Читать книгу Бүре баласы Чатан (Альберт Хасанов) онлайн бесплатно на Bookz (3-ая страница книги)
bannerbanner
Бүре баласы Чатан
Бүре баласы Чатан
Оценить:
Бүре баласы Чатан

5

Полная версия:

Бүре баласы Чатан

Газинур кортларыннан зарланмый. Бу көннәрдә алар, ару-талуны белми, нектарны ташып кына торалар. Гектар ярымнар җирне биләгән ышык аланны ояларда өлгереп килгән бал исе басты. Бу ис борын тишекләрен кытыклый, тәмле генә итеп төчкереп җибәрәсе килә. Казыкларда утырган ояларны да урыннарыннан кузгатышлы түгел. Бал белән тулып киләләр. Елы да бик юнь килде шул. Елы килгәч, кортлар да балны нык ташыдылар. Газинур әле теге, әле бу оя янына килә дә, аларны кузгатып карап, үзенә бер татлы канәгатьләнү хисе белән: «Бар болар эчендә хәзинә, бар!» – дип, кызларына күз кыса. Үз өебезгә, йорт-җир, каралты-курабызга кайтыр чаклар да җитеп килә. Ояларны җиңеләйтеп, балларын аертып кайтсаң да, әйбәт булыр иде. Аларны төяп-бушатып йөрүләре бермә-бер җиңеләячәк. Ләкин биредә, урман шартларында җайсызрак. Кортлар үзара йә талаша башларлар. Алар анысын да булдыралар. Кызлары аерту ягында. Әниләре каршына яңа аерткан бал белән, тулы флягалар белән кайтасылары килә.

– Оядагы бал беркая да качмый. Шәһәргә кайткач, ипләп, ашыкмый гына аертырбыз әле, – ди әтиләре.

Корт карау мәшәкатьләре белән Газинур һәм кызларының ике-өч көн рәттән хәтта ярты сәгать кенә дә буш вакытлары булмады. Алардан өстәге аланда калган Чатан сыйрак турында гел исләренә төшереп торсалар да. Күп итеп ашарына да алып, менә иртәгә менәргә торалар инде. Ачтыр, тәмам ачыккандыр, бичара балакай.

Иртән Газинур шалашларыннан торып чыкса, ни күрсен, Чатан үзе төшкән. Койрык чәнчеп, алан буйлап чабып йөри. Әйтерсең ул биредә моңарчы да күп тапкырлар булган. «Монда керергә ярыймы?» дип, Газинурның күзенә карады да кыю рәвештә шалаш эченә дә кереп китте. Битләреннән генә пәп итеп, апаларын да уятты. Чатанның бирегә үзе белеп төшүенә алар бик шатландылар инде. Сохари да ашаттылар, сөтле чәй, кофе да эчерттеләр. Кочакларына да алдылар, чиратлашып сөйделәр, яраттылар да.

Чатанның алар янына төшүен әтиләре генә хупламады. Чатан – теп-тере бүре баласы. Әлегә күп нәрсәне аңлап бетерми. Кызлары да кочакларыннан төшермиләр. Ләкин аларның бу дуслыгы ни белән тәмамланыр? Бүре баласын алар үзләре белән шәһәргә ала алмыйлар. Ике-өч көннәрдән алар кайтып китәргә җыеналар. Аерылышыр сәгать җиткәч, Чатан монда калырмы соң? Болай тәмам күнегеп беткәч, аны аерып калдыру бик кыен булачак бит. Үзләре белән алу турында… уйлыйсы да юк!

Юкәләр күп итеп нектар биреп, чәчәк атып бетерделәр. Кортлар аларга утырмый башлады. Әмма урман хәтле урманда кортларның күзе төшәрлек чәчәкләр адым саен. Әнә хан үләне (иван-чәй) чәчәк атарга җыена. Кортлар аңа бик теләп куналар. Алардан аз гына астарак үзәнлектә ак тукранбаш (клевер) ап-ак булып утыра. Аның да балы гаҗәп хуш исле була. Кортлар шул тарафларга да оча. Биредә тагын атна-ун көннәр утырырга булыр иде әле. Ләкин көтмәгәндә генә аланга Ильяс килеп чыкты.

– Безне күрше районга урып-җыю эшләрендә катнашырга җибәрәләр. Аннан ике-өч айсыз кайтып булмас. Шәһәргә кайтырга җыенсагыз, менә бүген генә буш арам бар, – диде.

