Читать книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 (Мухаммет Сунгатович Магдеев) онлайн бесплатно на Bookz (3-ая страница книги)
bannerbanner
Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3
Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3
Оценить:
Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3

4

Полная версия:

Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3

Кара урманның лай уртасындаТөлке уйный торган орлар бар…

Әмма моңа Рәшит Ваһапов моңы кирәк. Рәшит Ваһапов исә, безнең урмандагы бик күп мәһабәт агачлар һәм киек кошлар кебек, бу дөньядан инде китеп барды…

Әйдә барыйк, кызлар карыйк…

Мин йөз квартиралы йортта торам. Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе – илле яшьләр чамасы кешеләр. Күбесенең балалык вакыты сугыш елларына туры килгән, авыр тормышта үскәннәр. Аннан соң бу йортта яшәүчеләрнең күпчелеге – авылдан килеп белем алган, зур, укыган кешеләр. Фән кандидатлары, булачак докторлар… Әлбәттә, һәрберсенең бер кызы, бер малае бар. Бөтенесе китаптагыча… Ул кыз, әлбәттә, өендә пианинодан дәрес ала, спорт мәктәбенә йөри, махсус чит тел мәктәбендә французча геометрия өйрәнә. Ясле яшендәге малай да инде төнге чүлмәген башына кигән килеш кунак бүлмәсенә килеп кереп әнисен кызартмый, ә скрипкада Паганининың берәр шаккатыргыч әйберсен уйный. Кичләрен бөтен йорт симфония белән тула. Бер яктан – Бетховен, астан – Сен-Санс, форточкадан Чайковский ишетелә, һәр квартираның түр бүлмәсендә пианино. Әйе, кичләрен безнең йорт мәһабәт бер консерваториянең уку классларына охшап кала. Мин бу тавышларны ирексездән тыңлыйм һәм уйлыйм: әле кырык еллар гына элек чабатага күтәрмә тагып, кырда черек бәрәңге җыеп ашап, күрше авылга җидееллыкка йөргән малайларның балалары бүген зур, якты бүлмәләрдә Бетховенны, Григны уйный! Никадәр үсеш, никадәр алга сикереш бу! Әлбәттә, минем шул Брамслар, Григлар арасында «Баламишкин» яки «Алмагачлары»н да ишетәсем килгәләп куя. Ләкин бу теләкне мин кешегә әйтмим, чөнки, «искелекне яңалыкка каршы куясың» дип, Мирсәй Әмирнең җыелышта, язучы малае булган бер философ галименең матбугатта чыгып әйткәннәре бар һәм мин кешегә белгертмичә генә хәтерлим, искә төшерәм…

Утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы еллар. Авыл тулы ирләр – сытып эшләүче көч. Менә Сабантуй вакытлары җитә. «Фәлән колхозда фәлән көнне Сабантуй икән» дигән хәбәр бөтен авылны дерт итеп аякка бастыра. Бодайлар юыла, чормадагы каклаган казлар кыймылдый, тәкәләр көтүгә куылмыйча аерым ашатыла. Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән! Нәкъ шул Сабантуй атнасына кайтып төшәләр.

– Күкчәтаудан Сәлимә белән Ахияр кайткан! – дигән хәбәр бөтен авылга сәгате, минуты белән тарала. Чөнки Ахияр – безнең авыл кияве – гармунчы. Бер аңарда гына венский гармун бар. Бер ул гына «Алмагачлары»н җиренә җиткереп уйный белә. Бер ул гына урамның билгеле бер турысыннан әдәп саклап кына ялгыз гөрләтеп уза белә.

Менә Сабантуйга инде ике генә көн калды.

