткәндә дә шулай җырлыйлар иде. 1943 елдан соң андый нәрсә күзгә ташланмады. Чөнки авылда алай зурлап озатырлык егетләр дә, төялеп йөрерлек таза атлар да калмаган иде. Сугышка озатканда да якынча шундый җырлар җырланды. Тик кайбер өлкәнрәк яшьтәге кешеләр генә шактый трагик эчтәлекле җырлар җырладылар. Безнең авыл кешеләре, юл чатыннан чыгып киткәндә, бер җырны җырламый калмыйлар иде.
Без урамнан чыккан чактаКүтәрелде томаннар;Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз –Сау булыгыз, туганнар.Кыскасы, җыр, көндәлек тормышка турылыклы юлдаш буларак, авыл халкын военкомат ишегенә кадәр озатып куя иде. Ватан сугышы елларында бу исә бик күпләр өчен соңгы юл, соңгы җырлар булды.
Безнең халкыбызда, Тукай әйткәнчә, кара-каршы җыр әйтешү ул кадәр үк матур чыкмый. Ләкин мәҗлестә җырның иплесен генә, кунак күңеленә хуш килерлеген генә сайлап алу халкыбызның нечкә күңелле, тыйнак һәм тәмле телле икәнлеген күрсәтә.
Менә безнең күрше Галимулла карт. Яшь чакта көрәшкән, итекче, балта остасы, гармунда уйный. Колхозның амбарын, ат абзарларын, лапасларын утызынчы елда ул төзегән. Хәзер мул тормышта яши, кунакка йөри, мәҗлес җыя. Менә аларның капкасына ат килеп туктый. Мин белеп торам: бу – аның тире җыючы кияве. Ләкин мин калганын да беләм: ун минуттан тәрәзә ачылачак, тагын биш минуттан тальян тавышы ишетеләчәк һәм аннан җыр башланачак2.
…Һәм шулай булды да.
Галимулла абзыйның үзе генә белгән көе бар. Ул көйне бүтән беркем дә уйный алмый. Аның бармаклары тупас, бер басканда тальянның дүрт-биш телен эләктерә. Ләкин теге көй чыга. Җырлаганда ул кызык җырлый: йә гармун тавыш бирә, йә ул җырлый. Әйтергә кирәк, берсе туктаган урында икенчесе дәвам итә белә. Шуның белән бик тә үзенчәлекле бер моң туа.
Йә, ниләр җырлый соң ул?
Ул менә болай җырлый:
Ай-һай, кияү, килүләрең,Ишекдин керүләреңләй,Әллә нидин артык булдыСине бер күрүләрем.Шәп әйтте картлач. Ләкин бу башы гына икән әле.
Ай-һай, кияү, син үзеңләй,Кашындин кара күзеңләй,Энҗе кебек теш арандинСайланып чыга сүзең.Гармун ыңгырашты. Карт кызды.
Ай-һай, кияү, син икәнсең,Син икәнен күрмәдемләй,Синең белән утырыргайЭлегерәк белмәдем.Һәм менә шулай рәттән унлап җыр.
Ай-һай, кияү, син икәнсең,Чикләвек төше икәнсеңләй,Мәҗелестә ут-тырыргайМирауай кеше икәнсең.Ай-һай, кияү, яратам ла,Бер күрергә җан атам.Ике күреп бер сөйләшсәм,Хәсрәтемне таратам…Бәлки, бу – картның әзер репертуарыдыр? Күрше булганлыктан, мин аны төрле мәҗлесләрдә күрдем, һәрберсендә җыр белән җиңеп чыга иде.
Кичке җырлы уеннар, урамда җырлап йөрүләр инде бетте. Тормыш шулай үзгәрештә. Боларны инде һич тә кире кайтарып булмый. Сүз ул турыда бармый. Сүз әнә шул җырларны, шул гадәтләрне тарихи материал буларак кәгазьгә төшереп калдыруның, аларны сәхнәдә, халык күңелендә саклап калуның кирәклеге турында гына бара.