– Алай да хуп, Ильяс туган! – диде Газинур. Бу урманга, бу ышык аланга бик рәхмәтле без. Чыгуыбыз бушка булмады. Шәһәргә ояларыбыз тулы бал белән кайтабыз. Ара табып килеп чыгуыңа рәхмәт. Кайтабыз, кайтабыз. Җыена да башлыйбыз.

Ильяс абыйлары булган җирдә нигә тотынсаң, шул эш гөрләп тора. Һәр оя әбиләр сандыгыдай авыр булса да, аларны төяү дә озакка бармады. Тик менә һаман аяк астында чуалган Чатанны гына нишләтергә? Апалары аны, ашатып-эчертеп, хәтта битләрен юдыртып, һәр кичне үз аланына менгерәләр. Иртәнгә ул янә төшеп җитә. Кулга килә. Апалары белән уйный. Кая куярга хәзер бу бүре малаен? Әнисе килеп алмый калмас дип көткән иде Газинур. Тәки килмәде бит.

– Шыңшымагыз да, тәмам нервымны да бозмагыз! – дип бармак янады Газинур кызларына. Үзе исә Чатанны култык астына кыстырды да янә өскә, бүре аланына менеп китте. Кесәсендә кыска гына шнур кисәге бар иде. Шул шнурдан муенчак ясап, аны Чатанга кидертте. Бер очын имән ботагына бәйләде. Өн авызына ике-өч көн ашарга җитәрлек итеп ипи, ит, сыр-колбаса кисәкләре салды. Су куйды.

– Алдыңа салган ризыкларыңны ашап бетереп ачыга башласаң, юеш борын, шнурны чәйнә дә өз. Менә бит ул нечкә генә. Чәйнәп өзәрлек булсын өчен, махсус сайладым, – дип, Чатанны башыннан сыпырды. – Сине монда калдыру минем үземә дә җиңел түгел. Әмма безгә рәнҗеп кала күрмә берүк. Шуны аңла, дускай: син бүре баласы, сиңа шәһәрдә урын юк. Анда климат синеке түгел. Ә урман сине ят итмәс. Башың, акылың бар. Тиз арада үз көнеңне үзең күрергә өйрәнеп китәрсең. Ярар, хәзергә сау бул!

Газинур аска, кортлары төялгән машинага ашыкты. Чатан калырга теләмәде. Үзен имән ботагына бәйләгән шнурны өзәргә теләп, ярсып-ярсып чәң-чәң килгәне бөтен урманга ишетелеп торды бугай. Төшсә, кызлары лышык-лышык килеп елап утыралар. Әтиләре аларны:

– Китегезче, матурларым! Тапкансыз еларлык кайгы. Тормыш эчендә мондый гына аерылышуларны күп кичерергә туры килер әле. Юктан-бардан гына сыгылып төшүчеләр булып үсмәгез. Үзегездә нык ихтыяр көче тәрбияләгез, – дип юатмак булды.

– Әле имчәктән дә аерылып бетмәгән көчекне берьялгызы урманда калдырабыз. Шуннан соң үзебез кемнәр булабыз соң инде без? Миһербансызлар! Шәфкатьсезләр! – дип, Айгөл елавын белде.

Әтиләре дә нишләсен соң? Бүре баласы аның үзенә дә жәл. Бик кызганыч. Жәл, кызганыч дип, аны шәһәргә дә алып кайтып булмый лабаса. Товары андыйлардан түгел. Әлегә ул песи баласыдай юаш, ягымлы. Әмма үсә төшкән саен, аңарда бүреләргә генә хас инстинктлар туа барачак. Шәһәргә кайту белән, аңа битлек тә кидертә, яңа күлмәк тә тегеп бирә алмыйсың.

Ильяс абыйлары – телгә бик шаян егет. Ул еш кына:

– Кызкайлар, доллар ул Африкада да доллар! – дияргә ярата.

Шуның төсле, урманда туган бүре баласы шәһәргә кайткач та бүре баласы инде. Битлек тә кимәс, холкын да үзгәртмәс.

Газинур көтмәгәндә генә килеп туган бу җитди проблеманың теге ягын да, бу ягын да кат-кат уйлап карады. Иң яхшысы Чатанны урманда калдыру дип хәл итте. Үз көнен үзе күрсен, балакай…

Аланнан кузгалуны тиз тоттылар. Газинурлар урманга егерме биш баш умарта белән чыкканнар иде. Машинага утыз ике баш оя төяделәр. Кызларына рәхмәт инде. Алар бик булганнар. Оядан чыгарга җыенган бер күчне дә читкә җибәрмәделәр. Чыккан берсен тубалларга җыя бардылар, һәр яңа күч – үзе бер байлык! Вакытында ояга гына утырт. Көзгә чаклы алар көчле умарта гаиләсе булып өлгерәләр. Әйе, мондый уңган кызларың булганда, ата башына да байлык ишелеп кенә тора. Менә хәзер генә лышык-лышык киләләр.

