
Полная версия:
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
– Хуш, Якимкә агай, хуш. Ә син җитешеп утыр әле. Балны да авыз ит, кымызны да читкә куйма. Кымыз канны кузгатыр, диләр.
Яким Күчтем барысыннан да җитешеп утырды, ул бернәрсәдән дә тартынмады. Гомумән, болгарларны бик яхшы белә иде ул, тырыш һәм сәүдә итәргә хирыс булган халыкка ихтирамы зур иде. Кыскасы, күчтемлеләр Болгарда исемле, дәрәҗәле кешеләр иде. Яким Күчтемнең энесе Афанасий мөселман диненә күчкәч, шәех кызына өйләнеп, кала уртасына диярлек хан сараедай өй салдыргач, бу нәселгә болгарларның ихтирамы тагы да артты. Чөнки Болгарда Яким Күчтемнең бик күп товар ишләре бар иде. Әмма Яким Күчтем энесе Афанасий түгел, беркайчан да динен алыштырмас. Аның уенча, бүрекне алыштырырга мөмкин, ат-исемне… хатыннар турында әйтеп тә торасы юк. Хәтта илне, ә менә табынган динне?! Юк, тагын бер тапкыр юк!
Диннәре ят булса да, Яким Күчтем төрки Болгарына яу чапкан кенәзләрнең берсен дә якламады. Кенәзме ул, рухи атакаймы, әйтер сүзен өзеп әйтер иде: «Илең белән сәүдә иткән күршегә яу чапмыйлар!» Мәгәр аны берәү дә тыңламады. Үз диннәрендә булса да, күрше дәүләтләрне талау исәбенә яу йөрделәр. Яу чабу өчен халыкны котырту рухи атакайларга бирелсә, байларга корал табу тапшырылыр иде. Шул ук вакытта Яким Күчтем еш кына уйланыр иде. Нигездә, сәүдә юллары төркиләр кулында. Әйтик, бөтен байлык аларга агыла. Әгәр дә мәгәр шул сәүдә юлларын кулга төшерсәң, бөтен байлык кенәз казнасына агар иде. Ләкин моның өчен кан коярга кирәк, бик күп кан, чөнки төркиләр – күп һәм бик яхшы коралланган, сугышчан халык. Аларда хәтта ниндидер туп җитештерәләр, ди. Һәм аны ниндидер яван[2] остасы белән Бәкер атлы егет өлгертә икән. Һәм кая да түгел – Шайтан каласында. Ә Бәкер дигәннәре аның товар ише Әхмәтнең углы икән. Ул угыл Яким Күчтем товар ише Әхмәткә китергән кызга өйләнгән. Әнә ничек чәбәләнгән бу дөнья дигәнең. Ә ул бичара бала аныкы, хезмәтче хатын тапкан кыз. Дөрес, балага узуга, Яким Күчтем хезмәтче хатынны кияүгә биргән иде. Инде шул кыз Әхмәт дусты углында икән…
Урыс-болгар еш орышмый, әмма ун елга бер булса да урыс, ике арада төзелгән солыхны бозып, Болгарга яу чаба торды. Чөнки Болгар – бай ил. Алар Һират, Багдад, Сәмәрканд, Бохара, Үргәнеч, хәтта Мисыр, Табгач товарларын Ульдәмиргә, аннан Новгородка, хәтта Киевка йөртә. Торжок каласында әнә Болгар сәүдәгәрләре урамы бар. Әмма сәүдә бераз сүрелдеме, ике арада киеренкелек арта, сәүдәгәрләр зарлана башлый. Кыскасы, яу чабу Болгар өчен дә, Ульдәмир кенәзләре өчен дә бер дә кулай түгел иде.
Әйе, ике арада юк-юк та сугышлар була торды. Сугышу өчен заманына күрә камил корал кирәк иде. Бу өлкәдә Болгар дәүләте һәрчак алда барды. Хәзер дә әнә нидер ясап яталар, имеш. Шуны белү өчен тәҗрибәле Яким Болгарга килде. Бу йомышны кенәз аңа үзе йөкләде. Яким Күчтем йә чуен кою серен белергә, йә аны коючының үзен алып кайтырга тиеш. Бер уйлаганда баш китмәле нәрсә, йомыш кынамы! Әмма Яким олуг кенәзгә карыша алмады, ошбу йөкне үз өстенә алып ук бетермәсә дә: «Барып карыйм, кенәз», – диде. Әмма яшь кенәз Юрий Всеволодович мәсьәләне кабыргасы белән куйды: йә чуен кою сере, йә чуен коючы үзе Ульдәмирдә булсын!
