Читать книгу Бүре баласы Чатан (Альберт Хасанов) онлайн бесплатно на Bookz (4-ая страница книги)
bannerbanner
Бүре баласы Чатан
Бүре баласы Чатан
Оценить:
Бүре баласы Чатан

5

Полная версия:

Бүре баласы Чатан

Менә быел да, бер тәпән бал алып, Газинурлар шушы баҗаларына каз өмәсенә бардылар. Тамак кибүне салкын әйрән белән баса-баса, мунча да керделәр. Өмә бәлешен котлап, «Дөнья матур, дөнья киң»не дә җырладылар.

Икенче көнне күтәренке күңел белән капка төпләренә кайтып туктасалармы?! Аларның өй тирәсен күршеләре, үткән-барган халык сарган. Кулларына сәнәк-тырма, күсәк тотканнары да бар. Машинадан чыгу белән, очраган беренче күршесеннән:

– Мөгамбәр, нәрсә булды? Карак-угры без югында өебезне басып чыкмагандыр бит? Алай-болай ут-күз дә чыкмагандыр, шәт? – дип сорады.

– Эш монда ут-күз чыкканнан да хәтәррәк, – диде күршесе.

– Алай да, нәрсә булды соң?

– Нәрсә булсын?! Бер сүз белән генә…

Ул арада авызын колак төбенә хәтле ерган Чатан йөгереп килеп утырды аның каршына.

– Исән-сау гына кайттыгызмы? – янәсе. – Кайтканыгызны сагынып көттем. Бер китсәгез, бигрәк озак йөрисез. Онытыласызмы шунда?..

– Шушы эзвирең, ата ерткычың! Әндри дәдәйнең кетәклегенә кереп, кырык баш тавыгын кырып чыккан. Буган да ташлаган, буган да ыргыткан. Ышанмасаң, әнә үзең кереп кара, – дип, аның алдына озак еллар төрмәдә өлкән надзиратель булып эшләгән күрше хатыны Назирә килеп басты. – Протокол төзим, участковыйны чакыртыйк дип, Әндри дәдәйгә кергәнием, кирәкми, башта үзе кайтсын, аннары аңлашырбыз дип борып чыгарды. Үшән бит ул.

– И-и, Газинур туган, үзең болай дурак егет тә түгел. Умарта тотуыңны да хуплыйбыз. Кышкылыкка балны, базарга чыгып алуга караганда, синнән алуны яхшырак күрәбез. Чөнки синең балың баллырак та, хуш ислерәк тә була. Ләкин ни дип асрыйсың шушы эзвирне? Күр әнә, күзендә мыскал иман әсәре юк. Бүген тавыклар буган. Иртәгә үзеңне буып ташламас дип, кем әйтә алыр? – дип, сүзләрне башка күршеләре дә күп тезделәр.

Газинур аптырашта, ни генә әйтсен соң?!

Ә Чатан әйтерсең зур батырлык кылган. Дошман амбразурасын каплап, иптәшләрен коткарган диярсең. Хуҗасы каршында утыра бирә. Башыннан сыйпап иркәләгәнне көтә әле. Авызы шатлыклы ерык, койрыгын уйната.

– Бәйдән кем ычкындырды соң сине, шайтан? Салып җибәрермен берне яңагыңа! Әллә колак төбеңә ялтыратасы микән?

– Үзем ычкындым… Ул хәтле инде… ычкынам дигән бүрегә ычкына алмаслык бәй юктыр ул. Үзең дә бит ычкына алмаслык итеп бәйләмәгәнсең. Сезне дә бик сагынып көттем…

– Булдыргансың инде. Мин сиңа нәрсә дигән идем? Кит, ичмасам, күземә күренмә!

– Газинур күрше, менә без әйткән иде диярсең, бераз үсә генә төшсен. Әнә бит нинди азау тешләр чыгарган. Синең үзеңне йә кызларыңны буып ташларга да күп алмас бу. Ишетсен колагың. Эзвир бит бу! Аның да ниндие! Иң хәтәре! – дип, күршеләре тезә тордылар. – Бер-бер чара күр үзең исән чакта!

