Асылташ = Драгоценный камень

Асылташ = Драгоценный камень
Полная версия:
Асылташ = Драгоценный камень

Асия Юнысова
Асылташ. Шигырьләр

I

Орлыгың ни…
Әй татарым, орлыгың ни –Тарымы син, бодаймы син?Идел-Урал тарласынаСипкән сине Ходаймы соң?Алып килеп монда синеДиңгезеңнән, тауларыңнан,Иген сыман чәчкән сине,Учлап-учлап тубалыннан.Киң колачтан сипкән синеИдел-Урал арасына.Белгән Халикъ хөр рухыңны,Тар урынга сыймасыңны!Әй татарым, орлыгың ни?Бик тересең – тарыдыр син!Корылыкка бирешмәгәнТары сыман катыдырсың.Әй татарым, арыштыр син –Сокланалар егәреңә.Бирешмәгән орлык көчеМеңәр еллык җилгәрүгә.Югалтмыйча орлык аслынМеңәр елны кичкән бодай,Тегермәннән исән чыккан,Ак-пакь калган – ул син бугай!Он иткәндә таш тәгәрмәч,Әверелдең калачка син.Кояшка тиң ипи тотып,Ил каршына чыккан да син!Әй татарым, орлыгың ни –Тарымы син, бодаймы син?Орлыгыңны яшәтергәБалаларың калырмы соң?Татар авылы
И татарның авыллары!Тузгытса даЗамананың давыллары,Сез исән бит!Авылларда тәпи басып,Дөнья буйлап атлап киткән –Без икән бит!И татарның авыллары!Янган-көйгән, баскын күргән,Әмма исән!Хатирәләр актарыла,Авыл дисәм:«Йөз ел саен күчсен алар! –Фәрман өстән! –Дүңгәләктәй язмыш аңа,КубарылсынХалык төптән!»Авыллар соң, каһәр күреп,Дөнья буйлап тәгәри киткән.Урал тауны атлап үтеп,Себер киткән!Сагынуга бер дәвадыр –Яңа авылга (искәргәнсең),Ядкяр итеп атын кушканИскесенең.Әй татарым, сабыр икән.Нәрсә аңа җиңеш-оршыш?Төшкән җирдә таштай менәЯшәп ятыш.Шөкер әле,Нәсел төбен саклый булырБалтачлары, Аблайлары,Кызылъяры, Шәлеләре…Җиңалмады җилгәрелешТатар салган авылларны.Хакыйкатьне тарих белә –Бардыр аның анналлары1…Барын алсын, балта калсын –Калкыр кабат яңа авыл –Безнең авыл!Мирас
«Кайда, – дисең, балам, – безнең эзләр?Кайда соң ул Колизейлы калам?Кайда, – дисең, – мәрмәр хан-сарайлар,Таш диварлар анда, кальгам?»Сорауларың, балам, җиңел түгел.Нәрсә әйтим сиңа, ни диим?Җавап табар иде һун бабаңнар,Сөйләр иде кыпчак әбиең.Алар сине белмәгән дә килешДалаларда курган корганнар.Курганнардан танып табарсың дип,Тын йокыга шунда талганнар.Бай мирасың бар ул синең, балам,Мирас калган сиңа таш-таулап.Күл-елганы ике кыйтга буйлапҺун бабаңнар куйган тамгалап.Калалармы? Булган алары да.Сүзләремә дәлил исемнәр.Атамалар сиңа азимут ул,Мирасыңны эзләп килсенгә.Сиңа тагын бабаңнардан әлеТатар дигән мәгърур ат калган.Синең телең белән – төрки телдә –Далаларда җырлый ут-кылган.Без тарихта эзлебез!