Кымыз эчә-эчә уйланып утыра торгач, Яким Күчтем Болгар ханы Илһамга әлеге кызы турында әйтергә булды. Дүнәшә атлы ул кызга Шайтан каласындагы чуен коючы оста өйләнгән икән, кенәз кушкан йомышны үтәү өчен җайлы юл үзе табылды түгелме соң?!
– Олуг хан, – диде Яким Күчтем, бик озак уйлана торгач, – заманында мин бик зур бер яманлык кылдым: үз баламны товар ишем Әхмәткә китереп бирдем. Асрау хатын тапкан балам иде. Китереп бирергә мәҗбүр булдым. Ни чарадан бичара кылдым бу яман эшне, олуг хан. Хәзер
шул баланы күрәсем килә. Җан тартмаса да, кан тартыр диләрме әле? Инде төшләремә керә башлады сабый.
– Шайтан каласына керә алмассың, Якимкә агай.
– Ярлык бирсәң ярар, олуг хан. Бала бит.
– Шайтан каласына керергә ярлык… – диде Илһам хан һәм бертын уйланып торды. – Кала, беләсеңдер, тархан әмир Хаҗи кулында. Иллә ниятең явызлыкта булмаса, бирербез ул фәрманны, нигә бирмәскә.
– Аллам сакласын, олуг хан. Нинди яман ниятем булсын ди?! Болгарлыларның күчтемлеләргә рәнҗегәннәре булмаган иде, иншалла, моннан соң да булмас, динебез ике булса да, телебез бердер.
– Мин барысыннан да хәбәрдар, Якимкә агай. Мәрьям ханбикә миңа барысын да сөйләп тора. Тиун Митәйне тиз көндә Ульдәмиргә кайтарып җибәрүеңне дә беләм.
– Буталып йөрмәсен, дидем. Сәүдәгәр түгел ул, хак. Мәрьям ханбикә аңардан туганнары турында сорашкан. Бары тик шул гына…
– Ул миңа барысын да сөйләде, Якимкә агай.
– Син хаклы, хан, хатын-кызга ышану кирәктер. Кайбер ир-ат ялгыша, хатын-кызга ил-җирен алыштыру берни тормый дип уйлыйдыр. Андрей кенәзнең кенәзбикәсе Екатерина ирен үлтерергә җыенуыбыз турында һични белми кала. Белгән булса, безгә яман булыр иде. Ә кайберәүләр аны белгән дип баралар. Хак анысы, кенәзбикә, минем кебек үк, Болгарга яу чабуга һәрчак каршы булды. Эш талашуга кадәр җитәр иде. Болгарга юнәлгән соңгы яуга Андрей кенәзнең катнашмавы да хатыны үтенечен җиргә салып таптамаудан иде. Кенәзнең бу кыланышын рухи атакайлар, боярлар бер дә ошатмадылар. Үзләре халыкка: «Кенәзне үлтерергә хатыны котыртты», – дигән гайбәт тараттылар. Шушы хәлдән соң бичара кенәзбикә, кече угланы Юрийны алып, Саксин каласына китәргә мәҗбүр булды. Мин моны бер дә хупламадым, хан. Әмма нишләмәк кирәк, башны ташка орып булмый, безнең христиан халкы башка диндәге кешене эттән дә яман күрә.
– Миңа бу хәлләр таныш, Якимкә агай. Хуш, сиңа ярлык булыр, – диде Илһам хан, тора башлап.
Яким Күчтем дә күтәрелде һәм, барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, тәхет ягыннан чыгып китте.
15Кулына хан ярлыгы алган илче Яким кунак өенә ашыкты. Башта ул энесе Афанасий янына барып кайтырга иткән иде, уйлана торгач, бу фикереннән ваз кичте. Ахыры хәерле була күрсен, әлегә Хода үзе ярдәм итә шикелле. Иң мөһиме, аның кулында хан ярлыгы. Иртәгәме, берсекөнгәме Яким Күчтем Шайтан каласында булыр. Дөрес, чуен коючылар янына Шайтан манарасы аша керергә кирәк дип әйттеләр, әмма Яким анда да керер. Әйе, кирәк икән, манара аша да үтәр. Манарага кергән кешеләрнең югалулары хакында кеше куркыту өчен генә сөйлиләрдер әле. Тимушка аның янында булачак, ә ул әзмәвердәй нәмәстә кулына эләксәң, шайтаның түгел, Газраилең торып качар.