Газинур беренче эш итеп Чатанны бәйгә утыртты. Үгез көчләре бардыр үзендә. Каккан җиреннән нинди казыкны каерып чыгарган бит. Кулына кувалда алып, имән казыкны җиргә тагын да тирәнгәрәк иңдерде. Казык какканны Чатан да карап торды. Хуҗасы аңа янә бармак янады:

– Тагын да берәр кордебалет чыгарсаң – матри у меня! Бу юлга инде… түзәргә булдым.

Әндри дәдәйнең тавыклары кырык баш ук түгел иде бугай. Курыкканга куш, койрыгы белән биш. Булган трагедияне үз күзе белән күреп чыгарга Әндри дәдәйләргә керде, ачык ишектән кетәклеккә атлады Газинур. Кетәклекнең иң өске куначасында үз күз алдында булган хәлләрдән коты алынган бичара әтәч әледән-әле кытаклап куя.

– Көпә-көндез бит, көпә-көндез! Үз күз алдымда ничә бичәмне буып ташладылар. Беспредел бу! Беспредел! Прокурорның үзенә җәвит итәргә кирәк. Бу хәлне болай гына калдырырга ярамый! – дигән сыман зур кикрикле, матур каурыйлы, купшы койрыклы әтәч һаман да тынычлана алмый, кыт-кытак та кыт-кытак килә.

Ә Газинурның бандиты тавыкларның буган берсен ботарламый-нитми койма буена чыгарып сала барган. Унөчен дә бер рәткә тезгән.

Ишегалдында Газинур йөрүен күреп, баскыч төбенә Әндри дәдәй чыкты. Соңгы вакытларда бераз авырып тора әле ул. Култык таягына таянган. Күпне күргән, авыр тормыш юлы узган агай. Газинурның күршеләре арасында иң әйбәте, иң иплесе, йомыш белән керә торганы. Әмма бу юлы… Әндри дәдәй нинди җәзага тартыр инде аны? Һәрхәлдә, башыннан сыйпамас. Газинур әзер… Әндри дәдәй ни дисә дә…

Әндри дәдәй исә, ипләп кенә:

– Күршеләр – иң якын туганыңнан якын затлар. Туганың – еракта, ә күршең күршедә генә. Ни йомышың төшсә дә, аңа керәсең. Хәзер генә артык баеп, әллә кем булып киттек. Бер-беребезгә сәлам бирергә дә онытабыз… – дип сөйләп китте ул. – Минем малай чагымда мичебездәге салам көлтәсенә ут кабызырга күршеләребезгә бер бөртек шырпы сорап кергән чакларым исемдә. Күршеләребезгә чуенда пешкән кабыклы бәрәңгене манып ашарга бер чеметем тоз сорап кергән чакларыбыз да булды. Үзебез дә шундый идек. Ишегебез бусагасын атлап, нәни генә гозер белән кергән бер кешене дә буш чыгармадык.

Әндри дәдәй берара тын калып торды. Газинур аңа текәлде.

– Күрше хакы бик зур, Газинур туган. Килгән зыянны түләр булсаң, участковыйларга барып талашып йөрисем бер дә килми, – диде ул. – Ашыкма, үз җаең белән. Үз җаең белән ризалатырсың. Мин ашыктырмыйм.

– Әндри дәдәй! Мең яшә! Түләмимме соң! Үзем белән эшләгән бер әйбәт егетнең хатыны – кошчылык фабрикасында ветеринария табибы. Аның аркылы яздырып алып, иртәгә үк унбиш тавык төшереп бастырырмын. Рәхмәт сиңа җылы сүзең өчен! Мең яшә, Әндри дәдәй!

Күршеләреннән чыккач, Газинур Чатанның оясы алдына килде. Ә ул юлбасарның авызы һаман да ерык, оясы алдында зур батырлык кылган кыяфәттә утыра. Күкрәгенә медаль такканны көтә.

Газинурның кулында урам себеркесе. Шул себерке сабы белән Чатанның сырты буйлап бер-ике «медаль» кундырырга бик исәбе бар. Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була дигән алтын принципны алга сөреп.

– Ни дип күршеләр кетәгенә барып кердең, хайван? Корткыч син! Тамагың ачмы? Ашарыңа җитмиме?

