Читать книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 (Мусагит Мударрисович Хабибуллин) онлайн бесплатно на Bookz (8-ая страница книги)
bannerbanner
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Оценить:
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3

3

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3

Ир-канаты «Туйбикә» дип еш телгә алгалагач, Зөбәрҗәт ханбикә оста Алпарны барып күрергә уйлады. Алпар останы күрде дә хатын-кыз буларак бөтен җаны-тәне белән тойды: «кысыр Туйбикә түгел, җиде иргә тап булып бала тапмаган хатын да бу ирдән авырга узачак» дигән нәтиҗәгә килде. Юк, ир-зат ул тиклем тамаша олпат гәүдәле, күзгә ташланырлык матур да түгел иде. Әмма бер Хода белә, ни беләндер үзенә җәлеп итә. Күз карашында идеме бу гайрәт, йөз-кыяфәтендәме – Зөбәрҗәт ханбикә төшенеп бетермәде. Ләкин бер нәрсәгә инанды: хатын-кыз яратырлык иде оста, Туйбикә ябышып ятарлык иде. Дәүран да әнә суеп каплагандай атасына охшаган, гәрчә күз-кыяфәтендә Туйбикә чалымнары булса да. Назлыгөл аны үсмер чакта ук күреп үсте. Күргәч тә, шашып гашыйк булгандыр, күрәсең, балакай. Юкса җәннәттә яшәгән җирдән, хан сараеннан, ата-ана яныннан качып, бер ир-егеткә барып капланыр идеме? Тәгаен пәйгамбәре иткән инде балакай шул колчура останы. Ярый, хәерле булсын, бәхете вә язмышы шуннан булгандыр. Юл – адәмнән, язмыш – Алладан, диләр бит.

Әйе, Назлыгөл – ирдән, Илһамы хатыннан уңдылар шикелле. Тик Хаҗи угланы гына бәхетен соңарып тапты. Ягъкуб тархан кызын бик яратып яши, диләр. Бирсен Ходай. Җәйне— карлыгач, мәхәббәтне хатын-кыз китерер, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер, күрәсең. Әйе, сез бәхетле, балакайлар. Тик әнә анагыз гына атагыздан калды. Аны яратучылар да бар иде. Сукыр түгел иде анагыз, барысын да күреп яшәде. Табиб Антоний аяк астында туфрак булыр хәлләргә җиткән иде. Тик ничек инде кяфер кулына кагылмак кирәк? Хәер, кәтиб Хафиз әнә кяфер кызын алды да торып ята, сарайдан чыгып китәргә җай гына көтеп тора. Шул адәм дә гаип ичмасам бүген. Антоний турында әйтеп тә торасы юк. Кайларда йөри икән үзе? Әллә соң чакыртып аласымы? Күңелсез бүген ханбикәгә, җаны өзгәләнә, күңеле әрни. Шул табибны күрсә, элегрәк үзе дә аңлап бетермәгән бер хиссият кузгалыр иде. Яшьтән үк хиссияткә бай хатын-кыз иде ул, сарайга килү белән сизде-күрде ул табибның үзенә сокланып каравын. Гашыйк булуы идеме бичараның ханбикәгә, гүзәллегенә соклануы гына идеме? Бик табигый, гүзәллеккә соклануы да ихтимал иде, әмма ханбикә Зөбәрҗәт йөрәге белән сизәр-тояр иде, табиб башка нәрсәгә тансыклый: үзенеке итәргә. Әмма бу адымны ханбикә беркайчан да ясамаячак иде, ул хакта да белә иде булса кирәк бахыр табиб. Сәлим хан да сукыр түгел, ике арадагы карашларны күрде дә тизрәк табиб Антонийны кенәз Всеволодка биреп җибәрде.

Гөнаһсыз иде табиб, Зөбәрҗәт ханбикә турында әйтеп тә торасы юк. Ул аны бары тик яратты гына, җавапсыз яратты. Дөрес, кайчакларда сулышы белән тартып китерердәй чаклары булды, ахыр чиктә барыбер тыелып калды.

Әйе, яз килеп, җир чишенеп яткан бер вакытта ханбикәгә бигрәк тә кыен иде. Табиб Антонийга бәйле хатирәләр дә юатмады. Чын үпкәсе, ахыр килеп, угланы Илһам ханга бәйле иде, җан ачуы аны тәмам хафага салды. Менә ничә көн инде угланы Илһам, мең төрле сәбәп табып, анасын кабул итмәскә тырыша.