Газинур, үзен дә, кызларын да тынычландыру өчен:

– Арабыз әллә ни ерак түгел бит. Бу алан белән дә мәңгегә хушлашмыйбыз. Ике-өч көннәрдән килербез дә хәлен белеп китәрбез. Ул арада гына, Чатаныгызны әйтәм, боз түгел, эремәс, – дигән булды.

* * *

СССР Министрлар Советының кайчандыр, һәрхәлдә, моннан күп еллар элек, умартачылык белән шөгыльләнүче һәвәскәрләргә кайларда, нинди генә җаваплы урыннарда эшләсәләр дә, чираттагы ялларын, кайчан сорасалар, шул чакта, әмма унбиш көнгә озынайтып бирергә дигән Указы нәкъ менә Газинур кебек һәвәскәрләр өчен чыгарылган. Ул да елның елында чираттагы ялын чәчәкләргә ишелеп бал төшәр алдыннан, урман аланына, карабодай басуына, эспарцет, чебен куначасы чәчелгән болыннар уртасына кортлары белән чыгып утырыр көннәр җиткәч ала. Чыгып утыру белән генә түгел бит. Басуга чыгаргач, кортларга күз-колак булып, аларны саклыйсы да бар. Юньсез бәндәләр шактый хәзер. Корал тотып сакламасаң, төнлә килеп, умарталарыңны машинага төяп алып китәргә дә күп сорамаслар.

Урманнан кайткач, ике-өч көннәр ял да итеп, Газинур эшенә үткән атнаны гына чыкты. Карабаш посёлогы янындагы нефть промыселында диспетчер булып эшли ул. Өлкән инженер-технолог иде. Кортларны карарга буш вакыт кирәк булганлыктан, үзе сорап, гариза язып, диспетчер булып күчте. Диспетчерлар бер тәүлек эштә, ике тәүлек өйдә. Буш вакыт күп. Кадерен бел, рәхәтлән. Иркенләп кортларыңны кара.

Беренче көнне, бер кәнди сыек бал күтәреп барып, эштәге иптәшләрен сыйлады. Промыселга, елдагыча, җәйге каникуллар чорында практикага Мәскәү нефть институтыннан бер төркем студентлар килгәннәр. Аларның диспетчерлык пунктына икесе дә сап-сары чәчле, бик чибәр ике украин кызын һәм антрацит күмер төсле чем-кара негр егетен билгеләгәннәр. Битенә корым яккан төсле чем-кара булса да, негр – бик ачык, шаян егет. Океан артындагы ерак Кубадан ук килгәнме? Ике сүзенең берендә, күкрәк сугып, юлбашчылары Фидель Кастроны мактый. Студентлардан да хәйләкәррәк затлар бармы икән ул ошбу җиһанда? Газинурның әле утырырга өлгермәгән хуш исле сыек бер кәнди балын, татарча да, русча да, украинча да, хәтта испанча да мактый-мактый, бер утыруда ялап та куйдылар.

Газинур үзе дә, мәктәпкә әзерләнә башлаган кызлары да урман аланында калдырып кайткан бүре малае турында онытып та киләләр иде бугай. Беркөн иртән шулай, төнгелеккә ишегалдында гына калдырган бер оя казларның, үзен аеруча дәрәҗәле, һавалы тотарга яраткан ата казның дөнья ярып каңгылдавына, чү, нәрсә булган, әллә безнең ишегалдына чит планета корабы төшкәнме дип чыкса, Газинур ни күрсен! Койрыгын сыртына салып, ишегалдын аркылыга-буйга Чатан сыйрак айкый. Ата казның разбуй салуы бик аңлашыла. Ишегалды буйлап бүре баласының чатыр чабуы күргән-ишеткән хәлме?

Карт Ата казның «Бүре бит бу! Җәмәгать, бу хәлгә ничек түзеп торасыз? Ишегалдыбыз буйлап бүре чабып йөри, ә сезнең исегездә дә юк!» дигәндәй каңгылдап гауга куптаруы, каравыл кычкыруы бик урынлы. Бу куркыныч хәл турында хуҗага беренче булып ул, Ата каз, хәбәр салмаса, тагын кем салыр?