– Абау! Нәрсә булган инде ул хәтле? Карап чыгыйм, кемнәр яшәп ята икән монда дип кенә кергән идем. Керсәм, тавыклар! Бүре күргәннәре юк диярсең. Тотындылар кытак та кытак! Пыр да пыр киләләр. Шунда башыма хуҗаларның кунактан кайтышларына мин дә бүләк ясыйм әле дигән бер уй килеп куймасынмы! Газинур абый, миндә дә нәкъ синең холык бит. Башыма килгән уйның очына чыкмый калмыйм. Мал иясенә охшамаса, хәрам була, дияләр түгелме соң сездә?

– Син дә мал булдыңмы? Корткыч син! – дип кизәнде себеркесе белән Газинур.

– Берәм-берәм будым да барысын бергә койма буена чыгарып тездем. Бер тамчы каннарын да чыгармадым. Мин аларны сиңа бүләк өчен будым бит, Газинур абый.

– Булдыргансың! Кем синнән бүләк сораган? Игелексез син! Ярый әле, Әндри дәдәй – яхшы кеше. Эшне зурга җибәрмәде. Бирермен берне шушы себерке сабы белән сыртың буйлап. Кисәтмәдем түгел, кисәттем. Кирәкмәс эшләр кыла калсаң, ике каш араңны сугып ярачакмын, дип. Бар, ояңа кереп кит, күземнән югал, ичмасам! Корткыч син!

Чатан хуҗасының аны аңламаганына тәмам кәефе кырылып, койрыгын бот арасына кыстырып, оясына кереп ятты. Газинур да күзгә карап узына барган бүре малаен бераз акылга утыртып алырга кирәк дигән уеннан кире кайтты. Бәйдә, чылбырда утырган әлеге шайтан белән булышмас бит инде. Себеркесен читкә томырып, өенә кереп китте.

* * *

Башыңа төшсә, башмакчы буласыңны көт тә тор. Булмыйча хәлең юк. Әлеге бүре малаена аз гына булса да гыйлем бирергә кирәк бит. Газинур кинолог, ягъни эт өйрәтүче вазифаларын да үз өстенә алды. Чатанны тормышта бик кирәкле командаларны үтәргә, тыңларга өйрәтми ярамый. Бер кирәге чыкмаса, бер чыгар. Апалары аны «Бир бишне!» командасын үтәргә өйрәттеләр бугай инде. «Бишне» бик теләп бирә. Сорасаң да, сорамасаң да алгы тәпиен суза. Чөнки «бишне» биргән саен, апалары аны тәмле конфетлар белән сыйлыйлар. Болай үзе сәләтле егет күренә ул. Тырышканда, күп нәрсәгә өйрәтеп булыр төсле. Апалары Чатанга «Ят!», «Утыр!», «Бире кил!» командаларын да өйрәтеп киләләр.

Чатан белергә тиешле иң әһәмиятле командаларның берсе – «Фу!». Ягъни «Кагылма!», «Тимә!», «Ярамый!». Икенчесе – «Фас!». Ягъни «Тот!», «Каптыр!», «Ботарла!». Тормышта шундый ситуацияләрнең дә килеп чыгуы мөмкин, шушы ике команданы ул бер әйтү белән үтәргә тиеш.

Әлеге шушы халыкара ике команданы Чатанга өйрәтергә Газинур үзе алынды. Каяндыр укып-нитеп түгел, үз акылы белән. Дөресрәге, әнисе Нәфисә апай бала чакта аның үзен имчәктән биздергән ысул белән. Ашау-эчүдән калып, сыны катып елап имчәк таләп иткән иркә улына тәмам аптыраган Нәфисә апай имчәк очына кызыл борыч сөртеп каптырган иде. Әй яндырды, әй өтәләде ул чакта кызыл борыч Газинурның тел очын. Йөткерде, төчкерде, буылды малай. Борыныннан куыклар чыгарды. Әмма сабак тәэсирле булды. Шуннан бирле иркә малай имчәкне ник бер сорасын.