…Җырлы уеннар һәм урамда гармун белән җырлап йөрүләрнең бетүенә түбәндәге хәлләр сәбәп булды. Сугыштан соң авылга техника керде. Дөньялар гизеп кайткан егетләр, кичләрен велосипедка атланып, әллә ничә чакрым ераклыктагы авылларга кызлар янына йөри башлады. Техника араларны якынайтты – монда инде урамда җырлап йөрергә вакыт та калмый иде. Мотоцикл алу модага кереп китте. Авылда мотоциклы яки машинасы булмаган егетне бөтенләй егеткә дә санамыйлар. Сугыштан соң ике рәтле төймәле гармуннар күбәйде. Бераздан Казан, Шуя фабрикалары хромка гармун чыгара башлады. Хромкада уйнарга өйрәнү тальян белән чагыштырганда бик ансат, авылда гармунчы күбәйде. Хромка тиз уйнала торган көйләр, бию көйләрен башкару өчен уңай. Озын көйләр кысрыкланды. Ул арада военкоматка йөрү, армиягә китү өчен машиналардан файдалана башладылар. Урам әйләнү, җырлап йөрүләре дә бетә барды. Клубта күбрәк кино күрсәтелә башлады. Яңа заман яшьләрен, әлбәттә, кино сәнгате йотты. Клубларга бильярд, шахмат, теннис һ.б. уен җиһазлары алынды. Җәй көннәрендә клуб бакчаларында волейбол уеннары оештырыла башлады. Шулай итеп, ат адымына, әкренләп җырлап йөрүгә корылган бик күп йолалар күмелеп калдылар. Заман үзенең яңа йолаларын тудыра бара…
Уен җырлары һәм урам җырлары исә яшьләрдә үз авылына, үз туфрагына мәхәббәт тәрбияләү буенча озак еллар файдалы хезмәт иттеләр дә тарих сәхнәсеннән төштеләр.
Һәрнәрсә агышта, һәрнәрсә үзгәрештә. Тормышның кануннары шундый…
Мин бу язмаларымны тәмамлап утырам. Күрше квартирада радио кабыздылар. Анда яңа заман авазы белән сугарылган классик музыка галибанә яңгырап бүлмәне тутырды. Нинди бөеклек, югарылык… Джон Льюисның пьесасын Американың хәзерге заман джаз-квартеты һәм кыллы инструментлар квартеты башкара икән. Мин каләмемне куеп ирексездән музыка дөньясына чумам һәм күзләремне йомам… Шулвакыт минем күз алдыма сугыш авырлыкларын җиңеп чыккан сыкранмас халкым килеп баса. Әнә алар тальян гармун белән эштән соң урамда җырлап йөриләр. Әнә алар җырлый-җырлый сөешәләр, кавышалар, бәйрәм итәләр. Җыр белән алар изге Ватанны сакларга сугышка чыгып китәләр. Җыр белән үләләр. Ләкин илгә җиңү җырлары калдыралар.
Алай да чишмә бар әле…
Чишмәләр үзләре минемУчларыма су салды.Су салды алар яшәргәКөчәйтеп тик сусауны.С. ХәкимСафый абзыйның йорты урам рәтеннән бөтенләй читтә – су буена таба бүлтәеп чыккан тау битендә. Урам тормышы аңа кагылмый. Ул – бөтен хуҗалыгы, бала-чагасы белән урам тормышыннан читтә. Үзе колхозның яшелчә бакчасын саклый. Сугышка кадәр һәм сугыш елларында колхоз кишер, чөгендер, кыяр, помидор, шалкан үстерә һәм көзен хезмәт көненә шуларны бүлә иде. Яшелчә бүлгән көнне китә пешеренү! Чөгендер пәрәмәче, шалкан пәрәмәче, кишер бөккәне… Хәзер боларның берсен дә утыртмыйлар, үстермиләр. Рентабель түгел икән. Халык хәзер кибеткә көйләнгән. Район үзәгеннән кибеткә кәбестә, помидор, кыяр килә. Хатын-кыз сумкасын тотып шунда таба чаба. Әмма үзе үстермәгән яшелчәдән хатын-кыз файдалана да белми. Хәзер чөгендер пәрәмәче, чөгендер катыгы, кишер бөккәне, кәбестә бөккәне, шалкан пәрәмәче, чөгендер, шалкан суы дигән ризыкларны әзерләүчеләр бөтенләй юк. Болар истәлекләрдә генә. Бик кызганыч…
Ә Сафый абзый үз балаларының сумка тотып кибеткә йөреячәген уйламады, хәер, моның өчен аның вакыты да юк иде, колхоз бакчасын каравыллап, үзенең тау битендәге хикмәтле кыен бакчасын карап, ул яши бирде.