Тәхет ягына кәтиб Хафиз килеп керде һәм аны күреп сискәнеп китте.

– Саумысыз, ханбикә? – диде ул, бераз дәшми торгач.

– Аллага шөкер, кәтиб! Үт, уз.

– Ханбикә, рөхсәт итсәгез, мин иртәгә Ага Базарга барып килер идем. Табиб Антоний кайткан, диделәр.

Әле генә искә алып утырган кешенең Болгарга килеп төшүен ишеткәч, ханбикә Зөбәрҗәт язмыш кошын тоткандай торып басты. Аның бит очлары алсуланып китте, күзләрендә кызыксыну галәмәтләре уйнады.

– Хафизҗан, мин дә барсам икән?

– Рәхим итә күрегез, ханбикә. Үзем кереп дәшәрмен.

Ханбикә, Сәлим хан вафат булганнан соң, сарайда бары тик бер кешегә – кәтиб Хафизга рәхмәтле иде. Менә, ичмасам, үзгәрмәс кеше. Рәхмәтле, итагатьле, инсафлы, беркайчан да кешене юк-барга рәнҗетмәс, шәфкатьле, ягымлы вә зыялы. Менә хәзер дә рөхсәтне ханнан түгел, ханбикәдән сорарга килгән бит. Яван кызы белән торса да, ханбикә аңа әллә кайчан фатихасын биргән иде инде. Дөрес, яван кызы белән һаман никахлашмыйча, болай гына торалар икән. Бәлкем, дөрес эшлидер. Яраткан вә ихлас гашыйк кешегә никах ни ул…

Ага Базарга барасы итте дә, чыннан да анда Антонийны очратса? Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган кешесен күрергә барган кебек булмасмы?.. Юк инде, бармас, ахрысы, ул. Үзе сарайга бер килер, килми түзмәс. Димәк, угланы Илһам үз дигәнен итә тора. Тиздән Баян баһадир да килеп җитәр, сарай тәүгечә шау-гөр килеп тора башлар, мөгаен.

– Йә, үзең генә чыгарсың инде, Хафизҗан. Күрсәң-нитсәң, табибка сәлам юлларсың. Онытмагандыр әле ханбикәне.

– Оныта буламы, ханбикә! – диде кәтиб Хафиз, ашыга төшеп. Ләкин икенче мәлдә инде оялып күзләрен түбән төшерде.

– Онытмагандыр шул, – диде ханбикә Зөбәрҗәт. – Ничәмәел сарайда безне дәвалап торды да…

Ханбикә тагын нидер әйтергә теләгән иде, тыелып калды, калтасыннан бер янчык акча чыгарып, кәтиб Хафизга ташлады.

– Мохтаҗлыгы булса, Антонийга бирерсең. Ханбикә бирде дип әйтерсең, – диде дә Зөбәрҗәт, күтәрелеп, кызлар ягына кереп китте.

* * *

Беркөнне, ниһаять, Зөбәрҗәт ханбикә тәхеттә утыручы Илһам ханның берүзе чагына туры килде.

Илһам, анасын күрүгә:

– Мин казнабаш Варданны көтә идем, – дигән булды.

Әмма Зөбәрҗәт ханбикә гүя ишетмәде дә, алга узды, утырды, дога кылды.

– Инәй, – дип кабатлады Илһам хан. – Сиңа әйтәм…

– Абаң йортына яу чабарга җыенасың дип ишеттем, бәхиллегем юк, – диде ханбикә Зөбәрҗәт, угланының күзенә карамый гына, башка берәүгә сөйләгән кебек.

– Абам миңа Шайтан каласын бирергә тиеш иде! Ул казнага бер тиен ясак түләми, бәйсез рәвештә мөстәкыйль көе көн көтә. Ә миңа гаскәремне ишәйтергә кирәк.

– Һәм абаңа яу чабаргамы?! Хаҗи абаң җүләр түгел, ул синең яу чабарга җыенуыңны сизенмидер дип беләсеңме?

– Белсен! Ул миңа, олуг ханга, бер тиен ясак түләми!

– Абаңа яу чабарга җыенасың… миңа «инәй» дип дәшә башладың. Баккан анага әйтә торган исем ул, балакай, тапкан анаңа түгел. Ә мин сине үз күкрәгем имезеп үстердем…

– Кичер, анам. Тик нә кылыйм! Абам баш бирми. Болгардан Казан ягына һөнәрчеләр, чүлмәкчеләр, бай сәүдәгәрләр китә.

– Казан каласын атаң да ныгытты кебек, балакай.