Инде колхозда даими эштә булган кешеләр генә эш киеменнән йөри. Болар: ат караучы, фермада эшләүче, амбар каравылчысы, кәнсәләр дежуры… Калган кешеләр инде чыш та пыш пешеренәләр. Кичләрен капка төбе тулы кеше. Карт-коры ризык карап, тегесен-бусын рәтләп йончый, кичтән үк кереп йокыга ята. Бала-чага егетләр-кызлар уенын күзәтергә су буена чаба. Узган ел гына өйләнгән ирләр әдәп саклап капка төбендәге бүрәнә өстендә кич утыралар. Инде төнгә таба авышып килә, инде беренче әтәч кычкырды, инде су буеннан яшьләр таралышты, капка төпләре дә бушап калды. Иртәгә эшләр бик күп, иртүк торып камыр басасы, симергән тәкәне дә иртәгә тәвәккәллисе бар, кибеттән чәй-шикәр алырга кирәк… Шул мәшәкатьләргә әзерләнеп, дөнья тынып кала… Кинәт! Аһ, бу фани дөньяның тынлыгы! Кинәт бу тынлыкның кайдадыр бер кылы өзелде. Өзелде… Шуның белән вәссәлам! Бу икән Күкчәтау Ахияр үзенең гармунын күтәреп чыккан да түбән оч урамында кыска гына аккорд алган. Әйе, шуның белән төнге авылда икенче тормыш, рухи тормыш башланды. Ахияр гармунны үзенчә уйный: гармун аның кочагында да түгел, күкрәгендә дә түгел. Ул урамның бер кырыннанрак югары очка таба атлый, ә гармунын бите турысынарак күтәрә. Гармун аның гәүдәсеннән аерым. Сул кулы белән мехларны сузганда да ул аны янга түгел, ә гармунны кыйгайтып телле ягын аска, бакалы ягын күккә каратып борып бетерә. Аның гармунындагы бакалар кадәр көчле, моңлы басларны беркайчан да ишеткәнем булмады! Гармун телләреннән бигрәк әнә шул бакалар моңлана, шулар елый торган иде. Ахияр бер генә көй уйнап уза – «Алмагачлары»н. Моны хәзер Ахияр төсле итеп бер генә кеше дә уйный алмый. Менә гармун тавышы якыная, аның бакалары үкерә-үкерә елый. Ахияр үзе дә урамның билгеле бер турысында җырлап җибәрә (үзе уйнап, үзе җырлый ала торган гармунчы ул елларда бик сирәк очрый торган хәл иде). Җырлавы да аның үзенчә. Җырның сүзләре аның өчен һич тә аерым сүзләр түгел, ә бары тик аерым музыкаль кисәкләр. Шуңа күрә ул аларны теләгән җирендә бүлеп, теләгән авазын кушып теткәләп бетерә. Кыскасы, Ахияр белән гармун кинәт кенә икесе ниндидер бер сихри музыкаль инструментка әйләнә дә куя. Бу инде кеше генә түгел, бу инде гармун гына да түгел, бу – татар халкының гасырлар буена килгән моңы, рухи куәте, музыкаль потенциясе, бу – татар халкының оркестры, филармониясе, консерваториясе… Урамнан әнә шундый могҗизалы көч килә һәм бу көч алдында бөтен тереклек дөньясы сихерләнә. Карт-коры агач караватын шыгырдатып әйләнеп ята, авыр сулый, сөйгән егете белән үпкәләшеп кайткан яшь кыз, бу тавыштан әсәрләнеп, мендәрен тешләп кайнар яшь түгә, кичтән генә киленен рәнҗеткән усал каенананың күңелендә шәфкатьле хисләр уяна… Ә урам кырыеннан Ахияр бара:

Суб-буй-енда бак-кал-ларБаталар да калкалар.Шуш-шык көйн-нем-мат-тур-ритепӘйт-тә-ләр Биш-бал-та-лар…

Авылдагы бөтен халыкны әсәрләндереп, урамнан Ахияр узды. Ул күп җырламады, югары очка җиткәндә аның тагы бер җыры ишетелеп калды.

Әй-дәб-бар-рыйк, кызлар карыйк –Орчы-гыр-ләгәннәрен.Ай-й-аз көнн-дәй-йәш-шен суксынЕг-гет сөймәг-гәннәр-рен…

Бетте. Нибары менә шулар гына иде. Ул иртәгә дә шулай бер-ике җыр җырлап узар, берсекөнгә дә.

Ә аннан, Сабантуйлар беткәч, Ахияр хатынын, гармунын алыр да яңадан бакыр руднигына китәр. Авыл халкы исә аның моңын, аның көен киләсе елгы Сабантуйга кадәр саклар. Бәлки, Ахияр үзе дә әнә шул чыклы җылы төннәрдә авыл урамыннан гармунын колак янына күтәреп, бер-ике узу өчен генә кунак булып кайтадыр? Бәлки, ул да ел буе әнә шул якты истәлек белән рухланып, дәртләнеп яшидер? Кем белә…