Без тарихта эзлебез!Каш өстенә кулны куеп,Бер-беребезне күзлибез.Кайда Себер, кайда Кырым,Кайда мишәр – бар да без.Без тарихта эзлебез!Ничә гасыр түздек без?Мең – төмәнме, йөзме без?Кайда ярыш, кайда орыш,Кайда көрәш – яуда без.Без тарихта эзлебез!Дәрвиш тә без, яугир дә без,Галим дә без – бар да без!Кайда урман, кайда диңгез,Кайда дала – шунда без.Без тарихта эзлебез!Кемгә килен, кемгә кияү –Бүләк иттек ул да кыз!Кода булдык бар милләткә,Түрдәме соң урныбыз?Без тарихта эзлебез!Йолдызларга күзне текәп,Тәкъдир фараз кылабыз.Кайда иман, кайда Ватан,Кайда безнең кыйблабыз?Сагы барның сагы ятар
Кай төбәккә юлым төшсә, шундаКаравыл тавы дигән топонимга юлыктым…Әлмисактан, әллә-ә кайчаннан,Татар татар түгел заманнанТөркиләрнең йорты-авылын,Алай сыман, таулар саклаган.Каракорым, Урал, АлатавыҺәм һәркайда… Каравыл тавы…Кинәт яудан саклап юлга басканФорпост кебек тау-таш маңгае.Сагы барның сагы ятар, диләр,Авыл йоклый – сагы бар аның.Күзен йоммый тауда кизүләре –Уяу сагы гамьсез авылның.Ыру башы карап-карап алыр –Тынычмы соң Каравыл тавы,Үрләмиме анда аксыл төтен,Килә, диеп, дошманнар явы?Таудан тауга утлар ягып шулайКаравыллар илне кисәтә.Ялкын яктысыннан тизрәк түгел,Дошман угын җитез дисәк тә.Тик шулай да янгын корымнарыАвыл-кала торган урында.Һәлакәттә татар авыллары,«Каравыллар» юкса урнында!Таулар исән әле, учак ягып,Хәбәр салсак төрки дөньяга.Биләмәләр чиге куелган ла«Каравыллар» белән тамгалап.Татарларга
Ялгыз этеп, йөгең алга китмәс,Башың күтәр инде эштән син.Татар акылы уянырга вакыт –Тарих сәгатендә төштән соң.Түрәләрең кашыкларын ялый,Сиңа калды колак кашырга.Чүмәләмә тулгач, бер тиештерСабыр савытлары ташырга.«Ә» дигәндә «җә» дип, күндәм генә,Йә, татарым, кайчан ни оттың?Тарих сәгатендә төштән соң ич,Уян, татар, синең таң ата!Тарих океанында гизгән чактаКүтәрелгән дулкын гел булыр.Капитаннар штиль ауламаса,Безнең җилкәнгә дә җил тулыр!Кем якласын?
Татарстан! Сабый республикам!Өч яшь кенә сиңа нибары.Хөрлек биреп бераз уйнаттылар,Йоклатырлар сине аннары.Тугра, әләм ише тәтиләреңБикләнерләр тимер сандыкка.Сагынмакка, сакламакка түгел,Сынык бәхетеңә сан юкка.Әфсен укып йоклатырлар сине,Уятуны көтмә өшкереп.Тояк тавышлары, ирек җилеКалыр бары татлы төш кебек.Бишек элеп айсыз мәгарәдә,Албастылар төнлә туй итәр.Ил ятиме – сабый Татарстан –Нәүмизләнеп якты көн көтәр.Кем ишетер аның җан авазын?!Кемгә тансык, кемгә ялварсын?Аны син, мин – без дә якламасак,Кайдан килеп, кемнәр якласын?!Хәерле көн
Хәерле көн сиңа, Ватаным!Хәерле көн сиңа, башкала!Яңа көнгә изге ниятләрАк теләкләр белән башлана.Юл-сәфәргә кемдер җыенамы?Уңсын, димен, аның сәфәре.Өйдәгенең күзе юлда була –Килеп торсын сәлам-хәбәре.Табын кора ана, ипекәйнеУртасына куеп өстәлнең.Ипи кадерен белгән баланыңРизыгына ризык өстәлсен.Үзе тукның күзе ачны күрсен,Китекләрнең күрсен күз яшен.Ярты бәхет тапсын яртысын,Киметмичә бүтән өлешен.Хәерле көн сиңа, Ватаным!Имин йортта яшик килешеп.Яңа көнгә ихлас куанышып,Дус-кардәшнең хәлен белешеп.Ипекәй