Газинур зур гына ит кисәгенә күп итеп кызыл борыч сибеп, горчица ягып, Чатанга ыргытты. Ач күз бүре малае аны җиргә төшкәнче үк эләктереп алды. Кабып та йотты. Аннары гына үрле-кырлы сикерә башлады. Хуҗасы башта «Фу!», «Фу!», «Фу!», ягъни «Кагылма!», «Ярамый!» дип, өч тапкыр кисәтте. Чатан аны колагына да элмәде. Элмәсәң, менә шул инде. Борычлы ит кисәгенең яндыруына түзә алмасаң, күккә сикер.

Утлы күмер кисәгедәй калҗа белән «сыйлауны» Чатан башта Газинур абыйсы тарафыннан эшләнгән башка сыймаслык хыянәт итеп кабул итте. Күрәләтә торып ничек инде мондый этлек кылып була? Ә хуҗасы баягы серле сүзләрне тагын өч тапкыр кабатлады. Ярар, моның артыннан ни булыр? Хуҗасы янә бик хуш исле калҗа ыргытты. Чатан аны да кабып йотты. Бу юлы ул чүт кенә: «Абау-у-у! Үләм бит!» – дип улап җибәрмәде. Калҗаның монысы тегесеннән дә утлырак булды. Эче кызышуга түзә алмыйча, Чатан үрле-кырлы сикерә.

Хуҗасы, нәрсәдер сибеп, кашык белән нәрсәдер ягып, оя алдындагы тәлинкәгә сеңерле бот сөяге куйды. Андый сөяк күрсә, Чатан тәкатен җуя. Әмма хуҗасы, аның алдына ук чүгеп, янәдән әлеге серле сүзләрне кабатлады: «Фу!» Чатан сөяккә бик кызыкса да ашыкмаска булды. Дөрес эшләде. Сөяккә тел очын гына тидереп караган иде, теле утлы тимергә тидергәндәй пеште. Аннары апалары да аның белән шундый ук «дәресләр» үткәрделәр.

Чатан – сәләтле егет бит ул. Үзеннән нәрсә таләп иткәннәрен тиз төшенә. Дөрес, башта хуҗасына да, апаларына да бик нык үпкәләде. Аралашмаска, уйнамаска, барлыкларын да белмәскә, оясыннан да чыкмаска иде исәбе. Аннары кайтты тагын. Холкы белән ул ачу да, үпкә дә саклый белми иде. «Фу!» икән «Фу!» инде. Монда төшенмәслек бернәрсә дә юк. Шуны үземә тел белән генә әйтсәгез дә аңлаган булыр идем әле. Ә сез проблемага әйләндерәсез. Бераздан ул, берни булмагандай, оясы түбәсенә менеп ятты. «Фу!» дигән команданы ишетү белән, бернигә кагылмас булды. Димәк, ярамый. Бүреләрнең үз араларында да мондый «табулар» байтак. Мондый тыюларны алар бер-берләренә буыннар аша тапшырып киләләр.

«Фас!» командасын өйрәтү шулай ук кыен булмады. Хуҗасы сеңерле, майлы ит кисәген еракка ук ыргыта да «Фас!» ди. Алып килергә куша. Чатан шундук алып килеп бирә. Апалары да читкә прәннек-печенье ыргыталар. «Чатан, фас!» диләр. Алар кушкан команданы Чатан аеруча теләк белән үти. Чөнки бик ярата аларны. Өйрәтсеннәр генә. Шулай өйрәтеп торсалар, Чатан гыйлемен тагын да тирәнәйтергә әзер. Ул бит аңгыра баш түгел. Чатанның сәләтле булуына хуҗалары да, ул үзе дә сөенә. Әле «Бир бишне!», «Фу!», «Фас!» белән генә калмаслар. Шулай өйрәтеп торганда, гыйлемне нигә арттырмаска? Өйрәтсеннәр генә. Чатан бик теләп әзер.