Кош-корт, җәнлекләрнең бер-берләре белән аралашу өчен, алар арасында күп тапкырлар сыналган Морзе аппараты бар, ахры. Беренче булып Ата каз салган разбуйдан Газинур хуҗалыгында булган барча кош-корт, тере җаннар шиккә төшеп, сагаеп калганнар. Песиләре, быел миңа шушыннан да ипле, җылы урын юк дипме, мунча кыегына менеп бәбәйләгән. Күзләре ачылгач, шуннан бик матур дүрт песи баласы чыгып йөри башлаган иде. Аларның да тавыш-тыны юк. Чатанны күрү белән, мунча кыегы астына кереп посканнар. Гамьсезнең гамьсезе, ваемсызның ваемсызы, иркәнең иркәсе, хуҗабикәнең иң кадерлесе өч айлык тана бозау Шәмсеруй да, ишегалдын айкаган бүре малаен күреп, әчтерхан чикләвегедәй зур күзләрен тагын да шарландырган. Катып калган.

Чатан гына, бернигә карамый, ишегалдын айкавын белә. Газинурны күреп алуга, аның каршына килеп басты. Азау тешләре чыгып килгән авызын ерган. Сорау юк, ни юк, аны кул аркасыннан үбеп тә алды. Сагынган, янәсе. Үрелеп, муеныннан кочып алмак әле.

– Ах, шайтан син, Чатан сыйрак! Ни дип кайттың? – булды аның беренче сүзе. – Ни дип кайттың? Кем сине чакырды? Кем көтә? Бездәге климат сиңа ярамый бит, дивана баш!

– И Газинур абыем! Шулхәтле каты бәрелмә әле, зинһар. Ни дип кайттың, имеш. Олылар сүземе шушы, валлаһи! – дигәндәй, янәдән сикереп, Чатан аны битеннән пәп итеп алды.

– Кит, шайтан! – дип, Газинур кул аркасы белән битен сөртте.

– Ничек инде кайтмыйм ди?! Шул урман аланында берьялгызым ятыйммы? Гөлшат, Айгөл апаларымны, менә сине бик сагындым. Яттым-яттым да, булмаса, үзләрен бер күреп кайтыйм, дидем.

– Кайткансың да бит… Ләкин син бездә «персона нон грата». Беләсеңме соң бу сүзләрнең мәгънәсен? Безнеңчә, кирәкмәс, артык җан дигән сүз була ул.

– Ник кайттың да, ник кайттың, дисең. Ә мин урманда берәрсенә хаҗәтме? Әнием: «Синнән Кеше исе килә!» – дип ташлап китте. Сез дә ташладыгыз. Теге чакта сез муенга бәйләп калдырган бау кисәген сезнең арттан ук чәйнәп өздем. Сезне шулхәтле өзелеп, эчкерсез яратып та, хыянәт итүегезгә үпкәләп, яныгызга юри төшмәдем. Үземчә яшәп китмәк булдым. Тегендә чаптым, монда йөгердем. Бала башың белән берьялгызың урман аланында калып кара әле. Син нишләр идең, Газинур агам? Ачыга башладым. Аланда аунап яткан сөякләрне тагын бер кат кимереп чыктым. Аларны кимереп кенә тамак тую түгел, өзелеп ашыйсы килү бераз басылса икән. Үлән арасында кыштыр-кыштыр килгән бер түмгәкне күреп, әһә, таптым ашарга дип, аның өстенә сикергән идем, очлы энәләрен як-якка тырпайткан керпе булып чыкты ул. Аның ите бик тәмле. Әниебезнең алып кайтканы бар иде. Ләкин аны тотып ашау өчен, башта су буена тәгәрәтергә кирәк. Керпе, суга тәгәрәтеп керткәч кенә йөзен ача. Ә безнең аланда керпене кертеп батырырлык су кайда ул? Бик сусаган чакта, үзеңә шупырдатырга да юк әле.

Шулай бик ачыгып, ашарыма берәр нәрсә тапмаммы дип әрле-бирле чапканда, юл кырыенда утырган куяннар төркеменә юлыктым. Берәр кош кунганнан, кинәттән тирбәнеп, сыгылып киткән агач ботагыннан да шүрләүчеләр бит инде. Ә мине санга да сукмыйлар. Кыланышларын күрсәң икән. «Кара-кара, бу бүре малае әллә тилергәнме? Әллә эче бушаганмы? Ни дип чабып йөри ул биредә?» – дип, эчләрен тотып, чырык-чырык көлделәр әле миннән.

