
Полная версия:
Асылташ = Драгоценный камень
Җомга кич
Менә тагын килеп җиттеИ мөбарәк җомга кич.Җомга кичтә кич утыруБорынгыдан калган ич.Әни-әби кич утырган,Укып «Йосыф китабы»н.Мөселманга, без татаргаГазизрәк ни тагын?Җитү кызлар кич утырыпЧигү чиккән бирнәгә.Җомга кичне без югалтмыйкКарамыйча бернигә.Җомга кич ул җыелугаӘйбәт сәбәп, бер дигән.Җомга кичнең ипле ямеТулсын әйдә һәр өйгә.Самавыр
Бар халыклар, сугышып арыгач,Утырышып учак тирәли,Гел дә, гел дә тату яшәрбез дип,Көйрәтәләр Солых челемен.Бар халыклар, сугыш тәмам, диеп,Кәгазь язып, мөһер басалар.Безнең халык сугыш башлап йөрми,Дус-дошманга куя самавыр.Җиз самавыр, аннан ак самавырБирнә булып килгән һәр өйгә.Самавырның «йөзе» ачык иде,Килен кебек иде үзе дә.Самавырың көйле җырлаганда,Чәй янында телләр языла.Чәең каты, йөзең якты икән,Кунак риза сыйның азына.Самавырлы табын тирәсендәЯучы алган кирәк җавапны.Эш килешеп куллар сугышканнар –Самавыр да шаһит – җаваплы!Кайнап торсын әле бу самавыр,Хуҗа булып татар өенә.Яшь киленнәр биеп кенә йөрсенСамавырның җыры-көенә!Көзге манзара
Бәллүр тынлык кылын тибрәтеп,Моң агыла көзгә багышлап.Көзне каршы ала көяз миләш,Ал тәлгәшләр белән алкышлап.Мәтрүшкәләр өзеп, җиләк җыепАкланнарда истә йөргәннәр.Җәй хәтерен инде кибән итепБолын куенына өйгәннәр.Язын сайраганның көзге сыеЫндырларга кайтып тулган чак.Кашкарыйлы көзге бакчаларгаТөнге күкләр йолдыз койган чак.Көз мизгеле
Җир-әнкәбез чибәрләнгән,Затлы киемен кигән.Алма бизәкле күлмәге,Миләшле яулык чөйгән.Көмеш тоҗымлы калфагыБик килешә йөзенә.Балан-миләш алкаларыКөздән бүләк үзенә.Бар тереклек хәйран бүген,Соклана Җир-әнкәгә,Яшел хәтфә итәгенәСибә алтын тәңкәләр.Өрәңгеләр кул чабалар,Учлары – алтын яфрак.«Мин дә күреп калыйм», – диеп,Кояш чыккан ялтырап.Июль
Июль-патша җирдә хаким бүген,Җирне гүзәл итү – җәй гаме.Җилендә дә аның җиләк тәме –Ямьлелектә җәйгә җитәме?!Чәчәкләрнең садә керфегеннәнНазга оетылган бал тама.Бал кортының көяз мыегындаТатлы ясак кайта муртага.Табигатьтә бүген бар да шифа –Җәй куенына кер дә тәгәрә!Әнә бит ул чәчәк тулы болын,Унҗидесе тулган кызлар кебек,Кочак җәеп каршы йөгерә.Онытылсын вагы мәшәкатьнең,Гүзәллеккә чумсын бар гамең.Мәтрүшкәле җиләк чәе беләнҖанга сеңеп калсын җәй тәме.Балачак
Бар бер авыл, шул авылда минемБалачагым калды өзелеп.Гомер үткән саен, балачакныңКадерләре арта сизелеп. Кушымта: Әй балачак, балачак! Йокы тәмле, дөнья ямьле, Җәйләр әле озын чак. Әй балачак, балачак! Башлар әле уйдан түгел, Уйнап кына арган чак.И авылым – балачагым иле,Әкияткә тиңләп сөйләрлек.Җылы җилләр анда гына исәЧәчләремнән сыйпап сөярлек. Кушымта: Әй балачак, балачак! Гәүдә җиңел, аяк җитез, Атлар әле чыбык чак. Әй балачак, балачак! Каеш билдә, тезген кулда – Кызык эзләп чабар чак.Оясына кайткан сыерчыкларКуанычлы җырын сузадыр.Балачагым өен нәүмиз итеп,Минем гомер читтә узадыр. Кушымта: Әй балачак, балачак! Әни янда, әти янда, Гомер әле алда чак. Әй балачак, балачак! Төшкә керә, сагындыра Әкият иле балачак.Тереклек
Җәйгә генә кайткан карлыгачым –Ничек чыдый нәфис томшыгы? –Балалары өйдә борнасын дип,Оя ясый көн-төн тырышып.«Балчык сылап, салам үреп корганБу ояга кайдан чыдамлык?» –Дия күрмә. Карлыгачым андаӘллә ничә бала чыгарды.Мизгел гомер өчен оя корганКарлыгачка ялгыш тимә син!Кош юлыннан барып, кыя-таугаАркан салган Нухның көймәсе.Нәни кошым оя кора. Анда –Гаҗәбенә ниләр диясе? –Кометалар бәреп бильярд уйныйМәңгелекнең кодрәт иясе.Алмаланып тулган сентябрь бу!