Ул көнне Газинур эштә иде. Апалары Чатанны өй тирәли йөрергә алып чыкканнар. Бәхетсезлеккә каршы, Чечнядан кайткан офицерлар яшәгән биш катлы йорттан әлеге теге холыксыз, бәйләнчек хәрби дә чыккан. Овчаркасы Черчилль белән инде. Чыккан да кулыннан да ычкындырган. Тегесе, Чатанны күреп алу белән, аның өстенә ташланган. Әүмәкләшеп киткәннәр. Чатанны күрәләтеп талаганны, буганны апалары карап тормаслар ич инде. Аны да ирегенә җибәргәннәр. Озак әүмәкләшмәгәннәр. Чатан теге овчарканы буып, хәлсез калдырып, юл читенә салган. Бугазыннан кан саркый. Шау-шу, чыр-чу зур булгандыр инде. Тыкрык чаты бит. Моннан халык өзелми.

Вахта автобусы белән Газинур промыселдан кайтып төште. Автобустан төшсә, Сабан туе диярсең, халык җыйналган. Уртада әлеге майор.

– Я этого заслужил! Понимаете, заслужил! Я этого так не оставлю! – дип, баш өстендә зур йодрыгын уйната. Кулында кесә телефоны. Кемнәрнедер срочно үз янына дәшә. «Ашыгыч ярдәм» машинасын дәшәргә дә өлгергән. Шул арада алар да килеп җитте.

– «Фу! Чатан! Фу!» дип ни тыярга тырыштык. Овчарка безгә үзе килеп бәйләнде. Чатан аны буды да салды, – дип, кызлары елап торалар.

«Мин барып ябышмадым. Үзе бәйләнде бит! Үзе бәйләнде! Ул минем бугазны буганда, мин карап торыйммы?» дигән кыяфәт белән апалары янында Чатан утырып тора. «Ашыгыч ярдәм» машинасыннан төшкән кап-кара сакаллы, колгадай озын буйлы хирург егет һәм сап-сары чәчле шәфкать туташы Черчилльгә беренче ярдәмне күрсәттеләр. Ап-ак марля белән муенын, тәпиләрен бәйләделәр. Уколлар да кададылар. Овчарканы үзләре белән алмадылар. Яшь кенә ике санитар егет аны, носилкага салып, әлеге хәрбинең фатирына керттеләр. Ә хәрбинең үзен: «Безне анда йөрәк авырулы кешеләр көтә. Моннан соң безгә мондый вызовлар ясамагыз!» – дип орышып та алдылар. Бу холыксыз хәрбинең: «Я этого заслужил!» – дип сукрануы «Ашыгыч ярдәм» каретасы киткәч тә ишетелеп торды әле. «Я этого так не оставлю!» – дип тә кычкырган икән әлеге хәрби.

Бу яңа йортта алар байтактан торалар. Башкаларының тыннары да юк. Шул ук подъезддан хәтта полковник дәрәҗәле бер офицер да чыгып йөри. Бик ачык, әдәпле кеше. Күрше-күлән белән беренче булып үзе исәнләшә, хәл-әхвәл белешә. Ә бусы исә хезмәт иткән җирендә контузия-мазар алганмы, әллә нервылары бөтенләй какшаганмы? Кем туры килсә, шуның белән бәйләнешергә генә тора.

Бер атналардан Газинурны участковый чакыртты. Барса, бүлмәдә әлеге хәрби утыра. Гариза язган. Овчаркасын талаткан өчен, Газинурны судка бирмәкче икән.

– Гражданин Исмәгыйлев, күршеләрегезнең сезнең өстән язган жалобалары миндә бер кочак. Нигә сез беркем белән тату яшәмисез? Күршеләрегез әйтеп торалар, овчаркагызны урамга битлексез алып чыккансыз. Чыгу белән, үз ирегенә җибәргәнсез, һәркем белән алай әчелешле булып, бәйләнешеп йөрсәгез, мин сезгә үзем зур итеп штраф салам, – дип, аның үзен орышты участок инспекторы.

– Күрәләтә торып башбаштаклык бу, иптәш инспектор. Мин моны болай гына калдырмыйм. Үзегезне соңгы инстанция санасагыз, нык ялгышасыз. Мин Мәскәүгә язачакмын. Мин – Кавказ сугышы ветераны! Мин анда кан койдым! – дип, капитан Исмәгыйлев өстәл сукты.