«Алла» сүзе кебек күп исемле:Ашлык, иген, икмәк, ипекәй!«Аш» сүзеннән күчкән «ант» сүзенәАнт иткәннәр тотып ипекәй.Урак урган татар хатыннары,Бәбәй йөрткән килеш карында.Иген урган урак кендек бавынНичә кискән арыш кырында!«Солы урагында таптым сине,Апаң туды борчак чапканда», –Икмәк календаре белән көне,Ашлык гены халкым канында.Ә ул генда тук башаклар шавы,Калач йөзле көләч таңнар бар.Ил тамагын уйлап кырда кунаАрыш урагында туганнар.Кемдер анда кылыч кайраганда –Саллы корал, димәк, дәлилгә –Татар хатыннары яңа оннанКамыр изә икмәк-хәләлгә.«Ипекәй!» – дип илдә ант иткәндә,Йөзе якты, сүзе хикмәтле.Башка дәлил аңа кирәк түгел,Татарстан кулы икмәкле!Минем җырым
Әниемнең бер газизе идем,Әни исеме күңел түрендә.Сагышымны җырларыма салдым,Минем җырым ана турында.Кайгыларның әчеләрен күрдем,Шатлыкларның күрдем зурын да.Кайгыларны җырга салмыйм әле,Минем җырым шатлык турында.Чәчәкләрнең агын сайлап сөйдем,Эзләп йөрдем һаман болында.Минем җырым чыңлап торыр әле,Минем җырым аклык турында.Бала сөйдем кайнар куенымда,Иман белән туар оныклар.Минем җырым сөю, гомер җыры –Минем җырым үзем турында.«Чын дусларым, рәхмәт сезгә –…»
Чын дусларым, рәхмәт сезгә –Шатлыгыма сөендегез.Дус түгелләр, рәхмәт сезгә –Кара янып көендегез.Саный торгач куласадаАк-каралы кигиләрне,Биеккәрәк менә алдым,Күрә алдым киңлекләрне.Менү, төшү, күтәрелү,Булмастайга адарыну…Офыкларым киң чакта даОнытмамын тар урынны.Авылда Сабантуй
Сирень чәчәк койган бакчалардаАк яулыгын япкан баланнар.Соңгы буразнаны сызып, әнәИгенчеләр кайткан сабаннан.Табигатьнең хозур, садә чагы,Яфраклардан татлы бал тама.Сабантуйда бил алышка әзер –Көрәшченең йөрәк талпына.Бәйгеләрдә узышырга ярсып,Авызлыгын чәйни аргамак.Йөгерекләр әнә старт алып,Финиш сызыгына ыргыла.Мәйдан уртасында китә алыш,Чүлмәк ватыш китә аннары.Зәңгәр күктән тургай җырын түгә,Мәйданнарда – татар моңнары.Сабан туе бәйрәм була диме,Кызармаса мичтә коймаклар?!Бәйрәм түгел, әгәр сезнең йорттаТугармаса атын кунаклар.Елына бер килә Сабан туе,Җыелышкан туган-тумача.Сабан туе гына түгел икән,Сагыну туе икән ләбаса.Өемташ
Карлы түбәләргә менгәнем бар.Таудан матур, диләр, тау гына.Болытларны аяк аска ташлап,Басып торганым бар тын гына.Биек таудан иркен киңлек дисәм,Таулар артында да тау гына.Упкын якасында торганым бар,Мәтәлүдән куркып куйнына.Өемташ ул бүтән, һәйкәл кебек.Урал тауларыннан бер сәлам.Биектән дә биек күтәреләм,Ак ташына әгәр меналсам.Өемташ ул бүтән. Курыкмыймын,Басып та мин тауның очына.Егылсам да монда, харап булмам,Тәгәрәрмен авылым учына.Күршеләр
Күрше белән күрше – урам, кала!Күршесез өй ялгыз йорт бит ул.Күрше морҗасында тәмле төтенСинең учагыңда ут бит ул.Читән аша, ызан аша гынаГомер сөрә безнең күршеләр.Бер йомышсыз яки йомыш төшеп,Хәл белешеп йөрер кешеләр.Дошман угын күкрәгенә алып,Калкан булып яши күршеләр.Кунагыңны, үз кунагы күреп,Өй түренә дәшәр кешеләр.Күршең булсын үзеңнән дә әйбәт –Иң шәп калкан бит ул бергәлек!Чәлпәрәмә килә ямьсез гайбәт,Күрше капкасына бәрелеп.Күрше хакы Тәңре хакы бит ул!Моннан әйбәт әйтү юк тагын.Туй атлары гына таптасын улИке күрше ызан-сукмагын.Өең зурлап күршең сәлам бирсә,Иң түреңнән аңа урын бир.Тату күрше данын алдан йөртерИл кадерен белгән уңган ир.Чаң