Ак шәлләре иңдә, йөздә менәСабыр гына тыйнак елмаю.Алмаланып тулган сентябрь бу.ГомеркәйнеңМайлардан да ямьле бер ае!Ак шәлләрдән нәзек көмеш тоҗым,Зөбәрҗәтләр кебек яшь уҗым.Дөньяларда әби чуагы!Әбиләрдәй җылы куенлы ул –Көз мәленең рәхәт бу чагы.Дөньялыкта хак-хәләлен үтәп,Кышка керү якты йөз белән,Алмаларны җыеп бер куану,Тынычлану аннан көз белән –Менә шушы инде олы хикмәт,Табигатьнең сере без белгән!Безнекеләр
Әллә ничек төче сөйләшәләр –Бүтән якка барсам аптырыйм.Күзгә карап, сиңа уалалар:– И җаныем, – диләр, – матурым!Безнең якта кеше каты телле.Ашыкмас ул «иркәм» дияргә,«Җаный» дигән ярты сүздән качар,«Бәгърем» дияр фәкать Бәгырьгә!Безнекеләр текә бугай бераз.Таулар чалымы бар холыкта.Юхаланмый туры ярып сөйләүГадәти хәл безнең халыкта.Башны ими, җилгә каршы бару –Безнең шагыйрьләрнең шул даны;Хәтерләгез Рәшит Әхмәтҗанны –Аны белә Ачлык мәйданы!Безнекеләр! Хөр камырдан алар –Әллә каян танып алырмын.Горур үтте авыр гомер юлын,Сынатмады Фәнис Яруллин.Әдипләре, шагыйрьләре сыман,Сүзләремә дәлил Мостафин,Тәмле телең бер кырыйда торсын –Гамәл җиңә сөйләү остасын.Егерменче гасыр Дон Кихоты –Диңгезчене кая куясың?Туры сүзнең тере һәйкәле улМиргазиян абый Юнысов!Мин үзем дә шактый кыен күрдемСындырмаган өчен буй-сыным.Без, баулылар, әнә шундый инде –Өйрәнмәдек сүзнең татлысын.Әйтсәк әйттек. Чын дөресен ярдык –Дәшмәү килешә ул балыкка.Ә без кеше – Баулы балалары –Таулар холкы безнең холыкта!Бөгелмә
Берчак шулай, шигырь укыштырып,Кич утырдык синдә, Бөгелмә!Матур кичтә бергә сөйләшкәннәрУйландыра мине бүген дә.«Юбилеең җиткән. Матур датаң.Эх, уздырыр идек биредә.Шау-гөр килер идек бергә-бергә,Туган җирең түгел Бөгелмә».Бөгелмәме? Миңа үз түгелме?Уйга салды мине бу җөмлә.Бабайлардан әгәр башласак та,Син бурычлы миңа, Бөгелмә!Кара зинданыңда комбед бабамСоң сулышын алган ачлыктан.Шул төрмәгә китерелгән әбкәм –Үткенлеге җиткән – качалган!Ә вокзалың синең, и Бөгелмә!Атам киткән шуннан сугышка.Яу кырында калган агаларым –Поезд сөрәннәре сагышлы.Кара гына түгел истәлекләр,Ак ягы күп минем хәтернең.Бөгелмәдә укып белем алганУкытучы әни, кадерлем.Синдә укып, яшьлегенә керде,Апам булды авыл докторы.Әйе, шулай, иптәш Бөгелмә!Зур тормышка синнән юл туры.Синең аэропорттан очтым мин дә,Самолётлар илтте Казанга!Бөгелмәдән киткән күпләр белән,Бөгелмичә, даннар казандык.Инде мин дә якташ булмасаммы…Мин дә булмасаммы сиңа үз?Әби-бабамнардан башлап мондаЯрылыплар ята эзебез!Фин илендә