Кунак өенә кайткач та, Яким ашыкмый гына юынды, ашады-эчте дә мендәр-түшәкләр җәйгән сәкегә кырын төште. Хак анысы, ул манарага кергән кешеләрне икенче көнне елга буеннан табып алгалаганнар. Харәземшаһ илчесе Садак та Шайтан манарасына кереп һәлак була. Аны да шул язмыш көтсә?.. Чынлап та, шайтан бармы ул манарада, әллә булмаса, бер-бер хәйлә корганнармы?.. Әйе, чуен коюның серен башка халыкларга бирмәс өчен корылган хәйләдер. Яким Күчтем анда керер. Үзе белән Тимушаны да алыр. Хезмәтчеләрен үзе белән алмас, йөрмәсеннәр комачаулап. Тәвәккәл таш ярыр, дигәннәр.
Икенче көнне, таң беленер-беленмәс, Яким Күчтем юл чыкты. Аты җилле генә юыртып бара. Тимуша кала төшебрәк килә. Ул арада кояш чыкты, ниндидер инеш буена туктап ял итеп алдылар, атларын эчереп, утларга җибәргән Тимуша иясе янына килеп ятты.
– Ни кирәк безгә анда, ул манарада, Яким Степанович? – диде ул, таш арасындагы үләнне кимерә-кимерә. – Анда кергән кешене елга буеннан табып алалар, ди.
– Син каян беләсең?
– Мин монда үскән кеше бит, Яким Степанович. Атам тимерче Әхмәт алачыгында эшләгән иде. Син дә минем кебек бөкрең чыгарырсың дип, атам мине бер Ульдәмир сәүдәгәренә ияртеп җибәрде. Шуннан әнә сиңа тап булдым.
Яким Күчтем терсәгенә таянып тора иде, торып ук утырды.
– Күр әле моны, нигә аны әллә кайчан шулай дип әйтмисең? Минем анда кызым тора, тимерче Әхмәт угланында кияүдә – Дүнәшәм.
– Үз кызыңмы? – дип, тәмам аптырый калды Тимуша.
– Үз кызым булмый, Настасья тапкан иде. Соңыннан ул ат караучыга, Данилга кияүгә чыкты. Ә ул, тиле беткән, кыз баланы күралмас булды. Шуннан мин аны бире алып килдем. Тәрбиялә, кеше ит дип, Әхмәткә, товар ишемә биргән идем. Аның малае моңа гашыйк булган да өйләнгән дә куйган. Әнә нишләтә адәм баласын язмыш дигән нәрсә, Тимуша.
– Кызыңны алып китәргә исәбең юктыр бит, Яким Степанович?
– Кем бирсен аны миңа. Әйтәм бит, кияүдә, ди. Мин бу халыкны яратам, Тимуша. Безгә алар белән сәүдә итә-итә тату гына яшәргә иде дә бит, иманнар башка, – диде Яким Күчтем.
– Афанасий энең әнә, чалма киеп, мәчеткә йөри икән.
– Йөри, кеше ат түгел, авызлыклап булмый. Ә мин аны авызлыкларга да теләмим. Җаны теләгән – елан ите ашаган. Аңа яхшы, миңа да начар түгел. Без хәзер энем Афанасий белән ике тау кебек, бер-беребез янына күчә дә алмыйбыз, бер-беребездән китә дә алмыйбыз. Болгардагы бөтен сәүдә эшләрен ул алып бара, ә Ульдәмирдәге эшләрне – мин. Шайтан каласы исә Төньяк илләргә чит сәүдәгәрләрне уздырмас өчен уйлап табылган хәйлә генә ул. Юрий Всеволодович әнә Ибраһим каласын үз кулына төшермәкче. Ул каланы кулга төшерсәк, кенәз яңа базар ачар кебек миңа. Бу инде Болгарга аяк чалу булачак. Телимме мин моны? Телим дә, теләмим дә, Тимушка. Үзем менә монда йөрим, күңелем туган илдә, хатын кулында калган утарда. Феврония абыстаңның талканы коры, Настасьяны куып чыгармагае, дим. Яратам мин аны. Ат караучыга кияүгә бирдем, тынычланырга иде, юк, күрдем исә, йөрәк җилкенә башлый. Бу баланы да аның теләге буенча гына күрергә килүем.