Участок инспекторы, зәңгәр күзле, кара мыеклы яшь кенә егет:

– Ә сез, Газинур агай, кайтып китсәгез дә була, вопрос «исперчан», – дип, ишеккә күрсәтте. – Әй, әйе, агайлар, мондый чакны бөек Маяковский агаебыз да: «Вопрос на этом «исперчан!» – дип әйтергә яраткан. Мин бит заочник. Педагогия институты студенты. Тиздән сессиягә барырга. Укыйсы әдәбиятның чиге юк. Ә сез күпме вакытымны алдыгыз. Соңгы күрешүебез булсын, карагыз аны. Дөнья матур, дөнья киң. Шушы матур дөньяны һәркайсыбыз үз кулыннан килгәнчә бизәп, тату гына яшик әле, егетләр, – дип, әлеге төскә-биткә дә бик чибәр инспектор егет елмаеп куйды. Жалу белән килгән бәйләнчек хәрби аның бу сүзләреннән хәтта сискәнеп киткәндәй булды.

* * *

Ишегалдында бүре кадәр бүре асрауның кыенлыкларын сөйләп кенә бирешлеме соң? Аны үз җилкәңдә татып карарга кирәк. Әмма Газинур әлегә зарланмый. Холкы андый түгел.

– Кара аны, малай актыгы! Матри у меня! – дип, Чатанның борын төбендә зур йодрыгын уйнатып ала да эшенә китә.

Андый чакта Чатанның түбәсе күккә тия. Оясы алдында тыпыр-тыпыр биеп алып, хуҗасы каршында ялагайлана, кулын ялап ала, үз яныннан җибәрмәскә тырыша. Ә күз карашы! Чын ерткычныкы бит. Менә-менә тышка бәреп чыгарга торган ерткычлык инстинктларын гаять акыллы булуы аркасында гына тыеп, басып килә бугай. Алай да үз-үзеңне күпме тыеп торырга була? Берара, тәмам чыгырдан чыгып, тимер чылбырын зәһәрләнеп чәйнәп, котырып ала. Уңга-сулга ыргыла, үз-үзен имгәтеп булса да, бәйдән ычкынмак була. Андый чакта апалары чыгып кына, башыннан сыйпап, иркәләп, матур сүзләр әйтеп кенә тынычландыралар аны. Ычкынуын беркая да ычкына алмый ул хәзер. Газинур да тиешле чараларны күрә тора. Үзләренең промыселындагы тимерчедән муенчакны да күгәрми торган тимердән эшләтеп кайтты. Чылбыры да үгезләр арканлый торган.

Кичләрен, йокы алдыннан, ишегалдына саф һава суларга чыккач, Газинур беренче эше итеп бүре малае янына килә.

– Ни хәлләр, егет? – дип, аның башыннан сыйпый. Матри у меня! Артыгын узынма! Булганына канәгать калып яшәргә өйрән. Ак сакаллы карт, әй, бүре булырсың.

Хуҗасының «матри у меня»сына Чатанның бик исе китә инде. Ишегалдындагы мал-туарның котын алып дулап та ала, ямьсез итеп улап та куя. Хәзер аларга күрше-күләннәре кермиләр. Туган-тумачалары да сирәк киләләр. Барчасы:

– Капкагызны ачып керергә кот чыгып тора. Китегез инде, прәме! Ул эзвирегез ычкынып китсә… Беттем, әҗәлем шушы икән, дисең инде, – диләр.

– Таптың инде асрар мал! Мал булса икән, теп-тере бүре бит! Бу ерткычны симерткәнче, берәр тана симертсәң, авызың-борының май булыр иде, Газинур туган, әгәренки дивана баш булмасаң! – дип үпкә белдереп, акыл өйрәтүчеләр дә җитәрлек.

Хәсрәт хәсрәткә охшамый, баш хәсрәттән бушамый дигәндәй, Газинурның үз башына үз теләге белән алган хәсрәт бу. Үз бөкрең үзеңә авыр булмый, әлегә түзә әле. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Газинурның кызлары гына түгел, аның күзләренә котып салкынлыгы белән караган шушы хәйләкәр бүре малаен ул үзе дә ярата. Нилектән икәнен дә белми. Ярата, еш кына кочагына алып та сөя. Күңелендә төрле каршылыклы, вәсвәсә уйлар уйнаклаган чагында: «Нишләтәсең инде аны? Дөньяга бүре булып туган җанварны көчек йә песи баласы итә алмыйсың. Кирәге дә юк. Үзе булып яши бирсен», – дип юата ул үзен үзе.