– Җитәр, анам, балакай да балакай, димә. Мин үсмер бала түгел, олуг хан.

– Ил йөге синең иңеңдә, балакай, – диде ханбикә, ирен чите белән генә елмаеп. «Әнә шулай, – дип уйлады эченнән генә ханбикә. – Мин сиңа – балакай, син миңа – инәй».

Илһам хан тәхетеннән төште, арлы-бирле йөренергә кереште.

– Казнабашыңны Сөмбелгә җибәрмә, бәхиллегем юк.

– Мин аны Казанга җибәрәм.

– Шундаен олы кешегә кул күтәрерләр дип уйлавыңмы? Абаң ясак түләмәс, ә казнабашыңны мыскыл итәрләр.

– Мин аны азатларым белән озаттырам.

– Азатларыңны әсир итәр. Ә казнабашыңны сакалын кисеп, корсагы җиргә тигән биягә атландырып җибәрер. Кияүкала кенәзләре Әндрәй кенәзнең йомышчыларын мыскыл иткән кебек.

– Юкны сөйләмә әле, анам. Кяферләрме әллә без?

– Кеше ихтыярын кимсеткәндә, иман тикшермиләр. Казнабашыңны кәҗәгә атландырып, сакалын кисеп җибәрсәләр, кая керер тишек тапмассың.

– Миңа акча җитми, миңа гаскәр җыярга кирәк. Акчасыз азат тотып буламы?

– Нәфсеңне тый, уй-ниятеңне изгегә юнәлт. Абаңа баш иеп бар, – диде ханбикә, кузгала башлап.

– Мин аңа баш иеп түгел, яу белән барачакмын, яу белән! Тик, анам, син миңа комачаулама. Мәрьям бикәне дә рәнҗетмә!

Мәрьям исемен ишетүгә, Зөбәрҗәт ханбикә туктады, каерылып, угланына карады. Күзләре кысыла башлап, кашлары җимерелүдән үк күрде Илһам хан: «Мәрьям бикә» сүзе анасы йөрәгенә ук булып кадалды.

– Әстәгъфирулла, бу ни дигән сүз тагын?! Ни дип дәшәргә тиеш мин аңа?

– Мария аның исеме, Мария, анам!

– Аларда Мариядер, шикләнмим, әмма бездә Марҗа. Сиңа— Мария, миңа – Марҗа бикә.

– Ул хәзер ханбикә, анам, ишетәсеңме, ханбикә!

– Алды бикәдер, шикләнмим, арты Марҗадыр ич! Инде ханбикә! Булмый торсын әле! Кем өйрәтте сиңа моны?!

– Гөнаһлы булма, анам. Берәү дә өйрәтмәде. Мин – хан, әул – ханбикә.

– Син – олуг хан, ә ул – бикә, бары тик бикә! Мине җирләгәч, ханбикә булыр, – диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм шундый иттереп угланына карады, теге чак кына артка чигенә башламады: – Җый табын. Бөтен аксакалларыңны дәштер. Алар хәл итсен!

Шулай диде дә ханбикә җилләнеп чыгып китте. Соңгы көннәрдә үз-үзенә урын таба алмый интеккән иде, угланы белән әйтешергә булган икән. Әйтешкәч, күңеле тынычланыр кебек иде, хәзер әнә җаны атылып чыгарга тора, бәгыре парә-парә килә. Ханбикә Зөбәрҗәт ятак бүлмәсенә керде дә сәкегә капланып елап җибәрде.

Анасы пырлап чыгып киткәч, Илһам хан бусагабашны чакырып алды һәм казнабаш Варданны тизрәк табып китерергә кушты. Бусагабаш эленке-салынкы гына килеп керде, керде дә туктап калды, таптанып тора башлады.

– Кая казнабаш Вардан?

– Килеп ята, ханиям.

– Ә синең нигә кәефең юк? Кем янына килеп кердең син, бозау ялаган нәмәстә! Бар, йомышчыларга әйт, берсекөнгә бөтен аксакалларны, куштаннарны табынга дәшсеннәр. Берәүсе дә килми калмасын.

– Баш өсте, шөһрәтлем.

Бусагабаш чыгып кына киткән иде, вәзир Камай килеп керде:

– Хәерле иртә, ханиям! – диде вәзир, мичкәдәй гәүдәсен тәхеткә таба тәгәрәтеп.

– Казнабаш Вардан агай кайда?

– Килеп ята, – диде вәзир Камай.