– Каланы Әндрәй кенәзгә Сәлим хан бүләк иткән иде, Якимкә агай. Биргән бүләк өчен сугышмыйлар. Ә мин сине башка йомыш белән йөрисең дип беләм.
– Нинди йомыш тагын?!
– Һы, яшергән була тагын. Чуен кою серен белергә кирәк сиңа, Яким Степанович, бернинди дә Дүнәшкә кирәкми.
– Кит, дивана, юкны сөйләп торма, кеше ишетүе бар! – диде Яким Күчтем һәм сикереп торды да атына таба китте.
– Танымас та әле ул сине, Яким Степанович! – дип кычкырып калды Тимуша һәм, эленке-салынкы атлап, ул да атына таба кузгалды.
Тимушкага ачуы чыкмады аның. Яким җүләр түгел, күрәсен күргән, беләсен белгән кеше. Шулай да кенәз белән икесенә генә билгеле серне сакчысының белүе сәер иде. Ә бит ул хак әйтә: кызы атасы Якимне танымас та әле. Таныган хәлдә дә атасы дип белмәс, чөнки Яким аңа бу хакта әйтмәде, яшерде. Ул аның өчен бары тик бай абзый иде. Ни ялварды балакай, алып китмә мине чит-ят җирләргә дип, ни тамаша үтенде. Юк, Яким Күчтем ул чакта аны тыңларга да теләмәде. Хәзер әнә шул бала алдына «син минем кызым» дип бар инде. Әхмәт малаена үзе теләп кияүгә чыкты микән, әллә булмаса, аны ирексезләп бирделәрме? Тик Әхмәтне яхшы белә иде Яким, алай итмәс, барысы да теләк-җай белән булгандыр, хәтта бусурманча никахын да укытканнардыр. Кем белгән аны шушы бала чуен коючы остага кияүгә чыгар дип? Үз балам дип тапшырып киткән булыр иде, мал-мөлкәт биреп. Их, хатынын тыңлаган итте, тегесе дә тәмам тәкатен корытты, алып кит тә алып кит, дип җанга тиде. Олуг кенәз Мономах хатын-кыз турында: «Якын ит, иллә беркайчан да баш бирмә!» – дип, бик дөрес әйткән югыйсә. Тик Яким генә хатынына баш бирми булдыра алмады.
Яким Күчтем юл буена Тимушага дәшмәде, теге дә, арттырып җибәрүен аңлапмы, сөйләшми баруны кулайрак күрде бугай. Кирәкмәгән олпат гәүдәле, мичкәдән чыккандай калын тавышлы Тимуша кушканны һәрчак тыңлады, аны карусыз саклады, аз сөйләште. Бу адәмгә күп кирәкми, тамагы тук, өсте бөтен булса җитә дип уйлый иде Яким Күчтем. Ә ул әнә нинди икән, кенәз белән күзгә-күз карашып сөйләшкән хикмәтне белә. Ә бит илдән киткәндә генә шушы тилегә Анфиса атлы хезмәтче кызын бирергә иткән иде. Хәзер ни уйлый икән?
Яким Күчтем, хәтәр уйларын куу өченме, күк йөзенә күз төшереп алды. Чалт аяз көн иде. Үләннәр саргая башлаган, әмма инеш буйларында ямь-яшел курпы мул иде әле.
– Яким агай, чуен коючы янына Шайтан манарасы аша гына узып була, диләр. Халык сөйләгән хак булса нишләрбез?
– Керербез, Тимуша, керербез. Бернинди дә шайтан юк анда, барысы да уйдырма.
– Уйдырма түгелдер, Яким Степанович. Уйдырма булса, бөтен кеше шул хакта ипи тотып сөйләмәс иде.
– Сиңа кем әйтте ул турыда?
– Хан ясавылы әйтте. Анда кергән кеше кире әйләнеп чыкмый, йә бахырны елга буеннан табып алалар, йә судан калыккач, ди. Шайтан каласы әмир Хаҗи кулында, Яким Степанович, хан ярлыгы белән безне анда кертмәсләр.
– Ә син каян беләсең бу хакта, дивана баш?
– Мин бу якта үскән кеше бит, Яким Степанович. Миңа монда барысы да таныш, – диде Тимуша, итек кунычына камчысы белән суга-суга.