…Сабантуй көне авылга күрше-тирә авыллардан нәсел-нәсәп җыела. Карт-коры да кызып ала. Сабантуйга барганчы урамда хәрәкәт кызулана, сиртмәләргә төялеп инде китә дә башлыйлар. Ә бертөрле кеше Сабантуйга бармый. Нәрсә ул Сабантуй? Әйе, әйе. Менә, мәсәлән, бөтен кеше дә Ахияр булып бетә алмый, әмма авыл урамының кыл уртасыннан сигез телле тальян белән узасы килә. Бармаклар юанаеп каткан, бер басканда ике-өч телне бергә баса, ләкин зыян юк. Көйнең ниргәсенә килсә, ярый. Хикмәт андамыни? Хикмәт – хөрлектә, музыкага мөнәсәбәттә. Менә мин дә бу авыл кияве. Дөрес, Ахияр кебек яшь түгел, аның кебек серле түгел, аның кебек оста түгел. Ләкин мин дә кияү. Бу минем дә бәйрәмем. Кыш буе колхозда салам ташыдым, яз көне симәнә чыгардым, аннан басу түренә тирес түктем. Мин йөргән басулар хәзер яшел хәтфә белән капланды. Нәрсә, шушы атнада минем дә бер җон-ябаганы коясым килмиме?

…Бусын безнең авыл кияве, Казиле Гариф сөйли. Чыннан да, ул үзенең тыны беткән сигез телле тальянын өзелердәй итеп тарта, хәлле-хәленчә тегеннән тавыш чыга, әмма Гариф түбән очтагы каенагаларыннан чыгып китеп югары очтагыларына кунакка бара. Аңа Сабантуй кирәк түгел, менә шунысы кирәк. Гариф кияү урамнан берүзе тальян күтәреп югары очка узды. Гариф кияү – гармунчы… Гариф кияү – хөр күңелле кеше. Әйе, яше кырыктан узып килүгә карамастан… Бу – утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы елларда әнә шулай иде.

Мин узган елның җәендә Сабантуй вакытында авылда булдым. Ни күрим… Урамның урта бер җиреннән көн эссесендә берәү бара – кулында коргаксып беткән тальян гармун. Өстендә саргылт толстовка, башында аксыл, уңган фетр эшләпә. Гармуннан «Алмагачлары» чыкса да чыга, чыкмаса да чыга.

– Бу кем? – дип сорадым.

– Казиле Гариф бит, – диделәр авылдашлар. – Сабантуйда бер шулай узмыйча калмый ул…

– Ничә яшь соң аңа? – дип сорадым.

Бер аяксыз Ватан сугышы инвалиды көлеп болай диде:

– Гарифка ничә яшь икәнен кем белсен?! Менә без яшь вакытта шушы урам уртасыннан Сабантуй вакытында гармун тартып уза иде ул Гариф, әле дә шулай. Елына бер тапкыр – гомер буе. Карт бит инде, сабакы…

…Минем бүлмәмә стена аркылы Брамсның «Венгр биюе» ишетелә. Күршемнең тугыз яшьлек кызы скрипканы елата гына… Үземнең кызым, пианинода дың-дың бәреп, Бетховенны уйный. Ә мин уйлап утырам. Брамс – бөек, Бетховен – бөек, ләкин «Алмагачлары»н иҗат иткән халык та – бөек! Шулай булмаса, илле ел буе Казиле Гариф аны Сабантуй көнне урамнан уйнап узар идемени?

…Сабантуй көнне кич. Су буе. Ул кунак кыз, ул кунак егет! Түгәрәк уенның моның кадәр зур булганы юк иде!

Монда үзенә бер дөнья. Үзенә бер закон. Син инде йөрәгең җитеп түгәрәк уенга кердеңме, рәхим итеп аның кануннарына буйсын. Бу – язылмаган закон. Моның үзенең эчке тәртипләре бар. Монда син үзең турында җәмәгать сүзен ишетерсең. Сиңа әнә теге Ташкичүдән килгән кунак кыз ошыймы? Кемгә булыр икән бу дип баш ватасыңмы? Сабыр ит, сиңа моны әйтеп бирерләр. Син кызлар арасында үзеңнең дәрәҗәң ничек икән дип уйлыйсыңмы? Түгәрәк уен өчен бу – ике тиен бер акча! Син бүген моны да ишетерсең. Тик уен беткәнче түгәрәктән генә чыкма. Әйе, чыкма…

Түгәрәк кузгалды. Уртада гармунчы һәм егет белән кыз. Боларга түгәрәк халкы бер җыр җырларга тиеш. Аннан түгәрәк хәрәкәттән туктап кала. Уртадагы пардан берсе җавап бирергә тиеш. Бу «җәза» дип атала. Ямьсез сүз, ләкин нихәл итмәк кирәк, әгәр син җырчы түгел икәнсең, бу – чыннан да җәза. Аннан, шул «җәза» үтәлгәч, түгәрәк аларга тагын бер җыр җырлый. Шул вакытта уртадагы егет белән кыз үзара сөйләшәләр.