– Нәрсә сез, тутый кош сыман һаман бер сүзне кабатлыйсыз? Бусагабаш «килеп ята» диде, инде син.

– Минем сезгә әйтер сүзем бар, ханиям.

– Йә-йә, – диде Илһам хан, тәхеткә төшебрәк утырды.

– Мәрьям бикә белән очрашкан кенәз тиуны Митәй атлы булып чыкты, сәүдәгәр Яким Күчтемнең оныгы икән.

– Әнә ничек икән. Таймас баһадир кайда?

– Ул хәзер килер, казнабаш Варданны Казанга җибәрү килешерме икән, ханиям?

– Минем казна буш, азатларыма түләргә акча җитми. Казнабаш Вардан әмир Хаҗига барсын, акча сорасын. Бирми икән, атам кирмән күтәрергә биргән акчаны кайтарсын.

– Халык бай да бит ул, ханиям, ничек кеше кулыннан акчаны тартып алмак кирәк. Кара халык – кара сарык бит ул. Фетнә күтәрүе бар. Хәер, фетнәдән куркасы юк, азатлар да, корал да җитәрлек. Мине, ханиям, Мәрьям бикә белән сөйләшеп торган кенәз тиуны борчый.

– Моннан соң, вәзирем, Мәрьям бикә синең өчен дә, башкалар өчен дә – ханбикә. Мин – олуг хан, ә ул – ханбикә.

– Баш өсте, шөһрәтлем.

– Юркәй кенәздән хәбәр юкмы әле?

– Юк, ханиям, ул вәгъдәсендә торыр. Сабантуйлары үткәч тә кузгалырмын дигән иде. Үтә корылык анда, хан. Чәчкән икмәкләре чыкмаган, басуларында ком бураны. Юркәй кенәз Казанга ук килергә курка, Ибраһим каласын яуламакчы.

– Кенәз – Ибраһим каласын, без Казанны кулга төшерербез.

– Бирсен Ходай, – диде вәзир Камай, баш иеп.

– Бусагабаш! – диде Илһам хан. – Ханбикәне дәш!

– Зөбәрҗәт анагызнымы, шөһрәтлем?

– Мәрьям ханбикәне! – дип җикерде Илһам хан. – Тиз бул, бер аягың монда, икенче аягың анда булсын!

Күп тә үтми, тәхет ягына Мәрьям килеп керде. Тыенкы, сак кына ир-канаты янына килде. Килде дә җаныеның күкрәгенә башын төртте.

– Ни булды? – дип сорады Илһам хан, вәзире белән бусагабашына чыгып китәргә ым какты.

– Берни дә булмады, Илгамым, яраттым, – диде Мәрьям ханбикә.

– Сагындым, диген.

– Яраттым да, сагындым да, – диде Мәрьям ханбикә, башын күтәреп, ир-канатының күзләренә карады.

– Утыр әле, утыр үз урыныңа. Моннан соң син анам урынында, янәшәмдә булырсың.

– Мин ханбикә, Илгамым?

– Әйе, син – ханбикә, ханбикә.

– Якшы, мин ханбикә, Илгамым, анам урынында утырамын.

– Утыр, утыр инде. Менә шулай. Хәзер әйт: кичәле-бүгенле Ага Базарда кем белән очраштың?

– Кардәшемне күрдем, Илгамым. Митрий килгән, шуны очраттым. Агасына тиреләр китергән, үзенә тун тектерергә исәбе.

Шулчак тәхет ягына Зөбәрҗәт ханбикә килеп керде. Керде дә үз урынында утыручы киленен күреп, ирен чите белән генә елмаеп алды һәм, киленен тәгаен күрмәмешкә салышып:

– Углан, калага табиб Антоний килгән, сарайга дәшәр идең,– диде.

– Ярый, анам, дәштерермен, – диде Илһам хан, ханбикә Зөбәрҗәт кырт кына борылды да тәхет ягыннан чыгып китте.

14

Ханны күрергә килгән Яким Күчтемне Илһам хан бик озак кабул итми торды. Урыс кенәзенең бай сәүдәгәре Яким Күчтем мәрхүм Всеволод чорында илче вазифасын үтәгән иде, бүген әнә оныгы Митәй белән Болгарга тиреләр алып килгән, диләр. Янә сәүдәгәрлек эшенә керешкәнме? Ә бит Әндрәй кенәз заманында ук илче булып йөрер иде. Дөрес, соңра ул кенәзне үтерүдә катнашкан бугай, шулай да Всеволод кенәз дә аны чит итмәде – янында калдырды. Инде бүген әнә Юркәй кенәзгә хезмәт итә. Ләкин кем йөзендә? Илче булып түгел, билгеле, юкса хәбәр итәр иде. Димәк, Болгарга сәүдәгәр йөзендә генә килгән. Илчеме, сәүдәгәрме – Илһам хан аны кабул итәр. Хәтере ялгышмаса, атасы мәрхүм әйтер иде: Яким Күчтем беркайчан да Болгарга тикмәгә генә килмәс.