Новгороды, Ярославы,Ростов, Тула һәм Рязань…Шул чылбырда урын даулый,Яхшатланамы Казан?Алтын Боҗра калалары…Чиркәүләр – алтын суган!Динен саткан морзалардай,Кенәз булмакчы Казан.Биләр, Болгар, Җүкәтавы –Мәрҗән-мәрҗән хәситә.Кадерсезнең кадерсезе,Исәпләсәң, хәл китә.Зөядәге таш утрауныңМыскыллы көлгән чагы.Раифада – летургия!Мәскәүгә китә чаңы.Афәт
– Исемең ят, ни урысча түгел,Ни хохолча түгел, – дидем минПоезддагы яңа танышыма,Бу ханымның белгәч исемен.– Үзем дә мин шушы ят туфраккаТөшеп калган Кырым йөземе.Әникәем, исән калсын диеп,Ят кулларга биргән үземне.Исемемне минем сораганнар,Бер генә сүз әйтә белгәнмен.Колагыма сеңеп калган ул сүз:«Афәт, афәт, афәт!» дигәнмен.Хәзер белдем: афәт – бәла икән,Шул исемне йөрттем мин – бала.Әткәм-әнкәм телен мин җуйганмын,Хәтер исән әле! Йә Алла!Күзәнәктә калган хәтер исән –Рәнҗетелгән халык канында.Рәнҗеткәннең генә хәтер кыска –Яңа кысу бара Кырымда.– Кырымтатар дигән ул явызларГел бозалар, имеш, канунны.Бабалары дәүләт тоткан җирдәУйлый болар яшәп калуны! –Тарих белмәгәннең сабагы юк –Типкәлиләр ханнар оныгын.Япан кырда заман салган өйләр!Булдыксызның килә кытыгы:– Эшләр болай барса, Кырым тагынТөшмәгәе татар кулына!«Архипелаг» диеп елауларныңӘҗере юк Кырым улына.Әрем кисә һаман афәт җиле,Җелекләргә төшә бинахак.Бериянең күләгәсе тагынКырым егетләрен кыйнаган.Балтачы
Татар турысында сүзләр төрле,Яхшысыннан күбрәк яманы.Минем бабам балта белән йөрдеСалыр өчен өйләр – яңаны.Балта тотып барды урысына,Мукшысына барды, арларга.Бура бурап, өйләр салган оста –Ашлы табын булды татарга.Җәяү генә чыгып китәр иде,Иңбашына элеп балтасын.Киндер капчыгында – эш коралы,Кирәкми дә аңа башкасы.Ил буенча киткән татарларныңБерсе иде бабам – балтачы.БМО илчесе дә түгел иде,Тик нияте аның ап-ачык.Бабам салган өйләр урам-урам,Авыл-авыл торып калгандыр.Татар салган өйдә гомер итеп,Аны хурлау үзе ямандыр.Балта астыннан очты йомычка,Туракланган яман гайбәттәй.Урыс, чуваш, мукшы, ар иленТөзеп бирде Кара Түбәтәй.Нигез сакчысы
Универмаг тора анда хәзер.Биек шундый, әллә ун катлы.Түр бакчалы, челтәр кашагалыАгач өйләр иде ул чакны.Агач өйле шәһәр бар иде шул.Кемдер шуны үлеп сагына.Мин авылдан. Анда кычытканнарГаскәр кеби нигез сагында.Түр бакчалы өйләр каршысынаТаш гасыры баскач өрәктәй,Нәфис гөлләр ничек чыдасын ла,Әрекмәннәр хәтта өректе.Күчеп киткән моннан хуҗалары.Качып калган сыңар гөл-орлык.Шытып чыгар әмәл тапкан ласа!Матур үзе – карап торырлык.Сабагыннан кыскан тимер-бетон.Җиләс җилгә сузган ал башын.Шундый тансык аңа иркен бер тын,Шундый кирәк аңа ышану!Кулъяулыктан күчкән бизәк кебек,Таш астыннан чыккан ал чәчәк.Япа-ялгыз калып нигез саклый!Иң соңыннан өмет үләчәк.Европада Сабантуйлар
Кояшлы көн иде кырык бердә,Сабантуйлар иде илемдә.Сабантуйны өзеп, яуга киттеТатар егетләре ил белән.Сталинград! Каты булды орыш,Канлы иде анда мәйданнар.Идел буендагы бил алыштанЕвропага үтте малайлар.Танкларны бәреп танкларга,Бил алышлар булды Дугада.«Сабан туе»н ясап күрсәттеләрБезнекеләр Дуга явында.Бәйрәменнән алда сүзе барды,Рухы гына түгел, дәһшәте!Сабантуйны Европага илттеТатар егетенең гайрәте.Җитез генә менде Рейхстагка,Үрмәләгән кебек колгага.Сөйгәненең вәгъдә бүләгенБәйләп куйды – менә шул гына!..Җилфердәде шунда кызыл комач!Күрде аны бөтен Европа –Үкенечкә калган СабантуйныңАл сөлгесен – Җиңү байрагын!Сабантуйдан киткән егетләрнеңТуган йортта калды уйлары.Алар илткән иде бәйге-туйны –Европада Сабантуйлары!Европага Сабантуйдан китте,Сабан туен илтте егетләр.Бәйрәмнәре бүтән өзелмәсен,Киселмәсен бүтән өметләр!Озын көй