Дөньяның ачы конфетларын, Газинур агам, мин күп татырга өлгердем инде. Берсендә, менә-менә ачка үләм дигәндә, яфрак астыннан ике кыр тычканы тотып хәл алдым. Чак үлми калдым…

– Алай дисе-е-ең, – дип сузды Газинур. – Бер яктан, безгә килеп син дөрес иткәнсең. Сине еш кына үзебез дә искә төшерәбез. Ул бүре малае нинди ачы язмышларга дучар булды икән дип борчылган чаклар да күп. Без үзебез дә сине яратырга өлгергән идек. Син инде бездән… кусак та китмәссең.

– Нигә? Калдырсагыз… Калам! Бик теләп! Әнә мал-туарың да ишле күренә. Ишегалдыңа бер ышанычлы сакчы кирәк синең. Калдырсагыз, барысына күз-колак булып торырмын.

– Син булдырырсы-ы-ың! Сиңа ышанса-а-аң! Кәҗәне кәбестә бакчасына кертсәң, урып чыгасын көт тә тор, – дип, елмаеп, бармак янады аңа Газинур.

– Китче инде, Газинур абый! Ул хәтле син мине кемгә саныйсың?

– Анда, гараж ышыгында, бер буш оя бар. Калдырган тәкъдирдә, сине урамда кундырып булмый бит инде. Хәзергә шул ояда яшәп торырсың. Актырнак оясы иде ул. Бик игелекле маэмаебыз бар иде. Ишегалдыбызга чит тавыкларны да кертмәде.

– Кайда соң әле үзе? Ник күренми? Танышыйк, булмаса.

– Бәлкем, кайтып та килер әле. Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр бездә.

– Без бит тәкәләр түгел. Сыярбыз. Чынлыкта исә этләр-маэмайлар, сез кешеләрдән кала, иң сөймәгән дошманнарыбыз безнең.

– Нилектән ул кадәр? – диде Газинур.

– Кышкы үтә салкыннарда, ачлыктан тәмам интеккән чакларда, булмаса, берәр сарык эләктерик дип, авылга бүреләр төшкәндә, беренче булып шау-шуны кемнәр куптара? Алар бит сезнең маэмайларыгыз. Алар артыннан сәнәкләр, чукмарлар тотып, хуҗалары чыгып җитә. Авылга ничек ач төшсәң, урманыңа да шулай кайтып китәсең. Үземнең әлегә андый хәлләргә калганым юк. Мондый гыйбрәтләрне безгә һәр кичне әниебез сөйли иде.

– Ә без, эт буранда котыра, дип сөйләргә яратабыз. Март башларындамы, апрель ахырындамы, бик буранлы ямьсез бер көндә безнең Курмышта булды ул эт туе. Актырнакны әнә шул туйга җибәрдем. Гел чылбырда утыру аңа да кызык түгел бит. Ял итеп кайтсын дидем. Шул китүдән кайтмады ул. Этләр туенда катнашучыларны шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү конторасы егетләре барысын берьюлы мушкага алганнар икән, дип сөйләделәр. Югыйсә бик акыллы маэмаебыз иде. Ә сине менә шуның оясына япсам гына инде. Ишегалды буйлап, бар мал-туарның котын алып, арлы-бирле йөрүләрне өмет итмә. Муеныңда – муенчак, бер очын казыкка каккан тимер чылбыр. Не согласен, иди, урман гуляй, егетем.

– Мондый күренеш әллә ни шатландырмаса да, әллә ни куркытмый да, дөресен генә әйткәндә. Әнием безгә: «Балакайларым, язмыштан узмыш юк», – дия торган иде. Нәкъ менә шушы очракны күздә тотып әйтә булгандыр. Бик акыллы иде бит ул.

– Алай да, Чатан, бер авыз гына булса да мактау сүзләре дә әйтим әле үзеңә, – дип елмайды Газинур. Үзең дә булган егет бит. Безнең урманнан кайтканга инде айдан артык. Ара да ерак. Чыпчык урманы безгә егерме-утыз чакрымнар гына бар да бар. Шултикле арадан безне ничек таптың, шайтан?

– Сезне табу миңа авыр булмады. Менә мин шуңа аптырыйм: бу лышык та лышык борыннарыгыз сезгә ниемә генә хаҗәт? Бер ис сизмисез бит сез. Урманда сез калдырып киткән, минем өчен бик кадерле исне мин менә хәзер дә сизәм. Башка мең төрле исләр арасыннан. Менә шул ис эзеннән тоттым да килдем. Пойдётмы?