– Кемнәрне кертәбез? – ди егет.

Кыз инде үз ягыннан уйлап куйган була. Бераз киңәшәләр дә, җыр туктагач, кыз түгәрәктән бер егетне, егет түгәрәктән бер кызны чыгара. Уен дәвам итә. Әгәр уртадагы егет белән кызның серләре килешсә, алар берөзлексез сөйләшеп торалар. Әгәр болай гына, кеше чыгарганга гына туры килгән булсалар, бер-берсенә яннары белән торалар. Моны түгәрәк халкы бик яхшы аңлый. Әгәр боларның уртада беренче очрашулары булса (бигрәк тә берсе кунак булса), боларга киңәш бирәләр, танышырга әйтәләр, бер-берсенә лаек дип мактыйлар. Кыскасы, һәр ситуациягә җыр әзер. Менә уртада чибәр егет белән көләч кыз.

Кулымдагы йөзегемнеңИсемнәре Мортаза.Айлар калыккан дип торам –Сез икәнсез уртада.

Түгәрәк туктый, кунак кыз «җәза» үти.

Җырла, җырла дип әйтәсез,Сезгә нинди җыр кирәк?Сезнең алларда җырларгаСандугач теле кирәк.

Түгәрәк тагын кузгала, егет, уңышлы гына җырлый алган кыз белән торуына горурланып, халыкка карый. Янәсе, сиздегезме, кем белән уртада торганны…

Алъяпкычың ал мәллә,Алдында алма бар мәллә?Сандугачлар күк сайрыйсың,Авызыңда кош бар мәллә?

Икенче парны кертәләр. Күрше авыл кызы. Үзебезнең авыл егете. Нәрсәгәдер кырынрак торалар. Димәк, егеткә кыюрак булырга кирәк.

Ал булсагыз да ярый,Гөл булсагыз да ярый.Сез икегез пар килгәнсез –Яр булсагыз да ярый.

Түгәрәк әйләнеп торганда, егет кунак кызга бер авыз сүз дә дәшә алмады. Кыюсыз! Инде нәрсә дип җавап бирергә? Ләкин… егет – хитри.

Җырлыйк әле, җырлыйк әлеУнны да, тугызны да.Мәк сачкәләре күк күрәм,Дуслар, барыгызны да, –

дип котыла.

Уен кыза бара. Олы гына яшьтәге берәү уенга килеп керә. Әһә, бу – шахтадан кайткан Котдус икән. Ул егет булып йөргән заманда болай ук шәп булмый иде уеннар. Хатыны Шәмсия уен читендә иренең пиджагын тотып көлемсерәп тора. Янәсе, бар, кер, мамыгыңны коеп кара, ләкин дә, җаным, барыбер файдасыз: минем кулда инде син, белдеңме шуны…

Ялт! Котдусны балдызы белән парлап уртага кертеп бастыралар. Гомуми генә бер җыр җырлыйлар. Түгәрәк туктый. Бу шахтёр мәхәббәт турында нәрсә әйтер икән дигән сыман су буе тынып кала. Котдус та, гармунчыга ым кагып, карлыккан, искергән тавыш белән җыр башлый:

Агыйделдән прахут килә,Уралып саллар белән.Сталинга рапорт бирикУңышлы саннар белән.

Әмма түгәрәк аңа җавап бирә:

Иртә торып тышка чыксам,Клуб уты сүнмәгән.Бу нинди күңелләр икән,Картайгач сүрелмәгән?

Котдусны ай күрде, кояш алды. Бер читтә хатыны Шәмсия генә тантаналы рәвештә елмаеп тора иде. Шәп иттеләрме, янәсе.

Берничә кыз уен читендә басып тора. Йә аларга инде игътибар җитмәгән, йә нәрсәдер булган – кермиләр.

Хор моңа тыныч карый алмый. Хор аларга чакыру ташлый:

Безнең авылның кызларыАклы күлмәк кимиләр,Уйнамаган кызларны даОстабикә димиләр.

Шуннан соң йә уенга керәсең, йә үпкәләп кайтып китәсең. Читтә тору шуның белән тәмамлана.

Бераздан тәнәфес була, егетләр бер читкә китеп тәмәке көйрәтеп алалар. Шул арада кызлар «Суда сусар үстердем» дигән җырлы уен башлап җибәрәләр. Монда инде уртага ялгыз гына керәләр. Безнең авылда бу уен вакытында менә мондый җырлар була иде.

