
Полная версия:
Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке)
Олыгайгач, бер дога
Илаһым! Бу җанымны үзеңТугры юлга салса идең! —Ул юл – шул: йолдызымнан гелАерылмыйча янса идем!Хаҗда, Кәгъбә ташын үбеп,Ләйлә өчен ауруын —Сөюен мәңгелек ит, дип,Мәҗнүннең ялваруынИсеңә төшерәм… Минем хәлШуңа тиң, Тәңрем, бүген.Сәҗдәгә егылсам, хисемӘллә ул изге түгел?Әүвәл без – Син яраткан җан,Аннан соң – сөю колы…Мәхәббәткә юл уза тикБөек әмерең аркылы…Кичер дә уем, ярлыкаГөнаһлы гашыйк җанын.Ялвара сиңа… Һәм ярына —Догасы ихлас аның!Илаһым! Һәр дөньяңда җанАк юлыңда калса иде,Иманлы яшәп, пакь сөеп,Ахыргача янса иде! —Тугры юлдан барса иде!«Җырлар җыры» н укыгач
«Иерусалим кызлары, сезИшетәсезме, ялварамИртән – ак күңелем беләнҺәм яшь җәйраннар исменнәнЯлварам таңда, янам:– Уятмагыз сөйгәнемне,Ул арган, йокласачы…Уятмагыз мәхәббәтне,Ул үзе уянганчы…»Бу – «җырлар җыры» Тәүраттан…Ерак халыклар таушыНик шулай якын тоела? —Чынлыгы, беләм, ачы…– Уятма, – дисең бит син дә, —Тимә арган хисләремә! —Шуңа шагыйрьнең аһы…Тик хәтерлим үз җырыңны:– Кем, ышанып җаныма,Серенада-гимн беләнНур сузар хыялыма —Яктыртыр кем дөньямны? КемКушылыр җан җырыма?!Уятырга телим сине,Үз вакытын көткән җанны —Татар кызын – бөре хисен,Гүяки шигъри таңны…Милләт кызлары, ишетегез,Иртән сезгә ялварам:– Уятыгыз Мәхәббәтне!Бөек җыр көчен, Моң, ДәртнеАлган ул кыз Алладан:Балкысын халкым күгендә,Уятыгыз! – мин янам,Уятыгыз! – ялварам…Сәгыйть Рәмигә тәкълид
Азат булмадым шул – булмам гомергә:Язган миңа гүзәл коллык күрергә.Изге санап шуны, горур мин яшим.Күңелемне тутырган яшерен яшем! —Кимеми гамь кайнаган савытымда,Илаһи бу бер халәт хәятымда.Хисләр язмыштан узыйк дип шашса да,Бу бәхетне алмашмам мин башкага.Яраткан Хак мине шулай – бар иткән:Шәрык-гаребкә бер (!) гыйбрәт яр иткән.Ашыкмыймын касә төбен күрергә:Азат түгел, гашыйк булыйм гомергә!Уфадан сиңа хат
Анда ни сөйли фонтаннар?Монда никтер сүзсез алар…Уфада…Синсез – хатирәләр өнсез,Бар табигать гүя телсез…Уф, Алла!Анда ни сөйли фонтаннар? —Гаташтай шаулыймы аларКазанда?Ә монда кырыс көз йөзе,Яфрак күмә безнең эзнеҺаман да.Анда ни сөйли фонтаннар?Каршыңа атыламы алар —Узганда?…Йолдызың шул ук – биектә:Күзләрем монда да күктә —Чулпанда!Анда ни сөйли фонтаннар?Бәлки, арып, йоклый алар?Уф, Аллам…Салкын бу юлы Матурлык,Синсез башкача кайту юкУфама!«Ни китәрде Әфганда синең һушны?!.»
Ни китәрде Әфганда синең һушны?!Һират гөле йә биек Һиндикушмы?Азәрдә соң, төрки күзләр карагач,Арагызга кердеме ут-Карабах?Һәм Азия – Термез, Карши капкасын,Таулар белән хушлашып, бер япкач син,Күпме ерак китсәң дә дисең, аларОзата килә… гел күренә шул таулар.…Күңел языңда таулар күп булганга,Сәяхәткә дәштем Идел, Чулманга…Тик моңыңнан гүя туфан ташты да,Мин дә тау (!) салдым аягың астына…Карадык икәү кыядан дөньяга…Туктаган, килеп, хыяллар – Уфага!Биеклекләр, мөгаен, язмышыңда,Иркен сулый тауларда җаның шуңа…Онытма: елады монда Гаташың,Агыйделнең кочып изге ак ташын…«Әкияттәге өч патша кызы, гүя…»
Әкияттәге өч патша кызы, гүяУтыра идегез тәрәз янында,«Шәмдәлләрдә утлар» яндымы ул кич,Әллә ялкын иде гашыйк җанымда?Матурлыкның таҗлы өч кызы, гүяТатар өметенең өч ак нуры Сез, —Моң-бәхетегез булсын халкыма тоташ, —Җаныгыз ил гаменнән аерылгысыз!Өч карашны тоям, өч холык-фигыль,Фал китабымда – өч язмыш иясен…Синең туган көнең бу, йолдызым! ТикӨчегезгә дә килә баш иясем!Әкиятләрдән мирас гүя бүгенгә —Өч алтын алма сез хыял бакчамда.Мин җаваплы сезнең өчен: сакта мин,Бирмәм ятларга, кем капка какса да…Өчегезгә атап язган җырым, яр!Ошар микән ул апаңа, сеңлеңә? —Алларына хистән мин энҗе чәчтем,Юл күрсәтер, бәлки, алар күңелеңә?Сезгә бу җыр – Сиңа, Апаң, Сеңлеңә…«Сәламнәрем сезгә – өч кыз туганга!..»