Фин иленә килеп җылы тапкан,Оя корган кайсы бабагыз?Рәхмәт инде аңа – динен тоткан,Туган телдә сөйли балагыз.Илдә генә түгел, ул монда даМоңлы була икән тулган ай.Сагынуларын җырларына кушкан,Шигырь язган икән Туганай.Туган илдән китү бик тиз лә ул,Кайтыр юллар гына озактан.Заманалар авыр, юллар ябык,«Илкәй» җыры чыккан йозактан.Суомига килдек җыр эзеннән,Изге икән монда җыр юлы.Хәйдәр Финда яңа ватан тапты,Йолдыз иде илдә җир улы.Ваһаповның моңын, Хәйдәр җырынЯтлап үсә сездә балалар.Сагынулардан азат бу буынгаИдел ярында да ватан бар.Җырла, егет
Филүс Каһировка
Әйдә, җырла, егет, яңгыратып,Татарымның алтын җырларын.Ишетсеннәр бар да бу җиһандаЧын татарча моңлы җыр барын.Моң өлгесе җырчы сандугачларСайравыннан туктап калсыннар.Нәрсә соң ул татар моңы, диепСораганнар колак салсыннар.Моңы барда гына татар бар ул,Моңы барда аның җаны бар!Моңлы җырын көбә күлмәк итеп,Гасырларны кичә татарлар.Җырла, егет!Күкрәгеңдә синең Ваһап моңы,Син илчесе татар җырының!Туктап калган җыры син Хәйдәрнең,Дәвамчысы Илһам Шакирның!Җырла, егет!Еласыннар, юансыннар тыңлап,Өметләре өзелеп калганнар.Җырла, егет, сөенсеннәр әйдәМоңлы җырдан дәрман алганнар.Җырла, егет! Син җырлаган чакта,Моңны җырдан аера алмаслар!Өч дога
1Аргы яктан – Шалты ягыннан укИшетелә азан тавышы.«Фәррах мулла азан әйтә», – диләр,Шул яктанмы җилнең агышы?Моңлы макәм килеп җитә мондук,Туктап калып тыңлый баулылар.Тискәредән җилләр искән чакта,Күп мәчетләр өнсез калдылар.«Шөкер әле, Фәррах мулла кыю, –Күтәрелә куллар догада. –Ул барында йорттан качмас иман,Болай гына тормас дөньялар!»2Әйе, болай гына тормас дөнья,Исән калу кирәк әүвәле.Исән калу өчен мичкә ягып,Ипи салу кирәк әвәләп.Салыр идең дә бит, оның булса,Кырларыңнан җыйсаң уңышын.Мулла улы әнә җиң сызганган,Ул тотынса, җиңәр унысын.Икмәк өчен көрәш ул – бил алыш!Җиңеп чыга бары фидаи.Игенченең эше уңсын диеп,Шалты кулы кабат догалы.3Ата кеше даннар казанганда,Укып йөри улы Казанда.Мул уңышлы Баулы туфрагыныңҖир астында икән кызыгы.Шул кызыкка кызыгалар бар да.Кызыкмассың кара алтынга!Газиз улы Гали хәзинәнеГадел бүлү өчен талпына.Читкә генә агылмасын «алтын»,Хезмәт итсен әле Баулыга!Алтын гөмбәз япкан мәчете бар –Баулыларның кулы догада!4Аръяклардан түгел, аргасырданКилеп җитте Фәррах догасы.Илне-көнне ак иманлы итте,Иген икте, кара алтын таптыБабай, ата, аның баласы.Көз
Әй көз, көяз кыз!Чылтыратып көмеш яфрак,Алтын яфрак чулпыларын,Уйнаклатып тәлгәш-тәлгәшБалан-миләш алкаларын,Кәс-кәс басып читекләрен,Килеп чыга алларыма.Әй көз, чегән кызы!Чуар парча шәлен җилпеп,Тәңкә-тәңкә яфракларныСибә дә ул юлларыма,Итәкләрен җилфердәтеп,Чытлыкланып көлә-көлә,Кабат чума урманына.Әй көз, көйсез кыз!Бии-бии арый да ул,Каенга барып сарыла,Атына талларымда,«Алгысыдым, юат!» – диеп,Яшь коя алларыма.Әти, әти…