Илһам хан кәтиб Хафизга карап алды, Яким Күчтем кергәндә, кәтибнең урынында булуы зарур иде. Ошбу кешене кәтиб Хафиз да бик әйбәт белә. Яким Күчтем турында аңа нәкъ менә кәтиб Хафиз: «Телгә җор, аяклы тарих», – дип әйткән иде.

Илһам хан, тәхеткә утыргач кына: «Нигә килгән урыс кенәзе илчесе?» – дип, илчегә күз төшереп алды. Хак, аныңилчеләре дә Юркәй янына барып кайттылар, олуг кенәзгә йомышын җиткерделәр. Казанны алырга ярдәм итсен. Шул хәлне ачыкларга килгәнме?.. Юркәй кенәз ризалыгын биргән бит инде, угланы Булат барысын да җайлап кайтты: турыдан-туры кенәзнең үзе белән күзгә-күз калып сөйләшкән. Шуның өчен бу хәлне бары тик угланы Булат һәм Илһам хан үзе генә белә иде. Әгәр дә мәгәр Юркәй кенәз яшерен сөйләшүне илчесе Яким Күчтемгә әйткән булса?.. Яким Күчтемнең Болгар тулы товар ишләре. Бу хакта әнә анасы сөйләнеп тә йөри инде. Дөрес, ул аны Казанга яу белән үзе генә бара дип белә. Мәгәр Илһам хан белә: гаскәр белән барса да, гаскәрсез барса да, Казанны ул ала алмаячак. Аңа ярдәм кирәк. Ә ярдәмне бары тик Юркәй кенәз генә бирә ала…

Атасы Сәлим хан белән Яким Күчтем бик тату яшәгәннәр иде. Илченең – ханнан, ханның илчедән сере булмады, ахрысы, чөнки яу-талаулар хакында Сәлим хан алдан ук белеп торыр иде. Ул да якын итеп кабул итсә кенәз илчесен?.. Бөтен уй-теләген, эч серен белсә?..

Илһам хан кенәз илчесен дәшәргә кушты.

Бусагабаш, алгы якка чыгып, Яким Күчтемнең исемен дәшкәч, карт илче сискәнеп китте. Нигәдер күңеле тыныч түгел иде. Оныгы Митәйгә калага чыгып йөрмә, дип әйтеп куйган иде, ә ул, азгын җан, Ага Базарга чыгып, хан хатыны Мария белән очрашкан. Шуның өчен күпне күргән илче оныгын тизрәк илгә озаткан иде. Әйе, Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән. Җүләр баш, бикәне күзәтми торалар буламыни! Әйе, оныгы Митәйнең бөтен эшне бозып куюы бар иде, шуңа ул тәхет бусагасын пошыныбрак атлады. Элек аңа бер дә куркасы юк иде, яшәү дәверендә ул беркайчан да Болгар ханнарына хилафлык кылмады. Кайчандыр ата-бабалары шушы яклардан чыкканга күрәме, Болгар халкы аңа якын иде. Әмма шул ук вакытта иман кылган илен дә онытмады, кенәзләргә тугры хезмәт итте.

Яким Күчтем бусага аша үтте, тәхеткә якынаюга баш иде, ханга сәлам юллады.

– Сәламең алдык, әйдә, түрдән уз, утыр, – диде яшь хан һәм шуның белән илченең күңелен тынычландырып куйды.

– Олы Оя Всеволод угланы кенәз Юрий сезгә сәлам юллады, олуг хан.

– Сәламен алдык, Якимкә агай, – диде Илһам хан, елмая-елмая.

– Бездә корылык, хан. Базарларда кыйммәтчелек. Юрий Всеволодович олуг кенәз буларак борчуда: Болгардан икмәк килми башлады.

– Мөрем юлбасарларын абам акылга утыртты бугай инде. Юлбасарларын тыйсын кенәз, илче агай. Болгарда әнә бер сәүдәгәрне дә талаганнары юк. Бездә тәртип, саклыйбыз.

– Ачлык, олуг хан, ачлык шул көнгә калдырды. Ач кешенең ачуы яман, диләр бит.