– Нинди юллар белән Ульдәмиргә килеп эләктең соң?
– Баян баһадир дружинасында идем. Аның белән киттем һәм әнә сиңа тап булдым. Әмир Хаҗины азатларына әйбәт түли, диләр.
– Мин сиңа аз түлимме?
– Аз түләмисең, Яким Степанович, аз түләмисең. Ләкин минем монда туган ягым. Таныш инешне узгач, күңелләр әллә нишләп китте. Балачакларыма әйләнеп кайткан кебек булдым.
– Тимуша, кемнәр алар, безне куа киләләр түгелме? – диде, куркынып, Яким Күчтем, артларыннан килүче азатларны күреп.
– Хан багучылары, – диде Тимуша, бер дә исе китмәгәндәй.
– Ни калган аларга монда? Безгә таба киләләр. Йа Хода, үзең сакла, – диде Яким һәм тиз-тиз генә чукынып алды.
Ул арада ханның ертавыл азатлары аларны куып та җиттеләр. Очлымына ике каурый кадаган йөзбаш аларның алдына чыкты, туктарга боерды.
Яким Күчтем аңа хан ярлыгын чыгарып күрсәтте.
– Барыбер сабыр итегез, хан үзе килә, – диде йөзбаш, ярлыкка исе китмәгәндәй, йөзен читкә борды.
Ул арада, тузан туздырып, хан һәм аның сакчылары килеп туктадылар.
– Олуг хан, үзегез ярлык бирдегез, үзегез туктатасыз, – дип, илче Илһам ханга үпкәсен белдергәндәй итте.
Илһам хан тимер-күк туры айгырда, йөгән-өзәңге, иярләренә кадәр алтынланган, көмешләнгән иде. Ханның очлым башында дүрт каурый җилферди, янында баһадиры. Баһадиры башындагы очлымда өч каурый. Хан җиләне алтын җепләр белән тукылган, кеш тиресе белән каелган, баһадир өстендә көмеш белән тукылган җилән. Аякларында болгари итекләр.
– Ярлыкны бирдем, Якимкә агай, үзем пошаманга калдым. Әйттем булса кирәк, Шайтан каласы абам әмир Хаҗи кулында. Аның, беләсеңдер, талканы коры. Әйе, кертмәүләре бар дип уйладым да менә үзем куа чыктым. Аллага шөкер, куып җиттек. Калага мин сине, Якимкә агай, үзем кертеп җибәрермен йә үзем белән алып керермен. Кыскасы, каланы үз кулыма төшерергә килдем, илче.
– Бирсен Ходай, бирсен Ходай, – диде Яким Күчтем, ашыгыбрак, һәм, хан шаяртмыймы дип, як-ягына карап алды.
– Мин әмир Хаҗиның мөстәкыйльлегенә чик куярга булдым, Якимкә агай. Урыс белән сәүдә итү өчен, миңа чуен кирәк. Чуен ул каты корыч та. Корычтан бөтен коралны да ясап була. Казанны да үземнеке итәрмен дә Юркәй кенәз белән вабаларыбызча солых төзермен.
– Йа Аллам, бирсен Ходай, бирә күрсен, – диде Яким Күчтем.
– Йә, кузгалдык, кичкә кадәр кала минем кулда булырга тиеш.
Хан атын калага таба борган гына иде, атта чабып килүче ялгыз берәүне күреп, туктап калдылар. Илһам хан ул чапкынны тулганага алырга боерды. Килеп җитәр-җитмәс чапкын ханны таныды булса кирәк, атын кире бормак итте, әмма аңа качарга ирек бирмәделәр, йөгәненнән эләктереп, хан янына китерделәр.
– Сине кем җибәрде? – дип сорады Илһам хан, төксе итеп.
– Унбаш Чупай булам, олуг хан.
– Бәең, бәең кемдә?
– Бәем меңбаш Туранда, олуг хан. Кемнәр икән дип белеп кенә килермен дигән идем, – диде унбаш Чупай һәм, Тимушкага карап, ияк каккандай итте. Бу хәлгә барысыннан да бигрәк Яким Күчтем аптырый калды. Ләкин ияк кагуны хан да күргән икән.
– Танышлармы әллә?
– Баян баһадирда хезмәт иткән идек, – диде унбаш Чупай. – Безнең урыс ул, биредә туып үскән кеше. Хәлләр ничек, Тимуша?