Әти, әти, синең туган көнең.Кем әйтер соң сине картайган?Тормыш буйлап үткән юлларыңаЙөз аклыгы булып кар яуган.Әти, әти, синең туган көнең.Балаларың янга җыелган.Үрнәк әти, үрнәк мөгаллим,Картаймаган, бары олгайган.«Әти», «әти» дигән балаларыңХәтерләтә егет чагыңны.Шәкертләрең безгә сәлам бирә,Танып йөздә синең чалымны.Гомер юлын шушы яшькә кадәрҖырлап үтү үзе егетлек.Җиң сызганып кылган эшләрең дәҖитмеш иргә бүлеп бирерлек.Әти
Минем әти, арык күкрәгендәАрысланнар йөрткән бер адәм,Гомер буе гел оялып йөрдеБаш чүмечен тишкән ядрәдән.Илне саклар өчен сугышларныКүкрәгенә алган солдат ул.Чигенүләр, җиңелүләр күреп,Ярым исән өйгә кайткан ул.Корал төшкән бармакларсыз кулдаЭш коралы тотты ничек тә.Койма койды, тәрәзәләр уйды,Олтан салды безнең итеккә.Күршеләргә сәгать төзәтте ул,Сыйпап-сыйпап минут укларын.Үз гомерен бүләк санады ул,Ятып калганнарны уйлады.Әти өчен «кардәш» дигән сүздәнКадерлерәк сүз ул – «полкташ».Полкташлар искә төшү белән,Хатирәләр китә бертоташ.Кичке якта солдат балаларыӨстәлләргә җәеп картаны,Алар белән бергә чиккә бастык,Үлә-бата кичтек Днепрны.Кыска булды ла ул бүләк гомер.Беркөн килеп әти сынатты.Полкташлар ашыктырды бугайСугышларны күкрәгенә алып,Медальләрсез киткән солдатны.Әллә яфрак…
Кыштыр-кыштыр! Әллә яфрак, әлләБалачакны искә төшереп,Лампа яктысында утырамыМинем әни дәфтәр тикшереп?Көн дә шулай өйгә алып кайтаКочак-кочак дәфтәр – төн озын.Ипләп кенә ача дәфтәр битен,Уятудан куркып ул-кызын.Көнен – мәктәп, кичен дәфтәрләреУрладылар бездән әнине.Арган йөзе, уйчан күз карашыИ әрнетә иде гел мине.Безнең өчен әни. БашкаларгаУкытучы Апа иде ул.Апа иде әби-бабайга да,Укучысы иде бар авыл.Агитатор иде. Арып кайта.Иртәгәсен кабат яшәрә.Авыл сәхнәсенә җырлап чыгаГалиябану яки Мәйсәрә.Өйдә бәйрәм, әни бәйләм алып,Җылы мичкә арка терәтеп,Сөйләп китсә безгә «Ак Бүре»не,Тагын берне шуңа ияртеп.Ак нияттә узган гомер юлыЧәчләренә калган ягылып.Акъәбие хәзер авылның ул,Ак яулыгын йөри ябынып.Кыштыр-кыштыр! Әллә яфрак, әлләӘни кулындагы орчыгы.Яфрак-яфрак – хатлар түгелме, дипХәбәр көтә микән борчылып?Якташларым
Якташларым! Шушы бер сүз беләнОчып кайтам туган ягыма мин.Якташларым! Туган ягым диеп,Сезне дә бит кушып сагынамын.Бер үк суда йөзгән ыкташларым.Җиде ятлар түгел – якташларым.Авыр чакта башым куяр өчен,Кыялардан чыдам тау-ташларым.Бер сандугач җырын тыңлаганбыз,Якташларым минем, моңдашларым.Бер кәккүктән гомер санатканбыз,Бер үк тауда безнең юл башлары.Һәрбер каен, һәрбер имән уртак.Уртак таңнар күргән күзләребез.«Туган якка кайтам әле», – диеп,Чит илләрдә җирси күпләребез.Куанычым колачыма сыймый,Очраганда берәр якташым.Сүзләр бетми инде макташып,Яшик, дибез, ятлар арасындаЯкалашып түгел, яклашып.Күрше әби