«Чын безнеңчә, матур, милли көй», – дип,«Әллүки»не сузган заманнан:«Җыр тирәли җыел, татарым!» – дип,Моң агыла нурлы Казаннан.Бар дөньядан җыйнап татар җырын,Ул үзендә әүвәл туплаган.Сагыш барда күңел буш түгел лә –Мөлдерәмә тулы тустаган.Иделләргә чумып исән калган,«Озын көй»ләр белән юл алган,Язмышының очын чуалтырга«Карурман»га кереп югалган.Татарлардан хәбәр килеп тора –Киерелгән Татар бугазы.Кыр казлары кебек моңлы җырлар!Кайтып җитә илгә бик азы.Ерак кыйтгалардан милләттәшемКаурый саен тезеп моң сала!Йә «Җиһанша» кайта, йә «Фатыйма»,«Аһ, Ырымбур кала, аһ, дала!»Ачы язмыш, олы сагыш көйдә.Тыя аламыни иреннәр?«Озын көй»дән ятып еладым мин –Аермагыз мине илемнән.«Туган тел» җыры
Татар тарала ул төрле якка,Тик тарая бара юрганы.Ешкынына чумып хәл җыяргаУрманы да хәзер юк аның.Түгәрәктән атлап чыгу беләнАна телен йота ят лөгать.Чит гадәткә капка ачкан саен,Өй түренә уза һәлакәт.Адаштык та инде, саташтык та,Каерылдык илдән читкә гел.Шул чагында,Бишек бавын тоткан ана кебек,Урталыкка чыкты «Туган тел».«Иң матур тел, – диде, – туган телең,Әткәң-әнкәң теле, – диде ул. –Кайт өеңә кире, татар улы,Идел-Урал – илең», – диде ул.Ишетелде сөрән бар дөньяга,Барып җитте һәрбер өйгә дә.«Таралгансыз, телсез балаларым!Җыелыгыз минем тирәгә.Ярлыкагыл сине – телсез кавем!Ана телен җуйган – сулган гөл».Уятучы бишек җыры булып,Ил сагына басты «Туган тел».Кое2
Әгәр белсәгез, эчә торган
суларыгыздан хәбәр бирегез.
Коръән. «Хәл» сүрәсе, 68 нче аятьБолгар җирләренә барасым бар,Сулар аласым бар коедан.Мин үзгәрәм анда, алмашынамБолгар җилгә битем куюдан.Кылган юртып искән әремле җилСыйпап йөри Шәһри каберен.Идел-Чулман кашы – асылташныңНик җуелган таҗлы кадере?Чулпы җырын өзгән кылыч чыңы.Кайсы көндә булган, кайчан бу?Су хәтере тирән – шулай диләр –Кое күзләрендә уйчан су.Бабаларым эчкән судан хәбәр!Ни беләсең, кое – меңьяшәр?Мин болгарның татар оныгымын,Уйчан күзгә карап эндәшәм.Мең сорауга эзләп бер җавапны,Һаман киләм монда, юл чыгам.Шыгыр-шыгыр чыгыр, җырлы чылбыр:Хәтерле су чыга юлчыга.Кое суын эчкән сәхабәләр.Иман иңгән җирдә тылсым бар.Дым качырмый ун гасырлык кое,Болгар илгә дога кайтсынга.Уйлы күзгә өмет белән карап,Күрдем анда дәвер күкрәвен.Эчәр суы – мөлдерәмә кое!Җирдән китмәс әле бу кавем.Шагыйрьләр Юлы
«Күтәрелде кошлар иле белән…»Әйткән иде шагыйрь бервакыт.Күтәрелде кошлар югарыга,Җил яралар, канат канатып.Күтәрелде кошлар иле белән,Күтәрелде берәм-берәм дә.Сагыш төсе сеңгән болыннардаКаурыйлары калды каләмгә.Каләмендә кош хәтере булгач,Шагыйрь күңеле дә алгысау.Ашкын хисләр бимазалый аны,Ирегенә туймас бер сусау.Әй ул сусау! Азмы көйдергәндерИреннәрен Роберт, Рәшитнең,Шигырь ягып, төнне яндыралганХөр йөрәкле олы шагыйрьнең?Ирек белән сынау – авыр сынау!Кош эзеннәнКүтәрелә иң-иң әгъләләр.Нури, Туфан, Хәким артыннанЮл алдылар Зөлфәт, Әгъләмнәр.Иярттеләр алар Наисны да,Юзәе дә күптән теземдә.Әюп, Акмал шулар арасында3 –Шагыйрьләр күп хәзер тегендә.Киек Казга яңа көндәш Күктә –Шагыйрь Юлы дигән йолдызлык.Шагыйрь яккан учак кузлары ул.Шигырьләрдән якты йолдыз юк!Кычкырасы килә яңгыратып