– Пойдёт! – дип елмайды Газинур. – Кил, хет башыңнан сыйпыйм бер. Тукта, урманнан килгән шәпкә син бераз тамак ялгап ал әле. Өйгә кереп, токмач ашы алып чыгыйм әле.

– Менә монысы чын егетләрчә! – дип тыпырдап алды Чатан. – Токмач ашымы?! Газинур абый, теге чакта сез миңа урманда ашаткан токмач шулпасының тәме бүген дә авызымда.

Газинур бер зур кәнди белән аш алып чыкты. Аны бүре малае алдына куйды.

– Аша! Ялап куй!

– Есть! Ашарга! Нәкъ сез дигәнчә булыр. – Чатан күз кысып алды.

Аннары, гаражга төшеп, Газинур муенчак, чылбыр алып менде. Бүре малаен бәйгә утыртты. Туйганчы бер ашап алгач, тегесе карышып тормады.

– Калдыруын сине өйдә калдырам инде, – дип бармак янады булачак хуҗасы. – Соңрак син миңа һич көтелмәгән кордебалетлар күрсәтмәссең микән? Карап торам, бик шук күренәсең…

Чатанның аларны эзләп табуына, аларда калуына Газинурның кызлары Гөлшат белән Айгөл бик сөенделәр. Үзләре ни ашасалар, бүре малаен да шуның белән сыйладылар. Чатанның сые – ит тә сөяк.

Алар яшәгән урамның теге башында гына әрмәннәр ресторан ачты. Кызлар Чатанга шуннан тавык тәпиләре яздырып ташый башладылар. Бер кап тутырып алып кайталар да Чатанның аларны ничек шатыр-шотыр китереп ашаганын карап торалар. Әтиләренә, чиратлашып, урман егетен мактарга керешәләр: «Чатан матур, Чатан акыллы. Аның күз карашлары да нинди сөйкемле».

Мондый хасият, мондый тәрбия булгач, Чатан сыйрак, ай үсәсен көн үсеп, көзгә Себер овчаркасы хәтле булып җитеште. Матурлыкка да матур. Муен өлешләре кара йон. Шул кара тасма сырты буйлап койрык очына кадәр сузыла. Колаклары постта торган солдатныкы кебек. Черт иткән тавышны да ишетеп, анализлап, эшкәртеп торалар. Хуҗасы Газинур гына кайчакларны, аның оясы алдына килеп, башыннан кырыс кына сыйпаган чакта: «Күзеңдә миһербан әсәре юк. Абау, абау! Ничек шулай салкын, йөрәкләрне өшетерлек итеп карый беләсең? Матри у меня!» – дип бармак та яный торды.

Чатан аңа һаман да шул бер җавабын бирә килде. Ә чынлыкта ул үзенең бик сизгер бүре акылы белән, бүре йөрәге белән бу дөньяда Гөлшат белән Айгөл апаларын һәм әнисен генә ярата иде бугай. Нинди хис бу, нинди ярату? Чатан аны аңлап та бетерми. Өшән-бүшән үсмәсен, буыннары да нык булсын дип, хуҗасы аны кай кичләрне бәйдән ычкындыра. Андый чакта Чатан кая басканын белми. Ишегалдын ду китерә. Шулай чабып уйнап, буыннарын язгач, апалары аяк астына килеп ята. Айгөл апасы аны нишләтеп кенә бетерми. Су белән битен юа, күзләрен сөртә. Муенына кара бантик тагып, башына бейсбол кепкалары киертә.

– Кая бу локаторларың тагын да яхшы ишетсеннәр, бераз чистартыйм, – дип, нечкә бармаклары белән аның колагы эченә керә.

Кытыгы килгәнгә, Чатанның түзәр хәле калмый. Алай да түзә.

Чатанның тәмам үсеп, өлгереп җиткәнлеген раслый торган азау тешләре дә чыкты. Ике якка икәү. Корбанына, дошманына һөҗүм иткәндә, бу тешләре – аның төп, ышанычлы коралы. Керпенең – энәләре, сыерның – мөгезләре, ат-бахбайларның – арт аяклары. Ә бүреләрнең – азау тешләре.

– Бу тешләрең синең, Чатан, ай-яй нык күренәләр. Ләкин син аларны көн саен чистартып торырга онытма. Мин сиңа паста һәм теш чистарта торган щётка чыгарып куярмын, – дип, Айгөл апасы аның азау тешләрен дә капшый, сыпыра.