Сәламнәрем сезгә – өч кыз туганга!Сандугач чакырып, таңнар туганда,Кайсыгыз йокысыз моңая анда?Кайсыгыз тәрәзә ачкан дөньяга? —Сәламнәрем сезгә – өч кыз туганга!Сандугач уяткан таң сызылгандаЯз сулышын тоясыздыр дөньяда.Бакчагызда нинди яктылык анда? —Туй күлмәге киеп, алмагачлар даТәрәзәгезгә киләме таңнарда?Кайсыгыз йокысыз моңая анда?Яшьлек күзләре язларда уяу ла.Күзләрдән күчә җаннарга сорау да,Җавабы табылыр, бәлки, бу айда —Гөлгә охшап, җан ачылган язларда.Кайсыгыз тәрәзә ачты дөньяга?Керә матурлык – гүяки нур ага.Миндә дә, ниһаять, илһам уяна! —Чакыру авазы ишетәм юлларда,Миндә дә бит бар тәрәзә дөньяга!Бу – рәхмәтем минем өч кыз туганга,Юлым беркөнне сезгә тап булганга.Шул бәхеттән исереп айнымаганга,Гаташ тагын гашыйк булды дөньяга,Ә хисләре сезгә – өч кыз туганга!«Ниндидер төпсез коеда калганмы…»
Ниндидер төпсез коеда калганмыЯшьлек ядкярең – бәһасез балдагың?Төштең, эзләп, нинди уй чоңгылына,Алып чыгыйм сине, кереп анда мин?Табылырмы җуйган балдагың кабат?Йөзеңә көләч яз нуры кайтырмы?Яшерен сереңә – күңелеңә тимичә,Яратырга телимен син матурны.Оныттырыйм – дәва булыйм яраңа,Гашыйк җыры биеккә дәшсен сине.Әйт, ничегрәк коткарыйм уй-упкыннан,Кайтарыйм синең шат, гамьсез хисеңне?Ниндидер тирән коеда калган күкӘллә күңелең синең, әллә балдагың —Табармынмы? Бүген мин ул упкындаАздан гына үзем торып калмадым.Яшьлегем яктысын күрдем анда мин!«Яшь яр, миңа нигә ишегең бикле?..»
Яшь яр, миңа нигә ишегең бикле?Ачылмасмы – көтсәм дә таңга тикле?Әллә бәхетемнең киче дә җиттеме?Күңел көнем әллә үтеп тә китте?Яшьлекнеңме ишеге җанга бикле?Ялынырга, бәлки? Кайчанга тикле?…Хисләр язы, ул син идең түгелме? —Җәем үтеп, әллә көзләр дә җитте?Яшәүгә дә ишек бер булыр бикле:Сиздермичә куярлар авыр бикне.Бәхет хисең җуйсаң, гомер дә үтәр,Бәхет – нәкъ синең сөю… ник тиз бетте?Ишегең, дөнья, китсәк без, гел бикле:Ачылмас ул мәхшәр көненә тикле.Җанына кертми елатсын бүген яр, —Яшәү – бәхет! Үкенеч: гомер чикле.Әйтче син, яр! Ни фал: ишегең бикле?!«Гаебем синең алда зур: чал чәчем…»
Гаебем синең алда зур: чал чәчем —Сөеп шактый яшәдем җирдә, яшим…«Мәхәббәт җәмал[3] сорамый» дигәннәр,Сорамыйдыр шулай ук йөрәк яшен?!Сагышлымын ләкин: җанның бар моңы —Табигый, бик татлы ул – яшь яр моңы!Гаебем синең алда шул: олыгаю…Кайсы урманга озатыйм «аю» ны?Көләдер күк миннән Җир, күрәдер күк:– Тиңме сиңа яшь йолдыз? – диядер күк…Яшәргә ашкынган, сөяргә ашыкканГомер инде «ялгыш» ын сизәдер күк…Гаебем шул: яшь матурны күргәнмен,Чал башны игәнмен аңа – сөйгәнмен…Бәс, иелә, хәтта тезләнә алгач,Каткан карт агач та түгел икәнмен!Әллә җанны юкка кыйныйм микән мин?!«Ник шулкадәр уйлыйм мин синең хакта?..»