(Мәрсия)
Кычкырасы килә яңгыратып,Кычкырасы килә шәр ярып:Туфан абый, алай уйнамыйлар,Әҗәл белән йөрмә шаярып!Әйткән идең анысы, әйткән идең:«Туфан абыең да гел булмас!Сайрыйм гына дигән сандугачка,Куныйм гына дисә, гөл булмас!»Ник кайтмадым икән чакырганда?Ник карадым җаем югына? –Юбилейга түгел, бүтән вакыт –Көз көнендә, балан җыйганда.Ак чәчәккә күмеп киттең җирне,Ул чәчәкләр хәзер җимештә.Мөлдерәмә сагыш баланнарда,Сагыш ачысы бар миләштә.Балан-миләш белән бер халәттә,Мөлдерәмә керәм көземә.«Бәгырькәем» диеп кемнәр әйтер,Кем эретер җылы сүзенә?Кычкырасы килә яңгыратып,Сискәнерлек итеп тал-тирәк:«Җирдә язлар кабатлансын өчен,Туфан абый, Җирдә син кирәк!»Язда киттең
Саҗидә Сөләймановага
Язда киттең. Инде ничәнче катСинсез генә кердек көзләргә.«Кошлар кавеменнән!» Ышандырдың,Канат куеп киттең безләргә.Шигырьләрең синең – чигешләрең,Төнне таңга ялгап каюлар.Йөрәгеңә энә кадалгандыр…Өлгеләрдә кызыл каурыйлар.Шатланганда шигырь язылмый ул,Мең газаплар иҗат бизмәне.Белә торып кердек шул тәмугка,Бизмәнендә хәзер без менә.Сагынабыз сине – бу җиһанныңШигырь ибен белгән сеңлесен.Үзем генә чигеп бирер идемӘҗәлләрне җиңү сөлгесен.Синең арттан мин дә кабатладым:«Син икәнсең, тормыш, исәнме!»Орлык чәчеп киттең – шигъри түтәл!Шигырь барда син дә исән бит!Таулар биек
Биеклекләр, таулар ымсындыра,Тауга менсәң, офык киңәя.Җәйрәп яткан киңлекләрне күреп,Туя белмәс нәфес кинәнә.«Мин биектә, – дисең, – дөнья аста. –Булдым, – дисең, – хәзер ил күрке.Таулар биек. Анда меңнәр түгел,Менүчеләр булыр бер-ике.Памир түгел, Урал тавы түгел,Альпинист та түгел менүче.Шөһрәт тавын, Байлык үрен кичәрГомер үткеленнән үтүче.Таулар хәтәр, ялгыз менәм димә.Менгән саен кими кислород.Үткелләрне имин кичәр өчен,Теземеңдә кирәк дусларың.Хыялда бар – гомер пигын яулау;Ачылыр күк шунда хозурлык.Иң биектә, юкса, колач җәйгәнЧиксез бушлык, тиңсез ялгызлык.Юк, кирәкми! Тауга чакырмагыз.Ул бүтәннәр тауга соклансын.Тауменәрнең ялгыз бәхетеннәнЯзмыш мине берүк сакласын!Кызылъярым
Ык суының кызыл ярыБуйдан-буйга сузылган.Кызылъярым, КызылъярымЯр кашына сыенган.Ык суының төбе ташлы,Сагынам Өемташны.Сагындыра, сагындыраНигезем, өем ташы.Өемташка таш өелгән,Ташка тамга уелган.«Онытма авылыңны», – дип,Анда язып куелган.Ык буенда Сабан туе,Ык буенда каз өне.Сабантуйга кайталмадым,Көт, авылым, көз көне.Ык суында тал шәүләсе,Ык өстендә ай йөзә.Туган якның шул сурәтеҖанга уелган бизәк.Учларында учак җылысы
Илкүләм танылган Балалар йорты директоры Имам Гәрәевкә