Суда сусар үстердем,Сусар бүрке тектердем.Нургали дус, ВәсиләдәнСәлам хаты китердем.Аллар алыр үзеңә,Гөлләр алыр үзеңә.Сөясеңме Вәсиләне,Әйтеп бирче үземә.

Җавап (егет горур кыяфәттә башын югары күтәрә, билләренә таяна яки, чалбар кесәләренә кулларын тыгып, гармун көенә селкенә-селкенә җырлый):

Кулымдагы йөзегемнеңИсеме Галләм түгел.Сөям, дуслар, ялган түгел,Кешедән калган түгел.

Егет үз урынына бер кызны кертә. Әгәр бу кызның анык кына сөйгән кешесе яки бераз чуалган кешесе юк икән, җыр бераз үзгәртелә.

Суда сусар үстердем…Минсара дус, бер егеттәнСәлам хаты китердем.Аллар алыр үзеңә,Гөлләр алыр үзеңә.Сөясеңме, ярың бармы,Әйтеп бирче үземә.

Кыз да бирешми. Әгәр чыннан да аның хәле шулай мактанырлык ук түгел икән, ул да сер бирми, сүз уйната.

Әнә килә автомобиль,Төягәннәр дрова.Кеше хәлен тикшерергәКаян килде права? –

дигән була.

Икенче берәүнең сөйгәне белән үпкәләшеп йөргән вакыты. «Сөям» дип әйтер идең – горурлык җибәрми, «сөймим» дияр идең, эшне бөтенләйгә бозып куюың мөмкин. Шуңа күрә андый категориядәге хәлләр өчен дә җыр бар:

Кулымдагы йөзегемнеңИсемнәре Нургали.Беләсегез килә икән,Белми торыгыз әле.

Менә уртага Гөлсәхрә исемле кызны кертәләр. Узган атнада, юктан гына тавыш чыгарып, Хәкимҗан белән бозылышканнар иде. Хәкимҗан шуңа үч итеп күрше авыл кызы янына йөри башлады, хәзер су буенда бөтенләй күренми. Ә Гөлсәхрә яратудан түгел, ачуын басар өчен инде Хәкимҗаннан соң ике егет белән сөйләште. Хор өчен бу – материал.

Әнә килә автомобиль,Төягәннәр семечка.Яр өстенә яр сөясең –Бу нинди привечка?    Суда сусар үстердем,    Сусар бүрке тектердем.    Гөлсәхрә дус, Хәкимҗаннан    Сәлам хаты китердем.Аллар алыр үзеңә,Гөлләр алыр үзеңә.Сөясеңме әле дә булса,Җавап бирче сүземә.

Гөлсәхрә – чая кыз. Җавап ничек кенә бирелмәсен – иртәгүк Хәкимҗанга мәгълүм булачак. Әнә түгәрәкнең кырында гына Хәкимҗанның яшүсмер ике сеңлесе йотлыгып тыңлап торалар. Ә Гөлсәхрә алар белән элек ничек дус иде. Җавап кискен булырга тиеш.

Ашыйм алма, ашыйм хөрмә,Ашыйм чияләрен дә,Үзен түгел, сөймим аныңФамилияләрен дә.

Бу инде – карар катгый, шикаять бирелми дигән сүз. Уенның бу төре уртага минем апа Ракиганы чыгарып бастыру белән тәмамлана. Минем апам – авылда иң сылу, иң тыйнак кыз (халык шулай сөйли), аның әле уенга керә башлаганына да беренче генә ел. Ул әле генә ТБУМ1ны бетерде, шәһәргә укырга китәргә йөри. Аның бик яшерен генә яратып йөргән Әкрәмен кыш көне хәрби училищега алдылар. Алар, ичмасам, бер генә тапкыр иркенләп сөйләшә алдылармы икән? Бигрәк тә яшьләр бит. Апа нәрсә дип әйтер икән? Туктале, тыңлап карыйк… Сорадылар. «Сөясеңме Әкрәмне?» – диделәр, ә апам үз гомерендә беренче мәртәбә оялып кына түгәрәк эчендә җырлады:

Җиделе лампа якты янаМагазин алларында.Мөмкин булса тотар идемКөн дә күз алларымда.

Аһ, әгәр мөмкин булып, бу җырны ерак Одессадагы Әкрәм тыңлый алса иде! Дөньяда бу җырга кергән сагышның көчен үлчи торган берәр әйбер булса иде!