Күрше әби килә йөзгә җитеп,Калтырамый алай куллары.Гомер үзе гүя бер саплам җеп,Энә адымы – гомер еллары.Яшьтәшләре иргә китеп беткәч,Ни кичерсә әгәр җитү кыз,Шул халәттә хәзер ул әби дә,Ахирәтсез калгач берьялгыз.Ике улы үлде Ватан өчен.Саклый белде күркәм сабырлык.Гомер булгач, кирәк түзә белү,Түзә белү – үзе батырлык.Кем өендә туа бер нарасый,Кем йортына килен төшерә,Әби илткән балны каба сабый,Туй чәкчәген әби пешерә.Уңганлыгын авыл гел сөйләде,«Эре карчык» дигән дан алды.Җитү кызны хуплап әйткән сүзеОлы бирнә булып саналды.Һәр авылда бар ул андый әби –Гореф-гадәт, әдәп сандыгы.Әнә шундый ак әбиләр саклыйМилләтемнең әхлак саулыгын.Сөенче
«Сөенчегә миңа ни бирәсең?Алып килдем сиңа сөенче!» –Шулай диеп, шатлык төяп килгәнКем ул булган илдә беренче?Ерак юлдан кайтып килгән җайдак –Уң кулында очлы сөңгесе.Илгә кайткан куанычлы хәбәр,Сөңге очында кайткан сөенче.Илче булып йөргән киленчәкләр,Кендек кискән изге карчыкларТиешлесен алган хәбәренә –Алтын-көмеш чыккан янчыктан.Йә алкасын салып биргән сылу,Егетеннән алган хат өчен.Аргамаклар хәтта жәл булмаган,Ат кадәрле булса сөенчең.Яланаяк чаба бер малайчык,Барын узып, тузан туздырып.И шәп булсын иде сөенчесе,Шатланырлык, телдән яздырып!Үзе чаба, үзе оран сала:«Сөенче! – ди. – Миңа алдырык!»«Сөенчегә сиңа – сул колагың!» –Кемдер үрти йөрәк яндырып.Сөенечләр сирәк күргән халкымСөенә белгән азга олыдан.Булганына канәгатьлек холкынМирас иткән кызы-улына.Бер шатлыкны ике итәр өчен,Яулык биреп күлмәк котлаган.Шуңа күрә күркәм бу гадәткәйТарих буйлап алга атлаган.Югалтмаска иде бу йоланы!Яңа гасырларның капкасынҖитезаяк яңа кыз-малайлар«Сөенче!» дип кат-кат шакысын.Нефтьчегә
Сугыш алды елларында туып,Кайчан әрем, кайчан билчән йолкып,Тамак өчен алабута уып,Үзен шулай ятимлектән йолып,Күтәрелде буын ир булып.Дуга бөккән, үгез җиккән кулларДөньяның да мөгезен боралды.«Нефть өчен!» дигән зур көрәштәМәйдан тотты, табын коралды.Мәйдан, мәйдан! Көрәш төрле анда,Җиңү гены буыннарда, канда.Егылмадың, гомер билкәеңәҮлем сөлгеләре салынганда.Көрәшеп һәм яшьнәп үтте гомер.Яшьлек узган – узмас тоелган.Җимешле көз алда. Ерак язныңЧәчкәләре чәчкә коелган.Йөз ак калды тагын, каралса да,Кара майдан гына каралды.Табын тирәсендә иске дуслар,Хезмәт сөйгән куллар шул калды.Нык беләкләр һаман кирәк әле,Сезнең куллар безгә терәк әле –Егәреңне саклар мәл түгел. –Ышанычлы, җылы учларыңаЙөрәгемне салу жәл түгел.Малай кайтты өйгә