Спартаннар, гарип бала туса,Ташлаганнар аны кыядан.Мондагылар синең учка төшкән«Егылганда» туган оядан.Сөйкемлене кем дә сөя лә ул,Акыллыны кем дә ярата.Зәгыйфьләргә терәк булып кара,Сай акылга бул син чын ата!Сай акыллы, ягъни тулы түгел,Бизмәннәрдә кем соң үлчәгән?Туганда ук тигән язмыш-өлешИяреп килә, баскан үкчәгә.Чарасызлык күңел нечкәртә ул,Күргәннәрнең килә елыйсы.Еламадың, фәкать учың суздың –Учларыңда учак җылысы.Илле еллап сүнми бу учагың,Көнләшерлек синең дәрманга.«Ничек сүнсен, – дисең, – йөзләр алар,Өмет итә минем ярдәмгә.Миңа «әти» дигән бахыркайларЗәгыйфь бала инде үзләре.Акылга сай, әмма яратугаМөлдерәмә тулы күзләре».Алар – сине, син аларны шулайРәхмәт көтми генә яраттың.Үргә каршы авыр йөгең тарттың,Йөрәгеңне мең кат канаттың.Инде менә «рәхмәт» сине тапты.Хезмәтеңә тәңгәл микән ул?Күзләреңә энҗе яшең кунса,Яшьлек җиле генә дигән бул.«Зая узды гомер» дия күрмә,Сынган канат, канлы томшыклыНичә кош баласы үксез-ятим…Оя итте синең ышыкны.Җылың белән син капладың шулайҖаннардагы шыксыз бушлыкны.Авылым хатирәсе
Туган якка кайттым әле менә,Сагындырган читтә гел йөреп.Хатирәләр уяу, һәр тыкрыктанБалачагым чыга йөгереп.Эзләремне саклый Ык буйлары,Бу сукмактан үрдәк-каз кудым.Әрәмәдә бөрлегәннәр өздем,Басмаларга басып кер юдым.Өянкеләр һаман шул икән лә,Кычытканнар һаман шук икән.Күршеләргә сәлам бирим дисәм,Кемгә дисәм, шулар юк икән!Өй каршында мин утырткан сиреньСерен саклый башка берәүнең.Якыннарым мине ятсыналар,Киялеге читтә йөрүнең.Кайтуымны беркем көтми кебек,Урамнарны кат-кат урадым.Балачагым йөрде арттан калмый,Авыл хәтеренә уралып.Баулы ягы тау гына
Алсу таңнарны сихәтлиИманлы азан моңы.Баулы кичен ямьләндерәИлһамлы тальян моңы. Кушымта: Баулы ягы, Баулы ягы, Баулы ягы тау гына. Тау итәге тал гына. Хәзер кайтам Баулыга – Син чакырып ал гына.Кояш нуры төшә микәнКаршы якның тавына?Йомшак җилләр искән чактаСәлам юллыйм Баулыга.Кушымта.Тау битендә җир җиләгеПешеп җиткәндер инде.Безнең өйгә төшәр киленҮсеп җиткәндер инде.Кушымта.Баулы киче зыңлап тора –Күктә йолдыз яңгыры.Ут сүндерми мине көтәӘнкәм, рәхмәт яугыры.Кушымта.Казан каласы – таш кала
Казан каласы – таш кала,Күз өстендә каш кала!Киң дөньяга безнең юлларШул каладан башлана. Кушымта: Син дә татар баласы ла, Мин дә татар баласы. Казан – безнең мәркәзебез, Татарның башкаласы.Әнә килә татар кызы –Читекләре каюлы.Читтә яшәгән татарныКазанга илтә юлы.Кушымта.Әнә килә татар улы –Билгә салган сөлгесен.Бәйрәм-туйга чакыр, Казан,Балаларың сөенсен.Кушымта.Әнә килә татар кызы –Алтын-көмеш балдагы.Казан кебек нурлы калаКай илләрдә бар тагы?Кушымта.Әнә килә татар улы –Аргамагы җигүле.Үткән юллар михнәтле дә,Киләчәге җиңүле!Кушымта.Казаным!
Йөгерепләр генә үтим димә,Казан урамнары бормалы.Сикәлтәле безнең язмыш кебек,Таштан ташка басып бармалы.Аргамакта җилеп, дала гизеп,Диңгез ташлап килгән татарыңИдел колачыдай киң холкынаМонда килеп тапкан тиң урын.Идел ярның күкрәгенә басып,Ак кирмәнен салган, кальгасын.И Казаным!Гасырларны иңнәреңә алып,Татарныкы булып калгансың.Таш урамнар – татар елъязмасы,Ак күлмәкле мәгърур калабыз!Дөнья буйлап өйләр өйгәндә дәБез синеке булып калабыз.И Казаным, татар язмышыныңТөеннәре синдә төйнәлгән.Шанлы дәвер, канлы көннәре дәБәетләргә салып көйләнгән.Идел өсләрендә болыт йөзә,Казансуда Казан шәүләсе.Ун гасырын Казан туй итә, дип,Дастан итеп дөнья сөйләсен.Тоз тәме