Безнең якның кызлары-егетләре бик тәмле теллеләр. Әгәр синең яшьләр арасында абруең бар икән, әгәр син кеше күңелен рәнҗетерлек эш эшләмәгәнсең икән, уртага кергәч, син ниләр генә ишетмәссең…

Дустым, уртада торасың,Әйләнмиме башларың?Язарга торган каләм күкСинең кара кашларың.И дускаем, кашың караКаләм каралары күк.Сез бит нәселегез беләнБылбыл балалары күк.

Менә шулай кичке уенның башыннан ахырынача яшьләрнең теленнән энҗе коела.

Башка якларда ничектер, әмма безнең авылда «ят» дигән сүзнең эчке мәгънәсе коточкыч иде. Җитмәсә, аның тагы да көчлерәге бар – анысы «җиде ят» дип йөртелә. Без кечкенәдән җырлап үстек. «Уфалла» арбасын кара-каршы бәйләп дүрт тәгәрмәчле арба ясый идек тә, чиратлап этеп, төялешеп йөри идек. Менә шунда җырлана иде инде барысы да. Ләкин ни хикмәттер безнең авылдан бер генә композитор, бер генә опера артисты чыкканы юк – ул арбада җырлап йөргән малайлар хәзер барысы да колхозның тоткасы. Менә шунда без «ят», «җиде ят» белән таныштык. Баштарак бу бик абстракт көч иде.

Чыннан да, нинди кеше икән ул «ят»? Ихтимал, кешелек җәмгыятенең башлангыч чорында ул чит кабилә, чит ыругларга карата кулланылгандыр. Аннан, дәүләтләр оешкач, икенче бер дәүләт, икенче бер халык мәгънәсендә йөргәндер. Кыскасы, бу төшенчәне безгә әнә шул җырлы уеннар ачып бирергә тиеш иде.

…Нурмый иртәгә армиягә чыгып китәсе иде. Аны сөйгән кызы белән уртага керттеләр. Нурмый шактый кызган, үзен бик кыю тота. Борчыла. Кызы бик чибәр шайтанның. Син анда ике-өч ел буе айт-двага басып йөргәндә, тыныч кына көтеп тора алырмы бу? Моңа бит килгән бер кунак егет сүз катачак. Ярый, үзебезнекеләр синең өчен дип сакласыннар да, ди…

Куәтле тавыш белән Нурмый җыр башлады:

Китәм инде, китәм инде,Китәм армияләргә.Үзем киткәч, ярым калаЯтлар тәрбияләргә.

Әһә, «ят» синең иң газизеңә, иң кадерлеңә кул сузучы, күз салучы була икән…

Чү… Тау башында Нәби тавышы ишетелде. Нәби су буена төшкәндә һәрвакыт гармунга җырлап төшә. Горур җырлый, үз тавышының матур икәненә аның иманы камил. Аннан соң ул, нәрсә генә җырласа да, аны игътибар белән тыңлаячакларына шикләнми. Шуңа күрә вәкарь белән генә җырның матурын, мәгънәви яктан куәтлесен генә җырлый. Әнә бүген дә шулай:

Алмагачы кырларда,Парлап яхшы җырларга.Җиде ятны үз итәргәЧурт та кушмый кызларга.

Бу инде Нурмый җырына җавап сыман булды. «Ят»ның мәгънәсе ул кичне котчыккыч тирәнәйде, киңәйде. Шуның өстенә, уен таралып яшьләр кайтырга чыккач, Нәби тагын бер-ике хикмәтле җыр җырлады:

Алма биреп ашатырлар,Ашама, бәгырькәем.Ашатырлар, ташлатырлар,Ташлама, бәгырькәем.

Бу җырда да сүз нигәдер ятлар, явызлар турында бара иде. Нәбинең бүген аеруча моңлы көне иде бугай, ул җырлады да җырлады:

Кистем каен, кистем каен,Төядем атлар саен.Яр булмасак, дус булырбыз,Сер бирмә ятлар саен.Китәм инде, китәм инде,Китәм инде Ташкинга.Мин китәм инде Ташкинга,Сине ятка ташлыйм да.

Шулай «ят» образы күңелләрдә тәмам формалашты. Без үскән саен, ул образ да үсте һәм кырык беренче елны ул инде илебезгә басып кергән дошман төшенчәсенә барып кушылды. Шуның белән «ят»ның яманлыгы тагы да артты.