Ник шулкадәр уйлыйм мин синең хакта?Уйларымнан исереп, елыйм хәтта!Җаннан таша моңнар, җырлар агыла,Иң бәхетле Җирдә миндер шул чакта!Мин шулкадәр еш уйлыйм синең хакта!Ходайдан, дим, син бүләктер хәятка.Мондый бәхеткә ни өчен лаек мин? —Гашыйкларга вәзир дә түгел хәтта…Мин шулкадәр саф уйлыйм синең хакта! —Шул сафлыкны дөньяда тоям хәтта.Тик матурлык күрәм аның эчендә:Карасы бардыр – табынам тик акка!Мин шулкадәр уйлыймын синең хакта —Килерсең күк син дә минем халәткә…Шул халәт өчен мин үләргә риза, – тикМәңге яшәргә телим синең хакка!Йә, үзең соң ни әйтерсең бу хакта?!«Кайт тагын да шигыремә май кичендә!..»
Кайт тагын да шигыремә май кичендә!Вагыйф[4] ны яттан сөйләвең исемдә,«Күпләрне оныттым бугай» дисең дәЯшисең син төрки моңнар өчен дә…Кайт яңа шигыремә май кичендә!Сагынып сине, лаләләр күз ача,Казанда нәркисләр хәлеңне сораша.Яшел яз! Йөрәкләр серләшә очрашса(Карт күңел гөле дә үрелә Кояшка?),Кайт: сине сагынган гөлләр күз ача…Булса да уеңда диңгез, фонтаннар…Ак шомыртлар – илдә, түгел анарлар.Саф татарча яңгырап, аһәңсазлар,Гашыйк җырын сиңа җиткерсен алар, —Ә Казанда сагыну хисен – фонтаннар.Килде чәчәк ату вакты кешегә! —Суытса да кинәт, күңел төшермә,Кырау төшермә тик бәхет хисеңә!Җилгә әйт, кагылса ут-чәчеңә,Исен китерсен сагынган кешеңә!Кайт Казанга – шигыремә! – май кичендә,Вагыйфка гашыйк итәрсең мине дә,Йөрик шигъри лаләләр, моң эчендә,Тугры булып төрки дөнья хисенәКазанымда – гаҗәеп май кичендә!«Гүя айнып китте җырым…»
Гүя айнып китте җырым:Кем әле илһамчысы?Багышланды кемгә – җандаЯшемнең соң тамчысы?Тәкәббер салкын ярнымы улАңлар дип җан ышанган?Сәгыйть Рәми «Җәмилә»се…Шәүләсенә охшаганГүзәл тән…Шуңамы, озакТабынганмын, бакканмын?Күккә ашып, илһам көтеп,Гакылымнанмы шашканмын?Тәңрем, ярамыйдыр ул – кызга,Илаһ санап, баш ию?Потка табыну – бер гөнаһ,Бөек языктыр Сөю!Шул юлга багышланган җан, —Рух түгел, хис ялчысыТүгелме мин? Бәлки, рәшә —Алдап тарткан яктысы?Гүя айнып уйлыйм: болайЯшәвем, бәлки, оят?Хыял – тик чынлыктан шәүлә,Сөю дә алдану мәллә?!Соң кабат, Дөнья, уят!Синең бүләгең – Ләйлә сурәтенә
Ләйлә сурәтен бар кылды яр кулы! —Шуның белән фәкыйрь җанны хан кылды:Рәсемдә тиңе юк гүзәл… Ходаем!Ни әйтәсең, яр, син Ләйлә аркылы?Алдында гөлләр, җан өргән кем тыны?Кулында саз – алтынмы аның кылы? —Сихри көеннән тын калган табигать;Кайда дәшәсең, яр, шул моң аркылы?Кичке кояш алсулый сахра-кырны,Чиксезлек бу – юк башы һәм ахыры…– Дөнья, яшәү, сөю – бөек, илаһи! —Дисеңме, яр, миңа сурәт аркылы?Мәңгелеккә юл суздыңмы, яр кулы?!«Шәрабым соң сиңа агумы булды?..»