Рәвеш – мари. Кызгылт бит, зәңгәр күз, очлы ияк. Сирәк сакал. Өстә – кызыл сатин күлмәк. Бакча – таулы. Киртләч-киртләч. Авылда бүтән мондый бакча юк. Киртләч саен койма буенда бер умарта, багана умарта. Кемнәр уйган? Сафый абзый моны ата-бабадан калган дип аңлата. Кушамат – чирмеш. Сафый абзый моны бөтен тормышы белән аклый, «чирмеш» дигәнгә кимсенми генә түгел, киресенчә, шуны расларга тырыша. Кеше, мәсәлән, бакчасында бары тик бәрәңге генә үстерә (безнең авылда әле дә шулай: ашъяулык кадәр җирдә дә бәрәңге үстерергә тырышалар). Әмма Сафый абзый бакчасында эшләр башкача: су буенда, койма баганасы хезмәтен үтәп, бер рәт зирек үсә. Шунда ук бер төп биек кара чыршы. Шунда ук колмак, таллар. Бөтнек үләне бары тик Сафый бакчасында гына. Каерылып, дуамалланып үскән, өй урыны кадәр куаклык – балан. Тагын әллә ниләр. Боларның кирәклеген, рәтен бары тик Сафый абзый үзе генә белә, авыл халкы исә аңа сәер кеше дип карап яши бирә. Сафый картның абзарына, утынлыгына кергән кеше юк. Аның бакчасына кеше аяк атламый. Чөнки үзләре өчен оялалар. Бөтен кешедә – бәрәңге бакчасы. Ә монда? Ходай белсен, кыргый оҗмах. Башка кеше дә кыш чыга, Сафый абзый да. Хатыны да үзе кебек: Мөфлихә түти биш чакрымлы күрше авылдан. Бөтен шөгыле – әлеге күрше авылдагы туганы янына барып хәл белү.
Сафый абзый исә боларга берни әйтмәде, киресенчә, ике кыз туган очрашкач, ул шатланып китә, келәтенең аннан башка беркем дә белмәгән урыннарыннан кәрәзле бал алып керә, боларны чәйгә утырта да үзе тау башына – чишмәле тауга чыгып чирәмгә утыра иде. Ә чишмә гөрли, чурлый… Язын бу тау башына малай-шалай җыела, аннан, соңрак, инде язгы ташулар көчәйгән чорда, монда егетләр җыела, язгы кояшка шатланган кызлар кәс-кәс басып бу чишмәгә суга төшәләр, егетләр тау башыннан, Сафый абзыйның кояш җылыткан коймасына арка терәп, алар белән сүз уйнаталар иде.
Җәй көне… Җәй көне Сафый абый шунда. Чишмәне ул карап тора, өстен яба, тамагын чүп-чардан чистарта, әйләнә-тирәсендәге чүп үләнне йолка, үзенең хикмәтле, кирәмәтле бакчасына кереп югалганчы чишмәне бер әйләнә. Аннан, көндезге сәгать 12 ләрдә, чишмә янында хатын-кыз әвәрә килә: уракчы хатыннар, яулыкларын артка чөеп, бит юалар, көлтә бавы чылаталар, өстикәгә су тутыралар. Уракчылар кайтып китүгә, даңгыр-доңгыр килеп, кулазак арбага мичкә салган өлкән ат караучы Әхмәт абзый төшә, башта чишмәдән агып чыккан ерганакка алып килеп, йөгән сабагын ычкындырып, аркалыгын бушатып, сызгыра-сызгыра ат сугара. Аннан, озын агач саплы кара тимер чиләк белән мичкәгә чишмә суын тутыра башлый. Сафый абзый шунда бик бәхетле була, керт-керт атлап таудан чишмә өстенә үк төшә дә бәрхет чирәмгә җайлап утырып кәеф-сафа кора. Ул караган чишмәнең суын бүген колхозның җитмешләгән аты рәхәтләнеп эчәчәк. Сафый абзый шатлыктан кызгылт-сары тар сакалын сыпыра, аның вак зәңгәр күзләренә очкын йөгерә һәм ул бәхете ташыган кыяфәттә болай ди:
– Алай да чишмә бар әле, име, Әхмәт?!