– Игенчедән күпме ясак җыя кенәз?

– Биш өлештән берен, олуг хан.

– Ә мин, кадерле илче, ун өлештән берен җыям. Салымны сала белмәсәң, чынлап та ач калуың бар. Аннары, кенәз бик күп гаскәр тота, ә гаскәриләрне ашатырга кирәк, һәммәсенә дә акчалата бирергә.

– Киңәшең өчен рәхмәт, олуг хан. Ләкин мин Владимир тәхетендә утырмыйм шул.

– Ачулану түгел бу, Якимкә агай, үртәү дә түгел… Үзем дә салымны биш өлештән җыярга җыенам әле. Керем аз. Сәүдәгәрләр дә узынды, тауварларын яшереп саталар, тарханнарым моңа күз йома, йә булмаса, кул очына ала. Ә бу хәл казнага бик күп зыян китерә. Хакмы-түгелме, Якимкә агай, Казанга да күз салгансың икән дип ишеттем. Имеш, урам суктыра башлагансың, әмир Хаҗи ризалыгын биргән.

– Күз салырга картайдым инде, олуг хан. Казанга күз салучы – энем Афанасий. Булдым мин ул калада. Урыны уңай, җиде юл чатында дияргә була. Мәрхүм Сәлим ханның югалган кызы да анда икән. Кала остасында кияүдә. Малайкае бар. Гүзәл, гүзәл, баласы белән күрдем дә үзен, Мәрьям анага охшатып куйдым. Ходай бирсә бирер икән гүзәллекне кешегә, атна-ун көн буена йөз-кыяфәте күз алдымнан китмәде. Кызлар чибәрлеге – адәмнән, хатыннар гүзәллеге – Ходайдан, диләр бит, хак икән.

– Язмыш, язмыш, Якимкә агай. Әнә шулай колчурага кияүгә чыкты да куйды.

– Бер дә колчура катынына охшамаган ул, олуг хан. Бәхете йөзенә үк бәреп чыккан, шат, елмая. Ни, мин ул Дәүран останың атасы белән таныш идем бит. Владимирга килеп, чиркәү салып киткән иде. Алтын куллы иде мәрхүм, улы да каланы яңарта. Әмир Хаҗиның сарае бер дә олуг ханныкыннан ким түгел. Барысын да килештереп эшли. Кәрвансарай суктырырга сызымнарны аңа эшләргә бирдем әле. Риза булды. Афанасий тырышты инде, ул алдан йөрде.

– Йә, дөнья хәлләрен куеп торыйк, Якимкә агай. Үзең нинди йомыш белән килдең?

– Һә, иң әүвәл, олуг хан, сиңа кенәз бүләкләрен тапшырырга рөхсәт ит. – Яким Күчтем бармак шартлатты, шундук ишек артында торган хезмәтчеләре, кенәз бүләкләрен күтәреп, тәхет ягына керә башладылар. – Олуг кенәз бүләкләре, олуг хан.

Хан алдына кеш тиреләре, затлы туннар, ике-өч тәпән бал, күзне камаштырырлык ак киндер тукыма төргәкләре өелде.

– Рәхмәт, рәхмәт яусын, илче, – диде Илһам хан һәм ялчыларына бүләкләрне алып китәргә кушты: – Болгар да буш итмәс, илче. Иртәгә үк утыз-кырык көймә икмәк Ульдәмиргә юл алыр.

– Аллаһы Тәгалә ярлыкый гына күрсен, олуг хан, – дип, илче Яким Күчтем ханга баш иде, чукынып алды.

Илһам хан әмере белән түр яктан агач тәпән белән кымыз күтәреп керделәр. Илче Якимгә кымызны хан үзе салып бирде.

– Синең белән күптән очрашасым килгән иде, Якимкә агай, – диде ул, кечкенә өстәл янына кунагын дәшеп. – Син— күпне күргән кеше. Болгарга юл башың Казаннан башлаган өчен дә үпкә тотмыйм. Җитеш әйдә, эч һәм сөйлә. Шул гынамы йомышың, икмәк кенә кирәк булдымы?

– Күрше күршегә килми, йомышы төшми торамы, хан? Йомышсыз ялкау гына йөрер, ди. Иллә иң олы йомышым – икмәктер, хан. Икмәктә – хикмәт, диләрме әле.