– Ару болай, – дигән булды Тимуша, теләр-теләмәс кенә. Ахыр сыдырылып атыннан төште, Чупайны килеп кочаклады. – Исәнме-саумы, Чупайҗан. Син һаман монда икәнсең, мин әнә Яким Степановичка хезмәт итәм, җансакчысы итеп алды.
– Унбашка коралларын кайтарыгыз! – дип боерды хан.
– Рәхмәт, олуг хан, игелегегезне онытмам, – дип, бер аягы белән җиргә тезләнде унбаш Чупай.
– Онытмасаң, менә нәрсә, унбаш. Хәзер үк атыңа атлан һәм меңбаш Туранга элдерт. Әйт, капкаларны ачып, асма күперне төшереп торсын – олуг хан килә, диген.
– Баш өсте, олуг хан.
Шулай диде дә унбаш Чупай, коралларын киеп, сикереп атына атланды һәм калага таба чапты. Илһам хан барысына да калага таба кузгалырга боерды, ләкин, берара киткәч, баһадирына калырга кушты, үзе белән җансакчыларын гына алды.
– Калада әмир Хаҗи булса? – дип сорады илче Яким Күчтем.
– Булса нә кыласың, Якимкә агай, орышырга туры килер. Әмма Шайтан каласын мин барыбер үземнеке итәрмен.
– Гаскәрең дә алырга итәр идең, хан. Туган туганның башын ашаган, диләр.
– Якимкә агай, сездә шулай диләрдер дә, бездә алай түгел, туган – туганның, хан ханның башын ашар диләр.
Шайтан каласы кирмәненең асма күпере төшерелеп, капкалары ачылып куелган иде. Илһам хан, аның сакчылары, илче Яким Күчтем җилле генә юырттырып килгән җайдан кирмән эченә керделәр. Илһам хан эчкә керүгә атын туктатты, капка сакчысыннан:
– Әмир Хаҗи мондамы? – дип сорады.
– Юк, олуг хан, әмир Хаҗи Кашанда! – диде, кычкырыбрак, сакчы.
– Туран меңбаш кая?
– Әнә ул килә! – диде сакчы һәм тураебрак басты, сөңгесен кысыбрак тотты.
Ул арада меңбаш Туран килеп җитте һәм баш иеп кенә Илһам хан белән һәм илче Яким Күчтем белән исәнләште.
– Меңбаш Туран, безгә Шайтан манарасына керергә кирәк булыр, – диде Илһам хан, атыннан төшә-төшә. – Кем алып керер икән?
– Үзегез керсәгез генә инде, олуг хан. Мин анда керергә батырчылык итмим.
– Яхшы, – диде Илһам хан, Яким Күчтемгә күз төшереп алды. – Без монда кунарбыз, аннары күз күрер.
– Рәхим итегез, олуг хан. Кәрвансарай өе буш, урын җитәрлек.
Илһам хан ат тезгенен сакчысына ташлады да кәрвансарай кунакханәсенә таба китте. Туран меңбаш аңа иярде.
– Әйт әле, меңбаш Туран, чуен коючылар янына ничек кереп була?
– Шайтан манарасы аша гына, олуг хан.
Илһам хан биек манараны күздән кичерде, авыз чите белән генә елмаеп куйды.
– Шунда керергә куркамы халык?
– Курка, олуг хан.
– Ә синең кергәнең бармы?
– Алла сакласын, олуг хан. Минем башыма тай типмәгән.
– Ә чуен коючылар каян йөри?
– Бер Хода беләдер, хан. Мин монда чуен коючыларны түгел, кирмәнне саклыйм, – диде меңбаш Туран.
Илһам ханны илче Яким Күчтем куып җитте.
– Манарага кергән бер кешене шайтан ала, диләр икән бит, хан! – диде ул кабаланыбрак һәм каушабрак. Илченең йөзендә чынлап та курку күреп, Илһам хан аның җилкәсенә кулын куйды.
– Ялган, барысы да ялган. Менә иртәгә без анда икәү керәбез.
– Йа Хода, хан, мин Тимушкамнан башка беркая да кермим. Ат башы хәтле бүләк вәгъдә итсәләр дә.