Шул көе ул елмаеп кала.
Әхмәт абзый исә, зур гәүдәсен җайга кыймылдатып, агач саплы чиләк белән мичкәгә су тутырып маташа, ул, гомумән, сөйләшергә яратмый, ул эш кенә эшли, әмма Сафый абзыйның бу чишмәсенең кеше тормышындагы әһәмиятен ул да югары бәяли һәм, сүзгә гадәттән тыш юмартланып, Сафый абзыйның әлеге лирик чакыруына ул да җавап бирә:
– А-а…
Бу инде туган телгә тәрҗемә иткәндә менә нәрсә дигән сүз: әйе, ы-ы, Сафый туган, синең бу чишмәң безнең барыбыз өчен дә кирәк, син дөрес әйтәсең, сиңа рәхмәт.
Чишмә тирәсендәге без исемен белмәгән куе яшел үсемлекләрнең сап-сары чәчәкләренә бал корты куна, чишмә өстендә бүре көянтәсе очып йөри, әллә каян гына төклетура быжлап килеп куна, Әхмәт абзыйның аты бу төклетураны кигәвен дип белеп тартылып куя, камыт бавы, бөят күне шыгырдап ала. Сафый абзый елмаеп, бәхет чәчеп утыра. Әхмәт абзый да бүген үзенең артыграк сөйләшеп ташлавыннан кыенсынып калган сыман һаман әле чишмә инешенә үрелеп яткан атын ачулана: аты чишмәгә суга төшкән бер кызның чиләгенә үрелеп, авызлыклары белән зыңгырдап, төкле кара иреннәре белән чиләк бавын кыймылдатып ята икән. Ә теге кыз ачуланмый гына түгел, шатлана ук: халыкның ышануы буенча, ат ирене тигән чиләктән су эчү – иң изге эш. Ат эчкән чиләкне шуңа күрә чайкап та тормыйлар. Ат эчкән чиләктән эчсәң, йокың ачыла. Булачак киленгә исә болар барысы да кирәк…
Әхмәт абзый аркалыкны күтәрә, йөгән сабагын тарттыра һәм дилбегәне кулына ала. Аннан, мичкә өстенә менеп артын төрткәч, атка дәшә:
– А-а…
Ат моны аңлый: әйдә киттек, кичен сусап эштән кайтачак синең туганнарыңа, иптәшләреңә бу суны алып кайтып кую – синең белән минем өскә төшкән изге бурыч дигән сүз инде ул. Камыт агачы шыгырдый, мичкәдә су чайпала, арба ераклаша, әмма Сафый абзый бәхетле.
Иртәгә шушы вакытта Әхмәт абзый тагын шулай су алырга төшәчәк, Сафый абзый тагын шулай иркенләп чирәм өстендә чишмә акканга хозурланып утырачак, һәм Әхмәт абзый ике-өч чиләк су алуга, Сафый абзый тирән сулап әйтәчәк:
– Алай да чишмә бар әле, име, Әхмәт?!
Әхмәт абзый тагын күп сөйләшенә инде дигән бер кичереш белән, әмма Сафый абзыйны яратып, аңа җавап бирәчәк:
– А-а…
Ә бераздан, кичкә таба, чишмә буена вак-төяк кыз бала җыелачак, анда инде яңа бәрәңге юу (аны пычак белән арчып булмый, чиләк белән чишмә тамагына куялар да чурлап аккан суда дөбердәтеп көянтә башын тыгып болгаталар, яңа бәрәңге арчыла да бетә), бүген суйган тавыкны юу, ит юу кебек эшләр башлана, Сафый абзый акрын шыгырдап, билләрен тотып урыныннан күтәрелә. Чишмәгә тагын бер тапкыр карап ала да үзе өчен генә әйтә:
– Алай да чишмә бар әле…
Бу чишмә әле дә шулай чурлап ага, безнең авылдан читкә киткән кешеләр, авылга кайткач, әле дә булса беренче чиратта шул чишмәгә төшеп битләрен, кулларын юалар, рәхәтләнеп суын эчәләр.