– Икмәкне борын-борыннан болгарлар игә, Аллага шөкер, ач калганыбыз булмады диярлек. Ләкин бүген аны куеп торыйк әле, Якимкә агай. Минем урысларның борыннан килгән кенәзләренең тормышларын беләсем килә. Шул хакта сөйләсәңиде. Китан* кенәздән башка минем бер кенәзне дә күргәнем булмады. Ә ул батыр кеше иде. Атасы Юркәй Долгорук та хикмәтле кенәз булган, диләр. Аны син дә күргәнсең икән. Ниндирәк кеше иде?

– Минем атамның башына җитүче кенәз шул инде, хан.

– Ничек-ничек булды ул хәл? – диде Илһам хан, җайлабрак утырды, ишек төбендәге бусагабашка «чыгып кит» дип кул селтәде.

– Хикмәтле кеше булган, күрәсең. Әле дә күз алдымда тора. Олпат гәүдәле, ак чырайлы, зур булмаган күзле, кәкрәебрәк торган озын борынлы, кечкенә сакаллы кеше иде. Тавышы калын, карашы усал да, ягымлы да. Ягымлыга – ягымлы, усалга усал булгандыр инде. Бермәлне дружинасы белән Киялигә барышлый атамның утарына килеп төште бу. Берәүләр, Кияүкалага яу барыр юлда туктап ау кылып, күңел ачарга булган, диделәр, икенчеләре, кенәзне анама гашыйк икән, диделәр. Минем анам җырга оста, ак йөзле, чибәр хатын иде. Бай нәселдән. Хак, атам да төшеп калганнардан түгел, ил тарханы. Болгардан күчеп утырган. Кенәз килгәч тә, Черниговтагы туганына чапкынын җибәргән, имеш. Күчтем бай урманнарына ауга килсен, имеш, урман мәчесен дә ала килсен. Чернигов кенәзе ауга өйрәтелгән урман мәчесен йөрткән. Аннары Юрий кенәзне хатын-кызга хирыс икән, диделәр. Мин ул чакта моның ни икәнен белми идем әле, бу хакта атамның хезмәтчеләре сөйләр иде, ә мин инде үсмер егет, гелән колак салып йөрим. Чөнки күрәм, кенәз килеп төшүгә, атам кара коелып йөри башлады. Күрәсең, сизенгәндер, бичара. Кенәз табынны ишегалдына хәстәрләтте. Ни өчен дисәң, Чернигов кенәзе алып килгән урман мәчесе бу көнне поши тоткан, аны тунап, таганга астылар, астына ут яктылар. Атам бал шәрабы китерде. Берме, икеме мичкә эчтеләр, хәтерләмим. Безгә ни, без шат. Ыгы-зыгы, шау-шу киләләр, җырлыйлар, бииләр, көрәшәләр. Шактый салып алгач, Юрий Долгорук кенәз торды да анама таба китте, атам ялт итеп шул якка күз атып алды. Ошатмады кенәзнең кыланышын. Әмма тыймады, дәшмәде. Кенәз үзенә таба килә башлагач, анам йөзенә кызыл комач җәйгәндәй кызарынып китте, бит-йөзләрендә гөлт итеп ут капкандай булды.

– Җырла әле, җырла әле, лебёдушка-аккошым, – диде кенәз. Шулай диде дә анамның алдына тезләнде, аякларыннан кочты, күтәрелеп, күзләренә карады. Анам, ни кылырга белми, аның чәченә кагылып алды.

– Җырлармын, соколик мой, җырлармын, – диде анам.

Атам анамның бу кыланышын килештермәде, күрәсең, шартлатып кулындагы камчы сабын сындырды, әмма миннән башка моңа хәтта игътибар итүче дә булмады, бары тик анам гына, йөрәге белән ишетепме:

– Җырлармын, кенәз, җырлармын, бар, урыныңа утыр, – диде.

Юрий кенәз урынына барып утырмады, шул җирдә терәлеп калды һәм анамның җырлавын көтә башлады. Шул мәлдә, башка чарасы калмагачтыр инде, анам җырлап җибәрде. Әйе, ул моңны ишетсәң иде син, олуг хан, менә тәннәр чемер-чемер итә, билләһи, сандугачлар сайраудан туктагандыр. Сурәт шундыйрак: анам җырлый, ә кенәз Юрий анамның аяк астында дияргә була. Барысы да мөкиббән китеп, таң калып тыңлый, кенәз дә, ачкан авызын ябарга онытып, җырчының авызына төбәлгән, гүя сихерләнгән иде.

Җыр бетте. Анам тирән итеп сулыш алып куйды. Шул мәлдә кенәз сикереп торды да, анамны кулына күтәреп, өйгә таба алып китте.