Уңган хатын малай таба диеп,Ул тапканны зурлау электән.Әй, анысы!Һәр баланы сандугачтай күреп,Өй түренә бәллү эленгән.Мәшәкате-мәхәббәте бергә –Бала урны гел дә гел түрдән.Тик шулай да малай анасынаОлы хөрмәт гомер-гомердән.Кайнананың йөзе айдай балкый.Үзалдына йөри сөйләнеп:«Өйнең көе килен белән икән,Яхшы иткән улым өйләнеп.Киленебез чынлап яратылганҮзем изеп баскан туфрактан.Гел дә инде менә минем кебек,Баш балага малай апкайткан».Малай тапкан килен кемнән ким ул –Ишәйтүче нәсел-ыруны?!Ул яшь бикәч иде кичә генә,Бүген зурлый нәсел ананы.Киләчәктә насыйп итсен аңаСөеп багу онык-турунны.Ышыктан аккан Ык суы
(Цикл)
Дулкыныңны кочып үсеп тә минШигыремә сине кертмәсәм,Ышыктан аккан тыйнак Ык кынам,Авылдашлар гафу итмәсләр.IУрам аша чыгу белән, үрдәнЧаба идек сиңа узыштан.Көмеш суга элек чумар өченҖитезлектә азмы ярышкан.Маймыч кебек шәрә кыз-малайлар –Шәрәлеккә кем соң шаккаткан! –Күбебезне өйгә әниләреШушы судан – Ыктан апкайткан.Атлап киттем микән мин әүвәле,Тәпи басмас килеш йөздемме?Балачакның иң тәү иртәсеннәнДулкынында күрәм үземне.Суда ятып зәңгәрләнеп беткәч,Тал төбендә комда җылындык.Чыныктырып савыктырды безнеКомнарыңнан алган җылың, Ык!Син яраттың безне, зәңгәр Ыгым,Ышанычны синең акладык.Көн буенда синдә «югалсак» та,Беребез дә суга акмадык.IIЫк суының биек кызыл ярынҖырларыма керттем инде мин.Текә яр астында – вак ташлыкта –Яланаяк йөргән идем мин.Су эчәргә төшкән бал кортларыКачып кына чакты табанны.Беләмени алар минем мондаНиләр эзләгәнне табалмый.Керәшәләр оя корган ярда(Шушы инде аның гаҗәбе) –Авыл баласының – кыз-малайның –Менә дигән сәнгать мәктәбе.Фарфор ясый торган ак балчыкныңХәзинәсе монда икән ич.Безнең өчен җайлы үзле балчык,Ак та булгач, әйбәт икән ич!Оеп-оеп сыннар әвәләдек,Олыларга күзгә чалынмый.Шул «мәктәп»не кушып сагынамынСагынганда балачагымны.IIIБала-чага бигрәк күп идек бит,Санап бетергесез – бер көтү.Балыкчылар безне куалыйлар:«Йөрмәгез, – дип, – балык өркетеп».Кер чайкаган апалар да куа,Болгатабыз, имеш, суны без.Тирән Турга барсак, анда җәен,Уятыйкмы инде шуны без?Атлар җене тигән малай-шалайЫкка кереп атын сугара.Көтү кайткач, инде зурлар төшәКыр тузанын Ыкта юарга.Җиз самавыр кайта Ык буеннан,Кояш кебек йөзен елмайтып.Чыбык тоткан әбекәйләр йөриАтаудагы казын «югалтып».Әнә шулай, эшчән Ыгым минем,Үзәгендә идең тормышның.Матур, рәхәт гомер бишегедәй,Хәтеремдә яшәп торышың.IVБеренче суыклар ЫгымныңАгышын алганда тезгенләп,Чаналы, чанасыз – барчабызБозына төшәбез тезелеп.Боз күпер! И рәхәт аръяккаТәпиләп йөгереп чыгуы.Аръяктан кулларын суза битҖимешле гөлҗимеш чыбыгы.Әле кар ятмаган елгага,Өслеге яктырак көзгедән.Ык «өен» карыйбыз без ятыпКөзгегә уелган тәрәздән.