Шәрабым соң сиңа агумы булды?Утырганмы балым —Ачымы булды?Тетрәнеп, мин гөлчәчәккә кагылдым —Бәхетемнең, аһ! шулмы ахыры булды?Сусын тапмас, ут капкан хәлгә тардым.Ялкынланып үз гөлем – дөрләп яндым…Тигезсезләр! – нишләдек: бер үбү бу…Яшь йолдызга бәрелеп җан, көлгә калдым!«Нинди сер соң бу юлларда? Уйланам…»
Һәм өзелеп төште яшел,Өлгермәгән зәйтүн-җимеш.Инде насыйп булмас аңаПешү агачында килеш…Ч. З.Нинди сер соң бу юлларда? Уйланам…Ни кагыла күңел-кылга? Моңланам.Җирдә юкса аз мәллә үкенечләр —Өндә дә һәм төштә дә шундый хисләр!Сөюең белән хушлашу яшь көе…Яшьлек белән саубуллашу, яшь коеп…Чынга ашмый сүнә җанда хыяллар,Чәчәк аталмый, өметләр сулалар.Әверелсә гомерең гамь үзәгенә,Фаҗигаләр күчә җыр йөрәгенә!Иҗат бәхете, дип тә сөйлиләр, имеш.Ә бит бәгырьдән өзелә һәр җимеш!«Ни әйтим мин?..»
Ни әйтим мин?Беләм: Җирдә үз юлың…Әзер, димен,Сиңа җылы сүз, кулым…Таяныч ул! —Юл башланмый хуплаусыз.«Бәхетле бул!»Дип кабатлыйм туктаусыз.БиеклеккәАшканыңны күрсәмче! —Бер көн күккәСәер кошым күчкәнче…Әйт, кая дипРух канатың җилкенә?!Моратка битИрешү – Хак иркендә…Тугры һаманСиңа догам – Каләм, сүз…Шулай калам —Ихлас җанга таян, Кыз!«Кызлар, быел һәммәгез ут чәчлеме?..»
Кызлар, быел һәммәгез ут чәчлеме?Сары көнбагыш сез – Кояш чәчтемеЙөз-чәһрәгез тирәли ул төсләрне?Яшьлек алтынымы назлый күзләрне?Ничәгезне мин, тик Аңа охшатып,Күбәләктәй, якын бардым, җан атып. —Ничә күлмәк иясен (аллы-гөлле!)«Танып», утка очып килдем мин – тиле…Ялгыштым шул! Кызлар, тере ялкын сез,Гүя игезәктәй охшаш-матурсыз…Алдансам да, ярыма әйтер сүзне —Серне чишмәдем, – саклады Хак үзе…Әмма бу яз хистә төсләр буталды.Шуны беләм: Казанымны ут алды.Гүя ялкын эченнән эзлим сине —Алтын балкышны, көнбагыш төслемне.«Садәлегем куркытамы…»
Садәлегем куркытамы,Әллә соң шашкын хисем?Алдыңда илле кыш күргәнБашым иелгән өчен —Ут-языңа килгәнемне,Бу сәер, сәер, димсең?..Ерактыр чынлыктан, дисең,Белеп бетмидер барсын…Аһ, ул «белү»!Читенме, йә,Күзаллау «чаршау арты» н?!Кыенмы аңлау гөнаһныңУй җитмәс тирәнлеген?Кешедә җан хыянәтеБөек тән гүзәллегенГүя, күкләргә үч итеп,Иблискә биргәнлеген?…Җырга биеклек шул түбәнХистән дә килгәнлеген?Теләкләрнең чиге юкны,Мәкер, үч үлмәгәнне,Намусны Нәфес нишләтә —Бик күпләр белмәгәннеАңламыймыни Гаташың?! —Кешеүзгәрмәгәнне?!Ә үзе гүя пакьләнү —Яңадан туу өченИелгән синең алдыңа,Саклаган сабый хисен…Син шуны «сәер» димсең?!«И милли яр! Сиңа Хактан…»
И милли яр! Сиңа ХактанТүземлек теләп язам:Тарихи зур рухи йөкнеИлтәсең кебек һаман. —Нәни, хәлсез бер йөрәккәНик шундый язмыш язган?Ник аңа тия үткәннең,Бүгенгенең ялкыны?Гүя Төркинең, ТатарныңБар тарихы, дау юлыУза хисең аркылы:Җаныңда – зилзилә, күздә —Яшькелт моң диңгезе лә…Әллә милләт фатихасын,Ят кавемнәр бәддогасынАлгансың берүзеңә?…Яңарып ватан, кайтыр битХалкың кабат үзенә?!Бүген гөл түгел, ил көлеКүкрәгеңдә, кыз бала!Күкләр битараф, ә ҖирдәТатарны кем кызгана?!Сакла, Сөю! —ФаҗигалеБөек юлны узганда!«Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне…»