Атам Күчтем төптән юан саллы гәүдәле кеше иде, ачуы килгәндә ике яшьлек үгезнең ике мөгезеннән алыр иде дә егар иде, әле дә көр вә усал тавыш белән:

– Кенәз, куй минем катынны, тимә аңа! – дип кычкырдыһәм кынысыннан кылычын суырып чыгарды да кенәзгә таба китте.

Юрий кенәз анамны төшермәде, борылды да атама карады һәм аның кулында ялангач кылычын күреп әллә үзе җансакчысына ым какты, әллә тегесе ашыгыбрак атамны укка алды. Аркасына ук кадалуга, атам артына әйләнеп карыйсы итте, ләкин өлгерә алмады, йөзтүбән капланды. Анам чырыйлап кычкырып җибәрде, ыгы-зыгы купты. Юрий кенәз анамны җиргә бастырды да, кылычын чыгарып, атамны укка алган сакчысына таба китте. Ул аны урталай чапкан булыр иде, шулчак атасы алдында Андрей кенәз пәйда булды, атасына аркылы төште. «Атам, койма кан, ул синең җаныңны саклап калды», – диде. Юрий кенәз әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлады да, кылычын кынысына тыгып, бераз башын иеп торды, аннары:

– Югал күз алдымнан! – диде.

Бу фаҗига 1147 елның җәй башында булды, бераздан кияүкалалылар Юрий кенәзнең үзенең дә башына җиттеләр. Ләкин безнең ара моның белән генә бетмәде. Юрий кенәз, анам алдында гаебен юарга теләпме, апабыз Улитаны өлкән улы Андрейга сорады. Анам каршы килмәде. Әнә шулай Андрей кенәз безнең җизнәй булып китте. Бераздан җизнәй кеше энем Афанасий белән мине сараена алды – киңәшчеләре итте.

– Нигә соң Әндрәй кенәзгә кул күтәрергә иттегез?

– Үчле идек без Долгорукларга, нык үчле. Апам Улита да бер дә яратып тормады үзен, бәлкем, шуңа кенәз, аны аерып, сезнең Болгардан өйләнгәндер. Улитаны кууы, Болгардан өйләнүе янә безнең йөрәккә ут өстәде. Һәм без аннан котылырга булдык. Хәер, Андрей кенәздән бик күпләр канәгать түгелләр иде: рухи атакайлар да, боярлар да, безнең турыда әйтеп тә торасы юк.

– Әндрәй кенәзне үтерүдә Всеволод кенәз дә катнашкан диләр, хакмы шул, Якимкә агай?

– Гөнаһлы буласым килми, үлтерүдә катнашмады, әмма котыртуы хак. Ә нигә, ул да Юрий Долгорук угланы, анасы башка булса да, кенәзлеккә хакы бар иде. Тизрәк тәхеткә утырасы килгәндер.

– Хәтерем ялгышмаса, Әндрәй кенәз, ислам динен кабул иткән өчен, энең Апанайны зинданга утырта, иртән бөтен халык алдында дар агачына асмакчы була. Аны кем коткарды?

– Пётр кияү. Ул коткарды. Бусурман динен кабул итүенә без дә риза түгел идек, әмма ул минем туганым. Владимирга килгән Афанасий турында кемдер кенәзгә җиткергән. Имеш, сәүдәгәр Афанасий бусурман диненә күчкән, башына чалма урап йөри. Андрей кенәзнең, Кияүкалага яу барганнан соң, күп югалтуларга дучар булып кайткан көннәре. Халык кенәзгә ачулы, боярлар турында әйтеп тә торасы юк. Андрей кенәз бу тамаша белән халыкның ачуын бусурманнарга күчермәкче иде, ягъни Болгарга. Әйе, энем Афанасий аша.

– Өлгерә алмый калдымы?

– Өлгерә алмый калды, хан.

– Апанай Болгарда, башында чалма, шәех кызына өйләнде, никах укытты.

– Тиле ул, җүләр беткән. Җитмәсә, мәчеткә намазга йөри икән.

– Бу начармы, Якимкә агай?

– Дин ташлау яман түгел, иман ташлау яман, хан. Мин аңа ачуланмыйм. Тик яңадан Владимирга кайта алмас кына диюем. Безнең урыс халкы, гомумән, башка диндәге кешеләргә көн күрсәтми. Аллаһы Тәгалә ярлыкасын. Ышану төрле булса да, Алла бер, диләр бит.

bannerbanner