Шома боз өстеннән шуабыз,Шуабыз – истә юк егылу.Елганың серләрен беләбез:Агым тур ярында бар елу4.Аһ, елу! Куркыныч. ЧиттәрәкЙөрик без. Сакланыйк хәтәрдән.Син безне кисәттең, и Ыгым,Дөньяда хәтәргә хәзерләп.VКерт-керт кенә басып кырпак карга,Яшь киленнәр төшә сукмактан.Ак шәлләре ай-һай килешә ләАлсуланган биткә суыктан.Йөрешләре! Көянтәләр иңдә,Көянтәгә казлар эленгән.Бозда бәке ачып, каз юуларСынау инде япь-яшь киленгә.Кем өендә бүген өмә икән,Кем өендә икән кунаклар?Кем алдына өеп куя икәнТәбикмәкне, майлап канатлар?Каурый сипкән сукмак илтер әле,Барыйк әле, әйдә, шул эздән.Өмә күзләп йөрү тәрәзәдәнКалган хәлме әллә бер бездән?«Яренгә дә уңсын казларыгыз! –Дип теләрбез күреп хуҗаны. –Яренгә дә казлар тавышыннанЯңгыраплар торсын су яны».VIЫк буенда ярда көймәләре…Балыкчылар кая киткәнме?Кармак салыйм дисәң, кармак сапкаТал чыбыгы әллә беткәнме?Кызык өчен мин дә балыкчы ул,Минем кармак күптән сапланган.Йөргән идек яулык белән сөзеп –Шул маймычлар Ыкка кайтмаган.Балык кынамы соң! Өянкеләр…Ык ярының торган сагында.Нефтьле су тамырларын югач,Яугир кебек ауган агымга.Күлмәк юып эләр таллар да юк,Каз бәбкәсе йолкыр үлән дә.Шәрә ярлар арасында ЫгымКалган икән үләм дигәндә.Кара сулар ага боек кына.Елга түгел инде – бер ятим!Безнең өчен терек суы идең,Үзеңне соң ничек терелтим?!VIIЯвыз Иван яуларыннан качып,Монда килеп, табып шәп урын,Чык суыдай чиста Ык суындаБит-күзеннән югач юл конын,Куангандыр тәүге авылдашым,Табигатьнең күреп хозурын.Ык ярында табарына тынгыЫшангандыр татар авылы.Кара тасма – әнә ята Ыгы!Эчәр суы хәзер агулы.Явызланган елга ярын ашый,Яры белән ашый авылны.Авыл белән бергә нәсел корый,Авып төшә татар дивары.Ык җиңелде девон шаукымыннан.Елга гына бит ул нибары! –Әнә шулай итеп девон нефтеТөгәлләде эшен Иванның!Әрәмә
(Элегия)
«Һай әрәмгә калдым, әрәмгә! –Еллар аша иңри Әрәмә. –Кемгә тидем, кемне рәнҗеттем? –Сабан тиде нигә билемә?»Гөлбакчасы бала-чагаларның,Әбиләрнең җимеш сандыгы,Ул терәге иде авылыбызның,Иминлеге, аның саклыгы!Ач авылны коткаручы ул битИлгә афәт килгән заманда.Аннан соң да әле бала-чагаКукы-кузгалакка кузгалды.Бабам чабатасын үрә идеӘрәмәдән кайткан юкәдән.Утын юкта кара каен яктык,Синнән алып инде, Әрәмәм!Талларыңнан үргән оялардаПипелдәде сары чебиләр.Оя гынамы соң, йорт сакладыЫк талыннан үргән читәннәр.«Йә, килегез!» – диеп, аргы яктанАк шомыртлар шәлен болгауга,Ташкын сулар ярга кайту белән,Ыкны кичеп, сиңа агылдык.Гашыйкларның тәүге чәчкәләре –Ап-ак шомырт, энҗе ландышлар –Әрәмәдән кайтты сөйгәннәргә,Ак чәчәктәй хисне алкышлап.Әй, Әрәмә! Серле дөнья идең,Матур дөнья идең син күзгә!