Тик бер сүз… аһ, авыр кагылды:Йөрәк кара шәлен ябынды.Ч. 3.Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне:– Син алдыңмы аннан кара шәлеңне?!Һаман уйлыйм: яшь бер хискә ник матәм?Ул килешми сиңа – чынын мин әйтәм…Ал ул шәлне – кара төстән ерак йөр…Синдә керсез, йолдыз затлы йөрәк, бел…Биеккә ул ашсын тиңсез нур булып,Сөя белмәгәннәр калсын хур булып…Бөек горурлыгын Кызның – балкыштанТаныганнар көнләшсен ак язмыштан!Кош юлына күтәр якты хисеңне:Мин гел шуннан эзләргә әзер сине!…Һәм күрсәң сәҗдәгә егылган мәлемне,Алдыма ташла шул кара шәлеңне!Сәяхәттән экспромтлар
IНинди булыр язмыш алда?Сорыйк дулкыннардан.– Мине борчымый бу, – дисең.Җилләр әйтә:– Ял-га-а-н!ҖандаҮткәннәрдән безнеңКүпме гамь-моң калган.«Миндә юк…» – дигән сүзеңнеЯңгыр юсын:– Ял-га-а-н!Хис Иделдәй ташкан бүген,Ә иртәгә? Аннан?– Миңа барыбер, – дисәң, КүкКүкрәр озак:– Ял-га-а-н!…Иделдән Чулманга кердек,Көн ачылмый һаман.IIУйлыйсыңмы: йөзәбез, дип, бүгенБез Чулман өстендә?Йөрәкләр ул шулай Мәңгелектә —Тыныч кына аккан бер халәттәнЯрсуга күченә.Күр: сөйләшә сәях ике йолдызЧиксезлек эчендә.Безнең йөрәкләр ул балкый бүгенТөнге Җир өстендә —Мәңгелек эчендә…«Ник җаныңа үталмый җан – аңладым…»
Озак янып көйдем, әмма түздем,Сөйдем! – хәзер миндә шундый җан:Сыйган гүя аңа Илаһ үзе, —Кар түбәле мәгърур тау сыйган!Ч. 3.Ник җаныңа үталмый җан – аңладым:Текә тавың – менеп җитә алмадым…Салкын биеклек – кыялар илаһы;Ни аңа наз, йөрәк эндәше, аһы?!Элек янартау булып, ут аткан даКатып калган – шомлы ташлар ул тауда…Кар аклыгы кисә гашыйклар күзен:Биеклектә юк хәтта кошлар эзе.Шулай икән, ник хыял анда оча? —Сөю эзләпме боз тауны уй коча?!Зәңгәр кыялар – язмышым, аңладым:Җитә алмамдыр… һәм китә дә алмамын!«…Ә нинди көч хуҗа минем җаныма?..»
Сөен: хәзер син бар – хуҗа рухыма,Һәр гөнаһтан өстен язмышым шуңа.Ч. 3.…Ә нинди көч хуҗа минем җаныма?Һәр ике дөньяда булыр ядымда?Ничә дистә денсез-имансыз елларМең гасырлык пакь диннән аердылар!Әмма илаһ иттек без туган телне,Газиз кавем, җандагы ватан-илне…Шулай бугай үзебезне сакладык.Җанны бөтенләй гөнаһка атмадык!Фәрештәдәй ак калдым дип әйталмыйм,Саклады тик пакь күңеле әнкәмнең…Һәм яр итте илһам милләт баласын,Хәзер дә, рух, шуңа тугры каласың!…Ярның бар үз рух хуҗасы, дөньясы…Тик үзгәрмәс – аңа Гаташ догасы!Кайт, Ләйлә!
(Цикл)
«Гүя лалә йөзендә тап-миңеңне…»
Гүя лалә йөзендә тап-миңеңне«Сөю мөһере» итеп Ходай бирдеме? —Ташкын чәчләр япкан ап-ак муеныңны —Хаува тәне дә шундый пакь идеме?!Лаләгә тиң йөзеңдә йолдыз-миңнеКүреп, күккә ашкан – шашкан тик минме?Күпме яшь Адәм чын сурәт-Сүз эзләп,Кичте дөньядан – тапмаган өченме?!Яшь лалә-яр сере – табышмак тап-миң!Уза гомерем… мин дә бер җавап тапмыйм…Эзләүләрдә элгәрләрдән уздырдым:Миңъяр дип, ник алмыйм тәхәллүс-ат мин?Шуңа, бәлки, моң бар миңле йөзеңдә!Якты моң катыш чал Гаташ сүзе дә:Лалә йөзең, миңең, күзләрең үптем;Гөл исле җырлар калсайде эземдә!«Тигезсез без! Үз-үземнән оялам…»
Тигезсез без! Үз-үземнән оялам:Җырда да мин, ахры, тиңең булалмам! —Сиңа ошармы ул? Нидер җитми күк,Сизәм, сурәтләр ачылып бетми күк.Төзәтерсең күреп бер көн хатасын:Бүген мактаганнан ялгыш табарсың!…Аксакалга бу шөбһә-шик ятмы соң,Яшь гүзәлдә күрсә үз илһамчысын?Ул – шагыйрә һәм, шиксез, өстен булса?Гаҗәпмени каршылыклы хис туса?…Ләйлә шигырь язганмы? Чүлләр дәшми,Ул Мәҗнүне газәлләрендә яши.Булган бездә, кем, яр-шагыйрәләр дә:Төркиләрдә тиңсез Надирәләр дә!Шулар янында дип синең урының,Алдан күрүе бу, бәлки, җырымның?! —Киләчәгең белгәнгә ул оялган…Бөек бул, яме?!Мин инде булалмам…«Куркытмыймы алда имтиханың, Яр?..»