– Кызым, саграк бул әле. Алдыңда – кыш чыккан бозау хәтле бүре, – дип куя кайчак Газинур. – Тешләп алмасын үзеңне. Кыяфәте – яуга җыенган юлбасарныкы.

– Ничек тешләсен инде ул мине? Ул бит мине ярата. Шулай бит, Чатан?! Яраткан кешеңә ничек инде усаллык эшләп булсын? – Гөлшат апасы аны муеныннан алып коча, иркәләп башыннан сыйпый. Апасының сүзен раслап, Чатан үзе дә алгы тәпиләре белән топ-топ килеп ала, койрыгын болгый. Ә күзләрендә, чыннан да, Галәм түрләрендәге иң ерак планеталардан килгән яктылык төсле җан өшеткеч нур. Нишләсен соң? Ул бит бүре! Ялгыш кына тешләп алса да, ни әйтерсең? Ләкин ул моны гомердә эшләмәс. Ниндидер көч аны тыеп, кисәтеп тора. Айгөл апасын бүреләрчә тугрылык, бирелгәнлек белән ярату хисе тыеп торадыр аны төрле усаллыклар кылудан. Ләкин бүре бит ул! Чып-чын, теп-тере бүре! Тәңре аңа бөтенләй башка вазифалар йөкләгән…

* * *

Җиргә ашыкмыйча гына, тирбәлә-тирбәлә, ап-ак карлар төшкән чаклар. Җиләнен бөркәнеп, итәк-чабуларын җыеп, көз китеп барды. Үрәчәле чанасына кырын ятып, безнең якларга кыш килергә җыена. Чатанны хәзер танырлык түгел. Ай үсәсен көн үсеп, тагын да зурайды, матурайды. Оясы түбәсенә менә дә кочакка сыймаслык түшкә булып ята. Бераз холкын, кайсы ырудан булуын күрсәтеп алырга да исәбе юк түгел. Кайчак үҗәтләнә, карыша. Сез мине, юаш, күндәм дигәч тә, диваныгызда гына йоклаткан песи баласына тиңли күрмәгез, диюеме? Бу дивана баш, бүре малае, гел чылбырда утырып, чеп-чи томана, бөтенләй надан кала күрмәсен тагын дип, Газинур аңа аз-маз гына булса да төрле командаларны аңларга, шуларны үтәргә өйрәтмәк була. Өрә белми. Берни булса улый гына. Сирена урынына улап куя. Улама, аңгыра баш, калын тамак белән ваклап-ваклап кына өр. Оясы алдына басып, хуҗасы аңа «һау! һау!» дип өреп тә күрсәтте инде. Үз өйләре, каралты-куралары белән яшәгән шәхси секторда эт-маэмай заты һәр йортта бар. Уң күршеләре Бакировларда – колакчынлы бүрек хәтле генә әнкә эт. Өч ай саен бәбәйли дә тора. Күрше-тирә малайлары рәхәтләнәләр. Көчекләренең күзләре ачылганчы ук ташып та бетерәләр. Тухтаман атлы чуваш агае арык гәүдәле, озын сыйраклы ау эте тота. Каршыдагы бер генә подъездлы биш катлы йортка каяндыр читтән отставкага чыккан бер хәрби кайтып урнашты. Ул хәрби агай бик гайрәтле Кавказ овчаркасын кичләрен йөрергә алып чыга. Ул овчарка кешеләргә өстерү, талату өчен махсус өйрәтелгән маэмай, ахры. Ят кеше күрү белән, ямьсез ырылдый башлый, тешләмәк-таламак булып, аның өстенә ыргыла.

Бу кешенең бирегә килеп урнашуына биш-алты айлар да юктыр әле. Әмма барча күрше-күләннәре белән сүзгә килеп, кычкырышып-талашып бетте бугай инде. Урамга чыгу белән, тискәре, киребеткән җан түгел диген син аны, этен бәйдән ычкындыра. Ул тыкрыкта бала-чага уйный, балалар мәйданчыгы бар. Карт-корылар чишмә суына йөриләр. Тана хәтле овчарка көтмәгәндә генә каршыңа килеп басса, кайсы бала чырылдап кычкырмас та, кайсы әби тәһарәтен бозмас?

– Этеңне кулыңнан җибәрмә, – дип әйтеп карыйлар аңа.

Әмма әлеге үҗәт хәрби беркемнең сүзенә колак салмый. Берни булса:

– Я этого заслужил! Понимаете, заслужил! – дип күкрәк суга.