Узган атнаны, сишәмбе көн, вахтадан кайтышлый, төрле кош-корт, ерткыч җанварлар сурәтләре төшерелгән афишалар күреп алды Газинур. Шәһәргә күчмә зверинец килеп чыккан. Нәниләр, балалар өчен зур бәйрәм ясап, алар ел да бер килеп чыгалар. Барыннан бигрәк мәктәп балалары рәхәтләнәләр. Юкса Африка филен, озын жирафны, Уссури юлбарысын, зебр атларын, ун метрлы анаконда еланын, ак аюны үз күзләре белән кайчан күрерләр иде әле. Биредә сыйныфлары белән дә, үзе генә аерым кереп тә, Айгөл дә булып кайткан.

– Ерткыч хайваннарны быел аеруча күп алып килгәннәр. Юлбарыслар хәтта өчәү. Ак аю әле бәбәйләгән генә. Балаларын берәүгә дә күрсәтми, кочагында гына тота, – дип, бик әсәрләнеп сөйләп утырды ул чәй өстәле артында. – Ә менә «Степной волк» дигән читлек буш. Нигә икән? Бүресе әллә чыгып качканмы?.. Зверинец миңа бик ошады. Мин тагын керәм әле.

Кече кызының «Степной волк» дип язылган читлек буш» дигән сүзләре Газинур колагына аеруча кереп калды. Күңеленә кылт итеп бер уй килде. Зверинецка ул шул көнне үк төшеп китте. Әйе, «Степной волк» читлеге буш икән шул.

Читлек эчендәге ерткыч хайваннарга күз-колак булып, шушы тирәләрдә йөренеп торган кара күзлекле, кыршылган джинслы егеттән:

– Болай карап торырга ипле генә урын, бу читлек нигә буш? – дип сорады.

Әлеге егет, шушы сорауны гына көткәндәй, ачылып:

– «Степной» бер дигән мировой бүре иде. Циркач! Озак еллар циркта эшләгән. Безгә аны начар күрә башлагач биргәннәр иде. Цирк сәхнәсе! Прожекторлар! Ничек сукыраймыйсың?! Болай үзе бик нык күренә иде әле. Тамагына да яхшы ашады. Гастрольләргә чыккач кына, безне бик уңайсыз хәлгә куеп үлде дә куйды, – дип сөйләп китте. Егет, кара күзлеген салып, өскә, һавага күрсәтте. – Аның җаны хәзер тегендә, күкләрдә инде. Кызганыч, әйтәм бит, Рюрик мировой бүре иде… Хәзер читлеге буш тора.

– Әлбәттә, кызганыч, – дип куәтләде аны Газинур. – Үзегез монда кем буласыз? Администратор-мазардыр инде?

– Минме?! – диде егет, ике кулын ике якка җәеп, елмая төшеп. – Мин Мәскәү ветеринария академиясенең дүртенче курс студенты.

– Булачак ат духтыры, алайса, – дип елмайды Газинур. – Үпкәли күрмәгез, бездә ветеринария врачларын, хөрмәт итеп, «ат духтыры» дип йөртәләр.