Куркытмыймы алда имтиханың, Яр?(Очрашуны көттерү ихтималың бар!)Тапшырырсың: мин ышанам акылыңа,Сөйләрсең төрки дәүләтләр хакында.Яд итәрсең олуг зат – хәкимнәрне,Якларсың мәхәббәт колы – ирләрне.Кыйммәтле дип алтыннан, сөю хисенОлыларсың, – гүя пәйгамбәр исмен.Мисал итеп халкыбыз сүз сәнгатен,Мактарсың, беләм, шагыйрьләр өммәтен!Ә сөйләсәң шунда син минем хакта? —Багышлау укып үзеңнең китаптан?Шагыйрьлеккә хәлфәң дә дәгъва итсә?Юри сиңа гел кыен сорау бирсә?Бармы чынлап «батыру» ихтималы?…Без хисләрдә бирдек зур имтиханны!Шуңа да уртак горурлык хакынаБергә җавап тотыйк Ходай каршында!«Күпме хат-хитап бар гүзәл җенескә…»
Күпме хат-хитап бар гүзәл җенескә —Алданмаска өндәп… байлык-нәҗескә:Түрә, тәхеткә кызыкмау, алтынгаТабынып, иблискә җан сатмау хакында.Нигә күзне сезнең акча кыздыра —Ефәккә төреп, тән… җанны аздыра?Үз итә ник сафлык купшы ялганны?Бәлки әле, теләп үк алданганы?Аһ, хатын-кыз! Язмышыгыз… Хаүвадан,Гөнаһ-нәфсегез… гади бер алмадан!Ә син, тиңсез яр дигәнем, Кыз бала,Кузгалса рухың, кая ул юл ала?Җенесеңнән үзгә, өстен калыргаКөчең бармы бүген, горур шагыйрә?!Әллә, мең-мең әбекәңне кабатлап, синТән-рух тапталган юлгамы атларсың?!Гүзәллек, син байлык колымы һаман? —Сине йолу әмәлен табыйм каян? —Шагыйрьдә иблис кояшы – алтын юк;Җыр язам – дәшми калырга хакым юк!«Ил табынына ярармы сыем – бу?..»
Ил табынына ярармы сыем – бу?Фәкыйрь, бәлки… Әмма ихлас уем бу!Кайсыны, кем, садәләр авыз итәр,Чын гашыйклар зәүкы – һушына китәр.Янганнар җанына булыр сулыш, аш;Сусын бирер нык сусаганга Гаташ.Беләм бәям, чамам мин – чын тураган.Ашаганга?.. Халкыңа бул яраган!Атым – Рәдиф, тәнем зәгыйфь, күңелем саф,Ахыргача бирсәйде Ходам инсаф!Элгәрләрнең өйрәндем мин мирасын,Аңладым төрки бабамнар колачын.Омтылышта – шул мәктәпнең талибе,Мәхәббәт моңында, кем, чүлләр гарибе! —Әйтә алдыммы шуны бу китабымда —Шагыйрәгә – яшь Ярга хитабымда?Аңа хатлар, илгә ләкин – сыем бу,Әһле гашыйклар! Нәкъ сезгә серем бу!«Һаман язсам – ул Сине сагынганга…»
Һаман язсам – ул Сине сагынганга,Илаһ санап, бер Сиңа табынганга.Ә очрашкач… Әйткән, ди, шулай Мәҗнүн,Назлап, яры чәченә кагылганда:– Кит, Ләйлә: Ләйләмне уйларга ирек бир!Мәҗнүндә ташкан җырларга хөрлек бир.Кит, Ләйлә… тик җанымда кал, уемда:Очышына рухымның җиңеллек бир, —Гашыйк җаным гарешкә бер ирешер!Янсам мин дә – үз җанымда дәвамы,Язсам – ядымда Син-җанаш авазы…Тән Җир булса, Рух – Күк… Күпме арасы?Мәңгелекне үтепмени барасы?– Кит, Ләйләм, Сине уйларга ирек бир,Мәҗнүнең рухына иркенлек бир!…Кайт, Ләйлә… Тик җырымда бул, җанымда, —Хыял газабыннан соң җиңеллек бир.Шагыйрең җаны Хакка бер ирешер!«Күнегә алмам сәер бу Җиһанга…»
Күнегә алмам сәер бу Җиһанга:Йә, ни генә үзгәрмәс бүген анда?!Ай тотыла… планеталар парады,Нишләр мескен иске бу Җир корабы?Кешедә мәңгелек гөнаһ! – сизелә:Көн саен сугыш, һәлакәт, зилзилә…Ачулымы Кояш? Нуры агулы…Якынаямы – шул дөнья ахыры?…Ни уйларга, кадерлем, белмәгәнгә,Әйттем: – Болар – мин Сине көнләгәнгә.Ярамыйдыр нахак сүз пакь җаныңа?Җәзадыр шул хаксыз елатканыма?!Йә җавап бу, Яр, Син горур булганга?…Бик еш, сизми дә, җанымны кыйганга?Гаҗәпмени булса?! Чиксез Җиһан ла!III. Газәлләр диваныннан