Тозлы мәгарәдә яткан чакта,Тоеп тәндә аның сихәтен,Балачакка кайтып барладым минӘрнү сеңгән тозның хасиятен.«Бакчы, кызым мунча кергән икән,Тоз каптыңмы әле, балакай?» –Шулай диеп, миңа тоз йоласынГел үтәтә иде бабакай.«Тозны чәчә күрмә – олы гөнаһ.Тоз чәчелсә – ызгыш азактан».Тоз йоласы белән кисәтүдәСаклау булган олы газаптан.«Ипи-тозым сиңа – якты йөзем» –Телгә килә сүзгә баш булып.Ипи белән гел янәшә йөри –Табыннарга килә аш булып.Бездә гадәт – кунак каршылауларИпи өсләренә тоз куеп.Тозсыз сүздән күп чак тыелсак та,Әйтер сүзне әйттек тоз коеп.«Бер тоз гына аны төзәтер», – дип,Яраларга яптык әрнетеп.Терек суларына бәрабәр ул –Канга сала табиб эретеп.Тоз күп кирәк безгә. Тоз табабыз,Тауны тишеп яки тау ватып.Авыр хезмәт үзе тоз-таш булыпБуыннарга төшә кайвакыт.Нужаларның хакын белгән бабам:«Тоз кабып куй!» – дигән иде шул.Ачы яшем, тозлы тирем өченКирәгерен белгән икән шул.Кышкы кичтә
Тәрәзәдән гыйнвар күзе карый,Авыл керә үзенең киченә –Ут үрләтә һәрбер миченә…Дәртле яна каен утыны –Тәрәзәдә бии ялкыны.Мич каршына икәү елышкан…Тугыз яшьлек кунак – шәһәр кызы –Башын куеп әбие тезенә,Эреп киткән аның сүзенә.Яңагында ялкын шәүләсе.Әбекәе аңа бияләй бәйли.Елтырап китә елдам бишнәсе.Йомгак сүтелә шулай,Әкият сүтелә…Ерак илләр гизеп үтелә.Балачакның гүзәл кичәсеКиләчәккә әле күчәсе.Ничә тапкыр әле бу кызкайАръягында инде утызныңЯңагында тояр кызуынМенә шушы авыл миченең.Йөрәгендә сызар моң булыпЗәңгәрлеге гыйнвар киченең.Сыерчык
Яз илчесе кайткан икән илгә –Яз кайтара килгән сыерчык!Сыерчыклар белән җырлар кайткан –Табигатьтә хәзер хозур чак.Тал-тирәкнең кунып иң очына,Сыерчыкны күрче, әй очына.Атынып сайрап биек куначада,Тал песиен әнә уятмакчы.Тал песиләр, назлы иркәләнеп,Ак мамыгын инде күпертә.Нурлы Кояшбикә яз хисләренГөрләвекләр итеп йөгертә.Һәр яз саен ярсып яңарудаТормыш яме икән, сайрар чак.Минем йөрәктә дә канат җилпи,Тыпырчына җырчы сыерчык.Батыр Гәрәй ядкяре
Ир беләген чыныктыра көрәш,Көрәшчеләр илгә гел кирәк.Татар малайлары бәләкәйдәнМәйданнарда үсә тәгәрәп.Сабантуйлар татар баласынаТарихлардан калган мирас ул.Татар улы мәйдан уртасынаСөлге тотып чыгып басар ул.Сабантуйдан туры яу кырынаКитеп баргач япь-яшь малайлар,Бәйрәмнәргә урын тарайды шул –Ятимләнеп калды мәйданнар.Берәм-берәм ауды ир-егетләр,Сугышларда яклап ил данын.Исәннәрне көтеп, һай зарыктыСабантуйның ятим мәйданы.Шушы мәйдан аннан кырык биштәБил бирдерми чит-ят берәүгә,Исән кайткан солдат ГәрәйнеӘйләндерде Батыр Гәрәйгә.Җиңү тәмен илгә татытмакчы –Күрегез сез әнә Гәрәйне!Беләгенә урап ак сөлгесен,Берәгәйле екты берәүне.Мәйдан шавы кайтавазы иде,Кайтавазы бөек Җиңүнең.Бу бүләге иде авылынаЯудан кайткан татар иренең.Авыл малайлары әле һаманМәйданнарда үсә тәгәрәп.Беләкләргә йога егәр булыпҮлмәс даны Батыр Гәрәйнең.Апрель
Йомшак кулы тиде – Апрель җиле!Сагындырган икән көләч кыз.Быел кышлар озын-озын булды.Тансык Апрель, әйдә, түрдән уз!Җиңел адым белән йөгереп үт,Яшел үлән калсын эзендә.Куакларга ефәк җиңең тидер,Умырзая янсын күзеңдә.Зәңгәр күккә тургай чөеп уйна,Җыр коелсын аннан, көмеш чың.Бимазалый күрмә ояларны –Сыерчыклар бала чыгарсын.Юар өчен җанны ләйсән яудыр,Болытың да синең кавырсын.Ярый әле килдең, соңармадың,Апрельләрсез ай-һай авыр соң!Безнең гомер – апрель көтеп кышлау.Язга чыктык менә – сөенеч!Яшәп китик янә өр-яңадан,Алда көткәне дә җәйләр ич.