– Сиңа ат башы хәтле алтын кирәкми, сиңа чуен коючыларның алачыкларын күрү кирәк. Миңа да кирәк ул чуен коючыларны күрү. Абам әмир Хаҗи миннән барысын да яшерә. Мин олуг хан, мин атам түгел, аңа башбаштакланырга бирмәм!
– Олуг хан, – диде меңбаш Туран. – Алай да мин анда сезгә керергә киңәш итмәс идем. Анда кергән кеше кире чыкмый.
– Уйдырма, пәри яшиме әллә анда, шайтан үземе?!
– Кем яшәгәнен бер Хода беләдер, олуг хан, әмма кергән кешенең кире әйләнеп чыкканын күргәнем булмады. Аларның күбесен елга буеннан табып алдык.
Илһам хан күгелҗем-кара төстәге манарага янә күз ташлап алды, төсе белән үк шом салып тора иде манара. Ханның ни турында уйлаганын белгәндәй, илче Яким:
– Биек, төссез, шыксыз, – диде.
– Манараны тергезүче оста Дәүран, шулаймы меңбаш Туран? – диде Илһам хан. – Хәзер ул Казан каласын күтәрә, мәһабәт биналар сала. Манараны ул тергезгәч, аның серен дә беләдер, меңбаш, ә? – дип сорады аңа карамый гына Илһам хан.
– Беләдер, олуг хан. Ләкин оста Дәүранның бирегә килмәвенә шактый инде.
– Аның каравы чуен коючы оста Бәкернең киткәне дә юк, шулаймы? Яшь хатыны белән монда яши, шулаймы? Ул кай тарафта тора инде?
– Кашан каласында, олуг хан. Хатыны да Кашанда яши. Дөрес, монда да өйләре бар. Мин аның тәгаен генә кайда торганын белмим, олуг хан. Серле кеше ул.
– Чуен коючылар янына каян керә?
– Анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әйтәм бит, сер тубалы ул, әле монда, әле анда. Ниндидер бер яван белән әллә ниләр корып яталар шунда.
– Әмир Хаҗи да алар янында булгалыймы?
– Еш була, кайчан көннәр буена югала.
– Иртәгә мин синең белән чуен коючылар янына керермен, меңбаш. Саклык йөзеннән ике җансакчымны, илчене һәм аның Тимушкасын алырбыз.
– Мин анда кермәмдер, олуг хан.
– Нигә?
– Яшисем килә, олуг хан.
– Минем яшисем килмиме?
– Мин алай дип әйтмәдем кебек, олуг хан. Минем яшисем килә, ә анда кергән кешенең кире чыкканы булмады әле.
– Сәбәбе нидә инде, меңбаш Туран?
– Бер Хода беләдер, олуг хан.
– Ярый, меңбаш, алып бар безне кунак өенә. Иртә кичтән хәерлерәк, күз күрер, – диде Илһам хан.
– Мин кызымны күрә алырмынмы икән соң, хан?
– Меңбаш Туран, – диде, бераз кинаяләп, Илһам хан, – Ульдәмирдән килгән илченең кызын күрәсе килә, ә аның кызы оста Бәкердә кияүдә. Иблис аларны да саклыймы, әллә алар да иблискә әверелделәрме?
– Олуг хан, – диде, пышылдабрак, меңбаш Туран. – Кирәкмәс иде алай, көлмәгез, зинһар, шайтанның ишетүе бар. Аннан кычкырып көлгән кешеләр дә биредән югалгалады, мәетләрен дә тапмадык.
– Һы, – диде Илһам хан, чынлап та бераз шомлана калып. – Хәтерем ялгышмаса, Шайтан манарасына атам мәрхүм кергән иде бугай бит. Исән-имин калага әйләнеп кайтты, алай-болай бер дә зарланмаган иде кебек.
– Булды андый хәл, олуг хан. Керде хан. Ләкин ничек котылганын үзе генә белгәндер, берәүгә дә сөйләмәде, сезгә дә әйтмәгән әнә. Мин анда үзем дә булдым, олуг хан, ләкин манарага кермәдем. Атаң мәрхүм, урыны оҗмахта булгыры, бик күп кешенең башына җитте ул көнне, бер гөнаһсыз кешеләрне кылычтан уздырды. Абаң әмир Хаҗи булышмаса, атаңыз манарадан чыга алмаган булыр иде.
– Хан, кабат әйтәм, мин анда Тимушкасыз кермим, тәрем белән ант итәм.
– Тимушкаңны алдан кертербез, илче Якимкә агай, аның артыннан син керерсең.