Безне нык үзгәрткән дөнья,Башка син уеңда да…Кабатлыйм: димәк, язмыш шул…Әбәлки, язмыш түгел?!Беләм: мәңге күңелемдәКөләч сурәтеңяшәр…Соңлап килсәдәярату,Ул – бәхет, ялгыш түгел…«Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран…»
Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран…Баглымы шул илгә исмең, Гөлтуран?Төрки ватан, Ана йорт – изге җирнеңЭзен күммәгән бит вакыт – ком, буран?Тарих итеп бактым синең Күзләргә, —Мәңгенең рух язуын кем укыган?Чүлләр илен, гөлсәхра, җил хәтеренУятсын диптер, Хак сине бар кылган?!Синең аша җанкавемнәр эндәшә:Төркиләр! Сибелгән чәчәк-гөл сыман…Чин-дивардан Әдрәнгәчә уйнаклыйБабайлар даны, тузаны – үз томан!Айнымас Иран шөһрәтле ТуранныңГорур ярлар калдырган илһамыннан.Төрки гөлләр исен онытмас Гаташ:Милли дөнья исмеңдә үк: Гөл… Туран!Каләмгә газәл
Сүзем сиңа, гаүвасым, әй, җитез каләм,Тагын сине кара «диңгезе» нә салам.Сулыш ал да озын итеп, чум төпкәрәк;Анда бер-бер кыйтга, бәлки, – күндер сәлам.Савыт тирән, иркенләп йөз, озаклап йөр,Нәрсә тапсаң, ләкин уртак булыр, фәлән…Гәүһәр эзлә түзем белән, әнкәй сүзе:«Энә белән кое казу авыр, балам…»Мин җибәрдем бу дөньяга, кыен юлга,Мин җаваплы, һәлак булсаң шунда, каләм!Мәҗнүн-ХХ
Моны язды фәкать сезнең фәкыйрегез,Сезгә мөкиббән ки күптән әсирегез.Сезгә тик бер якты булсын юлыгыздаФәкыйрь җанын факел иткән шагыйрегез.Өрегез дә сүндерегез ул факелны:Билгесезлектән тик мине коткарыгыз.Янсын әйдә җир өстендә балкып барыҺичкем буе җитмәс бәхет утларыгыз.…Моны әйтә күптән мәгълүм фәкыйрегез —Сезне күргәч «теле ачылган» шагыйрегез!1913 елның җәе. Зәйтүнә Тукай каберендә
1Халкың уяна… Сиңа соңул каян иңгән йокы?!Шагыйрь, тор, кабрең янындакем әнә Коръән укый?!Исемен мактаган китабы —чын Кәлямулла кулда;Күз салмый аңа – яттан лаялкынлы сүрә укый!«Васыят» еңне дәфенеңдәяңгыратты муллалар.Ул, кушып күк аятьләрен,кыз хисен бергә – укый!…Яд итәр гомере буена:диварда рәсмең торыр!Хаҗ юлын багышлар сиңа —бел, Мәккәләрдә укый!2…Киләчәк әле күрәчәк:табыныр чын кәгъбә – син,Бу шуннан хәбәр – күр:әнкәң яшедәй саф җан укый!«Мәхәббәт сакчысы» киткән:бу – Мәңгелекнең йорты,Тузан күк гөнаһы юктыр —керсез пакь иман! – укый!Җирдә әллә Гайсәнемеюган хатыннар өне?!Татар кызы ул – кабреңәфәрештәң килгән! – укый!Инде, Тукай, нәкъ мамык күкҗиңелдер кабрең ташы?! —Баш очыңда… әнә ярың —Зәйтүнәң – Коръән укый!Зәйтүнә Мәүлүдова-Рәсүлевага газәл-хат
Зәйтүнә ханым! Сезгә бу,сезгә, Зәйтүнә ханым.Гасыр ахырыннан хат барсын —тагын мәдхия яздым.Тукайга сез биргән илһамчаткысы төште безгә —Кабындым, сезне яд итеп,ихластан уйный сазым!Гүзәллеккә табынмаган кайчан, йә,кайсы шагыйрь?Сезне данларга телемдә энҗе-сүзәллә аз? дим…Байрон, Пушкиннар яр сөйсә —шул хакта күпме роман!Сезнең хакта да, ахрысы,бер матур әсәр лазем?!Сөенерме рухыгыз тик —борчыйсыз димәссез бит?Мин горур: татарча хисем,Тукайча газәл яздым!Халкым күңелендә бергә сез —Тукай һәм аның яры…Моннан да зур милли тәхетбармы, Зәйтүнә ханым?!Бабичка бер вариация-газәл