Гөрләгән су буйлары тынып калды. Шыксыз көз җитте. Сугыш башланганнан бирле болай да бушап калган авылдан сәламәтрәк кешеләрне окоп казырга җибәрделәр. Кая ул җыр, кая сиңа уен! Егетләр сугышта, кызлар урман эшендә, окопта. Авылның тыны кысылды. Хәсрәт, сагыш эчкә җыелды. Бер ел үтте, ике ел… Әле сугышның очы-кырые күренми. Менә бөтен матурлыгы белән кырык өченче елның июне җитте. Шул ук таңнар, шул ук сандугачлар, су буенда шул ук чыклы үлән, түгәрәк уен уйный торган урын. Менә бер кичне монда дүрт-биш кыз төште. Икенче көнне – күбрәк. Баксаң, ике ел эчендә авылда ике оя кызлар өлгергән икән. Ике оя малайлар үсеп җиткән икән… Һәм түгәрәк уеннар башланды. Бераздан боларга инде олыгая башлаган теге, тыныч елларда чын егетләрнең көчле кулларын тотып уеннар уйнаган кызлар да кушылды. Бу – йөрәкне баса икән. Ичмасам, егетең үз яныңда булмаса да, исемен телгә алалар. Ичмасам, аның туган авылының, суының исемен телгә алалар. Бу – сагышлы йөрәккә шифа. Әлбәттә, уенның нәрсәседер җитми. Тозы чыкмаган аш шулай була. Шикәрсез эчелгән чөгендер чәе шулай була. Ләкин юк ише түгел. Түгәрәктә кызлар, уртага да бер кызны кертәләр. Теге соңгы «выпуск» малайлар әле уенга кермичә авыз ерып торалар. И адәм мәсхәрәләре, үзләренә күрә түгел! Сугыштагы егетләр кайтса, бураныгызны уйнатырлар иде! Моңсу гына, бертөрле генә җыр.

Ямьле Ташкичү буйлары,Ямьле, тәмле шул Ташкичү сулары.

(Янәсе, уртадагы кызның сугыштагы егете Ташкичү авылыннан, шуны искә алалар.)

Ямьле Казиле буйлары.

(Монысы үз гомерендә Казиледән бер егет белән дуслашкан иде, каһәр төшкән сугыш аяк чалды. Ярый инде, хет телгә алалар, нихәл итәсең…) Менә шул. Уенның бу төре туйдыра. Им өчен бер егет булсачы!

Икенче уен башлана.

Монысында да теге, кайчандыр бу кызга тегеләйме-болаймы мөнәсәбәте булган егетнең исемен кушып җырлыйлар.

Галимҗаннар су буена туктаган…Туктаган, туктаган,Су буена туктаган.(Э) Рәхилә, Мәгърифә, Гарифә,Иелми, бөгелми,Матур баса түгелме…

Кайчандыр Галимҗан исемле егетнең бик кадерлесе булган Факиһә түгәрәк уртасында «иелми, бөгелми» дигән вакытта ялгыз бии башлый. Биегән вакытта ул әнә шул Галимҗанны гына уйлый. Аңа бүтән берни дә кирәкми. Кайбер шаянрак кызлар шыпырт кына җырны болай дип тә сибәләр (аны хор эчендә кем әйткәнен дә сизмисең):

Туктаган, туктаган,Факиһә белән йоклаган…

Кем белә, бәлки, яшьлек мутлыгы белән теге тыныч заманда анысы да булгандыр. Менә үзе хәбәрсез югалды бит әле, бәлки, йоклаган да булыр идең…

Кайвакытта төссез генә, тонык кына уен уйнала. Монысының да максаты бер генә, җай чыгарган булып әнә теге фронтта йөргән егетнең исемен телгә алу, хыялда гына булса да кыз белән егетне җырда кавыштыру. Җырның сүзләре дә крестьянча гади.

Алай түгел, болай ул,Арпа түгел, бодай ул.Миңнисламнарның туендаМенә шулай була ул.

Шуны әйткәндә уртадагы кыз әйләнеп бии.

Икенче җәйдә сугыш вакытында калкып чыккан егетләрне дә уенга ала башладылар. Уенның тавышы көрәйде. Яңа көйләр, яңа уеннар чыкты. Мәсәлән, яшь егетләрне уртага болай алалар: кызлар түгәрәк булып әйләнәләр. Яшь егетләр гамьсезләнеп читтә тәмәке тартып торалар. Уртадагы ялгыз кыз янына читтәге теләсә кемне кертергә хорның көче җитә.

Ну-ка, Миңлеәхмәт, бас әле,Ну-ка, Миңлеәхмәт, бас әле.

(Читтә торган Миңлеәхмәт тәмәкесен ташлап уртага кереп баса.)