– Беренче ишетәм, әмма приятно слышать. Нәкъ үзе, нәкъ үзе, – дип күтәреп алды студент егет. Бу гастрольләр – минем җәйге практикам. Күбебез практикага академиянең үзендә калды. Ипподромнарга, манежларга, бөтенсоюз күргәзмәләренә урнашты. Мин дә бу гастрольләргә, бер дә теләмичә, акчасына алданып кына чыктым. Ә бит көн дә кирәгем чыгып тора. Бер атна гына элек ак аюыбыз Флора бәбәйләде. Башыңа төшкәч, башмакчы булмый хәлең юк. Флорага кендек әбисе булдым. Әнә хәзер ике улын да ничек кочагына алган. Кулыннан төшерми. Әйтерсең аның әлегә ярым сукыр уллары кемгәдер хаҗәт. Хәтта мине дә якын җибәрми. Әнә теге гыр-гыр йоклап яткан арыслан Кинганы гына күр. Өч көн рәттән теше сызлады. Акырды инде, читлегендә урын тапмады. Ул улаганда, парктагы барча кош-корт, җанвар дер калтырап тора. Нәрсә эшләргә? Биш кубик укол ясадым да йоклаттым үзен. Авызын каерып ачтым да черек тешен алып аттым. Бернинди ассистентсыз бит! Әнә хәзер колак төбендә пушкадан атсаң да уянырга исәбе юк. Йокласын инде бер рәхәтләнеп. Әнә нигәдер филебез Солтанның кәефе юк әле. Эче каткан. Чөнки гастрольдә теләсә нәрсә ашатырга туры килә. Менә хәзер аңа бераз касторка бирәм. Рәтләнер. Солтан безнең шулай ук озак еллар циркта эшләгән. Күп командаларны аңлый. Ә мине беренче көннәрдән үк үз итте. Хәтта шаярмак та була әле. Читлегенә керсәм, алгы аякларына чүгә. Башымнан кепкамны салдырып читкә ата.

Беләсезме, чынлап торып ярата башладым үзләрен. Булачак профессиямне дөрес сайлаганмын бит. Шуңа сөенәм. Күзеңә карап, синнән ярдәм көткән бу җанварларга кирәк чакта ярдәм итә алуым миндә олы хисләр уята. Үземне, сез әйткәнчә, «ат духтыры» итеп кенә түгел, чын Айболит итеп хис итәм. Ә бит башта аяк атлыйсым да килмәгән иде. Мондый гастрольләрдә өч оклад түлиләр, дигәч, акчасына гына кызыгып күнгән идем. Студент кешегә һәрчак акча җитешми бит.

– Килешәм. Үзем дә заманында студент булган кеше, – диде Газинур. – Үзегез болай ачык күңелле, чибәр егет икәнсез… Ә башлыгыгыз кем?

– Шефыгыз кем димәкче буласызмы?

– Әйе. Менә аны да күрәсе иде.

– О-о, Ашот Саркисьянович кирәкме сезгә? Әнә теге, башын калай белән япкан алачыкта утыра ул. Ит сорап, шәһәр башлыкларына барырга җыена иде. Боларга ашатырга көненә беләсезме күпме сыер кабыргасы, ат боты кирәк? Санап күрсәтсәм – исегез китәр. Ашыгыгыз, китеп өлгермәсен.

Ашот Саркисьянович урта яшьләрдәге озын буйлы, спортчыларга хас җыйнак гәүдәле, кара мыеклы, башына кепка кигән Кавказ кешесе булып чыкты.

– Нинди йомышлар белән йөрү, дорогой? – дип, Газинурны ачык йөз белән каршы алды.

– «Степной волк» дип язган читлегегез буш икән, – диде Газинур.

Сүзне аңа, бәлкем, икенче почмагыннанрак башларга кирәк булгандыр. Шулай диде дә бераз уңайсызланып калды. Башлык ашыктыра бит.

– Буш шул, дорогой, буш. Килгән берсе шул читлеккә игътибар итә. Хуҗасын гастрольгә чыккач югалттык. Рюрик озак еллар циркта хезмәт иткән хөрмәтле ветераныбыз иде. Дәүләт думасына делегат итеп сайларлык акыл, зиһен һәм тормыш тәҗрибәсе бар иде аның, понимаете! Бик үкенеч. Рюрик читлеге инде бер ай буш…

– Менә ни…

– Тыңлыйм сезне, дорогой.

– Минем өемдә яшь ярымнар тирәсе бик акыллы бүре егете бар.

– Тыңлыйм… Әйтеп бетерегез.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

1

Тачок – умарталарны чыгара торган алан.

Вы ознакомились с фрагментом книги.

Для бесплатного чтения открыта только часть текста.

Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:


Полная версия книги

Всего 10 форматов

bannerbanner