Тетрәп калды мәгълүмегез – хис колы:Мандолинда… җанда уйный – Кыз кулы!Нурланды бүлмәм, яп-якты өстәлем —Моңарчы тарау яткан кәгазь тулы.Җанланды зәгыйфь сурәт – ут алынды! —Җәбраилнеңме канаты кагылды?Ачыкланды гомер алда: максаткаГүя кинәттән туры юл табылды!Җырлады җан, уй-фикерләрем ташты,Рәсүлемә вәхи килгәндәй булды!Арынды гөнаһ уеннан яшь хисем, —Гүя җаннан әнкәм догасы узды!…Миңлебай, әллә Әхмәтме? Абзыйлар?«Алиһәм!» дим киндер күлмәкле кызны…«Аңладым, ниһаять! Сез күз бугансыз…»
Аңладым, ниһаять! Сез күз бугансыз,Кара китаптан дәрес укыгансыз!Югыйсә акыл җуйдырган сихерне —Шундый сүзләрне каян Сез алгансыз?!Аһ ул җырлар! Чын булмагач наз, уты —Икейөзлелектән Сез көч тапкансыз!Фәрештә канаты белән сыйпагач,Күз дә йоммый, чын иблискә саткансыз!Эссе хис кочагында йоклатып,Тантана итеп, упкынга аткансыз!Ни максат белән дип, юләр, баш ватам:Тагын бер җанны гөнаһка тарткансыз!Каян дисәм чын мәхәббәткә нәфрәт,Ярата белгән өчен үч алгансыз!Шул көе әле үзегез җырда Сез,Янәсе, сөттән – ак, судан пакь калгансыз!Ничек акланырга белми ихлас Хис,Ник көчле ул шулай Чыннан – ялган сүз?…Ә ник үзем башны алып качалмыйм?!Ник кирәк мин – җибәрмисез һаман сез?!Синең газәл
– Болытлар, юлыгыз кая,Казангамы, әйтегез?Туган якларыма җиткәч,сагынганым әйтегез!Болытлар, кадерлем нишли,күрерсез, бәлки, аны?Һәр хәбәрен көтеп алам, —табынганым әйтегез!Ул рухымны күтәрәчәк,чын сөюнең сакчысы!Мин генәме, дуслары күпмонда аның, әйтегез!…Тик һаман да шундый калсын,заман дип үзгәрмәсен:Ак хыялларда балкытсынихлас җанын, әйтегез!Шау-шулы металл музыка,«рок» лардан Моңны яклап,«Биек тауга менәмсең» дип,еш җырласын, әйтегез!Дөньясы шундый: күп бүгенхиссезләр, эшкуарлар…Биектә калсын – юлыннантайпылмасын, әйтегез!…Болытлар, аны, дусымны,тиз көндә күрерсезме?Уралда матур ядкяресакланасын әйтегез!«Дидең: Ышанам ки, тагын…»
Дидең: «Ышанам ки, тагынсинең йөрәк буш түгел.Гаҗәпмени? Буш икән ул синдә —димәк, хуш түгел!Мөсәл дә раслый икән ич:күр, Елан елы быел!Шундый сөюсез, янусыз —сиңа, дим, тормыш түгел!Әйт, шулай бит? Буш түгел битйөрәгең, чуар җаның?Ә икебез бер аңлашу —ул безгә булмыш түгел!Син кайчандыр шашып яндың,яшь идең, беркатлы, саф…Аһ, ник гел шундый калмадың,ә мин – шул яшь кыз түгел?!Безне нык үзгәрткән дөнья:башка син уеңда да…Кабатлыйм: димәк, язмыш шул…Ә бәлки, язмыш түгел?!Беләм: мәңге күңелемдәкөләч сурәтең яшәр…Соңлап килсә дә ярату,ул – бәхет, ялгыш түгел!»…Үпкәләргәме Рәдифкә:хисләр илендә кол ул;Кайсы гашыйк күңеле – күктәһәрдаим биһуш түгел?«Ташлармынмы? Җыр ни ди: «Таш ярылсын…»
Ташлармынмы? Җыр ни ди: «Таш ярылсын…Түгел, – ди, – һичкайчан ташлар ярым син!..»Миннән күпкә акыллырак әйбәтем,Түземлерәгем – нәкъ көткән парым – син!Куркам: үзең, дим, беркөнне ташласаң,Кирәксез санасаң мине, җаным, син?!Әле без бербөтен: бергә тоташкан,Мактый Гаташ та җанының яртысын;Тәмам юләр түгел, аңлый шагыйрең:Синсез мин – җирдә нәрсәгә ярыйм соң?!«Тау ярылсын, таш ватылсын – ташламам…» —Газәлдә дә шулай җырла, ярым, син!