«Я этого заслужил»ы белән тәмам аптыратты инде ул барча күрше-тирәне. «Күрше-коланың белән тату тор, дус яшә!» – мөселман әхлагының иң төп таләпләреннән берсе бит. Ләкин ул бу турыда гомерендә бер ишеткән кеше түгел, ахры. «Заслужил» дип, ни пычагым коргандыр, кемнәрне кыйнап, җәберләп, атып йөргәндер? Анысы безгә караңгы. Анысын белгән дә, белергә теләүче дә юк. Овчаркасына да тапкан бит исем. Аңа «Черчилль» дип дәшә. Черчилльнең кем икәнен белә микән соң? Ул бит – Англиянең элекке премьер-министры, заманында зур дан, шөһрәт казанган кеше. Әле дә ярый үзе исән түгел. Мәгәр исән булса, шулай күрәләтә мыскыллаганы, эткә тиңләгәне өчен шартлатып, Гаага Халыкара судына биреп, бу сәер майорны төрмәгә утыртып куяр иде. Эткә, овчаркага кушарга матуррак исем беткәнме? Бертуктамый «Я этого заслужил!» дип күкрәгенә суккач, белгән-күргәннәр аның турында: «Бу бичараның әллә мие бераз сыекланды микән?» – дип уйлыйлар.

* * *

Кәҗәнең маллыгы, баҗаның туганлыгы, имеш. Әмма әлеге әйтем туры килмәгән очраклар да була. Газинурның терекөмеш кебек тере баҗасы аңа ничек туган булмасын? Беренчедән, аларның апалы-сеңелле хатыннары – бер карында яралган җаннар. Икенчедән, алар менә ничә еллардан бирле дөнья йөген бергәләп тарталар. Андый уңган егетләрне табарга кирәк әле. Тапсаң, кадерен бел. Газинурның аннан дүрт-биш яшькә генә кечерәк баҗасы Әбелнәгыйм ишле бала-чагасы белән Карабашта яши. Аны анда белмәгән кеше юктыр. Чөнки ян-тирә күршеләр дә, әйләнә-тирәдәге белгән-күргәннәр дә, берәр якын бәйрәм-мазар якынлашса, симез каз түшкәләрен аларга килеп алалар.

Әбелнәгыймнең хатыны, ягъни Газинурның балдызы Наҗия дә – иренә тиң уңганнарның берсе. Аларның өй артларында гына киң болынлык җәелгән. Ә кырык-илле адымнар гына эчтәрәк Карабаш «диңгезе» чайкала. Диңгез дигәч тә, диңгез үк түгел ул. Буа гына. Әмма иң киң җирләрендә бер ярыннан икенчесе күренми. Баҗаларының башка мал-туарлары да җитәрлек. Алар күп итеп Голландиядән кайтарткан нәселле казлар асрыйлар. Асрыйм дигән кешегә казлар – бик игелекле маллар бит алар. Көтүгә куып торасы юк. Артта гына буа. Каз бәбкәләренә беренче чорларда пи-пи килеп йолкырга яшел чирәм булсын аларга. Өй артларындагы болынлык ямь-яшел чирәм белән түшәлгән. Ә ишегалдына җәйгелеккә көйләгән тимер мичтә хуҗабикәләре пешергән кукуруз, бодай-солы, көзләргә кергәч, казлар көтүләре белән су буеннан кайткач, алларыннан өзелми.

Менә шушы баҗасы, беренче кар күренгәч, Газинурны бөтен гаиләсе белән каз өмәсенә чакыра. Кунакка! Андый-мондый, көтмәгәндә генә килеп чыккан сылтауларны табып, бармый кала торган бәйрәм түгел бу. Бавырын-бүтәкәсен, башларын-тәпиләрен салып, кайнар мичкә тыккан өмә бәлешенә тиң тәмле, хуш исле ризыкны син затлы рестораннарда да таба алмыйсың. Юк ул бу дөньяда тәме, хуш исе белән аңа тиң мәҗлес сые! Өмәгә дәшкән күрше кызлары-киленнәре, көянтәләренең һәр очына дүртәр түшкә асып, аргы очтагы чишмәдә тагын бер кат юып кайтканчы, баҗасының чуеныңны эретерлек итеп яккан мунчасы өлгерә. Башыңа бүрек, кулларыңа солдат шинеле итәгеннән кисеп теккән киез бияләйләрне киеп чабынып чыгышыңа өстәлдә өмә бәлеше! «Дөнья матур, дөнья киң» дигән җырны киерелеп торып бер җырлап җибәрәсе килү теләге күңелдә нәкъ менә шушы минутларда туа торгандыр инде ул.

bannerbanner