Табигатьнең барлык чәчәкләренҖыеп куйган идең син безгә.Беркайда юк шөлек, кара каен –Синдә генә үскән куаклар.Гөлҗимешләр, чия, карлыганнар…Синдә сыйландык без – кунаклар.Җиләк җыеп кайта идек әле,Самавырны куйган арада.Кара бөрлегәннәр өздек тагын,Ешкын куакларны аралап.Шул куаклар арасында күрдемСандугачның оя корганын.Балачактан белдем тереклекнеңӘрәмәгә сыенып торганын.Әбекәйләр, дарураттан диеп,Файдалы, дип, июнь үләне,Әрәмәдән җыеп, хәстәр күреп,Им-томлады күрше-күләнне.Синдәй Әрәмәнең башка илдәИсеме булыр иде парктыр.«Милли тыюлык» дип атар иде алар…Синең өскә менде трактор.Ык ярында оя корган авыл –Кызылъярның бәхете Әрәмә.Аръяктагы чит-ят түрәләргәТоелганмы гүя әрәм җир?Җиләк үскән акланнарны изеп,Шомырт кызкайларын елатып,Тимер төрән узган Әрәмәдән,Төрән узган хәтер буйлатып!Бәрәкәтсез булды гамәлләре –Хәзер анда билчән котыра!Ыкка ятып исән калган талларЯшен коеп, рәнҗеп утыра.Үзәкләрне өзәр, сагындырыр, –Сагынуның таныш газабы, –Хәтердәге ерак ӘрәмәдәнИшетелгән кәккүк авазы!Кычыткан
Без бәхетле буын булдык,Интекмәдек ачлыктан.Әниләрне коткарган, ди,Балтырган да кычыткан.Кайда бердә, елга бердәҖыеп кайтам кычыткан.Витаминлы азык тансык,Юк бит әле ачыккан!Безнең якта бар да белә,Зур кычытканның даны.Сөтле ашка күкәй туглап,Мин дә пешерәм аны.Үзе тәмле, файдалы да –Ярый икән кычыткан!Урман кисеп арымасаң,Зарланмасаң көч юктан.Кайда бердә, елга бердәЯрап тора балтырган.Кычытканга иптәш булып,Ул да ачны коткарган.Балтырганнар, кычытканнарКуерсыннар тыкрыкта.Аерма, Хак, татарларныКалҗа белән катыктан!Сыерга мәдхия
Яратасың, апа, сыерыңны.Әзерлисең аңа сыеңны.Шул сыер дип таңнан уянасың,Бүленәсең татлы йокыңнан.Шул сыер дип юлга җыенмыйсың.Алып булмый сине кунакка.«Сыйлы көнем – сыер белән», – диепАкланасың шулай күп чакта.«Ташланырга тора», «бозауласын» –Исәпләнгән синең календарь.«Чит кешегә ул саудырамыни?Үзем савам аны кадерләп».Сигез сыер түгел, берәү генә,Шул да җитә тамак сыена.«Игелеген күрәм сыерымның,Кемдер күрми аны улыннан».Сыерына сыенып апам шулайКонец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
1
Анналлар – елъязмалар.
2
Шәһри Болгар музей-тыюлыгында Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан Болгар иленә ислам кануннарын өйрәтергә җибәрелгән сәхабәләрнең берсе – Габдрахман сәхабә коесы бар.
3
Рәшит һәм Роберт Әхмәтҗановлар, Нури Арслан, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Наис Гамбәр, Харрас Әюп, Нияз Акмал исемнәре сагынып искә алынды.
4
Елу (җылу) – елгада, күлдә кыш көне су катмаган ачык урын.
Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги
Всего 10 форматов