– Йа Хода, йа Хода, сакла, Ходаем, бахырың, – дип, илче Яким уңлы-суллы чукынырга тотынды. Тимушка аңа көлемсерәп карап тора иде.
16Илһам хан белем-сабакны кәтиб Хафиздан алды. Чорына күрә белекле кеше буларак, мөгаллиме аңа убырлы карчыкларга, сихерчеләргә, йорт ияләренә, төрле имеш-мимешләргә ышанмагыз, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, дип әйтер иде. Чөнки алар юктыр, дияр иде. Әмма кешенең күз буу сәләтенә мөгаллим үзе дә ышаныр һәм укучыларына да ышанырга кушар иде. Шәкертләрен үзе моңа ышандырды, берничә балага күз буып күрсәтте. Кайсысына алма дип суган ашатты, кайсын дивар буена башын аска куеп бастырды. Соңыннан, бу әкәмәттә катнашкан шәкертләрдән сорашкач, шуны аңлаган иде Илһам хан: мөгаллимнәре ошбу кодрәтне Аллаһы Тәгаләнең үзеннән ала, Мөхәммәд пәйгамбәр кебек. Аның да бит янына еш кына Җәбраил фәрештә килә торган булган һәм Мөхәммәдкә киңәш-сабаклар биргән, хәтта укырга өйрәткән, диләр. Кыскасы, күз бууның ни икәнен бераз чамалый иде Илһам хан, ә менә Шайтан манарасына кергән бер кешенең югалуы, аның мәетен елга буеннан табып алулары искитмәле хәл иде. Бу – зур яманлык, моны Аллаһы Тәгалә әмере белән эшләмиләр, мөмкин хәл түгел дигән фикергә килде һәм тәвәккәлләде, манарага үзе керергә булды. Кичә әле ул, бу хакта сөйләнсә дә, икеләнебрәк калган иде, бүген исә тәмам күңелен ныгытты – керәчәк!
Илһам хан үзе белән кәтиб Хафизны алмавына үкенеп куйды. Мөгаллиме бер-бер киңәш биргән булыр иде. Ә монда берүзенә тәвәккәлләргә туры киләчәк. Хәзер инде чигенү юк, булмастыр. Мәрхүм әтисе әйтмешли, хан сүзе – аткан уктыр! Ул Шайтан манарасына керәчәк!
Иртән, кояш чыгар-чыкмастан уянгач, Илһам хан, баш астына кулын куеп, шул турыда уйланып ятты. Йокысының рәте-җае булмады, әллә ниткән яман төшләр күрде, әле манарадан очып суга төште, әле су өстеннән очып барды. Һәм шуңа шатланып бетә алмады – оча ала икән бит ул!
Ләкин, уянып киткәч, моның бары тик төштә булуына бер мәлгә ачыргаланып ятты. Чынлап та, нигә оча алмый икән адәм баласы, әйтик, очар кошлар кебек, теләгән җиренә күтәрелеп очып китсә? Адәм баласын күтәрә алырдай канатлар ясасаң?..
Әмма болар барысы да тормышка ашмас әкияти хыял гына иде. Тиздән аны уятырга керерләр. Кунак өен караучы кызлар комган-тас кертеп юындырырлар, аш-су кертерләр һәм, ашап-эчкәч, ул туры Шайтан манарасына юнәлер. Кайда ул чуен коючылар, җир астындамы, манара артындагы бер-бер алачыктамы? Берәү дә белми иде.
Илһам хан торды, шул мәлдә үк бүлмәгә комган-тас тоткан, иңе аша сөлге ташлаган хезмәтче кыз керде.
– Хәерле иртә, олуг хан! – диде ул, тыйнак кына елмаеп, баш игәндәй, әллә ничек чүгеп куйгандай итте.
– Хәерле булсын, гүзәлкәй! – диде Илһам хан һәм җиңен сызганып, юынып алды, кыз иңендәге чигүле сөлгегә битен-кулын сөртте.
– Күптән биредәме?
– Ике ел була инде, олуг хан.
– Хезмәтең зарыктырмадымы соң?
– Юк, олуг хан. Тагын бер елдан мине әмир Хаҗи чуен коючыларына кияүгә бирәчәк. Әмир Хаҗи чуен коючыларына һәрберсенә өй салдыра. Өйләнгәч.
– Яраткан кешең дә бармы, егетең, дим?