Дүрт тополь
Әти солдат тормышын сагына, буш вакыты булган саен, безгә солдат чагында күргәннәрен сөйли, армиядә алып барган көндәлек дәфтәреннән җырлар укый иде. Үзе солдат вакытын сагына, ә үзе солдат булып хезмәт иткәндә туган ягын сагынган… Белмәссең…
Әтинең солдаттан алып кайткан берничә истәлек әйберсе бар иде. Шуларның берсе – солдат уставы. «Подробная программа обучения молодых солдат пехоты» диелгән. Бу китапка патша нәселенә исәнлек теләп догалар, гарнизон хезмәте, эчке хезмәт, строй әзерлеге, политик әзерлек буенча главалар теркәлгән. Уставны Киев хәрби округы командующие приказы буенча төзегәннәр. Бу китап миндә кадерле мирас булып саклана, һәм өйгә килгән кунакларга мин моны һәрвакыт күрсәтәм. Хәзерге заман укымышлысын Достоевскийның утыз томы, Толстойның егерме дүрт томы белән гаҗәпләндерә алмыйсың, мин шуны аңлап бераз гына хәйләлим: теге уставны тоттырам. Ә анда мондый сүзләр бар: «Получать водку в казенныхъ винныхъ лавкахъ можешь только по записке своего ротнаго командира съ приложениемъ печати. Онъ же определяет место куда можно приносить и где пить спиртные напитки.
Полезно сказать молодому солдату, что водка къ греху ведетъ. А очень ужъ понадобылось ему выпить рюмку – чтобы спросился у отделенного, сходилъ въ полковую лавочку и там выпилъ.
Кстати будетъ разъяснить имъ, что въ полковой лавочке за 4–5 коп. два человека напьются вдоволь чаю и съедять по полбулки, тогда какъ за те же деньги они могутъ выпить по рюмке водки безъ закуски».
Устав әнә шундый.
Әти үз гомерендә аракы эчмәде. Умартачы булганлыктан, ул үзенә кайбер гадәт нормалары эшләгән һәм боларны закон төсенә керткән иде. Аның әйтүенчә, умарта кортлары кеше тәнендәге тир, одеколон һәм аракы исләрен яратмыйлар. Умарта янына чыкканда шуңа күрә ул юынып, чистарынып чыга һәм битлек кими, «курилка» дигән төтен савыты белән файдаланмый иде. Эчүчелеккә каршы нәфрәтне тәрбияләү өчен әтинең конкрет мисаллары була иде. Бер вакыйга истә калган. Көзнең бик ямьсез, кар явып торган сыек пычраклы көнендә безнең өйгә юештән калтыранган, лычма суга баткан чабаталы бер егет килеп керде. Бездән егерме биш чакрым ераклыктагы бер авылдан икән. Чәйгә утырттылар, әни аның аякларына коры оекбашлар бирде, чабата-ыштырларын мич алдына кибәргә куйды. Егетнең әтисе белән безнең әти яшь вакытта бергә мәдрәсәдә укыганнар икән. Әтисе шунда әфиун эчәргә өйрәнгән. Аннан гомер буе шуның белән иза чиккән. Менә ике-өч көн инде үзенә урын тапмый, газапланып ыңгырашып ята – эчәренә берни дә юк икән. Шундый көнне ул малаен ерак юлга чыгарып җибәргән: безнең әти бакчада күп итеп мәк үстерә иде, теге, бәхетсез, шуның кабыгын әрәм итмәвен, җыеп баруын үтенгән булган икән. Мәк кабыгында әфиун бар, шуны чайкап эчә икән.