Бер әйтүдә ничә баса, –Басуын саныйк әле…

(Бу вакытта ул уртадагы кыз белән биеп әйләнергә тиеш.) Яшь егетне шулай әкренләп уенга өйрәтәләр.

…Сугышка кадәрге түгәрәк уеннарында башлап йөргән өлкән кызлар инде картая башладылар. Яшьләр үскән саен, аларга уңайсызрак була иде. Ул арада кайсы егетнең үлгәне, кайсының гарипләнеп госпитальгә эләгүе турында да хәбәрләр килде. Күңелдә бу уеннар гына төзәтә алмаслык җәрәхәтләр ясалды.

…Менә беркөнне бакча башыннан гына уен карарга дип минем апам да төште. Өлкән лейтенант Әкрәм кырык өченче елда Сталинград янында һәлак булган иде. Апам окоп казу эшеннән кайткан иде. Зифа буйлы, шомырт кара күзле бу кызга сокланмаган кеше авылда юк иде. Менә хәзер ул инде чирләп, үлем көтеп йөри. Элеккеге тулылыкның эзе дә калмаган. Күзләрендә хәят чаткылары сүнгән. Йөзләре саргайган. Нәрсәгә төшкән ул монда? Бәлки, ул үзенең яшьлек таңында бөреләнә башлап ачыла алмый калган мәхәббәтен эзлидер? Бәлки, ул саташып йөридер? Әллә ул үз гомерендә беренче тапкыр кешеләргә ачыктан-ачык җыр белән әйткән мәхәббәтенең эзләрен сагынып йөриме? Әллә ул, гомумән, тормыш белән саубуллашып йөриме? Менә кемнәрдер аның янына килделәр, кемнәрдер аны уенга алып керделәр. Бераздан ул инде уртада басып тора иде. Аңа «җәза» үтәттеләр. Ә ул болай дип җырлады:

Аклы ситса күлмәгемнеңКараласы юк аның.Йөрәгемә кан урнашкан –Тараласы юк аның.

Бу – апамның халык алдында яшь гомере белән саубуллашуы иде, шул елны аның гомере өзелде. Аның яшисе килә иде, ләкин ул дөньяны каргамыйча үлде. Ул еламыйча, Ватан өчен, халык өчен эшләнгән эш дип, сыкранмыйча дөньядан китте. Халыкның җырлы уеннары турында язганда, сугышның әнә шул рәхимсез корбаны минем күз алдымда тора.

Безнең авылның су буендагы уенлы җырлары, әнә шулай тормышның җанлы шаһитлары булып, сугышны тәмамладылар.

…Урамда җырлап йөрүгә, гадәттә, егетләр генә катнаша. Болар урамның тигезрәк, тузансызрак җиреннән җайга гына атлыйлар. Бер гармунчы янында бердән алып 15–20 гә кадәр егет җырлап бара. Егетләрнең саны 5–6 дан артса, аллы-артлы тезеләләр. Сабантуй көннәрендә, рекрутлар йөргән вакытларда икешәр гармун белән, икешәр кат тезелеп тә урам әйләнәләр. Кичке уенга барганчы, бер кат үзәк урамнарны әйләнеп чыгалар. Урамда йөргәндә авызга тәмәке кабылмый, хәтәр эчтәлекле җырлар җырланмый. Авылның могтәбәр кешеләре капкасы турысыннан узганда, җыр өзелеп тора. Берәүнең өендә көчле авыру булса – алар турысында да җырламыйлар. Җырны бер урамнан барганда – бер егет, икенчесеннән барганда икенче егет башлый. Яки кочаклашып тезелгән уңайга чираттан да башлыйлар. Капка төпләрендә кемнәр утыра? Кемнәр турысыннан узасың? Җыр башлаучы егет бу кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә? Җырлар әнә шуңа карап сайлап алына. Мәсәлән, капка төбе тулы җиткән кызлар утыра. Монда инде җырның мәгънәлесен, куәтлесен сайлап җырларга кирәк. Монда синең дә, минем дә җанаш утыра. Егетләр андый вакытта аеруча тәмле телле булалар.

Безнең урам башларындаТөркем-төркем таллар бар.Безнең илләр – сахра җирләр,Сөйсәң, асыл ярлар бар.

Кызлар бу егетләр үзләре янына туктарлар дип өмет иткәннәр иде, тик гармунчы туктамады. Гармунчы – иң дәрәҗәле, иң абруйлы егет. Аның теләгенә буйсынмыйча булмый. Тукта, кызлар үпкәләсә ни хәл итәрсең? Җыр башлаучының теленә шайтан гына төкергән!

bannerbanner